Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якшәмбе төнендә Чаллыдагы беби-бокс тартмасына ике айлык бала ташлап киткәннәр

Хәзерге вакытта бала КДМЦның профильле бүлегендә ята. Анда тиешле клиник-лаборатор тикешерүләр уздыралар.

news_top_970_100
Якшәмбе төнендә Чаллыдагы беби-бокс тартмасына ике айлык бала ташлап киткәннәр

Якшәмбегә каршы төндә, Чаллы шәһәрендә беби-бокс тармасында ике айлык бала табыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына КДМЦның матбугат сәркәтибе Диләрә Эстрина хәбәр итте. 

23:50 сәгатьтә беби-бокста сигнализация эшли башлый. Шуннан соң андагы хезмәткәрләр юрганга төрелгән ике айлык кыз бала табалар. Шулай ук бала янындагы сумкада памперслар, сөт шешәсе, "пустышка" һәм хат була. Хаттан аңлашылганча, әни кеше бу адымны аңлап эшләгән һәм әлеге гамәленең сәбәбен баласына яхшы тормыш теләү белән аңлаткан. 

"Әлеге хәл турында опека һәм хокук саклау органнарына хәбәр ителде. Хәзерге вакытта сабый КДМЦның профилле бүлегендә ята, бала тиешле клиник-лаборатор тикшерүләр уза, аны белгечләр карый. Алга таба баланың язмышы РФ законнарына таянып хәл ителәчәк", - дип хәбәр итте Диләрә Эстрина. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100