ӘҢГӘМӘ
Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»
Борис Пантелеев: «Требования сдачи ЕГЭ на родном языке правомерны» (02.02.2010 14:50)
Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә генә тапшырырга мөмкин булуы татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, 11 ел дәвамында татарча белем алган бала чыгарылыш аттестациясен дә туган телдә үтәргә хокуклы. Казанда урнашкан 2 нче санлы гимназия укучысының ата-анасы барлык ата-аналар исеменнән татар балалары мәнфәгатьләрен яклау ниятеннән Россиянең Югары судына да мөрәҗәгать иткән иде. Суд РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 262нче боерыгының БДИны бары тик рус телендә генә тапшырырга рөхсәт итүче 5 пунктын үзгәртүдән баш тартса да, бу мәсьәлә буенча бәхәсләр әле бүген дә дәвам итә. Проблеманың чишелеше табылмагач, ул халыкара инстанцияләргә җиткерелде. Шушы араларда гына Страсбургтагы Европа суды бу бәхәсне карарга әзерлеген белдерде. Әлеге эш ни рәвешле каралачагы һәм аның үзенчәлекле яклары турында без Страсбург судында Казан гимназиясе укучысы мәнфәгатьләрен якларга алынган кеше – юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе, "Кеше һәм канун" ("Человек и закон") хокукый мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Николаевич Пантелеев белән сөйләштек.
Башка әңгәмәләр
|
Һава. Акча. Тамаша
Погода. Деньги. Зрелища
Тышта һаман җылытмый, инде ничә көн салкын һава торышы сакланып килә. Әмма табигатьнең һәр көне үзенә күрә матур була. Ләкин кемдер җәйне, аның нурлы кояшын үз итсә, башка берәүләр ачы буранлы кышкы көнне ярата. Шуңа да безнең табигатьне гаепләргә хакыбыз юк. Һәр туган көнне сөенеп каршы алырга кирәк, чөнки һәр көн үзенең шатлыклары, бәхетле мизгелләре белән килә.
|
МӘДӘНИЯТ
|
|
|
У Ильназа Баха объявился «двойник»
Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ исеменнән чыгыш ясаучы аферист барлыкка килгән. Бу хакта Илназ үзе сөйләде. “Дусларым кайбер шәһәрләрдә концертларым уздырылуы турында хәбәр итте. Бер көнне “Татар радиосы”на Тольяттидан да шундый шалтырату булды,”- ди ул.
Фикерләр : (0)
|
|
В Казани пройдет Шаляпинский фестиваль
8-22 февраль көннәрендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале узачак. Быелгы фестиваль Татарстан башкаласына кырыклап иң көчле опера җырчысын җыячак, дип ышандыра оештыручылар. Башкалабыз Казанда егерме сигезенче тапкыр уздырылучы Ф.Шаляпин фестивале дөнья музыкасы тарихында зур вакыйга булып санала.
Фикерләр : (0)
|
|
Найдутся ли средства для фестиваля «Татар моңы»?
Җырчыларга алай кытлык кичермәсәк тә, җыр конкурслары, җыр фестивальләре уздырырга остарып киттек. Бездә җырга бәйле чараларны саный китсәң, бармак җитмәс. Бөтен җир шары буйлап моң эзләп йөрү беренче мәлдә шактый гына сәер тоелса да, анысына да күнегеп барабыз бугай инде...
Фикерләр : (5)
|
|
ДИН
|
|
|
Арабскую вязь – на кусочке картошки
Казанда яшәүче 28 яшьлек Гөлназ Галиева өчен гадәти ашау могҗизалы күрешкә әйләнә - ул улы белән бергә пешергән ризыкны ашап утырганда соңгы кисәктә Аллаһ исемен күреп ала. Исем гарәпчә, төгәл каллиграфия белән язылган.
Фикерләр : (0)
|
|
В немецких университетах планируют обучать имамов
Алманиянең 2-3 дөньяви уку йортында имамнар әзерли торган курслар оештырылачак. Моны илнең Фән һәм гуманистика шурасы тәкъдим итте. Моңа кадәр мөселманнар Төркиядә укып кайта торган булган. Бу, әлбәттә, һәркемнең дә көченнән килми. Әгәр мондый факультетлар Алмания уку йортларында да оештырылса, ислам нигезләрен өйрәнүче студентлар саны артырдип көтелә.
Фикерләр : (1)
|
|
|
|
СӘЯСӘТ
|
|
|
Депутаты Госсовета РТ утвердили нового президента республики
4 февраль көнне Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары үзләренең сигезенче сессиясенә җыелды. Утырышның көн тәртибендә — бер генә мәсьәлә - Татарстан президенты вазифасына Россия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән Рөстәм Миңнехановны раслау. Депутатлар әлеге эшне бик җитез һәм уңышлы башкарды: әлегә республика премьер-министры булып торучы кандидатка сораулар да биреп тормыйча депутатлар бертавыштан аны Татарсанның икенче президенты итеп раслады.
Фикерләр : (4)
|
|
Татарстанские парламентарии побывали в Америке
Татарстан парламенты чит илләр белән элемтәләрен ныгыта бара. 25-30 гыйнварда Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге республиканың Дәүләт Шурасы вәкилчелеге Америка Кушма штатларында булып кайтты. Шушы рәсми сәфәрнең нәтиҗәләре, андагы кызыклы очрашулар һәм күргәннәре хакында 1 февраль көнне Мөхәммәтшин журналистларга да сөйләде. Матбугат очрашуында шулай ук Америкага сәфәр кылган Татарстан парламенты депутаты Марат Галиев һәм “Идея” технопаркы җитәкчесе Сергей Юшко катнашты.
Фикерләр : (0)
|
|
|
ИКЪТИСАД
|
|
|
В Татарстане появятся новые банкноты
Татарстан Россиянең Новосибирск һәм Свердлау өлкәләре белән берлектә Үзәк Банкның яңа экспериментында катнаша. Эксперимент әлеге өч субъектта яңа төрле кәгазь акчаларның хезмәт итү вакытын сынап караудан гыйбарәт. Бу банкнотлар лак белән капланган, шуңа да аларның «гомере» озынрак булырга тиеш дип уйлыйлар.
Фикерләр : (0)
|
|
Экономику республики ждет развитие
Татарстанда инде ел башыннан ук төрле министрлык, ведомстволар үз коллегияләрен үткәрә - 2009 елга нәтиҗә ясап, алга таба планнар төзи. 4 февраль көнне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән Икътисад министрлыгы утырышы аеруча зур игътибар үзәгендә булды.
Фикерләр : (0)
|
|
|
ҖӘМГЫЯТЬ
|
|
|
«О любви и не только…»
14 февральдә Татарстанның Милли музее барлык гашыйкларны «Мәхәббәт хакында...» дигән бәйрәмгә чакыра. Бу көнне музейга килүчеләрне бик күп сюрпризлар көтә. Һәркем күңеленә охшаганны табачак. Ир-егетләр нәзакәтлекләрен һәм үткенлекләрен, ә кызлар ягымлы һәм тапкыр булуларын күрсәтә ала. Кунаклар урта гасырларда кызларның аерылгысыз ярдәмчече булган җилләткечләрнең (веер) серле теле нәрсә хакында бәян итә?
Фикерләр : (0)
|
|
В Казани пройдут Шаляпинские чтения
12 февральдә А.М.Горькийның Казандагы әдәби-мемориаль музеенда «Шаляпин укулары -2010» дигән Россиякүләм фәнни конференция ачылачак. Казанда Шаляпин укулары 1973 нче елдан бирле уздырылып килә. «Дөньяның иң матур шәһәре» дип әйтә торган булган Казан турында бөек җырчы үзе. Биредә, ягъни аның туган ягында, 1940 елда җырчының тормышын һәм иҗатын өйрәнә торган үзәк барлыкка килә.
Фикерләр : (0)
|
|
Группировки сегодня не представляют большой опасности
Бүген Татарстанда 90га якын җинаятьчел яшьләр төркеме бар. Җәмгыятькә куркыныч тудыручы берләшмәләрнең күпчелеге Казанда эш итә. Әмма мондый күренеш республикабызның башка шәһәрләрен дә читләтеп үтмәгән. Яшьләр төркемнәре Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Буа, Кукмара, Питрәчтә дә теркәлгән. Әмма бу юнәлештәге бүгенге вәзгыять 80 еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырак, - ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре.
Фикерләр : (0)
|
|
INTERTAT-АВТО
|
|
|
В Елабуге будут собирать новые авто
2010 елның икенче кварталында Татарстанда тулы приводлы FIAT Ducato 4х4 машиналарын җитештерү башланачак. Аның проектын SOLLERS Франциянең Dangel компаниясе белән бергә эшләгән. Моннан тыш «Алабуга» зонасында Fiat Ducato йөк машинасының бер һәм ике кабиналы яңа төрләрен җыячаклар.
Фикерләр : (0)
|
|
Известны самые покупаемые автомобили в России
2009 елда Россиядә иң яхшы алынган җиңел автомобильләр исемлеге төзелде. Шулай итеп, узган ел халык үзебезнең Lada Prioraга хыянәт итмәгән. Хыянәт итмәгән диюем «АвтоВАЗ» чыгарган бу машинаның инде берничә ел рәттән Россиядә иң алына торган автомобильләр рәтендә баруына бәйле.
Фикерләр : (0)
|
|
|
СӘЛАМӘТЛЕК
|
|
|
Родильное отделение мед.университета пока не принимает рожениц
Казанның Вахитов районы суды карары нигезендә санитар-эпидимиологик таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, Казан медицина университеты клиникасының бала тудыру бүлеге ябылды. Тикшерү барышында шул ачыклана, 4 кешелек палаталарда 5, хәтта 13 кеше яткан очраклар булган. Балалар һәм бала тудыру бүлекләре өстәмә нагрузка белән эшләгән. Бала көтүче хатын-кызлар өчен исәпләнгән 55 койкада 57 кеше яткан. Норма буенча палаталарда һәр кешегә 6,7 кв.метр мәйдан туры килергә тиеш. Биредә ул бер кешегә 3,5-4 кв.м гына туры килгән.
Фикерләр : (0)
|
|
Кто станет лучшим?
«Иң яхшы табиб» Бөтенроссия бәйгесен үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп китте. Табибларыбызның осталыгын, җәмгыятьтә әлеге һөнәр ияләренең мөһимлеген билгеләүче бәйге быел тугызынчы мәртәбә үткәреләчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының конкурс комиссиясе карары белән быел Татарстан данын яклар өчен җиде кандидат тәкъдим ителгән.
Фикерләр : (0)
|
|
|
МӘГАРИФ
|
|
|
Разиль Валеев: «Без «Сэлэт»а невозможно представить будущее татарского народа»
Моннан 15 ел элек бер төркем энтузиастлар тарафыннан Арча көллияте нигезендә компьютер лагере булып оештырылган “Сәләт” бүген талантлы балалар белән эшләү комплексын тәшкил итә. Хәрәкәт елдан-ел үсеш кичерә, киңәя, ныгый. Хәзер инде ул дистәдән артык лагерьне үз эченә ала, меңләгән талантлы яшләрне берләштерә. Шушы көннәрдә зурлап “Сәләт”нең юбилее билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уздырылган фәнни-гамәли конференциядә хәрәкәтнең 15 ел эчендә ирешелгән нәтиҗәләре барланды, аларга бәя бирелде.
Фикерләр : (1)
|
|
«Самые умные» дети — в Казани
«СТС» телеканалыннан баручы «Самый умный» интеллектуаль уенында еш кына Татарстан, Казан балалары катнаша. Күптән түгел генә уенның кече лигасында катнашып, казанлы Дмитрий Хохлачев та җиңү яулады. Әлеге җиңүе белән Диманы Казан мэры Илсур Метшин тәбрик итте. Шәһәр башлыгы «иң акыллы» балага К.Әмировның «Казанских улиц имена» исемле китабын һәм ноутбук тапшырды.
Фикерләр : (0)
|
|
|
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, ТАТАР?
|
|
|
Галим Ситдыков: «Газета «Летувос тоторяй» - первое печатное издание в 600-летней истории литовских татар на литовском языке»
Күптән түгел генә Литваның «Летувос тоторяй» («Литва татарлары») газетасы чыга башлауга 15 ел тулу турында хәбәр иткән идек. Татар диаспорасының иҗтимагый, мәдәни һәм рухи тормышын чагылдыручы әлеге газета Литвада яшәүче татар гаиләләренең көтеп ала торган газетасына әверелде. Газетаның 100нче номеры чыгу уңаеннан Литва Республикасы Хөкүмәте карамагындагы милли азчылык һәм эмиграция Департаменты редакция хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды. Газетаның баш редакторы Галим Ситдыков «Хезмәтләре өчен» Мактаулы алтын билге белән бүләкләнде. Бу уңайдан Галим Ситдыков «Intertat.ru» газетасына интервью бирде.
Фикерләр : (0)
|
|
Театр к свету ведет - озаряет!
Башкортстанның Туймазы татар дәүләт театры дөньяга 1990 елда аваз сала. Ә инде 1991 елның 2 декабрендә татар-башкорт драматургы М.Фәйзинең «Ак калфак» әсәрен сәхнәләштерә. Беренче адымнар «Родина» мәдәният йортында ясалса, 1992 елның июненнән элеккеге «Космос» клубы театр әһелләре карамагына тапшырыла. Биредә зур төзекләндерү эшләре алып барыла, хәзер инде театр бинасы танымаслык булып уңай якка үзгәрде. 186 кеше сыйдырышлы әлеге бина шәһәрнең күркәм урыннарыннан санала.
Фикерләр : (0)
|
|
|
МИЛЛӘТ
|
|
|
В Казахстане официально подведены итоги переписи населения
Казахстан Республикасында халык санын алу үткәрелде. 2009 елның 24 февраленнән 25 февраленә каршы төндә саналган нәтиҗәләр буенча Казахстанда 16000,8 мең кеше, 2010 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча 16196,8 мең кеше яши. Казахларның саны 26,1 процентка артса да, татарлар саны кимегән (18,4 процентка). Элегрәк Казахстанда яшәүче татарларның саны 250 меңгә җиткән булса, хәзерге вакытта биредә 203,3 мең татар кешесе яши.
Фикерләр : (0)
|
|
Каюм Насыйри великий мыслитель татарского народа
4-5 февральдә Каюм Насыйриның Казандагы музеенда «Музей һәм мәктәп: Россиянең милли мәктәп тарихында К.Насыйри мирасы» дигән фәнни-гыйльми семинар узачак. Семинар Россиядә Укытучы елы һәм татарның бөек мәгърифәтчесе, акыл иясе һәм педагог Каюм Насыйриның 185 еллыгына багышлана. Әлеге чара 2010-2011 елларда гамәлгә ашачак республика күләм мәдәни-мәгариф проектының беренче адымы булып тора.
Фикерләр : (0)
|
|
|
СПОРТ
|
|
|
Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе февраль аенда “Ватаным Татарстан” газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы ярышлар алдыннан ел саен үткән көрәш сезонына нәтиҗәләр чыгара. Әлеге матур традиция узган елның уңай якларын искә алу белән генә түгел, ә бәлки теге яки бу кимчелек-җитешсезлекләрне барлау, якын һәм ераграк киләчәк эшләнәчәк гамәлләрне билгеләү ягынан әһәмияткә ия.
Фикерләр : (3)
|
|
Ә ул арада Россия футболының яңа җитәкчесе билгеләнде. Билгеле булганча, узган ел ахырында Казанда узган “Россия – спорт державасы” форумы вакытында ил Президенты Дмитрий Медведев төрле җитәкчеләрнең һәм министрларның теге яки бу спорт төрләре буенча федерацияләрне җитәкләвенә кискен каршы чыккан иде. Аның сүзен (дөресрәге, фәрманын) тыңлап, министрлар федерацияләрдәге кәнәфиләрен тиз генә бушаттылар һәм башкаларга тапшырдылар. Россия футбол союзы исә үзенең яңа җитәкчесен өч айдан артык көтте.
Фикерләр : (0)
|
|
|
САНДЫК
|
|
|
Разнообразный мир орехов
Чикләвекнең калория һәм аксым ягыннан иткә тиңләшкәнен һәр укучы бала белә торгандыр. Ит ашаганчы, бер өем чикләвек ашау күпкә файдалырак, ди галимнәр. Өстәвенә, чикләвек организмдагы җиңел үзләштерелә торган бор матдәсе чыганагы да. Әлеге микроэлемент сөякнең дөрес төзелешен һәм аның сәламәтлеген тәэмин итә. Бор — кешенең тән тукымаларында бик җайлы рәвештә тупланып, буыннарның сызлавын баса, сөяк сынуны киметә.
Фикерләр : (3)
|
|
Бүген кул эшләре белән вакыт чыкканда гына түгел, ә шуңа махсус вакыт табып шөгыльләнүчеләр авылда гына калган дисәм, ялгышамын икән. Шәһәрдә сирәк булса да бар икән әле алар. Шуларның берсе - апалы-сеңелле Ләйсән һәм Резедә Закировалар. Кече яшьтән үк кул астына кергән бу кызлар бүген оекбаш бәйләүне кечкенә генә бизнеска әйләндергән.
Фикерләр : (3)
|
|
ТУТАШ КӨНДӘЛЕГЕ
|
|
|
Замана кешесе үзен ничек кенә бизәми?! Мәсәлән, бизәнү–ясану әйберләрен киюдән тыш, ир–атлар гына түгел, хатын–кызларыбыз да соңгы елларда татуировка белән мавыга башлады.
Фикерләр : (0)
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Бөтендөнья татар яшьләре Форумы

Казан яшьләре Санкт-Петербургка бара
Хронограф
09.02.2010
[] Халыкара теш табибы көне [] Сәфәр аеның 25 нче көне
Архив
|