Шагыйрь Булат Ибраһимов: «Укучы белән язучы арасында дистанция барлыкка килде. Очрашулар «галочка» өчен була башлады»

24 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Солтан Исхаков
Булат Ибраһимов – яшь шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат бүлеге хезмәткәре. Аның «Дәрдмәнд» спектаклен караганнан соң кагылдыргысыз шәхесләр исемлеге булдырырга кирәк дигән фикере җәмгатьчелекне аптырашта калдырып, сагайтып куйган иде. Шуңа да яшь шагыйрь белән интервьюны шул сораудан башладым.

- Булат, «Дәрдмәнд» спектакленнән соң син көтелмәгән фикер әйттең - ниндидер кагылгысыз шәхесләр буларга тиеш дип саныйсың. Кагылгысыз шәхесләр исемлегенә кемнәр керергә мөмкин?

- Әйе, ул фикерем матбугатта чыккач, үземә шәхси хат юллаучылар да булды. «Бу цензура булмыймы соң инде?», «Күтәрелеп килә торган мәдәниятне бетерү булмыймы?» диләр. Мин әйтәм: булмый. Сәнгать әсәре тарихи шәхесләргә кагыла икән, ул шәхесләрнең исемлеген булдырырга кирәк. Шул ук Әмирхан Еникине, Аяз Гыйләҗевны. Мөхәммәт Мәһдиевне ялангач килеш сәхнәгә чыгарсалар, бер дә матур булмый. Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Шәехзадә Бабич кебек тиешле дәрәҗәсендә халык күңелендә, киң массалар аңында күренми калган бөек шәхесләрнең исемлеген туплап булдыру турында әйтәсе килгән иде.

- Ул исемлеккә кергән кешеләр онытылачак түгелме соң? Чөнки аларга кагылырга ярамый, ул сувенир шикелле тора.

- Миңа калса, юктыр. Чөнки милли телләргә каршы сәясәт барган вакытта бу шәхесләрне шундый дәрәҗәдә иттереп күрсәттерәсе килми. Күз алдына китерегез: «Дәрдмәнд» спектаклендә ап-ак трусиктан ялангач кеше басып тора, хәзерге яшь буынның күбесе Дәрдмәндне белми, аларның күбесенең аңында Дәрдмәнд ялангач, канга баткан кеше буларак формалаша. 

Без, мисал өчен, шул Дәрдмәндне, Сәгыйть Рәмиевне диик, Сүнчәләйне белсәк тә, яшь буын аларны белми. Беренче чиратта, аларның бөеклеген күрсәтергә кирәк. Ә яңа сәнгать әсәрләре аларны башка яктан ача.

- Шулай күрсәтү Дәрдмәндне популяр итте түгелме? Социаль челтәрдәге битләрендә Дәрдмәнднең шигырьләрен элеп куялар.

- Инглиз телендә хайп диләр бит әле. Бу вакытлыча хайп тотып алу. Бу күпмедер дәрәҗәдә Нурбәккә хайп. Нурбәк Дәрдмәнд исеме белән дәрәҗәсен дә, исемен дә күтәрде. Кемдер Дәрдмәнднең шигырьләрен укып карагандыр, ләкин андый кешеләр күп булмагандыр.

- Дәрдмәнд үзе риза булмас иде дип уйлыйсыңмы?

- Әйе, Дәрдмәнд үзе риза булмас иде дип уйлыйм.

- Ә үзең шушы исемлеккә керер идеңме киләчәктә?

- Хәбир Ибраһим «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйткән иде бит әле: «Минем пьесаны үзгәртсәләр, мин сикереп чыгып режиссерны сугып егам... исән булсам», дип. Мине язучы буларак сәхнәгә ялангач чыгарсалар, риза булмас идем.

- Булат, син фикереңне болай ачыктан-ачык әйтергә курыкмадың, хәзер заманча сәнгатькә ризасызлык белдерүче кешеләрне консерваторлар, дөньядан артта калган дип бәяләү модага керде. Кайберәүләр каршы булсалар да, әйтергә дә куркалар.

