Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яр Чаллыда табибны атып үтергән 87 яшьлек Мисбах бабай акланырга мөмкин?

Татарстанда аклау Комиссиясе табиб Андрей Железновка кул таягыннан ясалган мылтыктан аткан гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдиновның гаризасын кабул итте. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

news_top_970_100
Яр Чаллыда табибны атып үтергән 87 яшьлек Мисбах бабай акланырга мөмкин?

Татарстан Республикасы Президенты аппаратында узган Аклау комиссиясе утырышында, гаепләнүчеләрдән барлыгы җиде гариза каралган. 

Барлык үтенеч язулары арасыннан Аклау комиссиясе берсен генә кабул иткән - Зәй районындагы төзәтү колониясендә җәза срогын уздыручы 87 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновныкы. Аның өлкән яшьтә булуы һәм сәламәтлеге белән бәйле проблемалар исәпкә алынган. Моннан тыш, пенсионер зыян күргән якка, матди зыянны тулысынча түләгән. 

Алга таба Комиссия аклау турындагы документларны, Россия президентына тәкъдим итү өчен, ТР Президенты исеменә  җибәрәчәк, - дип хәбәр итә, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе.

Искәртеп үтик, Тукай районы, Яңа Мусабай авылында ялгыз яшәүче Мисбах Сәхәбетдинов, 2015 елның декабрендә, 4 номерлы поликлиниканың ишек төбендә табиб - травматолог Андрей Железновка, кулдан ясалган корал - кул таягыннан ата. Иртән 53 яшьлек табиб авыруларны кабул итәргә ашыга. Канлы конфликтның сәбәбе - М. Сәхәбетдинов табиб бүлмәсенә баш киеменнән кергән. Гаепләнүчене, 6 елда 3 айга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы төзәтү колониягә җибәрәләр. Шулай ук, суд гаепләнүчедән, һәлак булган табибның студент кызына, 300 мең сум күләмендә матди зыян түләттерә. 

кул таягыннан ясалган мылтыкны Чаллы тикшерүчеләре Казанга - Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты каршындагы музейга җибәргән. Кагыйдә буенча, суд карарыннан соң дәлил юкка чыгарылырга тиеш. Ләкин бу корал өчен искәрмә ясаганнар. 

"Челнинские известия" газетасына мәгълүм булганча, гаепләнүченең Яңа Мусабай авылындагы йортында хәзерге вакытта беркемдә яшәми. Аның җинаять кылганчы тәрбияләп торган 93 яшьлек бертуган апасы үлгән.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100