Чигү остасы Римма Закирова: “Килен сөлгеләре чигүне мәктәп программасына кертсеннәр иде”

31 Июля 2017

Укылган: 327 тапкыр

Автор: Энҗе НОГМАНОВА
Кул белән эшләсәң күпме вакыт кирәк бит! Cөлгеләр чигү мәктәп программасына кертсәләр, кияүгә чыгасы кызның бирнә сөлгесе әзер булып торса, бу әйбәт кенә. Кыз бала йолаларны да аңлап үсә, чигәргә дә өйрәнә.
Бала белән өйдә утырган вакыт – күпләр өчен эзләнү, үз-үзен табу, хыялларга омтылышлар ясап карау чагы. Үзеңне ниндидер яңа өлкәдә сынап карыйсы, гаиләң өчен файдалы буласы, акча эшлисе килә бу чорда. Бала ялында озак утырганнар, минем белән килешер.

Хәзерге интернет заманында яңа шөгыльгә өйрәнү өчен мөмкинлек зур. Вакыт табып карыйсың, өйрәнәсең һәм менә: “иске” кулыңа яңа һөнәр. Танышларым арасында тортлар пешереп сатучылар, туйга бокаллар бизәүчеләр, ясалма чәчәкләр ясаучылар, җиләк-җимешләрдән букетлар җыючылар... тагын әллә кемнәр бар. Фантазия һәм эзләнү булган кеше беркайчан да тик утырмый. Эшлим дигән кешегә һәрчак эш бар. Бүгенге танышым Кукмара районы Олыяз авылы кызы Римма Закирова – чигү остасы. Аның хоббибие да үзенчәлекле, тәмләп сөйли торган.

Әбиләребез, әни-апаларыбыз яшь чагында чигә белмәгән кыз булды микән авылда?! Йорттагы һәр чүпрәк җиһаз чигү чигеп бизәлә иде бит: тәрәзә пәрдәләреннән башлап, кул сөртә торган сөлгеләргә кадәр чигеп матурлый иде алар. Бизәкләренә карасаң шаккатмалы: һәрберсе үзенчәлекле, катлаулы, бер-берсен кабатламый. “Чигү үрнәкләрен кара күчермәдән күчереп кулдан-кулга йөртәләр, матур, ят үрнәкләрне әллә кайлардан сорап киләләр иде”, - дип искә ала әниләр.

Мондый милли орнаментлар бүген кабат кулланышка керде. Римма да кайчандыр бик куркып кына алына бу эшкә. Чигү машинасының бәясе дә хайран – 100 меңгә төшә. Шуңа да иң элек әти-әниләре, тормыш иптәше белән утырып сөйләшәләр, киңәшләшәләр. Өлкәннәрнең хәер-фатихасында, үз тәвәккәллеген, тырышлыгын эшкә җигеп башлаган эше бүген менә матур җимешләрен бирә: килен сөлгеләре, мендәр тышлары, халатлар, Коръән тышлары, сумкалар чигүгә заказлары көннән-көн арта.



– Римма, кул эшләренә һәркемнең дә кулы ятмый. Синең сәләт кемнән килә?

– Үземне белә башлаганнан бирле кул эшләренә үрелдем. Әле мәктәпкә кергәнче үк, аягыңа башмак бәйләп кидең, дип сөйли әнием. Әни бик оста тегүче безнең. Сәләтем аннан килә. Бертуган апам Гөлназ да бик оста бәйли, чигә, тегә. Мәктәптә укыган вакытта да кул эшләренә бәйле һәр бәйгедә катнашып, призлы урыннар алып килдек. Әни: күзләрегезне бетерәсез, – дип орышканга, ул яткач, төнлә чигә идек. Шул вакытларда чиккән картиналар әле дә өй стенасын бизи. Бүгенге көндә дә мин "баш-аяк" белән чигү-тегү эшенә чумган.

– Кул белән чиккән, машинаныкыннан нәрсәсе белән аерыла?

– Машина белән чиккән эш нәфис, төгәл килеп чыга. Күпме генә тырышсаң да, кул белән алай итеп чигеп булмый.

 Сумкалар, мендәрләр тегәргә кемнән өйрәндең?

– Әнкәй шундый эшләр яратканымны белеп алды да, гел кыстый башлады. Чөнки үзе дә бик оста бәйләүче, сәйләннәр белән итеккә бизәкләр төшерә. Бу эшнең нечкәлекләрен белә, кирәк булса ярдәм итә. Яңа ел, 8 март бәйрәмнәре узгач мендәргә заказлар кимеде. Башка төрле әйберләр уйларга кирәк дип йөргәндә, интернетта орнаментлы сумкаларны күреп алдым, шуларны тегеп-чиксәң яхшы булыр иде, дим. Булыр микән-юкмы икән, дип икеләнеп йөргәндә әни тәртибен аңлатты, эшләп күрсәтте. Бер өйрәнгәч, тәҗрибә белән осталык үзе килә икән.



 Тукымалар, бизәкләрне ничек сайлыйсың, кайдан аласың?

– Орнаментларны интернеттан алам, үземә ошаганча үзгәртәм. Шуннан заказчикка җибәрәм дә, ул үзенә ошаганын сайлый. Тукымаларны, башка кирәк-яракларны ала торган махсус кибетем бар. Үзебез Казанда яшәгәч, авылга әти-әниләр янына кайтканда да бер әйберне дә үземнән калдырмыйм. Минем белән бер машина әйбер кайта: чигү машинам, тегү машинам, ноутбугым (анда махсус программада бизәлешләрне ясыйм, үзгәртәм), синтепон, тукымалар...

 Сабантуйлар чорында килен сөлгеләренә заказлар күптер. Бер сөлгене чигү өчен күпме вакыт кирәк?

– Әйе, килен сөлгеләрен алырга теләүчеләр бик күп булды. Сезон бетеп килә инде. Башка авыллардан да килүчеләр бар. Бер сөлгене чигү өчен 3-4 көн вакыт кирәк миңа. Аларны бала йоклаган вакытта төнлә тынычлап эшлим. Мөмкинлеге булган кеше машинада гына чиктерә хәзер. Кул белән эшләсәң күпме вакыт кирәк бит! Мондый сөлгеләрне чигүне мәктәп программасына кертсеннәр иде аны. Кияүгә чыгасы кызның бирнә сөлгесе әзер булып торса, бу әйбәт кенә. Кыз бала йолаларны да аңлап үсә, чигәргә дә өйрәнә, бирнәсе дә туплана.


 Интернеттан масстер-класслар карап чигәргә, тегәргә өйрәнеп буламы?

– Мин була дип уйлыйм. Үзем дә карыйм, бик күп файдалы мәгълүматлар алам.

 Өйдә утыручы хатын-кыз бүгенге заманда кул эшләре белән генә шөгыльләнеп яшәрлек акча эшли аламы?

– Әйе, көндәлек акча эшләп була. Шул ук урын-җир кирәк яраклары тегеп, тортлар пешереп, мунчалалар ясап, кызларга ободоклар, резинкалар әзерләп табыш алучы кызларны беләм. Тик мөһим момент: эшләгән әйбереңне матур итеп тәкъдим итә, сата белергә дә кирәк. Менә монысы һәркемнән дә булмый.

  

 Римма, кул эшләренә хирыслыгың беренче чиратта хоббимы, киләчәкне уйлап эш итүме?

– Бу хобби буларак башланган эш иде, декрет ялында тик утырмас өчен. Хәзер менә, Аллага шөкер, бизнеска әйләнеп бара. Беренче эшләремә хобби дигән хештек куйсам, хәзер алай язмыйм инде. Гаиләдәгеләрем дә һәрчак теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп тора. Бу миңа алга таба эшләргә көч, этәргеч бирә. Киләчәктә чигүләр белән бизәлгән киемнәр тегеп карыйсым һәм ателье ачасым килә. Мин үз эшеңне ачуның куркыныч түгеллеген, ә булырдай эш икенләген аңладым инде. Тәмен татып карадым. Алга барырга исәнлек һәм сәламәтлек кенә булсын.


Фикерләр








Мәдәният

Казанда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды (фоторепортаж)

Бүген, 16 август - композиторның туган көнендә, Казанның Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда  Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.

Мәдәният

Мәскәү Сабан туеннан мизгелләр: фото һәм видеорепортаж

21 июль көнне Мәскәүнең иң матур урыннарының берсендә - "Коломенское" музей-тыюлыгында Сабан туе узды. "Интертат" электрон газетасы бәйрәм тантанасыннан фото- һәм видеорепортаж тәкъдим итә. Фотолар Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкиллеге сайтыннан алынды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла