Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Сәгъдәтшин: Татар телен саклауда китаптан да көчлерәк тагын нәрсә бар!

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюда нәшриятның сайты - tatkniga.ru порталыннан китапларны ничек укырга һәм сатып алырга мөмкин булуы, кайсы язучыларның китаплары укучылар арасында популяр булуы, китапның татар милләтен саклаудагы әһәмияте турында сөйләде.

news_top_970_100
Илдар Сәгъдәтшин: Татар телен саклауда китаптан да көчлерәк тагын нәрсә бар!

Сайтта ике меңгә якын китап урнаштырылган

- Татарстан китап нәшрияты сайты нинди функцияләр башкара, ул кайчаннан бирле эшли, таныштырып китсщгез иде?

- Tatkniga.ru сайты, беренче чиратта, интернет-кибет буларак ачылган һәм эшен шулай дәвам иткән. Соңгы ике ел эчендә аны тулыландырдык һәм замананың соңгы таләпләренә туры килерлек итеп яңарттык. Ул дизайн ягына караганда да, сайтка керүчеләргә уңайлы һәм җайлы навигация булдыру да һәм иң мөһиме - сайтта кызыклы мәгълүмат туплау эшен башкардык. Бүгенге көндә сайтта урнаштырылган китаплар саны ике меңгә якынлашып килә. Бу бик зур эш. Китапны элеп куйдың да бетте түгел, китапларның авторлары  яисә аларның варислары белән килешүләр төзү эше дә бар. Күп кенә китапларның электрон варианты булдырылды. Сайтка урнаштыру өчен, алар махсус программа ярдәмендә конвертацияләнде. Бу гади генә pdf форматы түгел, ә укырга җайландырылган, бармак белән генә китап битләрен ачып карарлык итеп яңача эшләнелгән формат. Әлеге сайт китап сөючеләр өчен актуаль мәйданчык булыр дип өметләнәбез.

Татарстан китап нәшрияты елына ике йөз исемдәге китап чыгара

- Хәзерге вакытта сайтка күпме китап кертелгән?

- Ике меңгә якын. Төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки көн дәвамында үзгәрешләр кертелеп тора.  Безнең китап нәшрияты, уртача алганда, елына ике йөз исемдәге китап чыгара. Бу көн саен бер яңа китап чыга дигән сүз. Яңа китаплар сайтка да чыгарыла. Алар белән танышырга мөмкин. Беренче чиратта, шуны әйтәсем килә: сайтта урнаштырылган китапханәдә бөтен китаплар да бушлай, аларны җайлы гына кереп укырга була. Шул ук вакытта, иң популяр китапларны (саны ике-өч йөзләп) сайтның интернет-кибете аша сатып алырга мөмкин. Басма вариантлар интернет-кибете шулай ук эшен дәвам итә. Бу сайтны камилләштергәннән соң, ягъни яңартканнан соң, сайтка керүчеләр саны да арта башлады. Ике ел элек сайтка керүчеләр һәм китап сатып алучылар географиясе Россиянең 15–16 регионын алып торса, бүгенге көндә китапларыбыз 37 регионга барып җитә.

"Электрон китаплар ике тапкырга арзан"

- Сайтта теркәлү ничек үтә? Анда теркәлмичә генә китап укып буламы?

- Була, теркәлү китапны сатып алыр өчен генә кирәк. Ул кыен түгел. Бүгенге көндә иң популяр litres, Amazon сайтларындагы кебек үк, җайлы гына теркәлеп була. Теге яки бу китапны сатып алырга теләгең бар, ә вакытың юк икән, теркәлмичә генә дә сатып алучы кәрзинеңә шушы китапларны куя аласың. Вакытың булганда, яңадан кереп, теркәлеп, сатып алырга мөмкин. Сатып алу мөмкинлекләре дә киң: карта белән түләргә дә, почта аша түли торган итеп тә эшләргә була. Ә инде сатуга чыгарылган электрон китапларга килсәк, ул безнең басма китапларның бәясенең яртысын тәшкил итә, ягъни кибеттә 100 сумлык китап сатыла икән, сайтта  аның электрон варианты 50 сум тора.

"Һәрбер китапның үз укучысы бар"

- Тәҗрибә нәрсәне күрсәтә: кешеләр кәгазь вариантны хуп күрәме, әллә электроннымы? Нинди тенденция күзәтелә?

- Һәркайсының үз укучысы бар. Әгәр электрон вариантны яратасың икән, күбрәк аларны укыйсың. Яшьләр электрон вариантка өстенлек бирә. Без анализлап карадык: бүген басма китаплар күбрәк сатыла, әмма электрон китап сату да артканнан арта бара, һәм арта барачак та.

- Барлыгы сездә ничә китапны электрон вариантта һәм басма вариантта сатып алырга мөмкин?

- Әйтүемчә, ике мең китапның якынча өч йөзен сатып алырга мөмкин, калганнары бушлай.

"Иң популяр китап – “Зөләйха күзләрен ача”

- Иң популяр электрон һәм кәгазь варианттагы китапларны әйтеп китсәгез иде.

- Электрон вариантлар арасында иң популяр китап – Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача”, татарчага тәрҗемәсе. Басма варианты ярты ел эчендә бер мең тираж белән сатылып бетте. Ә ихтыяҗ бар, кешеләр сорый. Шуңа күрә без аларны үзебезнең сайтка юнәлтәбез. Бәлки шуңа күрәдер бу китапның электрон варианты иң популярыдыр. Шунысы кызык: , электрон китаплар арасында,икенче урында русча, инглизчә һәм татарча – өч телдәге компьютер терминнары сүзлеге. Күрәсең, бу терминнар сүзлеге интернетта да урнашкач, электрон вариантын сатып алучылар саны да күп. Ул безнең сайтка күбрәк компьютер белән кызыксынган кешеләрнең керүен дәлилли.

"Басма китаплар арасында иң популяры - "Татар халык ашлары"

Басма китапларга килгәндә, беренче урында, яшерен-батырын түгел – Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабы. Ул ничәмә-ничә тапкыр яңадан бастырылды һәм әле дә сатылучы китапларның лидеры дип әйтергә була. Ә тулаем алып карасак, сатылган китапларың 70 процентын диярлек балалар өчен язылган китаплар алып тора. Тарихи китапларга да ихтыяҗ бар. Без еш кына татарлар күпләп яши торган регионнарга ярминкәләргә барабыз. Шул ярминкәләрдә катнашырга, үзебезнең продукцияне җиткерергә тырышабыз. Анда, беренче чиратта, татарлар тарихы турында китаплар сатыла. Казан буенча юлкүрсәткеч китап та популяр, күп сатыла торган китапларның берсе. Ул өч телдә. Чит төбәкләрдә яши торган татарлар Казанны сагына. Алар кайчан да булса Казанга килергә ниятли. "Нинди китап алыйк?” дип сораучыларга без шушы китапны тәкъдим итәбез.

Әйткәнемчә, тарихи китаплар, Алтын Урда тарихы турында китаплар киштәдә озак сакланмый, сатылып бетеп бара.

"Шигърият, кызганычка каршы, иң соңгы урында"

- Шигърият укыламы, күләмле әсәрләрме, хикәяләрме? Кайсысына ихтыяҗ бар?

- Сатылган китаплар арасында, шигърият, кызганычка каршы, иң соңгы урында. Күрәсең, бүгенге көндә халыкта шигърияткә ихтыяҗ аз. Проза күбрәк укыла. Күптән язылган, узган гасырларда чыккан китаплар да укыла. Халык та төрле бит.  Мин шигырьләр укырга яратам, мәсәлән, син проза яратасың. Иртәгә мин прозага күчәм, син шигырьгә. Гомумән, укырга ярата торган кешеләр белән эш итәргә туры килә һәм аларның ихтыяҗы бүген бер, иртәгә икенче булырга мөмкин.

"Укучылар арта"

- Язучыларның кайберләре яшь буынны укымауда гаепли. Тенденция нәрсә күрсәтә: укучылар саны кимиме, артамы, әллә бер килеш торамы?

- Монда күзәтү ясарга кирәк, беренчедән, кими дип әйтмәс идем, кимеми, артканнан-арта бара. Монда мәктәп балаларын алсак, үз программалары алар өчен бик авырдыр дип уйлыйм. Үземнең дә ике бала булганда күрә, күреп торам. Балалар өчен кайчагында өйгә китаплар алып кайтам, аларның ул китапларны ачып карарга вакытлары да юк, чөнки дәресләре күп. Хәзер интернет заманы үсеш алган. Без дә шуннан файдаланып, шушы электрон китапларны булдырырга уйладык та инде. 

Монда шуны әйтү мөһим: бу проект безнең Президентыбыз тарафыннан да, "Татмедиа" агентлыгы тарафыннан да яхшы кабул ителде. Аның мөһимлеген һәм кирәклеген киләчәк күрсәтер дип өметләнәбез. Бу проект белән танышырга теләүчеләрне мин  һәрвакыт тыңларга әзер. Шәхси электрон почтамны да калдырырга әзер – сезне укучылар, бәлки, элемтәгә кереп, сайт турында үзләренең фикерләрен әйтер. Теге яки бу китапны күрәселәре килсә, без аларны урныштыру юлларын табарбыз. Әгәр дә сайтны яхшырту ягыннан тәкъдимнәр булса, без аларны кабул итәргә әзер.

"Язучылар булмаса, нәшрият та кирәк булмас иде"

- Яшьләр арасыннан язучылар, шагыйрьләр саны арта барамы, кими барамы?

- Без язучыларны яше буенча аермыйбыз. Алар булмаса, китап нәшриятының да кирәге юк бит. Яшьләр арасында да талантлы кешеләр бар, киресенчә, олы яшьтәге язучыларыбыз  арасында да, каләме кытыршылар бар. Аларга бер кеше тарафыннан бәя бирү дә дөрес булмый. Татарстан китап нәшрияты каршында махсус совет эшләп килә. Әлеге советка күренекле  язучыларыбыз, шагыйрьләребез, галимнәр, Татарстан китап нәшрияты бүлек мөдирләре кергән. Нинди китапны чыгару, чыгармау мәсьәләсендә без елга берничә тапкыр очрашып, бер-беребезне тыңлап, киңәшеп, фикер алышып, план төзибез. Монда план яшькә карап түгел, ә әсәргә карап төзелә. Аның яхшымы-начармы, файдалымы, кирәклеме һәм сатылачакмы икәне истә тотыла. Бу планга керү өчен, һәрбер елның сентябрь аенда план төзи башлыйбыз һәм сентябрь аена кадәр килгән  кулъязмаларның бөтенесен анализлап өлгерәбез һәм шулар арасыннан сайлыйбыз. Безгә нинди дә булса кешенең китабын, әсәрен бастырырга теләге булса, безнең ишекләр ачык, без һәркемнең дә кулъязмасын алып, укып, өйрәнергә әзер. Ә китап чыгу-чыкмау бу совет утырышында хәл ителә торган мәсьәлә.

- Ягъни, мәсәлән, исеме, язучылар арасында дәрәҗәсе булмаган кеше дә бушлай китабын чыгара аламы?

- Бушлай гына да түгел, китап авторына гонорарын да түлибез әле.

- Моны, аңлавымча, совет хәл итә?

- Редакцион совет хәл итә, әсәрләргә бәя дә бирә. Яхшы китап чыгарыр өчен, нәшрият тарафыннан  эшчәнлек тә алып бару кирәк түгел. Иң беренче чиратта яхшы язучы булуы кирәк. Андый язучылар бар икән, нәшрият аның китабын чыгара. Бүгенге көндә шушы китапны сатып алырлык аудитория һәм заманча, актуаль яза торган язучылар булуы кирәк.

- Ике йөз китап арасында күпмесе классикларныкы, безнең әдәби мирасыбыз, ә күпмесе хәзерге язучыларныкы?

- Монда төрлечә була. Әлеге чагыштырма ел саен үзгәреп тора. Шушы  кулъязма эченнән классик туры киләме дип сайламыйбыз. Төрле яклап, совет утырышында фикер алышып, безнең халкыбызга нинди китап кирәклерәк, әһәмиятлерәк, кайсысына ихтыяҗ зуррак, шуларны чыгарырга тырышабыз.

"Әлегә чит илдән сатып алмыйлар..."

- Укучыларга килгәндә, кайсы төбәкләрдә, татар китабын күбрәк укыйлар?

- Кайсы төбәкләрдә укуын әйтүе авыр, чөнки без бит бөтен төбәкләрне дә әйләнеп чыгып, андый анализ ясамадык. Ә интернет-кибет мөмкинлекләрен алганда, кайсы төбәкләрдән безнең китапларны күбрәк сатып алалар икәнлеген әйтә алабыз. Татарстан беренче урында. Бу, бәлки, безнең басма китапларны сатучы кибетләр җитмәүдән дә килеп чыгадыр. Икенче урында - Мәскәү өлкәсе бара. Өченче урында - Башкортстан, дүртенче урында - Оренбург өлкәсе һәм башкалар. Ә тулысынча алганда интернет-кибет аша китап сатып алучылар географиясе 37 регионга җитте. Әлегә чит илдән сатып алмыйлар, бәлки аларга мәгълүмат барып җитмәгәндер әле. Чит илдә яшәүчеләр күп очракта үзләренең танышлары Казанга килгәндә, шулар аша китапка заказ бирә, я үзләре монда килгән вакытта, китап сатып алып китәргә тырыша, чөнки почта чыгымнары, китап бәясенә караганда бермә-бер артык була, шуңа күрә, китап сатып алуның юлларын злиләр. Шуны истә тотып та безнең интернет-кибетебез, кайсы илдә урнашсаң да, кайсы илдә яшәсәң дә, электрон вариантны почта чыгымнарсыз гына турыдан-туры сатып алу мөмкинлеген бирә.

"Дөньяның кайсы почмагында яшәсәң дә, татар китабы белән танышырга мөмкин"

-Татарстан китап нәшриятының китапларын Татарстанның һәр район үзәгендә сатып алырга мөмкин. Ә авылларга да барып җитсен өчен нәрсә җитми?

- Бүгенге көндә интернет челтәре бөтен авылларга да кергән. Интернет аша tatkniga.ru га кереп, интернет аша  китап сатып алырга беркем дә комаучауламый. Дөресен әйткәндә, минем үземнең дә яшәү район җирендә һәм даими рәвештә безнең шушы мәйданчыкка кереп, тикшереп карыйм. Ике тапкыр махсус, ничегрәк китереп бирәләр икән дип кызыксынып, китап сатып алганым булды - китап килеп җиткәч, шалтыраталар һәм почтальоннар китереп бирә. Татарстан эчендә булганда, китапның бәясе бик артмый. Австралиядә яшәүче татарга ул яктан кыенрак туры килә, аңа китапның бәясе шактый артып киләчәк, ә электрон вариантның бәясе үзгәрми. Дөньяның теләсә кайсы җирендә яшәсәң дә, бер үк бәядән электрон вариантын сатып алып, татар китабы белән танышырга мөмкинлек бар. 

Ә инде районнарга килгәндә, безнең басма китапларны алганда, бүгенге көндә 800 гә якын хезмәттәшлек итүче сатучыларыбыз (без аларны контрагент дип йөртәбез) бар. Бу шәхси эшмәкәрләр. Алар бездә сатыла торган китапларны килеп алып китәләр һәм үз кибетләрендә саталар. Без аларга теге яки бу китапны ал дип әйтә алмыйбыз, алар, үзләренең кибетләре урнашкан мохитне истә тотып, үзләре сайлый.

"Укырлык китап юк дияр өчен башта китап укырга кирәк"

- Безнең сайтта шундый бер бәхәс булып алган иде. Галим Илшат Сәетов: “Хәзер, соңгы 20 елда укучыга кызыклы татар романнары язылмады”, - дип әйтте. Аңа язучылар каршы җавап бирде. Мәсәлән, Марат Кәбиров “Андый романнар язылды, укучылар укый”, - диде. Сез ничек әйтер идегез - соңгы елларда язылган татар романнары арасында популяр татар романнары бармы?

