Тамара Синявская: Мөслим Магомаев катнашкан фильмнарны карый, җырларын тыңлый алмыйм

3 Октября 2017

Укылган: 311 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
СССРның халык артисты, Совет, Россия һәм Әзәрбәйҗан опера һәм эстрада җырчысы Мөслим Магомаев тууына 75 ел тулу уңаеннан Казанда аны искә алу концерты оештырылды. Концертка данлыклы җырчының тормыш иптәше, опера җырчысы Тамара Синявская да килгән иде. Тамара Ильинична концерт алдыннан матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып, Мөслим Магомаев турындагы хәтирәләрен яңартты.


Афишасыз концерт

СССРның халык артисты, күренекле җырчы Мөслим Магомаевның 75 еллыгы уңаеннан оештырылган искә алу концерты Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында тулы аншлаг белән үтте. Мөслим Магомаев репертуарыннан алынган җырлардан торган концертлар май аеннан башлап Россия буенча дәвам итсә дә, Казан концерты – регионнарда Тамара Синявская үзе катнашкан бердәнбер концерт иде. Дөрес, Тамара Ильинична шәһәр эчендә концертның афишалары булмауга ризасызлык белдерде. Билетларның болай да сатылуы һәм аншлаг булуы афиша таратмаска сәбәп түгеллеген әйтте.



Казан турында - концертта

“Казан матур шәһәр. Бирегә без Мөслим белән дә килдек, үзем генә дә килдем. Шәһәр үзәгендәге кечкенә йортлар үзенә тарта иде мине. Бу килүемдә дә шуларны эзләдем һәм таптым. Реставрацияләнгәннәр, яшәргәннәр, матурланганнар. Шәһәрегез бик матур”, - диде ул залдан.
Чыгышы вакытында Тамара Ильинична Филармония залының кысанлыгына да игътибар итте: “Бу концерт өчен биредә урын аз. Сезгә кимендә мең ярым урыны булган зуррак зал кирәк”, - дип өстәде ул.



Казан турында - концертка кадәр

“Казанда мин «Царская невеста» операсында җырлап торган вакытта, “үтеп барышлый” театр залына Мөслим Магомаев килеп керде. Ул ложага кергәч, бөтен зал башын күтәреп Мөслим Магомаевка карап тора башлады. Ә сәхнәгә миңа 153 канәфер чәчәге чыгардылар. Чәчәкләр дә дефицит вакытлар иде бит. Мөслим миңа шушы чәчәкләрне бүләк итү өчен Казанга килгән. Бу вакыйга – безнең биографиянең матур бер мизгеле”.

“Мөслим татар әбисен бик ярата иде”

“Мөслим Магомаевның әбисе Казан татары иде – Бәдигөл. Мөслим татар әбисен бик ярата иде. Әбисе дә Мөслимне яраткан. Ул аның бердәнбер оныгы булган бит. Мөслимне кечкенә чакта ул тәрбияләгән. Миндә аның фоторәсеме саклана. Гаҗәеп сөйкемле ханым. (Мөслим Магомаевның әбисе Бәдигыльҗәмал – данлыклы Терегуловлар нәселеннән. - ред).”



“Мөслимнең архивына кагыла алмыйм. Ул катнашкан фильмнарны карый, җырларын тыңлый алмыйм. Мин җырлый алмыйм, чөнки ул юк. Тугыз ел инде... Кош йөрәге ирекле булганда җырлый. Мин хәзер сәхнәгә чыгарга әзер түгел”.

“Мөслим рәсем ясый иде. Күпме эше барлыгын беркайчан да санаганыбыз булмады. Ясыйсы килгәндә – ясады. Бу таланты аңа әтисеннән күчкәндер – әтисе театр рәссамы булган бит. Мөслим үзен рәссам дип санамады. Җырламаганда мольбертка утырды, рәсемнән туйганда – рояльгә. Картиналарының күчермәләре хәзер «Крокус Сити Холл»ның Концерт залындагы мини-музеенда саклана. Анда икенче катта Мөслим почмагы бар. Анда аның синтезаторы урнашкан. Ә беренче катта – рояле”.



“Бакуда Мөслим Магомаевка һәйкәл кую өчен урын сайлап йөрдек”

“Бакудагы Магомаев исемендәге филармония дә, Магомаев урамы да Мөслимнең бабасы исемен йөртә. Мөслим – үзенең данлыклы бабасының адашы. Нәрсәгә дә булса Магомаев исемен бирү өчен “Кече Магомаев”ныкы дип атап булмый бит. Мин Бакуга килгәч Мөслим Магомаевка һәйкәл кую өчен урын сайлап йөрдек. Әлбәттә, каберендә таш һәйкәл бар. Анда туристлар килә. Шәһәр үзәгендә дә һәйкәл торса матур булыр иде. Ә музей ясау өчен Мөслим яшәгән йорт калмаган инде”.



“Мөслимгә авырый башлагач театрдан киттем, чөнки ул вакытта мин өйдә кирәгрәк идем”

Минем педагоглыгым да Мөслимгә бәйле. Ул авырый башлагач мин театрдан киттем. Чөнки ул вакытта мин өйдә кирәгрәк идем. Дөрес, өйдә озак тора алмадым – ГИТИСка эшкә чакыра башладылар. Бәлки алар миңа ярдәм итү йөзеннән чакырганнардыр. Менә 12 ел укытам инде.



Мусик

Этебез Чарли Мөслимнән алдарак китте. Мөслимне югалткач, миңа беркем дә кирәкми иде. Ике атналап кына элек фатирымда яңа “квартирант” барлыкка килде. Миндә мәче баласы “фатирда тора”. Бик мөстәкыйль булып чыкты. Кулыма алмакчы идем – тырнап кан чыгарды. Шулай “туганлаштык”. Безнең йортыбызда Мөслимнең истәлек тактасын ачкан көнне мәче баласын миңа Әмин Агаларов (җырчы һәм музыкант. Азәрбәйҗан милләтеннән. Ред) бүләк итте. Мин кеше белән бик тиз уртак тел табам. Бу песи баласы белән авыррак. Холкы ирләрчә, теләмәсә, нәрсәнедер көчләп эшләтеп булмый. Мәчене көн саен ашатам, артыннан җыештырам, кулга ияләштерергә тырышам. Әмма ул ияләштерү көнсаен яңадан башлана.

Мәче баласы Мусик исемле. Көлке түгел, ниндидер ассоциацияләр юк. Мөслимне яшь чагыннан ук белгән һәм яраткан кешеләр аны шулай атаганнар ди. Минем алай атаганым булмады. Безнең бер-беребезгә үзебез генә белгән сүзләребез бар иде.



“Хәзер минем өем юк”

Якын кешеләр – ул өйдәгеләр. Хәзер минем өем юк. Мин үзем үз йортыма фатирга кердем кебек. Йорт ул гаилә барында гына була икән...

Мәгълүмат өчен. СССРның халык артисты, Совет, Россия һәм Азәрбәйҗан опера һәм эстрада җырчысы Мөслим Магомаев 2008 елның 25 октябрендә 66 яшендә хатыны Тамара Синявская кулында вафат була. Танылган опера җырчысы Тамара Синявская хәзер ГИТИСта укыта, җырламый.






Фикерләр








Мәдәният

Якут режиссеры татар театрына "Иблис"не алып килде

Дөньякүләм танылган театр һәм кино режиссеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Сергей Потапов бер ай дәвамында Минзәлә шәһәрендә яшәп, театр коллективы белән азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын чыгарды. Шушы көннәрдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры спектакльне премьера алдыннан күрсәтте.

Мәдәният

Зәйнәбнең әле тавышы ачылып кына килә яки Зәйнәб Фәрхетдинованың алтын юбилееннан репортаж

30 сентябрьдә Казанның Спорт сараенда дүрт сәгать дәвамында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты барды. "Татар-информ" хәбәрчеләре сәхнә алдында да артында да эшләделәр.

Мәдәният

"Молодежка" сериалы герое Андрей Кисляк Рөстәм Миңнехановның телефон номерын сорады

Барча халыкны телевизор каршына утырткан, йөзләрчә яшүсмердә спортка мәхәббәт уяткан, хоккей белән җенләндергән “Молодежка” сериалын карыйсызмы сез? Әгәр шулай икән, бу язманы сез, һичшиксез, укырга тиешсез!

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла