Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Үзгәреш җиле” фестивале - 2017: латиноамерикан стиле һәм татар иҗаты мәрҗәннәре

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестиваленең беренче концерты узды.

news_top_970_100
“Үзгәреш җиле” фестивале - 2017: латиноамерикан стиле һәм татар иҗаты мәрҗәннәре

“Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестиваленең беренче концерты Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур аншлаг белән узды. Алда – фестивальнең тагын ике көне бар. Аларда шул ук программа кабатланачакмы, кайбер үзгәрешләр керерме – төгәл билгеле түгел. Гомумән, оештыручылар фестиваль белән бәйле мәгълүматны сер итеп сакладылар. Тамашачы кемнәр катнашачагын һәм нинди җырлар башкарылачагын программаларны кулга алгач кына белә алды. Бердәнбер дөньяга чыккан мәгълүмат – концертны кемнәр алып барачагы гына иртә билгеле булды.

Фестиваль буклеттан башлана: тамашачыга затлы буклетлар тәкъдим ителде. Анда үткән үткән фестивальнең иң матур фотомизгелләре, беренче фестиваль буенча музыка белгечләренең фикерләре тупланмасы, катнашучылар һәм оештыручылар турында тулы мәгълүмат бар иде. Шунда ук әлеге фестивальгә юл күрсәткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре дә урын алган. “Бер ел элек уздырылган һәм зур уңыш казанган беренче фестиваль татар халык җырлары һәм татар эстрада җырларының, милли тәңгәллекләрен саклаган хәлдә, заманча яңгырый алуына, төрле милләт вәкилләренә, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә дәлил булды. Безнең алда яңа үрләр, яңа бурычлар тора: татар эстрадасының, заманча музыкада, лаеклы сәхнә эшләнешендә гәүдәләнеш алып, халыкара мәйданга чыгасына шигем юк”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтәбез, “Үзгәреш җиле” Татар җыры фестивале концертлары беренче мәртәбә 2016 елның 5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, 4 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда үткән иде. Музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев билгеләп узганча, “әлеге проект, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, безнең эстрадага «ниндидер үзгәреш кертергә тырышу» идеясен тормышка ашыру ниятеннән башланып китте. Әгәр дә инде куелган сорауга әйләнеп кайтсак, проблема татар музыка сәнгатенең бүгенге дәрәҗәсендә, аның «конвертацияләнү сәләтендә» (бөтенроссия, Евразия, дөнья югарылыгына); «Үзгәреш жиле» («Ветер перемен») Татар җыры фестивале исемен алган проект - проблеманы хәл итү юлында ясалган беренче адым. Президент фестивальнең беренче концертында ук «дәвамы, һичшиксез, булачагын» әйтте...”

Икенче фестиваль. Беренче көн. Утыз ике җыр

Ниһаять, оештыручылар икенче концертны да тәкъдим иттеләр. Ул вәгъдә ителгәнчә, 1 декабрьдә башланып, өч көн дәвам итәчәк. Мәскәү концерты планлаштырылмаган.

Сәхнә бизәлешен дөньякүләм танылган сценограф Виктор Герасименко башкарган. Быел сәхнә бөтенләй башкача җиһазландырылган иде. Былтыргы тюльпан-бөре-гөмбәз-чатыр-ялкынны хәтерләткән конструкция урынына сәхнәгә яктыртылган басмалар ясалган, алар өскә күтәрелеп үзенчәлекле якты диварга тоташа. Төрле югарылыктагы басмаларда музыкантлар – Вадим Эйленкриг джаз оркестры һәм Театрның симфоник оркестры артистлары урын алган. Музыкантлар белән дирижер Станислав Курбацкий (Мәскәү) җитәкчелек итә. Иң аскы басмада – тамашачыга иң якын урында ике баянчы – Казан музыканты Ринат Вәлиев белән Мәскәүдән чакыртылган Айдар Сәләхов урнашкан. Алар кайсыдыр композицияләрдә тынып калсалар, кайсыларында алгы планга - җырчы янына ук чыгалар. Сәхнәнең алгы өлешендә биючеләр өчен дә иркен мәйдан калдырылган. Композицияләрне Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «STREET JAZZ» балеты (Мәскәү) бизи.

Тамашаны сәхнәгә куючы режиссер - Юрий Александров. Үз эшенең остасы булган режиссерның моңарчы бөтенләй таныш булмаган материалны ничек шәрехләве үткән ел ук кызыксындырган иде. Режиссер өч дистәдән артык композицияне берсен-берсе кабатламаслык итә алган. Алгарак йөгереп булса да, фестиваль тарихына иң уңышлы композицияләрнең берсе буларак кереп калачак "Әпипә" татар халык җырының тәкъдим ителү рәвеше генә ни тора. Беренчедән, аны Италиядән килгән Люси Кампети башкарды, икенчедән, Вадим Эйленкриг "тәкъдиме белән" җыр Казанда һәр "ишегалдында" җырланганча түгел, Латин Америкасы стилендә башкарылды. 

Беренче концертта оештыручылар 32 татар җырының яңача яңгырашын тәкъдим иттеләр. Җырларны 23 җырчы һәм ике музыкаль төркем башкарды.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә халыкара конкурслар лауреатлары Лилиана Газизова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Илгиз Шәйхразиевлар катнашты. Тамашачы татар эстрада сәхнәсе аша таныш Ильвина, Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйховны яңа имиджда күрә алды. Фестивальдә Айгөл Гардисламова, Зәринә Вилданова, Лилиана Ирназарова, Максут Юлдашевлар чыгыш ясады. Концертта Мәликә һәм “Ямьле” музыкаль төркеме кызлары җырлады. Фестивальнең быелгы ачышы - «Jukebox trio» егетләре, Доминикан чыгышлы итальян җырчысы Lucy Campeti һәм Ксения Коробкова иде.


Салих Сәйдәшевның “Әдрән диңгез”е белән былтыргы фестиваль тарихына кереп калган Вадим Эйленкриг быел тамаша залына “Син сазыңны уйнадың” халык көе белән килеп керде һәм тамаша залын моңга күмеп, сәхнәгә күтәрелде. Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган һәм бөек җырчыбыз Илһам Шакиров башкаруында милли музыка тарихына кереп калган җырны үткән беренче фестивальдә Камил Хәйбуллин тәкъдим иткән булса, быел әлеге үлмәс җырның тагын бер варианты туды.

Алып баручылар кая алып бара?

Проектны әзерләүчеләр нигездә былтыргы команда булса да, фестивальнең йөзе булган алып баручыларга килгәндә, әле эзләнү дәвам итә булса кирәк. Беренче фестивальне Марина Ясельская белән татар театры легендасы Равил Шәрәфиев алып барган иде, бу юлы җырчыларны һәм җырларын игълан итү вазыйфасы Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровка тапшырылды. “Үзгәреш җиле” фестивален “Татар җыры” фестиваленең йөзе булган кешеләр алып барачагын белү берәр сагайтса да, фестиваль барышында аларның үзләрен “Татар җыры”ндагы кебек артык иркен тотмыйча, шактый тыйнак итеп җыр турында мәгълүмат бирү белән чикләнүе тынычландырды. Кыскасы, “Үзгәреш җиле” “Барс-медиа” алып баручыларының традицион имиджын файдаланмаган иде. Мөгаен, фестиваль үз йөзе булырдай алып баручыларны эзләү этабындадыр.

“Әпипә”дән – “Алтын Казан”гача...

Фестивальнең репертуарына килгәндә, үткән елгы фестивальдә ХХ гасыр татар мәдәнияте классикасы – авторлык җырлары өстенлек итсә, быелгы программада халык җырлары зур урын алган. Быел, гомумән, җыр сайлау диапазоны киң – “Әпипә”, “Әнисә”, “Алмагачлары” кебек гаять киң таралган татар халык җырларыннан башлап – яшь композитор Эльмир Низамовның “Алтын Казан” мюзиклыннан дуэтка кадәр. Программада хәтта Наил Ариф дип игълан ителгән авторның “Казан” дип аталган таныш түгел яңа җырына кадәр бар. Җырны фестивальгә Мәликә алып килгән.

Концерт программасы буенча Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллинның фикерләре кызыклы.

“Соңгы елларда чыннан да татар эстрадасының хәле шәптән түгел иде. президентка кадәр барып җиткәч инде... – дип сүз башлады Сәгыйть Хәбибуллин концерт тәмамлангач. - Концертны оештыручылар зур эш башкарганнар. Былтыргы белән чагыштырганда, концерт яхшырган диясем килә – күрәсең, анализ булгандыр – нәтиҗәләр дә чыгарылгандыр. Шунлыктан оештыручылар халык җырларына йөз тотканнар. Халык җырларын заманчалатып җырлау бөтен халыкларда да бар. Тамашачы да халык җырларын яхшырак кабул итте”.

“Композитор әсәрләренә килгәндә, ничек язылган – шулай башкарылса яхшырак. Әйтик, Яхинны җырлыйлар, ә анда Яхин калмаган да булырга мөмкин. Аны халык та сизә. Мондый очракларда сак булырга кирәк. Иң мөһиме – нинди генә аранжировка булмасын – миллилекне сакларга кирәк”, - ди ул.

Программадагы җырлар арасыннан Сәгыйть Хәбибуллин доминикан чыгышлы итальян җырчысы Lucy Campetiның “Әпипә”сен һәм Ксения Коробкованың “Су буйлап” җырын югары бәяләде. “Башка халыклар да татар җырын җырласыннар. Бу аларның безгә булган хөрмәте”, - диде Сәгыйть Хәбибуллин.

“Ә концертның беренче бүлегендә иң яхшы номер – Эльмир Низамовның “Алтын Казан”ы. Ни өчен шулай? Чөнки ул бүгенге заман таләпләренә нигезләнеп язылган. Ул үзгәртелмичә башкарылды”, - ди Сәгыйть Хәбибуллин.  

Композитор Эльмир Низамов үзе дә тамаша залында иде. “Миннән үз җырларымны тәкъдим итүне сорадылар һәм алар арасыннан “Алтын Казан” сайлап алынды. Җырга үзгәрешләр кертелмәде, ул заманча язылган. Андый әсәрне башкарганда баетырга гына мөмкин”, - ди Эльмир Низамов. Композитор оркестрга кушылып башкарылган әсәренең яңгырашыннан бик канәгать. Дуэтны Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова белән Айдар Сөләйманов башкарды.

Әлфия Авзалованың якты истәлегенә

“Үзгәреш җиле”нең сентименталь бер мизгеле - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышлап, җырчының репертуарыннан "Кил, иркәм, кил инде" җыры башкарылды. Халыкчан башкаруда кабул ителеп өйрәнелгән җырны академик тавышлы Эльза Исламова тәкъдим итте.

“Бормалы су” җыры белән фестиваль тарихында калган Илгиз Шәйхразиевка Асаф Вәлиевнең “визит карточкасы” булган “Эх сез матур кызлар” җырын яңача яңгырату бурычы йөкләнгән. Билгеле булганча, бу - удмурт авторлары язган җыр. 

Ренат Ибраһимов башкаруында заманында бик популяр булган “Төсле җыр”ны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, Венера Ганиева шәкерте Ильмир Сәгадиев башкарды. Ул “Татар моңы” һәм Р.Ваһапов конкурслары лауреаты булса да әле тамашачыга артык танылмаган егет. Фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясавы. Залда “Төсле җыр”ның беренче башкаручысы һәм шул башкаруы белән татар милли музыкасы тарихында калган Ренат Ибраһимов үзе дә бар иде.

«Jukebox trio» - фестиваль ачышы

Быелгы фестивальнең ачышы - «Jukebox trio» музыкаль төркеме. Егетләр “Ком бураны” һәм “Алмагачлары” татар халык җырларын көтелмәгәнчә башкара алдылар.

Сүз уңаеннан, «Jukebox trio» солистлары Илья һәм Владимир Ивановлар Казанда туып үскәннәр, татар актрисасы Гөлшат Байбиченко оныклары. Фестивальдә җырланачак җырны егетләр быел Казан концертларында уңышлы файдаланганнар иде инде. Музыкантлар социаль челтәрләрдәге битләрендә концертның анонсы буларак татар теле дәресләре башлап җибәргәннәр иде. “Ком бураны” шуларның берсендә яңгырап бихисап “лайк” җыйды.

“Бу төркем Ключарев, Лундстрем традицияләрен саклый. Музыкаль төркем солистларында тавыш та, моң да, эчтәлек тә, милли характер да бар. Татар җырын дөнья күләменә менә шундый егетләр чыгара ала”, - дип соклана тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хабетдинов.

Тарихи хәтергә сак кына кагылып...

Музыка белгече Вадим Дулат-Алеев “Үзгәреш җиле” фестиваленең беренчесе алдыннан булган шикләнеп карауларны халыкның тарихи хәтере белән бәйләп аңлаткан. Ул аңлашылмаучылыкларны “Минем гадәти сәнгатем урынына ниндидер башка әйбер тагалар дип ихлас курку, алай гына да түгел, “миннән тартып алырга мөмкиннәр” дигән дәрәҗәгә җитеп арту мөмкинлеген әйтә.

Миңа калса, оештыручылар татар халкының музыкаль мирасыны быкл саграк кагылганнар, тарихи хәтер белән дустанә мөнәсәбәттә эш иткәннәр. Бу уңышка гына китергән. Фестивальгә сагаеп кына килүчеләрнең якты йөз белән кайтырга чыгулары шуның дәлиле.

Татарча, үзебезчә...

Шунысы да куынычлы – фестивальнең сценариесе татарча гына язылган һәм алып баручылар бары тик татарча гына сөйлиләр. Кемдер аңламый дип куркасы түгел, сәхнә өстендәге таблода җырларның тәрҗемәсе бара – Опера театрында гел шулай. Алай гына да түгел, концертның программасы бары тик татар телендә генә эшләнгән. Дөресен әйткәндә, фестивальнең исеме ике телдә уйланган булса да, нигездә ул татарча исеме белән аталып йөртелә – рус теллеләр дә калынайтыбрак булса да, “Узгерэш” дип атыйлар – күңелле. “Ничек атасаң – шулай бара”, диләрме әле.

Ә инде бал мичкәсенә “бер кашык дегет” өстәп куйыйк дисәк, анысын да булдырабыз: эстрада сәхнәсендә гадәти форматта җырлап йөреп өйрәнгән артистны “Үзгәреш җиле” үзгәртә алмый. Татар эстрадасының танылган артистлары Салават Миңнеханов, Раяз Фасыйховларның юлларыннан туктату кирәкме икән? Барсыннар үз юллары белән – аларның үз тамашачысы.

Ә Айдар Сөләймановлар, Илнар Мирановлар, Артур Исламовлар – үзгәрешләр өчен туган чын татар егетләре. Һәм, әлбәттә, Ивановлар – татар егетләре...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100