Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урта Әләзәндә узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда 200 килограмм бавырсак пешерделәр

Европадагы иң зур авыл – Пенза өлкәсенең Городищенский районы Урта Әләзән җирендә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды.

news_top_970_100
Урта Әләзәндә узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда 200 килограмм бавырсак пешерделәр

Урта Әләзән авылына быел 336 ел тула. Ул Пенза өлкәсеннән 82 чакрым ераклыкта урнашкан. Бүгенге көндә биредә 3 мең хуҗалык исәпләнә, 10 меңгә якын кеше көн күрә. Монда, нигездә, бары тик татарлар гына яши. Авылда 11 мәчет эшли, якын вакытта тагын өчәү төзеләчәк. 




Халык эшкуарлык белән шөгыльләнә: иген игә, терлек симертә, колбаса, казылык, ит һәм балык консервалары җитештерү цехлары тота, зур автотехника белән хезмәт күрсәтеп тормышын алып бара. Мәсәлән, авылда 5 меңгә якын "КамАЗ" йөк машинасы исәпләнә, зур автотехникасы булганнар заказ буенча чит төбәкләргә, хәтта күрше илләргә дә чыгып эшләргә иренми.
Милли фольклорны өйрәнгән галимнәр белдергәнчә, Сабан туен уздыру традициясе мишәр авылларында элек булмаган. Урта Әләзәндә дә Сабан туе бәйрәмен беренче тапкыр җирле эшкуарлар моннан унбиш еллар элек башлап җибәргән. 22 июльдә авыл халкы беренче тапкыр Россия күләмендәге милли бәйрәмне кабул итте. Городищенский районы һәм Урта Әләзән авылына Сабан туен оештыруда Татарстан һәм Пенза Хөкүмәтләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм итте. 
Бәйрәмгә Россиянең 20дән артык төбәгеннән татарлар делегацияләре килде. Бер көн алдан җыела башлаган кунакларның күбесен (ә алар 500ләп кеше) авылда төрле гаиләләргә урнаштырдылар. Шулай итеп, бәйрәм чаралары 21 июльдә үк ачылды: кич белән авыл уртасында, урамда сәхнә корып, Татарстан сәнгатькәрләре – Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Резеда Шәрәфиева, "Зөләйлә" троисы кебек һ.б. бик күп танылган җырчылар, "Казан" бию ансамбле җирле халыкка караңгы төшкәнче зур концерт куйды.








22 июль иртәсендә авылда Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевны һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны каршы алдылар. Мактаулы кунаклар иң элек авылда бер түбә астында төзелгән яңа мәктәп һәм балалар бакчасы бинасын ачу тантанасында катнашты. Авылда ике мәктәп эшли: 1нче санлы мәктәптә 840 бала белем ала, 2нче санлы мәктәптә – 477. Яңа бинада 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлары урнашачак.
Авылда моңа кадәр гел шәхси балалар бакчалары гына эшләгән: шундый 11ләп шәхси бакча бар, кайсында – 15, кайсында 30 бала йөри. Дәүләт акчасына төзелгән бакча исә 150 урынга исәпләнгән, ә чынлыкта авылда бакча яше җиткән балалар саны 2 меңгә тула.



Татарстан Президенты авылдагы Җәмигъ мәчеттә дә булды. Ул ике ел эчендә төзелеп, 2015 елда гына ишекләрен ачкан.





Әйтергә кирәк, Әләзән җирлегендә күпчелек хатын-кызлар, яше-олысы, урамда башларына яулык бөркәнеп йөри. "Бездә шундый гадәт", диләр.



Сабан туе мәйданында Пенза өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән 13 – Кузнецкий, Каменский, Пенза, Шемышейский, Белинский, Сосновоборский, Неверкинский, Спас, Лопатинский, Иссинский, Пачелмский, Лунинский һәм Городищенский районнары үзләре белән таныштыручы милли утарлар оештырган иде. Городищенский районы Югары Әләзән авылы урта мәктәбе коллективы бәйрәмгә 200 килограмм баурсак пешергән иде. Татарстанның Кукмара районы да агач-бүрәнәдән комплекс төзеп куеп, татар авылы көнкүреше үзенчәлекләрен тәкъдим итте.
Рәсми мәгълүматлар буенча, 1,2 миллион халык яшәгән Пенза өлкәсендә татарлар саны 86,4 меңне тәшкил итә (руслар – 85%, татарлар – 5,7%, мордвалар – 5,6%, чуашлар – 0,5%). Сабан туена килергә теләүчеләрне көн дәвамында Пенза шәһәреннән махсус автобуслар ташыды.










Халык Сабан туеның традицион милли уеннарында, спорт ярышларында көч сынашты - чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, баганага менде, капчык белән сугышты, гер күтәрде, кул көрәштерде.








Көрәш келәме икәү иде – берсендә 2000-2002 елгы егетләр, икенчесендә 1999 елгы һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар бил алышты. Келәмдә Пенза, Киров, Сарытау өлкәләре, Марий Эл, Татарстан, Чуашстан егетләре көрәште. Абсолют батыр булып, Марий Элның танылган көрәшчесе Муса Галләмов калды. Аңа Татарстан Президентының махсус бүләге – "Лада Гранта" җиңел автомобиле ачкычы тапшырылды.




Сабан туе ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Күптәнге хыялым тормышка ашты, иң зур авыл булган Урта Әләзәнне килеп күрдем. Зурлап Сабан туе үткәрү моңа сәбәпче булды", – диде. Татарстан Президенты Пенза өлкәсе татарларының телне, динне саклап, тырыш хезмәт куеп тормыш алып баруларына югары бәя бирде, киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк, дип теләкләрен әйтте.
Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте ихтыяҗына Рөстәм Миңнеханов Татарстан исеменнән "Форд Транзит" микроавтобусын бүләк итте. Яңа автобусның ачкычын өлкәдәге шәһәр һәм районнарда эшләп килүче 13 татар җәмгыятен берләштергән татар мохтариятенең җитәкчесе Бәкер Акъҗегетов кулларына тапшырды.





Пенза өлкәсе губернаторы да татарларны, Сабан туе кунакларын сәламләп, бәйрәм белән котлады. Губернаторның бүләгенә – "Нива" машинасына ат чабышларында "Сабан туе-2017" призын откан чабышкының хуҗасы – Урта Әләзән фермеры Хафиз Янгуразов лаек булды.




2018 елда тугызынчы Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсенең Әлмән районы Әлмән авылында уздырылыр дип көтелә. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100