Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 7 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Дүшәмбе көнне, кичке сәгать бишләр тирәсендә, Түбән Каманың Студенческая урамындагы 5А йортының 7 катыннан 7 яшьлек бала егылып төшә. Бу хакта NTR-24.RU сайты хәбәр итә.

news_top_970_100
Түбән Камада 7 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Шаһитләр һәм малайның дуслары сүзләренә караганда, ул һәрвакыт тәрәзәдән башын чыгарып, дуслары белән сөйләшә торган була. Балалар, аның болай эшләве беренче генә тапкыр түгел, ди. Малайның әти - әнисе, болай эшләү куркыныч дип, аны элек тә кисәткән булалар. Уллары егылып төшкән вакытта алар өйдә була. 

Бала реанимациягә агональ хәлдә килә - бу имгәнү алуның соңгы стадиясе, аннан соң кеше үлә, берничек тә исән кала алмый. 

Табиблар ахырга кадәр баланың гомере өчен көрәшләләр. Алар бөтен экстрен чараларны да кулланганнар. Ләкин баланы саклап алу мөмкин булмый. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100