Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшит Заһидуллин канлы тарих турында спектакль куя

Бөек Октябрь инкыйлабы елларында татар мәркәзе кичергән вакыйгалар сәхнәдә чагылдырылачак. Татар сәхнәсендә риваятьләр генә түгел, чын тарихны да күрсәтер вакыт җитте, ди К.Тинчурин театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

news_top_970_100
Рәшит Заһидуллин канлы тарих турында спектакль куя

К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” җыентыгын укыгач, драматургны талантлы прозаик буларак ачтым, – ди Рәшид Заһидуллин. – К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” җыентыгыннан алынган әсәрдә 25тән артык персонаж катнашачак. “Соңгы әсәр” спектакле гади куелыш кына түгел, ул авторның “Утыз өч көн” әсәре буенча әзерләнә. Дөресен әйтергә кирәк: без үз тарихыбызны яхшы беләбез дип мактана алмыйбыз. Революция елларында Казанда нинди бәрелешләр булган, ни өчен кан түккәннәр, кемнәр көрәшкән? Әлеге сорауларның барысына да шушы әсәрдән җавап табарга мөмкин. Мин төгәл тарихи фактлар артыннан кумадым. Шулай да Тинчуринның язганнары тарихи дөреслеккә бик якын, гәрчә ул язучы сыйфатында ара-тирә үз фантазиясен эшкә җиккәләсә дә”.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонны 15 сентябрьдә, татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына нәкъ 130 ел тулган көнне, “Соңгы әсәр” спектакле премьерасы белән ачарга җыена.

Шушы көннәрдә театрда репетицияләрнең кызган мәле. Иҗади труппа зур дулкынлану белән татарның данлыклы образларын гәүдәләндерергә әзерләнә.

Казан режиссерлары арасында К.Тинчуринны иң күп сәхнәләштергән Рәшит Заһидуллин быелгы сезон ачылышына да драматургның моңарчы күпләргә таныш булмаган әлеге әсәре премьерасын тәкъдим итәчәк.

Кәрим Тинчуринның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы М.Горькийның “Жизнь Клима Самгина”, А.Толстойның “Хождение по мукам”, А.Булгаковның “Бег” һәм башка совет әдәбияты классиклары әсәрләре белән хаклы рәвештә бер рәттә тора. (Әсәрнең теле дә М.Горький өслүбенә якын). Автор 100 ел элек булган вакыйгаларны тарихи төгәллек белән сурәтли. Новеллада урын алган, язмышлар һәм ил тормышы җимерелгән фаҗигале революцион үзгәрешләр чорында яшәгән, шушы тарихи вакыйгаларда катнашкан күп кенә персонажларның үз прототиплары билгеле.

- Әйе, мин - Тинчуринны драматург буларак бик хөрмәт итүче, яратучы режиссер, җиденче спектаклемне Төркия сәхнәсендә дә куйдым. Дүрт елга бер Тинчуринга мөрәҗәгать итәм инде мин.

1992 елда мәрхүм Роберт абый Әбүелмәмбәтов мине монда чакырганнан соң, “көнкүреш драмасы куйсаң, начар булмас иде,” - дигән иде. Шул вакыт “К.Тинчурин исемендәге театр репертуарында нишләп К. Тинчуринның бер генә әсәре дә юк соң?” - дип уйлап куйдым. Татар классикларын карамыйлар дигән фикерләр дә йөрде ул вакытта. К. Тинчурин спектаклен “сатарга” авыр булыр диючеләр дә очраштыргалады.

Рәшит Заһидуллин иҗатында Тинчурин аерым, хәтта мөһим урын алып тора, дисәк тә, һич арттыру булмас. 1992 елда яшь режиссер классик драматургның “Хәйләсез дөнья файдасыз» спектале белән режиссерлык карьерасын башлап җибәрә. Диплом эшен тапшырганда, яңа гына югары уку йортын тәмамлап килүче егетнең профессиональлеген Симонов, Этуш, Андреев тикшерә. Алар пьесаның кайчан язылганлыгы белән дә кызыксына. Әсәр бит 1918 елда иҗат ителгән, ә авторны 1938 елда гына атканнар. Бигрәк озак көткәннәр, шушы әсәре өчен генә дә аны әллә кайчан аткан булырлар иде, дигән фикергә килә театр белгечләре ул чакта.

- Кәрим Тинчуринны беркайчан да рус теленә тәрҗемә итмәгәннәр, - ди Р. Заһидуллин. – Бер тәрҗемә булган, тик ул Качалов театрында барган. Тинчуринның драматург буларак фаҗигасе шунда дигән фикердә торам. Бөтен басылган пьесалары арасыннан унысын идеал итеп саныйм (хәзер Рабит Батулла Тинчуринның яңа әсәрләрен таба башлады). Алар, өстәвенә, төрле жанрда иҗат ителгән! Араларында сатира, саф комедия, югары драмалар, мелодрамалар да бар. Башка республикада эшләүче коллегалар белән аралашканда, алар еш кына: “Нишләп Тинчуринның тәрҗемәләре юк?” - дигән сорау бирә. Чыннан да, нишләп аны 1956 елда аклаганнан соң тәрҗемә итмәгәннәрдер - монысына аптырыйм.

Р. Заһидуллинның иҗатын күзәткәннәр игътибар иткәне бардыр, чыннан да, режиссер, Тинчуринга аерым игътибар юнәлтә.

Тинчуринның “Мәрҗәннәр” китабын театрның әдәби бүлек мөдире, Шамил Фәрхетдинов күптән алып килгән булган. Китапта 9 новелла урнаштырылган. Соңгысы “Утыз өч көн” дип атала. Анда һәр новелланың үз исеме бар. Тинчурин моны автобиографик әсәр итеп эшләгән, шул ук вакытта әдәби уйдырма белән дә бизәгән. Әйтик, яшь геройның өйдән чыгып китүе.

Вакыйгалар Казанда бара. 1918 елның кызу августы. 9 ай элек шәһәр большевиклар кулына күчкән, әмма бүген барысы да зур үзгәрешләр көтеп яши. Шушы көннәрдә генерал Каппель җитәкчелегендәге Халык азатлык армиясе белән чех легионерлары Самараны большевиклардан “азат итеп”, Казанга якынлаша.

Ә бу вакытта, талантлы яшь язучы-либерал, большевикларга уңай карашта торган Сөләйман Тимербаев, озакка сузылган иҗади кризистан чыгу юлларын эзләү белән мәшгуль. Үзенең әсәрләренә идея һәм темаларны ул мәгънәсез сәяси бәхәсләрдән һәм иптәшләре белән бер бушка бетмәс-төкәнмәс төн уздырулардан эзли. Ул әдәбият өлкәсендә үзен яңа биеклекләргә күтәрергә ярдәм итәчәк зур тетерәнүләр һәм үзгәрешләр турында хыяллана.

Ак чех интервентлары яшь әдәбиятчы егет тормышына зур үзгәрешләр китерә. Алар Казанны бер атна эчендә яулап ала. Ак террор һәм элеккеге хакимият тарафдарларын кысу башлана. Сөләйман Тимербаев бер мизгелдә барысыннан – эшеннән, торагыннан, паспортыннан, акчасыннан, дусларыннан мәхрүм кала. Ул шәһәр читендәге ташландык дачаларда, зиратларда һәм базларда яшеренергә мәҗбүр була. Тормышының фаҗигале көннәрендә ярдәм өмет иткән кешеләре аны сата, ә бөтенләй чит-ят булганнар исә, булышып, үлемнән йолып кала. Сөләйманны берничә тапкыр кулга алалар, җәзалыйлар, атарга хөкем итәләр, әмма соңгы мизгелдә аны мәхәббәт коткарып кала!

Большевиклар кабат Казанга кайткач та, Сөләйман өчен сынаулар тәмамланмый. Янә кулга алулар һәм тикшерүләр башлана, әмма, бәхеткә, Советлар хакимияте аның язучылык талантына мохтаҗ була. Шуңа да Сөләйман азат ителә.

Әлеге хәлләрдән соң, яшь язучы Сөләйман Тимербаев кабат үзенең тормыш һәм иҗат мәгънәсен таба. Хәзер ул хикәяләрендә һәм повестьләрендә нәрсә язачагын анык белә. Ул кеше тормышының барлык сәяси идея-максатлардан өстен икәнлеген яхшы төшенә.

Вакыйгаларның Казанда баруы да игътибарны җәлеп итеп тора.

Совет чорында заказлы әсәрләр өстенлек алганны да онытмаска кирәк. К. Тинчурин драматургиясендә бу ачык күренә. Күңелдән, теләп язылганнары Совет хөкүмәте заказы буенча иҗат ителгәннәреннән нык аерылып тора. Заказга язылганнары тантаналы чаралар өчен дип кабул ителә. Шуңа күрә, алар сәхнәдә озак яши дә алмаганнар. Заманы өчен кирәк булган, ә тора-бара инде кыйммәтләрен югалтканнар.Кешеләр турында, аларның мөнәсәбәтләре турында язганда, Тинчурин якты, характерлы образлар тудыра. Кызыклы персонажлар.

Премьера көнне К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстан Милли архивы белән берлектә күргәзмә оештырылачак. Фойеда архив хезмәткәрләре революция чорындагы тарихи материалларны урнаштырачак. Тинчуринга нисбәтле ул канлы елларны режиссер архив материалларыннан өйрәнә.

- Башта мин шәкертләр тормышыннан спектакль куярга уйлаган идем. Төрле хәлләр язылган, бик кызыклы, үзенчәлекле дөнья бит инде ул. Автор элгәреге Казанны шулхәтле оста итеп тасвирлый, һәр персонаж кинематографтагы сымак бирелгән. Ул чор шәкертләрен әле беркемнең дә сәхнәгә куйганы юк. Татар театрында Казанны ул чорда сүрәтләгән спектакльләр, гомумән, аз. Хәер, безнең театр бик яшь тә бит әле, 100 ел, уйлап карасаң, ул бик аз,” - ди Рәшит әфәнде.

-  Тарихи материалларга нигезләнеп спектакль куюы кызыклы, шул ук вакытта катлаулы һәм җаваплыда! Әдәби әсәрне күптән болай бирелеп эшләгәнем булмады кебек, - ди Р.Заһидуллин. - Режиссер буларак вакыйгада төрле фикерләрне күрсәттем. Ни өчен шулай килеп чыкканын аңлатырга тырышам. Кешеләрнең тормышка карашлары төрлечә бит. Инкыйлап вакыйгалары әдәби диспутны күзалламый. Һәрвакыт кан коела... Бу әсәрдә дә нәкъ шулай. Кем хаклы, кем гаепле -режиссер буларак бәя бирү миңа авыр, чөнки һәр кешенең үз “дөреслеге”, үз хакыйкате бар! Карлыкканчы бәхәсләшү, дәшми генә атуга караганда хәерлерәк. Тамашачыга үзенә дә фикер чыгарырга җирлек калдырылачак. Минем белән күпләр килешмәскә дә мөмкин. Ләкин бу - минем шәхси фикер тугел, Тинчуринныкы. Ул бит шушы вакыйгаларның күзәтүчесе һәм шаһиты, ди баш режиссер.

 Кәрим Тинчуринның иң соңгы әсәре – “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча язылган әлеге драманы сәхнәләштерүче автор – Илһам Гали. Спектакль Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел, Россиядә Октябрь революциясенә 100 ел, Казанны ак чех легионерларыннан азат итүгә 100 ел тулуга багышлана. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов.

Татарның күренекле драматургы Риза Ишморат К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” китабына 1959 елда язган кереш сүзендә билгеләп узганча, әдипнең хикәяләре арасында 1935-1937 елларда язылган "Мәрҗәннәр" аерым урын алып тора. “Бигрәк тә "Утыз өч көн" исеме белән аталган повесть – тугызынчы мәрҗән зур игътибарга лаеклы. Бу әсәрдә Гражданнар сугышы чоры, 1918 елны ак чехлар Казанны алгач, татар байларының, контрреволюцион көчләрнең, аклар ягына авышып, Совет дәүләтенә, эшчеләргә, хезмәт ияләренә каршы сугышлары, татар интеллигенты, журналист һәм яшь язучы Сөләйманның, ике арада калып, кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөрүе бик зур маҗаралы вакыйгалар һәм тирән рухи кичерешләр аша гәүдәләнгән. Бу әсәрне Тинчурин, үзенең пьесалары шикелле үк, җанлы һәм мавыктыргыч итеп язган. Андагы күренешләр, вакыйгалар, кешеләр барысы да турыдан-туры тормыштан алынганнар. Аларның һәркайсының прототиплары бар. Тик автор аларның күбесен, үз иҗатын тар кысага кертеп чикләмәс өчен, үзгәртеп алган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100