Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Театрыбызның илаһи бер тарихы булып калыр". Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды

Хезмәттәшләре өчен - "Шәйхетдин", тамашачыга - "Гайфи бабай", тугрылыклы ир, яраткан әти... Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды. Кәрим Тинчурин театры тарихына зур бер эпоха булып кереп калган артист Казанның Самосырово бистәсе янындагы “Әл-Мәрҗани” зиратына җирләнгән.

news_top_970_100
"Театрыбызның илаһи бер тарихы булып калыр". Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды

Наил Шәйхетдинов танылган, әмма тыйнак артист булды. Кайчан гына очрашсаң да, аның йөзеннән елмаю китми, урамда аны танып исәнләшкән һәр кеше белән кул биреп күрешә иде. Ул халыкның үзенеке булды. Аны хәтта Наил абый дип түгел, спектакльдәге исеме белән, “Гайфи бабай” дип тә йөртәләр иде.

Халык белән тыгыз, якын мөнәсәбәттә булса да, тамашачы аның авыруын сизми дә калды. Шулай булмый, 25 декабрьдә хастаханәгә ята ул, ә нәкъ бер айдан мәңгегә күзләрен йома.

Бүген аның каберен зиярәт итәргә туганнары-якыннары гына түгел, хезмәттәшләре, төрле театр хезмәткәрләре, тамашачылар да килгән иде.

“Наил Шәйхетдинов – иҗади бер китап”

– Наил ул зыялы, белемле, әдәпле иде, – ди Һаҗәр Шәкүрова. – Һәр сүзеңне тыңлый, төпле киңәшен бирә. “Наил, менә болайрак булды бит әле, менә болайрак бит әле” дисәм, шундук ярдәмгә килә. Ул акыллы булды, бер кәгазьгә дә кул куймады. Алтын урталыкны табып эшләүче кеше булды. Шуңа күрә дәрәҗәләргә иреште дә. Ул инде театрның тарихы гына түгел, болытларны үтеп чыгып, галәм киңлегендә йөзеп китте. Ә бу бәхет бар кешегә дә бирелми. Без аны озак көттек. Ул театрыбызның илаһи бер тарихы булып калыр да Алла боерса.

Без Наил белән фикер алыша идек, фикердәшләр идек. Табигатебез туры килә иде ничектер. Салмак иде ул. Йомшак иде. Ярый әле, миңа аның белән бер сәхнәдә хезмәт итәргә насыйп булды. Ул яшьләргә зур үрнәк булып, иҗади бер китап булып истә калыр.

“Аның җәяү кайтырга хәле булмаган инде, үзе шуны яшергән”

Кеше китә – җыры кала диләр. Наил Шәйхетдиновның театрдагы эзе, җиренә җиткереп башкарган рольләре генә түгел, аның төп байлыгы – кызы Миләүшә дә әтисе юлын дәвам итүче. Әйтергә кирәк, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова – Камал театрының әйдәп баручы артистларының берсе. Зираттан халык таралышкач та, алар әтиләре яныннан кайтып китәргә ашыкмады. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул әтисенең соңгы көннәре турында сөйләде.

–Авырганын да белмәдек дияргә була. Барысы да бик тиз булды бит, – диде ул. – Декабрьдә ул әле спектакльләр уйнады. 6 декабрьдә “Гайфи бабай, өйлән, давай”ны, 16сы “Йосыф-Зөләйха”ны. Кинәт булды бөтенесе. “Әйдә, тикшерелеп карыйк әле” дип кенә хастаханәгә бардык. Аның авырып ятарга вакыты да булмады. Әти чаба-чаба мәчеткә йөрде, театрга бармый калган көне булмады. 20 ел намаз укыды бит. Вафат булуын белгәч, күршеләр дә шаккатты: “Ничек? Без бит аның авырганын да сизмәдек” диләр.

Декабрьнең 25е көнне хастаханәгә ятты. Яңа елга кадәр өлгерик дип, кереп калган идек.11 гыйнварда аннан чыктык. Ә 25 гыйнварда инде ул китеп барды. Авыруы ашказанында булган. Табиб әйтте инде, бик тиз тарала торган авыру булган ул. Аны үзе белгәндерме-юкмы, безгә берни дә сиздермәде. Тәмле итеп ашарга яратты, кич белән тәмле итеп чәй эчә иде. Зәхмәт бөтен организмга таралгач кына, авыру үзен сиздергән. Әмма әтинең без көчсез чагын да, хәлсез чагын да күрмәдек, соңгы көнгә кадәр сөйләште ул, бирешмәскә тырышты.

Наил абыйны без спорт җанатары буларак та беләбез. Ул футбол, хоккейның өй матчларының берсен дә калдырмады.

- Әти гомер буе спортны яратты, – дип дәвам итә Миләүшә ханым. – Телевизордан караганда да кереп китә иде шул дөньяга, өйдә аңа берәү дә комачау итәргә тиеш түгел иде. Шунда гына зур бер блокноты тора. Ул анда һәр спорт төре буенча, һәр команданың, һәр уенының нәтиҗәләрен теркәп бара иде. Аерым кәгазьләргә теркәгән нәтиҗәләр әле дә китаплар арасыннан килеп чыга.

30 ноябрьдә икәү футболга бардык. Без гел җәяү барып, җәяү кайта идек шулай. Саф һавада рәхәтләнеп, ярты сәгатьлек юл. Шул көнне: “Кызым, әйдә, автобуска утырабыз” ди. “Кит инде, әти, ничек утырып кайтабыз, гел җәяү йөри идек бит” дим. “Мин сиңа юлны күрсәтәм, каян утырасын, кая төшәсен” ди. Аның хәле булмаган инде. Әмма миңа “Хәлем юк” дип тә әйтмәгән, – ди ул күз яшьләре аша. – Соңгы көнгә кадәр спорт белән кызыксынды. Мин матч нәтиҗәләрен әйтә идем. Ул: “Беләм, ишетәм, начар уйнадылар” дип көрсенеп куя иде.

Декабрьдә әнигә операция булды. Әтинең шул арада кәефе киткәнен сиздем. Мин аны әни өчен борчыла дип уйладым.

–Тикшерелә башлагач, үзендә начар авыру икәнен белде. Әмма “үләм” дип беребезгә дә сиздермәде. Без дә әйтмәдек. Ул үзе безне борчымас өчен дәшмәгәндер. Аның гомердә дә кешене борчый торган гадәте булмады шул.

Декабрьдә уйнагач, “Гыйнварга миңа спектакльләр куймасыннар әле” дип сорады. Беркөнне шулай хастаханәдә йөргәндә, каршыбызга бер билет сатучы очрады да: “Наил абый, нишләп монда йөрисең, минем гыйнварга, “Гайфи бабай, өйлән, давай”га билетлар сатылып бетте бит”, – ди.

Әти шунда да: “Тырышырмын, Алла боерса, тырышырмын” диде.

Әти гел сабыр булды. Бик сабыр кеше иде бит ул. Соңгы минутларына кадәр, догаларын укып ятты. Ул безгә дә гомер буе сабыр итәргә куша иде. Әҗәле килеп җиткәндә дә, “Әз генә сабыр итегез” диде дә, догаларын укып китеп барды...


“Грипп килде әле” генә диде

Наил абый насыйп ярын әллә каян эзләмәгән, үзенә тиң итеп күрше кызын гына сайлаган. Хатыны үзеннән 11 яшькә кечерәк булса да, 47 ел иңне-иңгә куеп, күздән-күзне алмыйча, ярты сүздән аңлашып яши алар. Миңнегөл ханымның ирен искә алмаган бер генә көне дә юк икән. Минем белән дә ул күз яшьләре аша, елый-елый сөйләште. Алар гомер буе эштә дә, өйдә дә бергә була. Миңнегөл апа 19 яшеннән театрда эшли. Күчмә театрда кассир ярдәмчесе булып башланган хезмәт юлы склад мөдире вазыйфасы белән дәвам итә.

– Без икебез дә Чирмешән районының Лашман авылыннан, авылдашлар, – дип сөйләп китте ул. – Кибеттә эшли торган чагым иде. Казаннан отпускка кайтты да өч көн эчендә кияүгә чыктым. 47 ел 47 көн кебек кенә үтте. Безнең әти-әниләр күршеләр. Наилнең әнисе белән минем әни бергә уйнап үскән. Әтием колхоз рәисе, каенатай келәтче иде. Бергә эшләделәр. Бик тату гаилә булдык. Бер дә үкенмәдем аңа кияүгә чыкканыма. Ирдән уңу шул буладыр, беркайчан каршы сүз әйтмәде ул миңа. Еламаган көнем юк. Әле һаман гастрольгә генә киткән дә, шуннан кайтыр төсле. Пешкән ризыкны да аңа бүлеп куям. Кайтып ашар кебек, – диде ул күз яшьләре аша.

Миңнегөл ханым да иренең авыруын сиздермәвен телгә алып үтте.

– Ул чорда мин үзем авырып йөрдем. Операция ясатып, 14 декабрьдә өйгә чыктым. Минем янга хәл белергә килгәч, “Грипп килде” генә диде. Йөткереп, төчкереп йөрде. Әнә шулай, мин чыктым хастаханәдән, ул керде.

16 декабрь көнне “Йосыф-Зөләйха”ны уйнап чыккач, “Миләүшә килеп алсын әле” дип шалтыратты. “Спектакль бетте, кайтырга хәлем юк”, – диде.

Уйламаганда килеп чыкты бу авыру. Сәламәтлегеннән гомердә дә зарланмады. Авырса, бер төймәне дүрткә бүлеп “Аспирин” эчә иде. Авыртам дигәне булмады. Йөрәкнең кая икәнен, кан басымының ни икәнен дә белмәде. Бөтен әйбер әйбәт иде.

1 мартта туган көне аның. Декабрь башыннан шуңа планнар кора башлаган иде. “Алтын көз” белән авылга кайтырбыз, оештыру эшләрен үз өстеңә алырсың инде”, – диде. “Монда ничек үткәрербез икән, Миләүшә ни уйлый” кебек сораулар белән, туган көненә әзерләнде.

Аерылу


Мәңгегә аерыласы көнне дә бүгенгедәй хәтерли Миңнегөл ханым.

–Көндезге 12ләр тирәсе иде. “Әти, мин эшкә китимме?” - дип кереп сорады Миләүшә. “Юк, кызым, китми тор”, – диде.

Ул көнне минем дә эшкә барасым килмәде.

Мин сок чыгарта идем. “Кил әле яныма” дип чакырып алды. Сәгатькә карадым. 3 туларга 20 минут. Авыру тәнгә чыга бит инде, кулы, әзрәк аяклары шешкән иде. Кулын тоттым да: “Кулың авыртамы, ышкыйммы?” дидем. “Юк, яныма гына утыр”, – диде. Мин утыргач, үзе догалар укырга кереште. Шулай догада килеш өзелде, – ди елый-елый.

Каберенә еш киләбез. “Шушында ятасың бит”, дип әрли-әрли елап китәм. Өйгә кайткач та, кайтып керер кебек. Юк шул. Икенче ел үтеп бара. Әйбәт кешеләр анда да кирәктер инде”, күрәсең...




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100