Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Башаровка Әтнә һавасы аллергия бирде, әмма ул татар фильмында төшүгә бик шат

Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында 5 августта төшерелә башлады һәм беренче кадрларны “бисмилла” әйтеп, Россия күләмендә танылган киноактер Марат Башаров башлап җибәрде.

news_top_970_100
Марат Башаровка Әтнә һавасы аллергия бирде, әмма ул татар фильмында төшүгә бик шат

Композитор Марат Әхмәтшинның Туфан Миңнуллин язган “Мулла” пьесасын экранлаштырырга хыялланып йөрүенә һәм Туфан абый варисларының берсе булган Әлфия Миңнуллинадан телдән генә рөхсәт алынуга өч ел дигәндә, эш башланып та китте - июльнең икенче яртысында Миләүшә Айтуганова җитәкләгән “Татаркино” оешмасы фильм буенча ачык кастинглар уздырды. 

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә. Проектны тормышка ашыруда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнаша.


 “Мулла”: эчтәлеге 

Татар авылына имансызлыктан коткару өчен тумышы белән шушы авылдан булган Самат авылга мулла итеп Әсфәндиярны алып кайта һәм үзенең буш торган йортына урнаштыра.

Катлаулы язмышка ия булган, пьесада искәртелеп узганча, «тимерчыбыклы» мәктәп узган яшь мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы, авыл халкын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? 

“Мулла”: пьесаның кинога кадәрге язмышы

Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы 2006 елда Татарстанда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. 2007 елда аны М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында Айрат Әбушахманов куйды һәм ул башкорт сәхнәсендә бик уңышлы барды.

Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең беренче режиссерлык курсында укып чыккан Дамир Сәмирханов, 2009 елда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына баш режиссер итеп билгеләнгәч,  беренче эше буларак, “Мулла”га алынды. Шушы спектакль белән “Һөнәр” яшь режиссура фестивалендә катнашты.  

Шуның артыннан ук, “Мулла” пьесасы буенча яшь режиссер Рамил Фазлыев республиканың Әтнә халык театрында спектакль куйды. 2010 елда Әтнә театры бу спектакль белән “Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә гран-при яулады. Театр белгечләре аны әлеге пьесаның иң яхшы куелышы дип таныйлар. Туфан Миңнуллин үзе дә бу куелышны яраткан дигән фикерләр бар. Сүз уңаеннан, 2011 елда Әтнә театрына дәүләт статусы бирелде, шул ук елның көзендә театр Г.Тукай исемен йөртә башлады.

2012 ел ноябрендә – Камал театрының Марсель Сәлимҗановның туган көнендәге традицион премьера буларак "Мулла" спектакле куелды. Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев. Әсфәндияр ролендә – Эмиль Талипов. Камал театры "Мулла"ны Туфан Миңнуллинның “иң соңгы пьесаларыннан берсе” дип тәкъдим итте һәм драматургның якты истәлегенә багышлады. Күпләр "Мулла" спектаклен шушы куелыш аша хәтерли.

Яңа сезонда “Мулла” спектакленең Г.Камал театры репертуарыннан төшеп калганлыгы мәгълүм булды.

Г.Камал театрының "Мулла" спектакленнән күренеш

«Мулла»: кинога әзерлек

Инде фильмга килгәндә, "Без фильмда авторның төп идеясен сакладык - "Мин беркайчан да, беркемгә дә ышанмадым, ә ышанасым килде", дигән девиз калды. Бераз бизәп кенә җибәрдек", – диде фильмның идея авторы Марат Әхмәтшин. Ул бу фильмның продюсеры да. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин үзе. Фильмның режиссеры – Әтнә татар дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров. Фильмның генераль продюсеры - “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова.

“Фильмны киләсе елга Казан халыкара мөселман кинофестиваленә өлгертербез дип уйлыйбыз”, – ди Миләүшә Айтуганова. Продюсер тәгаенләнгән бюджетка сыешырга тырышачакларына өметләнә.

Бюджетның күпме булуы турында ачык мәгълүмат булмагач - язмыйм. Әмма  татар киносы хакына дип эшләнсә, район да ярдәм итсә, тартып-сузып җиткерергә мөмкин. Бик каты тартып-сузып...

Миләүшә ханым фестиваль форматындагы кино төшереләчәгенә басым ясады. “Шул максатларга Туфан абыйның әсәре туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шушы идеяне хуплап, фестивальгә шундый кино кирәк дип, фильм өчен акча бирде”, – диде ул.

“Бу проект Әсгать Сәфәровка бик ошады – ул үзе дә Әтнә районыннан, – дип дәвам итә Миләүшә Айтуганова. – Казан мөселман кинофестиваленә шушы форматтагы бер әсәр кирәк бит инде. Биредә исламның ничегрәк булырга тиешлеге турында уйланулар. Без Татарстанны традицион ислам үзәге дип әйтәбез. Бу кино шул идеалларны күрсәтә”. 

“Мулла”: Рамил Фазлыев – режиссер һәм актер

 

“Мулла” фильмының режиссеры Рамил Фазлыев төп рольне беркемгә дә бирмәде – ул аны үзе башкара. “Моннан өч элек элек без реклама ролигы төшереп, шуның ярдәмендә акча табарга тырыштык. Ниһаять, быел финанс мәсьәләләре хәл ителде. Трейлерда мин күренгәч, артка юл юк иде инде. Төп герой мәсьәләсендә икеләнүләр булмады”, - диде Рамил Фазлыев.

Дөрес, кастингта килүчеләр арасында мулла роленә күз атучылар да бар иде. Әйтик, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Әсфәндияр роле өчен килгән иде.

Рамил Фазлыев үзе үк режиссер да. “Мин каушыйм, дулкынланам, технологиясен белмим, - диде Рамил. – Минем өчен бу би кызык. Мин өйрәнәм”. Фильмның икенче режиссеры – Әмир Галиәскаров. Төшерү процессы Әмир җилкәсендә булса, актерлар белән Рамил эшләячәк.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, кино төшерү төркеме, нигездә, тәҗрибәле. 

“Мулла”: кинофильм Әтнә районы авылларында һәм Казанда төшерелә

 

Шулай итеп, 2017 елның 5 августында – шимбә көнне - Әтнә районының Күәм авылында, Әнәс Галләмов йортында, Марат Башаров катнашында “Мулла” фильмы төшерелә башлады. Йорт хуҗасы Әнәс Галләмов тыйнак кына читтә басып торды – ул хәтта очраклы гына да безнең фотографның фотообъективына эләкмәгән. Әнәс Галләмов хәзер йортның буш торуын, үзенең шәһәрдә яшәвен әйтте. Ул үз язмышы да күпмедер дәрәҗәдә Әсфәндиярныкы белән аваздаш булуын билгеләп узды. Әнәс Галләмов үзе басым ясамаса да, аның ислам кануннары буенча яшәгән булуы күзгә ташлана. Шул рәвешчә, кинофильм төшерү өчен йорт та "Мулла" сценариесенә туры килә дияргә була.

Әсфәндияр мулла эшләгән мәчет итеп Күңгәр мәчете сайланган, көннең икенче яртысында кино төшерү төркеме шунда күчте.

Киноның башы – Әсфәндияр мулланың Туфан Миңнуллин пьесасында билгеләп үтелгәнчә, “тимерчыбыклы мәктәптән” чыгуы сентябрь аенда Казанда колониядә төшереләчәк. 

“Мулла”: Артур образының кечкенә генә тарихы

Алдарак әйтелгәнчә, фильмда танылган киноактер Марат Башаров төшә – роле зур булмаса да, аның булуы, әлбәттә, киноның алга таба уңышын тәэмин итәргә мөмкин. Артур образы Әсфәндиярның характерын ачып бирү өчен Марат Әхмәтшин тарафыннан уйлап табылган. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, бу образның кертелүе бик табигый. Әйтик, Әсфәндияр мулланың элеккеге дусты белән очрашуы аның пьесада ук булган икеләнүләрен ачыграк күрсәтә.

Фильмда Марат Башаров катнашында өч күренеш булачак. Беренчесендә алар мәчет янында очрашалар – Артур дустын эзләп авылга кайта. Рамил Фазлыев, Марат Башаровка аңлатканча (аның аңлату күренешен видеокадрларда күрә аласыз), Артурга бизнес ачу өчен ышанычлы дус кирәк, аның дусты алдында ниндидер бурычы да бар булса кирәк. Икенче күренештә дуслар Әсфәндияр яшәгән йортта чй өстәле янында гапләшеп утыралар. Биредә Артур дустын китеп бергә эш ачарга күндерә. Өченче күренеш иртән капка төбендә бара. Монысында Марат, дусты чемоданын куйсын өчен багажнигын ачып яба да, машинага кереп утыра.

“Мулла”: Марат Башаров. Видеокамерага кадәр

 

Марат Башаров кичтән – 4 август көнне - Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатлары өчен әзерләнгән сәнгать осталары концертын алып барса да, иртән билгеләнгән вакытта Миләүшә Айтуганова аны Күәм авылына китереп җиткерде.

Марат авыл табигатенә һәм һавасына сокланып "туарылып" йөрмәде. Тиз генә өйгә үтте, тәкъдим ителгән чәй өстәле янына утырды. Тик чәй эчәргә түгел. Бу өстәл янында фильмның Марат катнашкан бер кадры төшереләчәк. Авыл өенең өстәлендәге тыйнак кына табын Әсфәндияр һәм Артур утырып сөйләшсен өчен рәссам тарафыннан әзерләнгән иде.

Шушы өстәл янында ул журналистлар сорауларына җавап бирде. Туфан абый язган әсәрне "великая история" дип атады. Ул беренче тапкыр татар киносында төшүен, үзенең әлеге проектка алынуында геройның исән калуының хәлиткеч фактор булуын әйтте.

 - Мондый проектта катнашудан баш тарту зур мәгънәсезлек булыр иде. Мин татар киносының күтәрелә башлавын күрү бәхетенә ирештем", - диде Марат Башаров һәм татар киносы үсеше өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте. "Без үзебезнең тирән тамырларыбыз турында Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга җиткерергә - кинематограф аша халкыбыз турында сөйләргә тиешбез. Чөнки Ленин әйтмешли, “Бөтен сәнгать арасында иң бөеге булып кинематограф тора", - дип өстәде.

"Аллага шөкер, мин ниһаять, туган татарларым янына татар киносына катнашырга кайттым", - дип безнең – татарларның - йөрәгенә сары май булып ятар матур сүзләр әйтте.

Марат хәтта татарча уйнарга тәкъдим итсәләр дә, ризалашачагын әйтте. “Бераз гына өйрәнәм дә... – диде ул. - Дөрес, күпләр минем Мәскәү мишәрләре акцентыннан көлә. Әмма без, барыбер, татарлар! Сезнең аша халкыма җиткерәм: каршыгызда – ирекле актер Башаров. Татар киносында эшләргә әзермен!” – диде ул.

Кыскасы, чакырыгыз, татар режиссерлары, Маратны – киләчәк, уйнаячак. Ул татар киносының үсеше яклы.

Ярый, сүзен ишеттек, инде Маратыбызның ничек эшкә күчүенә күз салыйк.

Ул шкафлар артында оештырылган "костюмерная"га кереп, эшмәкәр Артур костюмын – футболка белән, кирпеч төсендәге чалбарын киде дә, өйалдында көйләнгән «гримерная»га чыгып, үзен грим остасы кулларына тапшырды. Параллель рәвештә фильмның режиссеры һәм төп героен уйнаучы Рамил Фазлыев – үзенең фильмдагы бердәнбер партнеры белән сөйләшә башлады.

Сөйләшер алдыннан итагатьле генә итеп, өйалдындагы артык кешеләрнең чыгып торуын сорады. Шулай да безнең видеооператорыбыз, әлеге тарихи мизгелләрне халыкка җиткерергә алынган бердәнбер мәгълүмат чарасы вәкиле буларак, өйалдында кала алды һәм без видеорепортажда киноактер белән режиссерның очрашу мизгелләрен дә тәкъдим итәбез.


Дөрес, бер момент кына Марат Башаровның татар киносы эпопеясен боза язды. Казан артының “ак ипигә ягып ашарлык” саф һавасы Мәскәү йолдызына килешеп бетмәде булса кирәк. Әй, тотынды төчкерергә йолдызыбыз. "Саф һавага аллергия", дип "диагноз куйды" кино төшерү төркеме. Әмма эш аллергия вакыт кулланыла торган даруларга кадәр барып җитмәде – чөнки алар йокы китерергә мөмкин. Хәер, сценарий буенча "Ауди"га чыгып утыргач, барысы да үтте – Мәскәү кунагы өчен шәһәр һавасына тәңгәл машина эчендәге һава хәерлерәк булып чыкты.

Шунысы кызык, Марат капка төбенә түбәтәй киеп килеп чыкты. “Үзе киде бит ул аны”, - дип акланды фильмның костюмнар буенча режиссеры Ләйсән Хаҗиева. Күрәсең, Марат күңелендәге татар образы түбәтәйле булырга тиештер. Әмма түбәтәйне салдырырга кирәк иде. Аның түбәтәйле булуы сценарийда каралмаган, чөнки Артур – Әсфәндиярның аны муллалыктан аерып, эшмәкәрлеккә өндәүче элеккеге дусты. Миләүшә Айтуганова проблеманы үзе хәл итте – түбәтәйне салдырды. 

“Мулла”: кино башлана

"Мулла" фильмының беренче көнендә иң беренче кадр Марат белән Әсфәндярның капка төбенә чыгуыннан башланды. Марат Башаров үз герое Артур кайткан "Ауди"ның багажнигын ачты.

"Эшне "Бисмиллаһи рахмани рахим" дип башларга кирәк дип киңәш бирде ул төшерү төркеменә. Аннары "Хлопушка"ны чакырды. Кыскасы, артык игътибарны җәлеп итмичә генә эш процессын "үз кулына алды".

 

Белмәүчеләр өчен. Хлопушка – кино- һәм телефильмнар инструменты. Ул кино төшерү һәм тавыш яздыру җайланмаларында яздырылган сурәт һәм тавышны синхронизацияләү, төшерелгән материалны систематизацияләү өчен кулланыла.

Сүз уңаеннан, кино төшерү процессының тагын бер аерылгысыз элементы – язулы тәлинкә. Тәлинкәгә киноның исеме, режиссеры, операторы, рәссамы һәм продюсеры фамилияләре языла, имзалар куела. Аннары тәлинкә ватыла. Кыйпылчыклары төшерү процессында катнашучылар истәлеккә алалар.

Төшерү төркеме кадерле кыйпылчыкларны Әтнә җирендә чәчеп калдырмады.

Дүрт кыйпылчык "Татар-информ"га да кайтты. Шунысы да игътибарга лаек, "Татар-информ" фотографы әлеге кыйпылчыкларның һавада таралып җиргә коелган мизгелләрне дә "Мулла" фильмы тарихына кертеп калдырды. 

Ә бу вакытта Күәм авылында....

 

...гадәти тормыш бара. Авылда тынлык, тирестә тавыклар казына... Күәм авылындагы бер йорт алдында тарихи вакыйга кайнаса да, дүрт кечкенә баладан тыш, авыл кешеләре тамаша кылырга җыелмады. “Марат Башаровны беләсезме?” дип малайларга. “Ә кем ул?” “Марат Башаров кинода уйный”, -ип аңлатам. “Минем апа беләдер, - дип куйды берсе. – Ул кинолар карый”.

Урамның икенче ягында Марат Башаров уйнаган киноларны карар яшьтәге ханым киерелеп кычыткан чабып йөри иде. Бәрәңге бакчалары янында йөргән авыл абзыен да кино төшерүчеләр кызыксындырмады.

“Мулла”: Марат Башаров. Видеокамера

Беренче кадрларда Марат Башаров, Рамил Фазлыев һәм Мөслимә Гайнетдинова катнаша. Сценарий буенча Артур белән Әсфәндияр китергә җыенганда авыл хатыны Мөслимә апа йөгереп килеп авылның иң карт кешесенең үлеме турында хәбәр итә. Бу Әсфәндиярның авылда калуына сәбәп була.

Сценарий буенча Марат машина багажнигын ачып, Әсфәндиярга чемоданын куярга ымлый да, машинага кереп утыра. Машина янында Әсфәндияр белән Мөслимә апа сөйләшә.

Маратның шушы ымлавында да, машинада утырып торуында да профессиональлек сизелә иде. Беркайчан да бу артистның фанаткасы булмасам да, дөньямны онытып сокланып карап тордым

Марат  Әтнәдә өч күренешне эшләп чыкты да, кич Мәскәүгә очты. Казанга 5 сентябрьдә кинофестиваль ачылу тантанасына һәм “Мулла” фильмы проектын тәкъдим итергә киләчәк.

“Мулла”: башка артистлар

 Фильмдагы бөтен рольләрнең дә ияләре әлегә билгеле түгел.

 Пьесада хатын-кыз образлары күп түгел – Әсфәндиярга булышып йөргән Мөслимә апа һәм Налимә. Мөслимә апа ролендә – Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова.

Кастингка Налимә роленә өметләнеп килүчеләр шактый иде. Шул исәптән, танылган эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинова. “Августта буласы концертларымны да күчердем”, - диде җырчы үзенең Налимә роленә ия буласына өметләнеп. Озак икеләнүләрдән соң рольгә Әтнә театры артисты Гүзәл Гафарова расланган. 

“Яшь булуы икеләндерде, - диде Миләүшә Айтуганова. – Картайтырбыз инде, яшьне картайтуы авыр түгел”.

Вәлиәхмәт роленә Әлмәт театры артисты, Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров расланганы билгеле. “Вәлиәхмәт образы Туфан абыйда ул татарның бөтен фаҗигасен күрсәтеп торган, гомумиләштерелгән ниндидер көчле образларның берсе. Анда үч тә, хөсетлек тә, бүгенге көндә бизнеска кирәкле ныклык та бар. “Замананың Гамлеты түгелме икән?” – дигән уем да бар минем, – диде Рафик Таһиров. - Вәлиәхмәт бүгенге татарның бик көчле җыелма образы. Бу роль миңа бик ошый, күңелемә якын”.

Калган рольләр белән әлегә ачыклык юк.

“Мулла”: авторлык хокуклары

Танылган драматург Туфан Миңнуллин варисларының берсе булган Әлфия Миңнуллина сүзләренә караганда, ул әтисе пьесасы буенча фильм төшерергә телдән рөхсәт биргән. Әмма әлегә документларны да, сценарийны да күрмәгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100