Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туфракта эшләгәч, кулны ничек чистартырга - бакчачыларга киңәшләр

"Республика Татарстан" газетасыннан бакчачыларга киңәшләр тәкъдим итә. Бакчачы Тамара Михайловна бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга, җиләк сабагын кисәргә ярыймы, кайнатмада витаминнар саклансын өчен нишләргә кирәклеге хакында сөйли.

news_top_970_100
Туфракта эшләгәч, кулны ничек чистартырга - бакчачыларга киңәшләр

Орлык капларында кишер бик матур булып күренә: тип-тигез, шома, барысы да бер формада һәм бер зурлыкта. Ә ни өчен соң бакчада кечкенә, кәкре, теләсә нинди формадагы кишер җыеп алабыз?

Монда орлык җитештерүчеләрнең гаебе юк. Тамыразыклар башка сәбәпләр аркасында ямьсез формада үсә. Туфрак артык тыгыз, ташлы булганда, утыртыр алдыннан көл, известь, доломит кертелгән булса, яки хлорлы калий белән ашлау аркасында кишер тармакланып үсә. Әче туфрак – кишернең йөнтәс һәм ямьсез булуының тагын бер сәбәбе.Калий һәм зур дозада кальций кишер өчен тыелган. Кишернең тармакланып үсүенең тагын бер сәбәбе – түтәлгә янмаган тирес кертү. 

Күпме генә перчатка киеп эшләргә теләсәм дә, барыбер аны салып туфракта яланкул казынам. Башкача вак чүп үләннәрен утый алмыйм. Кулларны ничек матур итеп сакларга?

Якынча 100 г. чамасы 3 процентлы водород перекисе алырга (һәр даруханәдә сатыла), шуңа 10-20 г нашатырь спирты өстәргә һәм теләсә-нинди савыт-саба юа торган сыеклык алырга. Барысын бергә болгатырга һәм кулларны шушы эремәгә тыгып торырга кирәк. Берничә минуттан барлык каралган, яргаланган урыннар агарачак. Соңыннан кулларны сабын белән юып, тукландыргыч крем сөртергә кирәк.

Бакчамда чия белән слива күп чәчәк аттылар. Булачак уңыш өчен бик сөенгән идем. Ләкин җимеш өлгермәде, коелып бетте. Сәбәбе нидә?

Сәбәпләр берничә. Шуның берсе – ябалдашларның куе булуы, бу үз чиратында кояш нуры, яктылык җитмәүне китереп чыгара. Иртә язда, бөреләр чыкканчы, ябалдашларны кисеп чыгыгыз. Икенче сәбәп – дым җитмәү. Яз коры килсә, агачка чәчәк атканда һәм чәчәк атканнан соң су сибү мөһим, шул ук вакытта азотлы ашламалар кертергә кирәк. Әгәр дә агачлар әче туфракта үссә, аларның ботакларын кисү дә, ашламалар кертү дә ярдәм итмәячәк. Моны болай үзгәртеп була: бер чиләк суда бер аш кашыгы акбурны эретергә кирәк. Шушы суны үсемлекләргә 10-12 көн саен берничә мәртәбә сибәргә кирәк.  Кайберәүләр доломит онын куллануны хуп күрә – агачның кәүсә яны әйләнәсенең радиусыннан, бер квадрат метр җиргә 400 грамм исәбеннән алына.

Орлыкларны кибетләрдән сатып алган идем. Ләкин яки шытмадылар, яки кабында сурәтләнгән кебек булып чыкмый. Бәлки орлыкларны интернеттан кайтарырга кирәктер?

Кызганыч, кабында үзебезнең илдә җитештерелгән дип язылган орлыкларның күпчелеге чит илдә җитештерелә. Кайбер фирмалар орлыкларны күпләп сатып алып, үзләренең исеменнән сата. Интренет-кибетләр дә шуның белән мавыга. Шуңа күрә орлыкларны турыдан-туры эре җитештерүчеләрнең кибетләреннән сатып алсаң, отышлырак. 

Ләкин монда да проблема бар – кайбер җитештерүчеләрнең орлыклары безнең шартларга яраклашмаган. Шуңа күрә, безнең ил җитештерүчеләренең районлашкан сортларын табу отышлырак. Кабында куллану срогы типография ысулы белән басылган орлыкларны сатып алырга киңәш ителми. Бу капларның күптәннән чыкканы һәм бу сроклар искергән булу мөмкинлеге турында сөйли. Куллану срогы капларга орлыкны тутырган көнне язылырга тиеш: ул капка махсус штамп ярдәмендә сугыла, язу зәңгәр, кара, миләүшә төсендә булырга тиеш.

 Август аенда чия чәчәк атты! Моның ничек аңларга?

Август, хәтта сентябрь аенда да кайбер җимеш агачларында һәм җимеш бирүче үсемлекләрдә көтмәгәндә чәчәкләр барлыкка килә. Бу күренешнең фәнни аңлатмасы шуннан гыйбарәт: яз җылы, коры булса, куак чәчәк аткан вакытта үзендә булган туклыклы матдәләренең запасын тулысынча сарыф итеп бетерә алмый. Җәй җылы, яңгырлы булса, туклыклы матдәләр, дым тагын да өстәлә. Димәк, чәчәк ату чорында була торган уңайлы шартлар барлыкка килгән: төнге һәм көндезге температураның тиңдәшлеге, дымлылык һәм башкалар.

Помидорларның яфраклары ни өчен бөтерелә?

Яфраклары куе булган үсентеләргә яктылык начар төшсә, кирәгеннән артык су сипкәндә, туфракны көпшәләндермәгәндә төрле чирләр киң тарала. Үсемлекләрдә корткычлар бармы-юкмы икәнен тикшерегез – яфракларның бөтерелүен телә, белокрылка, пәрәвез талпаны китереп чыгара. Үсемлек үскән шартларны карагыз, еш кына аларга дым җитми яки, киресенчә, дым артык була. Туфрак бик нык коры булса, су сибегез, дымлылык артык икән, туктатыгыз; яфракларын кисегез, әгәрдә инде бернидә ярдәм итмәсә, ашламалар кертегез һәм корткычлардан яки авырулардан арындырыгыз. 


Бакча җиләген кисәргә кирәкме?

Моңа карата ике фикер бар. Кисәргәме, кисмәскәме? Минемчә, кирәкми. Җиләкнең яфракларын кисеп, аның үзәген көчле кояш нурларыннан яндыру файдага түгел. Бары тик зарарланган яфракларны, мыекларны гына алабыз, ә башкасы шул килеш кала. Көз көне яфракларны кисү катгый тыела! Кышка җиләкне “чишендерү” кирәкми. Яфраклардан арындырып, җиләкне өстәмә җылылыктан мәхрүм итәбез.


Кайнатманың бернинди дә файдасы юк дип язалар - кайнаткач, анда бер витамин да калмый диләр. Ә җиләкләрне кышка ничек әзерләргә соң?

Кайнатма бервакытта да дару буларак кабул ителми, ә татлы ризык булып санала. Әгәр дә витаминлы кайнатма әзерлисегез килсә, бер рецепт тәкъдим итә алам. Нарат җиләген стерилизацияләнгән банкаларга тутырырга һәм өстенә бал салырга. Капкач белән ябарга һәм суыткычта сакларга. Бал куерган булса аны, парда тотып сыегайтырга һәм җылы килеш җиләкләр өстенә салырга мөмкин. 

Икенче ысул. Кура җиләген  чистрартырга (Юарга кирәкми, ачырга мөмкин), табакка салырга һәм  тигез күләмдә алынган, бал белән шикәр комы катнашмасын өстәргә. Бүлмә температурасында калдырырга, шикәр эреп беткәнче, ара-тирә болгатып торырга кирәк. Әзер массаны коры, стериль банкаларга тутырга, гади капкач белән ябарга. Шулай ук суыткычта сакларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100