Кавын сайлыйбыз: тәмле “Колхозница” һәм “Канталупа” – әфлисун төсендә, ә “Медовая” – авыр була

7 Августа 2017

Укылган: 747 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Җәйнең иң рәхәт һәм тәмле чагы җитте: җиләк-җимешләр өлгерде, кавын һәм карбызны да ташып кына торалар. Әмма, гадәттә, сатучылар мактый-мактый өлгермәгән яки бозыла башлаган кавын-карбызны “шудырырга” гына тора. Тәмле кавынны ничек сайларга?

“Кавын исе теплицаның тышкы ягына чыккач, өзеп ашыйбыз”

– 10 ел тирәсе, теплица ясаганнан бирле кавын үстерәм, – ди Татарстанның Саба районы үзәгендә яшәүче Роза Нурлыева. – “Колхозница”ны яратабыз. Рассада ясап торганым юк, май башында туфракка төртәм. Узган ел дүрт кенә төп иде, шуннан 27 кавын алдык. Әллә ни зур түгел үзе, 1,5-2 кило чамасы гына. Ә менә тәме... Өлгерә башлавын шуннан беләм: исе тарала. Теплица ишеген ачу белән борынны кытыклый ул. Ә исе бакчага ук чыга башлагач, өзеп ашап карыйбыз. Бу вакытта ул тәмам саргаеп бетә. Вакытыннан алда өзелеп төшмәсен өчен, капрон оек кидереп куям. Болай иткәндә ул җирдә ятмый, тигез пешә. Бернинди дә ашлама кертмим, бары ике тапкыр тавык тизәген әчетеп ашлыйм. Әмма ничек кенә булмасын, кавын ул көньяк җимеше, аңа җылы кирәк. Быел да матур гына тишелеп чыкканнар иде. Әмма үсмәделәр. Кош тизәге дә, сыер тизәгеннән әчетке дә, хәтта биостимулятор да сибеп карадым. Файдасыз. Үсә алмыйча, саргаеп утырдылар да йолкып аттым. Ел саен июль ахырында кавын ашый идек. Быел сатып алырга кала инде, әле кавыннан авыз итмәдек. Орлыгын ел саен сатып алам. Чөнки гибрид сорттан алынган орлык икенче елга уңыш бирми. Ә безнең шартларда гибрид сорт яхшырак үсә.

Сатып алганда исә, күбрәк “Колхозница” га өстенлек бирәбез. Ул тәмлерәк. Аның шулай ук исенә игътибар итәм. Өлгергән кавынның исе борынны ярып керергә тиеш. Сабагы корып бетсә дә өлгергән була. Аннан соң кавын тышындагы сызыклар соры (тузан) төсендә булса әйбәт.



“Колхозница” тиз өлгерә, “Медовая” авыр була




“Колхозница”ртык зур булмаган түгәрәк кавын. Иң иртә өлгерә торган сорт. Шуның өстенә ул иң сусыл һәм хуш исле дә. Аның өлгергәнен һәм сусыллыгын шуннан белергә була: тышындагы буразналар төгәл аерылып торырга тиеш.
 


“Торпеда” – Үзбәкстанда үсә торган озынча кавын. Үз илендә аны “Мирзачуль” кавыны дип йөртәләр. Өлгергән кавынның тышы яшькелт тә, ак та түгел, сары төстә була.



“Медовая”
ның берничә сорты бар. Алар үзара формасы һәм төсе ягыннан аерыла. Әмма барысының да кабыгы шома. Тәмендә әзрәк ваниль тәме бар, бик баллы. Өлгергән кавын күз белән чамалаганга караганда, авыррак була.

 
“Канталупа”куе көрән яки аз гына ачыграк төстә. Өслеге кытыршы челтәр белән капланган. Шулай ук яшел сызыклар да күрергә мөмкин. Кавынның йомшагы – кызыл-сары, ягъни әфлисун төсендә. Тәм ягыннан ул әллә ни баллы да, сусыл да түгел, әмма хуш исле һәм тыйнак тәмле. Өлгергәнме-юкмы икәнен тикшерү өчен, тышын тырнап карагыз. Әгәр яшел катлам күренә икән, кавын өлгергән дигән сүз.


Өлгергән кавынны ничек сайларга?

Өлгергән җимешнең сабагы юан була. Өлгермәгән кавын таш кебек һәм шакып караганда ул яңгырый. Ә өлгергәненнән исә саңгырау аваз чыга. Иснәгез. Борынга килеп бәрелгән үлән исе аның өлгермәве турында сөйли. Сабагы корып кипкән икән, өлгергән дигән сүз. Яхшы кавынның кабыгы тыгыз була. Йомшак икән, бозылган дигән сүз. Кавынны юл кырыеннан алмагыз, машинадан чыккан газ төтене аның тәмен һәм сусыллыгын киметә.


“Койрыгы” - кипкән, “борыны” - йомшак

Иң хуш ис кавының сабагы яныннан килә. Әгәр аннан бернинди дә ис килмәсә, өлгермәгән, черек исе килсә, бозылган дигән сүз. Кавынның “борын” өлеше әз генә йомшак булса да ярый.


Шар – әйбәт, торпеда тагын да яхшырак

Без, гадәттә, кавынның “колхозница” һәм “торпедо” төренә тукталабыз. Әгәр беренчесен алырга уйлыйсыз икән, аның зурысына кызыкмагыз. Аның әйләнәсе 10-15 сантиметрдан да зуррак булмасын. Ә менә “торпеда” зуррак булган саен тәмлерәк.



Орлыгы эре

Тышкы яктан караганда гына кавынның бөтен үзенчәлеген ачыклап та бетереп булмый. Өлгергән кавынның орлыгы эре, кавын йомшагыннан тиз аерыла.

Нитрат бармы?

Иң күп нитрат кабык тирәсенә туплана, монда ул 129 мг/кг. Уртасында исә 40 мг/кг гына.

Кайда сакларга?

0 ...+2 градус кавын өчен идеаль санала. 0 градустан түбән булганда, аксым молекулалары таркала, аның оешучан үзлеге бетә, ул туңа һәм ашарга яраксызга әйләнә.


Кавынның файдасы

Кавынның химик составы сортына бәйле рәвештә үзгәрә. Анда шикәр, каротин, В9, С, Р витамины, А провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, пектин матдәләр, май һәм тозлар бар. Кавын ашкайнату процессына булыша, фолий кимлотасы кан ою өчен кирәк. Кавын атеросклероз, анемия, кан тамыры-йөрәк авырулары вакытында файдалы.

С витамины организмны салкын тию һәм инфекцияләрдән, иртә чыгучы җыерчыклардан, йөрәк авыруларыннан саклый, тонусны күтәрә.
В витамины нервларны тынычландыра, чәчләрне куе һәм озын итә, кавык, бетчәләргә каршы көрәшә.

Кремний тән тиресен матурайта, җыерчыкларга каршы көрәшә. Ул шулай ук баш мие эшчәнлегенә тәэсир итә. Нервларга, эчәк стеналарына да кирәк.

Ликопин картаю процессына, яман шеш күзәнәкләренә каршы тора.

Клетчатка эчәк микрофлорасына ярдәм итә. Организмнан холестеринны куа, ашкайнату процессын яхшырта.

Кавын сусауны да баса, нерв системасын тынычландыра. Диетологлар аны азканлылык, атеросклероз, бавыр һәм бөер, кан тамыры-йөрәк авырулары вакытында тәкъдим итә.

Әмма аны шикәр чире һәм язва белән авыручыларга чикләргә кирәк. Бала имезүче яшь әниләр дә, кечкенә балалар да кавыннан тыелып торса яхшы. Кавын ашаганнан соң салкын су яки сөт, кефир эчәргә ярамый, бу – ашказаны авыртуына китерә. Шулай ук ул спиртлы эчемлекләр белән дә туры килми. Тырналган, ярылган кавын ашамагыз. Ул ботулизм яки сальмонеллез кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

“Сабагы кипкәч, өзеп алам”




Татарстанның Лаеш районы Сингел
авылында яшәүче Альмира Миңнуллина бакчасында карбыз да, кавын да үстерә.
 
– Быел “Медовая сказка” дигән сорт чәчтем. Рассадага түгел, туфракка гына. Быел салкыннар булгач, соң чәчелде. Әле чәчәктә утыралар. Өч айда өлгерә дип язылган. Узган ел да шуны ук үстергән идем. Авырлыгы 2-3 килодан артмый үзенең, әмма бик тәмле.
Кибеттән алганда да, кавынның сабагына игътибар итәм. Ул кипкән, корыган икән, шуны алам, – дип сөйләде Альмира ханым Intertat газетасына.

Фикерләр








Йорт һәм бакча

Фарсель Зыятдинов: “Сабагы корыган бәрәңгене җир астында тотудан файда юк”

Әле көннәр җәй эссесе белән кыздырып, быел җәйгә көз хуҗа дисәләр дә, кайбер хуҗалыклар инде бәрәңге алу эшенә кереште. Дөрес, соңгы елларда августтан калган юк инде үзе. 30 август – Республика көненә берничә көн рәттән ял бирәләр дә, уллары-кызлары кайткач, авыл халкы дәррәү бакчага чыга. Әби-бабайлар элек икенче икмәк урагына сентябрь азагында гына төшсә, галимнәр хәзер бәрәңгенең иртә өлгерүен алга сөрә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла