Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче татар балалар фильмы бер ел авылларда прокатта йөргәннән соң гына Казанда күрсәтелде

Татарстанның атказанган артисты, Кариев театры актеры Илфат Камалиев “Егет сүзе бер булыр!” исемле беренче татар балалар фильмы төшергән. Әлеге фильм нигезендә, кызыксынучы продюсерлар булса, фэнтези сериал ясап була алыр иде.

news_top_970_100
Беренче татар балалар фильмы бер ел авылларда прокатта йөргәннән соң гына Казанда күрсәтелде
Татарстанда төшерелгән беренче татарча балалар фильмы Казанда матбугатны шаулаткан премьералар, “ялтыравыклы” презентацияләре ясап тормыйча гына бер ел дәвамында республика районнарында шактый уңышлы прокатта йөргән. Ниһаять, бер елдан соң фильмны иҗат итүчеләр катнашында “Мир” кинотеатрында аның презентациясе оештырылды.



Сүз Татарстанның атказанган артисты, Кариев театры артисты Илфат Камалиевның “Егет сүзе бер булыр!” исемле фильмы турында бара. Кинорежиссер фильмны шагыйрь һәм драматург Галимҗан Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?” исемле пьесасына нигезләнеп төшергән. Сценарий авторы да Илфат Камалиев үзе.

Фильмның тамашачылары – “Яшь лидерлар мәктәбе” милли проектында катнашучылар - Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балалары. Презентацияне оештыручылар – “Идел” яшьләр үзәге белән “Татаркино” оешмасы.

Илфат Камалиев – беренче татар боевигы авторы

Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев дәүләттән һәм шәхсән Президенттан акчалар сорап йөрмичә инде берничә ел рәттән татар киносы төшерә. Үз сценарий яза, үзе режиссер, үзе шофер, үзе гример дигәндәй. “И швец, и жнец, и на дуде игрец», ди урыс мәкале андыйлар турында. Илфат Камалиевның “Тутык кыңгырау”, “Корыч” фильмнары “Татаркино” прокатында иң уңышлы фильмнардан санала. Шунысы да игътибарга лаек: прокатта уңыш казанган фильмнар арасында ул иң арзанлысы да. “Татаркино” оешмасы директорының беренче урынбасары Владимир Батраков Илфат Камалиев фильмнарының, шул исәптән, беренче татар балалар фильмының да прокатта уңышлы баруын раслады.



Илфат Камалиев фильмнарын төшергәндә “Татаркино”ның үзенә хәерхаһлы булуын әйтә. “Егет сүзе бер булыр!” балалар фильмының да хокуклары Татаркино”га тапшырылган һәм прокат белән бу оешма шөгыльләнә. “Презентацияләр дә уздырып тормадым шул, “алам” дигәч, “Татаркино”га бирдем”, - ди Илфат Камалиев.

Мәгълүмат өчен. “Тутык кыңгырау” фильмы гап-гади авыл мәктәбен тәмамлауларына 20 ел булуга багышланган очрашуга җыелган сыйныфташлар хакында. Кайчандыр алар арасында бер-берсен яраткан парлар булган, ләкин тормыш аларның юлларын аерган. Шул очрашуда сыйныфташлар кабат яшьлекләренә әйләнеп кайтып, элеккеге хисләрен яңарталар. Әмма, гаиләләле булулары сәбәпле, кирегә юл юк икәнен барысы да аңлый. “Корыч” – татар боевигы. Режиссер аны үзенең театрда эшләп алган отпуск акчасына төшергән. "Корыч"та, сюжет буенча, армиядән кайтып төшкән десантник Булат авыл "чемпионы" Тимур белән конфликтка керә. Арада авыл чибәре – Айсылу.

Илфат Камалиев – прокатка чыккан беренче татар балалар фильмы режиссеры һәм идея авторы

Режиссер “Егет сүзе бер булыр” фильмын да зур бюджетларсыз гына төшергән. Ә акчасыз кемне эшләтергә була? Әлбәттә, якыннарың булышса гына. Илфат Камалиев, үз матди мөмкинлекләреннән чыгып, фильмны нигездә үз гаиләсе белән куйган. Фильм үз фатирында һәм үз балалары укыган мәктәптә төшерелгән. Артистлар – кызлары Илүсә белән Зөбәрҗәт, хатыны – Татарстанның атказанган артисты, Кариев театры актрисасы Энҗе Камалиева, балдызы Эльвира Карпухина һәм аның улы Данил Карпухин. Данил Карпухин Казанның 80нче мәктәпнең 6нчы класс укучысы, Зөбәрҗәт һәм Илүсә Камалиевалар Казанның 33нче мәктәпнең 4нче һәм 7нче класс укычылары. Ә балалар талантлы. Бу малай һәм бу кызларны “Ералаш” төшерүчеләр күрсәме?..



Шагыйрь һәм драматург Галимҗан Гыйльманов үз әкияте буенча кино төшерелеп ятуын белми дә калган. Аның "Булат нигә яхшы укый?" дип аталган әкият-пьесасы мәктәпләрдә, балалар театр студияләрендә еш куелган. Әмма кино... “Башта бераз ачуланды да кебек Галимҗан абый. Әмма без аның белән аңлаштык”, - диде Илфат Камалиев презентация алдыннан. Ә презентациядә соң автор үзенең бу куелыштан бик канәгать, бик риза булуын әйтте.

Фильмның сюжеты болайрак. Булатның укуы начарлана башлаган, бигрәк тә математика укытучысы зарлана. Күрше кызы Әдилә булышырга әзер үзе, әмма үзен ир кеше итеп тоя башлаган Булатның кызлар ярдәменә мохтаҗ буласы килми. Шулай да Булатка булышчы табыла. Аларның стеналарында Үтәй яши икән бит. Бер карасаң, сакаллы йорт иясе дә кебек, икенче карасаң, матур кыз. Бөтен өй эшләрен әзерләп, дәресләрне аңлатып та бирә, әнисе өйдә югында табын әзерләп ашата да, урамда да бергә уйныйлар. Әмма Булат үпкәләтә шул Үтәйне. Фильмның азагы яхшы бетә. Булат күрше кызы Әдилә белән дә дуслаша.

Фильмны иҗат итүчеләр әйтүенчә, автор әлеге йорт иясен Бүкәй дип атаган була, һәм сценарий язылгач та, бу рольне Кариев театры артистына бирергә булганнар. Әмма Илүсәнең – Илфат Камалиевның 7нче класста укучы олы кызының бу рольне үзе уйныйсы килгән, дөрес, аның Бүкәй буласы килмәгән. Үтәй исемен Илүсә уйлап тапкан, җан иясенең төрле кыяфәткә керә алуы да кызның фантазиясе.

Үтәйдән беренче татар фэнтези фильмы ясарга мөмкинме?

Балалар әдәбиятындагы Астрид Линдгренның Карлсонын, Татьяна Александрованың “Домовенок Кузя”сын татар әдәбиятында Роза Хафизованың “Кирлемән”е дәвам итсә, бүгенге татар әдәбияына Галимҗан Гыйльманов Үтәй-Бүкәйне алып кергән. Әлбәттә, бүгенге балалар әдәбиятында Карлсон-Кузя-Кирлемәннәргә өстәп Гарри Поттерлар, Часодейлар, лунастрлар барлыкка килде. Алар Карлсон кебек балалар дөньясына әдәп саклап, вакыт-вакыт кына килмәделәр, ә бөтенләе белән үз дөньяларына алып кереп киттелр. Бу әдәбиятне без инде фэнтези дип атыйбыз.

Илфат Камалиевның “Егет сүзе бер булыр” фильмы фэнтезига таба бер адым. Фильмның энтузиазмга нигезләнеп төшерелгәнлеген дә искә алсак, гаять зур адым. Әлбәттә, бюджеты булса, компьютер графикасы кулланып, Үтәйне стена эчләрендә йөртергә, Үтәй белән Булатны һаваларда очырырга, Әдилә белән Үтәй арасында конфликтлар корырга, тагын әллә нинди хикмәтләр ясарга булыр иде. Бу фильмны алга таба әллә нинди юнәлешләрдә үстереп балалар өчен татарча фэнтези-сериаллар ясарга мөмкин. “Убырлар” әсәрен генә язса да, татар әдәбияты тарихына кереп калган Галимҗан Гыйльмановның мифология буенча белгеч булуын искә алсак, ул әллә ничекләр дәвам итә алыр иде.

Кыскасы, азрак акча да булса, мондый иҗатчылар белән әллә ниләр эшли алыр идек без.



Сүз уңаеннан, утыз ел гомерен Германиядә яшәгән журналист, документалист Нәсүр Юрушбаев Европа илләрендә балалар фильмнары өчен зур акчалар бирелүе һәм махсус кинофестивальләр оештырылуы турында әйтте. Нәсүр Юрушбаев “Егет сүзе бер була" фильмын халыкара кинофестивальләргә җибәрергә киңәш итте.

Мәгълүмат өчен. Галимҗан Гыйльманов – шагыйрь, драматург. Тумышы белән Башкортстанның Дүртөйле районыннан. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында шактый еллар эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хәзер Татарстан китап нәшрияты мөхәррире. Галимҗан Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан "Татар мифлары" җыентыклары авторы.

Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев Татарстанның Биектау районы Дөбьяз авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлый һәм читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесында белем ала.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100