Буаның халык җырчысы Нурдания Низамова: “Ничек моңлы булмыйсың ди, төнлә – әти, иртән ирем вафат булды”

30 Октября 2017

Укылган: 2810 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Расих ФӘСХЕТДИНОВ
Буа районының Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурдания апа Низамованың музыкаль белеме дә, баян классын тәмамлау турында таныклыгы да юк. Әмма аның күңелендәге моң күп кенә җырчыларга  бирелмәгән.

Нурдания апаны июль аенда очраклы рәвештә генә күрдем. Апабызның юбилее узган залга очраклы гына кереп, җыр башкарды ул. Үзәкләрне өзеп, “Адаштым” җырын сузды. Икенче залга, классташлар очрашуына килгән иде. (Баксаң, аны монда кунак буларак чакырганнар, бәйрәмне җыр белән бизәвен сораганнар икән. Билгеле, бу хакта мин әле яңарак кына белдем). Зал тынды, бу мизгелдә барыбыз да аның кечкенә генә гәүдәсеннән ургылып чыккан моңга уралдык. “Бу апа бигрәк моңлы, бәхете бармы икән?” диештеләр. Шул көннән бирле әлеге җырчыны эзләп табу теләге белән яндым. Таптым да. Баксаң, Буа районының Түбән Наратбаш авылында яши, гомере буе фельдшер булып эшләгән икән Нурдания апа Низамова.


"Татар-информ"ның иҗат төркемен Нурдания апа “Калина”сы белән авыл башына ук чыгып алды. Алгарак китеп булса да әйтим, “права” алуына 20 ел икән. Заманында “Зил” машинасын да иярләгән хәтта. Бер арба кеше төяп, сабантуйларга алып барган.


Шулай итеп, беренче нәтиҗә: Нурдания апа моңлы гына түгел, батыр да икән.

Әти үзе гармун алып бирде”

Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Өйгә килеп керү белән безне берсеннән-берсе матур өч гармун каршы алды. Йортның хуҗасы булып, түр башында утыра алар.


–8 балалы гаиләдә туганмын. 5 кыз, 3 малай үстек, – дип тормыш юлы турында сөйләп китте Нурдания апа. – Бөтен күрше егетләребез гармун уйный иде. Минем дә өйрәнәсем килде шунда уйнарга. Кыз кешегә гармун алу күлмәк алып кайту гына түгел бит. Җыр-моңга хирыслыгым, гармунга тартылуым булса да, шуның белән һәвәсләнеп китеп, укуыма зыян килер дип курыктылар. Бик әйбәт укыдым мин. Бала хыялын аяк астына салмыйм диптер, 5 сыйныфта укыганда әти миңа гармун алып бирде. Әни шарт куйды: “Мәк чәчәге”н уйнарга өйрәнергә. Шатлыгымнан очып кына йөрим инде. Күрше малайлардан гармун сыздырырга да өйрәндем. Әнинең теләген дә ике-өч көндә үтәдем. Шулай итеп, миңа ышаныч артты.

“Фирзәр Мортазин, Рафаэль Латыйповлар белән бер ансамбльгә йөрдем”


Моңлы кеше бәхетсез була диләр бит. Әмма күкрәгендә таулар ярырлык моң йөртсә дә, бик бәхетле Нурдания апа. Моны мин әңгәмәбезнең беренче минутларыннан ук аңлап алдым.

–Әти-әнинең пар канаты астында үстем. Яхшы укыган өчен “Артек” пионер легеренда да ял итеп кайттым. Безнең заманда ул гадәттән тыш хәл санала иде. Балачак хыялымны чынга ашыру өчен медицина училищесына укырга кердем. 40 ел буе бары бер хезмәттә – авыл фельдшеры булып эшләдем, – диде Нурдания апа.

Студент еллары – кешенең иң күңелле, шәхес булып формалаша, талантлары ачыла торган чактыр. Нурдания апа бу чорны аеруча яратып искә ала.

  • Училищеда укыганда, 4 ел буе “Ләйсән” ансамбленә йөрдем. Аның белән Казанның Опера һәм балет театрында да чыгышлар ясадык хәтта. Спектакльльләрдә уйнарга яраттым. “Беренче театр”да Биби ролен башкаргач, Казан театр училищесына укырга да чакырдылар. Әмма мин үземне ак халатлы һөнәргә багышлыйсым килде. Ярый әле, китмәгәнмен. Үз авылымда барлык хыялларымны чынга ашырып яшәдем. Ансамбль белән Венгриягә барып та чыгыш ясадык. Ул вакытта ансамбльнең гөрләп торган чагы: Фирзәр Мортазин, Рафаэль Латыйповлар йөргән вакыт, – дип яшьлеген искә ала Нурдания апа.

    40 ел - авыл сәламәтлеге сагында

Училищены тәмамлагач, юллама белән Буа районының Татар Аксуы дигән ерак авылга эшкә китә ул.

–Авылга килеп төшсәм, язгы ташу баскан. Басма салып кына йөриләр. Кечерәк кенә, иске генә медпункт бинасы. Шулай булса да, ел ярым бик яратып, авыл халкы белән дус-тату эшләдек. Киткәндә, авыл халкы белән саубуллашырга кырга бардым. Барысы да печәндә иде, – ди “врач апа”.

Нурдания апа Низамова кияүгә чыгып, туган авылына кайта. Ире Рафаэль абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр: бер малай, ике кыз. Бүген инде ул –7 ир оныкның яраткан дәү әнисе. Лаеклы ялга чыккач та, өч ел эшләгән әле. “Хәзер инде менә, шатланып, рәхәтләнеп җырлап йөрергә генә калды” дип үзе.

Әбием дә, әнием дә - гармунчы

Нурдания апа – сәгатьләр буе авызына каратып тота алучы чын артист. Сөйләшә-сөйләшә, әлеге моңның, җыр сәләтенең каян килүен дә ачыкладык.

–Әнкәйнең әнисе – минем Гайниҗамал әбием 20 елларда ук авылның оста гармунчысы булган. Кияүгә чыккач та, яшьләр, иреннән сорап, күл буена – кичке уеннарга алып чыкканнар үзен. Әнкәй үзе дә җыр-моңга хирыс кеше. Үзенең бармаклы тальян гармуны бар иде. Миңа да шул сәләт күчкән. Төс-кыяфәтем белән дә әбигә охшаган диләр мине.


Бәйрәмнәргә барсак, ирем гармун сорап алып, мине уйнатып җырлата иде. Бер дә көнләшмәде ул яктан. Үзе дә бик матур җырлый иде.

“Ике кайгы бергә: кичен – әти, иртән - ирем”

Ун ел элек Нурдания апа сыңар канат белән кала. Балалар да урнашып бетмәгән була әле. Кайгы аңа кинәт ишелеп төшә. 2 июль кичендә – әтисе, 3 июль иртәсендә тормыш иптәше кинәт дөнья куя. Әмма үзендә шушы кайгыларны күтәрерлек көч таба ул, сынмый, сыгылмый. Үзе исә хәзер: “Мине шул җыр яшәрткәндер, күкрәгемә килеп өелгән бөтен кайгыны, җилкәмә төшкән тормыш авырлыгын шул җыр аша тараттым”, – ди.

Ире вафат булгач та, 7 ел каенанасын карый әле ул. Аның вафатына да 3 ел булган инде. Әмма Нурдания апа аны һаман юксынып яши.

–Бик сагынам, юксынам әнине. Соң шулай булмый, үз әнием белән – 16, каенанам белән 36 ел бергә яшәдек бит, – ди.

Кешедән башка яши алмыйм”

Нурдания апа Низамова гомер буе сәхнәдән төшмәгән. Авылдагы бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмаган дирягә кирәк. Бүген дә тик тормый, Буада оешкан “Гөлҗамал” ансамбленә йөри. Аның белән район, республика бәйгеләрендә катнашып торалар. “Иске Казан түгәрәк уены”, “Уйнагыз, гармуннар”дан алдынгы урыннар яулап кайтканнар. Дүрт тапкыр “Җырлый әле” тапшыруында катнашкан кеше дә әле ул Нурдания апа. Аның бөтен төренә эләккән ул.

Үзе әйткәндәй, хәзер инде рәхәтләнеп җырлап йөрер мәле генә Нурдания ханымның. Шуңа күрә аны әледән-әле төрле мәҗлесләргә чакырып торалар.


–Чакырган җирдән калмыйм. Кешегә барып, рәхәтләнеп җырлап, ял итеп кайтам. Соң шулай булмый, 40 ел кеше белән эшләгән бит мин. Авыл җирендә бит “врач”ның ялы да юк. Аш пешерергә дип кәстрүлеңне генә утыртасың плитәгә, звонок! Йокы да йокы түгел, дерт иткәнгә дә уянасың. “Тормоз”га кинәт басу ярамас, кешедән башка яши алмыйм, – ди ул.

Нурдания апаны күбрәк өлкән буын бәйрәмнәренә: туган көн, юбилейларга дәшәләр. “Кунакларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, махсус программаны төзеп барам. Рәхәтләнеп җырлашыбыз”, ди үзе. Шунысын да әйтергә кирәк, ул тамада булып акча эшләми. Алай гына да түгел, акча тәкъдим иткән кешегә бармый да.


Яшь калуның сере нидә?

Әгәр зур сәхнәләрдә чыгыш ясаса, Нурдания апа инде күптән әллә нинди мактаулы исемнәр алып бетергән булыр иде. Сер түгел, сәхнә кешесе үз-үзен һаман тәртиптә тотарга, картаюдан сакланырга тиеш. Нурдания апаны бу яктан да бәхет баскан. 60ка җитсә дә, аңа моның кадәр яшьне биреп булмый әле. Битендә ник бер җыерчык булсын, гәүдәсе дә кызларныкыннан калышмый.

–Миңа эшләгән вакытта да: “Син ачулана, үпкәли белмисең” дип әйтәләр иде. –“Кичә синең белән әрләшеп китте, син аны бүген ачык йөз белән каршы аласың” диләр. Ачу саклый да алмыйм, саклыйсым да килми. Кеше турында начар уй да тотмыйм, – ди Нурдания апа, яшь саклануының серен.

“Атнага бер авылдашларны гармунга җырлатам”


Нурдания апа җырсыз тора алмый. Хәтта кара-каршы сөйләшеп утырганда да, әз генә пауза ясап, моңланып ала. Аны тыңлаган саен хәйран калып утырдым. Каян чыга бу моң? Нигә Нурдания апаны меңләгән тамашачы белми әле?

–Җырсыз тора алмыйм. Мин аны үзем дә сизмәстән җырлап йөрим икән. Кечкенәдән шулай. Бер хатирә истә: әнинең апасы килгән безгә, мин өй җыештырып йөрим икән. Ул миңа: “Кызым, башың авыртмыймы синең?” ди. “Ник? дип сорыйм. “Бер сәгатьтән бирле кычкырып-кычкырып җырлыйсың бит”, – ди. Миңа нәрсә, мин җырлавымны сизмим дә бит. Элек колхозда “чөгендер” дигән мәҗбүри эш бар иде бит. Чөгендер кискәндә, бер хезмәттәшем магнитофонга яздырып барган, рәттән 32 җыр җырлаганмын. Җырлап яшәгәнгә шулай җиңел яшәгәнмендер, – ди Нурдания апа.

Нурдания апа – җырчы, гармунчы гына да түгел. Ул – авылның җаны. Фельдшер булып эшләгәндә ул тәннәрне дәваласа, хәзер җаннарны дәвалый.


–Мәдәният йортында “Хуҗабикә” дигән оешма эшли безнең. Атнаның һәр чәршәмбесендә шунда җыелабыз. Башта фикер алыша-алыша, китапханәдән китаплар сайлыйбыз, аннары аска, клубка төшәбез. Кирәк икән, сәхнәдә репетиция ясап алабыз. Аннары һәркем үзенең кул эшен ала. Мин гармун уйнап, рәхәтләнеп җырлашып утырабыз. Аннары инде кем нәрсә пешереп алып килгән, шуның белән тәмләп чәй эчү башлана. Тутырган тавык, гөбәдияләр дә ясадык инде анда. Кем нәрсә белә, шуны пешереп алып килә, рецепты белән бүлешә. Гел ашатып кына ятмыйм үзләрен, “50 яшьтән өлкәннәргә гимнастика”, “Холестеринны ничек киметергә?”, “Ничек тукланырга?” кебек дәресләр алып барам, – ди.

Нурдания апа зур сәхнәгә беркайчан да кызыкмаган. Әмма чынга ашмаган бер хыялы бар: нота өйрәнү.

–Гомерем буе нота танырга хыялландым. Музыка телен белсәң, көйне хәзер ияртеп алып китәсең бит. Ә болай... җырчы булырга кызыкмадым. Хәзер дә үземне җырчы дигәннәрен яратмыйм. Һәвәскәр инде. Ә моңны беркая куеп булмый, ул бер чыга башласа, язгы ташкын кебек ташый, – ди Буаның халык җырчысы.

Фикерләр








Иҗат

Аяз Гыйләҗев истәлекләреннән: "Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы? "

"Без - татарлар юаш, басылган халык. "Уянабыз, уяндык!" - бер гасыр буена үз-үзебезне алдап юанабыз. Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы?" - дип әйткән Аяз Гыйләҗев бер әңгәмәсендә. Гомер буе тормыш сынаулары каршында бил бирмәгән, баш имәгән, нинди генә чорда яшәсә дә, үз сүзен ярып әйтергә курыкмаган җор телле, үткен сүзле язучы фикерләре бүгенге көн өчен дә актуаль. Без аның белән төрле елларда татар матбугатында чыккан әңгәмәләрне барлап, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Иҗат

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

Иҗат

Яшь талант Айзилә Вахитова: кичә – Интернетта, бүген – Фирдүс Тямаев янында

Instagramның күпчелек татар телле кулланучыларына Айзилә Вахитова исеме яхшы таныш. Популяр татарча җырларны фортепианода уйнап башкаручы һәм җырлавын видеога төшереп интернетка кертүче бу кызның тавышы күпләрне таң калдыра. Айзилә эстраданың танылган җырчылары белән дә эшләргә өлгергән инде. Үзе белән якыннан танышу һәм интернет аның тормышын ничек үзгәртүен белү өчен аны агентлыгыбызга чакырдык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла