Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия халкының яртысына акча бары тик ризык һәм кием алырга гына җитә

Россия халкының яртысына акча бары тик ризык һәм кием алырга гына җитә

news_top_970_100
Россия халкының яртысына акча бары тик ризык һәм кием алырга гына җитә
Россиядә 49,4 процент кешенең – ягъни, халыкның яртысының акчасы бары тик ризык һәм кием алырга гына җитә. Бу хакта Росстат мәгълүматлары раслый. Мондый гаиләләрнең саны бераз арткан. Быелның беренче кварталында аларның саны 49,2 булган. Бу хакта vesti.ru сайты яза.

Хәзер Россиядә 14,1 процент кеше ризыктан башка әйбер ала алмый, шулай ук коммуналь түләүләр белән дә авырлыклары бар. Быелның беренче кварталында аларның саны 15,5, ә 2018 елның беренче кварталында 16,1 процент булган. Хәтта ашарга алырга да акчасы җитмәгән кешеләр саны 0,8 проценттан 0,7 процентка кимегән.

Моннан тыш, ризык, кием һәм озак вакыт куллана торган товарлар алу өчен акчасы җиткән, әмма фатир яки машина сатып ала алмаган гаиләләр саны да арта. Беренче кварталда аларның саны 31,7, ә икенче кварталда 32,6 процент булган. Ә теләгән һәр нәрсәсен алырга мөмкинлеге булган кешеләр саны 2,7 процент. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100