Марат Кәбиров: "Интертат... Гел галимнәрдән генә интервью алмагыз инде, пажалыста"

23 Августа 2017

Укылган: 565 тапкыр

Автор: Марат КӘБИРОВ
Язучы Марат Кәбиров галим, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның татар әдәбияты турында әйткән фикерләре белән килешми. "Интертат" электрон газетасында Илшат Сәетов белән чыккан интервьюга җавапны Марат Кәбиров үз сайтында язган. Җавап текстын тулысынча тәкъдим итәбез.


(реплика)

Интертат электрон гәзите «Татар телендә югары дәрәҗәдәге әдәбият хәзер язылмый» дигән баш астында Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов белән әңгәмә тәкъдим итә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең башлангычында торган бу әфәнде: «Минемчә, татар әдәбияты бик начар хәлдә хәзер» — дип белдерә. Мондый фикергә ул хәзерге татар әдәбияты белән танышып чыкканнан соң түгел, ә дусларыннан, таныш-белешләреннән сораштырулар нәтиҗәсендә килгән икән.

Халык фикерен өйрәнүнең бик уңайлы ысулын уйлап тапкан бу сәясәт фәннәре кандидаты. «Соңгы егерме елда язылган нинди татарча романны бер секунд та уйламыйча, бернинди шөбһәсез, менә бу шәп китап дип миңа тәкъдим итәр идең укырга?» — дип сорыйсың да — эшең дә бетә. Җайлы. Үзем сораштырып карадым. Сорауларны «нинди рус романын», «инглиз романын», «нинди язучының романын» дип тә үзгәртеп карадым. Беркем дә җавап бирәлми. Бөтен кеше уйлый башлый: «Нәрсә бар иде әле, мин нәрсә укыган идем әле?»

Нәтиҗә чыгару гына авыр, шундук өч төрле җавап баш калкыта. Сәясәт фәннәре кандидаты булмагач, кайсы җавап дөрес икән дип мин бик этләндем инде. Шуңа өчесен дә китерәм, теләгәнен сайлап алыгыз:
1. Татар (сорау вариантына карап — рус, инглиз, дөнья) әдәбияты бик начар хәлдә — тәкъдим итәрлек бер әсәр юк.
2. Дуслар надан — бернинди роман да укымаганнар.
3. Үзем ахмак — сорауны дөрес бирмим.

Әле мин дусларга тагын нейрохирургия, квант физикасы, нанохимия, космогония өлкәсенә кагылышлы сораулар да биреп карадым. Җайлы бит: «Соңгы егерме елда … өлкәсендә… нинди ачышны иң шәп дип исәплисең?» Беркем җавап бирә алмады. Бу өлкәләрдә дә бернинди ачыш булмаган икән! Коточкыч бит. Кайда тәгәри бу Җир шары, ә!?


Татар әдәбиятын укымый бит инде бу кеше. Борынгы һәм совет чоры язучыларыннан берничә исемне атый алса да соңгы егерме елдагысын бөтенләй белми. Хәтта Зөлфәт Хәким, Флүс Латыйфи романнары да аңа таныш түгел. Йолдыз Миңнуллина, , Айгөл Әхмәтгалиева повестьларын да, Ркаил Зәйдулла, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрен дә күрмәгән. Илфак Шиһаповның юмористик әсәрләрен дә. Шигырьләре белән икешәр сәгать буе Камал театры залын тота алган Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек шагыйрьләр барын да белми. (Әйткәндәй, Е. Евтушенко, А. Вознесенскийлардан соң зал тота алырдай шагыйрьләр рус әдәбиятында булдымы? Кемнәр?) Әсәрләре сәхнәдән төшмәгән драматург Илгиз Зәйниев та юк аның өчен. Башкалар да…

Зифа Кадырова исемен ишеткән. Ул аны (әңгәмәдән цитата китерәм!): «фәлсәфә һәм тирән фикерләр белән сугарылган милләт турында язылган кызыклы әсәрләре белән китап укучыларны үзенә җәлеп итә алган» — дип уйлый.

Әдәбият өлкәсендә шыр надан булу — гафу ителмәс ахмаклык түгел. Ләкин теманы белмәгән, бу хакта дуслары фикеренә таянып кына эш йөртүче кеше бүгенге әдәбиятка бәя бирергә, аның үсеш юлларын билгеләргә алына икән, бу инде — феномен.

P.S.: Интертат… Юк, бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар. Гел галимнәрдән, милләтчеләрдән, сәясәтчеләрдән генә интервью алмагыз инде, пажалыста. Татар әдәбиятын укымый һәм белми торган надан кешеләр тагын бомжлар, психбольница пациентлары һ.б. арасында да бардыр. Зинһар өчен, шулар белән дә әңгәмәләр оештырыгыз әле: безнең әдәбиятны ничек бәялиләр, аны күтәрү юлларын нидә күрәләр икән. Бу татар әдәбиятын бик начар хәлгә төшергән безнең ише язучыларга һәм китап укучыларга әйтеп бетергесез ярдәм булыр иде.

Фикерләр








Иҗат

Аяз Гыйләҗев истәлекләреннән: "Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы? "

"Без - татарлар юаш, басылган халык. "Уянабыз, уяндык!" - бер гасыр буена үз-үзебезне алдап юанабыз. Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы?" - дип әйткән Аяз Гыйләҗев бер әңгәмәсендә. Гомер буе тормыш сынаулары каршында бил бирмәгән, баш имәгән, нинди генә чорда яшәсә дә, үз сүзен ярып әйтергә курыкмаган җор телле, үткен сүзле язучы фикерләре бүгенге көн өчен дә актуаль. Без аның белән төрле елларда татар матбугатында чыккан әңгәмәләрне барлап, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Иҗат

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

Иҗат

Яшь талант Айзилә Вахитова: кичә – Интернетта, бүген – Фирдүс Тямаев янында

Instagramның күпчелек татар телле кулланучыларына Айзилә Вахитова исеме яхшы таныш. Популяр татарча җырларны фортепианода уйнап башкаручы һәм җырлавын видеога төшереп интернетка кертүче бу кызның тавышы күпләрне таң калдыра. Айзилә эстраданың танылган җырчылары белән дә эшләргә өлгергән инде. Үзе белән якыннан танышу һәм интернет аның тормышын ничек үзгәртүен белү өчен аны агентлыгыбызга чакырдык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла