Җәүдәт Гыйльманов: Җырчылар продюсерга бер күлмәк, бер ботинка белән киләләр, иномаркага утырып китәләр

12 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Владимир Васильев
Татар шоу-бизнесы 90нчы еллар ахырында туды. Шул вакыттан без "продюсер", "радиода ротация", "җыр сату", "мәҗлестә акчага җырлау" кебек гыйбарәләрне ишетә һәм аларның мәгънәсенә төшенә башладык. Шул заманның беренче продюсерларының берсе Җәүдәт Гыйльманов белән татар шоу-бизнесы кагыйдәләре, ул вакытта йолдыз булган җырчыларның очраклы һәм очраксыз бәхетләре, Ландыш Нигъмәтҗанова, Рифат Фәттахов һәм Ришат Төхвәтуллин, рәхмәтсез һәм рәхмәт әйтә белгән артистлар турында сөйләштек.

- Җәүдәт абый, соңгы елларда никтер күренмисез. Эшләп йөрисезме соң, әллә продюсерлык эшен туктаттыгызмы?

- Шоу-бизнес башланган елларда без, продюсерлар, әз идек: Ганс абый Сәйфуллин, Рөстәм Сәрвәров, мәрхүм Илфак Шиһапов. Концерт администраторлары бар иде, ә продюсер буларак эшләгән кешеләр бик әз иде. Хәзер продюсерлар күбәеп китте, шуңа без алар арасында таралып киттек. Тик эшсез утырмыйбыз, Аллага шөкер, бүгенге көндә дә проектларым, җырчыларым бар. Эшлибез, тырышабыз, маташабыз.

- Әйдәгез,  90 нчы еллардан бүгенге көнгә кадәр сез ачкан исемнәрне барлап чыгыйк әле. Мин төгәл беләм: сез - Ландыш Нигъмәтҗанованы тапкан продюсер.

- Беренчесе - Алсу Әбелханова. Аны Илдус Фәез (ул вакытта Тинчурин театры артисты, 2011-2013 еллардан Татарстан мөфтие - ред.) тәкъдим итте. Алсу Воркутадан күчеп килгән иде, рәтләп татарча да белми иде. Без аның белән эшли башладык. Илдус аны татарча сөйләшергә өйрәтте. 

97 нче елда без “Дулкын” радиосын ачтык. Анда танылган журналист Гөлнара апа Зиннәтуллина да эшләде. Ул миңа Бөгелмә районында яшәүче бер җырчыны тыңлап карале, дип тәкъдим итте. Мин тыңладым һәм бик ошаттым. "Ничек табарга бу җырчыны?" дим. Гөлнара апа аны Казанга чакыртты һәм без утырып сөйләштек, җырларын тыңладык. Бер җыры аеруча ошады. Әйдә, бу җырны алабыз, шуңа ставка ясыйбыз, дидем. Ул җырны студиядә яздырып, “Дулкын” радиосында әйләндерә башладык. Ике ай дигәндә ул җырчы йолдыз булып китте. 

- Кем ул җырчы?

Бәширә Насыйрова.

Тагын "Рузалия апа" дигән бик яхшы проектыбыз бар иде. Хәзер Рузалия апа мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. 

Тагын минекеләрдән - Наил Табанаков, Нурзадә, ИлГәрәй... Барс Рекордста татарча “Йолдызлар фабрикасы”н да мин оештырдым. Яшь җырчыларны шушы "фабрика" чыгарды. Шуңа күрә мин аларны да үземнекеләр дип саныйм.

- Димәк, “Йолдызлар фабрикасы”ның беренчесе сезнең проект булып чыга?

- Аны мин уйлап чыгардым. Без аны “Татарстан яшьләре” газетасы белән бергә эшләдек. Журналист Лилия Сөнгатуллина анда катнашучыларның һәрберсе турында язып чыкты. Һәм “Татар радиосы”нда алар турында мәгълүмат тапшырыла иде. Җырчыны халык сайларга тиеш иде. Шуңадыр да, халык сайлаганга, бу җырчылар бүгенге көндә дә популяр - Ландыш, Иркә, Салават Миңнехановлар. Соңыннан "Йолдызлар фабрикасы" башка төрле уза башлады: катнашырга дип 600ләп кеше килә, берничәсен сайлыйлар. Бу - продюсерлар сайлаган җырчылар. Мин аларның күбесен белмим дә. 

"Акчасы булмаса, авылда үскән мескен бала ничек танылсын?"

- Димәк, бүгенге көндә дә популяр булып торган Ландыш, Иркәләр, Салаватларны халык сайлаган. Ә хәзерге вакытта күп кенә җырчылар таныла алмыйча интегә. Алар продюсерлар белән дә эшлиләр, җырлары да чыга, клиплары да бар. Ләкин таныла алмыйлар. Бәлки, хәзер чыннан да халык белән эшләү юктыр?

- Хәзер бит бөтен әйбер акча тора. Акча тапсаң син радиога, телевидениегә түлисең. Анда әйбәтрәк җырчы булсын дип сайлыйлар, бөтенләй начарны кертмиләр, ләкин барыбер акча түләргә кирәк.

Ә бит кайбер бик әйбәт җырлый торган җырчыларның акчалары юк. Авылда үскән мескен бала, аны әти-әнисе хәтта ничек Казанга җибәрергә белми. Ә монда җыр өчен 100-200 мең түләргә кирәк. Каян таба ул бу акчаларны? 

Шундый җырчыларга күпмедер ярдәм булсын дип, “Яшь йөрәкләр” дигән проект оештырдык. Кем җырларга тели, шуларны чакырам. Йолдыз буласыңмы-булмыйсыңмы, анысын әйтмим. Җырлыйсың киләме? Кил, булышабыз.

Ике айга бер тапкыр Левченко бистәсендәге Полимер мәдәният йортында концерт оештырабыз. Халык килә, зал тула диярлек. Шунда яшь җырчыларны халыкка күрсәтәбез, әкрен-әкрен генә таныта башлыйбыз. Потенциаль спонсорлар да табыла. Алар шуннан үсеп тә китә.

- Соңгы үстергән җырчыларыгыздан кем популярлашты? Кемне атый аласыз?

- Соңгы биш ел дигәндә. “Май” төркеме бар, аны бик белмиләр инде. Люция Хөсәенова бар иде, тик ул хәзер китте. Бик матур җырлый торган Дарина Фәхретдинова бар, ул бичара ике аяксыз кыз бала. Аны телевидениедән күрсәттеләр, радиодан тыңлаттылар. Тик интегеп йөрде-йөрде дә, акчасы бетте һәм ул Төркиягә эшләргә китте. Аның Төркиядән кайтканын көтәбез. 

Ел саен 10-15 җырчы үстереп булмый. Алар бармак белән генә санарлык.

"Бер җырчының сантехник булып эшләп йөргәнен беләм"

- Бу нәрсә белән бәйле? 90 нчы елларда сез бик тә популяр җырчыларны үстергәнсез.

- 90 нчы елларда мин “Курай”, “Дулкын” радиосына килә идем, миннән акча сорамыйлар иде. Ә бүгенге көндә миннән акча сорыйлар. Алар миндә бер капчык акча бар дип уйлыйлардыр инде. Юк миндә акча, мин акчалы җырчылар белән эшләмим! 

Керем булсын өчен, башка җирдә эшлим. Ә яшь җырчылар белән эшләү үземә кызык. Мин аларны күпмедер күтәрергә яратам. Шул ук Алсу Әбелханова, Ландыш Нигъмәтҗановаларны күтәрдем, кешеләргә күрсәттем һәм алар үзләре киттеләр, эшли башладылар. Рәхмәт әйтсәләр әйтәләр, әйтмәгән кеше дә бар, әйткән кеше дә бар.Х

Хәзер продюсер үзәкләре бар, менә аларның акчалары бар. Алар җырчыны күпмедер дәрәҗәдә таныта да, биш-җиде елга контракт төзи. Әмма 90 процент җырчылар контракт беткәч югала. 90 нчы, 2000 елларда бик популяр булган җырчылар бүген ишетелмиләр дә, күренмиләр дә. Бер бик популяр җырчының сантехник булып эшләгәнен беләм. 

Ә бар, мәсәлән, шул ук Илфак Шиһапов. Үстерде бит Илсөя Бәдретдинованы. Аның да акчасы юк иде. Ул аңа үзенә генә хас булган идеяне тапты. Һәм шул идея буенча бардылар да бардылар, бүгенге көндә Илсөя бик популяр җырчы.

- Популяр булу өчен һәрдаим акча кертеп торырга кирәкме?

- Акча кирәк. Чөнки син нинди сәләтле җырчы булсаң да, телевидениегә, радиога чыкмасаң, таныла алмыйсың.

Ләкин шул ук вакытта, бернинди сәләтең булмаса, син миллионлап акча кертсәң дә, халыкка кирәк булмыйсың. Бүгенге көндә бар андыйлар: аларны әйләндерәләр, акча кертәләр, күрсәтәләр, популяр җырчы диләр. Казанда бер генә булса да концерт куеп карасыннар - менә шунда аларның популярлыгы билгеле була.

- Концертка халык җыя аламы, юкмы, әйеме?

- Әйе.

Мин бик ихтирам итәм Азат Тимершәехне. Ул телевидениедә дә бик күренми, радиода да юк дип әйтергә була. Ләкин ул бүгенге көндә концерт куйса, кимендә өч концертны җыя дип уйлыйм. Ул чын җырчы. Клубта ут булмаса, баянга ике сәгатьлек концерт куеп чыга ул.

Ә бит бер татар халык җыры белмәгән җырчылар бар. Алар үз җырларын өйрәнгәннәр, шуны беләләр, ә читкә барсаң, сорый башласаң, алар бернәрсә белмиләр.

- Нинди дә булса бизнес башлаганда, әгәр дә акчаң булмаса, син кредит алырга мөмкин. Кеше кредит ала, бизнес башлый. Кредиты капланамы, юкмы, анысы билгесез, әмма ул капланыр дип өмет итеп эш башлый. Ә шоу-бизнес ул кредит алып эшләрлек бизнесмы? Анда фаразлап буламы?

- Мин кредит алып үсеп киткән җырчыларны беләм. Алар арасында популярлыкка ирешкәннәре дә бар. Шул ук вакытта Әлмәттән бер егетне беләм, ул берничә миллион акча кертте, әмма үсә алмады, бүгенге көндә исе дә, тыны да юк. 

"Ландыш Нигъмәтҗанованың популяр булачагына ышандым"

- Сез тапкан җырчылар турында сөйләшүне дәвам итик әле. Ландыш Нигъмәтҗанова сезгә очраклы гына килеп эләккән. Аның популяр булачагын ничек белдегез?

- Ландыш белән болай килеп чыкты. Без ук вакытта Лилия Гыйматдинова белән эшли идек, мин аны “Студентлар язы”нда ишеткән идем. Лилия анда рәхәтләнеп төрек телендә җырлады. Мин килдем дә, синең тавышың матур, нишләп татарча җырламыйсың, дип сорадым. Ой, минем татарча җырлап караганым юк, ди. Мин "әйдә җырлап карыйбыз" дип тәкъдим иттем. Һәм без аның белән берничә җыр яздырдык. Бервакыт, Лилия җыр яздырырга килгәндә, алар күптәнге танышы Ландыш белән очрашканнар һәм Ландыш Лилиягә ияреп студиягә килде. Лилия миннән сорый: "Җәүдәт абый, бу кыз да утырып торса ярыймы?" - ди. Мин "ярар, утырсын, комачауламый бит ул", дидем. Шуннан Лилияне яздыра башладык. Ландыш та шунда утырып тора. Һәм ул, җырларны беренче тапкыр ишетүенә карамастан, аларның көен эләктереп, матур гына җырлап китте. Лилия белән Ландышның Чаллыда бер хорга йөргәннәрен белдем. Шуннан Ландышка әйтәм: "Карале, синең дә тавышың бар бит. Әйдә сине дә яздырып карыйбыз", дим. Шуннан соң без аның белән берничә җыр яздырып карадык. Шул җырлар, көтмәгәндә, халык арасында таралып китте. Шуның белән Ландыш танылып китте.

- Шулай да сез алдан аның популяр булачагына ышандыгызмы?

- Ышандым.

- Әллә икеләндегезме?

- Юк, мин бит аның җырлаганын ишеттем.

- Ишетсәгез соң! Бик яхшы җырлаган җырчылар бар, әмма танылып китә алмыйлар. Ландышның популяр буласын ничек белдегез соң?

- Белмәдем. Җырлаганын ишеттем, ул миңа ошады. 

"Татар шоу-бизнесында акча бар"

- Җәүдәт абый, соңгы арада татар шоу-бизнесына рус продюсерлары килә башлады. Мәсәлән, Элвин Грейның продюсеры татар кешесе түгел. Алар ник татар җырчылары белән эшли? Бу нәрсә белән бәйле?

- Акча бар.

- Шоу-бизнеста?

- Татар шоу-бизнесында акча бар. Алар күрәләр бит Элвин Грейның 8 мең кешелек залны тутырып җырлаганын. Алар чамалыйлар: акча кертсәң, ул кире кайтарачак. 

- Һәм тагын шушы ук әйберне дәвам итеп: татарча сөйләшә дә белмәгән татарлар, татар шоу-бизнесына кереп, татарча җырлыйлар. Бу да шул акча булганнанмы? Бу татар җырында спекуляция кебек килеп чыкмыймы? Татарлык белән акча эшлиләр дигән фикерләр ишетергә туры килә. Сөйләшә башласаң, алар ике сүзне бәйләп, татарча җөмлә дә төзи алмыйлар. Ә үзләре татарча җырлар җырлап, концертлар куеп акча эшләп йөриләр. 

- Мин үзем Казан егете, рус мәктәбен бетергән кеше. 30 яшьтә өйләндем. Өйләнгәч кенә рәтләп татарча сөйләшә башладым. Шуңа күрә әйтәсем килә: алар бит, телен ватып булса да, татарча җырлыйлар. Эшләсен ул акчаны! Ул бит татарча җырлый. Ул үзенә татарлык кертә. Шуңа күрә, син җырлама, син сөйләшә алмыйсың, дип әйтергә безнең хакыбыз юк дип саныйм мин. 

Үз вакытында “Хомай” дигән төркем бик танылган иде. Мин аларга татар халык җырларын заманча, дискотека стилендә ясарга тәкъдим иттем. Шуның белән алар яшьләрне җәлеп иттеләр, яшьләр татар җырларын тыңлый башлады. Ә бит җырлый башлаганда аның солистлары Илдар һәм Руфинә рәтләп татарча сөйләшмиләр иде. Һәм беләсезме, бүгенге көндә аларның гаиләсе татарча гына сөйләшә. Балалары да чыкылдап татарча сөйләшә.

- Соңгы арада бик популярлашкан, бер җыр белән популярлашып киткән җырчы – Лэйна. "Малай на белом барсе" җырын ишеткәнсездер? Сез аның иҗатын күзәтәсезме?

- Әйе.

- Фикерегез?

- Бик әйбәт. Мин аның продюсерлары белән дә аралаштым. Күпмедер киңәштек. Ул бит яшьләр өчен. Безнең яшь токымны татар теленә кертеп җибәрер өчен андый җырчылар бик кирәк. Улым русча җырлар тыңлый. Нишләп татарча тыңламыйсың, дим. Юк бит, ди. Бар бит, тыңла, Лэйна бар, дим. О, әти, бу әйбәт, ди. Яшьләргә яшьләр кирәк.

Шул ук Лэйна, кирәк булса, татар халык җырларын да шыпылдатып җырлый.

- Лэйна бер җыр белән кисәк кенә танылып китте. Бу танылуны тотып торыр өчен аңа хәзер нәрсә эшләргә кирәк? 

- Аның бригадасы бик әйбәт. Шуңа күрә ул югалмас дип уйлыйм.

- Ул безне тагын гаҗәпләндерәчәкме?

- Гаҗәпләндерер дип уйлыйм. Аның репертуарында “Малай на белом барсе” һәм элекке хитлар. Әле менә “Миләшләрем” җырына яңа сулыш кертте. 

