Мәдәният

"Театрыбызның илаһи бер тарихы булып калыр". Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды

Хезмәттәшләре өчен - "Шәйхетдин", тамашачыга - "Гайфи бабай", тугрылыклы ир, яраткан әти... Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды. Кәрим Тинчурин театры тарихына зур бер эпоха булып кереп калган артист Казанның Самосырово бистәсе янындагы “Әл-Мәрҗани” зиратына җирләнгән.

Мәдәният

Ренат Харис "Әби патша" рок-операсыннан сәясәт эзләмәскә өнди: "Сәнгатьнең вазыйфасына сәяси проблемаларны хәл итү керми"

Бу атнада Казанда "Әби патша" татар рок операсының бер өзеге тамашачыларга тәкъдим ителде.Әсәр 1762-1796 елларда Россия империясендә идарә иткән патшабикә Екатерина Втораяга багышлана. Татар халкы аны "Әби патша" дип йөрткән. Татар рок-операсы нигезенә шушы тема сайлануы татар җәмәгатьчелегендә бәхәс тудырды - социаль челтәрләрдә идеягә һәм әсәргә каршы килүчеләр бар.

Сәясәт

Президент Юлламасы-2017: 20 төп бурыч

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 сентябрьдә, ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында, республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. "Intertat.ru" газетасы республика җитәкчесе яңгыраткан мөһим мәсьәләләрне барлады. 

Сәясәт

Илдар Гыйльметдинов: Татар теле мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш, әмма укыту методикасын һәм сәгатьләрен үзгәртергә кирәк

 Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Татарстан мәктәпләрендә татар теле ничек итеп укытылырга тиешлеге хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

Спорт

Америка спортчысы Джефф Монсон татар авылына килә: көтүлек җиренә өй салып, аю үрчетергә җыена

Танылган Америка спортчысы Джефф Монсон тиздән Төмән янында урнашкан татар авылында яши башларга мөмкин. Ямбаево авылында янындагы көтүлек җирләрендә джиу-джитсу һәм катнаш көрәш төрләре буенча танылган спорт йолдызы Джефф Монсонга йорт салынып ята.

Мәдәният

Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: “Син моң иясе, рух җырчысы, әнкәй!”

Халык күңеленә “Калфаклы сандугач” булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Күптән түгел “Бибиcара моңнары” дип аталган җырлар китабы дөнья күрде. Анда данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.



Дин

Хаҗилар тәэсирләре: “Җаныбызның туган җире - Мәккә, ул калырга тели, ә тәнебез туган илгә тарта”

Ислам диненең 5 нче баганасы булган Хаҗ гамәлен әле күптән түгел генә үтәп кайтучыларның күңел кичерешләре, тәэсирләре яңа. Бу очракны кулдан ычкындырмыйм диеп, ашыга-ашыга әзерләдем бу язмамны. Күбесенең зур юлдан соң сәламәтлеге бераз какшап торган мәле. Шулай да, вакыт табып, канатланып, сөенеп искә алды алар узган көннәрен. Күңелләр дә тулып ташыды, күзләр дә яшьләнде... Рәхмәт сезгә, хаҗилар, хыялда гына булса да безне үзегез белән бергә алган өчен!

башка яңалыклар

Татар афишасы

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

концерт

“Татарча солянка - Җәйге хитлар”.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

22.09.2017 18:00

спектакль

“Гашыйклар тавы”, И.Мәхмүтова.

К. Тинчурин театры

22.09.2017 18:00

концерт

«Истә калсын». Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

23.09.2017 17:00

концерт

«Истә калсын». Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

24.09.2017 17:00

Татар календаре

Заһир Бигиев

татар язучысы, татар әдәбиятында беренче детектив әсәр авторы

туган көн

22.09.2017

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла