Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясен алган әсәрләр татар әдәбияты тарихында калдымы? Галим Әлфәт Закирҗанов карашы

1958 елдан башлап җәмгысы 63 язучыга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырылган. Бу җитмештән артык әсәр дигән сүз. Моңа карап фикер йөрткәндә, соңгы алтмыш ел дәвамында шушы кадәр әсәр татар әдәбиятының “алтын фондына” кергән дип уйлый алабызмы? Моңа җирлек бармы? Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.

news_top_970_100
Тукай премиясен алган әсәрләр татар әдәбияты тарихында калдымы? Галим Әлфәт Закирҗанов карашы

– 1958 елдан бирле әдәбият өлкәсендә җитди казанышларга ирешкән әсәрләргә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырыла. 63 язучы дидегез, аларның исемнәрен атап чыгу шактый вакытны алса да, мин болай дип саныйм – әгәр беренче номерлы премия Әхмәт Фәйзинең “Тукай” әсәренә бирелгән икән, уйлавымча, бу Тукай иҗатының татар әдәбиятында тоткан урынын билгели, һәм, миңа калса, ул әдәби әсәрләргә куелган таләпләр шул биеклектә булырга тиеш. Әлеге әсәрләрнең, билгеле, мин барысын да хәтергә төшерә алмам, ләкин шул ук вакытта әдәбият тарихында эз калдырган һәм халык тормышында, аннан да бигрәк, халыкның рухи ихтыяҗына җавап биргән әсәрләр дип саныйм. Бу очракта теге яки бу язучының иҗатын яисә теге яки бу әсәрне алганда, үз вакытында, бәлки, аңа бирергә кирәк булмагандыр дигән сүзләрне әйтүе кыендыр дип уйлыйм. Икенче мәсьәлә бар – сезнең соравыгыз мине бер кызыклы фикергә этәрә. Әйтик, әдәбият тарихында эз калдырган күренекле шәхесләребез бар һәм аларның укучы тарафыннан яратып укылган әсәрләре бар. Шул ук вакытта премия аларның укучы игътибарыннан читтәрәк калган әсәренә бирелде.

Мисал китереп карыйк әле. 1960 елда әлеге бүләк "По зову Ленина" һәм "Җил исми, яф­рак селкенми" исемле шигырь җыентыклары өчен Сибгат Хәкимгә бирелде. Ягъни, Ленин исеме, партия исеме бик дәрәҗәле вакыт, Сибгат абый Хәкимнең Ленин турында поэмалары барлыгын беләбез. Алар –  “Баһавиның моңы”, “Язгы җир уллары” һәм башкалар. Хәзер инде күпмедер дәрәҗәдә сыйнфыйлыкка, партиягә һәм башка социалистик идеологиягә нигезләнгән әсәрләр югары бәяләнми. Шул ук вакытта татар әдәбияты белән таныш булган кеше: “Сибгат Хәкимгә бу бүләк дөрес бирелмәгәнме әллә?” дип сорау куйса, гаҗәпләнү уятыр иде. Чөнки Сибгат абыйның иҗаты зур, шәп иҗат, аның дистәләгән шигырь-поэмалары, Ленин турындагылардан башка да, бу бүләккә тулысы белән лаек. Аның Казан артына бәйле “Сусау”ымы, яисә “Язмыш, язмыш”ымы, “Үрләреңне менгәч” кебек әсәрләре, “Фазыл чишмәсе”, “Бер тауда ун чишмә” кебек җырларымы – Сибгат ага Хәкимнең туган як җырчысы буларак татар әдәбиятында яңа сүз әйтте дип саныйм. Гәрчә, тәкъдим ителгән әсәре бүген безнең программаларда булмаса да.  

Менә, Гомәр Бәшировны алыйк.  Гомәр Бәширов республиканың бу зур бүләген “Язмыш, язмыш” дигән романы өчен туксанынчы еллар ахырында гына алды. Китап укучылардан сорагыз – бүген күбесе бу әсәрне хәтерләми. Ә шул ук вакытта мин Гомәр абыйга “Туган ягым – яшел бишек” өчен Тукай премиясен ике тапкыр бирер идем. Аның ул җитмешенче елларда язылган әсәре. Үз вакытында, күрәсең, әлеге әсәр игътибардан читтәрәк калган. Ә бүген, минемчә, татарның яшәү рәвеше, традицияләре, гореф-гадәтләренең якланышы-сакланышы һәм элеккеге чорлар белән бүгенге чорларның бәйләнеше турындагы вакыйгаларны үзәккә куйган бу әсәр әдәбият тарихында калган әсәрләрнең берсе. Кайвакыт әдипнең әдәбият тарихының үсеш-үзгәрешенә бәйле теге яки бу әсәреннән бигрәк аның татар әдәбиятына керткән өлеше калкып чыга. Икенче яктан, Гомәр абыйга бу бүләкне бирмичә калдырган булсак, ул аны 95 яшьләр тирәсендә алды, вафатына күп тә калмаган иде кебек, без аның каршында бурычлы булып кала идек. Бәлки сәнгати планда башка әсәрләре дәрәҗәсендә югары ук булмаса да, Тукай премиясе алган әсәре, һичшиксез, әйбәт әсәр, сүз дә юк, әмма без бит татар әдәбиятына яңалык алып килә торган, билгеле бер үсеш тенденцияләрен билгели торган әсәр яки әсәрләр булырга тиеш дип сүз алып барабыз.

Әдипләрнең иҗаты, аларны шушы чорда бәяләү төрле сәбәпләргә бәйле. Мәдәни тормышта объектив һәм субъектив факторларның килеп керүен искә алмыйча булмый. Гади генә мисал. Әйтик, Равил ага Фәйзуллин әлеге бүләкне 33 яшендә алган. Ялгышмасам, 1978 ел иде кебек. Шул ук вакытта әдәбият тарихында инде танылган, исеме, дәрәҗәләре булган Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еникиләр әлеге бүләкне алмаганнар. Мин аларны Равил Фәйзуллин белән чагыштырып капма-каршы куясым килми, бүгенге көннән чыгып караганда, Равил Фәйзуллин иҗатымы, Аяз Гыйләҗевмы, Әмирхан Еникиме – аларның әдәбиятыбыз тарихында урыны бар, һәрберсенең үз оясы бар дияр идем. Күрәсең, җитмешенче еллар ахырындагы ситуация, мәдәният тормышы шундый булган ки, Равил Фәйзуллинның алтмышынчы елларда әдәбиятка алып килеп кыска шигырьләр белән билгеле бер ыгы-зыгы тудыруы, шигъри форманы үзгәртеп, кыска шигырьләре белән татар әдәбиятын ил күләменә алып чыгуы аның исемен күтәрде. Чөнки ул яңалык алып килде. Ул бу өлкәдә беренчеләрдән булып юл ярып баргач, аванград ролендә булгач, аның исеме-дәрәҗәсе күтәрелде.

– Ә ашыгыбрак бирелгән дигән тәэсир калдырган әсәрләр бармы? Хәтта әдәбият белгеченең дә хәтерендә калмаган әсәрләр, әйтик.

–  Сезнең бу соравыгызга җавапны алдагы фикеремне дәвам итеп тә бирә аламдыр. Әгәр мин исемлектәге 63 кешенең исемен карыйм икән – алар лаек. Минем, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә хакым да юктыр аларга мондый таләп белән килергә. Ә шулай да иҗатларына бүгенге көн биеклегеннән карыйбыз икән, минемчә, әлеге авторлар Тукай бүләгенә лаеклы шәхесләр дип әйтер идем. Мин арадан кайсысына булса да: “Моңа ашыгыбрак бирелгән”, дигәнне әйтәсем килми. Әмма шул ук вакытта кабатлап әйтәм, теге яки бу авторның иҗатында аның бөтен иҗат биеклеген, иҗат үзенчәлекләрен туплап биргән әсәр түгел, бәлки шушы чор, вакыт, заман рухында язылып шушы үз чорында, заманында бәя алган әсәрләргә бирелгән дип әйтәсем килә. Әйтик, исемлектән Гәрәй Рәхимне алып карыйк, ул Фәйзуллиннар буыны шагыйре. Аны белмәгән кеше юк. Халык шагыйре! Гәрәй абыйга әлеге бүләк “Кара йөзләр” либреттосы өчен бирелә. Игътибар итегез, ул вакытта – соцреализм заманында әлеге тематика шактый популяр иде. Бүгенге көндә укучыларга: “Гәрәй Рәхимнең ул либреттосын беләсезме?” дип мөрәҗәгать итәм икән, “Юк”, диячәкләр, иманым камил, чөнки мәктәп һәм ВУЗ программаларында юк ул, киң җәмәгатьчелектә яки әдәби хәрәкәттә бу әсәр бик телгә алынмый. Ягъни, ул үз вакытына бәйлерәк бирелгән әсәр. Икенче яктан, әйткәнемчә, Гәрәй Рәхим иҗаты моңа лаекмы? Һичшиксез лаек! Мин Гәрәй абый иҗатын бүгенге көндә нәкъ менә шушы алтмышынчы еллар буыны китергән әдипләр арасында, чыннан да, лаеклы шәхесләрнең берсе дим. Аның әсәрләре киң җәмәгатьчелккә билгеле булып, залларда-трибуналарда, яисә, сәхнәләрдә яңгырый икән – бу аның иҗатына бирелгән бәя. Әсәрләре мәктәп яки ВУЗ программаларына кертелгән икән – аның иҗатына бирелгән бәя дим. Мондый мисалларны күп булмаса да, табарга мөмкиндер.

–  Алайса, шушы исемлектән “Алтын фонд”ка кергәннәрен карасак...

–  Шушы әсәрләр әдәбият тарихында югары урын алачакмы, алдагы буыннар, чор һәм заман үзгәрешенә карамастан, бу әсәрләргә мөрәҗәгать итәчәкләрме дип әйткән вакытта... Яхшы, исемлеккә күз төшереп алыйк. Ләкин баштан ук әйтеп куям, билгеле бер дәрәҗәдә субъективлыктан китеп булмастыр кебек. Бу минем китап укучы буларак, әлеге авторның иҗатын кайчан укуыма, күңелемдә нинди урын алуына, кызыксынуларыма, тикшеренү өлкәмә һәм башкаларга бәйле. Гафу итәсез, бәлки, алдагы фикеремне тулыландырамдыр. Габдрахман Әпсәләмовка “Сүнмәс утлар” романы өчен дәүләт бүләге бирелде. Игътибар итегез, бүгенге көндә киң җәмәгатьчектә туган беренче сорау: “Ә без аның соңгы ике елда “Ак чәчәкләр”ен шаулатабыз. Кино төшердек, юбилей кичәләрендә дә шушы әсәре яңгыраш алды”. Кемнәрдер аның Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрен – “Ак төннәр”, “Газинур”, “Мәңгелек кеше” кебек романнарын күңеленә сеңдергәндер. “Сүнмәс утлар”ына караганда, минем өчен “Ак чәчәкләре”е кадерлерәк. Әйткәнемчә, иҗаты дәүләт бүләгенә лаек, Әпсәләмов – әдәбият үсешендәге баганаларның берсе.

Әдәбият тарихында бу әсәрләр кала дигәндә, менә Хәсән Туфан иҗаты. Аның Тукай бүләге алган “Сайланма әсәрләр”ен бүгенге көндә дә укыйбыз. Нәкъ менә сәнгатилек, фикер һәм хис байлыгы, аларның гаҗәеп матур синтезына ирешү ягыннан Хәсән абый иҗаты әйбәт. Миңа калганда, аның тормыш юлын белгәннән соң, “Агыла да болыт, агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы?” кебек шигырьләрен укыган кеше аларны гомере буе онытмый дип саныйм.

Сезнең фикерне дәвам итеп карыйбыз икән, Гамил Афзал шигърияте. 1977 елда әлеге бүләк аның “Айлы кичләр” җыентыгы һәм “Борылам да карыйм” дигән шигырьләр циклына бирелгән. Гамил абыйның иҗаты әйбәт, шәп иҗат. Аны нәкъ менә татарның шигъри пландагы рухын, җанын ярып карый дип саныйм. Күпләр аны юмор-сатира остасы дип кенә беләләр, аның бит халык язмышы турында уйланган шигырьләре дә бик шәп. Без еш кына социаль реализм вакыты һәм аннан соң үзгәртеп коруларга килгән вакытта әдәбиятның роле булдымы дигән сорауны куябыз. Минемчә, нәкъ менә Гамил Афзал иҗатлары яисә Туфан Миңнуллин пьесалары, Марсель Галиевның хикәя-повестьлары, Миргазиян Юнысның менә дигән повесть-романнары татар укучысын әлеге үзгәртеп коруларга әзерләде. Алар – социализмның кырыс, тынчу һавасын үтеп чыгарга ярдәм иткән авторлар, әсәрләр дип саныйм. Аларның иҗаты алдагы чорларда да укылачак. Беләсезме, мин бу очракта нәрсәгә игътибар итәм. Социализм вакытында язучы шәхесе заман каршылыкларын үтеп чыгып, шушы чор мәнфәгатьләрендә генә калмыйча, гомумкешелек кыйммәтләренә мөрәҗәгать иткән икән, аның иҗаты әдәбият тарихында калачак.

Мин кире какмыйм, коммунист образын үзәккә куйган әйбәт әсәрләребез дә бар. Гариф Ахуновның “Хәзинә” романы. Начармыни? Һич кенә юк! Мин аны үз вакытында Тукай бүләгенә лаек әсәр дип саныйм. Чөнки андагы коммунист образлары үз мәнфәгатьләрен яклаучылар буларак бирелми. Ул – халык тормышы. Аннары соң шуны да онытмыйк, коммунистлар, барыбер, ул чорда җәмгыятьне әйдәп баручылар буларак урын алды. Бөтен коммунистлар да үз мәнфәгатен генә кайгыртмады – 18 миллионның күпчелеге менә дигән намуслы кешеләр иде. Алар җанын-тәнен биреп, ил өчен, халык өчен дип тырышканнар икән, Гариф абый Ахуновлар һәм башкалар аларны тасвирлаганнар икән – ә нигә без аннан баш тартырга тиеш?! Ул чор әсәрләрен кырыйга этәреп куйсак, ул чор үзенчәлекләрен каян белербез без?! Шул ук “Намус” романын алыгыз. Нәфисәләр, Айсылулар коммунислар алар, әйе! Ләкин “Намус” романында сурәтләнгән авыл тормышы, сугыш чорындагы татар авылы, хатын-кыз язмышы, балалар-картлар язмышы шулкадәр тулы итеп, җанлы характерлар итеп бирелгән тагын нинди әсәрләребез бар?! Бу әсәрләребезне укымасак, сугыш чорында татар авылы турында күзаллавыбыз бермә-бер кими.

Менә, Туфан Миңнуллин, “Ай булмаса, йолдыз бар” пьесасы. Һичшиксез, Туфан абыйның “Әлдермештән Әлмәндәр”е белән янәшә торырга тиешле әсәрләрнең берсе. Кызыклы, бәхәсле, ләкин кеше характеры – Мәдинә Сафина образы! “Мин үз язмышымны үзем хәл итәм” дигән максат куеп, баш имим дип яшәүче хатын-кызларыбыз булган икән, һәм без аның үрнәкләрен теге яки бу дәрәҗәдә күрәбез икән – бу кызыклы. Кемдер кабул итмәс, “Ул чын хатын-кыз түгел, ул ирдәүкә бит”, – дип әйтерләр. Ләкин бу сораулар куелдымы – димәк, әсәр бәхәс уята, сине һәм мине битарафлыктан чыгара, үз язмышың, якыннарыңның язмышы турында уйланырга этәрә. Әйткәнемчә, минем өчен әдәби әсәрнең кыйммәте халык рухына туры килүенә бәйле, әсәр бит сайлап алынган тормыш материалы белән мавыктыра. Темасы белән. Автор кабатланмас кызыклы гыйбрәтле мәсьәләне эзләп таба икән – ул табыш. Шул ук Туфан абыйның туксанынчы еллар башында “Илгизәр + Вера”сы язылган икән, хәтерләсәгез, туксанынчы еллар башында катнаш никах хакында бик күп сүз булды. Туфан абый беренче булып әдәби әсәр буларак сәхнәгә менгерде. Шуңа күрә аның темасы бик тә якын һәм яңа иде. Икенчесе – тема гына мәсьәләне хәл итми. Алгы планга әсәрнең сәнгати эшләнеше чыгарга тиеш. Мәхәббәт турында язмаган кеше юк. Һәрбер язучы, бигрәк тә, шагыйрьләрнең 90 проценты мәхәббәт турында язудан башлый диләр. Ләкин әлеге хис-кичерешне аңлатып синең һәм минем җаныма салырлык итеп бирә алуы һәркемнең төрлечә. Сәнгатилек дигән әйбер алга килеп чыга. Ул моңа ничек ирешә? Бу хиснең кайсы ягын, нинди планда ача – язучының осталыгы шуннан гыйбарәт. Нәкъ мин шуннан чыгып аларның иҗатына якын киләм һәм бәя бирәм.

Инде бу исемлекне караган вакытта Аяз абый Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” һәм “Әтәч менгән киртәгә” повестьлары тарихта калачак дим. Ничек калмасын! “Җомга көн кич белән”дәге Бибинур әби язмышы татарның корбанчылык идеясен чагылдырган. Тиздән Камал театрында Илдар абый Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан” пьесасы буенча премьера булачак. Мин инде күпмедер дәрәҗәдә бу спектакльне карарга әзерләнәм. Ләкин Аяз абыйның “Җомга көн кич белән”ен укып барсаң, әсәрне тирәнрәк аңлыйсың кебек. Чөнки анда бик кызыклы бер мәсьәлә куела. Татар халкының бер матур сыйфаты бар һәм бүген дә саклана дигән өметтә мин. Сабантуйларында ат чабышы вакытында иң артта килгән атның муенына сөлге салу ул. Әйтүләренә караганда, дөрестерме, мин белмим, иң артта калып килгән атның күзләрендә яшь бар диләр. Күргәнем юк, ышанам. Ул атка, бигрәк тә, ялгыз карчыклар сөлге салганнар. Моның үзенчәлеге нәрсәдә? Татар халкында кыен хәлдә калган иптәшенә, авылдашына, күршесенә, замандашына ярдәм итү теләге бар. Бу бит минем милләтемнең бер вәкиле дип карау ул. “Ак калфагым төшердем кулдан” – әнә шул турыда. Төрле сәбәпләр белән читкә китергә мәҗбүр ителгән милләттәшләребезнең күбесе үз теләге белән китмәгән, элегрәк чорда мәҗбүр дә ителгәннәр бит. “Алар да минем фикердәшем, милләттәшем, татар халкының бер вәкиле, мин аңа ярдәм кулы сызырга тиеш. Ул минем намус эшем” дигән әйбер калкып чыга. Аяз абый Гыйләҗевның “Бибинур”ы нәкъ менә шушы сыйфатларны – кешеләргә изге гамәл кылу һәм кыла алу дигән татарның бик матур сыйфатын яклый. Яхшылык, изгелек эшләүнең бит асылы шуннан гыйбарәт – аның өчен үзеңә әҗер көтмисең. Халык мәкале нәрсә ди? “Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер”. Яхшылык ул башкалар белсен, “Ул нинди молодец! Шундый яхшылык эшләгән”, дип әйтсен өчен эшләнми, ул синең күңелеңнән, җаныңнан чыкса гына мәгънәле була. Каюм Насыйриның “Кырык вәзир” дигән төрек теленнән XIX гасырда ук тәрҗемә ителгән әсәрендә бер кызыклы гыйбрәтле вакыйга бар. Бер егет шәһәргә барганда юлда тубалдан иген чәчкән кешеләрне күрә. Икмәк шунда ук үсеп чыга һәм кешеләр икмәкләрен шунда ук ут төрттеп яндыралар. Егет гаҗәпләнеп карап тора. Ул шәһәр капкасына җиткәч, бу турыда ак сакаллы карттан сорый. Карт аңа болай дип аңлатып бирә: “Кешеләрнең икмәк чәчүе – ул аларның изге гамәл кылуы. Икмәк үсеп чыга, ягъни яхшылык, үсеп чыккан кебек, кешенең үзенә кире кайта. Ләкин икмәкне кемнәрдер ут төртеп яндыра. Ут төртеп яндыру – үзеңнең эшләгән изгелегең турында башкаларга сөйләп йөрү”. Карагыз, нинди чагыштыру китерә?! Изгелегең белән мактану үз икмәгеңне ут төртеп яндыруга тиңләште. Татар халкында да әлеге сыйфатлар бар. Милли сыйфат дибез, менталитет дибез, икән, алар әнә шушы вак сыйфатлардан җыела. Артта калып килгән атның муенына сөлге салуны онытмадыкмы әле, “Бибинур” әби кебек, якыннарыңа, күршеләреңә, авылдашларыңа яхшылык эшләүдән әле без баш тартмыйбызмы? Яисә минем күңелемдә бармы ул – менә шушылар турында әдәбиятның бәлки иң мөһим вазыйфаларының берсе дә шулдыр инде.

Әдәбиятыбыз тарихында кызыклы, гыйбрәтле әсәрләребез күп. Якынрак көннәргә киләбез икән, менә, Нурихан Фәттах – тарихи романнар авторы. Ничек инде Нурихан абыйның “Итил суы ака торур” яки “Сызгыра торган уклар”ы тарихта калмасын?! Калачак билгеле. Яисә, икенче бер авторыбыз – аның әле күптән түгел генә кичәсе булды – Зөлфәт (Дөлфәт Маликов). Аның “Ике урман арасы” җыентыгын өстәл китабым дип әйтергә мөмкин. Аның “Чытырманда былбыл сайрый” дигән эссесын мин укучыларыма да тәкъдим итәм. Андагы фикер, андагы фәлсәфә! Әдәбият шулардан тора дип саныйм. Миргазиян Юныс әдәбият тарихында, һичшиксез, калачак әдибебез. Аның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” (беренче исеме – “Биектә калу”) әдәбият тарихында, һичшиксез, калачак. Дөрес, Миргазиян абыйга Тукай бүләге аның тәнкыйть мәкаләләре, публицистик язмалары тупланган “Альбатрос язмышы” дигән китабы өчен бирелгән. Минем өчен ул прозаик буларак кадерлерәк. Гәрчә мин аның бик көчле публицист, тәнкыйтьче булуын кире какмыйм. Ләкин иҗаты күңелемә якынрак. Әйткәнемчә, бәлки субъектив карашымдыр. Мәхмүт Хәсәнов “Язгы аҗаган”ы минемчә туксанынчы еллар әдәбиятында иң уңышлы әсәрләрнең берсе.

Тагын кызыклы да, гыйбрәтле дә булган бер генә авторга тукталыйм да бу турыда сүзебезне тәмамларбыз. Мөслимдә яшәүче авторыбыз Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” өчен Тукай премиясе алды. Лаекмы? Билгеле, лаек. Ләкин минем күңелемә, Фоат абый үзе тыңласа дөрес аңлар дип уйлыйм, “Таң җиле” якынрак. Бәлки, субъектив карашымдыр. Миңа “Таң җиле”ндә татар прозасының бер яктан романтик рухлы булуы, икенче яктан кеше күңеленә, кеше җанына үтеп керү сыйфаты тулырак, киңрәк чагылган кебек. Ә “Бәхетсезләр бәхете” – кырысрак, ул социалистик системаның эшләү стиленә багышланган әсәр бит инде. Мин аны яхшы әсәрләрнең берсе дип саныйм. Яратып укыган әсәрләрем. Ләкин “Таң җиле” якын. Бәлки, минем рухым, җаным мондый әсәрләргә күбрәк бирелгәндер.

– Татар әдәбиятында хаксызга онытылган әсәр дип нинди әсәрне саныйсыз?

–  Бу сорауның элек тә туганы бар инде аның. Билгеле бер дәрәҗәдә моңа җавап бирү кыенлык та тудыра. Аның өчен татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә ХХ гасыр әдәбиятын, аның алтмышынчы еллардан соңгы тарихын яхшы белү кирәк. Мин бу очракта бик тирәнгә кермәстән, бер-ике исемне генә атыйсым килә. Кемдер килешер, кемдер килешмәс. Мин берсе Салих Баттал дип саныйм. Ул үзе очучы да булган. Нәкъ менә әдәбият тарихында урын алырга тиешле шәхесләрнең берсе иде. Аның шигъри повесть һәм романнары әйбәт әсәрләрдән дип саныйм, аны әдәбият тарихында урын алачак авторларның берсе дим. Аңа Тукай бүләге бирелмәде. Бу – Совет чорының коньюнктурасы. Чөнки, ишетеп белүемчә, аның турында укыган истәлекләрдән шул аңлашыла – Салих абый туры сүзле кеше булган, акны ак, караны кара дип әйтә алган, бу шул вакыттагы партия җитәчеләренә диимме икән бигүк ошамаган. Шул рәвешле җитәкчелек белән каршылыкта булуы, күрәсең, аны кырыйга этеп чыгаргандыр. Бәлки, Хәсән Сарьян. Аның “Нокталы өтер”е, “Бер ананың биш улы” әсәрләре үз вакытында Тукай бүләге бирелергә лаек әсәрләр дип саныйм. Тагын шунысы бар, үз вакытында әлеге бүләккә лаек булмау еш кына бүгенге көн җәмәгатьчелегенең игътибарын да киметә бит. Яңадан ул чорга әйләнеп кайтып укыйм әле дигән вакытта, еш кына бүгенге укучы Тукай бүләге лауреатларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кызганыч ки, кайбер авторларыбыз үз вакытында читтәрәк калды кебек.

Бүгенге көнгә килгәндә, Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмованы мин Тукай бүләгенә лаек шәхесләр дим. Һәрхәлдә Айдар абыйның иҗатын әйбәт беләм. Аның шигърияте, прозасы, ә бәлки публицистикасы да, татар әдәбиятының үсеш-үзгәрешен билгеләгән әсәрләр дип саныйм. Аның “Өч аяклы ат”ы, “Казыктагы тальян”ымы, яисә аның “Татар вакыты”, исемнәрен үк карагыз, метафора булып килгән. Болар – татар язмышын, аның асылын ярып салган әсәрләр. Ә Фәүзия апаның иҗаты үз вакытында барыбер тиешле бәяне алмады. Аның сиксәненче еллардагы иҗаты, “Болын” әсәрен алабызмы, яисә “Күл балыгы”нмы, “Канатсыз акчарлаклар”мы – болар татар әдәбиятында әле башкалар уйламаган вакытта яңа юл ярганнар. Дөрес, бәлки аларны уку җиңел дә түгелдер, алар әзерлекле укучыга, билгеле бер дәрәҗәдә интеллектуаль дәрәҗәсе югары булган укучыга атап язылган. Ләкин алардагы фәлсәфә, мәгънә, миңа калганда, әле әллә ничә буынга рухи азык булачак. Кызганыч, аларның иҗаты, билгеле бер сәбәпләр аркасында, игътибардан читтәрәк калып килә. Алар иҗатына киң җәмәгатьчелек якын елларда әйләнеп кайтыр дим мин.

– Исемлектә быелгы кандидатларны күреп нинди хисләр кичердегез?

– Монысы иң авыр сораудыр. Алфавит буенчарак барсак, Тәлгать Галиуллин, Әхәт Гаффар, Мәдинә Маликова, Зиннур Хөснияр, Факил Сафин – аларның барысының да иҗатын нигездә әйбәт беләм. Тәлгать Галиуллин белән озак еллар бергә эшләдек, остазым, укытучым. Тәлгать абыйның “Сәет Сакманов” романы буенча бәхәсләр оештырганыбыз әле дә күз алдымда. Зиннур Хөснияр белән бер елларда укыдык. Гомер юлыбыз да, иҗатларыбыз да янәшә бара. Замандашым, чордашым, фикердәшем буларак, аның “Кичү” җыентыгына, “Гарасат” романына мөнәсәбәтем шундый ук. Факил абый Сафинның иҗатын алсак, “Саташып аткан таң”, ялгышмасам, 2002 еллар тирәсендә дөнья күргән иде кебек. Трилогия. Ул Татарстан дәүләт җитәкчеләренең берсе булган Дәүләтьяров шәхесенә бәйле булган вакыйгаларга нәкъ менә егерменче-утызынчы еллар моһитенә, рухына бәйләп,  заман биеклегеннән торып бәя бирә. Нәкъ менә вакыт ягыннан да әсәрне тикшерү кызыклы: шул чор укучысы аларның эшчәнлегенә ничек бәя биргән һәм без, XXI гасыр укучысы, нинди мөнәсәбәттә. Бу тарихның билгеле бер дәрәҗәдә кабатлануын күрсәтә. Факил абый иҗатында шуның чагылышын тоям кебек. Әхәт абый Гаффар! “Юл буенда зәңгәр чәчәк”, ялгышмасам. Әхәт абый иҗаты җитмешенче еллар, сиксәненче еллар дәвамында бик популяр иде, мәктәп, ВУЗ дәреслекләрендә иҗатын өйрәндек. Нигәдер берара Әхәт абый югалып торды. Яңадан икенче сулышы ачылган дип кабул итәм инде – шактый күптәнрәк язылган булса да, әсәрләрен укучыларга тәкъдим итә. Мәдинә Маликова иҗаты байтак еллар укучылар күз алдында. Нәкъ менә хатын-кыз язучы буларак, бүгенге чорга үзгә күз белән, акылдан бигрәк хис белән карый торган язучыларыбызның берсе дип саныйм.

Инде кайсысы лаеграк кебек кебек сорауны да бирергә мөмкинсез. Бу мәсьәләдә кырт кына кисеп әйтүе кыен. Сүз башымда авторның кайсыдыр әсәре өчен бирелгән, ә мин икенче бер әсәрен сәнгати яктан югарырак бәялим дигән идем бит. Бу авторларның иҗатларын әйбәт белгәнгә күрә, алар барысы да лаек дим. Монда мәсьәлә кайсы алданрак лаек, кайсы быел алырга тиеш, кайсы алдагы елга тәкъдим ителергә тиеш дип тора. Мин бу очракта һәрберсенең иҗатын шулай якын килер идем. Әле бит Фәүзия апалар, Айдар абыйлар алмаган. Бизмәнгә салып карыйм икән, мин аларга быел бирергә теләр идем, ә инде тәкъдим ителгән биш авторыбыздан, бәлки берсен генә түгел, комиссия әгъзаларының субъектив мөнәсәбәтенә дә бәйле, икесен генә булса да сайлап алырлар дип уйлыйм. Калганнары алдагы елларда лаек булырлар дим, чөнки татар әдәбияты бай, кызыклы, аның мондый шәхесләре бар икән, димәк киләчәге өметле. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100