Энҗе Шәйхетдинова: «Ике башка бер мендәр булырга тиеш!»

5 Февраля 2017

Укылган: 413 тапкыр

Автор: Мөршидә Кыямова
Журналист Энҗе Шәйхетдинованы күпләребез «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы аша белә. Мәдәният темасына алып барган тапшыруларын тамашачы яратып кабул итте. Телевизор экраннарында күренми башлагач, күпләр пошаманга да төште. «Безнең Энҗебез кайда соң?» диючеләр дә аз булмады. Хәзер ул Мәгьлүмати программалар редакциясенең «Хәбәрләр» программасы продюсеры булып эшли.

Энҗенең күңеле гаҗәеп бай, тормышка, яшәешкә үз карашы бар, моны аның иҗади шөгыле дә раслый.

«…Уйламаганда гына тотынган бу шөгылем, дус-иш, таныш-белеш арасында шулкадәр зур кызыксыну уятыр, дип күз алдына да китермәгән идем. Бу дөньяда берни дә очраклы түгел, дигән нәрсәгә ышанып яшим. Атлас тасмалар белән чигә башлау да шулай булды. Күңелемә нидер җитмәгән чак иде, әнә шул билгесезлекне кул эше басарга тиешлеген аңлап, чигү өчен әзер материал сатып алдым. Андагы вазага куелган чәчәкләр атлас тасмалар белән эшләнергә тиеш иде. Чигеп бетергәч, эш шуңа килеп терәлде. Боларын нишләтәсе инде дип, инструкцияне өйрәнә башладым. Анда «француз җөе» белән эшләргә дип язылган. Бу нәрсә икән дип, интернетта казынырга керештем. Һәм үзем дә көтмәгәндә, шундый кызыклы бер дөньяны ачтым. Француз җөе белән розаларны чигеп бетердем дә, тасмадан чәчәкләр ясау серенә өйрәнә башладым», – ди Энҗе Шәйхетдинова.

– Энҗе, син чиккән мендәрләрне дусларың, туганнарың да сорый торгандыр?

– Әлеге мавыгуым очраклылык булмагандыр, дип уйлыйм. Иҗатка сусаган күңелемә Аллаһы Тәгалә шундый шөгыль биргәндер, мөгаен. Ике елга якын менә шул чәчәкләрне ясап, хыялланып йөрим инде. Башта аерым чәчәкләр белән кечкенә картиналар эшләп карадым, аннары күзем чигүле мендәрләргә төште. Базардан, кибеттән төрле төстәге тасмалар җыеп кайттым. Ничәләп мендәр эшләгәнмендер, хәтерләмим дә. Үземдә берәү генә. Бөтен туганнарым, дусларымны мендәрләр бүләк итеп сөендерәм. Игезәкләр йолдызлыгы астында туган кеше буларак, бертөрлелекне яратмыйм, шуңа күрә мендәрләрем дә бер-берсеннән аерылып тора. Кемдер пар мендәр кирәк бит дияр. Ә минем үз кагыйдәләрем бар: ике башка бер мендәр булырга тиеш. Бер-береңә ныграк сыеныр һәм хисләр кайнарлыгын сүрелдермәс өчен...

– Мондый гүзәллек арасында үзеңне тылсым илендәге кебек хис итә торгансыңдыр...

– Нинди чәчәк чигәсен кайвакыт берничә көн уйлап йөрим. Яраткан шөгылемә тотыныр өчен миңа аерым бер кәеф кирәк, эч пошканнан гына эшкә керешә алмыйм. Мендәрләр чигү ялыктырса, аларны читкә куеп торам. Атлас тасмалар белән чигү өчен әзер картиналар барлыгын ачыкладым. Соңгы вакытта күңел шуларга ята. Ни өчендер мәк чәчәген яратам. Инде мендәр дә чиктем, картина да. Күңелем басылмый. Хәзер зур картинага алындым. Интернетта күрсәткән белән генә түгел, кайберләрендә үз технологиямне дә уйлап чыгарам. Чалмабаш чәчәге чиккән идем. Ошамады, сүтеп атып, яңадан эшләргә теләдем. Бер чиккән тасманы кире алуы җиңел түгел. Чәчәкнең уртасын кискәләдем дә, шул рәвешл е тартып чыгармакчы булдым. Ә кисеп бетергәч, картинада бөтенләй мин көтмәгән, искиткеч матур чалмабаш чәчәге барлыкка килде.

– Энҗе, психологлар күңелдәгене тәртипкә салу өчен, бәйләү, чигү, гомумән, кул эшләре белән шөгыльләнергә киңәш итә.

– Кул эшенең шул ягы бар: ул сиңа әйтеп бетергесез ләззәт бирә. Телевидениедә тапшыру эшләгәндәге кебек. Эш барышында башка әллә нинди идеял әр килеп, тапшыру бик кызык юнәлеш алырга мөмкин. Монда да шулай. Мин хәзер һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләргә бөтенләй икенче күзлектән карый башладым. Күңел халәтләрен бөтен җаным-тәнем белән аңлыйм. Алар күп нәрсәне заказ буенча, сату өчен эшли. Бәлки бер үк әйберне ясаганда, артык ләззәтләнеп утырмыйлардыр да. Шуңа күрә минем заказ буенча, сату өчен дип эшлисем килми.

– Димәк, остаханәңне булдырып, үз эшеңне ачарга җыенмыйсың?

– «Әйдә, үз эшеңне ач», – дип шаяртучылар да юк түгел. Кул эшләре бик кыйммәт тора бит. Чит илдә аның кадерен күбрәк беләләр. Бездә әле хәзер генә аңа игътибар итә башладылар. Мендәр чигәргә вакыт та күп кирәк. Бер мендәрне эшләү бер атнага сузылса, картиналарга тагын да озаграк вакыт китә.

– Чәчәкле эшләнмәләреңдә ачык төсләргә өстенлек бирәсең кебек...

– Атлас тасмалар сатуда барысы да ачык төстә, шуңа да чәчәкләр бик ачык төсләрдә була. Мендәр эшләгәндә рәсемнәрне интернеттан да карыйм, күңел төшкәненә тукталам. Ә чиккәндә аңа кайбер үзгәрешләр кертергә туры килә.

– Энҗе, син бала чакта ук кул эшләренә маһир булгансыңдыр, мөгаен?

– Яшьрәк чакта бәйләргә ярата идем. Кофталар, итәкләр бәйләп кидем. 90нчы елларда матур киемнәр аз иде бит әле. Ә монда үзең бәйләгән кофт аларны кию рәхәт тә, шул ук вакытта горурлык та. Ирем белән танышкач, аңа да жилет бәйләгән идем. Әни күргәч, бик ошаткан. «Улым, син бу кызга өйләнә аласың», – дигән. Бәйләргә шулай ук үзлегемнән өйрәндем. Кич утырып, кызлар белән бер-беребезне өйрәтә-өйрәтә бәйли идек. Кул эшен белү миңа акча эшләргә дә ярдәм итте. Алты бала үссәк тә, төпчек кыз булганга әни белән төп йортта мин генә калган идем. Әни мине соң тапкан, 45 яшьтә. Мәктәпне тәмамлагач, аны калдырып китә алмадым. Апас районының үзем укыган Борнаш урта мәктәбенә вожатый булып эшкә урнашт ым. Туган авылым Әлмәндәрдән көн саен дүрт чакрым барып, шуның кадәр кайтып, алты ел эшләргә туры килде. Читтән торып педагогика институтына укырга кердем. Миңа хезмәт һәм җыр дәресләрен бирделәр. Хезмәт дәресендә ашарга пешерергә һәм кул эшләренә өйрәнә идек. Ул вакытта кулъяулык чигү модада иде. Егетләрне солдатка озатканда, сөйгән кызы гына түгел, авылдагы барлык кызлар да кулъяулык чигеп килә иде. Хәзер андый гадәт юк бугай инде.

– Ирең белән бер кыз үстергәнеңне беләбез. Ул да әнисе кебек уңганмы?

– Кызым бүләкләр төрергә, китапларны яңартып тышларга ярата. Кибеттән җеп алып кайтып, үзенә шарф бәйләде. Бик матур килеп чыкты. Нинди генә шөгыль булмасын, гомумән, теләсә нинди эш – кешенең теләге белән, күңел биреп башкарылырга тиеш. Ул шул вакытта гына уңышлы була. Бу тормышта һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Иң мөһиме, башкарган һәр эшебез хәерле булсын.

Фикерләр








Иҗат

Шүрәле һәм Су анасын җенси мөнәсәбәткә кергән итеп сурәтләгән рәссам: Мин тискәре персонажларны кешегә якынрак итеп сурәтләргә тырыштым

Татар әкиятләре персонажларын сексуаль мөнәсәбәткә кергән итеп сурәтләү белән бәйле тавыш-гауга чыгарга тора. Татарстан прокуратурасы бу мәгълүматны тикшерә башлады. “Татар-информ” хәбәрчеләре рәсемнәрнең авторы - Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин һәм бу хәлләргә катнашы булган башка кешеләр белән элемтәгә керде.

Иҗат

Язучылар берлегенең яңа әгъзасы Гөлүсә Батталова: "Такмак язып, вөҗданыма каршы бара алмыйм"

Бүген әдәбиятның әһәмияте көннән көн югала, диләр. Әмма дөньяда иҗат тукталып тормый. Иҗатчылар яши, аларның саны арта, олыларны яшьләр алыштыра. Гөлүсә Батталова − Әтнә районында яшәүче шундый иҗатчыларның берсе. Күптән түгел аны Татарстан язучылар берлегенә дә алдылар. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла