Кыек атып туры тидерү: нигә Башкортстан җырчылары Татарстанда күбрәк таныла?

30 Августа 2017

Укылган: 1678 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Александр ЭШКИНИН
Татар эстрадасын күрше Башкортстан сәнгатькәрләре аеруча үз итә. Салават, Хәмдүнә, Хәния, Җәвит дисеңме? Әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә төн йокысын качырган Элвин Грей да “мэйд ин Башкортстан”.

Башкортстан Татарстанга күпер салды

Татар эстрадасының алтын баганалары дисәм, башкалар үпкәләр, әмма бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Башкортстанның искиткеч табигать кочагында үскән бала моңсыз, җырсыз була алмый, күрәсең.

Кичә, 29 августта Казанда Уфаның “Туган тел” каналы шаулатып үзенең беренче концерт премьерасын тәкъдим итте. Сәбәбе дә юк түгел: “Туган тел” Татарстанның теләсә кайсы спутник операторы һзм хезмәт күрсәтү пакетында эшли башлаячак. Шулай итеп, татар һәм башкорт эстрадасы арасына ныклы күпер салынды.

– Безнең телеканалга 9 яшь. Казан белән хезмәттәшлек итү теләге күптәннән уянган иде. Шәһәр хакимиятенә шушындый концерт уздыру идеясе белән чыккач, алар каршы килмәде. Бу – безнең презентация форматындагы беренче концертыбыз. Тик соңгысы булмас, дип уйлыйбыз. Моны матур традициягә кертеп җибәрсәк тә, әйбәт булыр иде. Үзебез белән Башкортстаннан танылган бик күп җырчыларны алып килдек, шулай ук Татарстан сәхнәсен яулаган якташларыбыз да, фәкать, Татарстаннан чыгып, шунда иҗат итеп, безнең белән хезмәттәшлек итүче артистлар да әлеге чарада катнашырга риза булды, – дип сөйләде каналның директоры Азат Вахитов "Татар-информ” хәбәрчесенә.

Җитәкче сүзләренчә, киләчәктә Башкортстанда яшәп, зур исемнәр алган җырчыларга Татарстанга чыгу, танылу җиңелрәк булачак. Ике республикада күрсәтүче телеканал әлегә кадәр Башкортсанда гына билгеле булган, Татарстанга килеп җитә алмаган җырчыларның да исемнәрен ачачак.

–    Татарстаннан килгән артистларга да без үзебездә концертлар оештырырга ярдәм итәбез, клипларын, җырларын да әйләндерәбез. Үзебезнең кичәләрдә чыгыш ясаган артистларга гонорар түләмибез, – диде Азат Галәнур улы.


  

“Татарстанда "йолдызлык", үзеңне өстен кую чире бар”

“Туган тел”нең тәүге концертында Башкортстанның танылган җырчылары белән бергә, үзебезнең татарстанлылар да катнашты. Әйтергә кирәк, ике республикада популярлык казанганнар да бар. Мәсәлән, Илшат Вәлиевне Татарстанда яхшы беләләр. Ләкин соңгы елларда ул үзебезнең радио-тв күзеннән югалып, Башкортстан каналларыннан күбрәк күренә башлады. Моның сәбәбе нидә икән?

–    Мин һәрвакыт Башкортстан белән дә, Татарстан белән дә дустанә яшәдем, – ди Илшат. –  Башкортстан – минем туган ягым,  чакырган концертларда мин рәхәтләнеп катнашырга тырыштым. Тик соңгы елларда, Аллага шөкер, уңай альтернативалар килеп чыга башлады. Бу – бик шатлыклы хәбәр. Безнең милли каналларыбыз тагын да арта. Бу – безнең милләтебезнең җыр-моңнары тагын да киңрәк тарала дигән сүз.

“Туган тел” белән соңгы елларда тыгыз хезмәттәшлек итә башладым. Чөнки минем анда элек-электән аралашкан дусларым бик күп. Алар минем клипларымны, җырларымны бик еш күрсәтә. Миңа алар белән эшләргә уңайлы.

–    Илшат, тамашачы синең “Барс-медиа” ширкәте белән эшләгән елларыңны хәтерли.

–    Әйе, “барслар” белән 7 елга якын контракт нигезендә эшләдем. Ул еллар минем өчен зур тәҗрибә, бер этап. Аның яхшы яклары да, начаррак яклары да булды.  Болар инде артта калды, хәзер ничек тә алга таба барырга тырышабыз.

– Синеңчә ничек, Татарстанда танылу җиңелме, әллә Башкортстанда ротацияләр җиңелрәк әйләнәме?

– Әле ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк дип уйлыйм. Башкортстанда мин әле быел беренче сезон гына ротациягә чыктым. Башкортстан халкы ничектер үзебезчәрәк, милли моңга гашыйк. Татарстанда бераз дискотека форматы,  яңарак юнәлештә эшлиләр. Шуңа миңа Башкортстанда эшләве уңайрак. Туган як туган як инде.

 –  Башкортстанның татар эстрадасы артистлары белән Татарстанның татар эстрадасы вәкилләре арасында дуслык бармы бүгенге көндә?

– Дуслык бик яхшы. Шуны әйтер идем. Башкортстан артистлары аерылып тора: анда җиңеллек, безне алар туганнар кебек кабул итәләр. Анда сәхнә артында да бар да гади, үзебезчә. Татарстанда инде бераз йолдызлану, кайберәүләрнең үзен өстен кую гадәте бар. Күпвакытта татарлар бу безнең җыр ди, башкортлар безнеке дип тарткалаша. Шундый фикер бүленешләре килеп чыкмасын өчен, безгә һәрвакыт бергә җыелырга кирәк.


“Башкортстанда чыныгу алсаң, Татарстан сәхнәсенә менү җиңелрәк”

Тумышы белән Филүс Каһиров белән бер авылдан – Бүздәк районының Килем авылыннан булган Алмаз Хәсәнов бар нәрсәне акчага гына кайтарып калдырырга кирәк түгел, ди.


–  Талант та, тырышлык та кирәк. Акчаң булып кына да талантың булмаса, ерак китеп булмый. Әлбәттә, мега-популярлык казану өчен спонсорсыз булмый. Әмма мин әле аны тапмадым, ул да мине килеп тапмады. Татарстанда танылу җиңел эш димәс идем. Үзем ротацияләргә зур акчалар салганым юк. Әмма Башкорстанда чыныгу алсаң, Татарстан сәхнәсенә менү җиңелрәк, – ди ул.


“Танылу кайда да җиңел түгел”

17 ел иҗат казанында кайнаучы Башкорт дәүләт филармониясе артисты Искәндәр Газизов әлеге чараны “башкорт-татар эстрадасы өчен зур бәйрәм” дип билгеләп үтте.  

–    Искәндәр әфәнде, Башкортстаннан килеп, Татарстанда зур танылу алган якташларыгыз артыннан монда киләсегез килмәдеме?

–    Татарстанда талантлар юк дип әйтеп булмый, шулай да Башкортстаннан чыккан җырчыларның тоткан урыны бәһасез. Таулы, чишмәле табигатьтә генә шундый “яркий” талантлар туадыр дип уйлыйм мин. Мин үземне бүген Татарстан җиренә җайлап кына аяк бастым дип саныйм. “Татар радиосы”нда  5 җырым әйләнде, ике клибым белән хит-парадларда катнаштым. Киләчәктә  монда үзебезнең концертлар белән килербез дигән теләктә калам.

–    Кайда танылу авыррак?

–    Кайда булса да эшләргә кирәк. Татарстанда җиңел, Башкортстанда авыр дип әйтеп булмый. Яки киресенчә. Һәр өлкәдә үз өстеңдә эшләргә кирәк. Эш республикада гына түгел монда, кешенең үзендә.



“Үкенмим, туган якта да үз исемебезне тотабыз”

Инсаф Галимов Стәрлетамак шәһәренең кала Мәдәният сараенда эшли. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме бар.

–    Үзегезне чеп-чи татар, дидегез. Татарстанга килеп танылу аласыгыз килмәдеме, Башкортстанда калу канәгатьләндердеме сезне?

–     Башкортстанда калуыма канәгатьмен. Элек, яшьрәк чакта Казанга чакыручылар да булды. Нишләптер, Казанга килмәдем мин. Аллага шөкер, хәзер кызым Әминә Галимова Казанда җырлап, эшләп йөри.

–    Ә үзегезнең клиплар, концертлар белән Татарстан сәхнәсенә үтәргә телисезме?

–    Без элек килгәләдек инде, йөрдек. Әмма тагын килеп, телевидениеләргә клипларны, җырларны бирсәң, комачауламый инде. Килергә кирәк. Мондый теләк бар.

–    Үз вакытында Салават, Хәнияләр сездән килеп, мега-популярлык казанды. Алар таныла башлаган чорларда Татарстанга омтылу теләге дә булмадымы?  

–    Юк, ул елларда андый омтылыш булды дип әйтә алмыйм. Чыннан да,  Башкортстаннан чыккан байтак артист Татарстанда йолдыз. Минем нигәдер андый уем булмады. Әллә шул туган якны сагынып, төпчек бала булгач, әти-әнине калдырып китәсе килмәгәнлектәнме? Шул туган як, әти-әни дип торып калдык бугай. Әмма мин үкенмим, без туган ягыбызда да үз исемебезне тотабыз.


“Татарстанда конкуренция сизелә”

Илшат Яппаров исеме татар тамашачысына да шактый таныш. Эстрадага адымнар ясый башлаган чорларында, журналистлар аның фамилиясен үзебезчә “Җәббаров” дип язып, мәш килгән иде.

-         Башкортстанда берникадәр танылу алган җырчылар безгә вагонлап  агыла һәм Татарстанда таныла башлый. Ничек уйлыйсыз, бүген Башкорстанда туып-үскән кешегә татар эстрадасына үтеп керү җиңел эшме?

-         Кемнең теләге бар, алар Мәскәүгә дә барып җырлый ала. Теләк кирәк. Кесәңдә азрак акчаң да булса, керергә дә, җырларга да мөмкин дип уйлыйм.

-         Үзеннән-үзе акчага төрттереп әйттегез. Бүген ротация Башкортстанда кыйммәтме, Татарстандамы?

-         Үзем ротация белән шөгыльләнгәнем юк. Әмма сыйфатлы клибың, халык күңелен өтеп ала торган җырың булмаса, кая да эшләү кыендыр.

-         Ә Башкортстанда танылу җиңелме соң?

-         Хезмәт юлын туган якта башлагач, кыен булмады. Мин 2007-08 елларда Гүзәл Әхмәтова белән Татарстанга гастрольләргә килдем. Татарстанда танылып була. Тик монда яшьләр күп, шуңа күрә сине белсеннәр, күрсеннәр өчен “раскрутка” кирәк, яңа җырлар, яңа клиплар кирәк. Татарстанда конкуренция сизелә. Казан күбрәк шоуга корылган. Чөнки сезгә Мәскәү якын.

-         Хәзер планнарыгыз нинди? Казан сәхнәсенә үтеп керү хыялы бармы?

-         Андый хыял, теләк булса, тырышыр идек, эшләр идек. Мин инде 2012 елларда “Барс-медиа” студиясе белән эшләп карадым. Белмим, ни өчендер, бәлки иренә башлаганмындыр, Башкортстанда гына калырга булдым. Һәм без шулай итеп, башкорт казанында гына кайныйбыз.


“Татарстанда акча күбрәк кирәк”

Пародист һәм алып баручы буларак танылган Мирхәт Гайсинның җырларын да үз итә татар тамашачысы. Аның кайсы республикада иҗат итүен дә чамалап булмый. Чөнки аның бер аягы – Татарстанда, икенчесе Башкортстанда.

-         Мирхәт, син Башкортстанда яшәп, шул ук вакытта Казан белән ике арага тузан кундырмыйсың. Хезмәт юлыңны исә Татарстанда башладың. Сиңа кайсы республика эстрадасына керү җиңелрәк булды?

-         Туган як булгач, Башкортстанда миңа җылырак, җиңелрәк шикелле. Татарстан да үз өем кебек. Монда укыдым, монда эшләдем,  монда яшәдем.

Мин Казан театр училищесын тәмамладым. Яшәргә акча кирәк бит. Эстрадада җиңел генә акча эшләп була кебек күренә иде. Хәния апа Фәрхи мине якташы буларак, үзенең “Бәйрәм” ансамбленә чакырды, беренче адымнарны аның белән ясадым.

–    Танылу өчен, ротацигә акча күп кирәкме?

–    Төгәл бәясен әйтү матур булмас, тик бушка берәү дә әйләндерми. Талант, тырышлыгыңны акчага төрсәң, ишекләр ачык инде. Тик Татарстанда акча күбрәк кирәк дияр идем.

–    Нигә Башкортстанда туган җырчылар Татарстанга агыла икән?

–    Монда бал сылап куйган дип уйлыйлар, күрәсең.  Бер җирдә дә колач җәеп көтеп тормыйлар.


“Тамашачы кабул итмәсә, син кайда да беркем түгел”

Алда әйткәнемчә, “Туган тел” концертында Башкортстан җырчылары белән беррәттән, үзебезнекеләр дә чыгыш ясады. Алсу һәм Азат Фазлыевлар да матур күлмәк-кәчтүмнәрен киеп, үз чыгышларын көтте. Тик вакыт кысу сәбәпле, алар үз чиратларын кунакларга бирергә мәҗбүр булды.

-         Башкортстан артислары Татарстанга зур көч белән килергә тырышканда, сез, киресенчә, соңгы арада Башкортстанда күренә башладыгыз.  

Азат: Соңгы елларда татар һәм башкорт җырчылары үзара аралаша, дуслаша башлады. Бу – куанычлы хәл. Безнең дә башка төбәкләрдә яшәгән милләттәшләр белән очрашасы, иҗатыбыз белән таныштырасы килә. Бу – масштабны арттыру гына.

Алсу:  Узган ел безне Башкортстанга бер бәйрәмгә чакырдылар. Мин юл буе керфек тә какмыйча Башкортстанның табигатен күзәтеп бардым. Искитәрлек матурлык. Ә халкы, тамашачысы белән аралашкач, мин аңа чынлап торып гашыйк булдым. Анда икенче төрле энергетика, аңлатып бетермәслек гадилек. Шуңа күрә үзебезнең җырларны бирә башлаган идек, тиз арада үз иттеләр. Башкортлар безне “Күгәрченем-гөлкәем” җыры аша таныды. Башкортстанга безнең сукмаклар тиз салынды. Хәтта Әнвәр Нургалиев та безне үзенең концертына чакырды. 

–    Күрше тавыгы күркә булып күренә, диләр бит әле ул. Башкортстаннан килгән мәгълүм җырчылар бездә әллә кайчан зур исемнәр алып бетерде. Сез Татарстан хөкүмәтенә караганда, Башкортстан хөкүмәте алданрак бәяләр дигән уйлар белән йөрмисезме?

Азат: Алай дип әйтеп булмас. Тамашачы кабул итмәсә, син беркем түгел. Карарбыз, вакыт күрсәтер. Декабрь аенда Башкортстанда гастрольләребез. Куркыта да, җаваплылык та бар. Әмма эшләмәгән килеш, “булыр микән, юк микән” дип, 80 яшькә кадәр дә көтеп утырырга мөмкин.


“Везение” да кирәк

Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган Гөлдания Хәйруллина, кайсы республикага танылырга теләсәң дә тырышлык кирәк дип саный. Шул ук вакытта заман таләбе буларак, акча кирәклеген дә искәртә. Үзенчәлек, тавышның аерылып торуы да мөһим факт. Сәхнә киеме, концерт куелышына өстәп,  “везение” да булырга тиеш, ди ул:

–    Яшь чакта Башкортстан буйлап та йөрдек. Миңа: “ Үтүкне кушсаң да син җырлыйсың”, диләр иде. Без үз заманында ике республикада да популяр булдык. Халыкны яраттырып, үзеңә караттыра алсаң, тамашачы кайда да яратып каршы ала.


“Акчаң булмаса, капка төбеннән ерак китә алмыйсың”

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырлар авторы Зифа Нагаева “эстрада хәзер кәсепкә корылган”, ди.

–    Бик каты итеп әйтсәм, кыерсытырмын. Радиода җырларым яңгырап тора, “Болгар” радиосында да, “Татар радиосы”нда да үз җырларымны ишетәм. “Барс-Медиа” ширкәте белән дә күп эшләдем, әле дә хезмәттәшлек дәвам итә. Ә радио-телевидениягә шәхсән үз тавышым белән керү өчен, әлбәттә, акча мәсьәләсе беренче урында. Хәзерге заманда бар нәрсә кәсепкә әйләнеп калды бит. Элек җан өчен, йөрәк өчен җырлаган җырчыларга, нинди генә матур тавышлы булса да, кая да булса күренү, үтеп керү өчен матди як кирәк. Матди ягың булмаса, капка төбеннән ерак китә алмыйсың.

Минем җырларым бик күп. Аларны җырчылар эстрадага тиз арада алып керә. Шуңа мин үзем сирәк-мирәк кенә күренсәм дә, канәгатьлек кичерәм. Ерактагы кояш яктырак җылыта, диләр бит. Үпкәләмим. Эчне тырнап куя, әлбәттә. Яшем дә бара бит, ләкин заманына күрә – җырлары, җырларына күрә – заманы. Менә шундый вакытка җиттек”, – диде Зифа Нагаева.

Минем тормышта Хәния Фәрхи кебек кабатлану башка булмаячак

Ул шулай ук башкорт һәм татар халкының мәшһүр җырчысы Хәния Фәрхи белән хезмәттәшлекләре турында да сөйләп узды.

–    Без Хәния белән бер елганың ике яры булдык. Әле генә шул уй башыма килде. Бик зур сагышта мин. Бу көннәрдә бигрәк тә уйланам. Җырларым да кайгыда. Аның белән бергә тудырган җырларым да ачы хәсрәттә. Мин Хәния Фәрхи белән шул дәверне дә озаттым.

Хәния мине үзе эзләп тапты. Ул беренче тапкыр 6 яңа җырымны алып, беренче программасына кертте. Бу минем үзем өчен язылган җырларым иде. “Капка төпләрендә яшел үлән”, “Гомерләр зая узмасын” кебек җырлар. Ул аларны тиз арада популярлаштырды. Аннан соң ул һәр программасына минем биш-алты җырымны кертә торган булды.

Бер вакыйга истә. Ул бер елны минем 9 җырны җырлаганда, Уфада 17 көн рәттән концерт бирде. Шушы кадәр үстек без, бер-беребезгә үсәргә ярдәм иттек. Ул мине, минем җырларымның данын арттырды, мин аның илһамына чишмә булдым. Ул шулай мәңгелек булып калачак. Мондый кабатлану башка булмаячак. Мин нинди генә яшь җырчылар белән эшләсәм дә, Хәния – Зифа, Зифа – Хәния арасындагы иҗат җимешләре ул шул вакытныкы гына булып калачак. Шуңа мин Хәнияне юк дип әйтә алмыйм. Ул минем җырларны да, минем җырлар аша үзен дә үлемсез итте, – диде Зифа Нагаева.

"Хәнияне никадәр ихтирам итсәм дә, мине Татарстанга Фән Вәлиәхмәтов танытты,– ди Зифа ханым. – Сиңа үзеңә җырларга кирәк дип, гастрольләргә алып чыкты ул мине. Сине белмиләр, җырларыңны гына беләләр дип, Татарстан белән мине Фән Вәлиәхмәтов  таныштырды".

Көн салкынчарак булгангамы, ишетми калганнармы, Казансу елгасы буенда концерт башланганда тамашачы күп түгел иде әле. Аның каравы, бер-ике сәгатьтән халык агылды да агылды гына. Шулай булмый, кемнең бушка затлы концерт карыйсы килмәсен?


Фикерләр








Мәдәният

Татар җәмәгатьчелеге Сара Садыйкованы искә алды: "Чын-чынлап күңелгә үтеп керерлек җыр яза торган яшьләр юк"

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган шимбәдә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор, опера җырчысы Сара Садыйкованың 111 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелде. “Татар моңы сине сагына” дип исемләнгән җыр бәйрәмен композиторның кызы, заманында балет биючесе булган Әлфия Айдарская оештырды. 

Мәдәният

"Ноябрьдә Хәния Фәрхи бу сәхнәдә концерт бирергә тиеш иде..." Хәниясез үткән концерттан репортаж

4 ноябрь, шимбә киче. Мәскәүнең “Космос” концертлар залына керү юлында  зур чират. Биредә халык җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһированы искә алу чарасы уза. Тамашачыларны аралый-аралый эчкә узам. Ниятем - чара башланганчы халык белән, артистлар белән сөйләшеп алу. 

Мәдәният

Беренче татар балалар фильмы бер ел авылларда прокатта йөргәннән соң гына Казанда күрсәтелде

Татарстанның атказанган артисты, Кариев театры актеры Илфат Камалиев “Егет сүзе бер булыр!” исемле беренче татар балалар фильмы төшергән. Әлеге фильм нигезендә, кызыксынучы продюсерлар булса, фэнтези сериал ясап була алыр иде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла