Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татарстан” радиосына 90 ел: "Ул могҗиза буларак безнең кавемнең бәгыренә үтеп кергән"

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татарстан” радиосының 90 еллык юбилеена багышланган тантана булып узды. Бай тарихлы татар радиосының бәйрәме уңаеннан “Intertat.tatar” электрон газетасы күренекле шәхесләрнең истәлекләрен яздырып алды.

news_top_970_100
“Татарстан” радиосына 90 ел: "Ул могҗиза буларак безнең кавемнең бәгыренә үтеп кергән"


Ренат Харис, Татарстанның халык шагыйре, Россия Дәүләт премиясе лауреаты:

- “Татарстан” радиосы - татар халкын берләштереп торучы иң зур көчләрнең берсе. Әлеге радио 90 ел буена барлыкка килгән иң күркәм традицияләрне бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән. “Татарстан” радиосы башка мәгълүмат чараларына караганда, татар телен саклау буенча да, сыйфатлы җырлар яңгырату, профессиональ әдәби тапшырулар мәсьәләсендә дә бик югары дәрәҗәдә тора. “Идел белән Урал арасында” дигән радиожурналны саклап калып, ил күләм дәрәҗәдә зур эш башкардылар. Бөтен дөньяга сибелгән татарларны гына түгел, ә Идел буе халыкларын дус тота торган, алар арасындагы төрле юнәлештәге элемтләрне ныгытып торган көч дияр идем.

Зиннур Мансуров, Татарстанның халык шагыйре:

- Безнең радио ул - язмышы татар халкы язмышыннан аерылгысыз гаммәви мәгълүмат чарасы. Ул могҗиза буларак безнең кавемнең бәгыренә үтеп кергән һәм 90 ел милләтебезгә хезмәт итә. Радио инде дистәләп буынны тәрбияләде. Үзенең үтемлелеге белән һәрбер татарның йортына узды. Хәбәр таратучы малай кебек, һәрбер авылның ихатасына кереп, халыкны мәгълүмат белән баетты. Татарның бөтен әдәбият- сәнгать әһелләре, әйтерсең лә, милләттәшләребезнең һәркайсының өенә кунак булып килгән кебек тоела. Радио татар өенә театрны алып килде. 100 елга якын вакыт эчендә безнең радиобыз һәм иҗтимагый тапшырулар буенча да, һәм музыкаль тапшырулар буенча да, әдәбият-сәнгатькә караган башка тапшырулар белән дә халык күңелендә җуелмас эз калдырды. 90 ел дәвамында “Татарстан” радиосы үз вазифасын намус белән үтәп килде. Мондый дәрәҗәдәге радиолар гомумән юк дәрҗәсендә бит. Әлеге радиода заманында биш ел дәвамында мин үзем дә баш редактор булып эшләгән идем. “Татарстан” радиосында эфир вакытының һәр минуты милләткә хезмәт итүгә багышлана.

Тәэминә Биктимерова, галимә:

- Без бәләкәй вакытта радио бөтен җирдә дә юк иде. Әле дә хәтерлим әни белән радио тыңлаган чакларны. Андый вакытта күңелгә шулкадәр рәхәт була торган иде, милләтебез өчен горурлык хисләре кичерә идек. Кемнең өендә радио бар, шуларның тәрәзә каршына халык җыелып, йотлыгып радиодан җыр тыңлый...  Хәзер ул кадәр кеше демонстрациягә дә чыкмый торгандыр. Бервакыт Б.Зиннәтуллин М.Горбачевның чыгышларын татарчага тәрҗемә итүче эзләгән. Мин ул чорда Казан авиация институтында эшлим. Горбачевның чыгышларын татарчага тәрҗемә итеп, радио тапшыруларында катнаша башладым. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, сугышчы татар хатын-кызлары турында да тапшырулар эшләдем. “Татарстан” радиосы - ул минем туган йортым шикелле. Башка радиоларны мин тыңлый да алмыйм.

Раил Садретдинов, “Татарстан” радиосы журналисты:

- “Татарстан” радиосын туганнан бирле тыңлыйм. Башка авылга укырга йөргәнгә күрә, иртән торабыз, ә радио иртәнге алтыда сөйли башлый. Шуннан барган концертларны тыңлап үстем. Рәзин Нуруллин алып барган тапшырулар, Тәлгать абый Хаматшин сөйләгән яңалыклар күңелгә хуш килә торган иде инде ул вакытта ук. Көндезге тапшыруларны тыңлый алмасак та, кичкеләрен шулай ук калдырмаска тырыша идек. Шуңа күрәдерме, радиода кечкенәдән эшлисем, данлыклы дикторларыбыз шикелле минем дә сөйләп карыйсым килде. Мәктәптә укыганда безнең мәктәпкә Дания апа Гайнетдинова килгән иде, миннән интервью алды. Ә ул әңгәмә радиода яңгырады. Казан университетында укыганда да радиога якынайдым, берничә тапшыруда катнашканым булды. Телевидение, газетларда эшләп караганнан соң, “Татарстан” радиосында эшләргә дигән карарга килдем. Менә ике елдан артык радионың данлыклы шәхесләре белән эшлим һәм үземне бик бәхетле хис итәм.

Дания Гайнетдинова, “Татарстан” радиосының балалар һәм яшүсмерләр тапшырулары редакциясе мөхәррире:

- “Татарстан” радиосына эшкә мин Әхмәт Рәшит чакыруы буенча килдем. Бу радиода эшләвем белән горурланам, юбилей уңаеннан картиналарым күрәзмәсе дә оештырылды. Хәтерләсәгез, радионың 80 еллыгына да, рәссам буларак, иҗатымны тәкъдим иткән идем. Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Париж калаларында да картиналарым куелды. Татарстанның бай табигатен читләрдә дә таныта алуыма шатмын. Көндезләрен яраткан радиомда эшләсәм, төннәрен кулыма пумала алып иҗат итү күңелгә дәрт өсти. Язучылык эшемдә дә радионың роле зур дип беләм, чөнки мине биредә язмыш нинди генә кызыклы шәхесләр белән очраштырмый! “Татарстан дулкынында” тапшыруында мәсәлән, күбрәк иҗат кешеләре, читтә яшәүче татарлар тормышын яктыртабыз. 

Фоат Галимуллиин, филология фәннәре докторы:

- Яраткан радионың бәйрәме - ул безнең бәйрәм. “Татарстан” радиосы мине күп нәрсәгә өйрәтте. Радиога килгәнче үк, мәдәният, рухи дөньяга карашыбыз нәкъ радио ярдәмендә үсте, киңәйде. Биредә эшләвем миңа зур тәҗрибә бирде, офыкларымны киңәйтте. Шунысы куанычлы: бүгенге көндә дә радио сөйләп торуы, аның яшәве сөендерә. Дулкыннары бөтен җиргә таратылуы да куанычлы. “Татарстан” радиосы сөйләгән вакытта, мин башка радиоларны тыңламыйм. Ул туктап барганда гына башкаларга колак салам. Бай тарихлы “Татарстан” радиосында укучыларымны, дикторларны, шулай ук кешеләрнең бирегә килеп сөйләү үрнәкләре кызыксындыра. Мин аларның ни сөйләгәннәрен хәтта язып барам. Уңышсыз килеп чыкканнарын соңыннан үзләренә дә хәбәр итеп әйтәм. Мин гади тыңлаучы гына түгел, аны өйрәнеп баручы да хәзер.

Роберт Гатауллин, “Татарстан” радиосы ветераны:

- Радиода 60 ел эшлим. Лаеклы ялга киткәч тә әле менә радионың ветераннар советын җитәклим. Радионың озын гомерле булуының сәбәбе, минемчә, шунда: бу радио һәрвакыт хезмәт кешесенә дан җырлады! Һәр сүз, һәр фикер биредән җентекләп уйлап әйтелде. Тапшырулар да халык күңеленә үтәрлек итеп әзерләнде. Хәзер инде безне яшьләр алыштырды. Алар да коллективта озак еллардан бирле килгән күркәм традицияләргә тугры калырга тырышалар. Биредә буыннар чылбыры өзелми. Яшьләргә уңышлар телим!

Рафаэль Ильясов, Татарстанның халык артисты, “Татарстан” радиосы ветераны:

- Дөньяда радио, радиотапшырулар барлыгын мин 1954 елда Казанга килгәч кенә белдем. Безнең авылда радио юк иде. Радио түгел, электр лампалары да 1960нчы еллар башында гына кабынды безнең авылда. Казан музыка училищесының икенче курсын тәмамлагач кына укытучым Мөбарәк Батталов мине үзенә ияртеп радиога Татарстанның атказанган артисты, мәшһүр музыкант, искиткеч талантлы концертмейстр Екатерина Соколова янына алып килде. Без аның белән байтак репетицияләр ясаганнан соң, мин гобойда, ул фортепианода халык көйләрен башкарып радиотапшыруларда катнаша башладым. Екатерина Александровна мине әкренләп музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләре Зәйнәп Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина, Исмай Шәмсетдиновлар белән таныштырды. Шулай итеп, үземне Татарстан радиосы һәм аның хезмәткәрләре белән 1950 еллар уртасыннан бирле яхшы таныш идем дип әйтә алам. Редакция хезмәткәрләре миңа композиторларыбыз әсәрләрен күбрәк башкарырга киңәш иткәч, А.Ключаревның гобой һәм фортепиано өчен махсус язган пьесаларын, С.Сәйдәшев музыкасын, халык көйләрен өйрәнеп, чыгышлар ясаганым әле дә исемдә. “Татарстан” радиосында татар җыр сәнгатенең бай фонды саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100