Роберт Миңнуллин: Хәзер бөтен җирдә үзешчәнлек китте

1 Августа 2017

Укылган: 616 тапкыр

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында хәзерге вакытта җырларга бары тик җырчылар гына хуҗа булуы турында белдерде. 
Шагыйрь фикеренчә, хәзер бөтен өлкәләрдә белгечләр урынына "үзешчәннәр" килүе күзәтелә. Роберт Миңнуллин татар шагыйренә дөньяга танылу өчен татар теле комачаулый дип саный.

“Җырга җырчылар гына хуҗа”


- Роберт Мөгаллимович, хәзерге вакытта җыр авторларына мөнәсәбәт нинди? Сез  канәгатьме?

- Дөресен генә әйткәндә, җыр авторларына бернинди дә мөнәсәбәт юк. Радионы тыңласаң, концертларга барсаң, җырның шагыйре дә, композиторы да юк. Фәкать җырчылар хуҗа, алар беренче планда. Авторлар юк. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Каян килеп чыккандыр мондый хәл, мин төгәл генә әйтә алмыйм. Ул хәзер традициягә әйләнде.

Җырга иң элек җырга шагыйрь белән композитор хуҗа. Алар нәрсә әйтә - шул була, алар нәрсә яза - шул була.

- Бу шагыйрь буларак Сезнең үзегезне ничектер рәнҗетәме? Сез моны күпмедер дәрәҗәдә караклык дип саныйсызмы?

- Әлбәттә, мин шагыйрь, бик күп җырлар авторы. Минем җырларым яңгырый. Җыр авторын атамау мине кимсетә торган әйбер. Русча әйткәндә, “самолюбие” ма тия торган әйбер, чөнки бөтен җырлар да, дөресен генә әйткәндә, шагыйрьдән башлана. Әгәр дә шагыйрь әйбәт шигырь яза, аның темасы актуаль, ул югары художество дәрәҗәсендә чын шигырь итеп языла икән, композиторга ярты эш эшләнә дигән сүз. Чөнки әйбәт шагыйрьнең шигыренә көй язу композитор өчен үзе бер бәхет булырга тиеш, шигырьгә көйнең башлангычы, нигезе салынган була. 

Шагыйрь белән композитор тудырган җыр, иҗат җимеше һәм... аңа җырчылар хуҗа була. Әлбәттә, инде хәзер базар, акча заманы, хәзер хәтта кайбер шагыйрьләр дә акча түләп язалар дип ишетеп беләм мин. Композиторларның башкачарак, көйне язалар, аранжировка кирәк, аларың эшләре, техник яктан караганда, бәлки, күбрәктер дә. Нәрсә генә булмасын, җырның сыйфатына да, башка ягына да, әлбәттә, шагыйрь белән композитор җавап бирә.

Аннары бит шунысы бар: җырчылар, әйтик, сатып алалар. Ярар, сатып алсыннар, бер сүзем дә юк. Әйбәт җыр бит җырланырга тиеш. Ә бездә нинди тәртип китте хәзер? Бу минем җыр диләр җырчылар һәм башкаларга җырларга рөхсәт итмиләр.

Җырлар “минеке”, “синеке”нә бүленде


Менә минем бик күп җырларым бар. Аларны заманында Салават, Айдар Галимов, ИлСаф, тагын бик күп талантлы җырчылар җырлады, алар халыкка чыкты, ул җырлар җырчыны да халыкка чыгарды, танытты, хәзерге термин белән әйтсәк, алар хитка, халык җырларына әйләнделәр. Ләкин шушы “синеке”, “минеке” дигән принциптан чыгып, ул җырлар хәзер җырланмый ята. Ул дөресме? Бу дөрес түгел. Минем, мәсәлән, үземнең шигырьләремә язылган әйбәт җырларны җырлатасым килә. Әйтик, яшь җырчылардан, башкалардан. Бәлки алар элекке җырчылардан әйбәтрәк тә җырларга мөмкиннәр. Җыр туган, ул яшәргә тиеш. Җырланмаса, башкарылмаса, үлә, сүнә, бетә дигән сүз.

Монда инде авторлар хокукы турында закон да бар, кызганычка каршы, ул эшләми. Аның артыннан йөрүче дә, шөгыльләнүче дә юк. Мәсәлән, мин популяр җырлар авторы икән, үземнең ниндидер агентым, юристым булырга тиеш, алар минем җырым белән шөгыльләнергә тиеш: кайда җырлана, күпме гонорар килә, минем нинди хокуклар бозыла. Менә шул эшне кемдер башласа, башкалар да үрнәк алырлар иде. Ләкин бит бездә шундый - җырлансын гына җырың, әйтәләрме синең автор икәнеңне, әйтмиләрме, син шуңа канәгать. Бу җырны мин язган идем дип рухи ләззәт аласың. Һәм шуннан артык та, ким дә түгел.

Алай булырга тиеш түгел. Әгәр инде без демократик, законнар эшли торган җәмгыятьтә яшибез, синең интеллектуаль милкең бар икән, ул синеке булырга тиеш.

Иҗади караклык турында: шигырь юлларын үзләштерү урлашуга керәме?

