"Шагыйрьләребез телен тешләгән заманда үз сүзен әйткән шәхес". Казанда Һади Такташка куелган һәйкәл вакытны гәүдәләндерә

30 Августа 2017

Укылган: 394 тапкыр

Фото: Рамил ГАЛИ
30 август - Республика көнендә, Казанда бөек татар шагыйре Һади Такташка (1901-1931) һәйкәл ачылды. Нибары 30 ел яшәгән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күренекле затлар.



ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан, әлеге һәйкәл Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында куелды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, танылган язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.



"Репрессия елларында күп шагыйрьләребез телен тешләгән заманнарда Һади Такташ яшь иҗатчыларны, шагыйрьләрне үзе артыннан иярткән, үз сүзен әйткән шәхесебез", - дип белдерде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.


Фотода: Асия Миңнуллина.

Һәйкәл авторлары: скульпторлар - Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, моңа кадәр Казандагы Кол Гали, Федор Шаляпинга куелган һәйкәлләрнең авторы, Мәскәүдә яшәүче сынчы Андрей Балашов һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Асия Миңнуллина. Архитекторы - Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.

"Бу һәйкәл вакытны гәүдәләндерә, ә ул чор бертөрле генә түгел иде. Без бу һәйкәлдә вакытны чагылдырырга теләдек. Туганнары һәйкәлне һәркайсы үзенчә күзаллый: кемдер әтисен, кемдер бабасын, кемдер абыйсын күз алдына китерергә тели. Ә кеше халыкка инде үз шигырьләре, Казан тарихындагы әһәмияте белән таныш. Шәһәр һәм республика Татарстан тарихында эз калдырган кеше турында үз фикерен белдерергә тиеш", - диде сынчы Асия Миңнуллина.


Фотода: Рәмзия Такташ.

Һади Такташның килене Рәмзия ханым Такташ татар халкы өчен бу һәйкәлне ачу көтеп алынган вакыйга булуын ассызыклады. Казанда Такташ музее да кирәк, дип белдерде Рәмзия ханым.





Һади Такташ 30 яшендә авырудан вафат була. 1934 елда Татарстанда Язучылар берлеге оешкач, шагыйрьгә һәйкәл кую мәсьәләсе күтәрелгән булган, ләкин ул чакта тормышка ашмый кала.







Һади Такташның тормышына һәм эшчәнлегенә караган

ТӨП ДАТАЛАР:

1901 ел, 1 гыйнвар Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва Республикасының, Торбеево районы) Сыркыды авылында туа.
1911-1913 еллар Пешлә мәдрәсәсе шәкерте.
1917 ел матбугатта беренче мәкалә-хәбәрләре басылып чыга.
1918 елның 21 гыйнваре - Ташкентта нәшер ителә торган "Олуг Төркстан" газетасында "Төркстан сахраларында" дигән беренче шигыре дөнья күрә.
1918 (яз) - 1919 (көз) еллар - Сыркыды авылында башлангыч мәктәп укытучысы, китапханә мөдире, мәктәп советы әгъзасы
1919 (көз) – 1921 (яз) еллар - Оренбург губкомы органы "Юксыллар сүзе" газетасының әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, вакытлы мөхәррире.
1922 (көз) - Казанга килә. Татар театрында суфлер.
1923-1924 еллар - "Чаян" журналының җаваплы сәркатибе, "Татарстан" ("Кызыл Татарстан") газетасының әдәби хезмәткәре.
1923 ел - "Җир уллары трагедиясе" һәм башка шигырьләр" исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
1926-1929 еллар - "Азат хатын" журналының җаваплы сәркатибе.
1929-1931 еллар - "Чаян" журналының җаваплы сәркатибе, "Яңалиф" журналының редколлегия әгъзасы.
1931 ел - "Һади Такташ әсәрләре" тулы җыелмасының I томы басылып чыга.
1931 елның 8 декабеь - тиф авыруыннан Казанда вафат була.


Фотода: Һади Такташ туып үскән йорт. 1964 елгы фоторәсем.




Фотода: Һади Такташның әнисе Шәмсениса.


Фото: Һади Такташның әтисе Хәйрулла.


Һади Такташ турында

ЗАМАНДАШЛАРЫ:

Такташ шигырьләре совет яшьләре йөрәгендә тирән тамыр җәйгән. Бәхетле яшьлек җырчысы, патриот-трибун шагыйрь бүген дә безнең белән кыю атлап бара, гүзәл җырлары белән яңа тормыш төзүдә катнаша.

Нил Юзеев.

 
Һади Такташның татар поэзиясенең үсешендә йогынтысы гаять зур. Такташ үзенчәлекле һәм кабатланмас шагыйрь. Аның поэзиясендә татар һәм рус фольклорының, Маяковский һәм Есенинның йогынтысы сизелә. Ләкин Такташ ияреп язучы түгел. Ул үзенә аерым юл салып баручы шагыйрь.

Леонид Мартынов

Һ.Такташ... татар поэзиясендә бөтен бер дәвер ачкан кеше. Чын татар поэзиясен бөек Тукай тудырган булса, аның совет чорындагы югары күтәрелешен... Такташтан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Ул - татар әдәбиятының совет чоры Тукае, аның горурлыгы... Башкорт шагыйрьләре дә Һ.Такташ алдында бик зур бурычлылар... Андый шагыйрьләр, М.Горький сүзләре белән әйтсәк йөз елга бер генә туалар.

Баязит Бикбай, башкорт язучысы

Әгәр дә миннән: "Татар поэзиясендә шигъри дөнья төзегән шагыйрьләр кемнәр?" - дип сорасалар, мин берничә шагыйрьнең исемен атар идем, ләкин иң беренче булып - Такташны.

Ринат Харис

...Чын шагыйрь булу - зур бәхет, ә халыкның Тукае, Такташы булудан да зур бәхет юктыр ул.

Наҗар Нәҗми, башкорт шагыйре


Такташ безнең поэзиягә әлегәчә күрелмәгән яңа һава, югары художестволы яңа иҗат Иделе булып килеп керде. Без аның беренче чор иҗатын коры социология сукасы белән буразналап үтәбез. Такташның төп остазы - халык әдәбияты һәм безнең классика. Шулар белән бергә Гейне, Байрон, Пушкин, Блок, Есенин һәм Маяковский.

Хәсән Туфан



Фотода: Һади Такташның әтисе Хәйрулла Таһир Такташев (абыйсы Хөсәеннең улы) гаиләсе белән. 1937 ел.


Һади Такташның

ШИГЫРЬЛӘРЕ


Нәни разбойник

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Ярый әле мине тапкансың,
Озын төннәр буе йокламыйча,
Җырлар җырлый-җырлый баккансың
Синең авыр кара тормышында
Ярдәмчең булмадым булуын,
Ләкин
Авыр көрәш, бөек еллар өчен
Кирәк булган минем тууым.
Усал идем,
Шуның өчен дә шул
Гөнаһ-фәлән диеп тормадым;
Зәңгәр төндә
Күрше карчыгының
Ак әтәчен кереп урладым...
Шушы әтәч өчен усал карчык
Каргый-каргый теләк теләде:
— "Денеңнән яз, явыз, урыс!" — диде;
Кабул булды аның теләге...
Их!
Кышкы төннең салкын күкрәгеннән
Чаналар да шаулап үттеләр,
Чаналарга салып, еллар мине
Бик еракка алып киттеләр...
Әтәч пешреп яткан учакларда
Әллә кайчан утлар сүнделәр...
Усал идем,
Карчык-корчыкларга
Бик күп бәла-каза китердем,
Бакчабызга кергән үрдәкләре
Таяк белән кыйнап үтердем...
Шул эшләрем өчен авыл халкы
"Разбойник" дип исем бирделәр,
Авылдагы бөтен усаллыкны
Миннән генә күреп йөрделәр
Гомер уза,
Ләкин авылыбыздан
Тагын бер кат әле үтәрмен,
Сагнып сөйләр өчен ядкяр итеп,
Муллаларын кыйнап китәрмен...
Еллар безнең белән үтәләр,
Таңнарны алып килә кичәләр,
Минем нәслем булыр коммунарлар
Ата казлар кыйнап үсәләр...
Усал идем,
Шуның өчен дә бит
Мин авылга сыеп тормадым,
Сезгә килеп,
Авыл малаеның
Тилергән хисләрен җырладым...
Давыл сүнәр, бәлки, йөрәктә,
Ул табылмас, бәлки, кирәк тә,
Ләкин,
Үзем үлсәм, улым калыр,
Урным алыр,
Солдат булыр соңгы көрәштә...
Еллар көрәш чиген үтәрләр,
Яшьләр тимер булып үсәрләр,
Ата казлар кыйнап үскән яшьләр
Буржуйларны тотып кисәрләр...
Их!
Маяклы юллардан юлчы бара,
Печән белән күмгән чанасын...
— Кая болай, юлчы, ашыгасың,
Нинди хәбәр алып барасың?
— Чемберленның сатыйм анасын,
Тупка тоткан Мәккә каласын!..
Динсез идем,
Шуның өчен дә бит
Әткәй мескен кулын ташлады:
— Бу имгәктән кеше чыкмас, — диде,
Иблис булыр, — дия башлады...
Еллар үтте,
Менә хәзер инде,
Әткәй, килеп миңа карагыз,
Шагыйрь булды ата казлар кыйнап,
Шалкан урлап йөргән балагыз!..
Шулай, әткәй,
Ленин юл күрсәтте
Юлдан язар усал улыңа,
Иптәшләрчә үткен каләм бирде:
— Мә, яз инде, — диеп кулыма.
Их!
Кичә генә әле февраль иде,
Бүген давыл кырга кар ташый;
Март аеның нечкә билле җиле,
Сузлып ятып җиргә, кар ашый...
Ерак калмый инде майга да,
Яз ясарбыз салкын тайгада.
— Җир безнеке булыр!
Ачулансак,
Шлем киертербез айга да...
Их!
Мин бит исән әле, күрше карчык,
Авылыбыздан тагын үтәрмен,
Сагнып сөйләр өчен ядкяр итеп,
Муллагызны кыйнап китәрмен.






Фотода: Һади Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова.


Тун трагедиясе


(Казандагы мех фабрикаларына багышлыйм)

Быел мин тун алып кидем,
Шаккаттылар,
"Дошманнар"дан
Бик күп көнләүчеләр булганнар,
Ләкин,
Юкка гына,
Уңмадым мин туннан, туганнар...
Кем теккәндер, рәхмәт төшкән нәрсә,
Шундый «әйбәт» теккән иңнәрен.
Бүген эштән кайтып килгән чакта
Төшеп кала язды җиңнәрем!..
Җеп очларын рәтләп төенләргә
Әллә вакты шунда булмаган,
Әллә...
Прогулдан соң ярым исрек баштан
Брак итеп теккән, уңмаган!..
Һәрбер минут, һәрбер секунд өчен
Көрәш бара Совет илендә,
Ә мин һәр көн утрып туным ямыйм,
Өч-дүрт сәгать уза кимендә...
Этләр
Бәхетлеләр...
Ул халыкның
Өсләренә кигән туннары
Ертылмый да...
Буявы да китми,
Ялтырап кына тора йоннары...
Мин дә кызыгып шундый бер тун алдым
(Эт тиресеннән),
Ә иртәсен ямый-ямый яңа тунымны
Инә белән чәнчеп, канга батырып,
Җәрәхәтләп беттем кулымны!
Нишлим,
Тун тегәргә дөнья өйрәтмәде.
— Шигырь язып гомер итәрмен! —
Дигән идем...
Инде болай булгач,
Тун тегүче булып китәрмен!..
Нишлисең бит...
Тун алсаң да —
Туның брак булса,
Туфли алып — туфли сүтелсә,
Чуен, чүлмәк алып, чүлмәгеңнең
Кул тимиче чите кителсә,
Башка чараң да юк...
Их, егетләр!
Илдә сыйфат өчен
Көрәш бара
(Оят язарга),
Ә сез, эшегезне рәтләп эшләмиче,
Брак чыгаргансыз базарга!..
Һәрбер минут, һәрбер секунд өчен
Көрәш бара Совет илендә,
Ә мин
Һәр көн утырып сезнең тунны ямыйм,
Өч-дүрт сәгать уза кимендә...


Фотода: Һади Такташның беренче хатыны Гөлчәһрә Хәмзина.


"Пи-би-би-бип..."


Әй, җырлыйсы килә шушы җырны,
Бу җыр шундый якын күңелгә,
Җырланган җыр кебек яшьлек таңы
Шаулап үтте,
Шаулап үтте инде гомергә!
— Пи-би-би-бип... —
Ди дә каз бәбкәсе,
Яхшатланып килгән, сөйләнә...
Каз бәбкәсе, белмим телеңне,
Шуңа бүлешә алмыйм сереңне...
Белсәм иде, мин дә тыңлап сине
Аунап ятыр идем чирәмдә.
Син дә, ашый-ашый, теләгәнчә
Сайрап йөрер идең тирәмдә...
Каз бәбкәсе, җаным, телең белмим,
Кем өйрәтте болай сөйләргә?
Гаҗәп матур сөйли беләсең...
Анаң уңган каздыр, күрәсең...
Казлар көтеп үткән малай чагым
Күмлеп калды шушы урында...
Их!
Теләсәгез менә сүгенегез,
Тагын җырлыйм казлар турында...
— Каз канатлары ак була,
Ир канатлары ат була.
Малайларның төкреп йөргән чагы
Кыяр урлап йөргән чак була...
Кит лә, кояш!
Уйнап йөрмә монда,
Болай да бик кызу йөрәктә.
Тыңла әнә язгы сандугачны,
Ул да көлеп утра тирәктә...
Алдадылар мине шәһәр халкы:
Эштән аерып алып киттеләр,
Анда баргач, шагыйрь иттеләр...
Хәзер...
Әгәр
Баскан эзем җирнең күкрәгендә
Югалмаслык уелып калса иде,
Җырлаган җырларым һаваларда
Утлар булып язылып барса иде,
Язып китәр идем киләчәктә
Шунда гомер итәр кешеләргә:
— Шагыйрь булмагыз сез,
Өйрәнегез
Җирне машинада эшләргә!..
Их!
Авыл кырын тутрып бодай үсә,
Дулкынлатып аны җил исә,
Ташлап шагыйрьлеген җил иркенә,
Калыйм мәллә монда югыйсә...
Гайшә кызы килә казлар куып,
Артта кала аксак бәбкәсе,
Бөглеп алган чакта бәбкәсен ул,
Шалтырап китә талир тәңкәсе...
Миңлениса чыккан, утын кисә,
Толымнарын селкеп җил исә,
Ташлап шагыйрьлеген җил иркенә,
Калыйм мәллә монда югыйсә?
Инде монда мине хәзер
Тик бер генә нәрсә шатландыра,
Ул да:
Киләчәктә шушы кырларга
Тракторлар килер җырларга...
Тик бер генә нәрсә мине шатландыра:
Киләчәктә шушы урында
Нәни коммунарлар ат көткәндә
Җырлар җырлар минем турымда...
Бүген урам буйлап үткән чакта
Очраттым мин аның бересен,
Ал галстук таккан, янар күзле,
Киләчәкнең тимер кешесен!..


Фотода: Һади Такташ беренче хатыны Гөлчәһрә Хәмзина һәм уллары Рафаил белән. 1927 ел.


Әйдә, энем!

Үләрмен дә
онтырлар, дип,
Юкка гына, йөрәк, янасың,
Тамбов урманнары сагныр әле-
Үзе үстергән бунтарь баласын!
Әйдә, энем, ташла фуражкаңны,
Төкер пиджагының өстенә,
Галстугы белән билең бу да
Бишмәтеңне киен өстеңә, —
Киттек!
Бүген бүлмәм өчен акча сорап,
Коммунхоздан килеп керделәр,
Акча таба алмагач, усал кешеләр
Квартирдан тотып сөрделәр...
Шулай, энем!
Монда акча кирәк,
Юкка гына йорттан кузгалдык,
Юкка гына шәһәр урамына
Чабатадан кереп югалдык.
Әйдә,
Егет, чишен аягыңны,
Төкер сандалына! —
Яланаяк кына кайтырбыз,
Авылыбызга кайткач:
— Шәһәрләрен яратмадык! —
Диеп әйтербез...
Их!
Шәһәр гудоклары безне чакрып,
Көрәш таушы белән үкерсә,
Очкын атлар безгә ВКПның
Чакру әмрен тагын китерсә,
Без шәһәргә кире кайтырбыз!
Еллар!..
Авыр еллар,
Сезнең кулыгызда
Күрәчәкне бик күп күрдек без,
Буржуй халкы белән сугышып алдык,
Ертык чалбар киеп йөрдек без!
Әй, сез,
Килер кешеләр! —
Әле безнең хатыннарның
Каннарында аккан «түрәләр»,
Менә
Сезгә бабай булыр кешеләр
Шулай итеп газап күрәләр!
Белегез!
Сыйнфый көрәш тарихында беренче кат
Җиңүчеләр булып чыктык без,
Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак,
Сезнең өчен биш кат суктык без!
Еллар үтәр,
Безнең аркабызда
Иркен, рәхәт көннәр күрерсез,
Бәлки, көнгә дүрт-биш сәгать эшләп,
Сигаралар тартып йөрерсез.
Ә без,
Һаман ертык чалбар киеп,
«Трезвон» тартып, постта калабыз!
Онытмагыз безне, карагыз!
Сезгә бәхет белән тәүфыйк теләп,
Сәлам яза Такташ бабагыз!..
Их!
Илебезнең чиге тар әле,
Анда соңгы көрәш бар әле!
Әйдә, энем,
Ташла фуражкаңны,
Төкер сандалыңның өстенә,
Галстугы белән билең бу да
Бишмәтеңне киен өстеңә, —
Киттек!
Җәен үсәр зәңгәр чәчәкләрнең
Җырын иштәм инде —
Яз килер,
Карлар эрер,
Бозлар китәрләр;
Тау битләре ачылыр,
Безнең кырда
Зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр.


Шагыйрьнең соңгы фотосурәте.


Кыр казлары

Кыр казлары бүген җылы яктан
Һава ярып, тезлеп үттеләр.
Алар миңа карап киттеләр...
— Кыр казлары, безнең урмандагы
Җылы күлгә барып төшегез,
Җәйгә анда мине көтегез...
Кайтсам, тирән күлнең ярларына,
Камышлыкка капкын куярмын,
Эләксәгез, тотып суярмын!..
Кыр казлары, зинһар, мактанмагыз,
Ерак түгел безнең арабыз,
Сез очсагыз, без дә калышмабыз,
Әле
Сезне узып оча алабыз.
Еллар үтәр — менә күрерсез:
Фәнне эшкә җигә белербез,
Күктә гүләйт итеп йөрербез!..


Фотода: Һади Такташның улы Рафаил Такташ.


Сагыну


("Зәңгәр күзләр" шигыреннән бер ләүхә)

Мин сагынам өзелеп яшь чагымны...
Тик ул чаклар минем хәтердә
Бик томанлы, бик томанлы булып калган.
Менә хәзер дә
Бик еракта, гүя бик еракта
Серле җәннәт булып күренә:
Серле җәннәт... Зәңгәр утлар янган.
Бишек элгән җәннәт түренә,
Мин тирбәләм шунда:
— "Тирбәт, әнкәй, минем бишегемне!
Очындыр бер тагын һавага!.."
Шундый рәхәт миңа, шундый рәхәт,
Уйный-уйный иркен һавада,
Мин тирбәләм.
— "Тирбәт, апай, минем бишегемне!
Уйнат мине, назла, иркәлә;
Йокла, диген, шаян уйнар өчен
Уйганырсың тагын иртәгә!"
Бирегез миңа, бирегез зәңгәр күзле яшь чагымны.
Ах, ул чаклар шундый ерак калып,
Күм-күк томаннарга төренгән,
Төштә күргән пәри сараедай
Күрнеп тора күм-күк сөремнән.
Менә мин бер зәңгәр күзле япь-яшь бала,
Тәпи йөреп чыгам урамга,
Кулымдагы нечкә чыбык белән
Казлар куган булам урамда.
Бәбкәләрен саклап, ак ана каз
Миңа таба килә, җилкенә;
Күп тә үтми, аунап җир өстенә,
Калам усал казның иркенә...
Бирегез миңа, бирегез зәңгәр күзле яшь чагымны!
Ах! Сез бирмисез?!
Сез явызлар!.. Сез... Сез... Сез явызлар!
Минем хәсрәтемне күрмисез!..


Фотода: Аван Такташ гаиләсе белән. 1972 ел.


Фотода: Аван Такташ.

Татарстан Милли китапханәсе сайтындагы мәгълүматлар файдаланылды.

Фикерләр








Мәдәният

Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: “Син моң иясе, рух җырчысы, әнкәй!”

Халык күңеленә “Калфаклы сандугач” булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Күптән түгел “Бибиcара моңнары” дип аталган җырлар китабы дөнья күрде. Анда данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.

Мәдәният

"Җилкәсенә гармун асып, татар сугыш кичкән, кайгысын баскан, шатлыгын уртаклашкан". Казанга 100 гармунчы җыелды

Татарстан Республикасы көне - 30 августта, башкалабыз Казанда иртәдән үк бәйрәм чаралары башланып китте. Республика һәм шәһәр көне уңаеннан оештырылган халык бәйрәменең беренчесе Иске Татар бистәсендә “Уйнагыз, гармуннар!” республика халык иҗаты фестивале иде.

Мәдәният

Кыек атып туры тидерү: нигә Башкортстан җырчылары Татарстанда күбрәк таныла?

Татар эстрадасын күрше Башкортстан сәнгатькәрләре аеруча үз итә. Салават, Хәмдүнә, Хәния, Җәвит дисеңме? Әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә төн йокысын качырган Элвин Грей да “мэйд ин Башкортстан”.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла