Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядәге иң бай хатын-кызлар кемнәр?

Россиядәге иң бай хатын-кызлар кемнәр?

news_top_970_100
Россиядәге иң бай хатын-кызлар кемнәр?
Исемлекнең беренче урынында Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужковның хатыны Елена Батурина. Ул инде җиде ел дәвамында рейтингның беренче урынында. Ул Мәскәүдәге иң зур девелопер компанияләренең берсе – “Интеко”га нигез салучы. Басма мәгълүматларына караганда, аның милке 1,2 млрд долларны тәшкил итә. Бу хакта Forbes журналына сылтама белән gazeta.ru яза.

Икенче урында - Татьяна Бакальчук. Ул Россиядәге иң зур интернет-кибет Wildberriesны оештырган. Аның мал-мөлкәте 1 млрд доллар дип бәяләнә.

Өченче урынга Петербург миллиардеры Юрий Ковальчукның хатыны Татьяна Ковальчук ия булган. Аның счетларында якынча 600 млн долар.

Россиянең иң бай биш хатын-кызы исемлегенә шулай ук миллиардер Дмитрий Рыболовлеваның хатыны Елена да кергән. Аның кереме – 600 млн доллар. Шулай ук бу исемлеккә кергән “Прогресс” компаниясе акционеры Ольга Белявцеваның мөлкәте 550 млн доллар дип бәяләнә.

Рейтингтагы хатын-кызларның гомуми милке рекордлы суммага – 9,9 млрд долларга кадәр арткан диелгән хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100