 Менә гап-гади генә әйбер. Интернетта минем бер чыгышка бәйле бәхәс булып алды. Бер җыр минекенә ошаган, миннән алынган, бу караклык дип әйткән идем. Шуннан бәхәсләр китте. Берничә акыллы егет минем сүзләрне яклап чыктылар, ләкин кайбер хатын-кыз бәхәсләшеп алды, янәсе, бер юл, ике юл шигырьне урлаганнан гына судлашып булмый инде, дип.

Ә мин мисал китерер идем – мәсәлән, күршеңнең ун тавыгы бар, аның берсен урласаң, әйбәтме, түгелме? Карак дигән исемне күтәрер өчен унысын да урларга кирәкме? Яисә синең кесәңдәге йөз сум акчаның унысын урлау бурлыкка керәме әллә моның өчен йөзен дә урларга кирәкме?

Интеллектуаль милекнең бездә кадере, бәясе юк, шуңа авторларның да бәясе юк.

- Сезнең нинди җырларыгыз урланды, нинди мисаллар китерер идегез?

- Урланган дип, мин монда, урлашу, хөкем карары чыгару турында сөйләшмим, мин мисал өчен генә әйтәм. Җыр бит ниндидер бер темага багышлана һәм аның билгеле бер юлы була.

Әйтик, “Мин сине шундый сагындым”  дигән җыр бар. Аның исемен әйтүгә үк күңелеңдә шул җыр җырлый башлый, сүзләре күңелеңә килә. Һәр куплет саен “мин сине шундый сагындым” дип кабатлана. Ә менә башкалар менә шунысын эләктереп кенә ала.

Мәсәлән “мин туган йортның капкасын кайгы җиле килеп какмасын” дигән бер җыр яңгырый. Минем “Килен төшә” дигән җырым бар. Рөстәм Яхин белән моннан кырык ел элек язылган, иң популяр җырларның берсе. Туйларда да, мәҗлесләрдә дә башкарыла, гомумән, халык җырына әйләнгән инде ул. Анда минем “килен төшкән өйнең капкасын, кайгы җиле килеп какмасын” дигән сүзләр бар. Бу юллар ошаганмы? Ошаган. Күчереп алынганмы - күчереп алынган. Ул җырны язучы, бәлки, үзенеке дип уйлап язгандыр, минем юллар аның күңеленә шулкадәр сеңгәндер. Ләкин бит игътибарлы булырга кирәк. Гади шигырь әле ул яңгырамаска мөмкин, аны сизмәскә мөмкиннәр. Ләкин бит әлеге җыр көн саен, көнгә икешәр тапкыр яңгырады, һәр тыңлаучының күңеленә сеңеп калган, аннан китә алмыйсың. Шуңа күрә мондый кабатлаулардан, әлбәттә, сакланырга кирәк.


Мин яшьрәк чакта, телевидениедә эшләгәндә художество советы әгъзасы идем. Сибгат ага Хәким белән бергә эшләдек. Безгә тексларны бирәләр, укып чыгабыз, бәябезне куябыз. Бер шагыйрь “Әнкәй” дигән җыр язган. Карыйм, Сибгат абыйның кулы -  “Әнкәй”не Роберт Миңнуллин язды инде дип” язып куйган. Һәрбер җырның, китапның, хикәянең исеме ул авторлар хокукы белән саклана. Син хокуклы ул исемгә. Аны кабатларга беркемнең дә хакы юк.

“Яшь Ленинчы” гәзитендә эшләгәндә без Газиз Кашаповның Хәсән Туфанга багышланган бер повестен бастырдык. Ул “Киек каз юлы” дип атала. Шуннан күренекле балалар язучысы Роза Хафизова миңа бик озын бер хат җибәргән, “Минем ул исемдәге китабым бар, сез аны кабатлап бастыргансыз, Газиз Кашаповны судка бирергә була”, -  дигән. Мин аны көчкә тынычландырдым. Газиз Кашапов Роза апа белән сөйләшеп, киңәште.

Ә бу җыр мәсьәләсендә инде андый күренешләр шулхәтле күп. Җырларны минем сүзләр дип тыңлап утырам, бөтенләй башка авторныкы булып чыга. Берничә юлы минеке алынган.

“Җырның “төшен” урлыйлар”

Әйткәнемчә, җырның бер төше була. Нәкъ менә җырны, моңны, җырчыны тотып тора торган өлеше. Яңа җыр язучылар нәкъ шуны эләктереп алалар, чөнки ул аларның күңеленә сеңгән.

Мәсәлән, тагын берничә мисал китерә алам. Әле күптән түгел генә бер җыр чыкты. “Синең өчен мин барысына әзер”. Минем Идрис Газиев инде күптән җырлый торган “Мин барысына әзер мәхәббәттә, синең өчен әзер барысына” дигән юллары булган җырым бар. Бу кабатлаумы? Әлбәттә, кабатлау. Белеп кабатлаганмы ул аны, шагыйрь шулай ук язганмы, мин әйтә алмыйм, ләкин бу җырлар бер үк концертта яңгыраса, бөтенләй көлке килеп чыга бит.

“Без әтинең биш баласы, биш баласы без биш бармак”, дип җырлыйлар Башкортстанда. Минем “Әнкәй” дигән бик популяр җырым бар, классик, Сара апа Садыйкова язган җыр. “Без биш бала үстек – бер йодрык, тик үсмәдек иркә кочакта” дигән юллары бар. Шул ук кабатлау бит инде, аз генә сүзләрен үзгәрткәннәр. Әни урынына - әтинең биш баласы, минеке - йодрык, аныкы - биш бармак, йодрык та шул биш бармак инде ул.

Андый әйберләр минем күңелгә тия. Бу әле минем үземнең мисаллар гына. Бик күренекле, классик шагыйрьләрнең шигырьләреннән дә шундый җырлар алып языла. Йомшак кына итеп әйткәндә, матур, әйбәт күренеш түгел.

Мәсәлән, әле яңарак кына “Син янымда булганда” дигән җыр яңгырый башлады. Минем “Син янымда чагында” дигән җырым бар, Рәсим Низамов җырлый аны. Заманында бик популяр булды. Шул бер үк җыр бит инде, бер сүзен алганнар, син янымда чагында, син янымда булганда, әле тагын шулай берничә вариант китереп чыгарырга була. Уфа җырчысы Гүзәл Әхмәтова “Килен төшә” дигән җыр җырлый. Мин күрдем дә, бик аптырадым инде. Кара, минем җырны җырлый икән,  дим. Карыйм - бөтенләй икенче җыр килеп чыкты. Ә исеме шул ук - “Килен төшә”! Минем җыр утыз, кырык ел җырлана инде ул. Шулай ук кабатлау дип исәплим мин аны. Матур әйбер түгел.

Аннан тагын “Сорама ник яратканны, яратам бетте китте!” - минем шундый сүзләр белән тәмамланган шигырь бар. Соңгы вакытта “Ни өчен диеп сорама, яратам бетте, китте!”  кушымтасы белән беткән җыр яңгырый башлады. Бу бит инде күренеп тора - әзер шигырьнең бер-ике сүзен үзгәртеп, урыннарын алмаштырып шулай китереп чыгарган җырлар.

Каян килеп чыга мондый әйбер? Үзешчәнлектән килеп чыга. Профессиональ шагыйрьләр бервакытта да бер-берсенең иҗатыннан юллар алмыйлар, андый мисаллар бик сирәк, очраклы рәвештә генә килеп чыгарга мөмкин.

“Хәзер бөтен җирдә үзешчәнлек”


Ә хәзер бөтен җирдә үзешчәнлек. Мәсәлән, бер җырчы ханым сөйли: “Менә мин бер авылга концертка барган идем, бер апаларга кердем, ул шигырьләр яза торган булып чыкты, мин аңа бер тема биргән идем, ул бер-ике сәгатьтә язып та бирде. Хәзер мин шул апа белән эшлим”, - ди. Турыдан-туры сүзләрен китерәм мин. Ярар эшләсен, ә бит нинди шигырьләрдер алар, җырга ничектер? Андый апалар, абыйлар күп инде ул хәзер. Күп кенә түгел, хәзер 90 процент авторлар шундый китте.

Бу гонорарлар белән бәйләнгәндер дип уйлыйм мин. Андый авторлар белән эшләве җиңел. Минем кебек профессиональ шагыйрьләргә гонорар түләмәскә җырчылар уңайсызланалар. Мин шулай дип уйлыйм.

“Җыр үлемнән көчле”

- Күптән түгел бер телевизион премия тапшырылу вакытында чыгыш ясаганда, кызыклы мисаллар һәм мәкальләр китергән идегез. Элекке заман мәкальләре бүгенге дөньяга туры килми дигәнне аңлатырга теләдегезме?

- Мин шул концертка барыр алдыннан, Нәкый ага Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр җыентыгын карап чыктым. Турыдан-туры җырга багышланган мәкальләр ул кадәр күп димәс идем , сәбәбе нәрсәдер, әйтүе кыен. Шулай да утыз-кырык шундый мәкаль, әйтемнәр таптым.

Әлбәттә, аларны бүгенге тормыш белән туры китерергә мөмкин. Мәсәлән, “Җыр үлемнән көчле” дигән мәкаль бар. Ул чынлап та шулай. Әйтик, әйбәт җыр, көчле җыр, үзенең авторларыннан соң да, җырчылардан соң да яши, халыкныкы булып китә. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Андый җыр хәтта бераз җырланмый торса да, берничә дистә елдан соң калкып килеп чыгарга мөмкин -  әйбәт әйбер һәрвакыт шулай.

Аннагы, “Җыр – гомернең юлдашы, җыр кешенең – юлдашы”, шундый гадәти әйтемнәр бар. Бу чынлап та шулай, җыр безнең тормышыбызга шулкадәр кереп киткән. “Җырның – канаты бар”. Мин өстәп әйтер идем, җырның ике канаты бар – берсе шагыйрь, берсе композитор.

“Җыр бөтен тормышыбызга кереп китте”

- Сез премияне тапшыру вакытында ул мәкальләрне төрләндереп әйткән идегез.

- “Җырның ертыгы юк” - бик киң таралган мәкаль. Әле тагын берсе бар – “Җырның ертыгы юк, ертылса, ямавы юк”, ул чынлап та шулай. Без бит җырны, сүзләрен, көен, аранжировкасын, башкаруын, концертларны тәнкыйть итәбез. Җырның ертыгы бар, без аны төгәл беләбез, билгеле, начар җыр турында сүз бара. Ләкин җыр шулкадәр безнең күңелебезгә, тормышыбызның бөтен тишекләренә, ярыкларына кереп китте, җырсыз бүген беркая да бара алмыйсың. Минем әйткәнем дә бар - әгәр тормышыбыздан җырны алып ташласаң, ул тукталып калыр иде. Чөнки радионы, телевидениене ябарга кирәк, йөзләгән студияләр бар, аларны ябарга кирәк, җырчыларның кирәге калмаячак, җырсыз корпоративлар да, мәҗлесләр дә, туйлар да, туган көннәр дә, рәсми бәйрәмнәр дә, Сабан туйлары да узмаячак. Җыр шулкадәр нык кереп киткән, хәзер аны контрольдә тоту да мөмкин түгел. Шоу-бизнес, эстрада, җыр сәнгате хәзер бәйдән ычкынган, шуңа күрә мин хәзер уйлап куям – аны тәнкыйть итәргә кирәк микән, юк микән? Бу турыда сөйләшергә кирәк  микән, юк микән?

 

“Шоу-бизнес акчага корылган, ә акчаны җиңеп булмый”

Чөнки тәнкыйтьнең файдасы юк. Беренчедән, базар заманы ул фәкать акчага корылган. Шоу-бизнес, эстрада – бөтенесе акчага корылган, ә акчаны җиңеп булмый. Акчаны фәкать акча белән генә җиңеп була, ләкин аның өчен бай булырга кирәк, мөлкәтең булырга тиеш. Шуңа күрә, бу яктан караганда, әлбәттә, бу мөмкин эш түгел, чөнки җыр ул индустриягә әйләнде. Бөтен кеше аны кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә файдалана. Аннары инде, әлбәттә, тәнкыйть. Безнең әдәбиятта да  тәнкыйть бетте. Безнең сәнгать белгечләре бар, әйтик, классик музыкага кагылган берничә белгечебез аның тарихы, татар музыкасы турында, музыка тарихы турында яза. Ә бүгенге эстрада, шоу-бизнес турында фикерләүче, язучы бер кешене дә белмим мин. Беркем дә бүгенге процессларга, бүгенге вәзгыятькә бәя биреп бармый, ул үз көенә яши.

Без инде зарланган, интервью биргән булабыз,  кулуарларда сөйлибез, пүчтәк концерт булды дип, тәнкыйтьләп кайтып китәбез. Икенче көн тагын барабыз, тагын шул ук хәл.

Аннары бит зәвык дигән әйбер бар. Без шулхәтле төрле кешеләр, һәркемнең үз зәвыгы бар. Монда бит уйларга кирәк - ни өчен концерт заллары туп-тулы? Халык йөри бит. Ни өчен йөри? Әле бит билетлар арзанлы түгел, кыйммәтле билетлар белән йөриләр. Ул “Татар җырына”, ел саен була торган зур концертларга хәлле кешеләр, байлар, олигархлар, министрлар рәхәтләнеп йөри. Шул ук пүчтәк җырларны тыңлап утыралар, рәхәтләнеп кул чабалар. Арада, әлбәттә, әйбәтләре дә була...

Шул ук хәл ел, ай, көн саен кабатлана. Һәркемнең үз зәвыгы, берәүгә берәү ошый, берәүгә терәү ошый, димәк, шушы начар, без тәнкыйтьләгән җырлар кемгәдер ошый, алар шул начар җырны җырлаучы җырчыны тыңларга баралар. Миңа ошамый, мин тәнкыйтьлим, көлеп утырам, ә алар рәхәтләнеп, авызларын ачып тыңлап, елап, я көлеп, рәхәтләнеп кул чабып утыралар. Шуңа күрә монда инде без халыкны хәзер шуңа өйрәтеп бетердек, без хәзер халыкның зәвыгын тәрбияләргә соңга калдык.

Аннары матбугат битләрен карагыз! Төп геройлар – җырчылар. Шул без тәнкыйтьләгән җырчылар, яшь җырчылар, урта буын җырчылары, өлкән җырчылар. Аларсыз бер генә гәзит-журналның да саны чыкмый. Радио-телевидениене әйтмим дә инде, алар шуңа корылганнар, шул җырчылар исәбенә яшиләр.

Аннары бер мәкаль бар – “Бер җырны өч тапкырдан артык җырларга ярамый” дигән. Ә безнең җырлар ничек яңгырый? Радиога җырчы акча түләп бирә - ул көнгә егерме тапкыр яңгырарга тиеш, аны яңгыраталар. Бер-ике айдан аның кадере китә, күп җырланган җыр ул туйдыра, үзенең вазифасын шундук үти дә бетә.

Монда мәсьәләләр бик күп, анализ ясаучы, бәя бирүче юк. Интервьюларны укыйм, уртакул гына җырчылар: “Менә минем җырымны президент ярата, миңа президентның хатыны шалтыратты”, - дип сөйлиләр, боларга нәрсә әйтәсең инде? Әллә ошый, әллә юк, әллә спекуляция, менә шуннан инде җырчының образы туа. “Бу инде юкка гына түгелдер”, дисең, аны дәүләт күләмендәге концертларга чакыралар, ә җырчы уртакул гына, гафу итәрсез.

“Татар эстрадасына анализ кирәк”

- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бездә профессиональ  композиторларның әсәрләре аз, ә менә эстрада киң колач җәйде? Сезнең дә соңгы араларда җырларыгыз юк. Профессиональ авторлар юкмы алар, әллә, киресенчә, алар күләгәдә каламы?

