Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Молодежка" сериалы герое Андрей Кисляк Рөстәм Миңнехановның телефон номерын сорады

Барча халыкны телевизор каршына утырткан, йөзләрчә яшүсмердә спортка мәхәббәт уяткан, хоккей белән җенләндергән “Молодежка” сериалын карыйсызмы сез? Әгәр шулай икән, бу язманы сез, һичшиксез, укырга тиешсез!

news_top_970_100
"Молодежка" сериалы герое Андрей Кисляк Рөстәм Миңнехановның телефон номерын сорады
Күптән түгел үзенең таркаулыгы, әти сүзеннән чыга алмавы белән яраттырган Семен Бакин (актер Игорь Огурцов) һәм кызларның йөрәген яндырган Андрей Кисляк (актер Влад Канопка) Казанга, дөресрәге, “Татар-информ” уздырган матбугат очрашуына килде. Бу очрашу “СТС” каналының яңа сезонына багышланган иде.

“Молодежка” сериалы әлеге телеканалның “йөзе” дисәк тә арттыру булмас. Ул яңа сезонда да үзенең яңа серияләре белән сөендерәчәк. Моннан тыш, телеканалда өр-яңа тапшыру һәм шоулар да көтелә.

Кисляк белән Бакин тормышта да нәкъ сериалдагыча. Семенның авызын очландырып сөйләүләре дә “кинодан алынган”. Ә Кисляк роле чын хуҗасын тапкан. Дөресрәге, бу артистка да рольләрен уйныйсы түгел, алар тормышта да шул ук.

Актерлар журналистларга фильмга төшү тарихы, геройлары турында сөйләде.



 “Беренче серияне 11 көн төшердек”

– Беренче сезонны төшерер алдыннан без ярты ел буе тимераякта шуарга өйрәндек. Безгә хәтта абонементлар алдылар. Калган сезонда да икешәр, өчәр ай өйрәнергә туры килде. Хәтерлим әле, беренче серияне 11 көн төшердек. 11 көн! “Молодежка”ның беренче, икенче сериясендә хоккей күренешләрен төшергәндә безгә дублерлар ярдәм итте. Үзебез тимераякта төшергән өлеш 10 процент булса-булгандыр. Ә бишенче сезонда без 80 процент эшне үзебез башкарабыз. Менә, алтынчы сезон булсамы, тимераякта шуу күренешләрен 110 процентка башкарачакбыз, – ди Андрей Кисляк ролен уйнаучы Влад Канопка.


  
Беренче серияне төшерү җиңелләрдән булмый. Бу – техник хезмәткәрләргә дә, актерлар өчен дә сынау. Краннар, өч-дүрт камера, боз, тимераяк. Боларның барысын бергә җыеп, бер калыпка салуда кыенлыклар булмый түгел. Бик күп дубльләр төшерелә, киселә, өстәлә. “Эффект присутствия” ясау өчен операторларга бозга ятып та төшерергә туры килә хәтта.
  

“Молодежка” меңнәрчә яшүсмерне хоккейга тартты

“Молодежка” - меңнәрчә яшүсмерне спортка, хоккейга тарткан сериал, – ди СТСның маркетинг буенча директоры Кира Ласкари. – Беренче серияләрне Подольскта төшердек. Ул вакытта әле “массовка”га унлап кына кеше җыела иде. Ә соңрак бу сан артканнан-арта барды. Спорт сериалы зур популярлык казанды, хоккейга да мәхәббәт артты, – диде ул.



“Миңнехановның номерын бирегез әле миңа, хоккей уйнарга”

Профессиональ хоккейчыларны уйнаучы егетләр, бүген инде тормышта да хоккей белән дус. Влад Канопка (Андрей Кисляк) күптән түгел Амур өлкәсе губернаторы Александр Козлов белән бер командада хоккей уйнаган.

Журналислар Владка шуннан соң: “Безнең Президентыбыз да спортны ярата һәм хоккей уйный, бездә дә шундый уеннар оештырырга теләмисезме?” - дип сорады. Моңа җавап итеп “Кисляк”:

– Илбашыгыз хоккей яратуын беләм. Ә сездә аның телефон номеры бармы, бирегез әле миңа, – диде.



“Бакин инде үсә”

Билгеле булганча, “Молодежка” сериалы бу сезонда “Взрослая жизнь” өстәмәсе белән бара һәм быел егетләр ВХЛга эләгә. Бары бернәрсә генә үзгәрми: геройлар һаман эзләнүдә, уйлануда, ялгышуда, көрәшүдә.

– Ниһаять, яңа сезонда минем герой үсә башлый. Йөкле хатыны өчен борчыла, аны кайгырта, – ди Семен Бакинны уйнаучы Игорь Огурцов. – Быел бит инде без яңа командага күчәбез, мин яңа капкачы белән көрәшә башлыйм. Янәсе, “мин яшь булсам да, синнән остарак”. Безнең һәр ел саен яңадан-яңа тарих, кино геройлары тормышы белән яшәү кызык.



“Кисляк тормышы белән яшәргә теләсәм дә, чынлыкта минем моңа акчам беркайчан да җитмәде”

Андрей Кисляк исә продюсерларга үзен яңадан тудырганы өчен рәхмәт әйтә.

– Хәтерләсәгез, мин беренче сезонда әтисе акчасына яшәүче, яхшы машинада җилдерүче, матур кызлар яратучы идем. Аллага шөкер, мин беркайчан да андый булмадым. Андый иркен тормышта яшәр өчен, чынлыкта минем беркайчан да акчам җитмәде. Сезон саен миндә кешелеклелек сыйфатлары уяна барды. Мин инде хәзер икенче кызга гашыйк. Тормышны аңлый башладым дисәм дә була. Әмма продюсерлар Кислякны шулкадәр ярата ки, әледән-әле сюрпризлар әзерләп торалар. Дүртенче сезонда минем башым җәрәхәтләнеп, күрү сәләтен үк югалттым хәтта. Мине алда тагын ниләр көтә, барлык карталарны ачасым килми, “СТС”ны карагыз, – диде ул.

“Мин героем кебек, минем өчен әти сүзе закон”

Игорь Огурцовның холкы үзе гәүдәләндергән Семен Бакин белән берникадәр аваздаш.

– Баскан җирдән йоклап йөрмәсәм дә, Бакин кебек үк минем тормышта да әти сүзе закон. Сериалда Бакин әтисе сүзеннән чыга алмаса, мин дә һәрвакыт әти белән киңәшләшәм, соңгы сүзне ул әйтә. Шуңа күрә сериалдагы “әти” белән уйнау миңа бик җиңел, – диде.

“Быелгы кебек йолдызлар, шоу һәм премьераларның әле телеканалда моңарчы булганы юк иде”

“Молодежка” сериалы спортка, хоккейга гына мәхәббәт уятмады, ул “СТС”ны да берникадәр танытты дияргә кирәк. Әмма телеканалның аннан башка да проектлары бик күп. Әйтергә кирәк, быелгы яңа сезонда да ул күпсанлы премьералар белән шаккатырачак.

“Бу сезонда без яңардык дип кенә әйтү – берни әйтмәү булыр иде, – диде телеканалның маркетинг буенча директоры Кира Ласкари. – Безнең шигаребез дә яңарды, яңа мавыктыргыч продуктлар эшләп чыгардык. Бездә хәзер яңа йөзләр, яңа йолдызлар кабынды. “СТС” тарихында әле моңарчы беркайчан да шул кадәр билгеле кешеләр булганы юк иде. Вера Брежнева “Успех” вокаль шоу программасын алып барачак. Телеканалда моңа кадәр бу дәрәҗәдә шоулар булганы юк иде, – диде ул.
  
“Яңа сезонда халык алкышлап кабул иткән “Молодежка. Взрослая жизнь” , “Отель Элеон”, “Воронины” сериаллары дәвам итәчәк. Шул ук вакытта зәңгәр экраннарга дебют проектлар да чыгачак. “Команда Б”, “Писзологини”, “Новый человек”, “Тренер”, "Мамы в спорте" сериаллары шундыйлардан”, – дип тә өстәде Кира Ласкари.



Директор сүзләренчә, телеканалда “Успех” вокаль проекты, “Женсовет” юмористик тапшыруы, “Союзники” кебек зур реалити-шоулар старт ала. Шулай ук “Вокруг света во время декрета” трэвел-шоу һәм “Успеть за 24 часа”, “ПроСТО кухня”, “Три кота”, “Взвешенные и счастливые люди” рейтинглы проектлары эфирга әзерләнә.

Хәтерләсәгез, Казан егете Тимур Бикбулатов “Взвешенные люди” проектында катнашып, 80 килограммга ябыккан иде.

“16 октябрьдә экраннарга чыгачак “Ивановы-Ивановы” сериалының нигезендә ике гаилә тарихы ята. Алар икесе дә бер үк фамилиядә. Аерма шунда гына – аның берсе бай, икенчесе ярлы. 16 ел элек бала тудыру йортында бу ике гаиләнең балалары алышына. Вакыйгалар шушы җирлеккә корылган.

“Союзники” исемле шоу барысыннан да үзенчәлеклерәк булырга охшаган. Маркетинг директоры әйткәнчә, монда аерылган ир белән хатын, уртак балалары 10 миллион сум акча алыр өчен барлык кыенлыкларны үтәргә тырышачак.

Моннан тыш, бу сезонда бик күп комедияләр көтелә.

Әйтергә кирәк, “СТС”ның күп проектлары озын гомерле. 10 еллык тарихы булган “Воронины” сериалы геройлары быел Сочига кадәр барып җитеп, Глюкоза белән танышып, популяр блогер серләренә төшенә.

“СТС” - аягында нык басып торучы телеканал. Гел яңалыкка омтылучы команда, иске, халык яраткан тапшырулары турында да онытмый.



Сериалны төшергән вакытта ел саен безгә: “Бу соңгы сезон”, – дип әйтәләр”, – ди “Молодежка”дан Семен Бакин. – Таралышкач исә, кабат чакырып алалар. Өченче сезон да, дүртенчесе дә соңгысы булырга тиеш иде. Әмма күреп торуыгызча, инде без “үсәбез”, балаларыбыз туарга тора. Мин 10 сезонга җитеп, инде оныкларыбыз тууына да гаҗәпләнмим”, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100