Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ун ай элек кенә машина йөртә башлаган": Татарстан трассасында дүрт кеше һәлак булган аварияне видеорегистратор төшереп алган

Мәрхүмнәр берсе дә иминлек каешын эләктермәгән.

news_top_970_100
"Ун ай элек кенә машина йөртә башлаган": Татарстан трассасында дүрт кеше һәлак булган аварияне видеорегистратор төшереп алган

16 ноябрьдә Казан-Оренбург трассасының 68нче километрында Лаеш районында килеп чыккан юл һәлакәтендә дүрт кеше үлде, тагын өч кеше имгәнде. Арттан килә торган машина видеорегистраторы бу фаҗигане видеога төшереп алган.

"Лада Гранта" машинасы борылышта узарга чыга. Ул каршыга килә торган "Фольксваген Поло" машинасына бәрелә һәм юл кырыена төшеп китә. Мәрхүмнәр барысы да иминлек каешын эләктермәгән. "Лада Гранта" белән идарә итүче кыз әле ун ай элек кенә машина йөртә башлаган. Бу турыда "КП" сайты язды.

Авария урынында иномарканың йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат, аның салонындагы 87 яшьлек һәм 72 яшьлек ике хатын-кыз, "Лада Гранта"да утырган 31 яшьлек ир-ат үлә.

Тагын өч кеше - "Лада" белән идарә иткән 20 яшьлек кыз, аның пасажиры, иномаркадагы 65 яшьлек пассажир хәзер хастаханәдә дәвалана.


"Пассажирлар һәм машина йөртүчеләр иминлек каешын эләктергән булса, автомобильләр җитди ватылса да, алар исән кала алыр иде", - дип исәпли Татарстан ЮХИДИ җитәкчесенең урынбасары полиция полковнигы Александр Разумнов. Бу турыда "Татар-информ" сайты хәбәр итте.


Татарстанда Казан – Оренбург юлында дүрт кешенең гомере өзелгән юл һәлакәтен каршы як полосага чыккан яшь автоледи китереп чыгарган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" агентылыгы хәбәр итте.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100