Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Васильево бистәсендә 47 яшьлек хатын элеккеге иренең җенес әгъзасын кисеп алган

Ир белән хатын законлы төстә аерылышкан булсалар да, ир экс-хатынының өенә эзне суытмаган

news_top_970_100
Васильево бистәсендә 47 яшьлек хатын элеккеге иренең җенес әгъзасын кисеп алган

8 сентябрь көнне Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә җәнҗал чыга. Элеккеге хатыны өенә кунакка килгән ир ... ирлегеннән мәхрүм кала. Төгәлрәк әйткәндә, тикшерүчеләрнең беренчел версиясе буенча, исерек ир экс-хатынына бәйләнә башлагач, ул, үзен яклау өчен булса кирәк, кулына ни күрсә, шуны алырга мәҗбүр була. Шулай итеп, хатын кухня пычагы белән иренең җенес әгъзасын кисеп төшерә.

“Татарстан 24” телеканалы хезмәткәрләре ачыклаганча, гаилә авылда элек-электән имин булмаган статусын йөрткән. Ир белән хатынны белүчеләр “Анда гел тавыш-гауга. Ире белән дә, кызы белән дә сүзгә килмәгән вакыты юк ул хатынның” дип бәяли.

Әлфия исемле күршеләре исә, әлеге вакыйгага әллә ни исе китмәгәндәй: “Мондый “бардель”ләр еш була анда. Ул йортта самогон саталар. Тавыш-гауга туктап тормый. Без йортны “бомжатник” дип йөртәбез. Чөнки самогон алырга дип, бөтен йортсыз-җирсез кеше шунда агыла”, – дип сөйли.

Гаепле хатынны кулга алырга килгән полиция хезмәткәрләре ханымның өендә ике пычак һәм канга баткан халат күреп ала. Полиция бүлегендә исә хатын элеккеге ире белән аерылышкан булсалар да, аның исерек килеш кунакка килеп, үзенә бәйләнеп йөрүен әйткән.

Әгъзасыз калган ир-атны шундук район үзәк хастаханәсенә салалар. Хәзер табиблар аның сәламәтлеге өчен көрәшә. Җинаятьтә гаепләнгән 47 яшьлек салкын канлы ханым исә тикшерү изоляторында.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа кимендә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

“Татарстан 24” каналы билгеләп үткәнчә, респбуликада җенес әгъзасыннан мәхрүм ителү очрагы беренче генә түгел. 2011 елның февралендә Казанның Авангард урамында көндәлек тавыш-гауга да шундый аяныч нәтиҗәгә китергән иде. Ул вакытта 41 яшьлек ирнең җенес әгъзасын аның иптәше кисеп ала. Ирлек әгъзасын югалткан ир үз баласын сөю бәхетеннән мәхрүм.

Васильево иренең сәламәтлеген саклап кала алырлармы-юкмы, әлегә бу сорау астында. Шулай да аның берничә операция көтүе мәгълүм.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100