- Беренчедән, әйбәт, югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре күп була алмый. Алар бармак белән генә санарлык була. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Ә “ширпотреб”, һәрвакыт күп булган. Элек тә әйткәнем бар – бүгенге җырларның күбесе вьетнам базарыннан алган әйберләр кебек. Хәзер инде чагыштыруны Кытайда эшләнгән дип үзгәртергә мөмкин. Сыйфат сан белән генә исәпләнми.

Әйтик, 700, 800 җырчы бар. Күз алдына китереп карагыз. Аларга җыр кирәк. Алар ел саен яңа концерт бирергә тиеш. Һәрберсенә кимендә ун-унбиш яңа җыр кирәк, алар бер-берсен кабатларга тиеш түгел, алар шулай уйлый инде, әлбәттә. Күпме килеп чыга, ун мең, егерме мең, утыз мең, татар җыры булырга тиеш бер елга. Була аламы ул, юкмы? Бу мөмкин эш түгел. Чөнки затлы җыр, затлы музыка, затлы шигырь ул бик сирәк туа  торган әйбер. Һәрбер бөек шагыйрьнең дә әйберләре классик дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә түзәргә, тыңларга туры килә менә шушы егерме мең, утыз мең җырны. Һәрберебез тыңларга мәҗбүр. Ярый инде радио, телевидениене сүндереп куеп була, ләкин бит үз акчабызга билет алып, вакытыбызны уздырып барабыз, шунысы да бар.

Аннары инде шоу-бизнес ул җырдан гына да тормый. Концертларга йөрү ул үзеңне күрсәтү, кешеләрне карау, информация алып кайту, җырчыларның киемен тикшереп утыру, соңыннан кайткач өчен дус-ишләрең, иптәшләрең белән сөйләшер өчен кирәк. Аннары, җыр дибез, ә концертларның күп өлеше бит биюдән, юмордан тора. Күп кенә җырчылар үзләренең юбилейларын уздыралар, үзләре шунда дүрт-биш җыр җырлыйлар, калганын килгән кунаклары җырлый. Җырчы рәхәтләнеп авызын ерып, котлаулар кабул итә һәм ул инде үзенең иҗатташларының җырларын тыңлап кайтып китә. Кызык процесслар бара, аны кемдер бит тикшерергә, анализ ясарга, язып чыгарга тиеш.

Менә мин аптырыйм – ничә концерт, радиодан күпме җырлар яңгырый. Татар матбугатында, телевизион тапшыруларда бит атна, ай саен анализ биреп барырга кирәк - нинди концерт нинди дәрәҗәдә булды. Ул аларның үзләре өчен дә кирәк, гомумән, күз алдына китерер өчен дә кирәк. Ләкин  телевидение үз көенә яши, радио - үз көенә, гәзит-журналлар бөтенләй башкаача. Әйтик, телевидение, радио тапшыруларында бернинди, анализ, аналитика күргәнем юк.

“Попса бөтенесенә патша”


 - Сез җырчыларга тәнкыйть сүзләре әйткәннән соң, мәкальләр белән мисаллар китергәч, нинди дә булса дәгъва сүзләре әйтелдеме?

- Шул интернеттан башка алай миңа әйтүче юк. Бәлки, тыңламыйлардыр да инде, бәлки, үзләрен гаепле сизәләрдер. Мин бит аларны гаепләп тә әйтмим. Ничек бар, шул фактларны гына әйтәм Аларга претензиям юк. Ләкин бит шигырьне язган шагыйрь, аңа көй язган композитор, аны башкарган җырчы бар, аны ниндидер программага кертәләр, редакторлар карап чыга ул шигырьләрне, җырларны. Араларында кем дә булса берсе җавап бирергә тиеш бит аларның? “Менә монда таныш юллар, таныш фикерләр юкмы, карап чык әле син, берәрсендә юкмы икән шундыйлар”, - дип.

Әле бит күп җырлар, гомумән, бернинди логикасыз, бернинди сәнгати алымнарсыз сүзтезмәләрдән генә тора. Җыр ничек башлана, ничек бетә - беркем дә белми. Анда фәкать, тупас итеп әйткәндә, грамотасыз сүзтезмәләр генә, аларның 90 процентының шигърият белән бернинди дә бәйләнеше юк, шигърият түгел алар. Һәм алар ялгышалар.

Әйтик, безнең Сибгат Хәким кебек бөек шагыйребез бар. Нинди классик җырлары бар аның, шаккатмалы бит! Ә бит ул аларны иң элек шигырь итеп язган. Һәм Сибгат Хәким аркасында ул көйләр мәңге яшәячәк. Аларның ул шигырьләргә көй язган Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов җа шул дәрәҗәдәге композиторлар. Шуңа күрә инде монда бик бутарга да ярамый. Жанрлар бик күп, камера жанрлары бар, романслар бар, автор җырлары бар, без бөтенесен дә попсага кайтарып калдырабыз, попса бөтенсенә дә – патша, ләкин нишләтәсең, шулай инде. Моны озак дәвам итәр әле дип уйлыйм мин.

- Шул ук вакытта эстрада җырчылары татар телен саклап калуда зур роль уйныйлар дип әйтәләр. Яшьләр хәзер телевизор карамый, гәзит укымый, ә эстрада җырчыларын тыңлый. Сез ничек уйлыйсыз – бу яктан караганда җырчыларның, җырларның күп булуының файдасы бармы?

- Әлбәттә, файдасы бар. Ул турыда сүз дә юк. Азмы-күпме рус атмосферасыннан, рус вәзгыятеннән татарга, үзенә тарту, бу турыда сүз дә юк. Ләкин бит шул яшьләр җырның текстына игътибар итмиләр, алар аны тыңламый да. Аңламый да нәрсә турында сүз барганын. Аларга ритмика кирәк. Тыңлаучыларның 90 проценты ул җырларның сүзләренә игътибар итмиләр, ул беркемгә дә кирәкми. “Әһә, мәхәббәт, мин син яратам, ди, әйбәт җыр”. Эченә кереп тормый. Мин монда көйләрне әйтеп тә тормыйм инде. Мин чуваш җырларын тыңларга яратам, башкортныкын бик яхшы беләм, мари, удмуртлар... Попса кайда да патша - бөтенесе бертөсле, берничә ритмикадан тора. Әгәр чуваш җырларын татар сүзләре белән җырласаң, шушы теләсә кайсы татар җырчысы җырлый торган җыр, мариныкы да шулай ук, башкортныкын әйтеп тә тормыйм.

Музыкантлар өйрәнде, алар төректән дә, Европа музыкасыннан да ала, моны үзләре дә яшерми. Менә шушындый тема бар, шуңа көй языйк дип әйтүчеләр дә бар хәтта. Билгеле бер мотивларны татар җырына әйләндерәләр. Монда профессионализм турында сөйлисе дә юк инде, әйткәнемчә, ул ширпотреб. Бүген җырларга кирәк - дискотекага, клипка, шул кирәк бүген.

“Барлык өлкәләрдә дә үзешчәннәр”

- Бу шигърияткә йогынты ясыймы менә шушы?

- Юктыр, хәзер бит профессиональ шагыйрьләр җыр текстлары язмыйлар. Бәлки, дөрес тә эшлиләрдер, бәлки, дөрес тә эшләмиләрдер. Хәзер инде кем генә яза бездә? Гомумән, инде вакыт-вакыт әйтүе дә кыен. Җыр язучылар барысы да үзешчәннәр. Аннары үзешчәнлек бит ул эстрада гына, шоу-бизнеста гына түгел. Сәнгатьнең башка төрләрендә дә шул. Әдәбиятта, рәсем сәнгатендә, башка өлкәләрдә үзешчәнлек чәчәк ата. Ул рухи тормышыбызда гына да түгел. Учреждениеләр, министрлыкларга карасаң, анда тоташ үзешчәнлек белән шөгыльләнәләр, профессиональ дәрәҗәдәге һөнәр ияләре бармак белән генә санарлык. Кайбер учреждениеләрдә бөтен эшне кулга тотып эшләрдәй ике-өч егет-кыз булырга мөмкин, ә калганнары... Ул бөтен өлкәдә дә шулай, фән өлкәсендә дә шулай.

- Ә бу каян килеп чыга?

- Ул җәмгыятьнең бүгенге торышыннан килеп чыга. Фәкать шулай гына. Ул комплекслы проблема.

“Журналистлар бик җайлы рәвеш таптылар – бөтен кешедән интервью алалар”

Мин әле журналистиканы онытканмын. Анда да шулай ук үзешчәнлек.

- Менә монысы кызык. Бу нәрсәдә чагыла? Укучы буларак Сез нинди күренешләр күзәтәсез?

- Гайбәт дәрәҗәсендәге мәкаләләр белән тулы газеталар, бернинди аналитика юк. Авторлар бик җайлы рәвеш таптылар - алар бөтен кешедән интервью алалар. Сораулары бер төрле калыпка салынган, алар журналисттан журналистка күчеп йөри торган ун-унбиш сорау. Аларны тирән фикерләр бөтенләй кызыксындырмый. Әгәр журналист икән, ул бер сорауны бирергә тиеш үзенең героена. Һәм шул сорауны әйләндерергә тиеш - тирән дә төшәргә, тегеләйгә дә чыгарга, өскә дә менәргә, шул бер сорауның төбенә төшеп җитәргә һәм әйбәт җавап алырга тиеш. Ә без сикереп-сикереп кенә - бер сорау, ике сорау, өч сорау. Кайчан туудан башлап. Җырчылар булса, аларның җаваплары билгеле – кайчан җырлый башладың? “Ә мин өч-дүрт яштьән җырлый идем инде, әтием гармун уйный, әни бик әйбәт җырлый”, -  менә 90 процент җырчының интервью шулай башлана һәм ахыры да шул бер трафаретка көйләнгән.

- Тирән сукаламыйлар дидегез. Авыл хуҗалыгында шундый яңа технологияләр кертелде бит - өстән генә эшкәртү, шуның кебек инде?

- Әйе, әйе, өстән генә тырмалап, ерып кына чыгалар бит. Без яшь чакта утыз ике сантиметрга хәтле төшәләр иде сөрән белән. Ә хәзер ул дөрес булмаган икәне ачыкланды, өстән-өстән тырмалап кына да әйбәт уңыш алып була икән. Җәмгыятьтә дә шулай, журналистикада да, җыр сәнгатендә дә, фәндә дә шулай хәзер.


“Татар шагыйренә дөньяга чыгар өчен татар теле комачаулый”

- Һәм соңгы араларда бер кызыклы күренеш күзәтелә. Кайсы татар язучыларның әсәрләре популяр дисәк, ул рус телендә язучы татарлар. Моның сәбәбе нәрсәдә? Ул рус телле аудитория күбрәк булу белән генә аңлатыламы? Мәсәлән, шул ук Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев”, Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза”.

- Мин хәзер бу турыда бик күп уйланам. Мин татар шагыйре һәм төшеп калганнардан түгел, әйбәт шагыйрь исәпләнәм. Ләкин чагыштырып карасак, Казандагы мәктәп балаларыннан башка, мине беркем дә белми. Минем Роберт Миңнуллин, шагыйрь, депутат икәнне беләләр, ә менә кайсы шигырен яратасың дисәләр, алар берсе дә белми. Чөнки рус укучысына барып җитү өчен ниндидер башка процесслар булырга тиеш.

Минем Ар Серги исемле дустым бар, удмурт язучысы. Ул Россиядә дә бик билгеле,  угрофинар арасында да. Эстониядә, Венгриядә китаплары чыкканы бар, бик күренекле, мобиль, креатив язучы. Соңгы бер унбиш-егерме елда ул ике телдә яза башлады - удмуртча һәм русча. Нигездә русча яза, чөнки удмурт телендә генә язып  син Россия күләменә чыга алмыйсың. Аның сәбәпләре күп, сине тәрҗемә дә итәргә мөмкиннәр. Ләкин Тукайны тәрҗемә итә алмаган кебек, Ар Сергиның үзе дәрәҗәсендә беркем дә тәрҗемә итмәячәк. Хәзер бердәнбер юл - миңа калса инде, бу минем фикер, ике теллелектән курыкмаска кирәк. Ни өчен җырчылар, рәссамнар, музыкантлар, композиторлар дөньяга тизрәк чыга? Чөнки аларның тел проблемасы юк, тел каршылыгы юк. Аларга тәрҗемәче кирәкми дияргә дә мөмкин. Әйтик, рәссам өчен. Ул Парижда да шул ук рәссам. Әгәр ул бөек рәссам булса, аны шунда ук күрәләр, аңлыйлар. Музыкада да шулай ук, әйтик, София Гобәйдуллина өчен тел кирәкми. Хәтта театрда да тәрҗемә белән эшлиләр, әгәр әйбәт театр булсаң, сине аңлыйлар. Тел монда икенчел, чөнки театр ул – уен, аңлап була. Башка өлкәләрдә дә шулай.

Язучы, бигрәк тә шагыйрьгә тәрҗемә кирәк. Татар шагыйренә дөньяга чыгар өчен татар теле комачаулый. Мин инде монда образлы итеп әйтәм, бу чынлап та шулай. Ике телле булсаң? Әйтик, Равил Бохараев, ул нигездә русча яза, ләкин татарчасы да әйбәт иде, татарча да, венгрча да, инглизчә дә язды, монда күптеллелек, ул шуңа популяр. Аның фикер сөреше дә бөтенләй икенче, ул Европада яшәгән кеше, шуңа башка фикерләр белән яши.

Шуңа күрә ул татар шагыйренең фаҗигасе - тәрҗемә мәсьәләсе. Әле бер генә татар шагыйренең дә дөнья күләменә чыкканы юк. Фәкать шушы тәрҗемә аркасында. Әгәр вакытында Тукайны шәп итеп тәрҗемә итеп дөньяга тараткан булсак, ул бүгенге көндә дөньядагы иң әйбәт шагыйрьләрнең берсе булыр иде. Чөнки Тукайны укыган саен аның художество ягыннан да, шигъри яктан да, фикер ягыннан да искиткеч зур шагыйрь икәнен аңлыйсың. Әле үзебез дә аңлап бетермибез, ә башка халыкларга җиткерү ул инде гайре авыр эш. Моны башкарып чыгу өчен фәкать максат куеп кына эшләп була. Әйтик, Тукай институты булса, Тукайны тәрҗемәләр аша пропагандалау белән зур бер институт шөгыльләнсә, аны дөньяга чыгарып була. Әйбәт тәрҗемәләр була, ул хәтта берничә вариант тәрҗемә булырга мөмкин, шагыйрьләр ярыша, инглизчә, испанча, французча, гарәпчә... Ә шунсыз хәзер дөньяга чыгу мөмкин түгел.

Бу зур чыгымнар сорый, зур акчалар сорый, әлбәттә, сәяси бер омтылыш, теләк кирәк, шунсыз булмый.

Менә бүген сөйләшәбез инде, ниндидер тәрҗемәләр эшлибез, азмы-күпме алга китеш бар.  Үзебезнең язучылар да русча китапларын чыгаралар, Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә матур булып тора. Һәм... шуннан артмый. Татар китабы кибетенә кем керә? Татар китабы эзләп керәләр, русча чыккан тәрҗемә китапларын эзләп кермиләр алар. Шуңа күрә инде монда нәрсә дип әйтергә була? Бу зур проблема. Бүгенге көндә хәл итеп булмаслык.

Шуңа да татар шагыйре булып, үз укучыларың булып, әйбәт иҗат итү бүгенге көндә, мәсәлән, минем үземне канәгатьләндерә. Мин артыгына өметләнмим, гәрчә минем чит илләрдә дә китапларым шактый гына чыкканы бар.

“Русча язучы татар язучысы булырга мөмкин”

- Сез икетеллелектән куркырга кирәкми дип әйттегез. Ничек аңларга моны - русча да яза башларга кирәкме?

- Ә нигә язмаска? Мәсәлән, Чыңгыз Айтматов кыргызча яза башлаган кеше, соңыннан русчага күчте һәм аның кайбер әйберләрен карасаң, кыргызчадан автор тәрҗемәсе дип куелган. Үзе тәрҗемә иткән. Шуңа күрә, икетеллелекнең, миңа калса, киләчәге булырга мөмкин.

- Гүзәл Яхина, Шамил Идиатуллиннарны сез татар язучылары дип таныйсызмы?

- Иң беренче язучы үзен үзе аңларга тиеш - ул татар язучысымы әллә рус язучысымы? Мәсәлән, Олжас Сөләйманов русча язучы казах шагыйре. Ул  минем өчен казах шагыйре, чөнки аның бөтен иҗаты, һәрбер юлы, һәрбер шигыре, һәрбер китабы казах рухы белән сугарылган. Ул аннан беркая да китми. Шулай ук Чыңгыз Айтматов та. Аңа төрлечә караш булырга мөмкин, кыргызлар аны кыргыз ди, ә руслар рус әдәбияты вәкиле дип берничә тапкыр яздылар. Шуңа күрә инде монда бик катлаулы әйбер. Мәсәлән, Рөстәм Кутуй бервакытта да татар язучысы була алмады, аның язганында да татар рухы юк. Яисә Диас Валиев.

- Гүзәл Яхинаны сез кем дип саныйсыз?

- Гүзәл Яхина, ул рус язучысы, әлбәттә.   

- Санап киткән шушы исемлектә татар язучысы дип әйтерлекләр бармы, Шамил Идиатуллин мәсәлән?

- Дөресен генә әйткәндә, укыганым юк. Мин аны журналист буларак элегрәк белә идем, китабы кулга кергәне юк.

- Ә үзегез яза башламаячаксыз инде русча?

- Миңа соң инде хәзер, миңа татарча язарга кирәк. Мин үзем, мәсәлән, канәгать. Мин бит бик бәхетле чорга эләктем, минем укучыларым совет чорында да бар иде, әле дә бар. Ул бик зур әйбер, үзеңнең укучыларың булу. Ни өчен татар язучыларының күбесе Казанда шул татар язучысы булып кына калды? Аларның һәрвакыт үз укучылары булды һәм шул канәгатьлек хисе белән аларның дөньяга чыгасылары килмәде. Ул турыда уйламадылар да.

“Мин хәзер шигырьләрне сайлап кына бирәм”


- Әңгәмәнең башына әйләнеп кайтсак, якын арада Сезнең хәзерге эстрада йолдызлары башкаруындагы яңа җырларыгызны ишетәчәкбезме без?

- Күңелдә бар, язган әйберләрем дә бар, ләкин ул шигырьләрне  хәзер теләсә кемгә бирәсем килми минем. Минем бер дигән әйбәт шигырьләремә начар көй язсалар һәм начар башкарсалар, аның ояты миңа булачак. Шуңа күрә хәзер инде мин чынлап та сайлап кына бирәм. Хикмәт җырларның күплегендә түгел икән, аларның сыйфатында, әйбәтлегендә.

Ике җыр белән дә җыр сәнгатенә кереп калган кайбер шагыйрьләр бар, ике җыр белән дә җыр сәнгатенә кереп калган. Ә минем заманында бик күп язылды, яшь, яңа җырчылардан элеккеләрен җырлатасым килә. Җыр яшәргә тиеш, сандыкка салып, ачкыч белән бикләп куела торган әйбер булмаска тиеш алар.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа, бер елдан гаилә Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан шул авылда уза. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастыра. 

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен яза. 

Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», "Сәхнә", «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы.

«Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. Роберт Миңнуллинның күп кенә шигырьләренә көйләр язылган. «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. 


Фикерләр








Иҗат

Финляндиядән татар җырчысы Җәмилә Низаметдин: “Мин дә бит бүген Илфак Шиһапов хәлендә”

2000 еллар башында татар дөньясында популярлык казанган җырчы Җәмилә Низаметдинның соңгы елларда сәхнәдә күренми башлавының сәбәбе нәрсәдә? Тарихи ватаныннан читтә – Финляндиядә яшәүче милләттәшебезнең хәлләре ничек? Нинди яңалыклары бар? Җәйге ялымның берничә көнен Хельсинкида үткәрүемнән файдаланып, Җәмилә белән очрашып сөйләштем.

Иҗат

Композитор Әнвәр Шәрәфиев: "Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!"

Күренекле композитор һәм педагог Әнвәр Шәрәфиев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар музыка сәнгатен әтрафлы колачлап иҗат итүче шәхес. Исемнәре легендага тиң җырчылар, сәнгатькәрләр белән тыгыз иҗади элемтәдә яшәгән ул. Быел ул Татарстанның Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә кертелде.

Иҗат

Мәдинә Маликова: Гинекологлар турында роман язарга ярамый, дисәләр дә...

Мәдинә Габделхак кызы Маликова – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Ямашев премиясе лауреаты. Шагыйрь Әхмәт Рәшитнең сөекле җәмәгате. Татар хатын-кызларыннан беренче романчы. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла