Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Павел Дуров телефоннардан ватсапны алып атарга өнди

WhatsApp кулланучыларның куркынычсызлыгын саклый алмый дип саный эшмәкәр.

news_top_970_100
Павел Дуров телефоннардан ватсапны алып атарга өнди

Telegramга нигез салучы Павел Дуров WhatsApp мессенджерын тәнкыйтьләде. Эшмәкәр сүзләренчә, бу сервис кабат-кабат үз кулланучыларын кыен хәлдә калдыра, аларның шәхси мәгълүматларын ала һәм шул сәбәпле җинаятьчеләргә шпионлык итәргә мөмкинлек бирә. Дуров WhatsAppны телефоннан мөмкин кадәр тизрәк бетерергә кирәк дип әйтә. Ул бу хакта үзенең Telegram-каналында язган дип хәбәр итә Газета.ру.

“WhatsAppта бэкдорлар (зыян сала торган программалар) янәдән барлыкка киләчәк, куркынычсызлык белән җитди проблемалар бер-бер артлы булачак дип май аенда ук әйткән идем”, - диде ул.

Бу атнада WhatsAppта яңа бэкдор табылды. Баштагылары кебек үк ул телефондагы бөтен мәгълүматларны хакерларга һәм махсус хезмәтләргә бирешүчән иткән. Хакерга бары тик сезнең телефонга видео гына җибәрергә кирәк – һәм сезнең бөтен мәгълүмат җинаятьчеләр кулына эләгә”, - диде Дуров.

Павел Дуров әйтүенчә, WhatsApp кулланучыларының язышуын саклый алмый, алай гына да түгел, ул үзен троян аты кебек тота, ягъни смартфон хуҗасы артыннан гел күзәтә. Дуров әйтүенчә, 2014 елда 19 млрд долларга WhatsAppны сатып алган Facebook мессенджерны алганчы ук эзәрлекләү программаларында катнашкан булган.

“Компания бу килешүдән соң үз сәясәтен үзгәртәчәк дип уйлау беркатлылык булыр иде. Чөнки WhatsApp хуҗасы үз компаниясен Facebookка саткач “Мин кулланучыларның хосусыйлыгын саттым” дигән иде”, - дип яза Дуров.

Әгәр WhatsApp кулланучылары үз фотолары һәм язышуларының киң җәмәгатьчелеккә чыгуын теләми икән, мессенджерны бетерергә кирәк киңәш итә Дуров.

Дуровның бу тәнкыйтенә Россия элемтә министры урынбасары Алексей Волин да аңлатма бирде. Ул моны WhatsApp һәм Telegram арасындагы көндәшлеккә бәйле дип атады. Дуров, Телеграмга нигез салган кеше буларак, ватсапны тәнкыйтьли дигән фикер әйтә.

Волин фикеренчә, конкурент “бөтен гөнаһларда” гаепләнә икән, ул гаепләүче базарының шактый өлешен тартып алган дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100