- Бер дә курыкмадым, чөнки татар сәнгатенең милли йөзе булырга тиеш. Милли йөзе табылган очракта экспериментлар ясаырга да, үзгәрешләр кертергә дә ярый. Ләкин башта ул сәнгатьне күтәрергә кирәк әле ул дәрәҗәгә.

- Син консерватормы?

- Юк. Мин яңалыклар яклы, ләкин яхшы, объектив яңалыклар яклы.

- Заманча сәнгатьне аңлыйсың, кабул итәсең, ләкин ниндидер чикләре буларга тиеш дип саныйсың, әйеме?

- Сәнгать үсешенең, бүгенге вазгыятьтә карасак, ниндидер башка ысуллары да бар аның. Үзеңне шәрә калдырырга кирәкми. Интернетмы, яңа технологияләрме, галограммалар кулланыпмы, лазермы - теләсә нәрсә эшләп була

- Бездә «Бу татарга хас түгел» дигән сүзләр бар. Татарлык сәнгатьтә ничектер чагылырга тиешме?

- Менә тагын шушы исемлеккә әйләнеп кайтабыздыр инде. Мисал өчен, Дәрдмәнд турында әйткәндә, Дәрдмәнд бит инде ул шундый көчле иганәче, меценат, шундый фәлсәфи нечкә күңелле шагыйрь, аның турында әсәр, образ тудырганда, әлбәттә, милләтенә басым ясарга кирәк. Ә менә, мисал өчен, нефтьчеләр турындамы, Татарстанда нефть чыгуы турында әсәр язганда, анда милли йөз мөһим түгелдер. Без нефтьчеләр татарлар гына дип яза алмыйбыз, алар арасында башка милләт кешеләре дә бар. Темадан чыгып карарга кирәк.

- Иҗатчының татар булуы иҗатка үзенчәлекләр өстиме?

- Әгәр дә ул милли тәрбия алса, милли рухны тоемласа, үзеннән нәрсә булса да өстәргә мөмкин. Мисал өчен, Туфан Миңнуллинның пьесаларында миллилек бар, без аларда чын татар тормышын күрәбез. Гаилә дә, дин дә, яшь буын белән өлкән буын арасындагы конфликтлар да - барысы да милли яссылыкта күрсәтелә. Бу аның үзенчәлеге дә булып тора.

- Син бөтен сәнгать яңалыкларыннан хәбәрдәрме, театрларга йөрисеңме? Аһ бу татарны күтәрә торган әсәр дип, кайсы сәхнә әсәрен атый аласың?

- Камал театрында миңа «Тормышмы бу?» спектакле бик ошады. Чөнки Исхакыйның әсәрләрен бер сюжетка җыеп, аны тәкъдим итү, үзенчәлекле образлар тудыру - минем өчен яңалык булды. Мин күбрәк Камал театрына йөрим. Тинчурин театрына анда Минзәлә театры килгән очракта барам. Яңалык күрергә. Тинчурин театры югары дәрәҗәдәге әсәрләр куя димәс идем. Миңа Минзәлә театрының «Иблис» спектакле ошаган иде. Бирелеше һәм тапталмаган теманы сәхнәгә күтәрү белән җәлеп иткәндер.

- Күпме бездә иблисләр? Аларга бирешәбезме?

- Күптер. Кайбер өлкәләрдә бирешәбез. Кайбер өлкәләрдә туп-туры үз юлыбыз белән барабыз.

- Кайсы өлкәдә бирешәбез?

- Тел сәясәте буенча, миңа калса. Монда килгәндә дә уйлап килдем, әгәр дә безнең телебез укытылмый башласа, китапларыбыз беркемгә дә кирәк булмаячак. Менә, без Язучылар берлеге чакырган очрашуларга барабыз, Мэрия белән берлектә оештырылган Әдәби мәйданчыкларда очрашабыз. Ләкин анда безне кеше аңлыймы икән? Беренче рәттә утырган өч-дүрт апа сиңа карый, тыңлап утыра кебек. Ләкин без бит инде белмибез: алар аңладымы-юкмы, алар телне беләме-юкмы? Кул чабалар. Әлбәттә, кеше сәхнәдә нидер сөйләгәч, кеше кул чаба. Без шуңар разый булып сәхнәдән төшеп китәбез. 

Минем укучы белән язучы арасында дистанция барлыкка килде дип әйтәсем килә. Чөнки бездә иҗат кичәсе булса да, шигырь сөйлиләр дә, шуның белән тәмамлана, фикер алышу юк. Булды да бетте...

- Ни өчен шулай? Халыкка сез кызык түгелме, әллә сезгә халык кызык түгелме? Үзара аралашуны бит аны кичәдән соң да оештырып буладыр.

- Без беләбез бит инде язучылар белән очрашуга кемнәр килгәнен: китапханәчеләр, мәктәп укучылары. Шул вакыт әдәбият дәресе булган сыйныф укучыларын алып керәләр инде. Очрашуларның уртак сценарие бар.

- Аңлашылды. Болар «галочка» өчен дибез инде.

- Әйе. «Галочка» өчен.

- Ә нәрсә эшләргә?

- Нәрсә эшләргә икәнен дә әйтә алмыйм. Әсәрләрне без язабыз да «ташлыйбыз», аны «продвигать» итү белән шөгыльләнмибез. Без утырабыз башкаларга салынып: «Менә безне укымыйлар. Менә безне күрмиләр. Дәүләт булышмый», дип зарланабыз. Ә үзебез шәхси типографиядә чыккан китапны «Әйдәле, китап кибетенә илтеп бирим», дип тә уйламыйбыз. Әйе, мин аны илтеп бирмим, чөнки ул минем ул күңел хәләтемә туры тими. «Әйдәгез, мине алыгыз» дия алмыйм...

- Ә кем илтеп бирергә тиеш соң аны?

- Әдәбиятне пропагандалау, «продвигать» итү буенча менеджерлармы, шундыйрак кешеләр булырга тиештер. Чит илләрдә дә күрәбез бит инде - язучылар китап сатып йөрми, аның өчен махсус кешеләр бар. Ул аларга чын мәгънәсендә табыш китерә ала. Безнең әлеге эшкә тотынганыбыз юк. Зифа Кадыйрова үзе яза, кредитлар алып бастыра диләр бит инде - аны тарата, сата. Ул аның характерына туры килә. Минем характерга туры килми. Миңа калса, язучылар арасында сату итү характерына туры килми торган андый кешеләр бик күп.

- Безнең язучылар берлеге бар, бәлки, бу эшләр аның вазыйфасына керергә тиештер? Чөнки дәүләт тота бит бу оешманы.

- Язучылар берлегендә шундый бүлекме, шушы эш белән шөгыльләнүче берничә кешеме, барлыкка килсә, бу яхшы булар иде. Язучылар берлегендә булган язучыларның китаплары дәүләт типографиясендә генә чыкмый, шәхси типографиядә дә чыга. Бу китапларны китап сату мәйданчыкларына тәкъдим итә торган кешеләр булсын иде.

- Китаплары алынсын өчен язучының исеме танылган булырга тиеш. Ул исемне кем танытырга тиеш?

- Социаль челтәрләрдә шагыйрь үзе әзме-күпме селкенергә тиеш: шигырьләрен, очрашулардан видеоязмаларын урнаштырсын!

- Безнең Президент баш мөхәррирләр белән очрашуда язучыларның бик актив булмавын әйтте. Активлык нәрсәдә чагыла ала?

- Белмим. Безнең иҗат белән, язу эше белән гомер итүче язучылар, шагыйрләр бармак белән генә санарлык. Мисал өчен Ркаил абый Зәйдулла, Марат Кәбиров, Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликовадыр. Иң күп дигәндә дә, унлаптыр инде ул кешеләр. Ә калганнары ниндидер оешмаларда, газета-журналларда эшли, кемдер укытучы, китапханәче, дигәндәй. Аларның үз исемнәре белән шөгыльләнергә вакытлары да калмыйдыр дип уйлыйм. Эшләре әле иҗатларына да зыян китерәдер. Чөнки эш белән иҗатны паралелль алып бару бик авыр.

- Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та зарланды, яшьләргә проектлар тәкъдим итәм, алар килмиләр ди. Бу яшьләрнең вакытлары юклыктанмы?

- Миңа калса, вакыт юклыктыр. Мисал өчен, үзем Бөтендөнья татар конгрессында эшлим. Эш буенча командировка булса, иҗади очрашуларга йөреп тә булмый. Башкалар да шундый хәлдә дип уйлыйм.

- Бүгенге яшь язучы күзлегеннән, совет заманы язучылары рәхәтрәк яшәгәнме, кыенракмы?

- Совет чорында бар да яхшы булган кебек тоела да, аннары уйлап куям: дәүләткә каршы фикер әйтсәң, иҗатың юкка чыгарга мөмкин булган бит. Шуны уйлыйм да, куркып куям. Хәзерге вакытта яшәргә кыен булса да, иҗат итәргә рәхәтрәк. Ә совет чорында яшәргә рәхәтрәк булса да, иҗат итәргә кыенрак булгандыр.

- Хәзергә әйтергә теләгәнеңне әйтә аласыңмы?

- Әйе. Әлегә әйтергә теләгәнемне әйтәм. Әлегә.

- Син Бөтендөнья татар конгрессында яратып эшлисеңме? Әллә ул синең өчен гадәти эш урынымы?

- Конгресста эшләү минем күңелемә якын. Төрле регионнарда, чит илләрдә яшәгән татарларны күрәсең - миңа шул ягы ошый. Тик көндәлек эшләрнең иҗатка тәэсире бар инде аның. Рәсми хатлар язып утыру синең иҗатыңда да чагылыш таба ул.

- Татар конгрессын «сабантуйлар министрлыгы» дип тә көләбез бит инде. Моңа каршы киләсеңме?

- Әйтәләр инде аны. Күп кеше әйтә. Президентыбызның «Ашаган белми, тураган белә», дигәне бар. Сабантуйны оештыру да җиңел түгел бит ул. Регионнардагы җитәкчелек белән сөйләшергә, килештерергә кирәк. Татар сабантуе дибез икән, анда яшәгән татар белән башкортны тынычландырырга, аңлатырга кирәк. Сабантуйлар оештыралар дип җиңел генә әйтсәләр дә, бик катлаулы әйбер ул. Оештырып карагыз Сабантуйны, мисал өчен Курганда. Кем кабул итәр сезне анда?

- Конгресска булган тәнкыйтне син үзеңә кабул итәсеңме? Әллә конгрессын үзең белән тәңгәлләштермисеңме?

- Күпмедер дәрәҗәдә минем эшчәнлеккә кагылган тәнкыйть булса, мин үземә кебек кабул итәм. Матбугат чаралары белән элемтәдә тору буенча яки сайттагы җитешсезлекләр – әлбәттә, безнең кимчелек. Халкыбыз тәнкыйтьләргә ярата бит инде: Татар конгрессы бернәрсә эшләми дияргә яраталар. Әле күптән түгел керәшен авылында бер тәрене кисеп алып киткәннәр. Лаеш районы Ташкирмән авылы турында сүз бара - бу минем күрше авыл. Шунда берсе «Татар конгрессы нәрсә карый», дип комментарий язып куйган. Монда татар конгрессының нинди катнашы бар? Бер нәрсә белән дә ныгытылмаган шундый нахак гаепләр дә тагалар. Нәрсә өчен тәнкыйтьләгәннәрен дә белмиләр.

- Син конгрессның эшчәнлегеннән канәгатьме үзең? Татар кешесе буларак?

- Татар кешесе буларак бигүк канәгать түгел. Без басымны чит илләргә дә, башка регионнарга да ясыйбыз, ләкин Татарстандагы татарларга игътибар җитеп бетми кебек.

- Конгресс башкача эшли алыр идеме? Әллә ул шушы вазгыятьтәге бар мөмкинлекләрен файдаланамы?

- Бөтен мөмкинлекләрне файдалану - ул җитәкчелекнең тагын да югарыдагы җитәкчелек белән элемтәдә булып, бер-берсен аңлап торуыдыр. Ниндидер мөһим мәсәләне хәл иткәндә, берләшеп хәл итү көчлерәк эшләргә мөмкинлек бирә. Ә ниндидер вакытта артка да китә - чөнки каядыр җиңү өчен берничә адым артка да чигенә белергә кирәк.

- Бөтендөнья татар яшьләре форумының эшчәнлеген ничек бәялисең? Үзең дә шулар арасында кайнарлык яшь кеше...

- Күп кенә яңа проектлар туды - шунысы шатландыра. Ләкин, ни кызганыч, анда иҗат әһелләре бик аз. Форумда гел бер үк кешеләр. Киңәйми. Проектлар арта, кешеләр шул ук, аудитория артмый.

- Бу нәрсә белән бәйле? Иҗат кешеләре нишләп аның тирәсендә тупланмады?

- Кирәкле дәрәҗәдә мәгълүмат булмаумы икән? «Шул көнне шунда җыелабыз», дип хәбәр ителсә, бер кеше дә килми, ватсапта һәр кешегә аерым яза башласак, «Рүзәл дустым, яки, Рифат дустым, әйдә әле, бүген шунда килик!» дип шәхсән мөрәҗәгать итсәң, алар килә.

- Сез үзара яшь шагыйрләр белән аралашасызмы? Ябык тусовкалар, диимме?

- Андый аерым тусовкалар булмый. Кайдадыр очрашулар булса гына, мәсәлән, Гүзәл Сәгыйтова җыйса, кайдадыр Луиза Янсуар җыйса, кайдадыр Йолдыз ниндидер яңа әйбер уйлап чыгарып чакырганда... Луиза Янсуар белән дә сөйләштек: шагыйрьләр генә ябык форматта җыелып үз иҗатыбызны тыңларга иде. Кем соңгы вакытта нәрсәләр язганын сөйләп, фикер алышу оештырырга була. Түгәрәк өстәлме, фатирник диләрме инде - яңа форматта шундый әйбер оештыру теләге бар.

- Сезнең күңел таләбе бармы бергә җыелырга?

- Әйе.

- Моңарчы җыелмавыгызның сәбәбе кемнеңдер «Әйдә» димәвеннәнмени?

- Миңа калса, шуннандыр, чөнки, барыбер, нинди генә өлкә булса да, лидер кирәк.

- Әдәбияттә алгы планга хатын-кыз чыгуын ничек бәялисең? Гүзәл Яхина, Зифа Кадыйрова һәрберсе үз нишасында. Йолдызны беренче номерлы татар шагыйре дип саныйм. Ни өчен хатын-кыз?

- Ир кешенең язарга вакыты юк микән инде аның, әзме икән? Аннан Йолдыз Миннуллинаның вакыты бармы дип уйлап куясың. Аңлатып булмый, бәлкем, шундый бер феномендыр ул. Татар яшьләренең форумы җитәкчесе дә хатын-кыз менә.

- Хатын-кызның алгы планга чыгуы - бу начармы, яхшымы?

- Әлегә әйтеп булмый, шулай булачагы аңлашыла кебек иде инде. Чөнки тенденция китте: хатын-кыз теләсә кая эшли ала, моның нәтиҗәсе буларак, хатын-кыз җитәкче урыннарда утыра, иҗатта да беренче урынга чыкты.

- Бу ир кешенең көчсезләнүеме, хатын-кызның көчлеләнүеме?

- Тегеләй дә әйтеп була, болай да... Әдәбият өлкәсендә ир-ат язучыларның көчсезләнүедер... Без килдек, безнең буында әле әзме-күпме ир-егетләр бар: Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах, мин, Рүзәл Әхмәдиев... Ә менә яңа дулкын килде, алар арасында ир-егетләрдән Илнар Байназаров кына.

- Бу бераз куркытамы?

- Бу бераз куркыта.

- Ир кешенең акча эшлисе булганга гуманитарлыктан китте диләр...

- Шулайдыр. Ләкин ир кешенең күңел таләбе булса, ул язар иде. Димәк, аңа Ходай тарафыннан андый функция йөкләнмәгән дә булган дип килеп чыга.

- Ә сиңа матераль яктан конгресста эшләгән хезмәт хакы һәм шагыйрьлек белән яшәү уңайлымы?

- Мин конгресстан алган хезмәт хакына яшим. Язучылыкка килгәндә, елга 2-3 тапкыр кайдадыр басыламдыр инде. Шуның гонорарлары һәм бетте. Хезмәт хакы әз булса да җитә, күп булса да бетә, диләр инде, тотуыңа карап.

- Син хезмәт хакы белән гаилә туйдыра аласыңмы?

- Хатыным әлегә риза.

- Безнең заказга эшләүче язучыларыбыз бар. Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшинның театрлар белән актив хезмәттәшлек итүен күрәбез. Синең әдәби заказлар алганың юкмы?

- Заказлар алай бик үк булганы юк. Ләкин күңелгә якын булган әйбер булса, эшләп карар идем.

- Быел син Җәлил премиясенә тәкъдим ителгән идең - үтмәдең. Премияне 80гә җитеп килгән Хәнәфи Бәдигый алды. Үпкәләдеңме?

- Әлбәттә, башта үпкә бар иде. Чөнки Язучылар берлеге мине үзе тәкъдим итте. Ә Берлек тәкъдим иткән кеше күпчелек очракта ул премиягә ирешә иде. Әмма ләкин икене тәкъдим иткәч, икенең берсе генә үтәсе дә билгеле. Яшьләр премиясе дигәч, күңелгә күпмедер яктылык биргән иде. Кызганычка каршы, яшьлек бу очракта тискәре роль уйнады. Әйттеләр инде: олы кеше, Муса Җәлил иҗатын күптәннән өйрәнгән, күпме шәкертләрне тәрбияләп чыгарган кеше лаек, диделәр.

- Ә син Хәнәфи абыйның иҗаты белән танышмы?

- Юк. «Мәдәни җомга»дагы язмаларын гына укыганым бар.

- Кемнең иҗатын яратасың?

- Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм иҗатын, Ләис Зөлкәрнәйнең, Нияз Акмалның шигырьләрен яратам. Аерым язучыларның аерым әсәрләрен яратам, мәсәлән, Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» әсәрен. Тарихи романнар укыйм. Бүгенге замандашлардан Йолдыз Миңнуллинаның иҗатын бик хөрмәт итәм, Луиза Янсуарныкын, Рүзәлнекен... Соңгы вакытта Рүзәлне укыган юк. Ниндирәк рухта икән аның хәзерге шигърияте дим.

- Язмый дип әйтергә телисеңме?

- Дәүләт хакимият органында эшләгәч, үзгәрәме икән шагыйрь шәхесе? Чөнки, беренчедән, без шигърияткә бергә килдек, ялкынлы шигърияткә гашыйк булган идем мин. Шул шигърият бармы икән дип уйлап утырам. Мин аның иске шигырьләрен генә күрәм.

- Ркаил Зәйдулланың да яңа шигырьләре күренми кебек.

- Бер уйлаганда, 30дан узып киткәч, шигырь язып йөрүнең кирәге дә калмыймы икән инде аның?! Чөнки шигърият ул, минемчә, яшьлек, ялкынлы чак. Максимум 30-35, 36 яшьтер инде аның яше. Аннан соң әкрен генә прозага, драматургиягә күчәргә кирәктер.