- Укучылар төрле. Әйтүемчә, кемдер шигырь, кемдер роман укырга ярата. Ул Татарстанда чыккан бөтен китапларны да укып чыгып, шулар арасында укырлык китап юк дип әйтми бит. Ул бит аның бөтенесен укып бетермәгән. Алай фикерләү өчен, башта китап укырга, аннан соң анализ ясарга кирәк. Укымаган килеш тә, укырлык әйбер юк дип әйтүчеләр булырга мөмкин. 

Бу мәсьәләдә тагын бер уй-фикер бар безнең. Рәсүл Гамзатовны да, русчага тәрҗемә итмәгән булсалар, беркем дә танымаган булыр иде. Россиядә яшәүче халыкның күбесе русча сөйли, шуңа күрә аларга татар әдәбиятын танытыр өчен, без хәзер нинди дә булса актуаль, популяр әсәрләрне, татар авторларының әсәрләрен, русчага тәрҗемә итеп чыгарырга уйлыйбыз, шул юнәлештә дә эш алып барабыз.

"Складта яткан китаплар юк"

- Сату нәрсәне күрсәтә, укыламы соң китаплар?

- Сатылып бетеп бара. Без тиражны чамалап куябыз. Күп итеп чыгарсаң, калыр складта ятар дип, куркабыз. Бер караганда, складта тузан җыеп яткан китаплар юк, бөтенесе сатылып бетеп бара.

- Әгәр татар авторының бер үк китапының татарчасын һәм русчага тәрҗемәсен алып карасак, кайсысы популяррак?

- Төрлечә. Бездә күптән түгел генә Айдар Хәлимнең ике телдә “Татар солдаты” китабы  чыкты. Алар икесе дә бер дәрәҗәдәрәк сатыла. Кайсысы күбрәк сатыла дип сораган идем - русчасы да, татарчасы да бер дәрәҗәдә. Кызыклы факт. Төрлечә була, Бауман урамында безнең ике кибетебез бар. Еш кына шунда кереп, карап, сатып алучылар белән аралашырга туры килә, еш кына керәләр дә: “Ә, сезнең монда татарча китаплар гына икән”, - дип борылып чыгып китәләр. “Русча китапларыгыз бармы?”, - диләр. “Бар” дигәч, карыйлар русча нинди китаплар сатылганын. Анда кергәч тә Тукайлар, Җәлиләр күренеп тора, татарча мохит булдырылган. “Сездә татарча гына икән», – дип борылып чыгып китә башласалар, “Юк, бездә русча да бар, карагыз, өйрәнегез” – дип туктатабыз да, русчасын да сатып алалар.

"Башка төбәкләрдә мактанырлык саннар юк..."

Бәя ягыннан килгәндә, безнең республикада Россия күләмендә берничә төбәгендә генә булган уникаль схема эшләп килә. Бу – дәүләт тарафыннан китап чыгару өлкәсен субсидияләү. Ул, белүемчә, Башкортстанда, Саха-Якутиядә, Чувашия, Удмуртиядә бар. Ярдәм күләме төрлечә. Бик күп регионнарга булганым бар, кайбер регионнарда  хәтта китап кибетләре гомумән юк, китап чыгару турында, нәшриятлар турында әйтеп тә тормыйм.

Дәүләттән бирелгән субсидия хисабына тиражларның бер өлешен республикабыз китапханәләренә таратыла,  татарлар күпләп яши торган төбәкләргә җибәрелә. Бу Татар конгрессы аша эшләнә торган эш. Шулай итеп татар китабына ихтыяҗны канәгатьләндерә барабыз.

"Татар халкы - китаплы халык"

- Китапның телне саклауда роле ничек дип бәяләр идегез?

– Татар телен саклауда китаптан да нәтиҗәлерәк тагын нәрсә бар? Балаларны карасаң, алар бит кечкенәдән китапка тартыла. Гыйлемгә омтылу, күбрәк белергә теләү балачактан салынган, кешенең табигате шундый. Татар халкы гомер гомергә китаплы халык, белемле халык булган һәм киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәбез һәм башка юл юк та безнең. Шулай булачак та, Алла бирса. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100