Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

news_top_970_100
Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

"Язучыларны ни телим – шуны эшләтәм: җырлатам һәм биетәм!"

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да (үзе әйтте), шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

Ни өчен Тукай клубы сайланган?

Ни өчен шушы зал сайланганын ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аңлатты. Чөнки аның үз юбилее былтыр Тинчурин театры залында узды. Тукай премиясе лауреаты булган язучыларныкы да шунда уза иде.


Данил Салихов: Кичәне шушы мәгърур залда үткәрүне ул үзе сайлады. “Безнең Тукайдан да олы шагыйребез юк. Без - милләт балалары - Тукай белән бергә яшибез”, диде. Татарстан Язучылар берлегенең бу бинасы Туфан абыйлар тырышлыгы белән алынган булса да, подвалларына төшеп, аның су торбаларын стекловаталарга урый-урый җылытып йөргән егетләр шушы Газинур Моратлар, Ркаил Зәйдуллалар, Ләбиб Лероннар. Алар өчен бу бина бик кадерле. Бу бина безнең өчен дә кадерле. Тукай премиясе лауреаты Газинур Моратның үз кичәсен биредә уздыруы – аның егетлеге. Безнең туганыбызны, шагыйребезне зурлап килүегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.

Данил Салихов чыгышын легендар Илһам Шакиров репертуарындагы “Ак калфак” җыры белән төгәлләде.

Рабит Батулла: Газинур Морат дигән шигърият бар. Газинурның иҗатында сер тулып ята. Һәр әсәрдә сер, киная булырга тиеш. Мин яшь чакта Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла белән гел бергә йөри идек. Сөйләшеп утырыр урын булмаса, гел минем өйгә кайта идек. Төннәр буена сөйләшеп утырабыз. Бервакыт таң алдыннан гына аларны озатырга чыккач Нурбәк әнисенә: “Әни, үскәч мин дә сакал үстерәм” дип әйтә икән. Нурбәккә җиде-сигез яшьләр генә иде әле. Әнисе нигә икәнен сорый инде. “Сакал үстереп Ркаил абыйлар белән эчеп йөрим дә, Батулла картаймый икән, дип уйларлар”, ди.


Марат Кәбиров: Татар бетә дип кайгыручылар! Аеруча игътибар белән карагыз – Нурбәк белән Байбулатның әтисе бу! “Татар бетми, татар үрчи, татарлар ялкын алар. Элек бер Батулла иде, хәзер өч Батулла бар”.

Рабит Батулла: Әле соңгысы түгел!

Рабит Батулла чыгышын курайда уйнап төгәлләде.

Газинур Морат уйлануларыннан: Язучы өчен халык арасында танылуга караганда каләмдәшләре арасында дан алу күпкә кыенрак.

Ркаил белән Газинур арасындагы бердәнбер каршылык идән юу мәсьәләсендә чыккан

Сәхнәгә саллы адымнар белән ТР Дәүләт Советының яшь депутаты Ркаил Зәйдулла чыкты. Башта сөйләде, аннары медаль такты.

Ркаил Зәйдулла: Газинур Морат белән без 1989 елның 25 маенда беренче тапкыр күрешкән идек. Язучылар Союзы корылтаенда очрашкач ул мине Казан университетына керергә үгетләде. “Кермәсәң, шагыйрь була алмыйсың”, диде. Кердем, бер бүлмәдә яшәдек. Ләис Зөлкәрнәй, Ләбиб Лерон, мин – кечерәк идек. Ул бездән өлкәнрәк. Шунда бер каршылык чыкты. “Мин зуррак курста, сез салагалар”, дип идән юмакчы түгел иде. Без каршылыкны дипломатик юл белән хәл иттек, бу беренче һәм соңгы каршылык булды. Шуннан 40 ел буе дуслыкны саклап кала алдык. Бу зур әйбер! Мин уйладым да, бу медальгә лаек дигән фикергә килдем. ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын һәм медален тапшырам.


Ркаил Зәйдулла Газинур Моратка багышлап чирек гасыр элек язылган шигырен укыды. Әйтүенә караганда Газинур Моратның үз вакытында бу шигырьгә исе китмәгән. Әмма шигырь Сергей Малышев русчага тәрҗемә ителгәч, ул аны аңлавын әйткән.

“Зыңлап тора һава бу далада

Сызгырып ла керә җырыма

Кылганнарга мыштым песи сыман

Күләгәләр килеп орына...”

Шәмсия Җиһангирова: Ләбиб сүз әйтмәскә дисә дә, әйтмичә булмас. Мин Газинурны яратам дисәм, халык дөрес аңламас. Яратуны башкача аңлыйлар. Әгәр Ходай мине ир затыннан яраткан булса, Батулланың төнге утырышларында алар янында мин дә булган булыр идем.


Шәмсия Җиһангирова Нәкый Исәнбәт шигыренә “Илкәем” җырын җырлады. Аларның укытучысы булган Мөхәммәт Мәһдиев яраткан икән бу җырны аның башкаруында.

Газинур Морат уйлануларыннан: Язучы ул хакимияткә түгел, ә тормыштагы гаделсезлекләргә оппозициядә тора.

Лулуны* беләсезме?

Камил Кәримов: Кызык кына бер әйбер: безнең әдәби мохиттә иҗади дуслыкның үрнәкләре бар. Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев дуслыгы, мәсәлән. Аларның икесен күргәч, Рөстәм Мингалимны эзли башлый идек. Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев дуслыгын үрнәк итеп куя башладык. Аларны күрсәк, Марсель Галиевны эзли башлый идек. Равил Фәйзуллинны күрсәк, Батулланы эзлибез, кача-поса булса да, Айдар Хәлимне эзлибез. Залда утырган язучылардан дустың кем дип сорасак, бөтенесе Газинур Морат диячәк. Вакыйф та, Ркаил да, Рүзәл дә... Бүген кичә булмасын өчен хәтта карлы-яңгыр ява башлады. Мондый көнне ревматизмлы дуслар килмәскә тиеш иде. Ә зал шыгрым тулы. Хәтта ял йортына киткән сигез язучы да кайтып җиткән кичә өчен. 

Газинур Морат – 40 ел буе кулъязмалар белән эшләгән, кешенең 3 сәгате эштә үтә дип санасак, 13 ел буе кулъязма укыган кеше ул! Без барыбыз да әсәрләребез басылып чыккач, Газинурдан хәбәр көтәбез. Ул “Укыдым” дип шалтыратмаса, кыен була. Бер-беребезне уку – дуслыкны сыный торган әйбер. Ерак сәфәр – дуслыкны сыный торган икенче әйбер. Каядыр чыгып китәсе булса, иптәш кирәк. Андый очракларда Газинур бар. Безне үгетләргә кирәк, соңгы көнне баш тартуыбыз да бар. Ә Газинур һәрвакыт әзер. Дуслыкны сынауның өченчесе – Лулу. Аның нәрсә икәнен шагыйрьләр һәм аларның хатыннары белә. Эштән соң анда өчәрләп керәләр. Бервакыт без – Газинур, Вакыйф һәм мин шунда кереп барабыз...”


Камил Кәримов Лулу төбендәге бер вакыйганы сөйләп, чыгышын йомгаклады да, алкышлар астында төшеп тә китте. Җырлап-биеп-уйнап тормады.

Фоат Галимуллин үзенең “диктор” тавышы белән Бөр елгасына мәдхия укыды. Уд үзе дә, юбиляр да шушы су буенда үскән икән. Фоат Галимуллин галимнәрчә генә Чыңгыз Айтматовны да Бөр суына бәйләп куйды.

Кичәне зур залларда зур концертлар алып барган кебек итеп шагыйрь Марат Кәбиров алып барды.

Марат Кәбиров: Кайбер кеше җитди әйбер язса да, эротикага тарта башлый, Газинур Морат секс турында язса да җитди әйбер килеп чыга. 

Марат Кәбиров Газинур Моратның секс сүзенең сигез сүзеннән килеп чыгуын дәлилләгән юмористик әсәрен укыды.

Алып баручының кешенең асылына кайтуы турында кереш сүзеннән соң керәшен милли киеменнән Гәрәй Рәхим исемле Григорий Родионов килеп чыкты һәм җырлап җибәрде. Шәп җырлый керәшен җыруын Гөргөри дәдәй.


Ишек төбендә сәхнә юлын саклап торган Ләбиб Лерон яныннан ничек үткәндер – Гәрәй Рәхим артыннан тамашачы алдына Нәҗибә Сафина килеп чыкты. Ул үзенең программада булмавын искәртте һәм шигырен укыды.


Галимҗан Гыйльманов сәхнәгә чыгып биеде. Кичәнең халыкара югарылыгы өчен җаваплы Фатих Кутлу үзе берничә номер башкарды – җырлады да, бәрмә уен коралында татар һәм төрек халык көйләренә тезмә бәргәләп алды.

Сәхнә арты кичәсе


Сәхнә арты ролен үтәгән фойеда икенче бер “кичә” бара иде. Әнә, Рифә Рахман кайберәүләрнең юморы көлдермәвеннән зарланып тора. Галимҗан Гыйльманов биюеннән соң котлаулар кабул итә. Рәдиф Сәгъди “Татар-информ” журналистын Язучылар берлеген сүккән өчен сүгә. Җырчы драматург Хәбир Ибраһим үзенең программадан төшереп калдырылганлыгыннан зарланып алды. Сәхнәдән шигырен укып төшкән Рүзәл Мөхәммәтшин белән программада булмаган Мансур Гыйләҗев кичә беткәнне тыйнак кына көтәләр. Әхәт Гаффар да шул тирәдә йөреп тора. Алда банкет көтә – беркем дә таралмый.

Азактан Рафис Корбан гына бераз канәгатьсезлек белдереп алды: “Мондый кичә Газинур Морат дәрәҗәсендәге шагыйрь өчен кечкенә. Аны төрле республикалардан зур кунаклар чакырып котларга кирәк иде”, - диде ул.

Язучылар банкетка киткәч, журналист уйланулары: Язучыларның иҗат кичәләре юбилярның статусына карап төрле залларда уза. Равил Фәйзуллинның юбилей кичәләренең берсе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды, икенчесе – Казан Ратушасында. Разил Вәлиевнең 70 яшьлеге Камал театрында һәм тагын төрле залларда узды. Зиннур Мансуровның 70 яшьлеге быел Тинчурин театрында узды. Болар бүгенге татар әдәбиятының “беренче эшелон” иҗатчылары, Тукай премиясе лауреатлары. Данил Салихов, лауреат булмаса да, 60 яшьлеген Тинчурин театрында уздырды. Рафис Корбан 60 яшьлек юбилей кичәсен Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уздырды – ул чакта инде рәис түгел иде, шулай да халыкара кунаклар күп иде. Ә Рәмис Аймәт пафослы кичә форматыннан баш тартып, билет сатып бер “Пирамида” залын тутырып тамашачы җыеп әдәби-музыкаль кичә ясады. Башка лауреат булмаганнар юбилей кичәләрен Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында уздыра. Дөресен, әйткәндә, аларның сирәге генә аншлаг белән уза башлаган иде.


Сүз дә юк, Газинур Морат кичәсе белән Тукай клубының төшә башлаган дәрәҗәсен күтәрде. Үзе дә канәгать иде. Һәр катнашучыны үзе сайлаган, биетәсен – биетте, җырлыйсын – җырлатты. Гонорар түләп артист чакырып тормады.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның юбилей кичәсе - совет чоры һәм постсовет чоры язучыларының традицион тусовкасы иде. Ихлас иде ул. Аларда рәсми түгел, милли пафос һәм, Рифә Рахман әйтмешли, бигүк көлдерми торган татарча юмор була. Ә үзләрендә Данил Салихов җитәкчелегендә “Татар язучылары үзешчән коллективы” төзеп концертлар бирерлек талант бар.

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

*Лулу - рюмочная


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100