- Киләчәгеңне шулайрак күзаллыйсыңмы?

- Үз киләчәгемне дә шулайрак күзаллыйм. Яшьлек максимализмы үтеп бара. Инде кайбер шигырьләремне чагыштырып карыйм: 18 яшьтә көчлерәк әйтелгән.

- Ничә китабың бар?

- Өч китабым бар. Беренчесе дәүләт хисабына чыкты, икенчесе иганәче акчасына чыгып, шуны саткан акчага өченчесе чыкты.

- Тиражлары?

- Дәүләт хисабына чыкканының тиражы - 1700, икенчесен чыгарырга эшмәкәр язучы Равилә Шәйдуллина булышты. Анысының тиражы 500 иде, бер өлеше дусларга, танышларга таралып беткәч, бер өлешен саткач, шуның акчасына 300 тиражлы яңа китап чыкты.

- Әле басылмаган шигырьләрең бармы?

- Хәзерге көндә бер китапка җыелырлык шигырьләр бар.

- Ә башка жанрлар?

- Алай зур әйберләргә тотынган юк. Ялкынланып китеп, балалар өчен курчак театрына бер әйбер яза башлаган идем. Аның да әле очына чыгып булмый.

- Драматургия жанры синең өчен кызыклымы?

- Аның өчен сәхнә телен өйрәнергә кирәктер. Драматургиянең үз алымнары бардыр. Драматурглар «Яздым, куймадылар», диләр. Аларга бик авырдыр: пьесаны яза торасың - сине куймыйлар. Бер кеше укымый, ята да ята. Шагыйрьләргә җиңелерәк бит, ниндидер кичәгә чакырдылар, син сөйләдең - күңелең тыныч, җаның шат. Күләмле әсәрләр язучыларның әсәре күпчелек очракта халыкка җиткерелми кала.

- Шагыйрь яше 35 дип чик куйдың. Алга таба шулар рәтенә керәсең буладыр бит инде иҗатта калсаң.

- Теләсәң-теләмәсәң дә керәсе була... Яшьлек уза, безнең урыннарга яшь шагыйрьләр килә.

- Шагыйрь иҗтимагый эшлекле буларга тиешме ул?

- Тиеш! Чөнки шагыйрь иң беренче чиратта үз фикерен шигъри калыпта кешенең аңына барып җитәрлек итеп әйтә ала. Ркаил абыйның сәясәткә килүе безнең милләтебез өчен дә куанычлы зур вакыйга дип уйлыйм. Чөнки шагыйрьнең күңеле гади кешенекеннән күпкә тоемлырак, нечкәрәк, үзенә нәрсә тәэсир иткәнен дә, халыкка нәрсә тәэсир иткәнен дә ул тулысы белән әйтеп бирә ала

- Димәк, шагыйрь каләм белән генә түгел, мәйданнарда да әйтергә тиеш.

- Тиеш. Мәйдан образы хәзер интернетка да җыелып бара. Мәйданга чыгып кычкырып йөргәнче, видеоформатка яздырып әйтсәң дә, зыяны юк.

- Үзең шулай әйтергә әзерме?

- Әйтергә әзер.

- Син һәрвакыт төрле яңалыклар буенча фикереңне әйтеп барасыңмы? Җәмгыятьтә ризасызлык тудырган хәлләр дә булып тора. Әллә син эшең белән бәйле рәвештә диик инде, кайчакта дәшми торырга да мәҗбүрме?

- Күпчелек очракта оешма исеменнән сөйләмисең бит инде. Әйткән очракта да, бу шәхсән минем фикерем, дисең. Әдәби тематикага кагылышлы, татар тарихына кагылышлы өлкәләр булганда, мин, әлбәттә, фикеремне әйтергә тырышам.

- Рәхмәт, Булат! Бу өлкәләргә кагылышлы бәяләмә кирәк булганда, шалтыратып фикереңне белешеп торырбыз алайса. 



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла