Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ныграк төрт, тагын да ныграк када!”: бер фирма сыерларны вәхшиләрчә үтереп реклама төшергән

Кадрларда сыерны электрошокер белән үтерүләре күренә.

news_top_970_100
“Ныграк төрт, тагын да ныграк када!”: бер фирма сыерларны вәхшиләрчә үтереп реклама төшергән
Җиһазлар сата торган оешманың YouTube-каналында хайваннарны вәхшиләрчә үтерү видеосы чыкты. Җиде видеода да сарыкларны, сыерларны чалу һәм аларның түшкәсен эшкәртү, бүлгәлү проссецлары күрсәтелә, дип яза "Комсомольская правда"

“Сарык чалу” видеосында чалу цехы эшчеләре бәйләп куелган терлекнең сеңерен кисә һәм ыргакка эләләр. Икенче видеода үтерелгән сарыкны тиресен пычак белән туныйлар.



Ә башка бер роликта сыерны электрошокер белән үтергәннәре күрсәтелә. Хезмәткәр бәйләп куелган малның муенына тимерчыбык белән берничә тапкыр суга, шуннан соң мал үлә. “Ныграк төрт. Тагын да ныграк када!”, - дип комментарий бирә оператор.

Барлык роликлар да инде икенче көн YouTube каналында ачык карау да тора. КП – Новосибирск хәбәрчеләре мондый реклама ясарга җөрьәт иткән фирмага мөрәҗәгать итеп караган. Үзен Татьяна дип таныштырган хезмәткәр бу идеянең авторын әйтә алмаган һәм оешма җитәкчелегенә язма мөрәҗәгать юлларга кушкан. Редакция мөрәҗәгать җибәрәчәк һәм җавапны бастырачак, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100