Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җилкәсенә гармун асып, татар сугыш кичкән, кайгысын баскан, шатлыгын уртаклашкан". Казанга 100 гармунчы җыелды

Татарстан Республикасы көне - 30 августта, башкалабыз Казанда иртәдән үк бәйрәм чаралары башланып китте. Республика һәм шәһәр көне уңаеннан оештырылган халык бәйрәменең беренчесе Иске Татар бистәсендә “Уйнагыз, гармуннар!” республика халык иҗаты фестивале иде.

news_top_970_100
"Җилкәсенә гармун асып, татар сугыш кичкән, кайгысын баскан, шатлыгын уртаклашкан". Казанга 100 гармунчы җыелды
Казанда утыз ике ел дәвамында оештырылып килүче гармунчылар фестивален, чын халык бәйрәме, диләр. Биредә һәр елны республиканың төрле районнарыннан җыелган һәвәскәр гармунчылар сәхнә тота. Быел бәйрәмгә Татарстанның 28 районыннан 100ләп музыкант килгән. Җәмгысе фестиваль сәхнәсендә 600дән артык артист чыгыш ясады.



“Уйнагыз, гармуннар” фестиваленең беренче елында, проектта 29 гармунчы катнаша. Фестивальне оештырып йөрүдә Котдус Хөснуллинның өлеше зур булды", - дип искә ала Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп популяр җырлар авторы,Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Риф Гатауллин.



 - Бу фестиваль өчен махсус 4 җыр яздым, алар гармун уен коралына багышлана. “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале ул безнең визит карточкабыз кебек. Әлбәттә, соңгы елларда проектны кысрыклый да башладылар. Элек без аны май аенда Г.Камал театры каршында уздыра торган идек. Ни өчендер хәзер шәһәр көненә күчерделәр. Шунысы кызганыч, гармунчыларыбыз арасында яшьләр азайды. Музыка мәктәпләрендә махсус гармунга өйрәтүчеләр юк, бары тик Балтачта, Сабада гына калды бугай инде. Традицион гармунда уйнаучылар юк. Фестивальгә килгәннәр арасында шунысы сизелә, алар барысы да диярлек татарлар күп яши торган районнардан җыелган", - ди фольклорчы.



Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла торган “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленең иң өлкән катнашучысына - 82, иң яшенә 12 яшь. Сабаның Югары Шыксу авылыннан килгән 12 яшьлек Рәзил Шәрифуллин Казанда беренче тапкыр чыгыш ясый. Моңарчы ул төрле район конкурсларында катнашып, җиңү яулаган. Әтисе Илшат Шәрифуллин авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Рәзил кебек яшьләрдә татар халык уен коралларына мәхәббәт уята. Курайчылар ансамбле оештырып сәхнәләрдә чыгыш ясый алар.



 “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленең максаты - һәвәскәр музыкантларны барлау, аларны халыкка таныту, халык уен коралларында уйнау традицияләрен саклап калу. “Залесный” мәдәният йортында Дилүс абый Мәҗитов җитәкләгән “Татар гармуннары” ансамблендә 6 гармунчы йөри икән.

- Аллаһы боерса, быел октябрь аенда безнең коллективка 20 ел тула. Шул 20 ел эчендә 14 егетебезне югалттык. Ә ансамбльгә яшьләр килми. Хәзер яшьләр арасында гармун уйнарга атлыгып торучы да күренми. Мин бу фестивальдә 32 ел катнашам, башлап оештырып йөрү эшләрендә дә булыштым. Беләсезме, беренче елны фестивальдә 29 гармунчы чыгыш ясаган иде. Хәзер, әлбәттә, күбрәк, әмма яшьләрнең милли уен коралларына тартылмавы йөрәкне үрсәләндерә. Шулай да беләктә көч, йөрәктә дәрт булганда сәхнәгә дә чыгасы килә, гармун сузып уйнап та җибәрәсе килә шул. Без төрле һөнәр ияләре, төрле урыннарда эшләдек. Ә менә картайган көнебездә моң, гармун моңы безне берләштерә. Фестиваль озын гомерле булсын, - ди 77 яшендәге гармунчы егет.



Кукмарадан килгән “Баламишкин” ансамбле егетләре дә “Уйнагыз, гармуннар!” проектында 32 ел катнаша. Ансамбльнең җитәкчесе Илгиз ага Зарипов үзе дә көйләр яза, аның әсәрләрен ансамбль егетләре бик рәхәтләнеп башкара. Уен кораллары ватыла калса да, үзләре төзәтә. Халыкта сакланып калган уен коралларын да эзләп, табып “эшкә җигәләр”. Кыйммәт бәягә булса да яңаларын сатып алырга да җай табалар.



- Мин Казанга 15 егетне алып килдем. Ансамбльгә күбрәк тә йөриләр, тик Казан сәхнәсе кечкенә була, барыгызны да сыйдыра алмыйбыз, диделәр. Картайдык, дип ансамбльне ташлап китүчеләр дә булгалады, берничә айдан кире килделәр. "Юк булмый өйдә утырып, чирләшкәгә әйләнәбез. Гармун безне савыктыра икән", - дип кире килделәр. Безнең шунысы куанычлы: артыбыздан яшьләр үсеп килә, 6 яшь егетебез бар. Алар инде профессиональ дәрәҗәдә музыка белән шөгыльнергә исәп тота, - дип сөйләп алды Кукмарадан килгән Илгиз Зарипов.



  - Казанның Иске Татар бистәсендә берничә сәгать дәвамында татар халыкының дәртле көйләре, рус җырлары, башка милләт музыкаль әсәрләре яңгырап торды. Балалар бию коллективлары чыгышы да К.Насыйри урамын тутырып килгән тамашачының күңеленә хуш булды. Милли кием кигән апалар, абыйлар һәм яшьләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Фестиваль программасын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды.



  - “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале - халык бәйрәме ул, чөнки биредә халык үзе уйный, җырлый, бии. Гармун татар халкының тарихында лаеклы урын алган җәүһәр. Җилкәсенә гармун асып татар сугыш кичкән, шатлыгын, кайгысын баскан. Хәзерге тормышыбызга кадәр аерылгысыз уен коралы булып тора. Кайберәүләр гармун юкка чыга ди, юк ул киресенчә камилләшә генә бара. Менә фестиваль сәхнәсенә генә карагыз сез, үзгәреш елдан-ел уңай якка. Алар чын югары сәхнә осталары кебек чыгыш ясый, тышкы кыяфәтләренә дә зур игътибар итә башладылар. Халыкның үз сәнгатенә тартылуы, аның яшәү рәвешен күрсәтә. Халык теленә, милләтенә, сәнгатенә тартылса бервакытта да юкка чыкмый. Рух, тел юк, дип юкны сөйләргә кирәкми. Телне дә, рухны да балаларга өйрәтергә генә кирәк! Гармун һәр авылда, татар яшәгән һәр төбәктә яңгырап тора, - диде артист.



Гармун тарихы сәхифәләреннән: XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлешендә эшли. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, XIX гасырның 30нчы елларында Россиянең Тула шәһәрендә ясый башлыйлар. Елдан-ел бу уен коралы камилләшә бара. Аны ясаучы осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана.

Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Ә Татарстанда гармун ясау эше 1950-1960нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100