Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтеш районында 9 яшьлек бала үз әнисен әтисен үтерүдә гаепли

Биш бала анасы ирен үтерүдә гаепләнә.

news_top_970_100
Тәтеш районында 9 яшьлек бала үз әнисен әтисен үтерүдә гаепли

Тәтеш районының кечкенә генә авылында яшәүче биш бала анасы Еленаны белмәүчеләр юк. Күптән түгел аның турында район газетасы да язып чыга. Герой-әни турындагы ул язма “Күп бала – чиксез шатлык” дип атала. Тик менә соңгы арада булган бер вакыйга авыл халкын шок хәлендә калдырырга мәҗбүр. Елена ханым үз ирен үтерүдә гаепләнә.

Әмма гаилә әгъзалары бу хәл белән килешергә теләми. Олы кызлары менә инде ничә айдан бирле әлеге хәлнең очын табарга, фаҗигане ачыкларга маташа. Бүген бердәнбер гаепле кеше – аларның әниләре. Сорау алу вакытында 9 яшьлек бала,әтисен үтерүче итеп, әнисен күрсәткән.

– Без өйгә кайтканда әни күз яшьләренә буыла-буыла елый иде. “Гражданка” киемнәреннән берничә полиция хезмәткәре дә килгән. Әтинең куллары артка каерылган, күкрәк өлешеннән кан саркый, футболкасы кып-кызыл канга буялган. Аның йөрәгенә кадаганнар иде, – ди мәрхүмнең олы кызы “Татарстан24” хәбәрчесенә.

Болонкиннарның 9 яшьлек уллары фаҗига көнендә әнисенең әтисенә сугуын, шуннан соң әтисенең егылуын күргән. Әмма ирнең җансыз гәүдәсе, малай сөйләвенчә, әтисе егылган урында түгел иде, – ди Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү астындагы ханымның адвокаты, баланың сүзләренә таянырга иртәрәк, дип саный. Чөнки 9 яшьлек малайдан инде берничә тапкыр сорау алганнар. Аның күрсәтмәләре һәр очракта үзгәреп тора. Тикшерүче белән соңгы очрашуында исә ул үзенең сүзләреннән бөтенләй баш тарткан.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хокук сакчылары ялган детекторы хезмәтен дә тәкъдим иткән. Әмма алар моңа кискен каршы. 

– Башка дәлилләр юк, шуңа күрә бу эштә 9 яшьлек малайның күрсәтмәләре кулланылды, – ди адвокат Руслан Игнатьев “Татарстан 24” каналына. – Чөнки ул сорау алу вакытында балигъ булган абый-апалары, оперативниклар катнашында барысын да дөресен сөйләгән. Аннары абыйсы белән апасын бүлмәдән чыгаргач, “Дело”да шушы күрсәтмә барлыкка килде.

Бүгенге көнгә фаҗигадә гаепләнүче бердәнбер гаепле булып – биш баланың тол әниләре санала. Суд ана сак астында алган. Әлеге вакыйгада бердәнбер шаһит булган 9 яшьлек малайны исә, тикшерү вакытында басым ясалмасын өчен, балалар йортына җибәргәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100