- Яңа сулыш кертте дигәннән, Элвин Грей да бит элекке җырларны яңартып, алардан яңа хит ясады. Шул ук вакытта мондый фикер дә ишетергә туры килә: имеш, моңарчы да популяр булган җырлар белән үзләренә исем ясыйлар. Элвин Грей “Моңнар кайтсын авылга” җырын яңартты, “Уфтанма”ны җырлады, артык көч куймыйча гына популярлыкка иреште дип әйтмәкче булалар.

- Әйдәгез икенче яктан карыйбыз. Шул ук “Уфтанма”ны ничә кеше җырлады? Меңләп кеше җырлады бит, берсе дә Элвин Грей кебек үсә алмады. Берсе дә бит Салаваттан соң “Уфтанма” белән чыга алмады, ә ул чыкты. Булсын иске җыр, тик ул аны бит яңача күрсәтте, яңача күтәрде.

- Барс Медиа турында сорыйсы килә, күптән түгел Барс Медиага нигез салган Марат Гәрәев вазифасыннан китте. Хәзерге вакытта компания алга таба да уңышлы эшләр өчен нинди юнәлеш алырга тиеш дип саныйсыз? 

- Мин Барс Медиа белән эшләдем. Хәзер минем алар турында, дөресен әйткәндә, сөйләшәсем дә килми. Аларның үз кешеләре бар. Мин анда якынча кем килгәнен беләм. Марат Гәрәевләр вакыты узгандыр инде, хәзер болар ничек булыр. Уңышлар гына телисем килә.

"Мәдәният министрлыгы аранжировщикларга һәм җырчыларга булышса иде"

- Җәүдәт абый, бүгенге татар шоу-бизнесында нәрсә җитми дип саныйсыз: нинди образ, нинди җырлар, нинди күренешләр җитми?

- Бүгенге көндә бездә җыр язучылар, русча әйткәндә, "песенник"лар юк. Ниндидер бер яңалык керткән кешеләр юк.

Үз вакытында Оскар Усманов бик яхшы өлеш кертте. Бүгенге көндә үзенчәлекле Айдар Тимербаев бар. Алар күбрәк булсын иде, күбрәк җырлар язсыннар иде. Татар гына түгел, урыс та эләктереп алсын көен. 

“Эх, сез матур кызлар”ны Кытайда кытайча җырлыйлар, урыслар урысча, казахлар казахча, татарлар татарча җырлый. Тик аны удмурт кешесе язган. Ул удмурт безнең Татарстанның Балтач районыннан, Дырга дигән авылдан.

Менә шундый җыр кирәк безгә. Шуннан соң без үсәчәкбез. 

Безнең профессиональ композиторларга бәйләнәсебез килми. Һәвәскәрләрнең дә бик күп матур җырлары бар. Шундый җыр язучыларны күтәреп булмасмы дип, махсус фестиваль оештырган идек. Аның беренчесе апрель аенда узды. Тагын оештырабыз, Алла бирса. Җыр язучыларны шунда чакырасым килә. Мине интернетта табарга була, языгыз миңа. Тик без анда профессиональ композиторларны алмыйбыз. Авылларда үскән кешеләрне чакырабыз. Үрнәк итеп Әгерҗе районыннан Илһам Мәрдәновны атый алам. Ул кечкенә генә бер авылда яши, тик шундый җыр язды, хәтта танылган композитор Риф Гатауллин да "мин бу җырга беренче урын бирер идем" диде. 

Менә шундый кешеләргә булышырга кирәк. 

Тагын шуны әйтәсе килә: җыр бит көйдән генә тормый. Аранжировщиклар да кирәк, аларга булышасы иде. Мәдәният министрлыгы әз генә шул якка күз салса иде.

Сез беләсезме Мәскәүдә ничә аранжировщик татар малае утыра хәзер? Бармак белән саный башласаң, бер утызлап, кырыклап егет утыра. Алар Виктор Дробышта, “Руки вверх”та, Ренат Ибраһимовта эшлиләр. Монда эш таба алмадылар, ә анда рәхәтләнеп акча эшләп утыралар.

Казанда, УНИКСта баскетболчы абыйсына ияреп килеп, Америкадан бер аранжировщик татар егете яшәп алды, алар биш еллап монда эшләделәр. Ул монда үзенә бер студия ачты. Казанда яшәп, Америка өчен аранжировкалар ясады. Безнең малайлар аның аппаратурасын барып күргәч, аһ иттеләр: безнең акча белән кимендә 3-4 миллионлык әйбер иде анда. Бездә кайда андый акча бар? Аннары әйтәләр, имеш, сезнең аранжировкалар Америкага караганда артта калган. Калабыз шул, чөнки бездә нәрсә бар соң: компьютер, клавишалар һәм бетте. Ә анда бит әле тагын күп-күп инструментлар кирәк.

Мәдәният министрлыгы булышса иде аларга. Җырның уңышы 50 процентка аранжировкадан тора.

Шул ук Элвин Грей, Лэйнаның аранжировкалары бик әйбәт бит.

- Нинди булышу турында сүз бара? Монда бит мәсьәлә нәрсәдә: әйтик, җырчы аранжировка ясатырга килә һәм "минем максимум биш мең сум акчам бар" дип әйтә. Нәтиҗәсе дә шул биш меңлек кенә була. Җырчылар күбрәк түләргә ризамы соң?

- Яхшы аранжировкасы булса, түлиләр. Бүгенге көндә 20 меңгә хәтле түләгән кешеләр бар. Аранжировщиклар күп бездә, тик алар күп нәрсәне белмиләр. Аларны җыеп, тәҗрибәле осталарны чакырып, яшьләргә семинарлар уздырасы иде. Аннары аппаратура сатып алырга булышсыннар иде. Яки бер студия оештырсыннар иде. 

Җырчыларны да начар җырлыйсыз дип әрлиләр-әрлиләр, ә булышкан кеше юк. Әрләргә бөтенесе дә булдыра. Ә булышырга дигәндә, якын да килмиләр.

- “Үзгәреш җиле” проекты булды бит, анда безнең җырчыларга ярдәм иттеләр, алар белән эшләделәр, өйрәттеләр.

- Анда күпме генә җырчы җырлады соң? Бу бер. Икенчедән, елдан елга бер үк җырчылар чыга. Алмаштырып куялар да, 100 проценттан 30 процентын алмаштыралар да, шул ук җырчылар яңадан чыга. Икенче елга 20 процентын алмаштыралар да, шул ук җырчылар чыга. Шулай бит?

- Шулай. Һәм, нигездә, алар бик профессиональ җырчылар.

- Профессиональ җырчылар. Алар консерватория бетергән. Бездә бит алар гына түгел. Бездә бит училище бетергән җырчылар да бар. Татарстанда алтымы-җидеме училище җырчылар әзерли. Шуларны җыеп, аларны зур сәхнәгә чыгарырга булышырга кирәк. Аларга бернинди сертификат та кирәкми. Аларны бер җыеп, Миңгол абыйны Венера Ганиеваны, вокал буенча яхшы педагогларны сакырып, алар белән бер эшләргә кирәк. 

"Җырчылар продюсерга "мин сине ашатам" диләр"

- Тагын бер мәсьәлә бар, ул да булса авторлык хокуклары. Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов арасындагы, Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында низагларны күзәткәнсездер, әйеме. Бүгенге көндә шушындый мәсьәләләр тумасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Закон да бар кебек, эшли дә кебек. Тик һаман низаглар чыгып тора.

- Элвин Грей белән Гүзәл Уразова турында мин әйтә алмыйм. Чөнки мин ул җырны ("Красивая, хороший җыры - ред.) кем алып килгәнен, кем күрсәткәнен, кем "әйдә җырлыйбыз" дип әйткәнен белмим. 

Ә менә Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов турында шуны әйтәсем килә: Рифат Ришатны үстерү өчен күпме көч, акча түкте!

Бездә бит җырчылар "мин продюсерны ашатам" дип уйлыйлар. Әз генә үсәләр дә, мин сине ашатам диләр. Һәм ахырда менә шулай, Рифатны бик начар итеп күрсәтеп, китәләр.

Минем дә шундый хәлләр булды. Миңа "да мин сине ашаттым" дигән кешеләр булды. Ләкин алар бит, сәхнәдә беренче адымнарын ясаганда бер күлмәк, бер чалбар, бер пар ботинка белән киләләр. Ә киткәндә иномаркага утырып китәләр! Тик, гафу ит, сиңа акча түгелгән, син ул акчаны кире кайтарып бирергә тиеш. 

Ришат Төхвәтуллин, Рифат Фәттахов белән эшләгәндә, бөтен җирдә күренде. Бүгенге көндә Төхвәтуллин әкрен генә төшә башлады дип уйлыйм. Ул хәзер үз акчасына реклама куядыр, үз акчасын кертәдер. Менә хәзер белсен инде күпме акча киткәнен, күпме кием алырга кирәген, нинди кием алырга кирәген. Режиссер, режиссура, җырчылар, музыкантларга күпме түлисен. Бу хакта элек бер дә уйламады. Чөнки моны Рифат Фәттахов кайгыртты.

Рифат бит күпме көч кертте җырчыларга. Филүс Каһировны да үстерде. Ә алар бик начар киттеләр, кешеләрчә түгел.

- Җәүдәт абый, ә үзегезнең кемгә дә булса үпкәгез калмадымы?

- Юк. Мин әйттем бит: җырчыларны күпмедер генә үстерәм. Шул ук Ландышны күрдем, Барс Медиага алып килдем, Фәрит Таишевка бирдем, шуннан соң ул үсеп китте. Ул мине күреп, миңа рәхмәт әйтсә, миңа шуңа бик риза.

- Рәхмәт әйтәләрме соң?

- Әйткәне әйтә, әйтмәгәне әйтми. 

- Сез "бераз гына үстерәм" дисез. Димәк, акчагызны кертәсез, үстерәсез, бераз керем аласыз да һәм аларны чыгарып җибәрәсез. Ә алар алга таба тагын да популяррак җырчыга әйләнә. Сезгә кыен түгелме?

- Юк.

- Алар белән алга таба да күбрәк акча эшләп булыр иде бит. 

- Ничек әйтергә инде... Мин совет чорында үскән бала, шуңа күрә аңымда акча эшләргә дигән уй юк. Күпме бар, шуңа риза мин. Ун мең булса да, 100 мең булса да, мин риза.

Әйтик, мин Алсу Әбелханованы, кулыннан алып, конкурстан конкурска йөрттем. Тегендә барабыз, монда барабыз, күрсәтәбез. Авыллар буенча йөри идек. Чөнки җырчыларның күбесе үзләрен сәхнәдә тота белми. Авыл клубында тамашачылар сәхнәдән бер метр ераклыкта утыра. Ул син җырлаганны күрә. Бу Уникста, Пирамидада җырлаганга караганда мең тапкыр авыррак. Чөнки зур сәхнәдә син караңгыга җырлыйсың, күп очракта син тамашачыны күрмисең. Ә монда сине күрәләр, син халыкны алдалый алмыйсың. Дөрес булмаганны алар күреп торалар. Менә шунда җырчылар җырларга өйрәнә дә инде.

Ә концерт, акча... ул бит әллә кая кереп китәргә кирәк. Минем анда керәсем килмәде, дөресен әйткәндә. Болары китте, мин икенчене табам, аннары тагын табам, тагын, тагын. Шулай.

Мин беркемнән дә баш тартмадым, син теге җырчы түгел, килмә, димәдем. Аларга җырлар жәлләмәдем. 

Үссәләр, мин алар өчен бик шатланам. Үсә алмасалар, кеше булсалар, аңа да шатланам.

Урнаштылармы бу тормышта, гаиләсе бармы, торырга урыны бармы - мин шат. Тиздән, Алла бирса, юбилей концертларым була. Мин аларны чакырам. Кемдер килә алмый, килә алмаган кешеләрнең дөрестән дә сәбәпләре бар: “Казан егетләре”нең, Алсу Фазлыеваның гастрольләре сөйләшенгән. Миңа киләм дип гастрольне ташлап булмый, анда халык көтә аларны. Сәбәпсез килмәгән кешеләр дә бар. Чакырган кешедән 85 проценты киләбез диләр. Сезне дә чакырам.

- Рәхмәт, Җәүдәт абый! Әңгәмәгез өчен һәм ихлас булуыгыз өчен дә бик зур рәхмәт!


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла