Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәҗип Нәккаш: “Казанда биналарны гарәп язулары белән бизәргә кирәк. Туристлар мөселманлык эзен күрергә тели"

Текстолог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, мөгаллим, каллиграф-хаттат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш үзенчәлекле рәссам, гарәп язуы белгече буларак билгеле. Татар осталарының данын халыкара күргәзмәләрдә ул еш танытып тора.

news_top_970_100
Нәҗип Нәккаш: “Казанда биналарны гарәп язулары белән бизәргә кирәк. Туристлар мөселманлык эзен күрергә тели"

Университетта укыган чорда инглиз, немец телләреннән өстен күреп, Нәҗип әфәнде гарәп телен өйрәнә башлый. Студент егет ялгышмый, табигатьтән килгән сурәт ясау сәләтен дә үстереп, ул онытылып баручы татар тасвири-сынлы сәнгатенең гарәби каллиграфиясен тергезеп җибәрә һәм тормышын гаҗәеп гүзәл сәнгатькә багышлый. 

Нәҗип Нәккаш гарәп язуының төрле стильләре белән иркен эш итә, аның әсәрләре якты, ачык, төгәл, композицион яктан тотрыклы; аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора, традицион ислам сәнгатенә чып-чын татарча төсмер, күп кенә яңалыклар кертә. Кылкаләм остасының эшләре Иран, Франция, Төркия илләрендә танылу алды. Россия, Татарстан җирлегендә уздырылучы күргәзмәләрдә дә ул еш катнаша. Күзгә алай ук ташланып тормаган каллиграфиянең көчле, гүзәл, югары дәрәҗәдәге сәнгать икәне хакында Нәҗип ага сәгатьләр буе сөйли ала. Сирәк сәнгатьләрдән саналган каллиграфиянең бар матурлыгы турында аңардан бик әтрафлы мәгълүмат алырга мөмкин.

– Нәҗип абый, шәхсән үзегез бу өлкәгә ничегрәк килеп кердегез? 

– Мәктәптә укыган вакытта стена газеталары чыгара идек. Газетның башына матур итеп язып куюны миңа тапшыра торган иделәр. Матур язу белән шул чагында мавыгып киттем. Әле җиде ел үзем укыган мәктәптә эшләдем. Гаиләдә өлкән бала буларак, ата-анама булышу өчен, авылда калып эшләргә туры килде. Мәктәптә сынлы сәнгать дәресләрен алып бардым. Рәсем белән мавыгуым һич тә туктап тормады. Читтән торып ул вакыттагы Н.Крупская исемендәге Халыкара сәнгать университетытының сынлы сәнгать бүлегендә ике елдан артык укыдым. Шул вакыт шактый белем тупладым. Почта аркылы гына укыла: безгә кирәкле дәреслекләрне биреп җибәрәләр иде. Майлы буяу белән пейзажлар, натюрмортлар язарга өйрәндем. Укытучыма җибәреп, ул миңа бәя бирә торган иде... Бу процесс беркайчан да тукталып тормады. Гарәп язуына исә, әбидән калган Коръән кисәкләре аша якынайдым. Шуларны күреп гаҗәпләнә торган идем. Бигрәк тә анда пауза урынына куйган чәкчәкләр игътибарны җәлеп итә торган иде... Мин 26 яшемдә –1974 елда Казан университетында укый башладым. Ул вакытта фәкать безнең университетта гына гарәп язуын һәм телен борынгы әдәбиятны да укый алырлык итеп үзләштерү мөмкинлеге бар иде. Гарәп телен дүрт ел өйрәндем. 

– Сезнең яшьлек Совет чорына туры килгән, бу вакытта әлеге теманы колачлау куркытмадымы?

– Совет идеологиясе –атеизм чоры. Ләкин курку-өркү юк иде. Яшәгән бүлмәмдә үзем гарәпчә язган хезмәтләрем эленеп тора иде, беркем берни әйтмәде. Университетны тәмамлаганнан соң, фән белән шөгыльләнә башладым. Борынгы шагыйрьләрнең әсәрләре тикшерелгән булса да, тезмә, проза әсәрләре ачылмыйча ята иде. Профессор Хатыйп Госман мине өченче курстан шул өлкәгә кертеп җибәрде. Мин борынгы кулъязмалар укый, татар хикәятләрен барлый башладым, институтка эшкә килгәч тә бу өлкәдә эшемне дәвам иттем. Аларны гарәп язуыннан хәзерге кириллицага күчереп, әдәби китаплар итеп әзерләдем. Эш барышында зур дүрт китабым чыкты. 


Татар язуы да, милләтнең үзе кебек үк гыйбрәтле, фаҗигале тарихи юл узган. Борынгы әдәбиятыбыз югалып калды диярлек. Гарәп имлясында язылган әдәбиятны өйрәнүче яшь галимнәр бармы?

–Совет хөкүмәте чорларында шактый өзелеп торды. Ләкин бу эш кузгалды. Мин шәхсән үзем 32 ел Г.Ибпаһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтында эшләдем. Борынгы әдәби әсәрләрне кайтару эше хәзер дә дәвам итә. Сүз дә юк, белгечләр аз, эш кыенлык белән бара. Ләкин аны укый белүчеләр артты. Гарәп язуын үзләштерүчеләр күбәйде бит. Иң мөһиме хәзер мөмкинлекләр бар.

– Нәҗип абый, матур язуның татар традицияләре бармы? 

– Ул традицияләр Гали Мәхмүтовлардан килә. Аннары типографик шәмаилләр бар безнең. XIХ гасыр ахыры ХХ гасыр башында менә дигән каллиграфлар җитешкән. Әйтик, Мөхәммәтҗан Хуҗасәедов. Аны хәтта төрекләр күчереп алган. Әгәр безнең татар капиталистлары бетмәгән, революция чыкмаган булса, бу төр сәнгатебез нык күтәрелгән булыр иде.

– Тарихи мәгълүматлар күрсәткәнчә, элек муллаларны да матур язарга өйрәткәннәр бит. 

– Чыннан да, "Мөхәммәдия", "Галия" кебек зуррак мәдрәсәләрдә каллиграфия дәресләре укытылган. Моңа бигрәк тә XIX гасырның урталарыннан игътибар итә башлаганнар. 1840 елларда Гали Мәхмүтов университетта укытырга керешә. Мәсәлән,  хатынымның атасының бабасы мулла булган. Ул Казанда Апанай мәдрәсәсендә укыган. Мин аның 1890 елгы метрика кенәгәсе язуларын карадым, бик матур язылган. Димәк, муллаларны каллиграфиягә өйрәткәннәр. Борынгы метрика кәгазьләренә күз салгач ук, сәләтле кешеләрнең куллары, әллә кайдан дигәндәй, күренеп тора.

– Күргәзмәләрегез Казанда гына да түгел һәм еш уза. Әле күптән түгел генә Мәскәүдән кайттыгыз бугай?

– Мәскәүдә Сокольники паркындагы Конгресслар һәм күргәзмәләр үзәгендә сентябрь аенда Халыкара каллиграфия күргәзмәсе узды. Мәскәү халыкара күргәзмәләр комитеты һәм Хәзерге заман каллиграфия музее оештыра торган күргәзмәләрнең бу алтынчысы иде. Дәрәҗәле күргәзмәдә 60тан артык илдән 160лап рәссам-хаттат катнашты. Шул исәптән, без татарлардан да быел 5 хаттат үзләренең әсәрләрен күрсәтте. Төрки халыктан, татарлардан башка, бер казах остасы гына бар иде. Димәк, без татарлар бу өлкәдә алда. Казаннан өч останың әсәрләре куелды. Талантлы яшь хаттат, тәзхибче (алтын белән бизәүче) Гөлназ Исмәгыйлева мондый олы күргәзмәдә инде икенче тапкыр көч сыный. Бу юлы гаҗәп нәфис башкарылган алтын бизәкле каллиграфик картинасы белән күпләрне таң калдырды. Тагын бер кызыбыз Роза Хуҗина мондый проектта әле беренче мәртәбә катнашты. Аның Коръән аятьләрен чагылдырган сурәтле гарәби композицияләре игътибарны җәлеп итәрлек иде.

 Нәҗип абый, каллиграфия сәнгате белән күбрәк кызлар шөгыльләнә башлаган булып чыга түгелме соң?

– Әйе, соңгы вакытта кызлар активлашып китте. Алар тырышлар, ә ирләр бераз күләгәдә кала. Күбесе ялкаулар, бу юнәлештә бик тиз генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин дип уйлыйлар. Тәзхиб эшен нечкә куллы, нечкә тоемлы кызлар гына башкара ала, бу Төркиядә дә шулай... Кызлар өчен менә дигән шөгыль. Бу өлкәдә акыл, сәләт, белем, сабырлык таләп ителә.

 Сезгә тугралар ясатучылар да шактый күп. Бер белмәгән кешегә туграны ничегрәк ясыйсыз?

– Тугра – кешенең исемен, атасының исемен һәм фамилиясен чагылдыра. ХIV гасыр башларында төрек солтаннары һәм Кырым ханнарыннан килә, аларның грамоталары әлеге үзенчәлекле монументаль стиль белән башкарылган. Шуңа да “тугра” дип төрки сүз белән атаганнар. “Ту” – ул билге дигән сүз. Димәк, тугра – кешенең билгесе. Хәзергечә әйтсәк, мөһере, логотибы. 

Заказ буенча ясаган туграларны борынгы классик традицион стильдә башкарам. Анда югарыга киткән вертикальләр, әйләндереп алынган оваллар, аларның һәрберсенең мәгънәсе бар. Кешене данлый, зурлый һәм саклый торган әсәр килеп чыга. Элегрәк аерым кешеләргә генә ясый идем. Ә соңгы вакытта гаилә тугралары популярлашып китте. Монда башта уртак фамилия, аннары гаилә башлыгы – ире, хатыны һәм балалары, оныклары исемнәре сурәтләнә. Бу үзенә күрә гаиләнең гербы булып тора. Гаиләне беркетүче, аның бердәмлеген саклаучы һәм татулыгын сакларга чакыручы герб. Юбилейлар уңаеннан эшләтәләр. Аларны татар нәкышләре белән бизәргә яратам. Ул үзенә күрә бер ядкарь, зур бер картина булып тора. Анда, гадәттә, гаиләдәге һәр кешенең исеме языла һәм янында “Аллаһ рәхмәтен насыйп итсен!” дигән сыманрак теләк тә теркәлә. 

Яңа мәчетләр төзелгәндә, миңа мөрәҗәгать итүчеләр бар, аларга эскизлар ясыйм. 2013 елны “Ярдәм” мәчетен бизәүдә катнаштым, эскизлар ясадым. Дизайнерлар аны мозаика рәвешендә башкардылар...

 Гарәп хәрефләре белән язылган язуларны, безнең әбиләребез элек-электән кадерләп саклаган. Ул язуларда аятьләр, сурәләр булмаса да, ишек башларында чүпрәккә төреп сакланалар...

– Бу күренеш китапка хөрмәттән килә. Иң беренче Коръәнгә хөрмәт. Кеше аның Коръән икәнен белмәсә дә, ул – язу. Элегрәк, кәгазь дә сирәк нәрсә. Ул искиткеч кадерле булган. Бер әйтем бар: “Кәгазь белән өстәлне сөртмәгез, тавыш чыга”, чөнки кәгазь дефицит булган. Кулъязмалар белән шөгыльләнгән кеше буларак та әйтәм: китап битләрен тутырып язганнар, бер китапта хәтта өч-дүрт әсәр урнашкан була. Кырыйларына кадәр язып тутырганнар. Язу карасы да һәркемдә юк. Бездә бит, нигездә, игенчелек, ә язу белән бик аз кеше шөгыльләнгән. Муллалар, шәкертләр, дигәндәй. Ә хатын-кызны бөтенләй язарга өйрәтмәгәннәр, уку күнекмәләре генә бирелгән. Ә хәзер каләмнәрнең дә ниндие генә юк. Гарәп хәрефләрен язарга җайлашканнары махсус чыгарыла. Бигрәк тә Япония, Кореядән кайтарылганнарын, маркерлар кулланабыз. Иҗат кына ит! 

 Сезгә оешмаларның логотипларын да сорап эшләтәләрдер әле?

–Калллиграфия күп өлкәләргә үтеп керә башлады. Ювелирлык эшләнмәләрен, татар-мөселман бизәнү эскизларын эшлгәнем булды. Минем 20дән артык эскизым буенча алтын-көмеш бизәнү әйберләре сатыла. Бүгенге көндә кабер ташларына да язулар эшлибез. Аңлы кеше, гадәттә, фото түгел, ә мәрхүмнең туграсын куя. Бу беренчедән, борынгы мираска хөрмәт булса, икенчедән ислам йоласын саклау булып тора. Абстракт картина килеп чыга.

 Мондый өлкәдә эшләү өчен гади рәссам булу гына җитми торгандыр?

– Дөрес әйтәсез, монда гарәп язуын да су урынына эчәргә кирәк, монда Коръәнне дә, хәдисләрне дә, гомумән тарихны да яхшы белү сорала. Фарсы телен белү дә зарур. Сәнгатьнең бу төре әдәбият һәм  дин белән дә катнашкан. Йолалардан, традицияләрдән дә хәбәрдар булуың мәслихәт. Әлбәттә, һәрбер рәссам боларның барысын да булдыра алмый. Шунлыктан әлеге сәнгать – хаттатлык иҗаты серләре сирәк каләм ияләренә генә ачылучан...

– Казанда мөселманнар да бик күп яши. Ләкин шуңа да карамастан, безнең башкалабызда гарәп язулары  сирәк күренеш, алар урамнарыбызны, биналарыбызны бизәп тора дип һич кенә дә әйтеп булмый. Моңа сезнең карашыгыз нинди?

– Казан – Европа белән Азия арасында торучы шәһәр. Татар шәһәре, мөселманнар күп яши. Килгән туристлар мөселманлык эзен күрергә тели. Гарәп язуы үрнәкләре юк дип әйтерлек. Моңа бездә гомумән игътибар җитми. Югыйсә, элмә такталарда, афишаларда чагылдырып булыр иде. Хәтта аерым биналарны бизәргә мөмкин. Казанда кибетләрне,  мәчетләрне бик матур итеп бизәргә була. Мәчетнең исемен үк зур итеп гарәпчә язып куярга ярый бит, тышын сурәләр белән баетырга мөмкин. Кич яктыртып торганда, гаять матур күренеш булыр иде. Ләкин бу эш әле башланмаган. Г.Тукайның шигырьләрен гарәби язу белән башкарып чыгарып булыр иде. Казан үзәгендә Г.Камал исемен йөртүче театр бинасына да гарәп язуын купшы итеп язып куйсак, нинди матур буласы! Аның түбәсендә урын күп, бик күркәм сурәттә язып куярга булыр иде. Кабан күле суында чагылышын күз алдына китерәм хәтта. Яңа биналар төзегәндә дә каллиграфия сәнгате барын истә тотарга кирәк.

 Сез – Тукай иҗатына мөкиббән сәнгатькәр.

– Тукай – һичшиксез илһам чыганагы. Аңа багышланган “Милләтемә мәхәббәт белән” зур форматлы өчлек эшләдем. Ике шигырьдән икешәр юл алдым. Шуларны берләштереп, бер темага триптих ясады.

Әйләдем гарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем;

Дуст күрерсең сән бәнни дә – вар буңа әмниятем.

20 яшендә язган шигырь, шул вакытта үзенең бөеклеген аңлый. Минем милләтнең дусты булуыма ышанычым бар, ди.

Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид милләтем;

Сыйххәтеңдер, сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер, гыйлләтем.

Милләт өчен кайгыруны әйтә. Бу триптихны Мәскәүгә бүләк итеп калдырырга туры килде.

 Сез еш кына күргәзмәләр барышында халык арасында да эшлисез.

– Минем гадәтем – экспромт рәвештә эшләү. Гарәп язуы бик матур, кешегә ул уңай тәэсир итә. Кайберәүләр мин язганда, күзләрен алмыйча карап торалар. Экспромт белән эшләгәндә, әллә нинди матур әйберләр килеп чыга. Кулны, күзне һәрдаим күнектереп торырга кирәк бит. Халык арасында эшләү, гарәп язуын пропагандалау кебек тә әле ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100