Альберт Исмаил: “Татар теле яши. Җәннәттә дә, бәлки, кемдер җәһәннәмдә дә татарча сөйләшеп йөрер”

11 Сентября 2017

Укылган: 502 тапкыр

Автор: Әңгәмәдәш - Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан ИСХАКОВ
Музыкант, автор-башкаручы Альберт Исмаил татар милли хәрәкәтенең актив вәкиле, күп телләр белүче зыялы шәхес. Иҗатында сәяси, социаль проблемалар күтәрә, татар музыкасының алдынгы стильләрен таныту юнәлешендә эшли. Күп очракта үз карашын протест аша белдерә. Мәсәлән,  “Интертат” электрон газетасына биргән интервьюсында Альберт Исмаил татар моңлы итеп җырларга тиеш дигән фикер белән килешмәвен белдерде. «Сандугачны гомерендә дә ишетмәгән шәһәр баласы моңлы итеп җырлый алмый, шуңа өлкән буын җырчылары яшьләр заманча татарча җырлаганга шөкер кылырга тиеш», - ди ул.

- Альберт, күп телләр белгән кеше буларак, тел белүнең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?

 - Тел аша без дөньяны кабул итәбез, тел ярдәмендә уйлыйбыз. Хәер, без тел аша гына уйламыйбыз. Вербаль уйлау, вербаль булмаган уйлау да бар. 

 Мәсәлән, кайбер телләрдә (андый телләр бик сирәк) заман категориясе юк. Уйлап карагыз, сезнең башыгызда заман категориясе булмаса нәрсә була? Дөньяга карашыгыз һичшиксез үзгәрәчәк, бүтәнчә күрә башлыйсыз, чөнки һәрбер телдә үзенә күрә бер грамматика, морфология, синтаксис. Бер дөнья, ә телләр төрле. 

Шушы фикердән кайчандыр Сепира-Уорфа теориясе лингвистик чагыштырмалылык барлыкка килгән. 19 гасырда барлыкка килсә дә, бу теория әле дә актуаль, чөнки тел искиткеч күп функциягә ия.

 - Сез әйтәсез бит тел – ул байлык, дип. Күпмедер дәрәҗәдә телебез күз алдында югалып бара, Татарстаннан читтәге регионнарда  татар яшьләре, үзләрен татар дип санасалар да, телне белми. Бу нәрсәдән килә?

 - Телнең югалып баруын сез нәрсәгә бәйләп әйтәсез? Минем фикеремчә, татар теле яшьләр арасында, киресенчә, үсеп бара. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре бәлки кимидер, ул яктан әйе, бетеп бара, ләкин икенче яктан караганда, аның куллану даирәсе киңәя, үсә, ниндидер яңа сүзләр, яңа төшенчәләр барлыкка килә һәм әлеге яңа төшенчәләр шундук  кулланылышка кереп китә.

 - Мин чагыштырып әйтә алам: утыз ел элек ничек иде һәм хәзер ничек. Мәсәлән, заманында безгә Тамбов Һади Такташны биргән, ә хәзер Тамбов Һади Такташны бирә аламы?

 - Тел үсә, бәлки, әдәбият ягыннан бераз аксыйдыр, ләкин шәһәр шартларында татар гимназияләрен, лицейларын тәмамлаучы яшьләр саны артты. Шулай ук татар телле проектлар, акцияләр, лагерьләр барлыкка килде, шунлыктан тел, киресенчә, үсә дип әйтер идем мин.

 

Татар теле дәреслекләрендә "академик лирика" күп

 - Сезнең моңа кадәр дә татар теле дәреслекләре, үзөйрәткечләренең сыйфаты түбән дип әйткәнегез бар. Аларның нинди кимчелекләрен атар идегез?

- Мин институтта укыганда һәм мәктәптә эшләгәндә шуны күрдем: безнең методика артта калган, без аны шаярып “академик лирика” дип атыйбыз. Бездә бу кушымча шушы очракларда кулланыла, бу кушымча менә моны аңлата дип әйтергә яраталар. Бүгенге заманча методикада бу аңлатулар минимумга калдырылырга тиеш. Сез чит тел өйрәнәсез икән, бөтен дәресләр шул чит телдә алып барылырга тиеш, телне аңласагыз да, аңламасагыз да, чөнки бу тел мохитенә чумган булсагыз, телне  тизрәк үзләштерәчәксез. Грамматика аңлатуны әзәйтергә кирәк. 

Иң элек багаж җыела, ягъни кеше, аның кайсы исем, кайсы сыйфат, кайсы рәвеш икәнен аңламыйча гына сүзләрне ятлый. Мәсәлән, “исәнмесез”, “сау булыгыз”, “хәлләрегез ничек?”, “Аллага шөкер, әйбәт”, шундый  җөмләләрне ятлый. Шул сүзләрдән яхшы гына багаж җыелгач, аларны анализлый башлый, шул вакытта гына мөмкин кадәр әзәйтеп аңлатырга буладыр. Тел өйрәнүче, сүзләрне белгәч, мантыйк буенча ул сүзләрне алмаштырып, икенче очракларда кулланырга мөмкин - менә шундый алдынгы методика. Бездә нишләптер институтларда да, мәктәпләрдә дә һаман искечә укытыла.

Әлбәттә, үрнәкләргә дә игътибар итәргә кирәк. Тукай,  Җәлил шигырьләреннән генә түгел, ә безнең көндәлек тормыштан алынган җөмләләргә дә игътибар итү кирәк.

 

Татар телен чит тел буларак өйрәндем, аның әйтелеше авыр

 

- Сез үзегез татар телен ничек өйрәндегез?

- Мин татар телен чит тел кебек өйрәндем. Татар теленең әйтелеше авыр булды миңа, чөнки чит телдә акцент белән сөйләшсәң, ул бер хәл, ә инде ана телеңдә акцент белән сөйләшү авыр. Бик зур барьер бар, безнең бик күп милләттәшләребез, ягъни татар телен начар белә торган милләттәшләр шушы барьерга барып бәрелә һәм сөйләшергә куркалар. Инглиз телендә ялгышырга куркыныч түгел, ана телеңдә ялгыш сөйләшү куркыныч. Өстәвенә, безнең җәмгыять бик усал (куштырнаклар эчендә әйтәм инде мин аны): кайбер очракларда кеше ялгыша, шунда ук тәнкыйтьли башлыйлар. Тел өйрәнүдә мотивация бик мөһим, ә тәнкыйть белән безнең җәмгыять үзе шул мотивацияне үтерә, юкка чыгара, кызганыч.

- Ә нигә шулай ул?

- Белмим, бәлки ул наданлык яисә тәрбиясезлектер, чөнки бер кеше ялгышса, әдәпле кеше шунда ук тәнкыйть белән ябырылмый. Ул дөрес юлда - ул телен, мәдәниятен өйрәнә. Мин үзем шул юлны үттем, бик катлаулы һәм авыр ул. Татарстанда бөтенесе татарча сөйләшә, ә мин Башкортстаннан килдем. Анда татар теле бик авыр бирелә, бик авыр  хәл, шуңа күрә надан булмыйк, җәмәгать, әдәпле булыйк, бер-беребезгә булышыйк, әлбәттә, хаталар булачак, ул хаталарны матур итеп төзәтергә кирәк, ябырылып түгел.

 

Кибетләрдә татарча язылган элмә такталарда хата булса, аларны тәнкыйтьләргә кирәк. Бу язуларны бары тик профессионал язарга тиеш.

 

- Кибетләрдә яки урамнарда татарча язылган элмә такталарда хата китсә, аны фотога төшереп алалар да тәнкыйтьлиләр. Бер яктан караганда, болар татарча язган. Мәсәлән, ниндидер кибет татарча язмый икән, аңа карата бернинди тәнкыйть юк, ә, мәсәлән, ниндидер кибеттә татарча белмәгәнлектән хаталы көлкеле язу барлыкка килә икән, ул тәнкыйть объектына әйләнә. Ничек карыйсыз моңа, бу шул ук очрак түгелме?

- Ун яхшы әйбер эшләп, бер начарны эшләсәң, шул начарны сөйли башлыйлар, шуны әйтмәкче буласызмы сез?

- Юк, бу шул ук мотивацияне үтерүгә кермиме? Мәсәлән, ике кибет бар, берсе татарча язган, икенчесе татарча язмаган. Татарча язганы хаталы, аны тәнкыйтьләргә кирәкме?

- Минемчә, тәнкыйтьләргә кирәк, чөнки ул бөтен кеше күрә торган җирдә татарча язып үзенә бик зур җаваплылык алган. Хата китсә, монда каты тәнкыйть булырга тиеш.

- Ә кемдер язмаган икән, аңа бернинди дә тәнкыйть юк.

- Ә кем язмаган, аны белмим нишләтергә кирәк икәнен. Бәлки, аны оятка калдырырга кирәктер берәр ничек, оялсын, язсын.

- Хәзерге вакытта шундый тенденция күзәтелә: IKEA язды татарча, аннан көлделәр, ә, мәсәлән, Россиядәге ниндидер сәүдә челтәре бернәрсә дип тә язмады, аны күргән кеше дә юк.

- Сез Татарстан эчендәге кибетләрне әйтәсезме?

- Әйе.

- Тәнкыйтьләргә кирәк каты итеп, язсыннар.

- Хаталы итеп язган өчен тәнкыйтьләргә кирәк, әйеме?

- Әлбәттә, профессионаллар язарга тиеш аны,  IKEAга тәрҗемә иткән кешеләрне дә тәнкыйтьләргә, андый хаталар күп. Казанда, татарларның кыйбласында шундый  хаталар җибәрү оят. Минемчә, монда, бер дә кызганмыйча, каты итеп тәнкыйтьләргә кирәк.

- Сез ничек уйлыйсыз, шул мотивацияне үтерүгә китермәячәкме?

- Мотивацияне беләсезме нәрсә үтерә - аерым шәхескә бәйләнү. Монда бит кеше түгел, бу бит кибет, анда турыдан-туры күзенә карап әйтмисең, мәгънәви шәхес була ул, виртуаль, шуңа күрә мотивацияне үтермәс дип уйлыйм. Бәлки, киресенчә, кайбер кешеләргә тәнкыйть килешә, кемгәдер килешми. Берсен тәнкыйть итәсең, ул, киресенчә, үз өстендә бераз җыелып эшли башлый, ә кемдәдер чынлап та мотивацияне бетерә, тәнкыйтьнең дә төрле ягы бар.

 

Яшьләргә иң яхшы мотивация - заманча, “модный”  әйберләрнең татар теле белән үрелеп баруы

- Яшьләрдә нәрсә мотивация уята, ничек уйлыйсыз?

- Яшьләргә иң яхшы мотивация заманча, “модный”  әйберләрнең татар теле белән үрелеп баруы. Мәсәлән, бик матур киемгә татарча язылса, минем өчен шәхсән бу мотивация, татарча матур музыка яңгыраса – мотивация. Ә менә дөрес язылмаган элмә такталар мотивацияне бетерә, аны күргәч, “Бернәрсә эшләп булмый бу татарлар белән, һаман хаталы язалар!” - дип куясың.

 

"Сәләт" лагеры татар теле өлкәсендә зур мотивация. Кайда заманча үсеш бар, шул мотивациягә китерә

 

- Соңгы араларда үзегез күзәткән уңай мотивация үрнәкләрен әйтеп китә аласызмы, , җырчылардан шул ук, музыкантлардан, мәсәлән? Үзегез телләр укыткан кеше буларак, яшьләрне татар теле курсларына килергә этәргән нинди очраклар бар?

- Тел өлкәсендә “Сәләт” лагерын үрнәк итеп алыр идем, аларда ул өлкәдә нәтиҗәле эш алып барыла. Бер тапшыруда продуктларда ике телдә – татар һәм рус телләрендә язу мәсьәләсе турында сөйләшкән идек, анда дәүләт кешеләре дә катнашкан иде. “Без товарның капларына татарча да язабыз”,  - дигәннәр иде җитештерүчеләр. “Капларга гына ияреп булмый, татар телен укыту методикасы булдыру кирәк”, - дип уйлаган идем шул вакытта. Ләкин бу мотивациянең дә уңышлы булуын искәртеп узарга кирәк. Кайда заманча үсеш бар, шул мотивациягә китерә. Мәсәлән, рәсем сәнгатендә төрле заманча юнәлешләр бар, сәнгать, кибетләр, урамдагы язмалар, гәҗитләр, интернет.

- Матбугатны укыйсызмы, мотивация уятырлык матбугат бармы татарда?

- Мин кайчак укыйм, берәр матур рәсем яисә матур сүз күренсә, чөнки, үзегез беләсез, бүгенге көндә мәгълүмат бик күп, көн саен агылып тора, шуларның кайсын укырга, кайсын сайларга да белмәссең, шулай да карап барырга тырышам инде.

"Миңа  шәһәр жанрлары якын"

- Мотивация уятырлык әдәбият бармы безнең?

- Мин элек детективлар укырга ярата идем, мәктәптә чакта романнар да укыдык, ләкин үз теләгем белән укымадым мин аларны. Анда күбрәк авыл хәлләре, я баналь сюжет, я мулла турында, ягъни шул ук темалар тирәсендә йөрибез. Ә менә детектив - авыл жанры түгел, ә шәһәр  жанры. Миңа  шәһәр жанрлары якын, музыка өлкәсендә дә мин күбрәк шәһәр жанры үзенчәлекләрен алырга тырышам. Әдәбиятта бердәнбер, рәхәтләнеп укыган китапларым - Мөсәгыйть Насыйбуллинның детективлары. Башкалары кызыксыну уятмады.


 

Алдагы буын әдәбиятындагы проблеманы күреп, кайчандыр Тукай да Пушкинны татар теленә тәрҗемә иткән

 

Татар теленә тәрҗемәләр дә укырга булыр иде, кызыклы булса. “Остров сокровищ», Байроннарны. Кайчандыр Тукай да Пушкинны татар теленә тәрҗемә иткән, димәк, ул да киләчәк проблемаларны күргән. Мәсәлән, Цойны тәрҗемә итәргә кирәк. Яшьләр нәрсә тыңлый? Цойны тыңлый, димәк, аны татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Аллага шөкер, рэп юнәлешләре бар татарча, үзләштерделәр. Элек юк иде бит ул, ә хәзер бар, менә шул мотивация инде ул, яшьләр ачыла һәм тел куллану даирәсе киңәя, телне куллану урыннары күбәя.

 

Һәр кешегә индивидуаль рәвештә үз җырчысын табарга насыйп булсын дип, төрле жанрлар өстендә дә эшлибез

 

- Бүгенге эстрада мәйданы татарларның иң күп җыела торган урыны. Аңа нинди бәя бирер идегез?

- Безнең эстрадага карата кайбер кешеләр “Бөтен нәрсә әйбәт, үзгәртергә кирәкми, ничек бар, шулай калсын” ди, кайсыберләр “Юк, проблемалар бар, аны үзгәртергә кирәк”. Бүгенге эстрада кемгәдер ошый, аларга булганы да җитә һәм алар хаклы да. Нәрсәгә аларга әллә ниләр киеп йөргән, тавышларын үзгәрткән җырчылар? Ләкин һәр кешенең үз зәвыгына туры килерлек җыр һәм жанр булырга тиеш дип уйлыйм. Мәсәлән, миңа эстрада ошамый, мин эстраданы бик сирәк тыңлыйм, бар анда яхшы үрнәкләр, ләкин җитми ул. Миңа заманча яңалык кирәк, шуңа күрә мин төрлелек яклы. Шушыларны исәпкә алып, яңа проектлар да башлап җибәрдек, һәр кешегә индивидуаль рәвештә үз җырчысын табарга насыйп булсын дип, төрле жанрлар өстендә дә эшлибез.

 

"Татар музыкасында татарлык кына чагылырга тиеш дип әйтү - наданлык"


- Сәнгатьтә татарның үзенең стиле булырга тиешме? Ягъни бу татарлык түгел, болай эшләү татарча түгел, бу татарга хас түгел дигән әйбер белән килешәсезме?

- Килешмим, бу наданлык. Ничек инде музыкада татарлык чагылырга тиеш?! Беренчедән, ул татар телле булырга тиеш. Танго, мәсәлән, әллә каян килгән, нишләп анда татарлык булырга тиеш? Баянны кертергә була, әлбәттә, ләкин ул тиеш дигән сүз түгел. Ул ирекле, теләсәң, баян белән уйна, теләсәң, баянсыз уйна, иң мөһиме татар телле булу, минемчә. Әлбәттә, татар үзенчәлекләре булган музыка ул яхшы нәрсә, безнең шундый үрнәкләр бар һәм мин алар белән горурланам, аларга афәрин дип әйтәсем килә, чөнки бу бик катлаулы. Беренчедән, татарча гына җырлау ул бер хәл, ә музыкада татарлыкны чагылдыру ул инде икенче осталык.

- Ни өчен Салаватның “Татарча болай җырларга ярамый!” дигән сүзе сездә нәфрәт уятты?

- Нәфрәт уята, чөнки бу дискриминация һәм фашизм. Аның авылында салаватча җырласыннар, теләсә-нәрсә эшләсеннәр, ә монда Казан. Бу шәһәр, бу авыл түгел, монда төрле кеше яши, монда шәһәр шартларында үскән балалар бар, алар бөтенесе салаватча җырларга тиешмени яки Ганиева буенча җырларга тиешләрмени? Минемчә, монда ирек, плюрализм, заманчалык булырга тиеш. Мин мондый фашистларга каршы бервакытта да битараф калмыйм, һәрвакыт үз сүземне әйтәм, теләсә-нәрсә эшләсеннәр. Халык үзе сайласын, концертларын җыялар икән, бетте, нигә кузгатырга?!

 

Сандугачны гомерендә дә ишетмәгән шәһәр баласы моңлы итеп җырлый алмый. Өлкән буын җырчылары яшьләр заманча татарча җырлаганга шөкер кылырга тиеш

 

- Татар моңлы итеп җырларга тиеш дигән фикер бар бит.

- Тиеш сүзе тиеш түгел. Кирәкми ул тиешлек, нишләп тиеш? Юк, татар авылында теләсә-ничек җырласын ул, мин аңа каршы түгел, ләкин бүтәннәргә дә юл бирергә кирәк, бүтәннәр дә җырласын! Алар  үз тормышларын чагылдыра. Алар шәһәрдә үскән, бәлки, аның сандугачны гомерендә дә ишеткәне юктыр. Хәзер җырламаскамы инде аңа?! Җырлаучыны җырлаудан мәхрүм итәргә Ходаймы әллә син?  Үзеңнең җырларны җырла, ә бүтәннәргә юл япма, кояш бөтен кешеләргә бертигез яктырта. Урының бармы, шул урыныңда тор, бүтәннәргә кысылма, дип уйлыйм мин. Иң мөһиме: без бөтенебез татар һәм татар телле, яшьләр заманча татарча җырлаганга шөкер кылырга тиешләр.


 

Заманча татар проектлары булмаса, шәһәр татар яшьләре руслашачак

 

- Ничек уйлыйсыз, мәсәлән, заманча яшьләр проектлары булмаса, ул шәһәр яшьләре руслашачакмы?

- Руслашачак, әлбәттә, я авыл дәрәҗәсендә калачак һәм киләчәге булмый аның. Мәсәлән, Рәсәй күләмендә яки дөнья күләмендә конкурска, фестивальгә чакырсалар, син һаман шул гармуныңны тотып җырлыйсыңмени? Була инде, анысы да начар түгел, ләкин ниндидер үсеш булырга тиеш, гел авылда яшәп булмый бит. Төрлелек кирәк, баяны да булсын, башкасы да булсын, ләкин менә болай гына булсын, монысы булмасын дигән сүз дөрес түгел.

- Менә татарның чишмә башы авыл дип әйтәләр бит, шул сүзгә сезнең караш ничек, бу дөрестән дә әлегә кадәр шулаймы?

- Һәрбер кешенең үз фикерен сөйләргә хакы бар, ләкин мин авылда үсмәдем, авылда булганым бар, әмма минем өчен илһам булып бүтән нәрсә тора, минем өчен илһам – бөек тарихыбыз, безнең рун хәрефләре, гарәп хәрефләре белән язылган әдәбиятыбыз, ә кемнеңдер анда чишмә башында утырып язганы гына түгел, анда бөтенесе керә. Безнең бабайлар гомер буе баян гына тартып моңланып утырганмени? Сугышка озатканда, моңланып җырлап утырганнармы? Мөмкин түгел. Музыканың бик күп вазифасы бар: дошманга ябырылганда барабаннарга суга-суга, маршлар - бер хәл, мескенләнеп утырганда - икенче хәл. Табын артында җырлап утыру гомумән башка, табын жанры да бар, бөтен халыкларда да бар ул, бу нормаль күренеш. Ә без бөтен очракларда да бер төрле генә җырласак, надан һәм артта калган халык булабыз. Аның төрлесе булырга тиеш. Шуңа күрә безнең альтернатива да туа, альтернатива беркемгә каршы түгел, бары тик һәрбер жанрга альтернатива барлыкка килә. Аны бөтен дөньяда эшлиләр, монысы кореяча түгел, монысы төрекчә түгел, монысы үзбәкчә түгел дип әйтеп тормыйлар анда, ә эшлиләр.

 

Рәсәй күләмендә зур фестиваль була икән, безнең кебек  “чудиклар” кирәк

 

- Ә нишләп бездә шул альтернатив җырчылар зур сәхнәләр җыя алмый?

- Аның бик күп сәбәпләре бар, чөнки безнең бөтен мәгълүмат чаралары, бөтен мәдәният йортлары кирәкле кешеләр кулында. Аларга альтернативасы да кирәкми, тегесе дә кирәкми, аларга бары тик үзләренең зәвыгына туры килә торган, үзләре үстергән шәкертләргә генә юл бирү мөһим, калганнары үлсә дә ярый. Шундый фикерләр белән бөтен мөһим урыннарны үз кулларына алганнар, шуңа бездә альтернатив музыка үсми. Рәсәй күләмендә берәр фестиваль була икән, “Кайда әле безнең, “чудиклар” бар иде, шуны җибәрик әле”,  ә үзләре бармый бит анда. Ләкин шуны белергә кирәк, безнең татар эстрадасында төрле базарлар бар, безнең эчке базарыбыз бар, безнең бөтен эстрада шул эчке базарга гына эшли, тышкы базарга эшләгәндә шул теге “чудиклар” искә төшә башлый.

- Нигә алай?

- Чөнки монополия буа. Бездә я күп акча булырга тиеш, я берсенең туганы булырга кирәк, ә безнең "Яңа дәвер" проектында андый нәрсә юк, бары тик кеше талантлыларны гына алабыз, талантсыз икән, китсен.

- Читкә җибәргәндә “чудикларны” эзлиләр дип әйтәсез, нишләп эстраданы җибәрмиләр, күрсәтерлек түгелме? 

- Күрсәтерлек түгел шул, ул сыйфатсыз, яңгыраш ягыннан да сыйфатсыз, алар шул сыйфатсызлык белән тукландыралар мондагы халыкны. Исемен әйтмим инде, бер җырчы дус, Уфада концерт куям ди, афишаларны элдем, билетлар сатыла ди, “Монда кая афишаларны элим?” дип сорый. Мин белмим, чөнки урамнарда йөрим, Салаваттан башка афиша күрмим, руслар, башкалар бар. Без башкалада яшибез бит.

 

"Минем иҗат ике йөз сумлык иҗат түгел"

Концертларга мәҗбүри рәвештә җәберләп коллар кебек йөртәләр монда. Заводларга шалтыратасың, “Алабыз, билетыгызны алып килегез. Ничә сумнан сатасыз?” диләр, “700 сумнан башлап ”, дим, “Сез нәрсә, монда Галимов та ике йөзгә сата”, ди.  “Мин Галимов түгел, мин үз иҗатымны шулай күрәм, ике йөз сумлык иҗат түгел ул, мин анда бөтен җанымны бирдем” дип әйткәнгә җавап итеп, “Юк, гафу итегез, берни эшли алмыйбыз”, диләр.

Әнием килеп китте Казанга, Казанның бөтен матурлыгын күрсәттем. Ә концертка алып барып булмый, бернинди музыкаль чара юк. Кая безнең музыка? Ул безнең эчке базарда үлеп бара, ике йөз сумлык концерт буламени инде? Нормаль концерт ике йөз сум тормый. Бу зәвыксызлык. Моны кайбер кешеләр аңлап бетермәсә дә бар ул. Безнең халык матур тавышына гына карый, ә яңгырашка, инструментларга карамый.

- Ә эстрада арасында хәзер шундый әйбер бар бит, бер-берсенең җырын урлаган, шигырен үзләштергән дигән, бу альтернатива арасында да бармы?

- Безнең сазлыкка килешә ул. Монда безнең наданлык өстенә наданлык, ашасыннар бер-берсен, надан булу гөнаһ ул, укырга кирәк, белергә кирәк. Хәзер укымаган кешеләр кинолар төшереп йөри, укымаган кешеләр рәсем ясый, укымаган кешеләр атаклы җырчы булып китә.

 

Болгар халкы бернигә карамастан борынгы болгар телендә гыйбадәт кылган

 

- Сез тарих белән кызыксынам дип әйттегез бит, сез үзегезнең шәҗәрәне өйрәнү максаты белән кызыксынасызмы?

- Кеше туганнан бирле үз-үзенә шундый сорау куя: мин кем, мин каян килдем, мин кая барам. Шуңа күрә кеше кызыксына. Кешенең кызыксынуы бик гадәти, кызыксынмаган кешеләр дә күп, ләкин мин үзем шәхсән кызыксынам. Тарихны уку күп нәрсәгә өйрәтә, тарихта ялган да күп, тарихны төрлечә язалар, шуңа күрә тарихны өйрәнгәндә, теләсәң-теләмәсәң дә, тарихны чагыштырып, фактларга таянып, эшләргә өйрәнә башлыйсың.

- Кирәкме бу?

- Явыз Иван патша булган, диләр. Минемчә, ул патша булмаган, патша булуы да мөмкин түгел ул вакытларда Иванның. Ничек инде ул патша була, 1700 нче елга хәтле Мәскәү дәүләте, әле ул вакытта Рәсәй сүзе дә юк бит. Мәскәү дәүләте Кырым ханлыгына  салым түләп барган, ничек ул патша була ала? Патша булса да, икенче дәрәҗә патша инде, ул мөстәкыйль патша булмаган, мәсәлән.

Халыклар электән үк үз телләрен киң кулланылышка кертергә тырышкан. Мәсәлән, грек теле: татарча юнан теле, Кара диңгез ярлары буйлап шәһәрләр бөтенесе грек телендә, Феодосия, һәм башкалар - ләкин ул бит грек икәнен күрсәтми. Ул вакытта юнан теленең гегемониясе булган, аның сәясәте, аның акчасы басылгандыр ул вакытта, шуны күрсәтә ул. Ә аның каршысында латын теле булган, аларның үз диннәре булган, моның үз христиан дине, моның үз теле булган, бу ике арага 860 елларда борынгы болгарлар кысыла башлаган үз телләре белән, мин Болгария турында әйтәм. Аларга үз телләрендә гыйбадәт кылырга гасырлар буе рөхсәт бирмиләр, ләкин алар бернәрсәгә дә карамастан үз телләрендә - борынгы болгар телендә гыйбадәт кылган. Ул борынгы болгар теле аннары бу якларга килеп җитә, ягъни бүгенге Россиягә. Аның тарихы да бик катлаулы, чөнки бу якларда славяннар гел юк, славян төшенчәсе 17 гасырларда гына барлыкка килә.

 

Без бернинди килмешәк тә түгел, без үз җиребездә яшибез, үз-үзебезгә хуҗа

 

Безнең татарларлыкка килгәндә, безне әллә каян барлыкка килгән дип әйтәләр, әллә нинди чүлләрне кичеп, атларга атланып, ничә мең километр килгәнбез, имеш. Бер генә  акыллы тарихчы да моны кабул итә алмас, мөмкин түгел болай килү. Без кайда яшәгәнбез, шунда яшибез һаман, без бернинди килмешәк тә түгел, без үз җиребездә яшибез, үз-үзебезгә хуҗа. Без монда яшәгәнбез, безнең монда каберләребез күптәннән инде. 

Безнең татар теле – җирле сөйләм бит ул. Беренчедән, җирле сөйләм бүгенге әдәби телгә үстерелгән,  моңарчы безнең бөтен Ислам дөньясында төрки тел кулланылган. Урта гасырларда төрки телнең төре булган. Аны шартлы рәвештә төрки дип атыйлар фән галимнәре, Урта Азия төрки теле, Кавказ төрки теле, Идел буе төрки теле бар. Һәрбер телнең үз үзенчәлекләре бар. Безгә ул вакытта рус алынмалары керә башлый, тегеләренә күбрәк фарсы, гарәп керә башлый. Гәрчә бездә дә гарәп, фарсы алынмалары күп, ләкин аларда күбрәк, бездә рус йогынтысы сизелә башлый. Ләкин без шушы уртак төрки телне кире кагып, үзебезнең җирле сөйләмне үстерә башладык һәм моны үстерә башлаганга йөз ел да булмаган әле, безнең җирле сөйләм теле бик яшь, әдәби тел дип әйтик. 

Без аны дәүләт теле буларак та игълан итеп карыйбыз, аның өстендә эшләнмәгән әле. Әйе, романнар язылган, алар авыл хәлләре турында. Ә шәһәр жанры юк. Димәк, татарлар бары тик авылда гына яшәгәнмени соң? Ә шәһәрдәге татарлар нәрсә, нишләп аларның әдәбияты юк, нишләп аларның тормышлары әдәбиятта чагылдырылмаган, рәсемнәрдә, фәлсәфәдә, башка нәрсәләрдә? Тагын берничә гасыр үтәчәк, әйтерләр: татарлар беркайчан шәһәрдә яшәмәгәннәр, дип. Минемчә, бүгенге татар теле ул аралашу теле, ул шәһәрләшеп бетмәгән. Шәһәрләшү өчен я катгый рәвештә указ булырга тиеш, я инде пропаганда уйлары белән берәр ничек җайлау кирәк. Анысы авыр, шуңа күрә ул аралашу теле булып кала.

- Шәһәрләшү дигәндә нәрсәне күзалладыгыз, мисал китереп буламы?

- Әйдәгез мин сезгә рус теле үрнәгендә күрсәтәм, чөнки бездә бит булмаган әйберне мин ничек күрсәтим, ә русларда бар. Без бүгенге көндә русча шәһәрчә сөйләшәбез, безнең әгәр киләчәктә татар телебез шәһәрләшсә, бәлки аның интонациясе үзгәрер. Шәһәрләшү, глобализация идеаль булмый ул бервакытта да, ниндидер югалтулар була, ниндидер казанышлар була.

- Сез телне ясалма үзгәртергә кирәк дип саныйсыз инде?

- Үзгәртергә дип әйтмим, үстерергә дим. Чөнки үзгәртү ул төрле якка үзгәрү булырга мөмкин, тайпылу да булырга мөмкин.

- Татарча мисал булса кызык булыр иде.

- Белмим, әйтәм бит безнең җирле сөйләмнең әдәби тел булуына әле йөз ел да тулмаган, шуңа күрә безнең сөйләм теле дә, әдәби тел дә бүгенге көндә бер төрле үк яңгырый, аз гына аерма бар инде, моңа да мисал китерә алмыйм. Әдәби тел буларак безнең тел яшь.

 

Минем шигырьләремдә моңарчы булмаган образлар системасы бар, үземнең стиль бар

 

- Бәлки сәнгать белән мисал китерерсез? Бармы мисаллар күрсәтерлек?

- Белмим, авыр сорау. Мин үземнең җырдагы поэзия турында бер-ике сүз әйтә алам. Минем җырларның текстларын алсагыз, ул башка җырлардан нык аерылып тора. Мин аны эксперимент итеп башлаган идем. Минем шигырьләремдә моңарчы булмаган образлар системасы бар, үземнең стиль бар. Бу стильләрне мин башка телләр аша үзләштердем, татарчага әйләндерү яңалык китерә. Кайчандыр безнең шулай беренче театр әсәрләре дә төрекчәдән тәрҗемә ителгән бит. Шулай тәрҗемәдән башлана ул, бу стильне үзләштергәч, кешеләр бу стильдә эшли башлый.

 

Татар теле компьютер теле буларак бик отышлы тел

 

- Ә күп телләрне белүче буларак нәрсә әйтә аласыз, татар теленең нинди өстенлекләре бар?

- Татар теленең өстенлекләре бик күп, татар теле бик уңай аңлаешлы, кыска сүзләре бар. Баш, кул, каш, сүз - бер иҗек белән аңлатырга була, ә рус теле уңайсыз бит ул яктан. Голова дип әйтеп бетергәнче, без бер сүз әйтәбез, ул өч сүз әйтә. Татар теле компьютер теле буларак бик отышлы тел икәнен күптәннән әйтәләр инде галимнәр. Татар телен камил дәрәҗәдә белгән кеше бөтен төркиләр белән 80 процент сөйләшә ала, моның буенча казах галиме Арман Еләүсен тикшерү үткәрде. Ул үзе бер татарга өйләнгән, үзе, казах буларак, татар телен белгән кеше 80 процент бүтәннәрне аңлый дип әйткән, һәм бу процент бөтен төрки телләр арасында иң күбе. Шундый өстенлек бар. Миңа татар теленең яңгырашы ошый, аның әйтелеше, аның авазлары бик матур, төрек теленә караганда татар теле миңа күбрәк ошый. Мин, мәсәлән, Мәхмүт Кашгарыйның 11 гасырда язылган «Диване лөгать эт-төрк»  әсәрендәге төрки үрнәкләрне татарчалаштырып укыйм, шулчаклы туры килә, шулчаклы матур, андагы тел 70 процент нәкъ безнең татарча шикелле, бүгенге татар теле шикелле, безнең сөйләм буларак калуның да бәлки бер хикмәте бардыр, чөнки сөйләм булып калгач, аның әйтелеше дә яхшырак саклана, сүз байлыгы да сакланып кала. Хәзер сүз байлыгы казахларда күбрәк, чөнки алар күчмә халык буларак яшәгәч, аларда кайбер сүзләр күбрәк сакланган, без утрак халык буларак бездә бүтән өлкәдәге сүзләр күбрәк сакланып калган. 
 

Киләчәкне башкортлар, казахлар белән берләшүдә күрәм

 

Элеккеге пластинкаларда җырчылар татар, башкорт, казах телләрендә җырлыйлар иде. Без бер-беребезгә кирәк, татарлар башкортларга да, казахларга да, чөнки алар тел ягыннан, мәдәният ягыннан иң якын кардәшләребез, туганнарыбыз һәм мин киләчәкне шулар белән берләшүдә күрәм. Бәлки телнең үзгәрүе дә шул якка булыр, ягъни саф төрки сүзләр күбрәк кертелеп, бәлки алфавитны бераз үзгәртеп. Мәсәлән, безнең алфавит башкортныкына караганда буталчык, “я” дип әйтер өчен шушы хәрефне куябыз һәм ә авазын белгертер өчен йомшаклык билгесе куела – бу абсурд бит, аны “йә” дип тә язып була бит инде, юк, анда шундый буталчык килеп чыга, шуңа күрә, минемчә, алфавит та бераз реформаларга мохтаҗ.

 

Җәннәттә дә, бәлки кемдер җәһәннәмдә дә татарча сөйләшеп йөрер

 

- Гаяз Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз”ны язган, ләкин сезнең бервакыт әйткәнегез бар иде: татар теле беркайчан да бетмәячәк, татар да бетмәячәк, бу көнгә кадәр килеп җиткән икән, исән калачак дип. Үзегезнең шушы фикерегезне ничек яклый аласыз?

- Киләчәкне без яшьләрдә күрәбез, яшьләр сөйләшә икән, димәк, тагын йөз ел була әле, инкыйраз булмый. Бүгенге яшьләр сөйләшә дә, җырлар да яза, шигырьләр дә яза, сәнгать өстендә дә эшли. Безнең тел үсәчәк, тиз генә юкка чыкмый ул, инкыйраз әле тиз генә булмый, бәлки инкыйраз шул кыямәт белән бергә генә булыр, иншалла, ягъни бөтен дөнья беткән чакта гына бетәр.

- Ышанып бетмисез кебек?

- Нишләп ышанмыйм, минем иманга килгәндә, бернинди дә икеләнү юк, Аллаһ бердер, Аллаһ бардыр, кыямәт бардыр, ул булачак, ягъни татар теле кыямәткә кадәр бетсә, анысы аяныч, кыямәт белән беррәттән булса бер сүз юк.

- Сезнең ышаныч нинди, кыямәттә генә бетәчәкме?

- Юк, җан үлемсез бит ул, җан яшәячәк.

- Татар телен әйтүем, калачакмы?

- Калыр, Алла бирса, җәннәттә дә, бәлки, кемдер җәһәннәмдә дә татарча сөйләшеп йөрер, шуңа ышанасым килә. Исламга каршы сүз әйтәсем килми, ләкин без Ислам белән бергә бик күп нәрсә гарәпләрнекен алганбыз, гарәпчә белсәң, татарча белмәсәң дә ярый дигән кешеләр дә бар, чөнки җәннәттә имештер гарәпчә генә сөйләшәләр. Белмим, бу инде һәр кешенең шәхси фикередер ул, ләкин фарсылар да хәзер кысыла, ә икенче тел фарсы теле була дип. Моңа ышаныргамы юкмы, акыллы кеше ышанмас инде моңа, җәннәт теле дә, җәһәннәм теле дә, дөнья теле дә татарча булырга тиеш дип уйлыйм, шулай ышанырга кирәк.






Фикерләр








Иҗат

Марат Кәбиров: Татарда бер әдәбият, сәнгать калды. Бүтән әйберсе юк бит татарның

Марат Кәбиров "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар әдәбияты начар хәлдә дигән сүзләр белән килешмәвен белдерде. Язучы фикеренчә, бүтән өлкәләр белән чагыштырганда әдәбияттагы хәлләр аяныч дип әйтерлек түгел. Марат Кәбиров язучыларны ничек танытырга, телне ничек сакларга һәм ни өчен әсәрләр халыкка барып җитми икәнлеге турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла