Интертат - иң популяр татар сайты: Новости https://intertat.tatar <![CDATA[Җырчы Алсу әти-әнисе турында: «Һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар]]> https://intertat.tatar/news/yrcy-alsu-ati-anisen-altyn-tuilary-belan-kotlyi-5864958 https://intertat.tatar/news/yrcy-alsu-ati-anisen-altyn-tuilary-belan-kotlyi-5864958 Tue, 19 Mar 24 09:00:00 +0300 message
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Алсу Абрамова (Сафина) социаль челтәрдәге сәхифәсенә әти-әнисе белән төшкән фото куйган һәм аларны алтын туйлары белән котлаган. Разия һәм Рәлиф Сафиннар 16 мартта гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үткән.

«Әти белән әни алтын туйларын билгеләп үтте. Алар арасында мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу гына күрдем дип алдашмыйм. 50 ел бергә яшәү дәвамында төрлесе булды - бәхет һәм күз яшьләре, җиңүләр һәм җиңелүләр, күңел кайту һәм авырлыкларны җиңеп чыгу, шатлык, бәхәс, талаш, бәйрәмнәр һәм югалтулар, елмаюлар һәм күңелсезләнүләр. Мөгаен, күпләрнеке кебек үк, кемнеңдер качасы килү теләге дә булгандыр. Әмма алар һәрвакыт бергә булды, бернигә дә карамастан. Ә хәзер инде бер-берсеннән башка үзләрен күз алдына да китерә алмыйлар.

Кайвакыт араларында әле дә аңлашылмаучылыклар була кебек. Күпьеллык никахның бәһасе һәм сере нидә? Бу риторик сорау, әмма мин даими рәвештә аңа җавап бирергә тырышам. Мөгаен, гашыйклык һәм мәхәббәт, балалар туу, көндәлек һәм киләчәк тормышны, уртак дусларны булдырудан тыш, чыгу юлы булмаган вазгыятьтә аларны икесе дә чын һәм дөрес кешеләр булу, нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начарны бертөрле аңлауга ышаныч берләштерә. Бер үк кыйммәтләр. Проблемадан һәм җаваплылыктан качу өчен бер-берсеннән читләшмәделәр, һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар.

Әни алдында баш иям. Ул гел зирәк була белде, күп кенә хәлләргә күз йомды. Җиңел булмавын беләм. Ул берни турында да үкенмидер дип өметләнәм. Әти-әнинең картаюын теләмим. Мәңге яшәүләрен һәм һәрвакыт бергә булуларын телисе килә. Яратуым чиксез һәм бу матур тормыш өчен рәхмәтлемен. Әче», – дип язган җырчы.

Бу котлауларга Алсуның күпсанлы язылучылары да кушылган һәм матур теләкләрен язганнар

«Нинди искиткеч матур фикерләр һәм сүзләр! Нинди матурлар һәм чын-чынлап бәхетлеләр», «Юктыр ла. Шундый яшьләр һәм матурлар! Ә аларның алтын туйлары...» дигән комментарийлар да бар.

Фото: Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

<![CDATA[Брокколи белән тавык ите рецепты]]> https://intertat.tatar/news/brokkoli-belan-tavyk-ite-recepty-5864933 https://intertat.tatar/news/brokkoli-belan-tavyk-ite-recepty-5864933 Tue, 19 Mar 24 09:00:00 +0300 message
Кирәкле ингредиентлар: тавык түшкәсе, брокколи, помидор, сыр, 2 йомырка, кибет каймагы, сарымсак, тоз, тәмләткечләр.

Тавык түшкәсен турыйсы, аны беренче кат итеп табага яисә формага тезәсе. Өстенә брокколи саласы. Аннан соус әзерлисе. Моның өчен 2 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, 1 тырнак сарымсакны ваклап саласы, шулай ук тоз һәм тәмләткечләр өстәргә. Соусны да тавык һәм брокколига саласы. Аннан помидор һәм угычтан чыгарылган сыр сибәргә. 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 30 минут пешерергә. Тәмле булсын!

<![CDATA[Татар киносының булыштыргалаштыргалап алуына 100 ел]]> https://intertat.tatar/news/tatar-kinosynyn-bulystyrgalastyrgalap-aluyna-100-el-5864922 https://intertat.tatar/news/tatar-kinosynyn-bulystyrgalastyrgalap-aluyna-100-el-5864922 Tue, 19 Mar 24 09:00:00 +0300 message
Юбилей датасы татар телендә фильмнар чыгару, кинохроникалар төшерү, фильмнарны прокатка чыгару функцияләре булган «Таткино» татар кинематография берләшмәсе оешкан 1924 елның 13 февраленнән башлап исәпләнә. Татарстан киносы елъязмасы шул көннән башлана. «Республикада кинематографиянең төрле чорлары булгандыр, әмма соңгы 4-5 елда үсештә дип ышанасы килә», – диелде юбилей тантаналарына багышланган матбугат конференциясендә. Юбилей тантанасына СНГ илләренең кинематография оешмасы җитәкчеләре дә килүе аларның татар киносына хөрмәте турында сөйли.

Матбугат конференциясе дигәннән, аның 2 спикеры – Татарстан кинематографиясе тарихын өйрәнгән галимә Елена Алексеева һәм кайчандыр кино прокаты системасында эшләгән, хәзер «Мунча ташы» төркемен гамәлгә куючы юмор осталарының берсе буларак танылган Гамил Әсхәдулла сүзләрен китерәсем килә. Хәер, Илдар Ягъфәров сүзләрен дә өсти алам.

Елена Алексеева: «1927 елда «Булат батыр» беренче татар фильмы төшерелә башлау турында беләсез. Фильмга тематика буенча бәйге игълан ителгән, һәм анда Әгерҗедән партия хезмәткәре Абдрахман Шакиров җиңгән. Мин аның репрессияләнгәнен белдем. Башка мәгълүматларым юк. Чөнки башта КГБ архивлары ябык иде, аннары ачылды, ләкин мин өлгерми калдым. Хөрмәтле кешеләрнең туганнары бу репрессияләргә катнашы булганлыгы ачыклангач, алар тыелды. Хәзер туганнары гына куллана ала. Миләүшә Айтуганова кирәк дип тапса, без, бу архивларга керергә рөхсәт сорап, «Татаркино», Мәдәният министрлыгы исеменнән хат яза алабыз».

Гамил Әсхәдулла: «Мин 1989 елдан 2002 елга кадәр эшләдем прокат системасында. Иң яшь кино челтәре директоры идем. Минем алда партия эшенәме яки кино челтәренәме дигән сайлау бар иде, мин киноны сайладым, чөнки әти мине бәләкәй чакта гел кинога йөртә иде. Кинога бәләкәйдән гашыйк – шуңа киносетька урнаштым. Мин эшләгәндә шундый вакыт килде – эротик фильмнар күрсәтәләр. Бер яктан киноны алып киләләр, икенче яктан властьлар сүгә. Шулай итеп күчеш чорына туры килдем.

Прокат системасы ул камилләшкән система иде, аны берничек тә җимерә алмадылар. Киносеть директорлары һәр чәршәмбе көнне прокатка килеп, бөтен киноны карап чыга идек. Халыкка барамы ул, юкмы икәнен уйлый идек. «Легенда о Нараяме» кебекләрне дә үткәрделәр. Без аңладык – халык күрәсе әйберен күрергә тиеш. Ул вакытта шундый чит ил кинолары күп килә иде. Аннары үзебездә «Интердевочка»лар да чыкты. Гел әйтә торган сүзем бар: башта халык шәрә артистлар эзли башлады, хәзер кешеләр киресенчә, киенгән артистлар эзли. Ул чор үтеп китте, хәзер кешеләр күңелгә ятышлы яхшы кино эзли. Кешеләрне эротик кинога кертеп утыртсаң, ул аны карамаячак. Безнең халык һинд киноларын, елата торган сюжетлы драмалар ярата. Ул вакытта кешеләр елап утыра торган «Жестокий романс»лар килеп чыкты. Шундый фильмнарга басым ясап, әкрен-әкрен генә эротиканы җиңеп чыктык. Кешеләр аны кача-кача каяндыр карадылар, төп прокатта без аңа бик юл куймадык.

1991 елны бөтен СССРның прокат системасы вәкилләрен Съездлар сараена җыйдылар. Безнең республикада 18 кешелек делегация иде, мин дә шунда идем. Бик матур планнар кордылар... СССР бетәсен белмәде бит инде алар. 29 январь көнне өстәлгә әзрәк кенә эчәргә куйганнар иде. Егетләр миннән, иң яше буларак, буфеттан эчәргә алып килүемне сорадылар. Буфетка килдем. 2 «коньячный напиток» тора. «Бирегез әле», – дим. Бирде, балаларга сагыз да алдым. 50 сумлык акчамны алдына куйдым. Шул вакыт телевизордан «50 сумлык акчалар әйләнештән чыга» дип игълан итәләр. Мин тиз генә шешәне эләктереп калдым, акча анда калды. Җыелыш бетте, бөтен кеше «ничек кайтырбыз» дип аптырашта иде. Шундый хәлгә очрадык. Шуннан дөнья үзгәрә башлады. Прокат системасын тотып-тотып карадык та, булмады инде ул, җимерелеп бетте. Мин эшләгән кинотеатрны коммерция структуралары алды. 2002 елда мин, соңгы кеше булып, шушы системадан киттем. Әмма кино тормышы минем өчен бетмәде, кинода төшә башладым – 6 фильмда төштем, үзем 2 кино төшердем: берсе – «Майсыз калҗа» – интернетта миллион ярым карау җыйды, икенчесе – «Котырган меңлек» дигәне – артистлар турында.

Хәзер шушы прокат системасы җитми. Аның бөтен җире камил иде. Хәзер кино төшерәләр, халыкка барып җитми, оештыра белмәгәннәнме...»

Илдар Ягъфәров: «Алга таба фильмнар төшерү системасын төземәсәк, процесс катлауланачак. Кешеләрдә булган энтузиазм әкренләп эреп бетеп бара. Яшьләр килсә дә, аларны лимон кебек сыгып бетерәләр дә, кеше, гаиләсе, балалары барлыкка килгәч, башка тармакка китеп бара. Кино фондымы, киностудияме – нәрсә дә булса кирәк. Без стратегик линиябезне якынча аңларга тиешбез – без ислам идеологиясенәме, дөньяви идеологиягә нигезләнәбезме, ихлас кино төшерәбезме, заманга яраклаштырыпмы. Без боларны уртага салып сөйләшергә тиешбез. Кинематография – бик ихлас әйбер. Кысаларга кертсәк, ул фольклорга әверелә. Кеше, фальшь күрсә, залдан чыгып китәчәк. Кино залы мәчет кебек изге урыннарга тиң. Яхшы кино булса, әлбәттә. Без шундый яхшы кинога омтылырга тиешбез. Кино ул фейерверк кебек. Ул – бөтен Татарстанны яктырта торган фонтан. Шул салют булмаса, мәдәниятнең системалы үсеше була алмый. Без бер урында таптанып торачакбыз. Кино ул – зур, көчле, бай илләр эше, Татарстан моны булдыра ала дип уйлыйм».

ххх

Бәйрәм чаралары субсидиягә төшереләчәк фильмнар питчингы белән башланып китте. Икенче көнне Казан дәүләт мәдәният институтында «түгәрәк өстәл» узды. Болары – аерым игътибарга лаек чаралар, әлбәттә. Әлегә юбилей кичәсе турында берничә сүз.

Тантаналы кичә көн уртасында Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтте. Залда ветераннар һәм байтак драма артистлары иде. Ягъни, кайчандыр татарча кинода төшкән артистлар.

Кичәнең сценарие бөтен Татарстан киносы тарихын колачлап төзелгән. Аны карап, Татарстанда кинематографиясе үсеше турында азмы-күпме мәгълүмат алырга мөмкин. Сценарийны Резеда Гобәева төзегән, режиссер – Радик Бариев. Зөлфия Вәлиева белән Динар Хөснетдинов алып барды.

Котлаулар күп иде. «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтугановага зал белән сәхнә арасында йөгереп кенә йөрергә туры килде. Чәчәк бәйләме һәм грамота/дипломнарны кабул итеп ала да төшә. Тагын менә дә тагын төшә. Тагын менә дә тагын төшә. Түргә кәнәфи куеп утыртасы гына калды. Котлауларының барысы да сәхнәдән яңгырамаса да яраган булыр иде кебек. Рәсми котлаулар һәм рәсми бүләкләрдән тыш булганнарын аш мәҗлесенә дә калдырып булгандыр, бәлки.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сәхнәгә чыгып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Татаркино» командасына һәм Татарстанда иҗат иткән һәм кинопрокат территорияләрен киңәйтә алган кинематографистларга рәхмәт җиткерде. Ни кызганыч, башка җитәкчеләр бик булмады.

Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Чын күңелдән барыгызны да илебезнең иң өлкән кино оешмаларының берсе булган «Татаркино»ның 100 еллыгында сәламлим. Бу оешма үз эшчәнлегендә кинопроизводстводан башлап кинопрокатка кадәр барлык юнәлешләрне үз эченә алган. Тормыш үзгәрә, кешеләр дә үзгәрә, әмма бик күп тарихи вакыйгаларны, тарихиларны гына да түгел, без яшь һәм популяр сәнгать төре – кино сәнгате аша кабул итәбез. 100 ел ул күп түгел. Алда – тулы гомер. Безнең әйтер сүзебез бар, һәм без һәрвакыт тамашачы белән диалогка керергә әзер».

«Союзмультфильм» киностудиясенең директорлар советы рәисе һәм Горький исемендәге киностудиянең генераль директоры Юлиана Слащева: «Бүген гаҗәеп гүзәл татар җирендә булуыма бик шатмын. Мин 2 өлкән киностудия җитәкчесе буларак мөрәҗәгать итәм. «Союзмультфильм»га 88 ел. Горький исемендәге балалар һәм үсмерләр киностудиясенә 110 ел булып килә. «Татаркино» шушы 2 киностудия арасында. Иң мөһиме – «Татаркино» эшчәнлеген дәвам итә. Дәүләт киностудияләренә авыр икәнлеген беләм. Базар икътисадын узып, яңа икътисади рельсларга басуы җиңел түгел. Шундый вакытта кинематографияне үстерергә алынган энтузиастлар бар. 100 ел күп түгел. «Татаркино»ның исән булуы һәм эшчәнлеген дәвам итүе мөһим».

Татарстан кинематографиясен котларга ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова сәхнәгә чыкты. Шулай ук Россия Үзәк кинематографистлар йорты директоры Екатерина Головня, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров һәм башкалар котлады.

Концерт номерларына килгәндә, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасихов, Марат Галимов һәм Марсель Вәгыйзовларның «Мәңгелек могҗиза» композициясе, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, Рөстәм Насыйбуллин, Асылъяр, «Казан егетләре».

«...Бер гасыр гомер үткән. Ул гасыр үзенә җиңүләрне дә, сынауларны да, үсешләрне дә – барысын да сыйдырган. Ни генә эшләнсә дә, төп нәтиҗә ул, әлбәттә, безнең фильмнарыбыз!» – ди алып баручы. Без «Булат батыр»дан соң Александр Дубровскийның «Татарстан» фильмын, Марк Донскойның «Мои университеты»ны искә төшерәбез, Казан киностудиясе эшләреннән «Нефтяники Татарии», «Это – «КамАЗ», «Здравствуй, Леша», «Казанские этюды», «Лилия на фоне джаза», «Решение Алмуша», «Абдулла Алиш. Песня о жизни», «Мой друг Сергей» документаль фильмнары санап үтелә. Киностудиянең «Эрьзя» кинофильмы Италиядә халыкара кинофорумда күрсәтелгән булган, ди. Бөек Ватан сугышының авыр елларын искә алып, Татарстан кинематографистлар берлеге төзелүен искәртеп, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дә килеп җитәбез. «20 ел эчендә эчендә Фестиваль йогынтысында шактый үзенчәлекле, яңа форматтагы фильмнар туды. Татар киносы яңа сулыш алды», – ди алып баручылар.

Соңгы 10 елда Татарстан кинематографистлары 32 тулы метражлы нәфис фильм, 200дән артык кыска метражлы нәфис фильм, 100гә якын документаль фильм төшергән. Татар киносы тарихы телесериаллардан башка була димени?! «Татар киносында телевидение өчен төшерелгән сериаллар аерым урынны биләп тора. Әлеге эшчәнлекне Әхтәм Зарипов башлап җибәрә, аннары Нурания Җамали дәвам итә», – дип сөйли алып баручылар. Татар киносы тарихына зур форматтагы фильмнар төшерә башлавы белән үзенең исемен язган өчен «ТНВ» каналына рәхмәт әйтеп, «Яланаяклы кыз» кадрларын карап алдык, сәхнәдә әлеге сериалда төп рольне башкарган Асылъяр үзе җырлап торды. Аннары «Ак чәчәкләр» искә алынды. Әлмәт театры «йолдызы» Динар Хөснетдиновны татар киносы «йолдызы» иткән кино. «МиллимультFest» балалар анимациясе фестивален дә искә алып, «димәк, киләчәктә татар киносына хезмәт итәчәк, яңа буын яшь талантлар бүгеннән үк тәрбияләнә» дип нәтиҗә ясап куйды алып баручылар. Азактан соңгы елларда төшерелгән «Мулла, «Сөмбел», «Без – 41нче ел балалары», «Исәнмесез», «Тарлан» «Микулай»дан фрагментлар карадык. Татарстан акчасына төшерелмәсә дә, Татарстан кинорежиссеры Татарстан артистлары белән Татарстанда төшерелгән «Бери да помни» фильмы да бар иде алар арасында.

Шулай итеп, бер гасырны төгәлләп куйдык. «Беренче 100 еллыкны төгәлләдек. Алга таба нишлибез?» – дип сораган идек матбугат конференциясендә.

«Киләчәк бүген нинди нигез салуыбыздан тора. Әлбәттә, ният кирәк, акча кирәк, оптимизм һәм ышаныч кирәк, тынычлык кирәк!» – диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Бәйрәм чараларының бер матур эпизоды булып, Мәрҗани турында уртак фильм төшерү буенча Татарстан һәм Үзбәкстан вәкилләренең меморандумга кул куюы да әлеге ышанычны ныгыта дип, оптимистик рухта тәмамлыйсым килә.

<![CDATA[Башкортстан җырчысы чәч күчереп утырту буенча операция кичергән]]> https://intertat.tatar/news/baskortstan-yrcysy-cac-kucerep-utyrtu-buenca-operaciya-kicergan-5864956 https://intertat.tatar/news/baskortstan-yrcysy-cac-kucerep-utyrtu-buenca-operaciya-kicergan-5864956 Tue, 19 Mar 24 07:00:00 +0300 message
Танылган ир-атлар арасында чәч күчереп утырту буенча операция ясатучылар исемлегенә тагын берәү өстәлде. Ул – Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Беренче эш итеп аның чәчен пеләшкә алганнар, аннары чәч күчереп утыртасы урынны билгеләгәннәр. Ул операция вакытын көткәнен, ясаганнарын һәм машинада утырып өенә кайтып барганын да күрсәтте.

«Чәчне кырып бәрделәр. Аннары чәч куерып китәчәк. Төркиядән килгән егетләр эшли», – дип сөйли җырчы.

Юмор остасы Данир Сабиров чәч күчереп утырту буенча операцияне Төркиядә ясаткан иде. Блогер Искәндәр Гайсин пеләшеннән Казанда котылды. Шул ук клиникада «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов та башының чәчсез урыннарына чәч күчереп утырту буенча операция кичерде.

«Бәя чәч бөртеге санына карап түгел, ә күләмгә карап билгеләнә, ягъни 50-120 мең сумга кадәр», – дип җавап биргән иде Казан табибы.

Фото: Марат Шәйбәковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: Марат Шәйбәковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

<![CDATA[Петуния чәчәге үсентеләре сирәк тишелеп чыксын өчен орлык чәчү ысулы]]> https://intertat.tatar/news/petuniya-cacage-usentelare-sirak-tiselep-cyksyn-ocen-orlyk-cacu-ysuly-5864946 https://intertat.tatar/news/petuniya-cacage-usentelare-sirak-tiselep-cyksyn-ocen-orlyk-cacu-ysuly-5864946 Tue, 19 Mar 24 06:00:00 +0300 message
Азнакайның Мәндәй авылында яшәүче блогер Мәрьям Миннегулова социаль челтәрдәге сәхифәсендә петуния чәчәген утырту буенча киңәшләр бирде һәм моның белән ире шөгыльләнүен, аның шундый сабыр булуын искәртте.

Блогерның ире Фәрит абый туфрак өстенә кар салган һәм анда берәмтекләп петуния чәчәге орлыгын тезеп бара. Петунияне сирәкләмәс өчен шулай эшли, ди блогер ханым.

Фото: © Мәрьям Миннегулованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Мәрьям Миннегулованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

<![CDATA[Башкортстанда авариядә ике баласы үлгән хатын дәваланудан баш тарткан]]> https://intertat.tatar/news/baskortstanda-avariyada-ike-balasy-ulgan-xatyn-davalanudan-bas-tartkan-5864951 https://intertat.tatar/news/baskortstanda-avariyada-ike-balasy-ulgan-xatyn-davalanudan-bas-tartkan-5864951 Tue, 19 Mar 24 03:00:00 +0300 message
Башкортстанның Караидел районында Бөре-Тастүбә-Саткы юлында 16 мартта кич белән авариядә ике бала һәлак булды. Балаларның анасы, тагын бер сабый имгәнде. Хәзер балаларның анасы дәваланудан баш тарткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә «Лада Гранта» «Ниссан Тиида» белән бәрелешә. «Лада Гранта» белән Сверловск өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз идарә итә. «Ниссан» рулендә Мәчетле районында яшәүче 44 яшьлек ир-ат була.

Якынча белешмә буенча, «Лада Гранта» каршы як полосага чыга. Авариядә «Лада Гранта»дагы 5 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз һәлак була. «Гранта» белән идарә итүче хатын – балаларның анасы һәм аның ике атналык улы имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.

Хатын-кыз җитди имгәнгән, аның баш мие селкенгән, ике кабыргасы сынган. «Ниссан» йөртүчесенә зыян килмәгән.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, әлеге хатын-кызга хастаханәдә беренче ярдәм күрсәткәннәр, ул дәваланудан баш тарткан. Сабый белән икесенең хәле канәгатьләнерлек булган.

«Өч бала да арткы утыргычта балалар өчен җайланмаларда утыра. Авария вакытында «Лада» урталай җимерелә. Шаһитлар сүзләренчә, бәрелешкәч, балаларның берсенең башы өзелә. Исән калган сабый бик бәхетле, ул имгәнми. Йөртүчеләрне икесен дә алкогольгә тикшерәләр, алар аек була. Якынча белешмә буенча, балалары белән Екатеринбургтан килә торган хатын-кыз идарә иткән машина юлның куркыныч участогында шуып киткән», – дигән «Башинформ» чыганагы.

Караидел районында фаҗига: Ике нәни бала һәлак булган, быел туган сабый имгәнгән, дип язган идек.

<![CDATA[Җырчы Гөлназ Сираева әтисенә: «Син минем әтиме соң?»]]> https://intertat.tatar/news/yrcy-golnaz-siraeva-atisena-sin-minem-atime-son-5864939 https://intertat.tatar/news/yrcy-golnaz-siraeva-atisena-sin-minem-atime-son-5864939 Tue, 19 Mar 24 01:00:00 +0300 message
Гөлназ Сираеваның әнисе яшьли вафат булган, әтисе шуннан бирле өйләнмәгән, ялгызы яши. Җырчы авылга әтисе янына кайтып йөри. Бу юлы җырчы әтисенә «бергә фотога төшик» дип мөрәҗәгать иткән һәм алар арасында кызык әңгәмә туган.

Авылга мыскыл итмә мине.

Нинди авылга мыскыл итү? Синең белән фотога төшәргә ярамыймы?

Ярамый!

Син минем әтиме соң?

Ә? Ә мин каян беләм инде аны?

Син бит инде минем әти.

Бәлки шулайдыр, мин бит аны күрмәдем.

Син Сираевмы? Гайсәме?

Сираевы Сираев инде.

Минем әтидер бит инде син. Мин Сираева Гөлназ Гайсә кызы бит!

Шулаймени? Алайса шулайдыр…

Әңгәмә кыз белән ата кешенең рәхәтләнеп көлүе белән тәмамланган.

«Шундый рәхәт видео», «Приколист», «Үтерде бабай» дип абзыйны үз иткән җырчының виртуаль дуслары.

Җырчы Гөлназ Сираева әнисен һәм энесен югалтуы турында сөйләде

<![CDATA[Белемле хатыннар да өйдә бәбәйли: «Суда бала табу модада түгел, хәзер басып бала табалар»]]> https://intertat.tatar/news/belemle-xatynnar-da-oida-babaili-suda-bala-tabu-modada-tugel-xazer-basyp-bala-tabalar-5864934 https://intertat.tatar/news/belemle-xatynnar-da-oida-babaili-suda-bala-tabu-modada-tugel-xazer-basyp-bala-tabalar-5864934 Tue, 19 Mar 24 00:00:00 +0300 message
Татарстанда кайбер хатын-кызлар баланы хастаханәдә түгел, ә өйдә табарга тели. Өстәвенә, элек өйдә бала табуны нигездә документлары белән проблемалары булган якын чит илләрдән килгән мигрантлар сайлаган булса, хәзер табиблар ярдәменнән җирле, белемле шәһәр хатын-кызлары да баш тарта. «РТ» табиблардан хатын-кызларның нинди сәбәпләр аркасында бала тудыру йортына барырга теләмәүләрен һәм өй шартларында бала табуның ни белән куркыныч булуын белде.

«Формунарда укыйлар да, роликлар карыйлар да»

Республика Клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенең 2нче акушерлык бүлеге мөдире Фәнил Нәбиев сөйләвенчә, чит ил гражданнары очрагында, документлар булмаудан тыш, бала тууның табигый процессына стимуляция, операция кебек медицина чараларын катгый кабул итмәү турында сүз бара.

– Гадәттә, мондый бала табучы хатыннарны безгә ирләре, туганнары авыр хәлдә алып килә. Без кесарев кисеме ясау өчен барлык сәбәпләр дә барлыгын күрәбез, әмма хатын-кызның туганнары безнең белән ахыргача бәхәсләшә. Бу – ахмаклык, минемчә. Без бит беркемгә дә кызыктан гына операция ясамыйбыз һәм үзебез дә процессның табигый барышы өчен чыгыш ясыйбыз, әмма бу һәрвакытта да мөмкин түгел, – дип билгеләп үтте Нәбиев.

Бүлек мөдире сүзләренчә, кайбер пациентлар төрле форумнар укып һәм Интернетта видеолар карап, өйдә бала табарга карар итәләр. Янәсе, өйдә стеналар да үзеңнеке, ирең дә өйдә – бала тудыру өчен иң яхшы атмосфера. Ләкин тормышта барысы да шулкадәр җиңел түгел, һәм табибларга ананы да, баланы да «теге дөньядан» алып чыгарга туры килә.

– Өйдә бала табуның уңышсыз очраклары белән килүчеләр җитәрлек: мәсәлән, 1 тәүлек тырышалар, әмма бала тумый. УЗИ ясыйбыз – катлаулануларны күрәбез: ана карынындагы кискен гипоксия яки хәтта ана карынындагы яралгының үлеме. Бала тудыру вакытында плацента өзелергә мөмкин, бу да баланың үлеменә китерә, моның өчен 3-5 минут та җитә.

Кайбер хатын-кызлар безгә бала тудыруның өченче этабында килә – бала инде туган, ә ананың кан югалтуы күп, чөнки плацента чыкмаган яки бала тудыру вакытында көчле өзеклекләр булган, – дип санады табиб. – Инфекция, кан инфекциясе, сепсис та булырга мөмкин, чөнки өйдә стерильлекне саклап булмый. Соңгы 3-4 елда, бәхеткә, мондый бала табучы хатын-кызларның үлеме очраклары булмады. Менә сабыйларны коткарырга өлгермәгән очраклар булды. Югалган вакыт үлемгә китерә.

Фәнил Нәбиев билгеләп үткәнчә, бала тудыру йортында, бала тудыруның физиологик агымы бозылганда, табиблар, ниндидер карар кабул иткәнче, пациент һәм аның туганнары белән фикер алышалар.

– Барысы да аларның ризалыгы белән эшләнелә. Безнең үзәктә бала тудыручы хатын янында неонатолог табиб тора, ул баланы бала тудырганнан соң беренче минутларда карый. Әгәр дә берәр нәрсә дөрес булмаса, мәсәлән, сулыш алу җитешсезлеге, баланы реанимациягә күчерәләр. Бала тудыру процессында без баланың һәм булачак әнинең хәлен даими контрольдә тотабыз, УЗИ, кардиотокография ясыйбыз. Өйдә андый мөмкинлекләр бармы?

«Бәлки алар моны «лайк» өчен эшлидер?»

Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш акушер-гинекологы Лариса Фәтхуллина шулай ук өйдә бала табуга каршы. Бигрәк тә хәзерге яшь хатын-кызларның сәламәтлеге, аларның әбиләренекенә караганда, кызганыч, бик үк шәптән түгел.

– Бәхеткә, соңгы 2-3 елда өйдә бала табучылар саны кимеде, без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, хатын-кызлар консультацияләрендә мәгълүмат бирәбез. Ләкин хәзер башка проблема: өйдә бала табу карарын, беренче карашка, бик грамоталы һәм белемле хатын-кызлар хәл итә. Гадәттә, бу – аларның икенче һәм аннан соңгы бала табулары була, – дип сөйләде Фәтхуллина. – Хатын-кызлар үзләренең тәҗрибәләре җитәрлек дип саный. Өстәвенә, мондый бала табучы хатын-кызларның күбесе хастаханәдә бала табуны уңышсыз тәҗрибә дип исәпли.

Хатын-кызлар бит хәзер табибларга карата таләпчән: табиб тупас итеп аңлатты, яралгы тирәсендәге куыкны алдан тиштеләр һ.б. Андый хатыннар белән бер үк фикердә булучылар табыла. Еш кына бу – өйдә бала табуны пропагандалаучы һәм медицина тикшерүеннән һәм ярдәмнән баш тартучы блогерлар. Беркем дә уйламый бит: бәлки, бу блогер үзе беркайчан да бала тапмагандыр, бигрәк тә өйдә, бәлки, ул моны «лайклар» өчен әйткәндер? Ләкин блогер үзе әни булса да, бу аңа башкаларны өйрәтергә хокук бирми: һәр бала тудыру – үзенчәлекле.

Хәтта бер үк хатын-кызның беренче һәм икенче баласын табу процессы төрле булырга мөмкин. Аллага шөкер, өйдә суда бала табу юкка чыкты. Хәзерге вакытта вертикаль бала табу популяр, хатын-кыз бала тудыруны ятып түгел, ә басып яки утырып тудыра. Ләкин мин һәрвакыт әйтәм: сез бала тудыру йортында да шул ук әйберне ала аласыз. Хезмәтләрнең максималь спектры белән бала тудыру йортлары арта бара: күптән түгел Казанның 7нче ДКБда заманча шартлар белән яңа перинаталь үзәк ачылды.

Бала тудыру йортына ирең белән дә килергә мөмкин

Өйдә бала табудан аермалы буларак, хатын-кыз янында аның ире – баланың әтисе булуны табиблар хуплый. Якын кешең янәшәдә булуы ярдәм итә һәм уңай эмоциональ фон тудыра.

– Ирне бала тудыру процессында катнашырга чакырабыз, ул мөмкин булганча ярдәм итә. Шуңа күрә табиб сезне тикшерсен дә, бала тудыру йортына килегез, – дип чакырды хатын-кызларны Лариса Фәтхуллина.

– Иң мөһиме: пар үзе мораль яктан моңа әзер булсын һәм партнер да кирәкле анализларны тапшырсын, – дип билгеләп үтте Фәнил Нәбиев. – Әлбәттә, әгәр партнерлык бала тудыру турында энтузиазм белән хатын-кыз гына сөйләсә, ә ир-ат андый теләк белән янмый икән, мин шунда ук «кирәк түгел» дип әйтәм. Ләкин күп ир-атлар үзләре дә «бала тудыруда катнаша аламмы» дип кызыксыналар, мин мондый инициативаларны хуплыйм.

«Республика Татарстан» газетасыннан Дарья Субботина язмасы тәрҗемә ителде
<![CDATA[«Мәхәббәт монда» - Винера Ганиева яшь чакта ире белән төшкән фотосын күрсәтте]]> https://intertat.tatar/news/maxabbat-monda-vinera-ganieva-yas-cakta-ire-belan-toskan-fotosyn-kursatte-5864960 https://intertat.tatar/news/maxabbat-monda-vinera-ganieva-yas-cakta-ire-belan-toskan-fotosyn-kursatte-5864960 Mon, 18 Mar 24 22:37:00 +0300 message
«Яшь чакта менә без шундый идек» дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган фото астына Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева.

«Мырау батыр» әкиятендә уйнаган чакларыгыз искә төште. Әй бу хәтер капчыгы һәм узган гомер...»;

«Искитмәле мәхәббәт монда»;

«Винера ханым, сабырлык сезгә» дип комментарийлар калдырган җырчының сәхифәсен күзәтеп баручылар.

<![CDATA[«Башкорт хуҗабикәсе» Шәрәпҗаннан эчке киемгә акча сораган]]> https://intertat.tatar/news/baskort-xuabikase-sarapannan-ecke-kiemga-akca-soragan-5864957 https://intertat.tatar/news/baskort-xuabikase-sarapannan-ecke-kiemga-akca-soragan-5864957 Mon, 18 Mar 24 21:00:00 +0300 message
Шәрәпҗан образын тудыручы Рамил Шәрапов белән «Башкорт хуҗабикәсе» сәхифәсен алып баручы Миләүшә Шәйхелисламова бергә видео төшергән. Анда күренгәнчә, Шәрәпҗан машинада утыра, аның янына «Башкорт хуҗабикәсе» килә.

– Тагын бу кобра килде.

– Шәрәпҗан, лифчикка акча бирмәссең микән?

– Хәзер бирәм, ди, лифчикка акча. Туйдым инде ул арбузларыңны киендереп ятарга, глобус кадәр булдылар. Бар, үзең тап лифчигыңа акча.

– Ә мин синең машина тәрәзәңне юам. Менә яңа чүпрәк тә алып килдем.

– Точномы? Әйдә!

Шәрәпҗан, «арбузчикларны киендерерсең» дип, акча бирә. Ә «Башкортстан хуҗабикәсе», машинаның ачык тәрәзәсеннән кулын тыгып, «дворник»ларны кабыза.

Алданган Шәрәпҗан, «Башкорт хуҗабикәсе» артыннан, «сиксән-туксан»ын әйтеп, галошын атып кала.

Халык аларның юморын яратып һәм аңлап кабул иткән.

<![CDATA[«Әни 8 мартта китте, бүтән кайтмый инде». Югалган хатынны ире кар көртендә тапкан]]> https://intertat.tatar/news/ani-8-martta-kitte-butan-kaitmyi-inde-yugalgan-xatynny-ire-kar-kortenda-tapkan-5864902 https://intertat.tatar/news/ani-8-martta-kitte-butan-kaitmyi-inde-yugalgan-xatynny-ire-kar-kortenda-tapkan-5864902 Mon, 18 Mar 24 20:00:00 +0300 message
Самара өлкәсенең Отрадное шәһәрендә 8 Март бәйрәменнән соң 32 яшьлек Татьяна югала. Аны 2 көн эзлиләр, һәм аны ире кар көртендә таба. «Әни 8 мартта китте, бүтән кайтмый инде», – дип яза «Комсомольская правда».

Татьянаның 2 баласы бар, улы Мәскәү лицеенда укый. 2021 елда икенче баласын таба. «Кечесен бик яратты, ул атасына бик охшаган», – ди якыннары.

Бөтен кеше Татьянаны шат күңелле иде дип искә ала. Аның социаль челтәрләрендә креатив видеороликлар күп, ул һәрчак үзәктә булган.

Халыкара хатын-кызлар көнендә Татьяна дус кызлары белән очраша. Алар барга бара. Ире дә каршы килми, ул хатынына ышана, аның дус кызларын белә, алар гел элемтәдә була. Ләкин ул көнне Татьяна әйләнеп кайтмый.

«Татьяна барга өч дус кызы белән китте. Бардагы видеокамера язмаларында кызларның берсе аның битенә 2 тапкыр сугуы күренә. Аннары Татьяна сумкасын, киемнәрен калдырып, башын тотып, гаражларга таба китә», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Хәзер дус кызлар арасында ни булганын тикшерүчеләр ачыклый.

Аннары Татьянаның ире көндез дә, төнлә дә әйләнә-тирәдә хатынын эзләп йөри. Волонтерлар да ярдәм итә. 2 көннән соң, ир хатынының мәетен гаражлар янында карда таба. Якынча белешмә буенча, ул салкында өшеп үлгән. «Нигә киемнәрсез киткән, нигә кире килмәгән, монысы – табышмак. Ул, сукканнан соң аңын югалтып, салкында егылган булуы ихтимал. Экспертизалар билгеләнгән», – диелә хәбәрдә.
<![CDATA[Гөлия Вәлиәхмәтова, көн саен килеп, үзләрен сагалап йөрүче сәер кешене судка биргән]]> https://intertat.tatar/news/goliya-valiaxmatova-uzlaren-sagalap-iorucene-sudka-birgan-basynda-ni-buluyn-kem-bela-5864948 https://intertat.tatar/news/goliya-valiaxmatova-uzlaren-sagalap-iorucene-sudka-birgan-basynda-ni-buluyn-kem-bela-5864948 Mon, 18 Mar 24 19:00:00 +0300 message
Гөлия һәм Марат Мухиннар үзләренең йортлары янына көн саен килеп йөри торган сәер кеше булуы турында сөйләгәннәр иде. Ул аларның ишегалларына үз йортына кайткандай килеп керә, бер тапкыр, хәтта, ишекнең ачык калуыннан файдаланып, өйләренә дә кергән. Бу хакта блогер үзенең сторисларында язды.

«Түзәр чама калмады»: Гөлия – Марат Мухиннар йорт кырыен инде икенче ел сәер кеше сагалый

Әйтеп-әйтеп тә берни үзгәрмәгәч, түземлеге төкәнеп, Гөлия бу кешене судка биргән.

«Хәтерегездәме, мин бер кеше турында сөйләгән идем. Ул безнең өй янына 1 ел дәвамында һәр көн саен килеп йөрде. Ишегалдына үз йортына кергән кебек керә иде.

Без барыбыз да авылда әбидә идек. Марат кич белән иртәрәк кайткан да, ачык капкалар белән, безне көтеп торган. Ә йорт алдында, һәрвакыттагыча, шушы иптәш басып тора икән. Марат аның янына килеп, китәргә, башка килмәскә кушкан.

Ләкин ул китмәгән, басып торуын дәвам иткән. Шул вакытта мин кайтып кердем. Ишегалдына керәм. Минем машинам алдыннан әлеге кеше дә ишегалдына керә һәм шунда ук өйгә үтеп керә. Марат аңа: «Тукта!» – дип кычкыра, ә аңа барыбер.

Беренче тапкыр ул рюкзак асып, кулына роза чәчәкләре тотып килде. Үзен курьер, ниндидер Резеда Вазыйховнага чәчәкләр китердем, дип таныштырды. «Биредә андый кеше яшәми», – дип әйтүемә дә карамыйча, чәчәкләрне тәрәзә төбендә калдырып китеп барды.

Шуннан бирле ул безгә җәен дә, кышын да килә. Баштарак миңа гашыйк булуын әйтә иде, аннары әнине яратуы хакында сөйли башлады.

Болай йөрергә ярамаганлыгын ничә тапкыр аңлаттык. Аңа барыбер. Ул һәрвакыт рюкзак белән, куллары кесәсендә. Балалар өчен куркыныч, аның башында ни булуны кем белгән...

9 октябрь көнне минем түземлегем бетте, һәм мин полициягә гариза яздым. Шуннан бирле судлар бара, ләкин минем аларның берсенә дә эләккәнем юк, чөнки гел Россиядә булмаган чагым туры килә. Бүген – дүртенче суд, һәм мин анда барырга булдым», – дигән блогер.

<![CDATA[Минзәлә театрында премьера: Ильяс Закировтан мелодрама² (Мелодрама квадратта)]]> https://intertat.tatar/news/minzala-teatrynda-premera-ilyas-zakirovtan-melodrama2-kvadrattagy-melodrama-5864943 https://intertat.tatar/news/minzala-teatrynda-premera-ilyas-zakirovtan-melodrama2-kvadrattagy-melodrama-5864943 Mon, 18 Mar 24 18:14:00 +0300 message
Минзәлә театры премьера чыгарды. «Әни» мелодрамасының авторы – драматургы һәм режиссеры – Ильяс Закиров.

«Ильяс элек артист булып эшләсә, хәзер директор урынбасары. Без күп очракта чакырылган режиссерлар, композиторлар, рәссамнар белән эшлибез. Үз коллективыбыздагы яшьләрне үстерү – миссияләребезнең берсе булып тора. Яшьләребезнең үзләре язып, үзләре сәхнәләштерергә атлыгып торуы – безнең өчен зур табыш», – дип, тамашачыны автор белән таныштырды театр директоры Илнур Гайниев.

Ильяс кече сәхнә өчен әкиятләр, театральләштерелгән тамашалар чыгарып караган булса да, бу – аның зур сәхнәдәге дебюты.

Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Чулпан Бәдретдинова, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов, артистлар Гүзәл Хамматуллина, Илсинә Миннемуллина, Диләрә Зиннурова, Рифат Хафизов, Зөлфирә Гәрәева, Нәфис Гайфуллин.

Режиссер спектакль чыгару өчен кызыклы команда җыйган. Рәссам – Ләйсән Хөсәенова, Чаллы театрының баш рәссамы, Сергей Скоморохов шәкерте. Композитор – Йосыф Бикчәнтәев. Хореограф – Илгизә Хәсәнова, яктылык буенча рәссам – Денис Иванов.

Рәссам Минзәлә театрының зур булмаган сәхнәсенә 2 фатирны сыйдырган һәм аларны чәчәк киоскының ишеге тоташтыра. Киоск башына «Цветы» урынына «Чәчәкләр» дип язсагыз да укагыз коелмас иде. Гашыйк Чулпанны чәчәккә төрелгән велосипедта әйләндерү, белмим, кем идеяседер. Әмма бөреләр генә түгел, күңелләр дә уянган язгы премьера өчен шәп идея!

Йосыф Бикчәнтәев спектакльне вакыйгалардан өстен чыкмый һәм тамашачыга эчтәлекне «сөйләп бирмичә темада гына тота торган» музыка иҗат иткән.

Минзәлә театрының бу спектакле – мелодрама. Мелодрама квадратта, мелодрама кубта, дисәм инде... Юк, алай гына түгел, бу – мелодрама-вәгазь жанры.

Хәзер театрлар жанрлар белән эксперимертлар ясарга яраталар бит. Әлмәт театры киноспектакль чыгара, Тинчурин тетары – хипхопера, Камал театрының бөтенләй жанрны билгеләп тормаган чаклары бар.

Минзәлә театры үзе спектаклен мелодрама дип билгеләсә, премьераны мин мелодрама-вәгазь дип билгеләдем. Сәхнәдән китүен дингә килүе белән аңлаткан Ильяс Закиров өчен бу – гаять табигый жанр дип саныйм. Спектакль «маңгайга сугып» нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын аңлата.

Спектакльнең аннотациясе: Ләйсән белән Алсу... Бер-берсен белмәгән ике яшүсмер. Яңа гына яши башлаган ике җан. Аларны нәрсә берләштерә? Берсе әнисен эзли, икенчесе аннан баш тарта. Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр бүгенге көндә дә бик актуаль.

Үсмер кыз Алсу сукыр әнисе Чулпан белән яши. Ә Ләйсән, балалар йортыннан чыгып, алар күршесендә фатир арендалый. Ә бәлки, бу – тулай торактыр: бер бүлмәдә Чулпан белән Алсу яшәп, икенче бүлмәне Ләйсәнгә биргәннәрдер. Шулай итеп, спектакльнең бер тарихы – чәчәк сату магазины тоткан Чулпан белән аның 14 яшьлек кызы Алсу тарихы. Икенчесе – балалар йортында үскән Ләйсән һәм аңа әнисен эзләргә булышкан психолог Гүзәл тарихы, өченчесе – кызы картлар йортына илтеп куйган Рәҗәб карт тарихы, дүртенчесе – чәчәкләр сатучы Чулпанның Рәҗәб бабайга мәхәббәт тарихы һәм тагын бик күп тарихлар. Мелодраматик тарихлар гөлләмәсе, кыскасы.

Чулпан ролендә – Чулпан Бәдретдинова. Мөгаен, аңа күзе күрмәүчеләр күбрәк аралашырга кирәктер. Үз өендә 20 еллап яшәгән ханым анда һәр миллиметрны белә булырга тиеш, ул анда «савыт-саба лавкасына кергән фил» шикелле бәрелеп-сугылып йөрмидер. Ә менә гашыйк хатынны матур уйнады Чулпан Бәдретдинова – яктырып, нурланып китте.

Әлеге мелодраматик тарихлар эчтәлекне ачуга корылмаган автор текстлары белән бүленгән. «Агачтан вакытсыз өзелгән яфраклар күпме! Сабый чагыңда, гаиләңнең җылы кочагыннан өзеп алып, рәхимсез җилләр сине әллә кайларга илтә...» Хискә корылмаган тавыш белән укылган сүзләр аяныч вакыйгалар арасында сулу алырга вакыт бирә кебек.

Хәер, тамашачы спектакльне сулу да алмыйча карарга да риза булса кирәк. Хәтта үзенчә фаразларга да тырыша. Әйтик, Алсу әнисе белән бии башлагач, тамашачыларның берсе, кыз баланың ихласлыгына шик белдереп: «Хәзер акча сораячак», – дип, авыр сулап куйды. Тамашачы персонажларны кызганып елады да, ахылдады-уфылдады да, йодрыкларын төйнәп сүкте дә.

Ярата да инде безнең тамашачы мелодраманы, әй ярата. Бөтенесе кавышып, табышып тәмамланса, җан рәхәте инде – сөенеп туя алмый. Дөрес, Ильяс Закиров андый ук бәхет бүләк итмәде тамашачыга. Сукыр килеш кызын үстергән Чулпан үлеп китте. Әнисеннән туйган, Ләйсәннән «детдом баласы» дип көлгән Алсу үзе балалар йортына барырга тиеш иде...

Әмма автор Алсуны – балалар йортына, Рәҗәб картны кире картлар йортына җибәрү кебек рәхимсез адымга бармаган. Ул, тамашачыга бүләк ясап, чынбарлыкта булу проценты зур булмаган әкияти алымнар кулланган. Алары турында язмыйм – спойлер ясап, тамашачыга үзе карау тәмен җуйдырмыйм. Ә менә «сюжет тишекләре», аңлашылып бетмәгән урыннар турында язарга туры килер.

Нишләп баласын тапканда сукырайган Чулпан күзләренә операция ясату вакытын 14 ел көткән? Чират андый озак түгел ич. Акча җыйганмы? Фатир алырлык акчасы булган бит инде. Чәчәк бизнесына тотынырга курыкмаган ханым, күзенә операция ясатырга кредит алырга куркып, акчасын өстәл тартмасына җыйганмы? Фатир алырлык акча җыеп, нигә кызы белән кечкенә бүлмәдә яшәп ята?

Азактан Алсу әнисенең чәчәк магазинын/киоскын вакыт-вакыт буталыштырып ала торган Рәҗәб картка бүләк итә. Акчаның ни икәнен аңлый торган үсмер кыз бала шулай җиңел генә бизнесны урамда очраган картка биреп калдырамы? Бизнес бирү чәчәк кибете ачкычын бирү белән генә хәл ителәме?

Картлар йортына илтелгән картны финалда кызы белән кияве чыгып кочаклап алды. Алар тәрәзәдән картка чәчәк кибете ачкычы биргәннәрен карап торганнармыни? Карап тормаган булсалар, нигә тиз генә акылларына килгәннәр?

Чулпан, кызы белән талашкан, хәле китеп егылды, бәлки, инсульт-инфаркт булгандыр, шуннан үлде дә, кызы чыгып киткән арада җирләп тә куйганнар. Чулпан, үлгәнче, хәле рәтләнеп, хат та язган.

Балалар йортыннан чыккан психологның очраклы гына... ярар, спойлер була, әйтеп тормыйм. Кыскасы, Ильяс Закиров язмышлардан бик матур челтәр үргән һәм азактан барысын бергә сүтелмәслек итеп төенләп куйган.

Минзәлә театры яратып сөйли торган бер «театраль легенда»ны искә төшерәм. Туфан Миңнуллинның беренче пьесасын Минзәлә театрына нигез салган Сабир Өметбаев куйган. Бигүк уңышлы түгеллеген белә торып куйган. Яшь Туфанга ничек язарга һәм язмаска икәнлеген тәҗрибәле режиссер шулай аңлаткан. Татарның күренекле драматургы Туфан Миңнуллин Минзәлә театрындагы бигүк уңышлы булмаган шушы спектакле аша формалашкан.
<![CDATA[Машина төзәтү бәясе кыйммәт булганлыктан, кайбер төбәк кешеләре атка күчеп утырган]]> https://intertat.tatar/news/masina-tozatu-bayase-kyimmat-bulganlyktan-kaiber-tobak-keselare-atka-kucep-utyrgan-5864952 https://intertat.tatar/news/masina-tozatu-bayase-kyimmat-bulganlyktan-kaiber-tobak-keselare-atka-kucep-utyrgan-5864952 Mon, 18 Mar 24 18:00:00 +0300 message
Дагыстан, Ингушетия һәм Чечняның биек таулы районнарында яшәүчеләр, машиналарын төзәтүгә китә торган чыгымнарын киметергә дип, атларга күчеп утырган.

Атлар асраучылар һәм хайваннарны арендага бирүчеләргә җирле халык мөрәҗәгать итә, ә туристлар аз килә икән. Статистика шундый: көненә мөрәҗәгать иткән 10 кешенең 7се – тау кешеләре. Еш кына ат җигеп йөрү дәресләре алалар. Атка атланып күңел ачып йөрүнең сәгате 3 мең сум тирәсе тора.

Бу якларда яшәүчеләр сүзләренчә, таулы районнарда машинаны төзәтү хәзер кыйммәт һәм мөмкин түгел диярлек, ә юллар аркасында монда автомобильләр еш ватыла. Өстәвенә, ягулык салырга кирәк. Шуңа күрә ир-атлар атларга кире утырган, дип яза «Маш» каналы.

<![CDATA[Әлмәттә биш айлык сабый өстенә боз төшкән, ул реанимациядә]]> https://intertat.tatar/news/almatta-bis-ailyk-sabyi-ostena-boz-toskan-ul-reanimaciyada-5864955 https://intertat.tatar/news/almatta-bis-ailyk-sabyi-ostena-boz-toskan-ul-reanimaciyada-5864955 Mon, 18 Mar 24 17:59:00 +0300 message
Әлмәттә 5 айлык бала өстенә түбәдән бозлы кар ишелеп төшкән. Ул Казанда ДРКБда нейрохирургия бүлегендә реанимациядә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

«Әлмәт шәһәрендә Аминов урамындагы торак йортның 10нчы катыннан кар төшү нәтиҗәсендә, 5 айлык бала зыян күргән, аны әнисе беренче каттагы поликлиникага коляскада алып килгән булган», – диелә хәбәрдә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 5 айлык малайның баш миенә зыян килгән.

Монда 33 яшьлек ир-атка да боз төшкән. Аның умыртка баганасына зыян килгән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, гаепле дип шикләнгән кеше тоткарланган, тикшерү аны кулга алуны таләп итә.

<![CDATA[Рифат Зарипов күңелне айкарлык җырын тәкъдим итте: «Ялгызларга тимәгез»]]> https://intertat.tatar/news/rifat-zaripov-kunelne-aikarlyk-yryn-takdim-itte-yalgyzlarga-timagez-5864942 https://intertat.tatar/news/rifat-zaripov-kunelne-aikarlyk-yryn-takdim-itte-yalgyzlarga-timagez-5864942 Mon, 18 Mar 24 17:00:00 +0300 message
Җырчы Рифат Зарипов «Ялгызларга тимәгез» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Җырчының үзенә дә «бу җыр минем хакта кебек» дип белдерүчеләр бар икән.

Җырның сүзләрен һәм көен Илдар Ногманов язган.

Ялгыз көннең яме дә юк,

Кояшы да сүрелгән.

Йолдызлы айлы төннәре

Болытларга төренгән.

Тимәгез, сез, ялгызларга,

Тимәгез, рәҗетмәгез берәүне дә.

Ялгыз син дип

Беркайчан ким итмәгез...

<![CDATA[Мөнир Рахмаевның хатыны: «Минем һәм баламның тормышы кыл өстендә эленеп торды»]]> https://intertat.tatar/news/monir-raxmaevnyn-xatyny-minem-ham-balamnyn-tormysy-kyl-ostenda-elenep-tordy-5864949 https://intertat.tatar/news/monir-raxmaevnyn-xatyny-minem-ham-balamnyn-tormysy-kyl-ostenda-elenep-tordy-5864949 Mon, 18 Mar 24 16:00:00 +0300 message
Кызлары Асьмирага 4 яшь тулган көнне, Мөнир Рахмаевның хатыны, популяр блогер Илсөяр Рахмаева, баланы бик авыр табуы, икесенең дә тормышына куркыныч янавы хакында сөйләгән.

«Мин бүген ул көнне иң куркыныч төшем буларак искә алам… Андый хәлләрне сезнең, хәтта, төшегездә күрүегезне дә теләмим.

Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә икенче тормыш бүләк итте. Моннан 4 ел элек минем һәм баламның тормышы кыл өстендә эленеп торды.

Ә бүген бездә бәйрәм. Моннан 4 ел элек безнең алтын бөртегебез – Асьмирабыз дөньяга килде», – дип язган ул.

<![CDATA[Ифтарны нидән башларга?]]> https://intertat.tatar/news/iftarny-nidan-baslarga-5864895 https://intertat.tatar/news/iftarny-nidan-baslarga-5864895 Mon, 18 Mar 24 16:00:00 +0300 message
«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында уразада ифтар ашау турында аңлаталар.

«Көне буе ризыктан, судан тыелып торган кеше ифтар вакыты җиткәч, ризык кабул итүгә аеруча да игътибарлы булырга тиешбез.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәрегез ифтар кылса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Әгәр инде хөрмә җимеше булмаса, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул да чистарта», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи, Әхмәд, Әбү Давыд).

Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң бер стакан су эчү хәерле, моннан соң ахшам намазыбызны укып (намаз укымаучы кешеләр 15-20 минут көтеп тора), янәдән өстәл янына киләбез.

Авыр, майлы, тозлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк.

Яшелчә, җиләк-җимеш ашау хәерле булыр.

Җиләк-җимешләрдән әфлисун, лимон кебекләре буш ашказанына ярамый. Аларны төп ризыкны кабул иткәннән соң, күпмедер вакыт үткәч ашарга була.

Ашаганда, сөннәтебез буенча, ашказанын 3 өлешкә бүлеп карау тиешле.

1нче өлеше – ризыкка,

2нче өлеше – суга,

3нче өлеше – һава өчен.

Шуңа күрә әкренләп, ашыкмыйча, үзебезнең туклануыбызны сизеп ашаудан туктау дөрес булыр.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул итсен», диелә хәбәрдә.
<![CDATA[19 мартка һава торышы һәм ай календаре]]> https://intertat.tatar/news/19-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5864950 https://intertat.tatar/news/19-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5864950 Mon, 18 Mar 24 15:25:00 +0300 message
19 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә бераз кар, җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, аязганда -12˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Ай календаре буенча орлыклар чәчү һәм үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт түгел. Кар тизрәк эресен һәм туфрак җылынсын өчен, теплица һәм парникларны капларга була. Рассада туфрагын йомшарту өчен дә уңай көн.
<![CDATA[Кәкре каен (Алмаз Хәмзин)]]> https://intertat.tatar/news/kakre-kaen-almaz-xamzin-5864596 https://intertat.tatar/news/kakre-kaen-almaz-xamzin-5864596 Mon, 18 Mar 24 15:00:00 +0300 message
Үткәндә-киткәндә, тәрәзәдән тышка караганда гел искә төшә ул миңа. 43 яшем тулып, гомер буе тулай торакларда яшәп, сукбай хәлендә кунар урын тапмаган чакларда, институтларда укып йөргәндә, өйләнеп, гаилә корып, балалар тугач килде бу бәхет миңа – фатирлы булу. Ниһаять, ишегемне бикләп чыгардай ачкычым бар иде кесәмдә.

Мин аның төбенә тузан суырткычымның тузанын түгә идем. Ник дисәгез, ул – сазлык киптерергә җәелеп, күп катлы йортлар салынган комлыкта барлыкка килгән каен үсентесе иде. Ичмасам, төбендә кара туфраклы җир барлыкка килер, дип уйладым үземчә. Кая барсам да, пакетка тутырып, кара җир дә ташыйм шунда. Нигә шуны киртәләп куймадым икән?.. Таптап та киткәлиләр иде бит... Каерысы да чәйнәлә кайчакта – минем кебек кызганучылар да бар барын...

Машиналы кешеләр дә күбәйгәч, урын тарайды үзенә. Күздән дә югалгалый, аралап табам тагын – исән икән. Кышын кар күмеп китә. Язын исән калып чыгуына өмет юк. Карыйсың, тагын калка: бөрешеп беткән, барлы-юклы ботаклары да сынган. Бер метрлы иде бит – җитмеш сантиметрга калган. Әй каенкай, быел хәлгә килә алмассың инде, дим. Боегып, саубуллашып китеп барам.

Байтак вакыт үтте, өйдә тузан суыртырга да вакыт җитми. Мәшәкать бетәмени бу дөньяда?.. Эштә тыгызлык, балалар – берсе мәктәптә, икесе детсадта – алып кайтырга, илтеп куярга; концертлар: кич китәсең, иртән кайтасың, йә атналар буе гастрольләр. Шулай итми булмый – тормышның очын очка ялгарга кирәк. Телевизорда гел «алга барабыз!» диләр. Ә мин дөнья куам – үземчә яшим. Иҗат итәм, дан казанам, янәмәсе... Илдә «перестройка». «Һәр кешегә – аерым фатир!» дигән иделәр бит. Булыр микән инде ул? Коммунизм төзүне ташлаганнар икән. Минем – үз эшем. Халыкка рухи тазалык бирү! Шул яктан игелек кылу – әйбәт ният бит! Көн-төн чабам. Күпләр миңа иярә! Шәрәфи, Шамкай, Хәлим Җәләйләр, Рәшит Сабировлар! Әйе, зыялы юмор-сатира кирәк кешеләргә! Безнең максат шул булырга тиеш! Баксаң, шул арада илнең идеологиясе беткән икән бит... Ә без, ертылып, халкыбызны уйлап йөрибез – кирәк түгел икәнбез лә... – мәхлуклар...

Байтак вакытлар үткән – дөньялар үзгәргән, безгә дә 30–40 яшь өстәлгән. Заманында «Кремль күренеп торачак» дип сатылган йортлар күбрәк катлы йортлар эчендә күмелеп калган. Тирә-юньне ямьләндереп җәелеп яткан матур күлләр югалган. Безнең яндагысына да, ике кешенең гомерен йомып, су төбенә алып, хәзер ком җәелеп юл салынган. Ә каен, әлеге дә баягы каен, кәкрәеп кенә булса да үсеп, ботакларын бишенче катка хәтле үрләтеп, һаман күккә омтыла…

Мин, аңа карап, үземнең үтеп бара торган гомеремне уйлыйм. Икебез нәкъ бертөсле икәнбез бит…

«Чаян» журналыннан.
<![CDATA[Путин өчен кайсы төбәкләр иң күп тавыш биргән?]]> https://intertat.tatar/news/putin-ocen-kaisy-tobaklar-in-kup-tavys-birgan-5864947 https://intertat.tatar/news/putin-ocen-kaisy-tobaklar-in-kup-tavys-birgan-5864947 Mon, 18 Mar 24 14:47:00 +0300 message
Мәскәүдә сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын исәпләгәннән соң, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин 85,13 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Икенче урында «Яңа кешеләр» партиясеннән Владислав Даванков, ул 6,65 процент тавыш җыйган. КПРФтан Николай Харитонов 3,84 процент, ЛДПРдан Леонид Слуцкий 2,83 процент тавыш җыйган, дип яза РБК сайты.

Башкалада дистанцион электрон тавыш бирү нәтиҗәсендә, Путин 89,1 процент, Даванков 4,4, Харитонов 3,3, ә Слуцкий 3,2 процент тавыш җыйган.

Санкт-Петербургта Путин 81,65, Даванков 7,01, Слуцкий 5,13, Николай Харитонов 3,49 процент тавыш җыйган.

Шулай ук Даванков 7,6 процент тавыш җыеп, Архангельск өлкәсендә дә икенче урында булган, монда Путин 79,25 процент тавыш җыйган. Слуцкий 5,93, Харитонов 5,31 процент җыйган.

Шулай ук федераль дистанцион тавыш (ДЭГ) бирүдә (Мәскәүне исәпләмичә) дә Даванков икенче урында. Ул 6,28 процент тавыш җыйган. ДЭГ буенча беренче урынны Путин алган, аңа 87,4 процент тавыш биргәннәр. Өченче урында Леонид Слуцкий (3,76%), дүртенче урында Николай Харитонов (2,56%).

99,7 процент тавышларны санаганнан соң, федераль дәрәҗәдә 87,31 процент нәтиҗә белән Путин җиңде. Икенче урында Харитонов – 4,3%, өченче дә Даванокв – 3,83%, дүртенче урында Слуцкий – 3,21%.

"Коммерсантъ" сайты һәр төбәктә Путин өчен тавыш бирүчеләрнең санын язды.

Чечня – 98,99%

Кемерово өлкәсе – 95,72%

Тыва – 95,37%

ДНР – 95,23%

Кабарда-Балкар республикасы – 94,21%

ЛНР – 94,12%

Кырым – 93,57%

Дагыстан – 92,93%

Запорожье өлкәсе – 92,83%

Краснодар крае – 92,61%

Севостополь – 92,6%

Ямал-Ненец автоном округы – 91,75%

Саратов өлкәсе – 91,66%

Ростов өлкәсе – 90,81%

Белгород өлкәсе – 90,66%

Чукотка автоном округы – 90,49%

Адыгея – 90,18%

Башкортостан – 90,9%

Карчай-Черкесия – 90,07%

Брянск өлкәсе – 89,97%

Пенза өлкәсе – 89,97%

Ингушетия – 89,61%

Мордовия – 89,57%

Төньяк Осетия – 89,01%

Воронеж өлкәсе – 88,83%

Татарстан – 88,74%

Ставрополь край – 88,56%

Приморье крае – 88,34%

Курск өлкәсе – 88,26%

Херсон өлкәсе – 88,12%

Волгоград өлкәсе – 88%

Бурятия – 87.96%

Рязань өлкәсе – 87,93

Якутия (Саха Республикасы) – 87,79%

Забайкалье крае – 87.71%

Тула өлкәсе – 87,29%

Калмыкия – 87.17%

Оренбург өлкәсе – 87.05%

Липецк өлкәсе – 86,99%

Амур өлкәсе – 86.97%

Иваново өлкәсе – 86,88

Самара өлкәсе – 86.76%

Ханты-Мансий автоном округы — Югра 86.71%

Мәскәү өлкәсе – 86,52%

Алтай Республикасы 86.49%

Түбән Новгород – 86,4%

Сахалин өлкәсе – 86.37%

Ленинград өлкәсе – 86,27%

Тамбов өлкәсе 85.99%

Курган өлкәсе – 85.63%

Калиниград өлкәсе – 85,44

Төмән өлкәсе – 85.03%

Камчатка крае – 85.03%

Владимир өлкәсе – 84,93%

Магадан өлкәсе – 84.89%

Алтай крае – 84.88%

Алтай крае – 84.88%

Смоленск өлкәсе – 84,76%

Пермь крае – 84.64%

Псков өлкәсе – 84,42%

Тверь өлкәсе – 84,38%

Чиләбе өлкәсе – 84.32%

Марий Эл – 84,24%

Красноярск крае – 84.12%

Иркутск өлкәсе – 83.89%

Новосибирск өлкәсе – 83.88%

Ульяновск өлкәсе – 83.85%

Калуга өлкәсе – 83,79%

Чувашия – 83.63%

Мурманск өлкәсе – 83,23

Омск өлкәсе – 82.77%

Новгород өлкәсе – 82,06%

Свердловск өлкәсе – 82.1%

Удмуртия – 81.83%

Кострома өлкәсе – 80,52%

Коми республикасы – 80,49%

Орел өлкәсе – 80,23%

Киров өлкәсе – 80,08%

Хабаровск крае – 80.06%

Карелия – 79,9%

Вологда өлкәсе – 79,74%

Архангельск өлкәсе – 79,25%

Ненец автоном округы – 79,08%

Ярославль өлкәсе – 79,91%

Даванков иң күп тавышны чит илләрдә җыйган. Иң күбе Гаагада (Нидерланд) һәм Ереванда (Әрмәнстан) — 63%, Барселонада (Испания) — 65%, Бангкокта (Таиланд), Подгорицеда (Черногория), Прагада (Чехия) — 66%, Белградта (Сербия) — 67%, Алматыда (Казахстан) — 69%, Познаньда (Польша) — 70% һәм Трабзонда (Төркия) — 77%. Путин 6 участокта җиңгән – 59% – Афинада (Греция), 38% һәм 48% Рим һәм Генуяда (Италия), 37% – Анкарада, 36% – Кипрда, 31% Боннда (Германия). Иң күп бозылган бюллетеньнар Вильнюс (Литва) һәм Парижда (Франция) булган — 28%, Варшавада (Польша) — 31%.
<![CDATA[Мәскәү циркында үлгән кызның әнисе: «Минем бер генә соравым бар»]]> https://intertat.tatar/news/maskau-cirkynda-ulgan-kyznyn-anise-minem-ber-gena-soravym-bar-5864936 https://intertat.tatar/news/maskau-cirkynda-ulgan-kyznyn-anise-minem-ber-gena-soravym-bar-5864936 Mon, 18 Mar 24 11:33:00 +0300 message
9 март көнне Зур Мәскәү Циркында фаҗига була. Кичке сәгать 5тә башланган спектакльдә иллюзионистның «тылсымлы тартма»сыннан могҗизалы рәвештә чыккан кызлар сәхнә артына китә һәм аларның берсе, Влада Морозова, аңын югалтып егыла. Циркның генераль директоры Эдгард Запашный сүзләренчә, цирк коллективы шунда ук кирәкле чараларны күрә.

«Шунда ук моңа кадәр гомере буе циркта артист булып эшләгән униформист аны күтәреп алып, «Табиб!» дип кычкырды». Ул, Владаны күтәреп, медицина кабинетына йөгерде. Дежур табиб кирәкле чаралар күрә башлады. Ашыгыч ярдәм чакырттылар, ул 5-7 минуттан соң килде, ә аннары икенче һәм өченче бригадалар килеп җитте. Өч бригада 3 сәгать Владаны коткарырга тырышты, йөрәгенә турыдан-туры массаж ясады, төрле аппаратларга тоташтырды һәм аның тормышы өчен көрәште», – дип сөйләде РФ халык артисты социаль челтәрләрдә.

Влада Морозованың соңгы чыгышы. Влада – сулдан беренче.

Фото: © социаль челтәрдән

Аның әйтүенчә, шушы вакыт дәвамында труппа әгъзалары таралышмый һәм, яңалыклар көтеп, медицина кабинеты янында торалар. 20:35 сәгатьтә табиблар кызны цирк янында дежур торган реанимобильдә Пирогов исемендәге 1нче шәһәр клиник хастаханәсенә алып китә.

«Бу карарны табиблар кабул итте, без кабинет янында басып, көтеп кенә тордык. Аны 1нче хастаханәгә алып киттеләр, шуннан соң барлык артистлар өйләренә кайтып китте. Һәм 22:00 сәгатьтә безгә хастаханәдән шалтыраттылар һәм Владаның үлүен әйттеләр», — дип сөйли Запашный.

Вернадский проспектындагы циркның генераль директоры әйтүенчә, чыгыш алдыннан барлык артистлар медицина комиссиясен узган һәм барысына да чыгыш ясарга рөхсәт ителгән. Трюк алдыннан Запашный катнашучылар белән шәхсән үзе сөйләшкән һәм аларның барысы да яхшы булуын күргән.

«Икенче спектакль 17:00 сәгатьтә иллюзияле трюк белән башланды, анда берничә кеше катнаша, аппаратның эчендә 3 кыз иде: Влада, тагын бер кыз һәм минем энем Аскольд Запашныйның кызы Эльза. Мин кызлардан хәлләрен белештем. Эльза Владаның кәефе әйбәт булуын, манежга чыкканчы кызык хәлләр турында сөйләвен әйтте», – ди ул.

Запашный труппаның хәзерге вакытта шок хәлендә булуын әйтә.

«Артистлар һәм Зур Мәскәү циркының барлык хезмәт күрсәтүче персоналы шок хәлендә. Болай булырга тиеш түгел. Ата-аналар үз балаларын җирләргә тиеш түгел», – ди атказанган тренер.

«Әнием, мин бик арыдым»

Морозова үлгәннән соң, төрле матбугат чараларында, үлем сәбәбе анорексия һәм 40 килограммлы кыз кабул иткән авырлык белән көрәшү өчен махсус препаратлар булырга мөмкин, дигән мәгълүмат барлыкка килде. Һәлак булган кызның әнисе Наталья Кузьминичева бу имеш-мимешләрне кире какты.

«Владуша 3 яшеннән спорт белән шөгыльләнде, аның беркайчан да сәламәтлеге белән проблемалары булмады. Әйе, ул ябык иде. Ләкин без гаиләбез белән шундый, мин дә кечкенә һәм ябык. Интернетта аңарда анорексия булуы, аның пакет-пакет таблеткалар ашавы турында яздылар. Мин интернетта язылганнарны укыйм, һәм хәзер телефонны кулыма алырга да куркам, моңа бүтән карый алмыйм. Ул андый түгел иде», – ди Наталья.

Әнисе сүзләренчә, Влада чыннан да авырлыкны контрольдә тоту өчен препаратлар кабул иткән, чөнки балачакта аны секциядә тулы гәүдәле дип атый торган булганнар. Диуретик эзләрен тапкан табиблар да моны раслады. Ләкин Наталья кызының препаратларның дозасын контрольдә тота алуын әйтә.

«Ул яхшы туклана иде, шат күңелле иде һәм үзен моның белән һәлак итүгә юл куймас иде. Мин моны әнисе буларак әйтмим, мин аңа әни генә түгел, дус та идем. Ул миңа барысын да сөйли иде. Ул эш буенча күп хыяллар кора иде, күп проектларда катнашырга, Луганскига гастрольләргә барырга теләде. Гыйнварда ул медицина комиссиясен үтте, һәм анда сәламәтлек белән бәйле проблемалары табылса, аны кертмәсләр иде. Әле чыгыш ясарга 5 минут кала да бик шат иде, егете Витя белән шаярды. Аның үлеме кинәт булды», — дип сөйләде Наталья.

Әнисе фикеренчә, Влада Морозованы эшкә бирелгәнлеге һәлак иткән. Ул төрле проектларга бик күп көч куя һәм аларга бик җаваплы әзерләнә иде, ди ул.

«Ул «трудоголик» иде, һәм бу аны һәлак итте. Әлеге чыгышы алдыннан берничә көн элек мин аның белән сөйләштем, һәм ул: «Әни, мин бик нык арыдым», – диде. Ул эшкә бик күп көч куя иде. Һәм аның йөрәге түзә алмады», – дип саный Наталья.

Шул ук вакытта аның циркка килгән ашыгыч ярдәм бригадасына сораулары бар.

«Минем бер генә соравым бар: нигә аны циркта 3 сәгать тотканнар? Табиблар, барлык реанимация чаралары да дөрес эшләнгән, диләр, ләкин мин аны иртәрәк алып китсәләр, саклап кала алырлар иде, дип уйлыйм. Мондый хәлдән кешене чыгарырып була. Ләкин мин моны соңрак ачыклаячакмын, хәзер моңа көчем юк. Хәзер мин кызымның исемен пычрак имеш-мимешләр һәм фаразлар белән тапларга теләмим», – ди баласын югалткан ана.

«Аргументы и Факты»дан тәрҗемә. Авторы: Степан Жирнов.
<![CDATA[Җырчы Илназ Гарипов бер ел чәч үстергән]]> https://intertat.tatar/news/yrcy-ilnaz-garipov-ber-el-cac-ustergan-5864938 https://intertat.tatar/news/yrcy-ilnaz-garipov-ber-el-cac-ustergan-5864938 Mon, 18 Mar 24 11:17:00 +0300 message
Яңа гына гаилә корган җырчы Илназ Гариповны блогер Олеся Лесная тотып алган һәм уңайсыз сораулар бирергә тырышкан.

Илназ, сәлам! Син күптән түгел генә өйләндең. Хатының Эльвина. Ул кайсы өлкәдән?

Аңа 30 яшь тулды, миңа – 36. Түбән Кама районыннан, икътисадчы.

Ничек таныштыгыз? Берәр кызык әйбер булмадымы?

Кукмара районында таныштык. Ренат Галиәскәр таныштырды.

Үзе өйләнә алмый инде, сезне таныштырган.

Минем хәзер аңа әҗәтем бар.

Айга ничә сум акча эшлисең? 300 мең сумнан күбрәкме, азракмы?

Минус та, плюс тә булырга мөмкин. 300 мең сумнан азрак... Бу пәлтәгә 3 ел, бу ботинкага 10 елдыр инде, монысын базардан алдым.

Ничә ел үстердең бу чәчеңне?

1 ел.

Озын һәм калынрак булган саен матуррак? Нәрсә ул?

Чәч! Хәзер бу чәч турында хейтерлар күп язачак. «Кыска чәч белән шулкадәр матур идең», «Энем, алдыр инде бу чәчеңне», «Өйләнгәч ямьсезләндең» дип язачаклар.

Әмма бу видео астына: «Стильный, супер», «Озын чәч тә килешә Илназга! Изюминка!», «Бу имиджы хатынына ошыйдыр» кебек сүзләр язып калдырганнар.

«Өйләнгәче матуррак идең», – дип шаярткан дусты Ренат Галиәскәр.

<![CDATA[Вахит Имамов: «Мине иң әрнеткәне шул – татар халкы үз тарихын белми»]]> https://intertat.tatar/news/vaxit-imamov-mine-in-arnetkane-sul-tatar-xalky-uz-tarixyn-belmi-5864932 https://intertat.tatar/news/vaxit-imamov-mine-in-arnetkane-sul-tatar-xalky-uz-tarixyn-belmi-5864932 Mon, 18 Mar 24 10:29:00 +0300 message
Вахит абый, 70 яшьне тутырып киләсез... Моны күңелегез сизәме? Үзегезне ничәдә хис итәсез?

Үзен сәламәт хис иткән теләсә кайсы ир-ат картаерга ашыкмый. Мин дә картаерга ашыкмыйм. Картайсам, энергия беткән булса, язу кимергә, аксый башларга тиеш. Эш мәсьәләсендә энергия беткәнен сизмим. 40-50 яшьлек чагым белән чагыштырып карыйм: язу темпы кимемәде. Газета бик күп вакытны ала, шуңа күрә әсәрләр элеккеге күләмдә иҗат ителми.

Матур хатын-кызларга күзегез төшәме әле?

Чибәр кызларны күргәч, әлбәттә, сокланам. Ул бит – табигый байлык. Дөрес, ул матурлыкны татый торган гомер инде үткән. Кызлар артыннан ялынып йөри торган яшьтән чыктым. Шулай да, чибәрләрне күрсәм, хис уйнаклап ала. Алар белән сөйләшәсе, шаярасы килә, ләкин ул – вакытлыча гына хис.

Укучылар Сезне тарихи романнар, тарихи мәкаләләр авторы буларак белә. Бүген дә татар тарихы белән кызыксынуыгыз, аны яктыртуыгыз сүрелми. Ни өчен тарихка кереп китеп, тормышыгызны шуның белән бәйләдегез?

Мине иң әрнеткәне шул – татар халкы үзенең тарихын белми. Безнең тарихны Мәскәү гел бозып, мескен, хезмәтче милләт итеп сурәтли. Мәскәү өчен без юк. Тарихның шулай бозып язуларына яшьлектә үк күңел котыра иде. Үзем архивларда эшләп, асыл тарихны белә башлагач, Мәскәүнең бөтен әйберне үзенә яраклаштыруына ачу килә башлады. Мәскәүнең бер вакытта да дөрес тарих язганы юк.

Тарих белән кызыксыну – тиз генә кабына торган әйбер түгел. 7нче класста укыганда апам Степан Злобинның татар теленә тәрҗемә ителгән «Салават Юлаев» романын алып кайтты. Мин дә моңа кызыгып, 2 көндә укып чыктым. Шул вакыт миндә: «Башкортларда Салават Юлаев булган, ә бездә нишләп горурланырлык кеше юк?» – дигән сорау туды, һәм ул миңа озак еллар тынгы бирми йөртте. 13 яшьлек малайның башына андый уй ничек килгәндер, белмим. Архивларда эшли башлагач, Бәхтияр Канкаевның, Канзафар Усаевның, Салават Юлаев кебек үк, бригадир дәрәҗәсенә ия булган кешеләр икәнен белдем. Канзафар Усаев белән Салават Юлаев икесе дә бер үк көнне – 1774 елның 5 июлендә Мәсәгут авылы янында Пугачевка 2шәр меңлек отряд алып килеп, бригадир дәрәҗәсенә ирешәләр. Бер үк көнне, бер үк сәгатьтә була бит бу. Пугачев икесен дә бертигез таныган, ләкин тарихка Салават Юлаев кына кереп калган. Башкортларда Салават Юлаевны өйрәнеп, 70ләп галим докторлык һәм кандидатлык алды. Безнең бүген Пугачев явы буенча бер генә фән кандидаты да юк. Бу – хурлык. Үз тарихыңны белмичә ничек милләт булып яшәргә була? Милләтне каһарманнар белән генә саклап калырга мөмкин. Азатлык өчен көрәшкән каһарманнар безнең өчен аеруча кадерле.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Университетта укыганда, китапханәгә кереп утырып, үз кызыксынуым белән Пугачев явы турында китаплар укый башладым. 13 яшьтә башка кереп калган сорау тынгы бирмәде. 40лап китап конспектлап чыктым. Аннары архивларга киттем. Китапханәдә үзләштергән база миңа архив документларын су кебек эчәргә ярдәм итте. Китаплар укымаган булсам, бер әйбер дә аңламас идем. Дәреслекләрдәге ялган тарих мине архивлар өйрәнүгә этәрде.

Татар тарихын мәктәпләрдә укыту юк, институтларда юк та юк инде. Мин журналистика факультетын тәмамладым. Журналист дипломы алып чыккан кеше дә Россия тарихын белми. Нигә миңа социализм ярышы белән социализм матбугатын, коммунистлар партиясенең халык контролен укытканнар? Надан чыкмас өчен безгә тарих, икътисад нигезләре кирәк иде. Мин бу турыда декан Флорит Әгъзамовка да әйттем. Бүген дә журналистикада, филологиядә тарих укытмыйлар, юкса ул – бөтен фәннәрнең нигезе. Димәк, безнең җәмгыятькә акыллы кешеләр кирәкми. Болт, гайка ясый, җир сөрә белүчеләр булса, шул җиткән. Түрәләр табынына икмәк озатырга кеше бармы – бар.

Тарихны кем укытуыннан да күп әйбер тора. Рус телле укытучы гомердә дә татар тарихын горурланып сөйләмәячәк. Беренчедән, ул аны үзе дә белми. Икенчедән, берәрсе язып бирсә дә, ул: «Татарның да Бәхтияр Канкаевы, Канзафар Усаевы, Кукмарадан чыккан Мәсәгут Гомәровы булган», – дип сөйләмәячәк. Шуңа күрә Татарстанда татар тарихын татар кешесе генә укытырга тиеш. Моның турында безнең министрлыкның уйлап караганы да юк.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Соңгы берничә елда Башкортстан якларына игътибарыгызны арттырып, еш кына авыллар буенча экспедицияләрдә йөрисез. Ни өчен нәкъ Башкортстан? Сәфәрләрдән соң күңелегезгә нинди уй-фикерләр килә?

Әйе, Башкортстанның 40лап районында булдым. Ни өчен анда йөрүемнең сере юк. Беренчедән, мин кайсы районда татарлар күпләп яшәгәнен ачыкларга теләдем. Минзәләдән алып, Уфага кадәр башкорт авыллары юк икәнен мин белә идем. «Тозлы яра» романын язганда Бүздәк районында әллә ничә мәртәбә булдым. Минем әнкәй дә Бүздәк районының Төркәй авылыннан. Шушы районда Канлы Төркәй дигән бердәнбер башкорт авылы бар. Башкортлар татарлар арасында яшәп, тел, милләт йотыла, дип әйтә алмый, чөнки алар үз мәктәбе белән яшиләр. Беркем дә аларга кысылмый, беркем дә аларны яшәргә өйрәтми. Башкортстан милли республика исемен йөрткәч, хакимияткә күпчелекне яулап алырга кирәк. Шуңа күрә алар татарны көчләп башкорт итеп яздыра. Минем исәп буенча, алар ким дигәндә 500 мең татарны үзләренә яздырып куйды инде. Безнең моңарчы авылларны күреп, халыкның тел төбен тартып караганыбыз юк иде. Барып, үзең күреп кайткач, бер галимнең дә дәлилләре кирәкми. Мин үз күзләремә ышанам.

Икенчедән, Башкортстанда берничә гасыр элек Татарстан ягыннан күченеп киткән авыллар күп. Якташлар ничек яшәгәнен күрәсем килде. Нуриман районы үзәге Кызылъяр авылына баргач, без шаккатып кайттык. Кызылъяр халкының 80 проценты бүген дә безнең Актанышлардан хасил. Кешеләр үз бабаларының кайсы авылдан күченеп килгәнен белә. Кырмыскалы районының Сарт-Нәүрүз, Сарт-Чишмә авылларында халык хәзер дә кайбер урамнарны Актаныш авыллары исемнәре белән атап йөртә. Мәсәлән, Усы, Илтимер, Качкын урамы дип сөйләүләренә шаккаткан идек. Совет хакимияте чорында кушылган исемнәр халык теленә кермәгән. Күченеп киткән кешеләр авылдашлары белән бер тирәгә тупланып яшәргә тырышканнар һәм урамны үз авылы исеме белән атаганнар. Татарларның бирешмәгәненә горурлык арта.

Әниегезне Башкортстаннан чыккан, дидегез. Берничә дистә ел вакыт узгач, «Вахит Имамов башкорт булган» димәсләрме? Әнгам Атнабаев та башкорт була язды.

Мине 1988 елда ук Башкортстанга килергә үгетли башладылар. Мине Уфада Язучылар берлеге рәисе бүлмәсенә бикләп, берлеккә керергә, башкорт әдәбиятына хезмәт итәргә бик каты үгетләп карадылар. Ул вакытта мин Татарстан Язучылар берлегенә кермәгән идем әле. Уфада 3 бүлмәле фатир вәгъдә иттеләр. Сындыра алмадылар.

Башкорт дип күрсәтергә теләүчеләргә бүген үк үз сүзегезне әйтеп калдыра аласызмы?

Башкорт язучысы булып исәпләнергә теләмим.

Остазларыгыз дип кемнәрне исәплисез?

Әллә кая ерак йөрмим, үземне укыткан кешеләрне генә әйтәм. Мәсәлән, 1-2 курста Мөхәммәт Мәһдиев укытты. 1 курсны тәмамлаганда, кешеләр йоклаган вакытта, тулай торакның уку залында утырып, беренче повестымны яздым да Мөхәммәт абыйга укырга бирдем. Калын дәфтәргә пөхтә итеп язылган әсәр иде ул. Мөхәммәт абый дәфтәремә карап торды да: «Мин бит инде кулъязмалар укый торган исемлектән чыгарылган идем, Вахит», – диде. Аннары бераз карап торганнан соң: «Икенче яктан, машинкада бастыр, дисәм, 1 битен 20 тиеннән бастырырга каян акча табасың? Машинисткасын да каян табасың?» – дип, дәфтәрне алып китте. Аннары бер дәрескә кергәндә миңа открытка бирде. Открыткага: «Укып чыктым, сөйләшергә әзер», – дип язган иде. Аның дәресләре беткәнен көттем, янына бардым.

6 сәгать дәрес укыткан Мөхәммәт абый, төшке ашка да бүленмичә, 4 сәгать буе повестька анализ ясады. Ялсыз, төшке ашсыз 10 сәгать буе эшләүгә ничек чыдады икән ул? Ул башта минем тексттан көлде инде. Авылдан чыккан малай идем. Ул вакытта әдәби әсәр язарга мине беркем дә өйрәтмәгән. Җөмләләрне никадәр озынрак яза алсам, шулкадәр сәләтлерәк булып тоелачакмын, дигән фикер белән яздым. Яртышар битле җөмләләр төзегән идем. Мөхәммәт абый озын җөмләләр янына поляга «Толстой!!!» дип язып чыккан иде. Ул миңа җөмләләрне озын язмаска кушты. Тормышта сөйләшкәнчә язарга кирәклеген, текстны күпертеп, укучыны елатырга тырышу артык булуын аңлатты. «Әдәбият – ул тормышның үзе кебек үк кырыс булырга тиеш. Әгәр герой андый түгел икән, нәрсәгә аны матурлап, чибәрләп язарга? Тракторчыны сурәтләгәндә аны драма театрында уйнаган артист кебек сөйләтергә кирәкми», – диде миңа Мөхәммәт абый.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Сез озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсен җитәкләдегез. Сез эшләгән елларда Чаллыдан Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова кебек кыю, кискен фикерле язучылар чыкты. Бу исемлеккә үзегезне дә кертәм. Аның заманы шундый булдымы? Әллә башка сәбәпләре бар идеме? Ни өчен Татарстанны Чаллы язучылары шаулатты?

Беренчедән, заманы шундый иде. Икенчедән, Чаллыда яшьләр күп иде. 1970 елларда якын-тирә татар районнарыннан бик күп яшьләр Чаллыга «КамАЗ», шәһәр төзелешенә ыргылды. Ул вакытта авылларда яшәү шартлары начар иде. Юллар, клублар булмады. Күпләр авыл тормышыннан котылырга теләде. Шушы вакытта «КамАЗ» төзелешенә чыгып китү мөмкинлеге туды. Ул елларда өйләнешкән парларга 1 елдан фатир да бирәләр иде. Акчаны да мулдан түләделәр. Минем әти дә, пенсиясе күбрәк чыксын дип, анда китеп эшләп алды. Бер классташ 1,5 ел эчендә Чаллыда 3 бүлмәле фатир алды. Бу бит – күрелмәгән хәл. Ничек халык шунда ыргылмасын?

Чаллыга киткән яшьләр 1990 елларда 40 яшьләргә җитте. Бу яшьтә кеше тәҗрибә туплаган, үз фикерен белдерергә өлгергән була. Алар шәһәрнең бик кызу темплар белән руслаша баруын күрде. Чаллыда 80 милләт вәкиле җыелган дигән сылтау табып, хакимият татар мәктәпләрен ачмады, булганнарын да ябып бетерде. Бер генә татар бакчасы да юк иде. Халыкның яртысы төрле районнардан җыелган татарлар була торып, балаңны татарча укытырга мөмкинлек булмасын әле!

«КамАЗ»да эшчеләрнең 40 проценты татарлар булса, җитәкчелектә 16 проценты гына иде. Татарлар җитәкчелеккә юл ябык икәнен аңлады. Үзгәртеп кору чоры, мөстәкыйльлек өчен көрәш башлангач, халык үз фикерен белдерергә әзер иде инде. Шуңа күрә татар яшьләре шундук кабынды. Җитмәсә, «КамАЗ»ны Татарстан юрисдикциясеннән чыгарып, турыдан-туры Мәскәүгә буйсындырырга теләгәннәр иде. Халык моңа юл куймады. Кешеләр бердәм булып чыккач, шәһәр җитәкчелеге шыр җибәрде. Милли мәктәпләр ачарга да рөхсәт бирелде. 52нче комплекста 2 мәктәп бар иде. Без инициатив төркем төзедек тә, фатирлар буенча йөреп, татар балаларын барлап, ата-аналардан гаризалар җыеп чыктык. Аннары 2 мәктәпнең берсен татар мәктәбе итүгә ирештек.

Сез 2015 елдан бирле «Мәдәни җомга» газетасын җитәклисез. Газета бүген нинди хәлдә? Газетаның һәм, гомумән, татар матбугатының киләчәген ничек күзаллыйсыз?

Әгәр хәлне үзгәртмәсәләр, татар матбугаты үләчәк. Ни өчен? Элек почта, газета-журналларга язылуны оештыру өчен, ялгышмасам, 3 млрд сум субсидия ала иде. Дмитрий Медведев Россия Президенты булып утыргач, бу субсидияләрне бетерде. Почтада тиз генә сәүдә итү системасын керттеләр. Мин ул вакытта Чаллыда идем әле. Чаллы почтасы җитәкчесе йөк машиналары белән товар ташый башлады. Ялгышмасам, 1 атна эчендә 8 «КамАЗ» товар алып кайтып, шәһәр почталарына, якын-тирә районнарга тараттылар. Аның каравы, Россия почтасының генераль директоры 1,8 млрд сумга Мәскәү уртасында үзенә фатир сатып алды. Бу турыда тавыш чыккач, аны төрмәгә утыртырлар, дип өметләнгән идем. Юк, тыкмадылар. Ни өчен аңа урлашырга рөхсәт иттеләр? Чөнки түрәләргә матбугат кирәкми.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әгәр бүген дә дөресен яза торган газета-журналлар булса, без мондый хәлгә төшми идек, «блокадада» калмый идек. Шуңа күрә аларга матбугатны үтерү файдалы, ә милли матбугатны – бигрәк тә. 2017 елда милли телләрне укыту туктатылды. Милли матбугатны үтермичә, милләтне бетереп булмый. Шуңа күрә матбугатның үсәргә өмете юк. Кеше хәзер газета алдырмый. Беренчедән, аңа аны китереп бирүче юк. Икенчедән, татар укымый. Ул укымышсыз милләткә әйләнде. Татарга нинди генә әйбер язып салма, ул аны барыбер укымый. Ул үзенең надан каласын аңламый. Ул гайбәт яза торган сары газетага рәхәтләнә. Аңа 1941 елның 9 августында Берлинны бомбага тоткан Казан очучылары турында мәкалә кирәкми. Мин 3 санга генерал Ефремов фаҗигасен яздым. Бер армиядән 880 кеше исән калган. Татарларга ул да кирәкми. Алар шушы фаҗиганең кире әйләнеп кайтасы турында уйлап та карамый яши. Бүген ашарга кишер, бәрәңге, кәбестә, йомырка булса – шул җиткән. Мин үземнең милләтнең шундый наданга әйләнүенә шаккатам. Нинди корсак колына әйләнгән милләт без? Театрга барсалар, аларга уен-көлке, шырдый-бырдый кирәк. Җырчыларны шырдый-бырдыена ябырылып йөриләр. Аларга акча жәлләмиләр. Ал китап, укы! Исхакыйлар заманындагы милләт түгел без. Беткән милләт без. Без үз-үзебезне күккә чөяргә яратабыз, ләкин безнең иң яхшы чорыбыз революциягә кадәр булган. Революциягә кадәр татар Россиядә иң укымышлы милләт булган. Хәзер укымышлы түгел.

Татар халкы татар милләте булып күпме яшәр? Гаяз Исхакыйның инкыйраз турында әйткән сүзләре белән килешәсезме?

Әгәр болай барса, без 20 елдан бетәбез, чөнки оныклар татар телен укымый һәм белми. Оныкларның минем янга кунакка килгәч кенә татарча сөйләшергә тырышуы белән китап-газета укый алмый. Минем оныклар татарча укымый, ә аларның баласы – сөйләшмәс тә. Димәк, 2050 елда татар телендә сөйләшүче кеше калмаячак. Бер генә татар бакчасы, бер генә татар мәктәбе ачу турында да уйламыйлар. Бу берәүгә дә кирәкми. Минем әйткән сүзләр түрәләрнең башына ник кереп карамый соң? Ник без Мәскәүдән куркып яшәдек соң? 1990 елларда татар мәктәпләре, милли университет ачып була иде, чөнки ул вакытта ил белән исерек Ельцин җитәкчелек итте. Шул вакытта милли университетны ачып куярга иде, ә педагогия университетын, Мәскәү акча бирә дип, ябып куймаска иде. Мәскәү биргән акчага без нинди файда күрдек соң? Бүген тарих укытырга татар тарихчысы юк. Татарча сөйләшә дә белмәгән укытучы татар тарихын укыта алмый. Татар бит иртәгә татар театрына йөрмәячәк, татар китап-газетасын укымаячак. Иртәгә аңа Тямаев белән Бәдретдинова да кирәкмәячәк. Татарга Киркоров, Басков кирәк. Шәһәрдә яшәгән ике татар очрашса, алар рус артистларының гайбәтен саталар.

Милләт йокысыннан айнып, үсә башлар, дигән өмет бармы соң?

Дәүләтсез милләт телле була алмый. Киләчәк буын милли мәгарифне торгызам дисә, белгечләр кирәк булачак. Димәк, моны булдыра алырлык кадрлар әзерләп куярга кирәк.

Вахит Шәех улы Имамов 1954 елның 18 мартында Актаныш районы Иске Байсар авылында туа.

1982 елда Казан университетын тәмамлый.

1982 елдан Чаллы шәһәрендә башта урта мәктәп укытучысы, соңрак «КамАЗ»да мастер булып эшли.

1991 елдан «КамАЗ» нәшриятының баш мөхәррире.

1997 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе.

2015 елдан «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире.

В.Имамов әдәбиятка «Ир канаты» (1988), «Нәзер» (1991) исемле повестьлар һәм хикәяләре белән килеп керә һәм татар халкы тарихына багышланган «Сәет Батыр» повесте (1994), «Утлы дала» романы (2002) һәм «Татарларның Ватан сугышы» (1993), «Запрятанная история татар» (1994) очерклар җыентыклары, «Казан дастаны» (2005; русчага тәрҗемәдә «Казанская крепость», 2005) җыентыгы белән таныла. Аларда туган җиргә карата көчле мәхәббәт хисләре, комсызлар һәм хыянәтчеләрне кискен гаепләү күзәтелә.

Язучы иҗатында, тарихи темалар белән беррәттән, заман проблемаларын яктырткан әсәрләре да бар. «Тозлы яра» романы (2004) белән В.Имамов тоталитар җәмгыятьнең чын йөзен татар авылы призмасы аша ачып бирә. «Япун татары» романында (2004) Ватанын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар – эмигрантлар язмышын сурәтләп, халкыбызның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә.

«Өмет» (1992), «Нәзер» (1993) повестьлары буенча телефильмнар төшерелгән.

Чыганак: Tatarica онлайн-энциклопедиясе.
<![CDATA[«Уң күземнең сулдан өченче керфеге арды»: Илсөя Бәдретдинова зарлана]]> https://intertat.tatar/news/un-kuzemnen-suldan-ocence-kerfege-ardy-ilsoya-badretdinova-zarlana-5864937 https://intertat.tatar/news/un-kuzemnen-suldan-ocence-kerfege-ardy-ilsoya-badretdinova-zarlana-5864937 Mon, 18 Mar 24 10:18:00 +0300 message
Илсөя Бәдретдинованың төркеме төнлә юлда калган: алар утырган машинаның тәгәрмәче тишелгән.

«Сәгать 3.40, әле Пензага кадәр 40 минут барасы бар. Уңайсыз урында тәгәрмәчебез тишелде, тау битендә калдык», – дип сөйли җырчының администраторы Гүзәл Карамиева.

Егетләр тәгәрмәч алыштыра, бу вакытта җырчы машинада керфекләрен матурлап утыра. «Әллә елап утыра инде, балакаем», «Принцесса, елама, хәзер кофе була», – дип шаярта аннан хезмәттәшләре.

«Чабачка булдым. Уң күземнең сулдан өченче керфеге арды», – дип язып куйган җырчы бу вакыйга турында.

<![CDATA[Путин Навальныйны* чит илдә утырган кешеләр белән алыштырырга әзер булганын әйтте]]> https://intertat.tatar/news/putin-navalnyiny-cit-ilda-utyrgan-keselar-belan-alystyryrga-azer-bulganyn-aitte-5864935 https://intertat.tatar/news/putin-navalnyiny-cit-ilda-utyrgan-keselar-belan-alystyryrga-azer-bulganyn-aitte-5864935 Mon, 18 Mar 24 08:53:00 +0300 message
Владимир Путин Алексей Навальныйны* Көнбатыш илләрендә төрмәдә утырган «кайбер кешеләргә» алыштырырга әзер булуын әйтте, дип яза РИА Новости. Бу хакта ул сайлау узганнан соң журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Господин Навальныйның* тормыштан китүенә берничә көн кала, миңа кайбер коллегалар (хакимият хезмәткәрләре түгел), кайбер кешеләр господин Навальныйны* Көнбатыш илләрендәге төрмәләрдә утырган кайбер кешеләргә алыштыру идеясе булуын әйтте. Ышана аласыз миңа, ышанмаска мөмкинсез – минем белән сөйләшкән кеше әйтеп тә бетермәде, мин «риза» дидем. Әмма бер генә шарт – ул кире кайтмаска тиеш. Бетте-китте. Әмма, кызганычка, булган әйбер булды. Мондый әйбер була. Моның белән берни дә эшләп булмый. Тормыш шундый», – диде ул.

Путин Навальныйның* үлемен «күңелсез вакыйга» дип атады. Мондый хәлләрнең моңа кадәр дә булганын (төрмәдә утырган кешеләрнең үлүе турында сүз бара), шул исәптән АКШта да булуын билгеләп үтте.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, Путинның бу сүзләре президентның ачык булуын күрсәтә, диде. «Ул чыннан да моны эшләргә әзер иде», – диде ул.

Алексей Навальный* колониядә үлгән

*Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән.
<![CDATA[8 Мартта хатын-кызларны сөендерүче булып эшләүче егет: «Интим тәкъдим итмәскә»]]> https://intertat.tatar/news/8-martta-xatyn-kyzlarny-soenderuce-bulyp-eslauce-eget-mine-20-45-yasleklar-cakyra-5864908 https://intertat.tatar/news/8-martta-xatyn-kyzlarny-soenderuce-bulyp-eslauce-eget-mine-20-45-yasleklar-cakyra-5864908 Mon, 18 Mar 24 08:29:00 +0300 message
«Челнинские известия» корреспонденты «8 Март ир-егете» хезмәтен күрсәтүче егет белән клиент буларак аралашты.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бушлай белдерүләр сайтында Татарстанда хатын-кызлар өчен «8 Мартка егет» дигән кызыклы хезмәт пәйда булды. Аның бәясе 10 000 сумнан башлана һәм аннан да югарыракка бар. 8 Мартта дус кызыңа аны чакырасың – ул бәйрәмдә ялгыз хатынның күңелен күрә.

«Челнинские известия» хәбәрчесе номерларның берсенә шалтыратты. Без клиент буларак шалтыраттык – имеш, аны, бәйрәм бүләге итеп, тыйнак, оялчан урта яшьтәге дустыбызга чакырабыз. Номер буенча шалтыраткач, ягымлы ир-ат җавап бирде, соңрак ул үзенең фотосын җибәрде – бик сөйкемле яшь егет.

Белдерүдән күренгәнчә, аның хезмәте 30 000 сумнан башлана. Бу бәягә «клиентның машинасында йөрү», «элеккеге егетенең нинди әшәке булуын тыңлау», «ресторанда ашау», «подъездга кадәр озату» керә. «Тәкъдим пакеты»на урамда йөрү керә, аның маршруты алдан төзелә, анда бару урыннары, сөйләшү темалары турында сөйләшергә мөмкин. Әңгәмәдәш хәтта хатын-кызларга ошаган һәм «дус кыз»га туры килгән шәхси фишкалар исемлеген төзергә тәкъдим итте.

Егет 5 000 сумнан башлый, әкренләп, үз хезмәтләренең бәясен арттыра. Әңгәмә барышында ир Чаллыга да барырга ризалашты. Булачак юлдашының фотосын җибәрүне сорады. Реклама итеп, клиентларының бәяләмәләрен дә җибәрде: «дустым эйфория хәлендә иде», «дустыбызга шундый шәп бәйрәм өчен бик рәхмәтле сиңа, ул бик шат иде», «рәхмәт, матур чәчәк бәйләме, ресторан. Барысы да ошады. Киләсе елда икенче дустыбызга заказ бирәбез», дип язганнар егеткә.

«Бонус» буларак, ул чәчәкләр өчен үзе түли алуын әйтте.

25 яшьлек егет күңелле әңгәмәдәш булып чыкты. Татарстанга әти-әнисе янына килгән. Аның сүзләренчә, хатын-кызларны 18 яшеннән сөендерә башлаган. Барысы да шаяртудан башланды. Дуслары белән шаяртып кына бер кызга чакыралар, һәм бу хобби тамыр җибәрә. Егет хәзер 14 февральдә һәм 8 Мартта белдерүләр калдыра. Һәр бәйрәмгә 2-3 клиент була.

Дөрес, 8 Мартта безнең шалтырату вакытында егет әле буш иде. Күрәсең, шау-шу юк. Бәлки, кызлар егетне алдакчы яки альфонс дип уйлыйлардыр.

«Юк, мошенник түгел. Ватсап буенча паспортымны җибәрә алам, килешү төзи алабыз. Гади тормышта мин маркетинг өлкәсендә эшлим, үзмәшгуль. Альфонс түгел, чөнки минем үз акчам бар. Ә бу – хатын-кызларны язгы бәйрәмдә яки гашыйклар көнендә сөендерү өчен хобби кебек», – диде әңгәмәдәш.

Клиентларның яше 20 яшьтән 45 яшькә кадәр. Егет ханымнарга нәрсә кирәген белә, чөнки психологияне өйрәнгән. Аның фикеренчә, аларга эмоцияләр җитми. Ул актерлык һәм ораторлык осталыгы курсларын да үткән.

Егет язган белдерүдә «интим тәкъдим итмәскә» дип язылган. Әмма сөйләшүдән аңлашылганча, әгәр клиент аңа ошаса, ә клиентка ул ошаса, бу очрашу тагын да зуррак нәрсәгә әверелергә мөмкин. Ул бер шәһәрдәге клиентларының берсе белән «зуррак нәрсәгә әверелгәнен» әйтте – аның белән вакыт-вакыт аралашуын дәвам итә. Ул өйләнмәгән, очрашып йөргән кызы да юк.

Егет шушы хоббие аны булачак яраткан хатыны белән таныштырыр дип өметләнә.

Сүз уңаеннан, егетнең әти-әнисе аның хоббие турында белә. Бу хакта алар шаярталар һәм аның тормышына кермиләр. Ул олы кеше, үзе хәл итәр, диләр.

«Челнинские известия»дан Ольга Степанова язмасы тәрҗемә ителде
<![CDATA[Уразаны нәрсәләр боза һәм бозмый?]]> https://intertat.tatar/news/urazany-narsalar-boza-ham-bozmyi-5864836 https://intertat.tatar/news/urazany-narsalar-boza-ham-bozmyi-5864836 Mon, 18 Mar 24 04:00:00 +0300 message
Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, «Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбарәков уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр турында аңлаткан.

Уразаны боза торган нәрсәләр:

– Борынга дару салу (колак барабаны пәрдәләреннән агып чыккан очракта);

– Аналь шәмнәр;

– Үпкәләр өчен спрей;

– Ингаляция;

– Борынга дару тамызу;

– Үзеңне мәҗбүриләп костыру;

– Онанизм;

– Белә торып, төтен сулау.

Уразаны бозмый:

– Сөрмә тарту;

– Күзгә дару тамызу;

– Кислород терапиясе (составында башка матдә булмаса);

– Пенициллин, шикәр инсулины уколы;

– Авыз эченә укол ясату (даруын йотмаганда);

– Макияж ясау;

– Кан тапшыру;

– Йөзү яки суга керү;

– Поллюция;

– Мисвәк куллану, әмма бүленеп чыккан согын йотарга ярамый;

– Какырык йоту;

– Борын канау яки теш алдыру, ләкин канын йотарга ярамый;

– Йотмыйча гына, таманы чайкату;

– Йотмыйча гына, тешкә дәвалау өчен примочка кую;

– Йотмыйча, ризыкны тәмләп, тел тидереп карау;

– Ирексездән косу;

– Ирексездән төтен сулау;

– Никотинлы пластырь.
<![CDATA[Йөкле хатын башкалада кафеда ашаганда тончыгып үлгән, баласын коткарганнар]]> https://intertat.tatar/news/iokle-xatyn-baskalada-kafeda-asaganda-toncygyp-ulgan-balasyn-kotkargannar-5864916 https://intertat.tatar/news/iokle-xatyn-baskalada-kafeda-asaganda-toncygyp-ulgan-balasyn-kotkargannar-5864916 Mon, 18 Mar 24 03:00:00 +0300 message
Мәскәүдә кафеда ашап утырганда, йөкле хатын тончыгып үлгән. Баласын табиблар коткарган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

112 каналы белешмәсе буенча, 41 яшьлек Александра фудкортта ашап утыра. Ризык белән тончыккан хатынны коткара алмыйлар.

Александра 37 атна йөкле була. Табиблар экстрен рәвештә кесарев кисеме ясый. Нарасый исән кала, аны перинаталь үзәккә алып китәләр, диелә хәбәрдә.
<![CDATA[Данир Сабировның хатыны шәхси тормышы булмауга зарлана]]> https://intertat.tatar/news/danir-sabirovnyn-xatyny-saxsi-tormysy-bulmauga-zarlana-5864930 https://intertat.tatar/news/danir-sabirovnyn-xatyny-saxsi-tormysy-bulmauga-zarlana-5864930 Mon, 18 Mar 24 01:00:00 +0300 message
Артист Данир Сабировның хатыны, блогер Миләүшә Сабирова «подписчиклары»на шәхси тормышы булмауга, үзен төрле яклап контрольдә тотуларына зарланган.

«Белмим, сезнең ничектер, ләкин минем бернинди шәхси тормышым юк. Берәр кая китсәм: «Син кайда? Ничәдә кайтасың?» – дип, әни шалтыратырга тотына. Озак та үтми, әти шалтыратырга керешә. Анысы да ничәдә өйдә булачагымны сорый. Мин өйдә булмасам, ул безгә кереп тормый.

Әгәр дә мин балалар белән чыгып киткәнмен, һәм алар мине аз гына көткәннәр икән, озак торганым өчен шелтәли башлыйлар.

Әле генә посылка белән килгән әйберләремне алдым, әлбәттә инде, аларны киеп караганчы, 40 минут тирәсе вакыт узды… Инде кызлар озак торганым өчен ачуланалар.

Балалар, әти, әни, ирем – кыскасы, төрле яклап зарланулар. Бер миндә генәме ул шундый проблемалар?» – дип сорый Миләүшә.

<![CDATA[«Төнлә бер зур дрон очып килде, без Шәмәрдән малае белән кочаклашып яттык...»]]> https://intertat.tatar/news/tonla-ber-zur-dron-ocyp-kilde-bez-samardan-malae-belan-kocaklasyp-yattyk-5864453 https://intertat.tatar/news/tonla-ber-zur-dron-ocyp-kilde-bez-samardan-malae-belan-kocaklasyp-yattyk-5864453 Mon, 18 Mar 24 00:00:00 +0300 message
«Повестка килгәч, елап беттек, кая барырга белмәдек»

Айдар әфәнде (исеме үзгәртелде) мәҗлескә хәрби киемнән килгән иде. Ул Татарстанда туып үскән. Бертуган энесе бар, әти-әниләре исән-саулар. Моннан берничә ел элек бер урамда торган күршесе Алия (исеме үзгәртелде) белән гаилә корып җибәрәләр. Алия ханым Үзбәкстанда туган, әтисе – Башкортстан татары, әбисе Лениногорскиның Зәй-Каратай авылыннан. Әби-бабалары Татарстаннан күченеп киткән булган. Ә инде 2002 елда әбисе, әнисе, сеңлесе һәм энесе белән Татарстанга күченеп кайтканнар. «16 яшькә кадәр Үзбәкстанда үзбәк мәктәбендә укыдым», – ди үзе турында Алия ханым.

Фермада сыер савучы булып эшли башлый ул. «Әбием белән гел татарча сөйләшкәнгә күрә татар телен яхшы белә идек. Әбием 97 яшьтә – узган ел җан бирде. Үзбәкстанда туганнар бик күп, ләкин Татарстанда туганнар юк. 22 ел яшәп, туганлашып беттек инде», – дип елмайды ул.

– Алия ханым, булачак ирегез белән ничек кавыштыгыз, таныштыгыз?

– Без күршеләр идек. 2010 елда йөрешә башладык, 2013 елның 1 декабрендә никахыбыз булды. Хәзерге вакытта сыер савучы булып эшлим. Ирем – механизатор. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. 2 бала үстерәбез. Беренче ирем белән аерылыштым. Аннан 18 яшьлек улым бар, кондитер-пешекче һөнәрен үзләштерә. Айдарга кияүгә чыккач, Нәфисә исемле кызыбыз туды, аңа хәзер 5 яшь. Маллар тотабыз, 5 сыерыбыз, үгезләребез бар. Малсыз яшәп булмый.

Фото: © Владимир Васильев

– Ирегез махсус хәрби операциянең беренче дулкынына ук эләккән, дип ишеттем...

– Әйе. 2022 елның 21 сентябрендә мобилизация була, дип игълан иттеләр дә, 22 сентябрьдә иремә повестка килде, 23 сентябрьдә алып киттеләр...

– Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?

– Бик авыр. Көтелмәгәндә булды бит бу. Күңел ышанмады. Баштан, 35 яшькә кадәр булган кешеләрне генә алабыз, дип әйттеләр. Шулай булгач, җиңел сулап куйган идек. Повестка килгәч, күңелләр сүрелде. Елап беттек, кая барырга белмәдек.

– Тракторда эшли идем, – дип дәвам итте Айдар. – Шалтыраттылар да: «Сиңа повестка бар», – дип әйттеләр. «Юктыр», – дип үз эчемнән генә уйлап, бу хәлгә ышанасы килмәде. Хатыныма әйткәч тә: «Юктыр инде, булмас», – диде. Күз яшьләре дә чыкты, авыр кичердек. «Тегендә» киткәндә дә авыр булды.

– Әзерләнер өчен вакыт булдымы?

Алия ханым:

– Әзерләнергә 1 көн бирделәр. Ничек бар, шулай әзерләндек. Үзебез кирәк-ярак әйберләрне сатып алдык. Аннан соң, безнең егетләр акча җыешып, булыштылар, ярдәм кулын суздылар.

Айдар әфәнде:

– Полигонда 1 ай әзерләделәр. Файдасы булды дип әйтә алам, ничек атарга, кешене чыгарырга... Барысын да өйрәттеләр. Рәхмәт. Кайбер кешеләр әзерлексез көе китте, андыйлар да бар. Безне әзерләделәр.

Анда да бераз өйрәтүләр булды. Анда барып җиткәч, полигонда тордык, эчкә кертмәделәр. 1 атна палаткаларда яшәп яттык инде без. 3 ноябрьдә «тегендә» – эчкә кереп киттек. Инде хәзер 1 елдан артык вакыт узып китте…

«Үзебезнең егетләрне дә югалттык...»

– Анда шартлар нинди? Яшәргә урын бармы?

Айдар әфәнде:

– Җир астында яшәп ятабыз. Өйдәге шикелле яшисең, яраклашасың. Посылка җибәргәнгә сөенә идек, килеп җиткәч ачасың бит... Бер-береңә ярдәм итәсең инде.

Алия ханым:

– Бакчадагы балаларга кәнфит бирәсең бит әле, аларның сөенүләрен белсәң! Алар да нәкъ балалар кебек инде.

Айдар әфәнде:

– Без анда бер гаилә, туганлашып беттек, бергә-бергә дуслашып яшибез. Татарстаннан киткәч, татарлар белән бергә туры килдек. Татарлар анда бик күп. Соңга табарак кимедек, мәетләрне кайтарып торалар бит. Башкалар белән куштылар инде хәзер, татарлар да кимеде. Хәзерге вакытта контракт белән хезмәт итүчеләр күбрәк. Кимегәч, яңа кешеләрне җибәрәләр. Югалтулар да юк түгел.

– Сез торган территориядә дроннар төшкәне, шартлаулар булдымы?

– Әйе. Шәмәрдән малае белән бергә торган идек. Төнлә бер зур дрон очып килде. Шул егет белән җирдә икебез бергә кочаклашып яттык. Дрон шартлады һәм безне чыгарып атты. Ничек икәнен аңлыйсың инде, качарга тырышасың. Җәрәхәт кенә булды. Аллаһы Тәгалә саклады, каты зыян тимәде.

Үзебезнең егетләрне дә югалттык. Авыр. Психологик яктан да авыр, чөнки һаман саен егетләр күз алдында тора, ничек әйтим, без дуслашып, туганлашып беткән идек, бергә сөйләшүләр, көлешүләр күз алдында. Сөйләшеп, көлешеп, бер-беребезнең күңелен күтәрә идек. Әмма дусларыңны югалту – икенче төрле. Гаилә әгъзалары ничек кадерле булган кебек, егетләр дә кадерле иде. Казаннан бергә киткәч, авыр булды. Кайберләре шунда үлеп калды, мәетләрен алып чыгып булмады, алып чыгарга ирек бирмәделәр. Җир астына да күмелеп калалар... Хәзер мәетләрне кайтаруларын ишеттек, чыгара башлаганнар ахры.

«Телефон шалтыраса, йөрәк сикереп куйган шикелле була»

– Махсус операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм дә җибәреп тордылар. Ул сезгә кадәр барып җитә алдымы?

– Безгә 1 мәртәбә килде.

– Гуманитар ярдәм дигәндә, иң беренче чиратта, иң кирәкле әйбер нәрсә?

– Бөтен нәрсә җитә. Кием, йон носки, җылы калын носкилар, триколар, кофталар, шәм булса, бик әйбәт булыр иде. Рәхмәт, зарланып әйтүем түгел. Җибәреп торуларына рәхмәтлебез. Булганына шөкер итеп яшибез.

– Махсус хәрби операциядә элемтәгә чыгып, якыннарыгызга шалтырата алдыгызмы?

– Эчкә кергәндә булмый. Эчкә кергәндә «5 көнгә керәбез» диләр дә, йә 17, йә 20 көн була. Артка чыгаргач, качып кына, әкрен генә телефоннан сөйләшкәләгән булды. «Исән-сау, Аллага шөкер», – дип, шалтыратып әйтә идем. Балаларның хатлары килә, шуңа да бик сөенәбез. Үзебез хат язып тормыйбыз инде, телефон булгач...

Алия ханым:

– Ничек икән, нәрсә икән, исәнме-саумы дип, борчылып торабыз. Ирем шалтыраткан вакытта бик сөенәбез. Телефон шалтыраса, йөрәк киселеп киткән шикелле була. Гел сөйләшеп булмагач, бик авыр. Сөйләшкәч, исән-сау икән, Аллага шөкер, дип тынычланабыз. Шалтырамаганда бик кәефсез йөрим, начар, әллә нинди уйлар да керә. Шулай да, яхшыга өметләнәбез.

Әтисе киткәч, кызыбызга: «Әтиең хастаханәдә, аягы авырта», – дип алдадык. Әтисе отпускка кайтканнан соң: «Әтиең эшкә акча эшләргә китә, бәбине сатып алабыз», – дидек. Бала шуңа ышанып йөри.

Сүз дә юк, кызыбыз да әтисен бик сагына. Отпускка кайткач, әтисе сюрприз ясады: балалар бакчасына барды. Бик авыр булды инде... Ул әтисен бик ярата, әтисе генә кирәк, әти кызы ул. «Мине генә кочакла», – дип тора әтисенә. Әтисенә мәхәббәте көчле.

«Иң мөһиме – исәнлектә күрешик. Бу теләкне үзем өчен генә түгел, барлык кеше өчен дә телим»

– Отпуск күпме бирелде?

– 24 көн бирделәр. Шуның 3 көне юлга, 21 көн кала.

Алия ханым:

– Менә хәзер тагын китә инде... Җибәрәсе килми, кәеф төшә, бик авыр. Кеше янында бирешеп тә булмый, балаларны да уйларга кирәк. Үзебездән башка балаларны беркем үстерми бит, дибез. Шулай булгач, бирешмәскә тырышабыз.

Барысы да исән-сау кайтсыннар. Шундый теләктә торабыз. Аны бер кешегә генә теләмисең, барысына да телисең. Безнең өчен бүгенге көндә барлык кеше дә газиз. Безнең әби: «Үзеңә генә теләмә, Җир йөзендәге барлык кешегә дә шуны ук телә», – дип өйрәтә иде. Әби-бабайлар өйрәткәннәрне, белгән догаларны укып, теләп торабыз.

XXI гасырда шундый хәлләр буласын күз алдына да китергәнем булмады. «Без күргән сугышларны сез күрмәгез. Ачлык булды, черегән бәрәңгеләр ашадык», – дип әйтә иде мәрхүм әбием. Ул 1926 елда туган, тыл ветераны иде. Бөек Ватан сугышында чабаталар киеп, сугышларны күргән... Махсус хәрби операция башлангач, шаккаттык, аптырашта калдык. Әби сөйләгәннәрне хәзер үзебез дә күрә башладык.

Айдар әфәнде:

– Әтигә караганда, әни күбрәк борчылды. Әти дә борчыла торгандыр, ир-ат булгач, бик сиздерми торгандыр. Шалтырата алганда, телефон трубкасын алып: «И, Аллага шөкер, шалтыраттың. Тавышыңны ишетәсем килгән иде», – дип, сөенеп куялар.

Хатынымның әбисе әйтмешли: «Без күргәннәрне бүтән кеше күрмәсен иде», – дим. Аллага тапшырган инде. Иң мөһиме – исәнлектә күрешик, балаларны күрергә язсын. Бу теләкләрне үзем өчен генә түгел, барлык кеше өчен дә телим. Без анда барыбыз да гаиләле кешеләр, өйләнмәгәннәр бик сирәк. Балалар дип яшисең бит, сагындыра инде. Исән-сау булыйк, сәламәт булыйк, – диде Айдар әфәнде.

Фирдүс Тямаевның «Дуп итә йөрәк» концерт программасыннан бер күренеш. Ул анда махсус операциядәге егетләрне сәхнәгә чыгарды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Хөрмәтле ир-егетләр! Йөргән юлларыгыз уң булсын, ихлас йөрәктән сезгә күңел тынычлыгы, сабырлык телим. Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, ИншәАллаһ.
<![CDATA[Помидор орлыкларын чәчү өчен ай календаре]]> https://intertat.tatar/news/pomidorlar-orlyklaryn-cacu-ocen-ai-kalendare-5864929 https://intertat.tatar/news/pomidorlar-orlyklaryn-cacu-ocen-ai-kalendare-5864929 Sun, 17 Mar 24 22:00:00 +0300 message
Бакча эшләрен планлаштырганда ай календаре буенча эшләргә була. Ай фазасына бәйле рәвештә, орлыклар чәчү өчен уңай көннәрне билгеләнә. Бу хакта «Лента.ру» сайты яза.

Шулай ук ай календаре буенча башка төр авыл хуҗалыгы эшләре – үсемлекләр утырту, кисү, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү, күчереп утырту, уңышны җыеп алу өчен кайсы көннәрнең уңышлы булуын да аңларга була.

Ай календаре буенча помидор утырту өчен яхшы көннәр:

Февраль — 2, З, 12, 15, 16, 19, 20, 21, 29;

Март — 1, 2, 1З, 14, 18, 19, 27, 28, 29;

Апрель — 6, 10, 11, 14, 15, 25;

Рассаданы ачык грунтка күчереп утырту өчен яхшы көннәр:

Май — 10-13, 16, 18-19, 21

Июнь — 9-12, 14-17
<![CDATA[Президент сайлау тәмам: Путин 87 процент тавыш җыйды (Тагын ниләр булды?)]]> https://intertat.tatar/news/prezident-sailau-tamam-putin-87-procent-tavys-yidy-tagyn-nilar-buldy-5864926 https://intertat.tatar/news/prezident-sailau-tamam-putin-87-procent-tavys-yidy-tagyn-nilar-buldy-5864926 Sun, 17 Mar 24 21:16:00 +0300 message
Илкүләм саннар

Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар узды.

Соңгы нәтиҗәләр буенча Россиядә ил халкының 73 проценты үз тавышын биргән. Бу – президент сайлаулардагы иң зур күрсәткеч.

Россиякүләм үткәрелгән экзит-пул нәтиҗәләре буенча Владимир Путин 87 процент тавыш җыйды. Шул ук нәтиҗәләр буенча башка кандидатлар Николай Харитонов – 4,6 процент, Владислав Даванков – 4,2 процент, Леонид Слуцкий 3 процент тавыш җыйган. Экзит-пул (Exit-pool) – ул сайлаучылардан сайлау участоклары янында сорау алу нәтиҗәләре.

Татарстан күләмендә 81,47 процент кеше сайлауларда катнашкан. Татарстан үткәрелгән экзит-пул нәтиҗәләре буенча, илнең хәзерге Президенты, кандидатларның берсе Владимир Путин 89 процент тавыш җыйды.

«Сайлауларга тәкъдим ителгән тәртиптә Татарстандагы экзит-пул нәтиҗәләрен игълан итәм. Владислав Даванков 1,9 процент, Владимир Путин 89 процент, Леонид Слуцкий 4 процент, Николай Харитонов 4,2 процент тавыш җыйды. 1 проценттан азрак кешеләр бюллетеньнәрне бозганнар», – дип сөйләде КФУның социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни юнәлеш буенча урынбасары Мария Ефлова.

Экзит-пул 15 марттан 17 мартка кадәр аралыкта үткәрелгән. Татарстанда 11 мең кешене сораштырганнар.

24,4 процент протоколларны эшкәртү нәтиҗәләре дә якынча шул ук саннарны күрсәтә: Даванков – 3,73%, Путин – 87,97%, Слуцкий – 2,96%, Харитонов – 3,8%. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.

Россия Президенты сайлауларында рәсми рәвештә җиңүче 18 март иртән игълан ителә.

2024 елда Россия Президентына кандидатлыкка 4 кеше чыкты. Алар – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен үзе тәкъдим итүче). Сайлауларда җиңүче кандидат 6 елга Президент итеп сайлана.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сайлаулар беренче тапкыр өч көн дәвам итте. 15, 16, 17 март көннәрендә илнең 89 төбәгендә 94 меңнән артык сайлау участогы ачылды. Мәскәүдә һәм калган 29 төбәктә электрон тавыш бирү көйләнгән иде.

Россиядә сайлаучыларның гомуми саны 112,309 млн кеше, чит илләрдә тагын 1,9 млн кеше. 2023 елның июленнән сайлаучылар саны 4,394 млн кешегә арткан. Тавыш бирү өчен 113 миллион 574 мең 550 сайлау бюллетеньнәре ясалган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә тавыш бирү

Чит илләрдә яшәүче һәм сайлауда катнашу хокукы булган 1,9 миллион кеше өчен Россия илчелекләрендә сайлау участоклары эшләде. Мәсәлән, Япониянең Токио, Осаке, Саппоро, Ниигате, Эстониянең Таллин шәһәрендә, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Корея, Казахстан, Малайзия, Кытай, Румыния, Германия, Беларусь, Молдовия, Англия, АКШ һәм башка илләрдә тавыш бирүчеләр бар. Бу хакта «Газета.ру» яза. Кайбер илләрдә сайлау участоклары янында халык чират та торган.

Лондондагы Россия илчелегендә тавыш бирергә теләүчеләрдән торган чират 1 чакрымга сузылган. Дубайда исә берничә йөз метрга. Шәһәр хакимияте консуллык урнашкан урамны ябып торырга мәҗбүр булган. Бу хакта ТАСС яза.

Шулай ук, Татарстаннан барлыгы 100дән артык хаҗи – Рамазан ае көннәрендә Мәккәдә кече хаҗ – гомрә кылучылар Россия Президентын сайлауда тавыш биргән. Алар Җиддәдә РФ генконсуллыгына барган, анда сайлау участогы эше оештырылган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үзенең Telegram-каналында.

Фото: © Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Telegram-каналы

Быелның гыйнварында Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр Донецк Халык Республикасында сайлаучылар буенча мәгълүматларны ачты. Алар – 1,971 млн кеше, Луганск Халык Республикасында – 1,652 млн, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә – һәркайсында 470 меңгә якын кеше.

Херсон өлкәсендә РФ Президентын сайлауда катнашучылар саны 83,87%, Луганск халык республикасында да 87,12% тәшкил итте, дип хәбәр итә төбәкләрнең сайлау комиссияләре. Бу хакта «Газета.ру» яза.

Сайлау участогына иң күп килүчеләр дә Россиянең яңа төбәкләрендә күзәтелгән. Бу хакта Россия журналисты Александр Малькевич әйтте.

«Шулай килеп чыкты: мин сайлау кампаниясендә һәм тавыш бирүнең бөтен көнендә дә яңа төбәкләрдә булдым. Гомумән, ил буенча төп тәэсирләремне әйтәсе килә: бу – сайлауга килүчеләрнең моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәсе. Без сайлаучыларның активлыгын күрдек, сайлауга иң күп килүчеләр – яңа төбәкләрдә, чөнки алар Президент өчен тавыш бирү мөмкинлеген күп еллар көтте. Анда бәйрәм мохите 200 процентка булдырылды. Донбасс һәм Яңа Россия халкы бөтен илне патриотизмга өйрәтергә тиеш», – дигән Малькевич.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Зеленка» түгү, ут төртү һәм провокацияләр

Быелгы Россия Президентын сайлау провокация һәм җинаять эшләре ачылу белән дә истә калырлык. Чөнки сайлауның беренче көнендә үк Россиянең берничә төбәгендә сайлау процессына хилафлык ясарга теләүче фактлар теркәлде.

Сайлау көннәрендә Карачай-Черкеск, Воронеж, Курск, Ижевск һәм башка төбәк, шәһәрләрдә тавыш бирү урналарына «зеленка» түксәләр, Мәскәүдә 70 яшьлек хатын-кыз урнага ут төртте.

Шулай ук, Краснодарда 13 яшьлек укучы кыз сайлау участогындагы ашъяулыкка ут төртте. Молдовада бер ир-ат Россия илчелеге ишегалдына яндыргыч катнашма салынган 2 шешә ыргытты.

Сайлауның соңгы көнендә Пермьдәге сайлау участогында 64 яшьлек хатын-кыз шартлау оештырды, дип яза Baza. Елена С. шартлаткычны яшереп алып кергән һәм туалетта шартлаткан. Соңгы мәгълүматлар буенча, хатынның кулына зыян килгән. Сайлау участогында булган 50 кешене эвакуацияләгәннәр.

Билгеле булганча, закон бозучылар барысы да сак астында. Аларга иректән мәхрүм итү яный.

Фото: © «Блокнот Воронежа»

Татарстан сәясәтчеләре мондый провокацияләрне – дус булмаган илләрнең Россия Президентын сайлауга тыкшынырга тырышуына бер мисал, дип бәяләде.

«Моның белән генә вакыйгалар агышын үзгәртеп булмый. Мин моны яшьләрнең кемдер кушуы буенча аңламыйча эшләгән эшләре дип саныйм. Алай ярамый. Россия дәүләтенең эзлекле үсешен болай гына туктатып булмый. Мин моны берәмле, ләкин драматик очрак дип саныйм. Безнең ил өчен драматик түгел, ә шул эшкә барган яшь кыз яки егет өчен. «Зеленка» белән генә прогрессны туктатып булмый, аны башка урында кулланырга кирәк», – дип белдерде КПРФ Татарстан бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та тавыш бирү урналарына «зеленка» түккән һәм ут төрткән россиялеләрне кырыс итеп гаепләде. Шулай ук, ул Татарстанда тавыш бирүгә комачаулый торган хәлләр булмавын да билгеләп үтте.

«Бу – җинаять эше. 10 мең өчен кеше җинаятькә бара. Ул җинаять аларның бөтен гомерләрен сызып ташлый. Алар барысы да кулга алынган, сорау алулар бара. Мин ышанам, алар җәзаларын алачаклар. Алар гражданнарның тавышларын сызып ташлаганнар. Кайдадыр «зеленка» тавыш бирү урнасының эченә үк кергән, ә кайдадыр капкачка гына буялган», – диде сайлау комиссиясе рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан сайлый: җитәкчеләр, тоткыннар, авырлы хатыннар

Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшләде, шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗОда), вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия булды.

Татарстан халкы, татар җәмәгатьчелеге дә Президент сайлауларында актив катнашты.

Беренче көнне үз тавышларын Татарстан җитәкчелеге – Рәис Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бирсә, икенче көнне сайлау участокларында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов та күренде.

104 яшьлек фронтовик, Шәймиев, Салават һәм хәзрәтләр тавыш бирә: Татарстанда сайлаулар

Татарстан районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннары, өлкән яшьтәге гражданнар да сайлау участокларына килеп, үз тавышларын бирделәр. Күзәтүләр буенча, участокка килеп тавыш бирүче иң өлкән яшьтәге сайлаучы – ул Буадан Рәүф Төхвәтуллин.

Сайлауда бала табу йортында әни булырга җыенучылар да катнашты. Мәсәлән, Нурлат Үзәк район хастаханәсе пациентлары сайлауда үз тавышларын бирделәр.

«Яшь әни буларак, мин балабызның бәхетле киләчәге, аның тормышында барысы да яхшы булсын, тынычлык урнашсын өчен тавыш бирәм. Ирем тавыш бирде инде», – дигән беренче тапкыр әни булырга җыенган Ольга Захарова.

Татарстанның тикшерү изоляторларында да тавыш бирүчеләр саны күп булган. Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ТНВның «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында сөйләде.

«Минем вазифам – күзәтү, контрольдә тоту. Мин СИЗОда булып кайттым, бу – ябык участоклар, андагы вазгыятьне карадым. Һәм беләсезме, андагы тоткыннарның 100 проценты да илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә килде», – диде Сәрия Сабурская.

Моннан тыш, сайлау көннәрендә өйләнешеп, сайлауда катнашырга килүче парлар да булды. Казан, Әлмәт, шулай ук Сабада яшәүче яшьләр туй көннәрен шундый вакыйга белән истә калдырыр.

Илназ һәм Ләйсирә Зиннәтуллиннар 17 март көнне Сабада никахларын теркәгән. Шуннан алар «ТНВ» телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонына кушылды. Туры эфирда танышу тарихы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Күзәтүчеләр: блогер, депутат, чит ил кешеләре

Татарстанда сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итте. Алар арасында бөтен төрле һөнәр ияләре – журналистлар, табиблар, педагоглар, эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре бар.

Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре – Испания, Индонезия, Доминикана Республикасы, Гватемала, Танзания вәкилләре эшләде. Участокларда Дәүләт Думасы депутатлары да күзәтчелек итте.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова, Чаллы

Шулай ук барлык участоклар видеокүзәтү яки видеофиксация белән күзәтелде. Барлык мәгълүмат Иҗтимагый күзәтү үзәгенә килеп барды. Үзәктә теге яки бу хәлгә эксперт бәяләмәсе дә бирелде. Барлык участоклардан трансляция тәүлек әйләнәсе алып барылды.

Татарстанда күзәтүчеләр арасында танылган блогерлар да бар. Мондый тәҗрибәне Татарстан 2020 елдагы сайлауларда да кулланган иде. Блогерлар язылучыларын участоктагы мохит белән таныштырып тора. Мәсәлән, татар блогеры һәм сайлауларда күзәтүче Татар-малай (Ринат Галиәхмәтов) Татарстанның Апас районында үзе эшли торган сайлау участогында эшләгән. «Кызык-мызык» буларак билгеле блогер Илназ Габидуллин Кукмараның Вахит авылында 1732нче сайлау участогында күзәтүче буларак катнашкан.

Фото: © Ринат Галиәхмәтов тарафыннан тәкъдим ителде

Җырчы Лэйна Россия Президенты сайлауларында Казанның 80нче мәктәбендәге сайлау участогында күзәтүче статусында катнашкан. «Мин үзем теләк белдердем, һәм Иҗтимагый палата миңа блогер-күзәтүче статусы бирде. Өлкәнәйгәч, үземнең 2024 елгы сайлауларга катнашым барлыгын хатирәләр итеп искә алырмын», – дип сөйләгән Лейна «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонында.

12 сәгатьлек телемарафон һәм бушлай транспортта йөрү

Татарстан хөкүмәте сайлауда катнашучы гражданнары өчен бүләкләр, күңел ачу чаралары оештырды. Тавыш биргән һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дигән беләзек тапшырдылар. Беләзек белән сайлау булган көннәрдә маршрут транспортларында бушлай йөреп булды. Шулай ук, беләзекне күрсәтеп, «Ак Барс банк» аренада узган Гаилә фестиваленә дә үтеп булды.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәракшина

Россия йолдызлары Ваня Дмитриенко, Хабиб, «Иванушки International», «Кар-Мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре, татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгыш ясады. Бәйрәм концертында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул сайлауларда катнашкан Татарстан халкына рәхмәт әйтте.

«Кадерле дуслар, сайлаулар тәмамланды. Мин сезнең һәрберегезгә гражданлык позициягез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Җиңел вакытлар түгел, әмма безнең барлык дошманнарыбызны җиңүебезгә шик юк. Безнең республика – Россия Федерациясенең терәк субъекты. Безнең башкала Казан – иң яхшы шәһәр. Нигә? Чөнки сез – иң яхшылар, һәм сез бүген монда», – дигән Миңнеханов.

Сайлауның соңгы көне – 17 мартта 8.00дән 20.00 сәгать аралыгында «ТНВ» каналында «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-телемарафоны үтте. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясады. Алар – Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килделәр.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Актаныш, Лаеш һәм Казан машиналы булды

Тагын бер, дөресрәге 3 зур бүләк – Татарстан сайлаучылары, фотобәйгедә катнашып, «Lada Vesta» машинасына ия булды. Конкурста катнашу өчен, республика халкына сайлау участогында тавыш биргәннән соң алган «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзеге белән фотога төшәргә һәм аны социаль челтәрләрдә #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк иде. Чара 2024 ел – Гаилә елына багышланды.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсы башланганнан бирле Татарстан халкы үзләренең социаль челтәрләрендә 70 меңгә якын фотосурәт урнаштырды. Сайлауларның беренче көнендә автомобильгә Актаныштан Гардисламовлар, икенче көнендә Лаештан Хөснетдиновлар ия булды. Аларга ачкычларны «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында тапшырдылар.

«Бәйге турында телевизордан ишеттек. Сайлау участогында фотога төшкән идек. «ВКонтакте» челтәрен карап утырганда, башкаларның фотолар куйганын күрдек тә, бәхетебезне сынап карарга булдык. Ул челтәрдә әле мин еш эшләмим. Шуңа күрә фотоларны әкрен генә урнаштырдым. Автомобиль безнеке булгач, хештегларны чыннан да дөрес куйганымны белдем», – дип сөйләгән беренче машинаны откан Флүдә Гардисламова.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Алинә белән Ленар Хөснетдиновлар җиңгән мизгелләрен искә төшерделәр.

«Кичә кичке сәгать 9да туры эфир башланды. Кердек, карап утырдык та, җиңүче булдык. Мондый бәйгеләрдә бик катнашкан да юк иде. Катнашсак та, җиңгәнебез булмады. Беренче тапкыр», – дип уртаклашты Алинә туры эфирда.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Өченче җиңүчене 17 март көнне 20.10 сәгатьтә туры эфирда ТНВ каналы телемарафонында билгеләделәр. Соңгы автомобильгә Казаннан Митрофановлар гаиләсе лаек булды.

Фотобәйгедә «Иң креатив гаилә», «Иң елмаючан гаилә», «Иң тату гаилә», «Иң җитлеккән гаилә», «Иң яшь катнашучылы гаилә», «Иң күп санлы гаилә» номинацияләрендә дә җиңүчеләрне билгеләделәр.
<![CDATA[Элвин Грейның музее ачылган (Башкортстанда түгел)]]> https://intertat.tatar/news/tatarstanda-elvin-greinyn-muzee-acylgan-5864931 https://intertat.tatar/news/tatarstanda-elvin-greinyn-muzee-acylgan-5864931 Sun, 17 Mar 24 21:00:00 +0300 message
Иҗат юлының 20 еллыгы уңаеннан, җырчы Элвин Грейның музее ачылган. Шунысы кызык, музей Башкортстанда түгел, ә Чаллы шәһәрендә урнашкан.

«Чаллыда минем музеем үз ишекләрен ачты, анда минем барлык сәхнә костюмнарым, төрле истәлекле бүләкләрем саклана, шулай ук тавыш яздыру студиясе дә бар.

Сез еш кына: «Концертларда бирелгән бүләкләрегезне кайда куясыз?» – дип сорыйсыз. Без аларны саклап, җыеп бардык, һәм хәзер алар үз йортларын тапты. Алар барысы да безнең музейны бизиячәк. Бу еллар дәвамында бик күп бүләкләр җыелды, аларның һәрберсе минем өчен бик кадерле», – дип яза җырчы.

Элвин Грейның музее шәһәр читендәге бер ял итү зонасында ачылган.

<![CDATA[Караидел районында фаҗига: Ике нәни бала һәлак булган, быел туган сабый имгәнгән]]> https://intertat.tatar/news/karaidel-raionynda-faiga-ike-nani-bala-halak-bulgan-byel-tugan-sabyi-imgangan-5864920 https://intertat.tatar/news/karaidel-raionynda-faiga-ike-nani-bala-halak-bulgan-byel-tugan-sabyi-imgangan-5864920 Sun, 17 Mar 24 20:00:00 +0300 message
Башкортстанның Караидел районында юл һәлакәтендә 2 бала үлгән. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

16 мартта кич белән Бөре-Тастүбә-Саткы юлының 134нче километрында «Lada Granta» һәм «Nissan Tiida» машиналары бәрелешә.

Урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ һәм «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре килә.

Кызганычка, 2018 елда туган малай һәм 2021 елда туган кыз балалар һәлак була.

1997 елда туган хатын-кызны һәм 2024 елда туган баланы табибларга тапшыралар. Аларны Караидел районы хастаханәсенә алып киткәннәр.

Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.
<![CDATA[«Гыйлем бирү – бездән»: Алсу Фазлыева ураза төркемендә челтәрле бизнес товары рекламалый]]> https://intertat.tatar/news/fazlyeva-5864919 https://intertat.tatar/news/fazlyeva-5864919 Sun, 17 Mar 24 19:00:00 +0300 message
Рамазан ае башланыр алдыннан ватсаптагы төрле төркемнәрдә челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләр ачкан уразага әзерләнү һәм аны җиңел үткәрергә өйрәтә торган чатларга чакырулар таралган иде.

Мондый төркемнәр, гадәттә, халыкны тагын да ныграк дингә тарту, ураза тотканда бер-береңә ярдәм итү максатыннан, ягъни изге нияттән ясала. Ләкин кайберәүләр фикеренчә, мондый төркемнәр булдыруның башка сәбәпләре дә бар. Чакыру сылтамалары килгән төркемнәрдә уразада барлыкка килгән мондый чатларны «сетевиклар» соңыннан башка максатларда, ягъни үз товарларын сату өчен кулланалар, дигән фикерләр дә укырга туры килде.

Ураза тотарга өйрәткән вакытта челтәрле бизнес товарларын тәкъдим итү яки дини мәгълүмат алу нияте белән төркемгә килгән кешеләргә үз продукцияңне сату дөресме? «Интертат» дин әһелләренең һәм шушындый күренешләр белән очрашкан журналист Гөлназ Мөхәммәднең бу турыда нәрсә уйлавын белеште.

«Уразада төркем ачалар да товар саталар»: Рамазан аен баеп калу өчен файдаланырга ярыймы?

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов сүзләренчә, дини максатларда ачылган төркемнәрдә бизнес ясый башлаулары – кешенең нияте башка булган дигән сүз. «Кеше төркемне дөрес туклану, авызны дөрес ачу, дин буенча килеп туган сорауларны чишү өчен төзи икән – бу хәерле. «Бу төркемне төзим дә, кабат аны бизнесымны алга җибәрү өчен тотам» дип төзесә, дөрес булмый», – диде ул.

Туган авылым мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин әйтүенчә, кешегә савабы ниятенә карап бирелә. «Әгәр дә нияте изге икән, төркем төзегән кешегә савабы була. Әгәр дә нияте акча эшләү, сату-алу итү икән – ул кешене Аллаһы Тәгалә савапсыз калдырыр».

Бу турыда нәрсә уйлавын белергә теләп, ураза тотуга кагылышлы төркемнәр алып баруда катнашкан Азат Фазлыевка да шалтыраткан идек. Моңа кадәр «Интертат» та челтәрле бизнес турында язмалар чыгуны ошатмау сәбәпле, ул безгә телефон аша комментарий бирмәячәген һәм бары тик шәхсән очрашып һәм адвокат белән генә җавап бирәчәген әйтте. Җырчының тәкъдиме белән ризалаштык – ул әйткән урынга киләчәгебезне әйттек, соравыбызны алдан язмача да юлладык. Әмма ул сорауларыбызга да җавап бирмәде, очрашу урынын да билгеләмәде. Соңрак моның сәбәбен ачыкладык – алар үзләре шушындый эш белән мәшгуль, ахры.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның уразага кагылышлы 3 төркеме булуы билгеле. Без администраторлары Алсу белән Азат һәм дин вәкиле булган «Рамазан-2024» дигәнен күзәтеп барабыз. Моңа кадәр, чыннан да, әлеге чат уразага кагылышлы мөһим мәгълүмат, килгән сорауларга дин белгече – абыстай биргән җаваплардан гына тора иде. Кичә исә, тагын да «тулылана төште» – уразаны дөрес тотарга өйрәтү нияте белән ачылган төркемдә Алсу үз компанияләре продукциясен дә рекламалый башлады.

Алсу, иң башта, чатта тәртип урнаштырырга омтылды, анда утыручыларны бер-берсенә карата яхшы мөгамәләдә булырга өндәде. Чөнки кемнеңдер БАДларның «файдасы» хакында язган сүзләрен икенче берәү реклама дип кабул иткән һәм бу хакта чатта канәгатьсезлек белдергән.

«Дуслар, бу чатның тәртибен язган идем. Биредә бары тик позитив кәеф булырга тиеш. Матур сүзләр генә сөйләп, матур мөгамәләдә булып, изге эшләр генә эшлик. Кирәкмәгән картинкалар җибәреп, «хәерле иртә» сүзләрен барыбыз да яза башласак, күз алдына китерегез, монда нәрсә булачак? Шулай ук начар сүзләр әйтергә һич кенә дә ярамый. Ураза аенда сабыр булып, бер-беребезне аңлап, кирәкле материалны укып (кирәкмәгәнен укымасагыз да була, барысын да укырга дигән канун юк) матур итеп үткәрик. Бер-беребезгә каршы әйтмик, бу – уразаны боза, гаеп кенә бирә», – дип сөйли җырчы.

Алга таба Алсу БАДлар темасына күчә.

«Әгәр дә кемдер «Ом... -3», «Био...» (челтәрле сату продукцияләренең атамалары) эчәм, дип язган икән, димәк, нәтиҗә ала дигән сүз. Гомумән, минем үземнең дә био...га һәйкәл куясым килә. Аңа мин генә түгел, миллионлаган кеше һәйкәл куяр. Чөнки аңлыйсыз, беләсез, «Био...» – ковид чорында миллионлаган кешегә ярдәме тигән продукт. Ковидтан соң хәлсезләнеп, нык чирләгән кешеләргә көч бирде. Чөнки ул – җирнең «недр»ыннан, җирнең үзеннән алынган продукт һәм җир йөзендә аның аналогы да юк.

Һәм «Оме...» эчәм, дигәнне реклама итеп кабул итәсез икән, бу – бер дә дөрес әйбер түгел. Әгәр дә кеше бүлешә икән «Оме...» кулланганын, бу кеше сезгә дөньяга башка яктан карарга ярдәм итә. «Оме...» һәр кеше эчәргә тиеш, кечкенә чакта сез дә эчкәнсездер балык маен. Кемдер эчә дә аннары туктый. Балык мае кан тамырларын киңәйтә, ул кан басымнары булган кешеләр өчен нык файдалы. Ул баш эшчәнлеген арттыра. 70 яшьтә дә башыгыз эшләсен, кан басымыгыз тәртиптә булсын, дисәгез, «Оме...» эчәргә кирәк. Һәм, иң мөһиме – ул холестеринны төшерә. Кешедә яхшы холестерин бар, бар начар холестерин. «Оме...» начар холестеринны эретеп, кан аша чыгара. Шуңа да, әгәр сез дөньяви белем бирүне реклама дип кабул итеп утырасыз икән, бик нык ялгышасыз. Монда бирелгәннәрне өйрәнеп, үзегезгә белем өстәгез.

Ураза тоту – ул әле рухи яктан гына түгел, тышкы яктан да белем алу, сафлану һәм бер баскычка үсү, дигән сүз. Шуңа күрә «Оме...» да эчегез, җәмәгать. НЛныкын мин дә мактап үтәм. Чөнки ул океандагы, диңгездәге иң чиста районнардан алынган балыктан ясалган. Бар очсызрак, аптекадагы витаминнар. Аларның күбесен үлгән балыклардан ясыйлар. Ә безнең компаниянеке, точно әйтәм, суның иң чиста районыннан алынган балыклардан ясалган. Шуңа да ул уртача бәядә, кыйбат дип әйтмәс идем. Бу – реклама түгел, мин сезгә аз гына белем бирдем.

Кан басымы ул кан тамырлары тар булган, холестерин югары булган аркасында күтәрелә. Холестерин югары икән, кан басымы нык уйный. Шуңа да сезгә, аеруча да, «Оме...» эчәргә кирәк. Кемнәрнең кан басымы юк – ныгыту өчен. Балык маеның зыян китергәне юк. Реклама дип кабул итеп утырмагыз, өйрәнегез. Шулай файдалырак булыр. Минем үземнең дә элек игътибарга алганым юк иде, хәзер өйрәнәм, белем алам дип сөенеп, шатланып утырам. Шуңа күрә барыгызга да «добра». Матур итеп уразаларыгызны тотыгыз, витаминнар эчегез. «Оме...», «Магний» тыныч булыр өчен. Ураза ул – шулай ук стресс. Тыныч йоклар өчен магний кирәк. Шулай ук витамин Д3. Ул суставлар, чәч, тырнаклар, тән тиресе өчен кирәк.

Тагын бер кат әйтәм, реклама итеп кабул итмәгез. Яхшы, файдалы киңәш бирде Алсу, дип әйтәсе. Кулланасызмы, кулланмыйсызмы – анысы сезнең үзегезнең мәсьәлә. Гыйлем бирү бездән, кабул итәсезме, итмисезме – сездән», – дигән җырчы.

Ә сезнең, ураза тотарга өйрәнәм дип, мондый чатларга кереп, челтәрле бизнес продукциясенә тап булганыгыз бармы?

<![CDATA[Эш тыгызлыгы (Гүзәл Сөнгатуллина)]]> https://intertat.tatar/news/es-tygyzlygy-guzal-songatullina-5864589 https://intertat.tatar/news/es-tygyzlygy-guzal-songatullina-5864589 Sun, 17 Mar 24 17:00:00 +0300 message
Быелгы бәйрәмнәр бигрәк озакка сузылды. Бәлки, алай да түгелдер, тик кунакларда йөрмәгәч, өйдә үзең кунак җыйгач, шулайрак тоела икән. Гөлчәчәк «ял итәрмен» дип уйлаган иде – килеп чыкмады. Әниләре авылга китте. Ярдәм итүче юк. Табын әзерләү, кунакларны сыйлау, аннары өй җыештырулар белән көннәр үтеп китте. Ял эләкмәде. Җитмәсә, ире дә, балалары да ял итеп кенә яталар. Телевизор карап, телефонда уйнап.

«Тизрәк эшкә чыгарга иде. Эшемдә рәхәтләнеп эшлим. Ардырса да, ул кадәр түгел иде», – дип уйланды Гөлчәчәк.

– Кунаклар җыю – бигрәк катлаулы эш икән, – дип зарланып куйды ул иренә.

– Әле беренче тапкыр гына беркая да бармадык, моңарчы гел кунакта йөрдек, – диде ире.

– Моннан соң да йөрмәбез, үзебезгә дә чакырмабыз. Бетмәс алар... Һәрберсен сыйла, ашат. Юк, булмый болай. Эшкә чыгасы килә башлады. Эшемне сагындым.

– Шулай инде, анда бит син бер нәчәлниккә генә чәй эчертәсең. Ризык әзерлисең юк, – дип ачуын чыгарып алды ире.

– Син нәрсә, эшемне шулай җиңел генә дип уйлыйсыңмы? Юк, иртән килеп көне буе аяк өстендә йөрим мин. Башны эшләтергә кирәк. Кайчагында шундый да буталып бетәсең, хәтта нәрсәдән башларга белмисең – баш чатный.

– Шулайдыр, шулайдыр, – дип ризалашты ире.

Ниһаять, өйдә утырулар бетте, Гөлчәчәк, сөенә-сөенә, эшенә килде. Кабул итү бүлмәсендә секретарь булып эшли ул. Нәчәлнигы килеп җитмәгән. «Соңга калуы яхшы, чәй куеп йөрисе юк», – дип уйлап куйды Гөлчәчәк һәм, бик сагынган компьютерын кабызып, пасьянс чишәргә тотынды.

Эш атнасы башланды…

«Чаян» журналыннан
<![CDATA[Ирада Әюпова чит ил кино белгечләре белән: «Бүген иң зур проблема – кызыклы тема табу»]]> https://intertat.tatar/news/irada-ayupova-cit-il-kino-belgeclare-belan-bugen-in-zur-problema-kyzykly-tema-tabu-5864913 https://intertat.tatar/news/irada-ayupova-cit-il-kino-belgeclare-belan-bugen-in-zur-problema-kyzykly-tema-tabu-5864913 Sun, 17 Mar 24 16:00:00 +0300 message
Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан Казанга 4 Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге – СНГ илләренең баш киностудиясе җитәкчеләре – «Узбеккино»ның генераль директоры Фирдавес Абдухаликов, Ш.Айманов исемендәге «Казахфильм»ның производству вице-президенты Айдар Омаров, «Кыргызтасмасы» дәүләт кино үзәге директоры Талантбек Талобеков һәм «Беларусьфильм» генераль директор Юрий Алексей килде. Кунаклар арасында шулай ук, Үзбәкстанның «Buxoriylar» киностудиясе җитәкчесе Улугбек Абдуллаев та бар иде.

Юбилей чараларының бер нәтиҗәсе буларак, «Узбеккино» белән «Татаркино» арасында Мәрҗани турында копродукция фильмы төшерү турында меморандумга кул куелды. Фильм проектын кинорежиссер һәм киносценарист Салават Юзеев тәкъдим иткән иде.

Кунаклар белән очрашу Казан Кремле территориясендә урнашкан уңайлы кафеда барды. Чәй артында 1 сәгатьтән артык барган сөйләшү кайчандыр уртак СССР берләштергән халык вәкилләренең киноматография темасына фикер алышуы, тәҗрибә уртаклашуы иде. Татарстан, СССР составында автономияле республика буларак, заманында үз киностудиясен булдыра алмады, ә СССР составында союздаш республика булып үз кинематографиясен үстереп өлгергән республикалар бүген ни хәлдә? Алар Татарстанга нинди киңәшләрен бирә ала? Әлеге әңгәмәне журналистлар да тыңлый алды.

Ирада Әюпова: Минемчә, безгә гомуми концепция турында сөйләшергә иде. Бүген фикер алыша алырлык 2 катлам бар. Шуның берсе – сюжетлы тарих. Хәзер Россия Федерациясе кино үсешенә күп акчалар бүлеп бирә. Монда региональ аспектны гына карарга кирәкми. Россия – зур ил. Кинематография белән кызыксыну да зур. Аны Татарстан итеп кенә тарайтырга кирәкми. Безнең коммуникацияләр белән бөтен Россия аудиториясенә һәм сезнең илләргә кызыклы фильмнар эшләргә була. Монда безнең бөтенебез өчен рухы якын булган, үтәли чыккан сценарийлар кирәк. Аны уртак питчинглар аша эзләп була. Бәлки, яшь кинематографистлар белән уртак стратсессияләр кирәктер. Без бу юнәлештә хәрәкәт итә алабыз.

Төрки дөньяның барлыкка килүе темасын фэнтези итеп тә эшләргә мөмкин. Бу – илләрне берләштергән зур проект була ала.

Миңа калса, бүген иң зур проблема – бөтенебез өчен кызыклы тема табу. Без шундый теманы актарып чыгара алсак һәм нәрсә әйтергә теләгәнебезне ачыкласак... Монысы – беренче адым булса, кызыклы сюжет табылгач, икенче адым – инвесторлар табу, копродукция булдыру.

Рухи кыйммәтләр темасына да карарга була. Бу тема бүгенге көннеке генә түгел. Без барыбыз да – Советлар Союзыннан. Мин Азәрбайҗанда туып үстем, анда 23 ел яшәдем. Безнең буыннарда әхлак өстенлек итә иде. Безнең өчен иҗтимагый чикләүләр әһәмиятле иде, нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең начар икәнлеген белә идек. Безнең ватанга, гаиләгә, өлкән буынга карата идеологик нигезләр бар иде. Безне шулар да берләштерә.

Быел Мөселман киносы фестивале 20нче тапкыр уза. Без һәрвакыт кыйммәтләр темасы белән очрашабыз. Казах фильмы җиңгән елны, беләсезме, күпме тәнкыйть ишеттек – янәсе, анда сүгенү һәм башкалар. Без җәмгыятьтә проблемалар барлыгын танырга куркабыз. Кино проблемасыз була алмый. Сер түгел – еш кына «үз согыбызда кайныйбыз». Халыкара кинематография бәреп керерлек фильмнарыбыз юк. Гәрчә талантлы режиссерларыбыз, кызыклы сюжетларыбыз булса да. Бөтен дөнья карарлык фильм ясау амбицияләре бармы бездә?

«Узбеккино»ның генераль директоры Фирдавес Абдухаликов: Без биредә шушы тема турында сөйләштек. Бүгенге кино өчен нәрсә әһәмиятле? Бизнесмы әллә рухи кыйммәтләрме? Болар берүк әйберләр түгел. Бизнес артыннан куа башлагач, көнкүреш темалары, арзанлы сценарийлар өстенлек ала. Халык шундыйны ярата, касса җыела. Әмма анда рухи байлык һәм тәрбия аз.

Дәүләт киностудияләре өчен югары кыйммәтләргә якын торган кино сәнгатенә булышу әһәмиятледер. Моның өчен акча гына биреп калмыйча, шартлар тудырырга кирәк. Бу – мәгариф тә, семинарлар, тәҗрибә уртаклашулар, уртак платформалар булдыру. Без, үз эчебезгә бикләнмичә, копродукция булдырырга тиеш. Дуслык күперләре сузарга кирәк. Безнең «Сөмбел» фильмы – шуның якты бер өлгесе. Фильм Үзбәкстанда да, Татарстанда да яхшы барды. Хәзер инде телевидениегә дә бирдек, 8 мартта тагын күрсәттеләр. «Ютуб»та 2 млн. карау җыйды.

Ирада Әюпова: Тагын бер катлам – сәнгать әсәре буларак каралган артхаус кино бар. Миңа калса, тамашачы игътибарын читтә калдырырга ярамый. Тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Минем турында «Әюпова кино яратмый» дип тә язалар. Мин кино яратам. Минем үз Татарстанымда профессиональ эшләнгән, күңел ачуны гына күздә тотмаган кино күрәсем килә. Күңел ачарга килгән кешеләр өчен яхшы, якты, мавыктыргыч сюжетлы, нервларны кытыклый торган фильм ясарга була. Әмма кешенең тагын карыйсы килү теләге калсын, тирәнрәк мәгънәләр турында уйлансын. Тирән һәм катлаулы темаларга җиңел итеп әйтүе бик катлаулы. Еш кына монотонлыкка тәгәрибез. Мин консенсус яклы. Кино киң аудиториягә булырга, шул ук вакытта дәүләти темаларны да яктыртырга тиеш. Әле аның бит шундый режиссерлары да, операторлары да булырга тиеш.

Фирдавес Абдухаликов: Безнең Президент киноны бизнес итү ягында түгел. Әйтик, бу арада дәүләт акчасына чыгарылган унлап фильм телевидениедән күрсәтелде. Дәүләт безнең алга кино өчен салынган акчаларның кайтарылу максатын куймый. Безнең алга кинопродукция булдыру максаты куелган. Актерлар, төшерү төркемнәре нәүрүз айларында кино кәрванны ясап бөтен илне йөреп чыга һәм халыкка түләүсез кино күрсәтә. Телекомпанияләр белән соңгы 7 елда төшерелгән фильмнарны түләүсез бирү турында яңа гына килешү төзедек. Бу – яшьләрне тәрбияләү өчен бик мөһим.

Без ясалма интеллект белән актив эшләүче төркем оештырдык. Мәсәлән, «Бахадор Ялантош» фильмында вафат булган бик танылган артистларыбызның тавышын кулландык. Варислары рөхсәте белән, әлбәттә. Ясалма интеллект фильмның титрларын да әзерли. Ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә без ел азагына кадәр бөтен телләргә дубляж ясый алырбыз.

Ирада Әюпова: Монда турыдан-туры тәрҗемә бармый, контекстлы тәрҗемә сорала. Ясалма интеллектның мәгънәләрне тотып алуы кирәк. Әйтик, рус телендә «Да нет, не знаю» дигән фраза бар. Шуны тәрҗемә итеп кара! Абракадабра булачак.

Ә кино инновацияләре темасы кызыклы. Натура съемкалары, павильон съемкалары һәм цифрлы камера белән төшереп «подложка» кую да бар. «Аватар» кебек фильмнарның күп өлеше компьютер графикасы булуын беләбез.

Сезнең белән кинокомиссия системасы турында да сөйләшәсе килгән иде. Миңа әлегә бу система табышмак булып тора. Бу – бюджетны планлаштыру ягыннан да кызык тема. Бәлки, без бергә фәнни-гамәли конференция уздырырбыз. Безнең «KazanForum» бизнес мәйданчыгы бар. Ул нигездә ислам дөньясына йөз тоткан, әмма анда төрле кеше катнаша. Бәлки, шушы форум кысаларында икътисади модельләр аша бу тема буенча фикер алыша алыр идек.

Фирдавес Абдухаликов: Без рибейт системасын керттек. Хәзер киношәһәрләр ачабыз – бу ирекле кинозоналар. Алар Президент катнашында билгеләнде.

Ирада Әюпова: Миңа бу кызык. Сез кинокомиссиядән икътисади карарларга киткәнсез.

Фирдавес Абдухаликов: Кино төшерергә теләгән кеше бездә кино төшерә ала: Бохара, Хорезм, Ташкент өлкәсе, Сәмаркандта 50шәр га. җир каралган. Кино төшерергә килүчеләр салымнардан азат. Без анда чит ил кино төшерүчеләргә ярдәм итүчеләрне дә укытабыз. Инвесторларга мөмкинлекләр тудырабыз. Алар бөтенесен үзләре төзи. Хәзер Кытай компаниясе белән сөйләшүләр бара. Безнең өчен зур кинокластер барлыкка киләчәк. Алар килә дә китә, декорацияләр безгә кала. Рибейтта килгәндә, Үзбәкстанны популярлаштырырга тиеш, дигән килешү төзербез мөгаен.

Ирада Әюпова: Без бу проблема белән очраштык – Казан локацияләрендә кино төшерергә теләүчеләр күп. Ләкин бу фильмнар репутацион яктан куркыныч тудырырга мөмкин. Бер кытай фильмы төшерү турында тәкъдим булган иде. Янәсе, коррупцион зона, шәһәр мафия кулында. Безгә бу кирәкме? Казанның дөньяның мафия үзәге булып күрсәтелүе безгә кирәкме?

Фирдавес Абдухаликов: Безгә һиндлар килгән иде. Борынгы бөек шагыйрь турында фильм. Әмма аның эчүе дә, тартуы да, традицион булмаган мөнәсәбәтләре дә күрсәтелә иде.

Ирада Әюпова: Бу – алар проект эченә салган хайп.

Фирдавес Абдухаликов: Егетләр, дәүләттән дотация алырга теләсәгез, сез концепциягезне алыштырырга тиеш, дидек. Алар аны алыштырдылар. «Шәрә рибейт» бирергә ярамый. Чөнки сезнең җирегезгә килеп сезгә каршы эшләргә мөмкиннәр. Сезнең милли геройлардан һәм сезнең халыктан көләргә мөмкиннәр. Ә сез әле шуның өчен түләячәксез дә.

«Кыргызтасмасы» дәүләт кино үзәге директоры Талантбек Талобеков: Безнең билгеләнгән 20 урынына 25 процент кайтару мөмкинлеге бар. Бездә ЮНЕСКО исемлегенә кергән матди булмаган объектлар бар. Әйтик, америкалылар, французлар үз фильмнарына безнең тирмә, колпак, флаг кебек әйберләрне кертсәләр, болар титрларда язылса, бездән өстәмә 5 процент түләү турында сүз бара.

Тискәре яктан да күрсәтелә алу куркынычына килгәндә, безнең көньяктагы ландшафт әфган җирләрен хәтерләтә. Без локийшнменеджерларга яхшы локацияләрне күрсәтәбез. Һиндлар Әфганстанда төшерә алмагач, безгә килә. Без, негатив булмасын, дигән шарт куябыз.

Ирада Әюпова: Таулар, чокырлар ярый әле, ә кадрда таныш шәһәр силуэты булып, ул негатив белән бәйле булса, начар.

Фирдавес Абдухаликов: Бездә сценарийны сәнгать советы җентекләп укый.

Ирада Әюпова: Экспертлар советы мәсьәләсен дә сөйләшәсе иде.

Фирдавес Абдухаликов: Бездә режиссерлар, актерлар, тарихчылар, кино оешмалары вәкилләре катнашында совет бар. Мин аның рәисе. Без эчтәлеген карыйбыз. Финанс ягыннан тагын бер совет бар. Алар проект сметасы буенча тулы бәяләмә бирәләр. Шушы ике бәяләмә белән режиссер командасы минем янгы килә, һәм мин проектка ризалык бирәм.

Ирада Әюпова: Димәк сәнгати-идеологик һәм финанслар аерым карала.

Талантбек Талобеков: Бездә экспертлар ел саен алышына. Финанслар ягыннан карасак, финанс, экономика һәм мәдәният министрлыклары арасында ведомствоара комиссия төзелә. Бу комиссиядә чиновниклар утыра, һәм алар проект суммасын билгели.

Фестиваль белән генә чикләнмәсәк иңе. Дистрибьюция, постпродакшн әһәмиятле.

Үзбәкстанның «Buxoriylar» киностудиясе җитәкчесе Улугбек Абдуллаев: Бу җыелу безгә бик файдалы булды.

Талантбек Талобеков: Без түгәрәк өстәлдә дә, Казан кино индустриясе өчен кызыклы, тартып торган урын булып тора, дип сөйләштек.

Ирада Әюпова: Безнең фикер алышыр темалар күп. Ләкин фестивальдә, ничектер, барысы да ашык-пошык. Безнең һәр республика белән уртак темаларыбыз бар. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Белоруссиядә җирләнгән татарлар каберлеге барлыгын беләм. Казахстанда, Азәрбайҗанда, Кыргызстанда ике республика өчен кадерле шәхесләр күпме! Кыргызстанда Айтматов үзе генә дә ни тора!

Талантбек Талобеков: Бездә Айтматов буенча сериал төшерелә, аның 2нче, 3нче кисәкләрен Татарстанда – Айтматов тамырлары булган җирләрдә төшерербез, дип уйлыйбыз. Миләүшә Ләбибовна белән сөйләштек... Аның кыргыз язучысы гына түгел, татар тамырлары булганлыгын да белсеннәр.

Ирада Әюпова: Аны язучы гына түгел, гуманист итеп күрсәтеп була. Аның бик кызыклы идеяләре бар иде. Аның Ыссык-Күл форумы – үзе бер кызыклы тема. Ни кызганыч, бүген дөньяда аермалыклар эзлиләр. Ә безне сезнең белән бик күп әйбер берләштерә. Кино илләрне һәм кешеләрнең күңелен берләштерүче шушы күперчекләр була ала. Әлеге сөйләшүләрнең дәвамын көтәм.
<![CDATA[Быел пенсиягә кемнәр чыга?]]> https://intertat.tatar/news/byel-pensiyaga-kemnar-cyga-5864896 https://intertat.tatar/news/byel-pensiyaga-kemnar-cyga-5864896 Sun, 17 Mar 24 16:00:00 +0300 message
2024 елда картлык буенча иминият пенсиясе 58 яшь тулган хатын-кызларга, 63 яшь тулган ир-атларга билгеләнә. Аларның 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булырга тиеш. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Социаль фондта искәрткәнчә, Татарстанда бүгенге көндә картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза белән генә билгелиләр. Ягъни өстәмә гамәлләр, раслый торган документлар җыясы юк.

Иминият пенсиясе билгеләү өчен гражданинның хисап счетында хезмәт эшчәнлегенең бөтен чорлары, эш бирүче түләгән иминият кертемнәре, стаж һәм шәхси пенсия коэффициентлары (пенсия күләме нәкъ менә шуларга бәйле) турында белешмә булырга тиеш.

Хезмәт эшчәнлеге турында белешмә тулымы икәнен «Дәүләт хезмәтләре» порталында Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтеннән шәхси хисап турында белешмәгә заказ биреп ачыклап була.

Эш турында белешмә тулы булмаса, хисапны коррекцияләү турында гариза биреп, керми калган чорны раслый торган документлар китерергә була. Бөтенесе дөрес булса, пенсияне өстәмә документларсыз билгелиләр.

Хисапта кирәкле бөтен белешмә бар һәм кеше пенсияне автомат режимда билгеләүгә ризалык биргән булса, картлык буенча иминият пенсия билгеләү турында карар гаризаны теркәгәч 3 сәгать эчендә чыгарыла. Аннары «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетка тиешле хат килә, диелә хәбәрдә.

<![CDATA[Икесе дә Самат исемле классташлар юлда кара-каршы бәрелешкән, бер Самат үлгән]]> https://intertat.tatar/news/ikese-da-samat-isemle-klasstaslar-yulda-kara-karsy-bareleskan-ber-samat-ulgan-5864928 https://intertat.tatar/news/ikese-da-samat-isemle-klasstaslar-yulda-kara-karsy-bareleskan-ber-samat-ulgan-5864928 Sun, 17 Mar 24 15:32:00 +0300 message
Казан янындагы Сокуры авылы тирәсендә фаҗига булган, бу юл һәлакәте – шаккаттырлык очрак. Язмыш бер авылдан чыккан һәм бер класста укыган ике Саматны кара-каршы очраштырган.

Бер Самат йөк машинасында хәрәкәт иткән, икенче Самат «Танк» дигән кытай машинасында барган. «Танк»та баручы Самат туры барган җиреннән кисәк газга баскан һәм каршыда баручы йөк машинасына бәрелгән.

Социаль челтәрдә бу вакыйгадан соң төшерелгән видео чыкты. Видеодагы өзектә бер Самат юл һәлакәтендә үлүченең үзенең классташы икәнен ишетә.

Кайсы авылдан? – дип сорау бирә аңа ир-атларның берсе.

Ибрайдан.

Кайсы? Мин дә Ибрайдан бит.

… Самат.

Самат?! Самат?! – дип ачыргалана йөк машинасы йөртүчесе.

Бер авылданмыни? – дип сорау бирәләр аңа.

Әйе. Минем дә исемем Самат. Бергә укыдык, – дип җавап бирә ул.

Сүз Аксубай районындагы Ибрай авылы турында бара.

Видеода ахырдан берәү юл һәлакәтенең ничек булуын фаразлый, аның сүзләренчә, җиңел машинада барган йөртүченең хәле начарланырга мөмкин. Ул туры барган җиреннән каршы якта барган машинага бәрелгән.

2 машинага да ут капкан. Җиңел машинаның йөртүчесе башта исән була һәм, күпмедер вакыттан соң, мәңгелеккә күзләрен йома.

<![CDATA[Кишердән җайлы гына рулет рецепты]]> https://intertat.tatar/news/kiserdan-aily-gyna-rulet-recepty-5864923 https://intertat.tatar/news/kiserdan-aily-gyna-rulet-recepty-5864923 Sun, 17 Mar 24 15:00:00 +0300 message
Аш-су остасы Эльмира Камалиева кишердән рулет ясау рецепты белән уртаклашты.

Кишер рулеты өчен: 400 грамм, ягъни 2 зур кишер, 3 йомырка, тоз, 60 грамм он кирәк.

Эчлек творожный сырга яшел суган салып ясала.

Эш тәртибе: кишерне вак тешле кыргычта уарга, 3 йомырканың агын күпертергә.

Табада 2-3 минут кыздырылган кишергә 3 йомырка сарысы, 60 грамм он, тоз кушып болгатырга. Шушы массага күпертелгән йомырка агын кушарга. Бу камырны пергамент кәгазенә җәеп, 180 градуска кызган мичтә 20 минут пешереп алырга.

Яшел суган белән творожный сырны пешкән камырга сылап, рулет итеп төрергә.

<![CDATA[Ирсез сәяхәттә йөргән хатын бандитлар тоткынлыгыннан чыккан]]> https://intertat.tatar/news/irsez-sayaxatta-iorgan-xatyn-banditlar-totkynlygynnan-cykkan-5864925 https://intertat.tatar/news/irsez-sayaxatta-iorgan-xatyn-banditlar-totkynlygynnan-cykkan-5864925 Sun, 17 Mar 24 13:00:00 +0300 message
Мексикада урланган Россия туристы Марияне азат иткәннәр. Җирле картель аның бөтен әйберләрен, шул исәптән телефонын һәм паспортын да алып калган. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

«Үлсәм, догада булыгыз»: Мексикада ял иткән 23 яшьлек кызны бандитлар урлаган

Россиянең Мексикадагы илчелеге җирле полиция белән хәбәрләшкән. Шуннан соң Мексика Генераль прокуратурасының кешеләрне урлауга каршы көрәш бүлеге, турист хатын-кызны азат итү өчен, ярты төн махсус операция уздырган.

«Хәзер Маша полиция участогында, мин аның белән сөйләшеп алдым. Киеп чыгып киткән киеменнән башка бернәрсәсе дә юк, телефоны да, паспорты да, банк карталары да, акчасы да юк. Хәзер аңа куркыныч янамый, дип әйттеләр», – дип сөйләгән Мариянең ире.

23 яшьлек Мария иреннән башка гына Латин Америкасына сәяхәткә китә, 14 март кичендә аны АКШ чиге тирәсендә Мексика картеле туктата. Кыз Мексикада яшәп торган гаилә белән аларның машинасында барган була. Мексика кешеләрен җибәрәләр, ә Мариядән «аларның җирендә йөргән өчен» акча таләп итәләр.

Картель, Мариянең ире «выкуп» өчен 2,4 мең доллар җибәрсен, дигән шарт куйган.
<![CDATA[«Оятсыз кыз» – Айдар Галимовның кызын егете белән төшкән фотолар өчен тәнкыйтьлиләр]]> https://intertat.tatar/news/oyatsyz-kyz-aidar-galimovnyn-kyzyn-egete-belan-toskan-fotolar-ocen-tankyitlilar-5864924 https://intertat.tatar/news/oyatsyz-kyz-aidar-galimovnyn-kyzyn-egete-belan-toskan-fotolar-ocen-tankyitlilar-5864924 Sun, 17 Mar 24 12:29:00 +0300 message
Җырчы Айдар Галимовның кызы, җырчы, блогер Айгизә Галимова егете белән төшкән яңа фотоларын күрсәтте. Аларда Айгизәнең тәнендәге барлык татуировкалар да, калган ясалма урыннары да яхшы күренә.

«Татарлар дөньясында» дигән телеграм-каналдан әлеге фотоларны күрүчеләр күпләп комментарийлар калдырган. Аларның шактые тискәре характерда, чөнки күпләр танылган артистның кызын мондый образда кабул итә алмаган, күрәсең.

Фото: © социаль челтәрдән

Фотолар янында нинди генә сүзләр язып бетермәгәннәр. Күбесе Айгизәнең башкаларныкына охшамаган кыяфәтенә кагыла.

«Әтисе нигә карамый икән?»;

«Абау!»;

«Моның белән йөрергә... Ясалма бар җире. Тырнаклары...»;

«Кешедә чак кына этика диген әйбер булырга тиештер бит. Кит инде, дөньяга сыешлы түгел, Аллам сакласын»;

«Оятсыз кыз»;

«Ул күлмәгеңне бөтенләй салып ташларга иде, апаем, абау»;

«Әтиеңә синең өчен бик оят»;

«Әнисе бик тыйнак хатын, бу кыз кемгә охшаган. Култык асты шәрә, җил чыкса, бөтен мимиләре күренәчәк»;

«Күлмәген кендегенә чаклы күтәрсә, кызыграк булыр иде»;

«Дөнья көтә торган кеше, балалар үстереп, ирне ашарга пешереп каршы ала торган шундый буламы инде?»;

«Коточкыч, бөтен җирендә наколка»;

«Ботында штампы бар, югалмас»,

«Тамгасы бар, югалса да, эзлэп табарга була»;

«Абау, ямьсез наколкалары. Бала тапкач, баласы «бу ни?» дип сораса, егыл да кит»;

«Бу иренне нигә шулхәтле кабартырга?» дип язучылар бар.

Блогерның моңа кадәр дә шактый ирекле стильдә, кайвакыт, ярымшәрә диярлек төшкән фотоларын да куйганы бар иде.

Айдар Галимовка язалар: «Кызыгыз үзен шәрә күрсәтә, бераз гына иман кирәк»

«Боларны әтиегез дә карыймы?» – Айдар Галимовның кызы Айгизә ярымшәрә фотоларын күрсәтте

Халык артисты Айдар Галимовның кызлары эчке кием рекламалый

Фото: ©социаль челтәрләр

Комментарий ияләре арасында Айгизәнең егетен кызганучылар да бар.

«Вәт егет капка-а-ан, күренеп тора тыйнак икәне. Ай-яй-яй...», «Мескен малай», «Бу инде ничәнче егете, сорарга да куркам», «Яхшы чакта кач син моннан, егет», «Бигрәк чибәр егет, кызганыч», – дип яза алар.

Айгизәне яклаучылар да, кеше тикшермәскә киңәш итүчеләр дә юк түгел.

«Ай-яй, бик усал халык, нинди генә комментарийлар юк. Әйтегез әле, сезнен барыгызның да нинди эше бар бу яшьләрдә? Үзләренә килешеп тора, матурлар. Сез дә балалар үстерәсез, ничек булачакларын беркем дә белми»; «Әнисенә охшаса, аннары тәртипле булыр. Яшь әле ул»; «Әтисе дә бик интеллегент», – ди алар.

<![CDATA[Лилия Биктимерова 5 айлык бала белән гастрольдә йөрүе турында: «Елый, чыгып йөгерәм»]]> https://intertat.tatar/news/liliya-biktimerova-5-ailyk-bala-belan-gastrolda-iorue-turynda-elyi-cygyp-iogeram-5864915 https://intertat.tatar/news/liliya-biktimerova-5-ailyk-bala-belan-gastrolda-iorue-turynda-elyi-cygyp-iogeram-5864915 Sun, 17 Mar 24 11:00:00 +0300 message
Лилия Биктимерова үзенең бала тугач та гастрольләрен туктатмаган вакытларын искә алган.

«Улым Кәримнең 2 яшендә апасы белән сөйләшкән видеосы килеп чыкты. «Концертка бармыйм, чибәр апага барам, Алим килә», – ди. 5 аеннан башлап безнең белән гастрольдә йөрде бит.

Менә шулай йөрдек гастрольләрдә. Бу – Чиләбе яклары. Кәримгә 5 ай. Зурнәсе (Фәдиснең бертуган апасы Рита) гаиләсен ташлап, безнең белән йөрде. Олы рәхмәтләребез.

Сәхнәдә җырлап торганда күкрәктән сөт агып чыга, бала елый, чыгып йөгерәм.

Шушы шарда сикертмәсәң, йоклап китә алмый иде Кәрим. Шарны багажникка сыйдырырга ачы кайгы. Үзе бер мөлкәт. Өстәвенә, мультиварка да өстерәп чыга идек. 23 ел эшлим филармониядә, бер тапкыр больничныйга чыкканым юк. Хәтта декрет ялында да утырмадым», – дип яза Лилия Биктимерова.
<![CDATA[Эльмира Галимова: «Үземне берникадәр вакыт Казан ханлыгы чорында яшәгән кебек тойдым...»]]> https://intertat.tatar/news/elmira-galimova-eksperimentlarga-sak-kararga-kirak-asylybyzny-yugaltyrga-momkinbez-5864867 https://intertat.tatar/news/elmira-galimova-eksperimentlarga-sak-kararga-kirak-asylybyzny-yugaltyrga-momkinbez-5864867 Sun, 17 Mar 24 10:40:00 +0300 message
«Әбиемә такмак, әйтем, табышмаклар өйрәткәне өчен рәхмәтлемен»

– Эльмира апа, әңгәмәне тормыш юлыгыз белән бәйләп башлыйсы килә. Тумыштан ук иҗади бала булдыгызмы, музыка дөньясын сайлавыгыз кайчан, ничек хәл ителде?

– Баланың киләчәктә кем буласы алдан билгеле була, диләр. Бу гыйбарәгә көннән-көн ышанам. Актив бала булганга күрә микән, хәтта әтидән дә сорап тормыйча, әни миңа «Детский мир» кибетеннән бик кыйбатлы пианино сатып алды. Мин бик тә җырларга ярата идем, шул сәләтемне күреп, алырга уйлагандыр, дип уйлыйм. Ул вакытта миңа нибары 3 яшь иде.

Пианиноны ачып җибәргәч, эчендә ноталар язылганын күрдем. Җырмы бу, нинди көй икән бу, дигән кызыксыну туды. Озакламый миңа 4 яшь тулды, әнидән ноталар китабын алуын сорадым, чөнки бу вакытта укырга өйрәнгән идем. Мәктәпкә укырга кергәнче үк укый-яза белдем. Пианинодагы ноталарны үзлегемнән таныгач, көйне уйнап карадым. «Пусть всегда будет солнце» җыры иде ул. Кызыксынучанлыгым, максатчанлыгым шуннан билгеле булгандыр.

5 яшьтә балалар бакчасында тәрбияче апалар белән киңәшмәләргә йөреп, утренник, бәйрәмнәр оештыруда катнаштым. Спектакльләр дә куйдык, рольләр башкара идем. Балалар бакчасында фортепианода баштан бер генә кул белән уйнаган булсам, тора-бара икенче кулны да кушып, ишетеп (на слух) аккомпанементлар уйный башладым.

Аннан соң, без абыем белән бергәләп, өйдә дуэт җырлый идек. Әниләр сөенеп тыңлап утыра иделәр. Әбием дә һәрчак янәшәмдә булды. Бүгенге көндә фәнни эшчәнлегемә килүем белән, гомумән, иҗат юлында татар музыка фольклорын яхшы белүем белән әбиемә рәхмәтлемен. Йокларга ятар алдыннан ул миңа бишек җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр җырлый иде. Алар нәрсәдән гыйбарәт, аларның иҗек алымнары ничек төзелгән, шигырьләр ничек языла – миңа барысын да бәйнә-бәйнә аңлата, өйрәтә иде. Төрле биремнәр биреп, йоклар алдыннан «ардырып», кызыксындырып өйрәтүе өчен, мин аңа бик рәхмәтле.

Әбидән өйрәнгән гыйбарәләр, такмак, әйтем, табышмаклар хәзер миңа фольклор экспедицияләрендә йөргәндә бик еш очрый, аларны өлкән буын бик яхшы белә, сөйли. Мин инде искә төшерәм дә, әбием дә шулай әйткән иде бит, дип, рәхмәт сүзләре белән искә алам. Шуның белән балачагым кызыклы булды.

Ә инде мәктәпкә укырга кергәч, алты көннең өчесен-дүртесен укый идем, калган көннәрдә чаралар уздыру белән мәшгуль булдым, чөнки укытучылар киңәшмәсенә мине дәрестән алып чыгып китәләр иде. Бәйрәм кичәләрендә иллюстратор-аккомпаниатор буларак та чыгыш ясарга туры килде, җырлаган вакытлар да күп булды. Мәктәптә спектакльләр куя идек, үземне режиссер буларак та сынап карадым. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәм дә, ул миңа файдага гына, булачак һөнәремә әзерлек этаплары булып торган икән, дим.

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

«Музыка юнәлешендә үзенчәлек табу, яңалык кертү – төп омтылышым»

– Күрәм, балачактан ук иҗат дөньясында кайнагансыз. Ә композиторлык сәләте ничек ачылды икән?

– Иң беренче җырымны 9 яшьтә яздым. «Ана сагышы» дип атала ул. «Татарстан яшьләре» газетасында Әхмәт Рәшитнең яңа гына табадан төшкән шигыре басылып чыккан иде. Шигырьне укыдым да, көй туды. Музыка мәктәбендә укыган вакытым бит, шундук көйне нотага салдым. Аннан соң «Туган ягым – Чаллы», «Яраткан песиемә» җырларын яздым.

Нинди темаларга әле җыр язылмаган икән, дип уйлап утыра идем. Мәсәлән, туган як турында җырлар күп булса да, Чаллыга багышлап язылганнары юк! «Туган ягым – Чаллы» җырын язгач та, әни мине кулдан җитәкләп, «Сердәш» ансамблен оештырган, үзешчән композитор Ринат Гобәйдуллин янына алып барды. Ринат абый җырны тыңлап карады да: «Сеңлем, шундый җитлеккән җыр килеп чыккан!» – дип, мине әнигә мактады. Шуннан соң, ул да уйлап куйгандыр, күрәсең, озак та үтми, «Чаллы сиреньнәре» җырын иҗат итте. Ринат Гобәйдуллинның беренче фатыйхасы иҗат юлымда зур роль уйнагандыр дип уйлыйм.

Тора-бара, җыр язу мәсьәләсендә активлаштым. 9-10 яшь булганда «Тургай» җыр конкурсында композитор буларак чыгыш ясап, финалга үттем. Композитор Луиза Батыр-Болгари үзенең исеме язылган вазасын бүләк иткән иде. «Бу кызчыгыбыз зур дәрәҗәле композитор булачак, аның потенциалы бик зур», – дигән иде ул миңа өметләр баглап. 2007 елда Татарстан Композиторлар берлегенә әгъза буларак кабул ителгәч, Луиза апа янына килеп: «Шул кыз бит мин!» – дигәч, аптырап китте. Ваза бүләк иткәнен истә калдырган булган. Мине кочаклап: «Уңышлар телим!» – дип әйтте. Хәзер дә очрашкан вакытта бу хатирәне җылы истәлек итеп искә алабыз.

Балачакта шундый кызыклы вакыйгалар булды. Мин берничә һөнәр үзләштерергә хыялланып йөрдем, чөнки мәкаләләр, хикәяләр язарга да ярата идем, спектакльләрдә төрле рольләрдә уйнауны үз иттем, җырлар язуым – күңел халәтем чагылышы һәм музыка иҗат итмичә булдыра алмавымны аңладым... Музыка үзенә тартты: 9нчы сыйныфтан соң Казан музыка көллиятенә укырга килдем. Музыка белгече (сольфеджио һәм музыкаль әдәбият укытучысы) белгечлеген үзләштердем. Шул ук вакытта вокал бүлегендә укыдым, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә композиторлык бүлегендә дә дәресләр алдым. Ул вакытта Радик Сәлимов, Алсу Абдуллина, Алсу Салиховлар белән бергә Рәшит Кәлимуллиннан дәресләр алдык. Максатчанлык сыйфаты миндә бик көчле, шунлыктан, музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, композитор булам дигән уй белән, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Консерваторияне кызыл дипломга тәмамладым. Шуннан эшкә керү мәсьәләсе туды... Эш юк. Дәресләр бирергә Казан дәүләт мәдәният институтына, Татар дәүләт гуманитар-педагогика институтының музыка факультетына да барып карадым, ләкин сәгатьләр булмады.

Эш эзләп йөргән вакытта, «Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кемдер кирәк, белешеп кара әле», – диделәр. Кемдер кирәк, дигән сүз белән бардым. Фәнни хезмәткәр эзләүләре икән. Мәкаләләр язганың бармы, дип сорадылар. «Фәнни мәкаләләр язган юк, ләкин алынып карыйсым килә», – дигәч, аспирантурага укырга кердем. 4 ел укыдым һәм, укуымны тәмамлаганчы ук, кандидатлык диссертациясен якладым. Шулай итеп, фән юлына да аяк бастым.

Әлеге институтта театр һәм музыка юнәлешләрен берләштереп алып барырга кирәк булды. Баштан фәнни хезмәткәр булып эшләсәм, аннан соң 6 ел театр һәм музыка бүлеген җитәкләдем. Шул ук вакытта «La Primavera» оркестрында башкарма директор да булып эшләдем, ләкин институттагы эшчәнлегемне ташламадым.

Шул елларда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 5 авторлык концертларымны бирдем. Менә хәзер кайвакыт үз-үземә аптырап куям, ничек җитешелгән икән, дим. Кай арада әсәрләр язылган? Беләсеңме, Зилә, ул бер дулкын булып язылгандыр. Димәк, кайбер идеяләр җитлеккән, язып кына куярга кирәк булган. Чөнки барлык әсәрне дә шулай язам: баштан ул формалаша, башы, дәвамы, кульминациясе һәм чишелеше ничек була – шулар турында уйлап йөрим, шуннан соң гына әсәрне язарга утырам.

Узган елларга әйләнеп карыйм: 200дән артык җыр, 100дән артык күләмле классика юнәлештәге музыкаль әсәрләр язылган. Алар арасында «Сөембикә канаты» арт-операсы һәм «Кол Шәриф» операсы бар. Моннан тыш, 6 симфоник картина, шулай ук, 3 концерт жанрында язылган әсәрләр (3 өлештән торган фортепиано һәм симфоник оркестры өчен «Концерт», шулай ук 3 өлештән торган гитара һәм симфоник оркестры өчен «Концерт», баян һәм камера оркестры өчен «Рапсодия»), кыл-кубыз һәм симфоник оркестры өчен язылган риваять – «Чатыр-тау» әсәре, камера оркестры өчен «Мегаполис» һ.б. республикабызның татар дәүләт драма театрлары өчен язылган әсәрләр бар. «Чатыр-Тау» әсәре минем өчен аеруча якын булды. Беренче тапкыр мин төрки уен коралын симфоник оркестр белән кушып, иҗат иттем. Татар музыкасы өчен бу – беренче эксперимент. Тамашачылар соравы буенча ул «Мирас» фестивалендә инде 2 тапкыр яңгырады. Музыка юнәлешендә үзенчәлек табу, яңалык кертү – минем төп омтылышым.

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

Кол Шәриф операсы турында: «Бүгенге болганчык сәясәттә, вазгыятьтә бу операның куелышы бик кирәк»

– Эльмира апа, шундый сорау туа: кайбер кеше фольклор ул – искелек калдыгы, яңалык белән яшик, алга барыйк, дип әйтә. Шулай диючеләргә ничек җавап бирер идегез?

– Мәдәният – милләтебезнең йөзе, дип һәрвакытта әйтә киләм. Дәүләттә шулай корылган: спорт, сәнәгать, медицина, мәгариф өлкәләренә бик күп акчалар бүленеп бирелә. Ә мәдәнияткә иң соңгы чиратта гына игътибар итәләр. Кайчак шуңа йөрәк авыртып куя. Һәр милләтнең тарихын барлаганда, без аларның китаплары, мирасы, гореф-гадәтләренә, энҗе-мәрҗәннәре кебек, асылташ булып ялтырап торган музыкаль әсәрләре, драма әсәрләренә күз салабыз. Бездә бөтенләй дә мәдәнияткә игътибар юк дип әйтә алмыйм, ләкин хәзер ул игътибар икенче юнәлешкә йөз борды – мәдәнияткә заманча алымнар кертәләр, заманча тасвирларга тырышалар. Ә ул һәрвакытта да кулай түгел, чөнки һәр милләтнең үзенең асылы, йөзек кашы бар. Бу алымнарны керткәндә, без үзебезнең асылыбызны югалтырга мөмкинбез. Экспериментларга бик сак карарга кирәк, алар кирәк, ләкин аны практик яктан куллансалар, уңайлырак булыр иде. Техник яктан инновация алымнары кулланып эшләү кызыклы, сәхнә әйләнеп торганда драма әсәрен күрсәтергә булыр иде, мәсәлән. Яки төрле уен коралларын кулланып, ниндидер алымнар кертергә мөмкин. Ул зур югалту китерми.

«Моң» төшенчәсе иң беренче планда калырга тиеш, чөнки татар халкының бизәге ул. Үзебезнең милли йөзебез югалмасмы, яңа технологияләр артыннан куып, милли аһәңнәребезне югалтабыз микән, дигән борчу бар.

«Кол Шәриф» операсын язганда да, иң беренче максат итеп, операның милли булырга тиешлегенә басым ясадым. Казан ханлыгы вакытында нинди музыка яңгыраган? Без бит аны белмибез. Ә бу бары тик тоемлап иҗат итүгә генә кайтып кала. Казан ханлыгында ул вакытта нинди аһәң булган? Менә шуны сизәргә, тоемларга һәм тамашачыларга җиткерергә тырыштым. 4 акттан торган 2,5 сәгатьлек опера уңышлы булып чыкты, дип саныйм. Быел «Мирас» фестивалендә аның 3 кисәге яңгырады. «Безнең тормыш», «Сөмбел ана белән Юлбарысбәк» дуэты, «Мин ант итәм» дип исемләнгән Кол Шәрифнең ариясе тәкъдим ителде. Шушы ария – әлеге операның асылын аңлата торган кисәк. Әсәрдә Коръәндә язылган сүрәләрдән алынган Аллаһы Тәгаләнең безгә әйтелгән васыятьнамәсе һәм Кол Шәрифнең халыкка, җәмгыятькә әйтәсе сүзләре, татар халкының киләчәге турында борчылуын ишетергә мөмкин. Ариядә мин Кол Шәрифнең йөрәк тибешен бирдем. Өченче кисәк яңгыраганда Кол Шәрифнең йөрәк тибешен сиздек, дип килеп әйтүчеләр булды. Димәк, йөрәк тибешен, кан саркуын, аның яралы икәнен тасвирлый алганмын, дигән уйлар белән Зур концертлар залыннан кайтып киттем.

«Безнен тормыш» – Кол Шәриф ариозасыннан өзек. «Зур Романсиада» конкурсының Гран-при иясе, халыкара конкурслар лауреаты Иркен Мостафин башкара. ТР Дәүләт Академия симфоник оркестры. Дирижер: Василий Валитов.

Әлбәттә, әлеге 3 кисәкне башкаруда үзләренең зур өлешләрен керткән опера җырчылары: Халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямова, Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев һәм Кол Шәриф партиясен башкарган «Зур Романсиада» конкурсының Гран-При иясе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының хор артисты Иркен Мостафинга зур рәхмәтләремне җиткерәм. Алар өчесе дә әлеге әсәрне йөрәкләре аша уздырып, тамашачыга җиткерә алды. Афәрин, дип әйтәсем килә аларга! «Мирас» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Вадим Дулат-Алеевка «Кол Шәриф» операсыннан өзекләрне яңгырату өчен мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт.

Кол Шәрифнең татар халкының киләчәге, язмышы, үткәне, гореф-гадәтләре сакланырмы? Шушы һәм башка проблемалар операның нигезендә ята. Мин аны үзем аша үткәреп яздым. Нәкъ бүгенге болганчык сәясәттә, вазгыятьтә бу операның куелышы бик кирәктер, дип уйлыйм. Пропаганда, тарихыбызны барлау, бердәмләшү, әти-әни, гаилә тарихы, гаилә кыйммәтләре турында уйланулар – барысы да әлеге операда бар.

«Сөмбел ана белән Юлбарысбәк» дуэты. Башкара – Халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямова һәм ТР атказанган артисты Айрат Ганиев. ТР Дәүләт Академия симфоник оркестры. Дирижер: Василий Валитов.

«Кол Шәриф операсында Казан ханлыгы чоры яңгыраш алды»

– Операны уңай кабул итүчеләр арасыннан әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинованың да бәяләмәсен күрдем. Мин Сезгә бик сокланам, 450дән артык ел элек булган вакыйгаларны, тормыш-яшәешне, шул рухны ничек итеп музыкада яңгыратып булды икән соң? Опера язылганда берничә ай дәвамында шушы чор геройлары белән яшәдегезме, ниндидер бер транска кердегезме, ничек булды ул?

– Язылу тарихы бик кызыклы. Мин күптәннән бу тема белән янып йөрдем. 2019 елның декабрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан грантлар бирү проекты чыкты. Нигезләмәдә опера жанрында әсәрне 5 ай вакыт эчендә язу бурычы куелган иде. 5 ай эчендә операны һәр кеше дә яза алмый, шуңа күрә 7 генә гариза килгәнлеге, ахыргы сайлап алу этабыннан соң финалда 2 генә гариза калачагы ассызыкланган иде. Беренче финалист – минем тарафтан тәкъдим ителгән «Кол Шәриф» операсы булды, соңрак икенче булып финалга чыгучы – «Кави – Сәрвәр» операсы проекты барлыкка килде.

Мин бу җиңүгә сөендем дә, көендем дә, чөнки операны 5 ай эчендә язып чыгу бик авыр мәсьәлә булды. Хөкүмәт эшендә дә эшлим, фәнни эшчәнлек тә алып барам бит... Операны гыйнварда яза башладым, апрельдә төгәлләдем. Майда партитурасын редакцияләп, Татарстан мәдәният министрлыгына тапшырдым.

Кол Шәрифнең «Мин ант итәм» монологы. Башкара – «Зур Романсиада» конкурсының Гран-при иясе, халыкара конкурслар лауреаты Иркен Мостафин.

Әйткәнемчә, бер агым, бер ташкын булып язылмаса, башка вакытта язып булмас иде. Мин бу идея белән «чирләгәнмендер» дип уйлыйм. Тоемлау – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сихри көчтер ул. Аны ишетә белү, тасвирлау бөтен кешегә дә бирелми. Әсәрне язып бетергәч, кат-кат тыңлап карадым. Чыннан да, ул вакытта мин үземне берникадәр вакыт Казан ханлыгы чорында яшәгән кебек тойдым.

Иркен Мостафин, Сөмбел Кыямова һәм Айрат Ганиев

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

Габдулла Тукай турында «Зәйтүнәкәй» дип исемләнгән музыкаль драма язган идем, ул вакытта да үземне Тукай белән бер чорда яшәгән шикелле тоемлап йөрдем. Ул да бик кызыклы әсәр булып чыкты. Бүгенге көндә ул Кариев театры сәхнәсендә куела һәм әлеге музыкаль драманы караган тамашачы, күз яшен сөртә-сөртә, кулъяулык белән тамаша залыннан чыга. Иң зур бәя – тамашачы бәясе. Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдованың мәхәббәт тарихы һәм ул чорда булган бик аяныч язмыш музыка теле белән дөрес бирелгәндер дип уйлыйм. Артистлар да: «Эльмира, ничек син аны тоемлый алдың?» – диләр. Чыннан да, XX гасыр башындагы язмалардан Камил Мотыйгый һәм Ильяс Кудашев-Ашказарский язмалары гына сакланып калган. Каяндыр табып шул чордагы музыканы тыңлау мөмкинлеге булмады.

Минем өчен тарихи әсәрләр язу бик кызыклы. Аларны язганда, вакыт машинасына утырып, үземне шул чорга «илтеп куям». Шул чорда иҗат итеп бетермичә бу дөньяга кайтмыйм! (елмая) Әсәрне язган вакытта мин шул чорда яшим. Аңлаганыгызча, миңа шушы юнәлештә эшләү ошый. «Тарихи әсәрләр язарга кирәк булса, Эльмирага гына әйтегез», – диләр. Бу турыда инде күп кенә театр режиссерлары да белеп өлгерде. Тарихи эпос, риваять, романнар минем өчен бик кызыклы. Музыкаль яктан гәүдәләндерү, алымнар, оркестровка эшләү, мизансценаларны дөрес итеп бирү, режиссерның фикерен дөрес итеп тоемлап алуы да мөһим. Ул яктан, театрлар белән дә эшләү дә минем өчен бик кызыклы.

«Мин һәрвакыт диңгезгә беренче булып сикерәм, аннары гына йөзеп чыга алу-алмавымны уйлыйм...»

– Алга таба планнар, идеяләр, теләкләр бармы? Яңа әсәрләр язарга илһам киләме? Шул ук вакытта куелган әсәрләрне дә болай гына калдырасы килмидер, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәләрендә дә куярга теләк бардыр диюем...

– Иҗат кешесе һәрвакыт хыял белән яши. Иң зур хыялым – «Кол Шәриф» операсын зур сәхнәдә күрү. Бер яктан, ул – тарихи әсәр, икенче яктан, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен, барлыгын белдерә торган әсәр. Әлеге операны язарга илһам биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, мең шөкер итәм. Операны куярга ярдәмен бирер дип, Аллаһы Тәгаләгә ышанып калам. Һичшиксез, булачагына да ышанам. Операны бу театрда куяр өчен, зур чыгымнар кирәк. Республика җитәкчелеге ярдәм итмәсә, аннан башка берничек тә булдырып чыгып булмас. Шуңа күрә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Рәис Администрациясе аппараты җитәкчелегенә зур өметләремне баглыйм. Бәлки, шушы операның өзекләре яңгыравын белгәч тә, ниндидер бер карарга килерләр. Аның резонансы булмыйча калмады бит.

Хыялымда – тагын бер күләмле әсәр язу. Шулай ук, ул бер бөек шәхес турында булыр. Хәзер либреттосын, эшләү алымнарын күзаллап йөрим. Фәнни эшчәнлегем дә тик тормый, шуңа күрә алга таба кандидатлык эшемне дәвам итеп, аны докторлык диссертациясе дәрәҗәсенә үстереп, яклауны максат итеп куйдым. Көзен авторлык концертымны куясым килә, чөнки күләмле әсәрләрем шактый җыелды, аларны тамашачыма яңадан башкарасы килә. Программа эшләп, яңа премьералар белән үрелдереп, матур концерт эшләргә ниятем бар.

«Сеңлем, иҗатың күпкырлы, эшең дә шундый ук күпкырлы. Ничек итеп берләштереп алып барып була?» – диләр. Чыннан да, бүгенге көндә бу – бик үк җиңел түгел. Яшьлек белән әле ул сизелмәгән. Хәзер дә авыр дип әйтмим, иҗат кешесенең көнкүреш проблемалары да бар бит әле. Мин бит әни кеше дә, көнкүреш өй эшләрен дә башкарырга өлгерергә кирәк.

Әти-әнием бүгенге көндә исән-саулар, ләкин бер-бер артлы авырыйлар. 2005 елда ук әтием, озак вакытка сузылган авыруыннан соң, Аллаһка шөкер, аякка басты, ләкин аның исәнлеге өчен мин 9 ай больницада ятып, ә аннары 1,5 ел өйдә бик авыр хәлдә булуына карамастан, сынауларга бирешмәдем, сабый баладай карадым. Бүген исә әнием бик нык авырый, хәле бик авыр. Кулдан килгәнчә барсын да эшләргә тырышам. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ярдәмен тоеп яшибез. Быел, 10 августта әти белән әнинең никахына 50 ел була. Матур гаилә бәйрәмен бергә үткәрә алсак иде, дип хыялланам. Алар белән мин бик нык горурланам. Менә шушы көнкүреш проблемалар, килгән сынаулар иҗаттан бераз этәрә, читләштерә. Шул ук вакытта, бераз моңланып, моңсуланып куйган чаклар да була. Әти-әнинең исән-сау булуы – зур бәхет икән. Алар синең янәшәңдә терәк булып торганда илһамланып иҗат та итәсең, елмаясың, көләсең. Тормышның бер китек җире булгач, аны тулыландырып тору җиңелләрдән түгел.

Гомумән әйткәндә, мин үземне иҗаттан, фәннән, язудан, халкымны яратуымнан, милләтем өчен җанатып яшәвемнән башка күз алдына китерә алмыйм. Үз вакытында чит илгә китәргә дә тәкъдим итеп караганнары булды. Китмәдем, чөнки үз илемдә үземне кирәкле кеше итеп, үземнең ярдәмемне биреп яшисем килә. Керткән өлешем милләтебез өчен, аның үсешенә йогынты ясаса, мин бик бәхетле кеше булыр идем. Кечкенә вакыттан ук мин шул турыда хыялландым.

Үземнең нәселдә бөек шәхесләр барлыгын үсә төшкәч кенә белдем. Бу да иҗатыма йогынты ясагандыр. Мөдәррис абый Әгъләмовның әнисе Әминә апа белән минем Мөнирә әбием бертуган булганнар. Туганлык җепләре йогынты ясыйдыр дип уйлыйм. Мәсәлән, «Сөембикә канаты» операсының либреттосын – шигырен тулысынча үзем яздым. Разил абый Вәлиевка күрсәткәч: «Ничек шулай язып була?» – дип шаккатты. Либретто язарга бер кеше дә алынмады, ә миңа тиз арада язарга кирәк булды. Тоттым да үзем яздым. Мин һәрвакыт диңгезгә беренче булып сикерәм, аннары гына йөзеп чыга алу-алмавымны уйлыйм. Мең шөкер, һәрвакытта да йөзеп чыгарга тырышам, батып калганым юк әле (елмая). Әнием ягыннан, без Гөлшат апа Зәйнашева белән туганнар. Тукай районы Яңа Бүләк авылында да туганнарыбыз бар, Илһам абый Шакиров белән дә ерак туганнар икәнлегебезне ачыкладым. Бу турыда сөйләп йөргәнем булмаса да, эчтән генә үземчә горурланам. Сүзләрем барысына да дога булып барсын, урыннары җәннәттә булсын. Аларның керткән өлеше, хезмәте, халкыбыз өчен калдырган мирасы – бәяләп бетергесез.

«Эстрадада үз вакытында актив эшләсәм, җырласам да, мин аны икенче планга калдырдым»

– Җырлыйм, дип тә әйттегез. Җырлый белү сәләте композиторга иҗат итәргә ярдәм итәме? Барлык композитор да җырламый бит...

– Музыка көллиятендә укыганда, вокал бүлеген тәмамладым, Разыя Үзбәкова миңа вокал бүлегенә консерваториягә керергә тәкъдим иткән иде. Мин барыбер композиторлык юнәлешен сайладым. Минем өчен җырлау – хобби гына. Ләкин җырлау сәләтем бүгенге көндә миңа бик ярдәм итә. Эстрадада үз вакытында актив эшләсәм, җырласам да, мин аны икенче планга калдырдым. Эшем җитдиләнде, һәм эстрада күлмәкләрен киеп, сәхнәдә җырлап йөрсәм, дөрес кабул итмәсләр, дөрес карамаслар, дигән уй туа башлады. «Казаным – бәллүр бишегем», «Татлы хыял» кебек җырлар һәм клиплар – тарихка кереп калды. Бу юнәлештә дә үз өлешемне кертәсем килә, шулай да, тарихи җырларга тукталам. Мәҗлесләрдә булганда җырлыйм.

Операның өзекләрен өйрәнгәндә, репетиция ясаган вакытта җырчыларга үзем дә җырлап күрсәткәнем булды. Авторга ничек әһәмиятле, нинди алымнар кирәк, син аңлатканны алар тәгаен башкара. Шуңа күрә җырлый алу – композиторлык һөнәре өчен бик кирәкле сыйфат, дип уйлыйм.

Аннан соң, кызым Индира бик матур җырлый, ул музыка мәктәбендә вокал бүлеген тәмамлады, ләкин киләчәктә җырчы булырга планы юк. Җырлау – җитди һөнәр түгел, дигән фикеремне тоемлый, күрәсең... «Әни, теләгем булса, һәрвакытта җырлый алачакмын», – диде. Мин аның белән килешеп бетмим. Профессионал җырчыларга карата әйтүем, җырлау – хобби гына булып калырга тиеш түгел. «Җырлыйсың, сәхнәдә басып торасың килә икән, укы», – дип әйтә иделәр миңа. Җырчы һөнәрен сайлагансың икән, белемең профессиональ – нигезле булырга тиеш. Шул вакытта гына син җырның бөтен асылын җиткерә алачаксың.

«Нота белмәсәң дә, ишетеп, җырларга өйрәнеп була», – диләр. Бу фикер белән дә килешмәс идем. Җырчыларның репертуарын барласак, тирән фикер йөрткән җырчылар бармак белән генә санарлык. Алар беркайчан да өч тиенлек җырлар сайламый. Аларның җырларында фәлсәфә, тирән мәгънә бар. Алар ул җырларга драматик үсеш тә бирә, халыкка театральләштереп тапшыра. Тирәнтен фикер йөртмәгән җырчылар күренеп тора: бүген җырлыйлар, иртәгә инде алар юк.

Минемчә, кайчан да булса ХХ гасырның мәдәният концепциясенә әйләнеп кайтырбыз. Сәнгать советлары да барлыкка килер, җырчыларның барысы да алга таба сәхнәгә чыгып җырлый алмас дип уйлыйм. Чөнки хәзер тамашачы ялыкты. Җырчыны да күрәсе килми, җырын да тыңлыйсы килми, эстраданы чүп басты. Чүп баскач, аны утыйлар, аннары гына чәчәкләре күренә башлый. Шушы чәчәкләр арасында иң-иңнәре генә калсын иде, дигән теләктә калам. Алга таба сәнгать советлары эшләсә, лицензияләр булдырсалар, һәр җырчы сәхнәгә чыгар алдыннан программасын, сценарийны тәкъдим итеп, сәнгати яктан җитлеккәнме, программасы тәрбиявиме – шул яктан карасалар, киләчәктә эстрадада 4-5 җырчы гына калачак.

Кызы Индира турында: «Кайсы һөнәрне сайласа да, мин аңа ярдәм итәргә әзер»

– Шушы сүзләрегез уйландырырга этәрә... Кызыгыз Индира турында да әйтеп үттегез. Музыка өлкәсен сайламый, димәк?

– Кызым Индирага 15 яшь, 9нчы сыйныфны тәмамлыйбыз, Алла бирсә. Имтиханнарга әзерләнә. Иҗат кичәмдә ул оркестр белән бергә дә чыгыш ясаган иде. Укытучысы алга таба классик вокал юнәлеше буенча китеп, музыка көллиятенә укырга керергә үгетләп карады.

Кызы Индира белән

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

Индира баштан сәясәт өлкәсендә матбугат хезмәтендә эшләргә хыяллана иде. Бер ел эчендә фикере үзгәрде. Бик аз бала гына үзенең кечкенәдән кем икәнлеген тоемлап үсә. Әни булгач, моны аңлый башладым. Индираның сәләте күп өлкәләргә ята. Кайсын сайларга соң? Кызым кайсы юнәлешне сайласа да, мин аңа ярдәм итәргә әзер. Алга таба сәнгать юлын сайларга булды. Кино юнәлешенә кереп китте, сценарийлар яза, әдәбият олимпиадаларында катнаша, иншалар яза, язу стиле бик үзенчәлекле. Киноларны караган вакытта да: «Мин аны менә болай тәмамлар идем», – дип, режиссер буларак, үзенең вариантын тәкъдим итә. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Бәхете булсын. Нинди юнәлешне сайласа да, мин һәрьяклап риза.

Кеше үзе теләп эшләргә тиеш. Яратмаган эшендә ул уңышка ирешә алмый. Фән абый Вәлиәхмәтовның: «Бала синеке дә, башы үзенеке аның», – дигән матур сүзләре бар. Без – үзебезчә, алар, XXI гасыр баласы булганга, үзенчә фикерли. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгаләдән баламның иманлы, инсафлы, тәүфыйклы булуын сорыйм. Баласының кирәкле шәхес булып яшәвен күрсә, аларның уңышына сөенсә, дөньяда бөтен әни дә бәхетле.

Илнар Гәрәев белән бергә булмаулары турында: «Бу хакта сөйләргә хәзер генә көч таптым»

– Бу сорауны бирмичә кала алмыйм. Сез элекке ирегез Илнар Гәрәев белән бергә дуэт җырлап, чыгыш ясап йөргән идегез. Музыкаль гаилә дип, сезгә сокланып карый идек. Хәзер Сез кызыгыз Индираны үзегез үстерәсез. Әтисе ярдәм итәме, кызының хәлен беләме?

– Чыннан да, без Илнар белән дуэт-пар буларак чыгыш ясый идек. Иҗади гаилә булып кушылган идек. «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә таныштык, аннары гаилә корып җибәрдек. Ләкин тормышыбыз без уйлаганча булмады... Илнарның әнисе кинәт кенә 55 яшендә үлеп китте. Илнарның әтисе икенче тормыш иптәшен үзенә яр итеп сайлады. Безнең тормышка икенче апа килеп керде. Илнарның әтисе өйләнгән вакытта мин дә бик нык авырып киттем. Германиянең Гамбург шәһәрендә бик катлаулы операция ясадылар. Хәлем бик авыр иде, 8 ай урын өстендә яттым. Аякка баса алырмынмы – юкмы, күз алдына китерә алмадым, үлемнән калдым. Шул вакытта тормышыбыз асты-өскә килде: мин чир белән көрәшеп яткан вакытта, Илнар шушы апаның сеңлесе (племянницасына) өйләнде. Алар әтисе белән бүгенге көндә, баҗайлар булып, матур итеп яшәп яталар.

Ул вакытта миңа бик авыр булды. Бу хакта сөйләргә хәзер генә көч таптым. Эстрададан читләшүнең тагын бер сәбәбе дә шул булгандыр. Илнар белән эшләгән эшебез күп, аның тарихы бар. Җырлар күп язылды, дуэтлар да яздырган идек, клиплар төшергән идек бит. Архивта, интернетта барысы да бар, радиодан да яңгыраталар хәтта.

Шулай булырга тиеш булгандыр, дип кабул итәм. Бу – минем үткән тарихым. Аның матур һәм күңелсез ягы бар. Хәзер мин бу мәсьәләгә фәлсәфи карыйм, шулай язгандыр, дим. Әнинең (Илнарның әнисе) безнең арадан китеп баруы, ул чит хатынның безнең тормышка килеп керүе дә, мин авырган вакытта Илнарны таныштырып, өйләндереп куюлары да... Күрәчәк дип әйтәм. Димәк, мин узасы язмыш булган. Шуннан соң, мин үземә бик зур нәтиҗәләр ясадым, эстрададан китәргә карар кылдым. Күп вакыт әле радионы да тыңлый алмый идем, җырларны тыңлаганда күздән яшь ага иде. Үзебезнең җырларны тыңлаганда гына дип әйтмим, гомүмән җыр тыңлый алмадым. Чөнки һәрбер җыр – туган бала шикелле: аны дөньяга тудырасың да киләчәге өчен борчылып йөрисең.

Хәзер исә мин тынычландым, моны ничек бар, шулай кабул иттем. Илнар – үз тормышы, әтисе үзенең тормышы белән яши. Илнарның туганнары мине бик хөрмәт итә иде, бүгенге көндә дә бәйрәмнәр булса, миңа тәбрикләүләр җибәрәләр, матур гына аралашалар, хатлар язалар.

Илнар белән без дустанә мөнәсәбәттә калдык. Ә бүтәнчә ничек яшисең? Бер-береңә ачу саклап яшәргә ярамый. Ачу сакласаң, ул миңа да, кызымның язмышына да зыян салачак. Шуңа күрә мин аларга изге теләктә калам. Без үзебезнең юлны Индира белән икебез дәвам итәбез.

Ул вакытта әти-әниләремә бик авыр булды, әниемнең чирләп китүенең сәбәбен дә шуннан күрәм. Чөнки һәр кеше баласын тулы гаилә белән яшәсен дип үстерә. Алар да безгә зур өметләр баглады. Концертлар куйган вакытта ярдәм иттеләр, костюмнар тектерергә акча бирделәр, җырларны яздырырга, аранжировка эшләтергә, радиога ротациягә бирергә чыгымнарны капларга әти-әнием ярдәм итте. Аларга бик рәхмәтлемен. Әби безгә гел: «Кияүгә барасың икән, гомерлеккә барасың», – дип әйтеп үстерде. Шуңа күрә мин ул мәсьәләгә җитди карыйм, үзем дә үз сүземә, үз эшемә тугры кеше.

Җиңел булмады, Зилә. Хәзер генә сөйләп була. Шуңа күрә ул темага интервьюлар бирмәдем. Ләкин бу хәлләр турында күп кеше белә. Ничек кенә тырышсаң да, язмыш үзенекен итә икән ул. Матур кызым үсеп килә. Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай язылгандыр, Аңа каршы барып булмый.

Гомумән әйткәндә, бүгенге көндә мин үземнең иҗатым, кызымның уңышларга ирешүе, әти-әниемнең үземнең янда исән-сау булуы белән бик бәхетлемен.

– Сезнең сөйләгәннәрегездән чәчләрем үрә торды... Сезнең шулкадәр көчле, бирешмәс булып калуыгызга бик сокландым. Сез, чыннан да, оптимист кеше икән дип, нәтиҗә ясап куйдым әле.

– Менә шушы вакыйгалардан соң бик озак җыр яза алмадым. Йөрәк ярасы бик озак төзәлмәде. Хәзер инде безнең бергә булмаганга 7 ел вакыт узды.

Күптән түгел генә әле Гарәфетдин Пахалов сүзләренә бер җыр иҗат иттем. Ул минем күңел халәтемне тасвирлый дип әйтер идем. (Эльмира апа миңа үзе язган җырының язмасын тыңлатты):

Үткән еллар, киткән кошлар кебек,

Кире кайтмый, үтеп китсәләр.

Бит кошлар гына уйлап оча...

Кайту ягын, барып җитсәләр.

Яңгырдан соң яңгыр килми,

Матур кояш чыга,

Матур кояш чыга елмаеп.

Биргән гомереңне

Аңлап яшә, аңлап яшә!

Бер бөгелсәң, булмый тураеп!

– Шушы сүзләр белән яшим мин. Шушы сүзләр – минем өчен тормыш девизы.

Галимова Эльмира Мөнир кызы – 1982 елның 20 мартында Чаллы шәһәрендә туган. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (2001 ел), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (2006 ел). Халыкара конкурслар лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы (2007 ел), Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2013 ел). ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән (2014 ел), Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы (2022 ел), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022 ел).

Сәнгать фәннәре кандидаты («Пермь татарларының традицион музыкаль культурасы» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган). 60тан артык фәнни мәкаләләр авторы, 100дән артык музыкаль әсәрләр авторы. Эльмира Галимованың әсәрләре төрле оркестрлар башкаруында Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Краснодар фестиваленнән тыш, чит илләрдә: Казахстан, Италия, Германия, Словакия, Австрия, Төркия, Көньяк Америка фестивальләрендә яңгырап, зур казаныш тапты.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында гыйльми сәркатип булып эшли.

<![CDATA[«7 кеше үлде, 3 кеше имгәнде». Ялларга гаиләсе янына кайтып баручы журналист кыз һәлак]]> https://intertat.tatar/news/7-kese-ulde-3-kese-imgande-yallarga-gailase-yanyna-kaityp-barucy-zurnalist-kyz-halak-5864921 https://intertat.tatar/news/7-kese-ulde-3-kese-imgande-yallarga-gailase-yanyna-kaityp-barucy-zurnalist-kyz-halak-5864921 Sun, 17 Mar 24 08:02:00 +0300 message
16 мартта көндезге берләр тирәсендә Омск өлкәсенең Любин районында авария була. Төмән-Омск юлының 565нче километрында 2 йөк машинасы һәм микроавтобус бәрелешә. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Омск өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, авариядә журналист Анна Никитенко һәлак булган. 33 яшьлек Анна Никитенко «NGS55.ru» порталында эшләгән. Ул ялларга Тюкалинскига гаиләсе янына кайтып бара торган булган.

Якынча версия буенча, «DAF» йөк машинасының алгы тәгәрмәче тишелгән, ул каршы як полосага чыккан, башта «Scania» машинасына, аннары «Toyota» микроавтобусына бәрелгән. Аның салонында 7 пассажир булган.

Бәрелгәннән соң, янгын чыккан, 1 йөк машинасы янып беткән, микроавтобуска зыян килгән.

Авариядә 7 кеше үлде, 3 кеше имгәнде, шул исәптән 15 яшьлек малай, диелә бу хәбәрдә.

<![CDATA[Флюра Низамова а`капелло «Бала уйнатканда» җырын башкара – видео]]> https://intertat.tatar/news/flyura-nizamova-a-kapello-bala-uinatkanda-yryn-baskara-video-5864907 https://intertat.tatar/news/flyura-nizamova-a-kapello-bala-uinatkanda-yryn-baskara-video-5864907 Sun, 17 Mar 24 07:00:00 +0300 message
«Татарстан яшьләре» газетасында чирек гасырга якын эшләгән, кыю язмалары белән танылган журналист Флюра Низамова «Бала уйнатканда» җырын башкара.

Флюра Низамова бүгенге көндә лаеклы ялда, үзенең туган ягы – Башкортстанның Иске Шах авылында яши. Район чараларында актив чыгыш ясый.

Флюра Низамова: «Һава торышын әйткәндә генә дөресен сөйлиләр бугай. Ул да дөрескә чыкмый»

Флюра Низамова: «Үземне дөнья актарып гаделлек эзләп йөргән журналистка санамыйм»

Флюра Гыйләҗетдин кызы Низамова – 1953 елның маенда Башкортстанның Ярмәкәй районы, Иске Шах авылында туган. Гаиләдә баш бала. Башта Уфа нефть институтында укый, 2 курстан соң аны ташлап, Чаллыга эшкә китә. 1974 елны Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм факультетның татар филологиясе бүлеген 1979 елда тәмамлый. Беркадәр Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә эшли, аннары ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, тарих һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. 1984 елны «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша һәм 24 ел буена, пенсиягә чыкканчы, шунда эшли. Язмалары Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева тәхәллүсләре белән басыла. Шигырьләр яза, алар төрле газета-журналларда чыгып килә.

<![CDATA[Фитр сәдакасын акча белән бирергә ярыймы, кайчан тапшырырга, кемгә бирү тыела?]]> https://intertat.tatar/news/fitr-sadakasyn-akca-belan-birerga-yaryimy-kaican-tapsyryrga-kemga-biru-tyela-5864903 https://intertat.tatar/news/fitr-sadakasyn-akca-belan-birerga-yaryimy-kaican-tapsyryrga-kemga-biru-tyela-5864903 Sun, 17 Mar 24 04:00:00 +0300 message
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да! бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең «Рамазан-2024: төп сораулар» бүлегендә язылган.

Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм аз керемле мөселманнарга түләнә. Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый! Моннан тыш, фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.

Шулай ук мөселман кешесе, үзеннән тыш, фитр сәдакасын ярты яше тулмаган кечкенә балалары өчен таратырга тиеш. Мөселман кешесе хатыны, ата-анасы яки балигъ булмаган балалары өчен фитр сәдакасы таратырга тиеш түгел, чөнки аларның милкенә аның тулысынча хокукы юк (әмма теләге булса, бирә ала).

Сөекле Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) буш уздырылган вакыттан һәм буш сүздән чистарту өчен, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр сәдакасын түләү бурычын куйды. Фитр сәдакасын (бәйрәм) намазына кадәр түләсә, ул аннан (тулы күләмдә) кабул ителәчәк, кем дә булса намаздан соң түләсә, ул гадәти хәер буларак кабул ителер.

Ә түләүләр күләменә килгәндә, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) чорында фитыр сәдакасын шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча 2 килограммга туры килә, йөзем күләме 1 сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча 4 килограммга туры килә.

Бүгенге көндә әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма күренеп тора. Шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән продуктларның һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны – 150 сум, ә иң югары бәясе – 1000 сум. Шуңа күрә фитыр сәдакасының минималь күләме – 150, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 1000 сум тәшкил итте, диелә хәбәрдә.

Фитр сәдакасын 11 марттан 10 апрельгә кадәр күчерергә мөмкин.

Сәдака күчерү өчен реквизитлар Диния нәзарәте сайтында чыкты.

<![CDATA[«Үлем ризыгы». Ташбака ите ашагач, сигез бала һәм бер өлкән кеше үлгән]]> https://intertat.tatar/news/ulem-rizygy-tasbaka-ite-asagac-sigez-bala-ham-ber-olkan-kese-ulgan-5864832 https://intertat.tatar/news/ulem-rizygy-tasbaka-ite-asagac-sigez-bala-ham-ber-olkan-kese-ulgan-5864832 Sun, 17 Mar 24 03:00:00 +0300 message
Занзибарда, диңгез ташбакасы итен ашагач, 9 кеше – 8 бала һәм 1 баланың анасы үлгән. Тагын 78 кешене хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда шимбә хәбәр иткәннәр, дип яза «Московский комсомолец».

Занзибарда диңгез ташбакасы ите деликатес булып санала. Ләкин аны ашаучылар арасында үлүчеләр даими рәвештә очрый. Алар азык-төлек белән агулануны бер төре - хелонитоксизмнан үлә. Аның төгәл сәбәбе билгеле түгел, ташбакалар ашый торган суүсемнәргә бәйле, дип фаразлана.

Мәрхүмнәр ташбака итеп сишәмбе ашаган, җомга кич белән өлкән кеше үлгән. Лаборатория тестлары мәрхүмнәрнең барысы да ташбака итен ашавын раслаган.

2021 елның ноябрендә 7 кеше, шул исәптән 3 яшьлек бала ташбака итен ашагач үлгән булган. Тагын 3 кешене хастаханәгә салганнар.

Ташбака ите белән агулану өлкән кешеләргә, балаларга бик начар тәэсир итәргә мөмкин, ләкин сәламәт олы кешеләр дә зыян күрүе ихтимал, дип хәбәр итә Ташбакалар фонды.

<![CDATA[Илсөя Бәдретдинова хатын-кызларга: «Яраткан ир-атны беркем туктата алмый!»]]> https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-xatyn-kyzlarga-yaratkan-ir-atny-berkem-tuktata-almyi-5864888 https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-xatyn-kyzlarga-yaratkan-ir-atny-berkem-tuktata-almyi-5864888 Sun, 17 Mar 24 01:00:00 +0300 message
Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә утыручы, үз-үзләрен алдап яшәүче хатын-кыз дусларына бик кирәкле киңәш биргән.

«Ул мине ярата, ләкин минем белән була алмый! – Ул бүген шалтыратмады, арыган булгандыр инде... – Кәефе юк иде, шуңа килә алмады... – Мондый салкында чыгып йөрисе килмәгәндер инде... – Аның эшендә проблемалары.. Кызла-а-ар, җитте инде…. Җитте индеееее.… Киләсе килгән, яраткан ир-атны беркем дә туктата алмый! Ә юк, алдыйм икән... Хатыны туктатырга мөмкин. Бәлки, яратуы шуның кадәрле генәдер? Үзеңне ярат! Үзеңне жәллә әз генә...» – дигән ул дусларына.

Тик виртуаль дусларының игътибарын, җырчының фәлсәфи сүзләреннән бигрәк, әлеге постка куелган яңа образы җәлеп иткән.

«Янгын сүндергеч китерегез», «Коко Шанель бит бу», «Вай, не могу», «Баш әйләндергеч бит бу. Миләш агачы тагып йөр әле, яме», – дип язып калдырган алар.

<![CDATA[Реанимациядә эшләүче студент Данил: «Вакыт узу белән, үлемне кабул итәргә өйрәнәсең»]]> https://intertat.tatar/news/reanimaciyada-eslauce-el-studenty-vakyt-uzu-belan-ulemne-kabul-itarga-oiranasen-5864240 https://intertat.tatar/news/reanimaciyada-eslauce-el-studenty-vakyt-uzu-belan-ulemne-kabul-itarga-oiranasen-5864240 Sun, 17 Mar 24 00:00:00 +0300 message
– Даниил, ни өчен син медицина өлкәсен сайладың, гаиләгездә табиблар бармы?

– Балачактан ук табиб-стоматолог булырга хыялландым. Аннары, медицина минеке түгел, дип уйлап, журналистикага китәргә теләдем, әмма соңрак химия һәм биология белән кызыксына башладым. Мәктәптә кызыл аттестат алдым һәм медицина көллиятенә укырга кердем. Без, әнием белән, 11нче сыйныфта калмыйча, колледжга бару яхшырак, дип уйладык. Минем бер туганым – кардиология бүлегендә өлкән шәфкать туташы, икенче туганым фельдшер-акушерлык пунктында эшли.

– Ни өчен реаниматолог булырга телисең?

– Эшкә урнашу өчен баш шәфкать туташы янына килгәч, миңа, хәзерге вакытта реанимациядә генә урын бар, дип әйттеләр. Монда кешеләр авыр хәлдә. Аларда уңай динамика булып, аларның өйләренә чыгып китүләрен күргәч, шатлык һәм горурлык хисе туа, чөнки менә нәкъ син аларга ярдәм итәсең, тынычландырасың, аларны карыйсың. Ләкин Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә пычак белән яраланган, аварияләргә юлыккан кешеләр дә килә, минем андыйлар белән бик эшлисем килми. Башка клиник очраклар миңа кызыклырак. Тагын әле мин даруханәдә төнге кизү торучы булып эшлим.

– Эшне уку белән бергә алып бару авырмы?

– Өченче курста бик авыр булды. Дәресләр күп, бернәрсәгә дә өлгермисең. Хәзер дә авыр булгалый – көндез укуда, аннары шуннан соң ук эшкә, анда смена иртәнге 7дә тәмамлана, һәм яңадан укырга барырга кирәк. Димәк, көн ярым өйдә бөтенләй булмыйм.

– Хастаханәдә эшләүнең авырлыклары бармы?

– Мин үзем авыр хәлдәге авырулар белән эшләргә теләдем, аларга ярдәм кирәк. Хастаханәдә һәрвакыт уңайлы эш шартлары булдырырга тырышалар.

– Син әле бик яшь, авыру кешеләр белән эшләү куркытмадымы?

– Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендәге авыр хәлдәге авырулар яткан интенсив терапия палатасында беренче практикамны узганда, бу эш миңа ошады. Мин эштән курыйкмыйм, кирәкле эш башкаруымны беләм.

– Психологик яктан авырмы?

– Башта авыррак иде: медицинаны теориядә өйрәнү бер хәл, ә менә эшләргә килеп, үлемне күрү – икенче хәл. Реанимациядә һәркемнең дөньяга карашы үзгәрә. Һәр авыру өчен борчыласың, бигрәк тә пациент монда озак калса. Аны ИВЛ аппаратыннан алып, гади палатага күчергәндә сөенәсең. Ул сине хастаханә коридорында күреп елмая һәм рәхмәт әйтә. Эшкә оптимистларча карарга кирәк: кайдадыр юмор белән, кайдадыр хезмәттәшләреңнең ярдәме булырга тиеш.

– Моңа ничек итеп җиңелрәк карарга?

– Иң мөһиме: боларның барысын да өйгә алып кайтмаска. Шулай да эшемнең авыр икәнен өйдәгеләр сизә. Вакыт узу белән, үлемне кабул итәргә өйрәнәсең.

– Үз сәламәтлегеңә башкача карый башладыңмы?

– Әйе, мөнәсәбәтем үзгәрде, үзеңә игътибарлырак була башлыйсың, тормышның, вакытның кадере арта.

– Реаниматолог булырга нәрсә этәрде?

– Реанимациягә төрле бүлекләрдән кешеләр килә, реаниматологлар төрле патологияләрне дәвалый, бу – бик мөһим. Миңа ашыгычлык ошый, ә реанимациядә бу – беренче эш, авыр хәлдәге авыруның хәлен ашыгыч рәвештә тотрыклыландырырга кирәк. Әлбәттә, даими адреналин ялыктыра, әмма тыныч атналар да була. Шулай ук мин авыруларны карау буенча кече персоналдан табибка кадәр бөтен юлны үтәргә телим.

– Медицина көллиятендә уку ошыймы?

– Әйе, бик! 1нче курста күңелсез иде, 2нче курста бик күп белем аласың, 3нче-4нче курсларда алган белемнәреңне тулыландырасың. Колледжда бик күп мөмкинлекләр бар – волонтерлык, журналистика, 2 ел инде мин фәнни җәмәгатьчелектә.

– Алга таба кайда укырга телисең?

– Санкт-Петербургтагы хәрби-медицина академиясен карыйм. Бу – бик дәрәҗәле, анда яхшы фәнни-техник база, стипендия ярдәме бар. Ижевск дәүләт медакадемиясен, Әстерхан яки Кубань медвузларын да карыйм.

– Син фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәсең, ир-атлар турында тикшерү эше язгансың, ни өчен мондый теманы сайладың?

– 2021 елда Чаллыда үлгән барлык ир-атларның 30 процентка якыны пенсия яшенә дә җитмәгән, ә хатын-кызларның 9 проценты гына. Бөтен Татарстанда, гомумән Россия Федерациясендә шундый тенденция күзәтелә. Шәһәрдә ир-атлар белән хатын-кызлар саны арасында шактый диспропорция күзәтелә: 100 ир-атка 120 хатын-кыз туры килә. Ә бит малайлар кызларга караганда күбрәк туа: һәр 100 кызга уртача 106 малай. 25-29 яшьләрдә 100 ир – атка 110 хатын-кыз туры килә (РФ буенча 100:102). 70 яшьләргә җиткәндә, бу аерма икеләтә арта. Диспропорциянең сәбәбе – ир-атларның иртә үлүе. Ир-атлар үлеме 35-39 яшьтә арта башлый, медицина хезмәткәрләре моны яшәү рәвеше белән бәйли: зарарлы гадәтләр, гиподинамия һәм дөрес булмаган туклану, вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәү.

Чаллыда спиртлы эчемлекләр тәкъдим итүче урыннар күп, күп ир-атлар өстендә ипотека, моңа эштәге киеренкелекләр өстәлә. Алар алкогольдән башка да ял итү ысуллары барлыгын белми. Һәр җомга һәм шимбә көнне мин хастаханәгә күбрәк ир-атлар керүен күрәм, алар йә агуланган, йә сугышкан. Стресс та күп, ир-атлар өчен ниндидер психологик ярдәм кирәк. Без моны ничек тормышка ашырырга икәнен өйрәнергә тырышабыз, һәм хатыннары да ирләрен ярдәм алырга юлларга тиеш. Быел диплом язам. Ир-атларны диспансеризацияләүгә чыга башлагач, алар белән әңгәмәләр алып барырга һәм шунда туплаган мәгълъматларымны кулланырга җыенам.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Юлия Зәйнуллина
<![CDATA[7 айлык баласын төшертергә теләп, үз-үзенә аборт ясаган хатын үлгән]]> https://intertat.tatar/news/7-ailyk-balasyn-toserterga-telap-uz-uzena-abort-yasagan-xatyn-ulgan-5864914 https://intertat.tatar/news/7-ailyk-balasyn-toserterga-telap-uz-uzena-abort-yasagan-xatyn-ulgan-5864914 Sat, 16 Mar 24 21:00:00 +0300 message
Ставропольдә яшәүче бер хатын-кыз йөкле булуын иреннән яшерергә теләп, үз-үзенә аборт ясаган. Бу хатын йөклелекнең 7нче аенда булган, дип яза «Телеграм» каналы.

15 март кичендә Лермонтов шәһәрендә машина йөртүче булып эшләгән 38 яшьлек ир-ат өенә кайткач, 36 яшьлек хатынын ванна бүлмәсендә таба. Тирә-якта гел кан, хатынын аңсыз була. Ә аның янында инде формалашып беткән, якынча 7 айлык кыз бала мәете яткан. Үле баланың гәүдәсендә имгәнгән урыннар да була.

Ир шок хәлендә кала, ул хатынының авырлы икәнен дә белмәгән була.

Ул шундук «ашыгыч ярдәм» чакырткан, әмма хатыны табиблар килгәнче җан бирә. Хатын йөкле булуын иреннән яшергән була.

Тикшерүчеләр фаҗига урынында бала таптыра торган дарулар тапкан.

<![CDATA[«Бер елдан артык эзәрлекләде». Көнче ир-ат сөйгән кызын поезд астына төртеп төшергән]]> https://intertat.tatar/news/ber-eldan-artyk-ezarleklade-konce-ir-at-soigan-kyzyn-poezd-astyna-tortep-tosergan-5864897 https://intertat.tatar/news/ber-eldan-artyk-ezarleklade-konce-ir-at-soigan-kyzyn-poezd-astyna-tortep-tosergan-5864897 Sat, 16 Mar 24 20:00:00 +0300 message
Мәскәүдә элеккеге сөйгән кызын поезд астына төртеп төшергән ир-атны суд сак астына алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Шәһәрнең гомуми юрисдикция судлары матбугат хезмәте белешмәсе буенча, «Маторин Антон Михайловичка карата 2 айга, 2024 елның 14 маена кадәр, сак астына алу чикләү чарасы билгеләнә». Ул үтерергә маташуда гаепләнә.

13 мартта «Войковская» станциясендә 39 яшьлек ир-ат сөйгән кызын платформага егып сала, аннары килә торган поезд астына төртеп төшерә.

Кыз үзен кулга алырга өлгерә, ул махсус улакка кереп, исән кала.

Ир-ат гамәлләрен үзенчә аңлата, ул сөйгән кызы аның белән араны өзгәч шушы эшкә баруын әйтә. Сорау алганда гаебен таныган, үкенүен әйткән, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, поезд машинисты яшен тизлегендә эшли – состав кызга берничә сантиметр ераклыкта туктап кала.

Кызга 29 яшь, алар Антон белән ярты ел очрашып йөргән, икәү бергә фатир арендалап та торганнар. Ләкин аннары кыз Антон белән аерылышырга була. Кыз яхшылап кына китәргә тели, тик егет каршы була. Ул кызны инде 1 елдан артык эзәрлекләп йөргән. Фаҗига булган вакытта алар кабат метрода очрашкан, һәм талаш чыккан. Ир-ат корбанына кисәк кенә ташланган, аннары качып китмәкче булган. Ләкин аны тоткарларга шаһитлар ярдәм итә һәм полициягә тапшыралар.

Кыз физик яктан зыян күрмәсә дә, бик көчле эмоциональ стресс халәтендә, диелә хәбәрдә.
<![CDATA[Эльвира Хамматова улы турында: «Әтисе белән сирәк аралаша»]]> https://intertat.tatar/news/elvira-xammatova-uly-turynda-atise-belan-sirak-aralasa-5864901 https://intertat.tatar/news/elvira-xammatova-uly-turynda-atise-belan-sirak-aralasa-5864901 Sat, 16 Mar 24 19:00:00 +0300 message
Җырчы Эльвира Хамматова сәхифәсен карап баручылардан килгән сорауларга җавап биргән.

Илшат Вәлиев белән бик еш чыгышлар ясавын күреп: «Сезне Илшат Вәлиев белән нәрсә берләштерә? Хатыны көнләшмиме?» – дип сораганнар Эльвирадан.

«Юк, хатыны көнләшми. Эльмира – бик зирәк хатын. Безне эш кенә берләштерә», – дигән ул.

Эльвирадан улы Солтанның әтисе белән аралашу-аралашумавы турында да сораганнар.

«Солтанга 11 яшь тула, Аллаһы боерса. Әтисе белән сирәк аралашалар, аның үз тормышы. Көрәшкә йөри, инглиз теле өйрәнә. Үзе теләгән түгәрәкләрен генә калдырдым. Хорны ташлады, җырларга теләге юк. Мин шат», – дигән ул.

<![CDATA[«Үлсәм, догада булыгыз»: Мексикада ял иткән 23 яшьлек кызны бандитлар урлаган]]> https://intertat.tatar/news/agar-ulsam-dogada-bulygyz-meksikaga-yal-itarga-kitkan-23-yaslek-kyzny-urlagannar-5864912 https://intertat.tatar/news/agar-ulsam-dogada-bulygyz-meksikaga-yal-itarga-kitkan-23-yaslek-kyzny-urlagannar-5864912 Sat, 16 Mar 24 18:00:00 +0300 message
23 яшьлек Мария Ригович элек Мәскәүдә яшәгән, соңгы вакытта дөнья буйлап сәяхәт иткән. 3 атна элек ул үзе генә (Мария кияүдә, ире Алексей) Мексикага килә, бер гаиләдә яши, алар белән бик дуслаша. Шуңа күрә алар яшәгән Монтеррея шәһәреннән Рейнос шәһәренә китәргә җыенгач, яңа дуслары аның үзен генә җибәрми, чөнки моны куркыныч дип саныйлар, дип яза «Комсомольская правда».

Шуңа да дуслары аны озатырга алына. Бу төбәкләрне картельләр (наркотиклар сату белән көн күргән бандитлар) контрольдә тота.

«Бөтен гаиләбез белән машинага утырдык: мин, әти, 9 яшьлек энем. Без шәһәргә кичке 10нарга барып җиттек, анда пост бар, безне алга таба уздырмадылар – янәсе, бик соң инде. Ләкин көтмәгәндә йөк машинасында ниндидер кешеләр килеп чыкты. Безнең машинада бала бар, ә алар корал алып безгә төбәделәр», – дип сөйләгән урлауның шаһиты булган Бренда.

Соңыннан коралланган кешеләр барысына да машинадан чыгарга, ә Машага «аларның» җиреннән йөргән өчен түләргә куша. Аның үзе белән бандитлар сораган кадәр кадәр акчасы булмый. Шуңа аны һәм машинаны алып китәләр.

Мария Ригович социаль челтәрдә үз блогын алып барган. Соңгы 2 язмасы куркыныч: «Безнең арттан картельдәгеләр куа». Догада булыгыз», – дип язган ул әсирлеккә алынганга кадәрге минутлары турында.

Фото: © Мария Риговичның социаль челтәреннән / "Комсомольская правда" сайты.

Ә соңыннан аудиоязма: «Дуслар, мин моны, әгәр үлә калсам, дип яздырам. Зинһар, безнең өчен догада булыгыз, мин барыгызны да бик яратам. Безне үтерерләр инде. Бу – төгәл түгел, әмма шанс бик аз. Кыскасы, без килеп каптык...» – дигән Мария.

Язмыш көлүеме, 7 мартта әле Рейноска барырга планлаштырган гына вакытта, Мария үз блогына түбәндәге сүзләрне язып куйган була:

«Мине Мексика буйлап ялгыз автостоп көтә. Иртәгә үк. Бер дә теләмим. Әмма барысы да тиз бетәргә тиеш. Әгәр мине әсирлеккә алып китмәсәләр инде. Хи-хи, мин бик нервлы».

Димәк, Мария үзе белән булган хәлне юрап китергән булып чыга инде.

Хәзер Марияне гаиләсе һәм туганнары коткарырга тырыша.

Фото: © Мария Риговичның социаль челтәреннән / «Комсомольская правда» сайты.

«Мин хәзер башка илдә, Маша Мексикада миннән башка гына сәяхәт итте. Испанча сөйләшүче дусларыбыз, шалтыратып, полициягә гариза бирде. Шулай ук мин Россия илчелегенең электрон почтасына хат та җибәрдем, алар исә үз якларыннан ниндидер җирле органнарга гариза биргән», – дип сөйләгән Машаның ире Алексей.

Бандитлар Мария өчен 1500 доллар акча сораган. Маша, бөтенләй элемтәгә чыкмый башлаганчы, бу хакта мессенджерлар аша иренә хәбәр итәргә өлгергән. Кирәкле сумманың өчтән бере хәзер аның счетында инде, дуслары җитмәгән өлешен җыюны игълан итәргә җыена. Әмма акчаны кемгә һәм ничек тапшырасы, ә бу – Мариянең иминлеген, аны иреккә җибәрүне ышандыра аламы – монысы әлегә билгесез.

<![CDATA[104 яшьлек фронтовик, Шәймиев, Салават һәм хәзрәтләр тавыш бирә: Татарстанда сайлаулар]]> https://intertat.tatar/news/104-yaslek-frontovik-saimiev-salavat-ham-xazratlar-tavys-bira-tatarstanda-sailaular-5864904 https://intertat.tatar/news/104-yaslek-frontovik-saimiev-salavat-ham-xazratlar-tavys-bira-tatarstanda-sailaular-5864904 Sat, 16 Mar 24 16:39:00 +0300 message
Россия тарихында беренче тапкыр 3 көнлек Президент сайлаулары дәвам итә. Ил халкы 15, 16, 17 март көннәрендә Россиядә ачылган 96 мең сайлау участогында тавыш бирә ала. Татарстанда 2767 участок җирле вакыт буенча 8.00дән 20.00гә кадәр эшли.

Сайлауның икенче көнендә Мәскәү вакыты белән 13 сәгать 32 минутка Россия Президентын сайлауга участокларга килеп тавыш бирү күрсәткече 40,05 процент тәшкил итә. Бу мәгълүматлар РФ Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат таблосында чыкты.

Фото: © «Татар-информ»

Минтимер Шәймиев: «Бу – ышанычлы сайлаулар көне»

Гражданлык бурычын Татарстан халкы, татар җәмәгатьчелеге дә үти. Сайлауның беренче көнендә үз тавышларын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов биргән иде.

Икенче көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Рәсми Татарстан» порталы хәбәр итә.

Бу – бик мөһим көн, чөнки илебезнең киләчәге турында сүз бара. Бик катлаулы чор уздык, илебезгә карата күпме санкцияләр булды. Әмма бүген, инде билгеле нәтиҗәләр буенча, горурлык хисләре белән әйтергә була: без боларны лаеклы үттек. Россия Федерациясе – күп милләтле ил, бөтенесе дә дус, без моны үзебезнең республикабыз үрнәгендә дә күрәбез: барысы да матур итеп, тыныч яшиләр. Бүгенге көндә илнең икътсиады әйбәт эшли. Мин әйтер идем, бу – ышанычлы сайлаулар көне, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Фото: © «Рәсми Татарстан» сайты

Салават Фәтхетдинов: «Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тормыш иптәше Ләйсән ханым белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.

Аллаһка шөкер, кәеф менә дигән! Без бу көнне көтеп алдык. Азагы уңышлы булсын. Бу тормышта һәр кешенең үз позициясе бар. Минеке күптән билгеләнгән, күптән аңлашыла. Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз. Мин бөтен кешегә күңел тынычлыгы телим. Автограф биргәндә дә кешеләргә һәрвакыт күңел тынычлыгы һәм тазалык телим. Иң начар яшәгән көннәребез бүген булсын. Без начар яшәмибез, Аллаһка шөкер. Без моңа лаек. Мин һәрвакыт әйтәм: Татарстанда, Казанда яшәгәнгә тормышым түгәрәк, – дип сөйләде ул журналистларга.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук, Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева РФ Президенты сайлауларында үз тавышын биргән. Җырчы сайлау участогы каршында төшкән фотосурәте белән социаль челтәрләрдә уртаклашты. Фотосурәттән күренгәнчә, Венера Ганиева Казан Совет районының Халитов урамында урнашкан 366нчы сайлау участогына килеп тавыш биргән.

Фото: © Венера Ганиеваның социаль челтәреннән

Васил Шәйхразиев: «Дөнья күләмендә безнең бердәмлекне күрсәтү өчен иң мөһим сайлауларның берсе»

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 3нче гимназия бинасында урнашкан участокка килеп, Россия Президенты сайлауларында катнашты.

Быел дөнья күләмендә безнең бердәмлекне күрсәтү өчен иң мөһим сайлауларның берсе уза. Россия Дәүләт Думасы яки Россия Президентын сайлаганда Россия өчен, халык өчен бу – бик мөһим, дибез. Соңгы 2 елда махсус хәрби операция бара: без үзебезнең җирләребезне кайтарабыз. Егетләребез арыслан кебек көрәшә, үзләренең гомерен кызганмыйча, шушы илнең, гаиләнең бәйсезлеге өчен көрәшеп, кайберләре сугышта һәлак була... Шуңа күрә без бердәм, бер зур йодрык булырга тиеш.

Әлеге сайлаулар Россия лидеры, аның халкы бердәмлеген күрсәтеп, алга барырга, эшләр эшләргә мөмкинлек бирә. Дошманнар Россиянең барлык территориясендә 147 миллион халык яшәгәнен белеп тора, – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәракшина

Данис Шакиров: «Илебезнең язмышы хәл ителә торган көннәрдә юлыбыздан ныклы адымнар белән барырга тиешбез»

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сайлауда катнашты. Ул Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы тулай торагында урнашкан 352нче сайлау участогында тавыш бирде.

Быелгы сайлауларның «Бердәмлектә көч – Россия Президентын бергә сайлыйк» шигаре астында узуы символик мәгънәгә ия. Илебезнең язмышы хәл ителә торган җаваплы көннәрдә, бердәмлегебезне саклап, юлыбыздан ныклы адымнар белән барырга тиешбез. Бу – Ватанның куәтен ныгытуны, Республикабызның алгарышына ирешүне максат иткән юл, – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының да шигаре «Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә» булуын искәртте. «Бердәмлек татар халкына хас», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Данис Зарипов: «Минем өчен тавыш бирүдә катнашу – бик мөһим»

5 тапкыр Гагарин кубогы иясе, «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов КНИТУ-КАИда сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде.

Минем өчен тавыш бирүдә катнашу бик мөһим, чөнки мин якындагы 6 елда җитәкчелек итәчәк лидерны сайлыйм. Татарстан халкына мөрәҗәгать итәсе килә. Сайлауга килегез һәм үз тавышыгызны бирегез, – дип, «Татар-информ» хәбәрчесенә үз фикере белдерде Зарипов.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Камилә Вәлиева: «Сайлау – ул киләчәккә адым»

Россиянең фигуралы шуу йолдызы Камилә Вәлиева Казанда сайлау участогына әнисе белән килгән. 17 яшьлек спортчы тавыш бирүдә катнашмаса да, бу вакыйга үзе өчен мөһим булуын билгеләп узган.

Дөресен генә әйткәндә, үз участогыма килү дулкынландыргыч булды, быел тавыш бирмәсәм дә, әнигә иптәшкә килергә булдым. Бу көнне илебезнең киләчәген сайлыйбыз. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, үз сүзебезне ныклап әйтергә кирәк, чөнки сайлау – ул киләчәккә адым. Бу адым аңлап эшләнгән булсын иде! – дип язган Вәлиева Telegram-каналында.

Имам-хатыйб Илдар хәзрәт Баязитов: «Һәр мөселман хөкүмәт өчен җаваплы»

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Россия Президентын сайлауларда катнашты. Ул Казанның 94нче гимназиясендә урнашкан 159нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) хәдисләрендә җәмгыять белән элемтәдә булырга тиешлегебез күренә. Мөселман кешесе аерым булырга тиеш түгел, шуңа без үзебезнең җәмгыять өчен җаваплы. Мин 18 яшь тулгач сайлауларга йөри башладым. Аның мөһимлеге билгеле. Әйткәнемчә, һәр мөселман хөкүмәт, җәмгыять өчен җаваплы. Шуңа күрә без үзебезнең тавышны бирергә тиеш. Мин мөселманнарны, дин әһелләрен сайлауда катнашырга чакырам. Без бу хакта мәчетләрдә дә әйтәбез. Сорауларга да җавап бирәбез, – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чаллы мэры: «Мин сайлауларны бәйрәм кебек кабул итәм»

Чаллы мэры Наил Мәһдиев сайлау участогына иртәнге 9 сәгатьтә килеп, Россия Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш биргән.

Барлык эшләрдә һәм гамәлләрдә җитәкче беренче булырга тиеш. «Минем кебек эшлә» дигән принцип бар. Син үз үрнәгең белән, Ватанга мөнәсәбәтең белән ничек яшәргә кирәклеген күрсәтәсең. Сайлауларга килеп, кеше үзенең Ватанга мөнәсәбәтен, иртәгә булачак барлык процессларга катнашын сизә. Мин сайлауларны бәйрәм кебек кабул итәм. Мондый катлаулы вакытта сайлаучыларның катнашуы чын патриотизмны белдерә. Әгәр син чын патриот булсаң, үз илеңнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, – дигән Чаллы мэры.

Фото: © «Челнинские известия»

Туй көнендә тавыш бирү

Шулай ук, Татарстанда туй көнендә тавыш бирүчеләр дә бар. Мәсәлән, Казанда яшәүче Илмир һәм Гөлфия Идрисовлар «Казан» гаилә үзәгендә никахларын рәсмиләштереп, 55нче мәктәптә урнашкан сайлау участогына барды һәм Россия Президенты сайлауларында катнашты.

Алар 2 ел элек эштә – авиация заводында танышканнар. Никахларын рәсми рәвештә теркәү көне Россия Президентын сайлаулар көненә туры килүен алар аңлап, уйлап кабул ителгән карар булуын әйтте.

Без – дәүләтебезнең демографик үсеше өчен, Аллаһы боерса, балабыз да булачак. Һәркем киләчәкне үзе сайлый, шуңа күрә без Президент сайлауларына баруны кирәк дип таптык. Никахыбызны теркәү һәм шуннан соң сайлауларга барып тавыш бирү – гражданлык позициясе.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәракшина

Бу көн гомерлеккә истә калачак. Киләчәктә балаларыбызга: «Никахыбызны рәсмиләштергәндә сайлауларда да катнашкан идек», – дип искә алып сөйләрбез. Туйдан соң, гадәттә, күңел ачу урыннарына баралар, ә безнең өчен иң әһәмиятлесе – сайлау участогына барып, тавыш бирү иде. Дусларыбыз, туганнарыбыз да безнең белән монда, алар да безнең өчен сөенде, – дип сөйләгән яшь пар «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлмәттә яшь Колотовкиннар гаиләсе, никахларын тантаналы рәвештә теркәгәннәр соң, 2829нчы сайлау участогына барып тавышларын биргәннәр.

Фото: © «ЮВТ-24»

104 яшьлек сайлаучы

Татарстанда өлкән яшьтәге сайлаучылар да участокларга килеп тавыш бирә. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны 104 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин Буада үз сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Ветеранның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар иде, ләкин ул бюллетеньне урнага төшерү өчен шәхсән үзе килгән. Аның өчен бу – бәйрәм, дип яза «Татар-информ». Ветеран, һәркемгә үзенең гражданлык бурычын үтәргә кирәк, дип саный. «Сайлаулар – ул мөһим, бу – безнең ил, без тавыш бирергә тиеш», – диде ветеран.

Фото: © Буа районы матбугат хезмәте

Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирергә дип, Буа районының Аксу авылында сайлау участогына 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Котдус Мөлеков та килгән.

Ветеран сайлауга улы һәм оныклары белән, орден-медальләре тагылган пиджагын һәм папахасын киеп килгән.

Яхшы вакытта яшибез, сайлауга даими йөрим, минем инде бар нәрсәм дә бар, балаларның якты киләчәге өчен барабыз, – дигән Мөлеков.

Фото: © Рөстәм Әхмәдуллин

Искәртеп үтәбез, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак.

Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Россия Федерациясе Президентын 8нче тапкыр сайлаулар 17 мартка кадәр узачак. Анда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Бу сайлауларда урналарга зеленка салу, сайлау участогын яндырырга тырышу кебек күренешләр шактый күзәтелде. Шул сәбәпле, сайлауга зыян салучыларга җәзаны катгыйландырырга, дигән закон проекты кабул ителергә мөмкин. Татарстанда мондый вакыйгаларның күзәтелгәне юк.

<![CDATA[Мобилизацияләнгән Нияз Фәррахов турында: «Өмет иттек бит сине, балакаем»]]> https://intertat.tatar/news/mobilizaciyalangan-niyaz-farraxov-turynda-omet-ittek-bit-sine-balakaem-5864910 https://intertat.tatar/news/mobilizaciyalangan-niyaz-farraxov-turynda-omet-ittek-bit-sine-balakaem-5864910 Sat, 16 Mar 24 16:00:00 +0300 message
Актанышта махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәррахов белән хушлаштылар. Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары катнашты. Бу хакта «Актаныш хәбәр» телеграм-каналы хәбәр итә.

«Нияз Илдар улының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез», – диелгән хәбәрдә.

Фәррахов Нияз Илдар улы 1993 елның 29 апрелендә Актаныш авылында туган. 2010 елда 2нче Актаныш урта мәктәбен тәмамлый.

Агрегат заводында хезмәт куя.

2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә алына.

2023 елның 21 декабрендә каты бәрелешләрнең берсендә яраланып, һәлак була.

Нияз Фәрраховның әнисе Ирраида Фәррахова ничә ай буе улының үлеменә ышанмавы хакында яза.

Сугышның ачы җилләре безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бүгенге көндә батыр, газиз улларыбыз, энекәшләребез яу кырында. Берүк исән-имин генә булсыннар, Аллаһым ярдәменнән ташламасын үзләрен.

Кадерлебез, бердәнбер улым, бер бөртек абыем Нияз Илдар улы Фаррахов 2022 елның 24 октябрендә Украинага неонацизмга каршы махсус хәрби операциядә катнашырга мобилизацияләнде. 2023 елның 22 декабрендә гаиләбезгә кайгылы хәбәр килде: Ниязыбыз сугыш кырында каты яраланып, батырларча һәлак булган. Әлбәттә, күңел моңа ышанмады, исәнде, дигән өмет белән яшәдек. Хәбәрсез югалды, дигәнгә ышанасы килмәде. 3 айга якын билгесезлектән соң, Ростовка барып ДНК анализлары тапшырып кайттык. Кайда гына мөрәҗәгать итмәдек: РФ Гражданнар оборонасы министрлыгы, РФ Хәрби прокуратурасы, РФ Дәүләт думасы депутаты Шамсаил Юнусович Саралиевка, РФ Кеше хокукларын яклау фондына.

3 ай билгесезлектә яшәдек, 3 ай яхшы хәбәргә өметләндек, 3 ай утта яндык. Ышаныч яшәтә икән кешене, өмет яшәтә. 14 март төнендәге телефон шалтыравы бөтен өметне өзде. Ниязыбыз табылган, исән түгел...

Тәкъдирләргә язылганнан качып булмый шул. Иң мөһиме: Ниязыбыз-кадерлебез табылды, туган ягына, үзе әманәт итеп калдырган әтиебез янына, Шәрип авылына алып кайтып җирләдек, – дип язганнар мәрхүмнең якын туганнары телеграм-каналда.

Алар кадерле улларын эзләүдә ярдәм итүчеләргә, кайгы уртаклашкан, соңгы юлга озатуда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләрен белдергәннәр.

Кадерлебезнең рухы шат, караңгы гүрләре киң, якты, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Улым, абыем, тыныч йокла. Тизрәк бу сугышлар бетеп, яу кырында булган батырларыбыз исән-сау, сәламәт булып, җиңү белән якыннары янына кайтсыннар иде. Ил-көннәребез тыныч имин, күк йөзебез һәрчак аяз булсын, – дигәннәр Ниязның туганнары.

Актанышның «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте каналында кайгы уртаклашалар. Кайгылы сүзләрне мәрхүмнең туганнары, дуслары да яза.

«Өмет иттек бит сине, балакаем. Аллаһым хәерлесен кылсын! Аллаһның рәхмәтендә бул! Караңгы гүрләрең якты, тар каберләрең киң булсын. Аллаһым үзеңне җәннәт түренә кертсә иде. Бик яшьли киттең. Кайчан туктар бу кан кою, яшь егетләрнең җанын кыю. Аллаһым, синең кодрәтең чиксез, туктатсаң иде бу кирәксезгә кан коюны. Бөтен аналар исеменнән сиңа ялварам! Кайгы уртаклашып язган һәммәгезгә дә ихластан рәхмәт. Балалар кайгысы, туганнар кайгысы күрергә язмасын берегезгә дә», – дип язганнар.

Канал язылучылары Нияз Фәрраховны яхшы сүзләр белән искә алганнар. «Син гомергә безнең йөрәкләрдә. Без сине мәңге онытмыйбыз!» – дип язалар.

Шулай ук, Нияз Фәррахов һәлак булган көнне язган шигырьне дә урнаштырганнар. «Бу шигырьне Ниязның һәлак булуын ишеткәч язган идем… Инде менә үзе дә кайтып җитә… Эх, яшь гомеркәйләр...» – дигән шигырьнең авторы Фәрдүнә Шәйхразиева.

«Мәңгегә киткәннәр еламый...

Төзәлмәс, җуелмас ул яра!

Күзләрдән яшь түгел, сыкрап,

Йөрәкләрдән инде кан тама...

Батырлар бит алар мәңге яшь,

Хәтерләрдә шулай саклана!

Фотодагы әтисенә карап,

Кечкенә улы, әнә, соклана...

Җир-ана да сизә, күрәсең...

Кыш булса да үкереп елады...

Җил, кочаклап ялгыз калганнарны,

Юатырга теләп дулады...

«Әй, кешеләр! Нәрсә җитми сезгә?

Нигә кирәк иде сугышлар?

Снарядлар оча, җәһәннәм күк,

Үлем ташый тимер очкычлар...»

Егермесе яңа тулган бала

Мең кат үлеп, мең кат терелде...

Госпитальдә ята аяк-кулсыз,

Күзләрендә өмет сүрелде...

Гомер аңа кыйммәт бирелде...»

<![CDATA[17-18 мартка һава торышы һәм ай календаре]]> https://intertat.tatar/news/17-18-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5864891 https://intertat.tatar/news/17-18-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5864891 Sat, 16 Mar 24 14:50:00 +0300 message
17 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан талгын җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, аязганда -13˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда бозлавык.

18 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, аязганда -13˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Агач-куакларның боткаларын кисәргә, бүлмә гөлләренең яфракларын өзәргә ярамый. Үсемлекләрне сугарырга, минераль ашламалар сибәргә була. Рассада өчен кәбестә орлыгын суда бүрттереп чәчәргә уңай вакыт.
<![CDATA[«Ифтар түгел бу, шайтан туе» – халык блогерлар уздырган ифтар ашын нигә тәнкыйтьләгән?]]> https://intertat.tatar/news/iftar-tugel-bu-saitan-tue-xalyk-blogerlar-uzdyrgan-iftar-asyn-tankyitli-5864909 https://intertat.tatar/news/iftar-tugel-bu-saitan-tue-xalyk-blogerlar-uzdyrgan-iftar-asyn-tankyitli-5864909 Sat, 16 Mar 24 14:00:00 +0300 message
Чаллыда яшәүче популяр блогерлар Чулпан һәм Илмир Гыйниятуллиннар 85 блогерны ифтар ашына җыйган. Аш мәҗлесе Чистайдагы «Хузур» кафесында узган. Бу – авариягә эләгеп һәлак булган блогер Лилия Гафурованың кафесы. Аның белән хәзер Лилиянең әнисе Фәридә апа җитәкчелек итә.

Ифтарда Энҗе Нармаева, «Кенсюха» буларак танылган Алия, Ләйсән Хәмәтдинова, Энҗе Фәтхиева, «Мама Маликушки», Гүзәл Хөснетдинова, Валерия Вәлиева, Резеда Миңнегулова, Альбинуш-инстатарка, Илүзә Галиәхмәтова, Равил Закиров, Эльвина Сибагатова кебек популяр блогерларны күрергә була. Бәйрәмгә җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаны да чакырганнар, тик, Азнакайда концертлары булу сәбәпле, авыз ачуга Ришат килә алмаган.

Башта хәзрәт вәгазьләре, Коръән уку, авыз ачу белән башланган мәҗлес, соңрак блогерлар җыенына әверелгән. Бәйрәмне алып барырга тамада чакырганнар, кунаклар җырлап-биеп, төрле «кыю» уеннар уйнап, күңел ачкан.

Бәйрәмнән кызыклы фото-видеоларны блогерлар үзләренең сәхифәләренә куеп барды.

Алия Карачурина бәйрәмдә Хәния Фәрхи репертуарыннан «Авыл киче» җырын башкара:

Ир-атлар арасында мускуллары белән мактанып мода күрсәтү бәйгесе бара:

Блогерлар арасында бию буенча батлл – лезгинка биюче Резеда Миңнегулова барысын да уздыра:

Бәйрәмнең алып баручысы җырлый:

«Кенсюха» бәйрәмнең алып баручысына кушылып җырлый:

«Рамазан» дигән язуы әйләнеп торучы, үзенчәлекле бәйрәм торты:

Үзләре әйтүенчә, дини мәҗлескә изге ният белән җыелсалар да, әлеге ифтар блогерларның карап баручылары тарафыннан кискен тәнкыйтькә тап булган. Ифтар ашының җыр-биюле музыкаль бәйрәмгә әверелүен, кайбер кунакларның бәйрәмгә тиешенчә киенмәвен, ә кайберләренең дини өлеше тәмамлану белән үк яулыкларын салып атуын бик күпләр кабул итә алмаган. Бу хакта блогерларның үзләренә дә язганнар.

Берничә блогер язылучыларының тәнкыйть сүзләренә җавап кайтарды.

«Өйрәтүләрегез белән сез кешеләрне читкә этәрәсез. Сезнең кебекләр аркасында башкалар намаз укый башларга курка. Әгәр дә мине гел шулай өйрәтеп торсалар, мин беркайчан да намазга басмас һәм мондый ифтарлар уздырмас идем. Бу – һәр кешегә үз вакыты белән килә торган әйбер. Сезнең өйрәтүләрдән беркемгә дә яхшы түгел. Якыннарыгыз, туганнарыгызны аптыратмагыз андый киңәшләрегез белән», – дип язган хейтерларына Чулпан Гыйниятуллина.

Ләйсән Хәмәтдинова үз фикерен видео итеп яздырган.

«Кичәге бәйрәм буенча директка күп хатлар килде. Бөтен блогерның шундый ажиотаж булгандыр. «Мондый ифтар буламыни, шәйтан туе, показуха», «Блогерлар төшерер өчен генә барганнар», – дип язасыз… Мин күбесен җавапсыз калдырдым. Укыдым да игътибар бирмәскә булдым. «Показуха» дигәнегез дә «шәйтан туе» дигәнегез дә – сезнең фикер. Никах туйларына барабыз бит, дуслар. Анда да башта Коръән укыла да, аннары җыр-биюләр башлана. Кунаклар шулай ук яулык-түбәтәйләрдән утыралар.

Бу ифтарда да мулла башта вәгазь, аннары Коръән укыды. Мин бу өлешен төшермәдем дә хәтта, шулхәтле бирелеп тыңлап утырдым. Мәҗлес Фәридә апаның ресторанында узды. Барлык ризыклары тәмле, официант егет-кызлар тыз- быз чабып кына йөриләр. Мин Чулпан белән Илмирга чиксез рәхмәтлемен шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен. Матур итеп күрешүнең нинди зыяны бар?» – дигән блогер.

Үзе анда булмаса да, инде күптән дин кануннары буенча яшәүче блогер Рафилә Шәмсетдинованы да язылучылары сорауларга күмгән. Ул да сторисларында үз фикерен белдерде.

«Җырлы, музыкалы ифтар мәҗлесе турында фикеремне сорыйсыз. Мин кичә әлеге мәҗлесне берничә блогер сторисыннан күрдем һәм дөресен әйтәм – мин сөендем. Чөнки бер тапкыр да яулыктан күрмәгән, үзем карап барган блогерларны мин яулыктан күрдем. Уразага кереп, яулык ябып, ифтарга дип килеп утырганнар. Һәркем дингә төрлечә килә. Кеше дингә башы-аягы белән кереп чума алмый. Кемдер нәкъ менә шундый мәҗлесләр аша килә.

Анда музыка булу сәбәпле, мәҗлесне оештыручыларны гаепләүчеләр бар. Мин бу урында болай дип әйтер идем – «минусларына» караганда, бу ифтарның «плюсләре» күбрәк. Шушы блогерларның ифтарга дигән ният белән җыелулары, анда аятьләр укылу, вәгазьләр сөйләнү – бик әйбәт. Гаеп эзләгәнче, «плюсләрен» табарга кирәк. һәм шәхсән үзем, бу чараның булуы булмауга караганда яхшырак дип саныйм», – дигән Рафилә.

<![CDATA[Урнага «зеленка» агызучыларны, бюллетеньга ут төртүчеләрне 8 елга утыртырга мөмкиннәр]]> https://intertat.tatar/news/urnaga-zelenka-agyzucylarny-byulletenga-ut-tortucelarne-8-elga-utyrtyrga-momkinnar-5864911 https://intertat.tatar/news/urnaga-zelenka-agyzucylarny-byulletenga-ut-tortucelarne-8-elga-utyrtyrga-momkinnar-5864911 Sat, 16 Mar 24 13:00:00 +0300 message
Депутатлар «Сайлауларны өзү омтылышы» өчен җәзаны кырысландару турында закон проекты әзерли. Аны киләсе сайлауга кадәр кабул итәргә җыеналар. Бу хакта «Справедливая Россия – Патриоты – За правду» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Сайлау участогына ут төртеп яки башка юл белән сайлауларны өзү омтылышы өчен 5 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак. Бу – Җинаять кодексының 141нче маддәсенә төзәтмә булыр дип көтелә.

Тавыш бирү көннәрендә берьюлы Россиянең берничә төбәгендә сайлау участокларында бюллетеньнәрне, кабинкаларны, урналарны яндыру, «зеленка» агызу кебек очраклар күзәтелде.

Сайлау участокларында милекне бозган өчен 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Бу – минималь җәза.

Җинаять җаваплылыгы кузгатылса, 100-300 мең штраф, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре, 2 елга кадәр төзәтү эшләре, 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү булырга мөмкин.

Әгәр бу гамәлләр «чит ил гражданнары мәнфәгатьләрен кайгыртып» эшләнгәне ачыкланса, хокук бозучыны «Дәүләткә хыянәт» өчен җинаять җаваплылыгына тартырга һәм 20 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Ул очракларның кайберләре:

Мәскәүдә бер кыз үзенең бюллетенен урнага сала һәм сыеклык агыза, ә соңыннан фотога төшмәкче булган. Аны шунда ук тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Волгоград өлкәсендә бер хатын яндыргыч тутырылган шешә аткан. Ул моны Украинадагы кешеләр күрсәтмәсе буенча эшләвен әйтә.

Монысы – Екатеринбургта. Бу иргә кемнәрдер шалтыратып, булмаган кредитын каплыйбыз дип вәгъдә итә. 47 яшьлек Алексей зеленканы суга болгатып, әзерләнеп килә. Кабинкада озак торгач, аның янына кереп карыйлар. Телефоннан зеленка турында сөйләшкәнен ишеткәч, полиция аны тоткарлый.

Когалымда (ХМАО) бер хатын урнага ут төртмәкче була. Әмма бюллетеньнәрне яндыра алмый.

Петербургта 22 яшьлек студентка Александра сайлау участогы урнашкан мәктәпнең ишегенә яндыргыч сыеклык тутырылган шешә ата. Әмма ул яндыра алмый, кызны кулга алалар.

Мәскәүдә элек хастаханәдә эшләгән 70 яшьлек кеше сайлау участогындагы будкага ут төртә. Аннары ул аны видеога төшереп ала. Аны кулган алганнар.

Екатеринбургта зеленка алып керергә теләгән хатын Урал федераль университетыннан фәннәр докторы булган.

Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова бу кешеләрне «Россиягә каршы көрәшүче хыянәтчеләр» дип атады. Аның фикеренчә, бу – Россиядә сайлау уңышлы барганны күргән, зыян салырга теләгән «подоноклар» эше.
<![CDATA[Тормыш кайда рәхәтрәк – Мөслимдәме, Мәскәүдәме? (Ике «хыянәтче» журналист әңгәмәсе)]]> https://intertat.tatar/news/tormys-kaida-raxatrak-moslimdame-maskaudame-ike-xyyanatce-zurnalist-angamase-5864821 https://intertat.tatar/news/tormys-kaida-raxatrak-moslimdame-maskaudame-ike-xyyanatce-zurnalist-angamase-5864821 Sat, 16 Mar 24 12:00:00 +0300 message
Линар Закиров:

Гөлназ Шәмси – Казаннан ерак урнашкан Мөслим районы Иске Карамалы авылында яшәп ятучы, әмма республика һәм ил тормышыннан хәбәрдар булган, үткен каләме белән дан казанган журналист. Авылның китапханә мөдире дә әле ул.

Песиләрне ярата, күркәләр үрчетә. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайларга баруы, кемнән интервью алудан башлап, нәрсә ашаганы, нинди күлмәк кигәненә кадәр күрсәтә. Андыйларны халык «без комплексов» дип атый. Гөлназ Шәмсине дә мин «журналист без комплексов» дип атар идем.

Гөлназ Шәмси:

Хыянәт иттек шул инде... Мин, «бер тырмага ике тапкыр басып», тагын «Акчарлак»ка язмый башладым. Ә Линар бөтенләй Мәскәүгә, башка өлкәдәге эшкә китте. Менә сиңа Фәрит Мөхәммәтшин кул астында эшләүче журналист! (Линар Закиров Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә дә эшләп алды – «Интертат»). Безнең дуслыкка да 12 ел икән. Ә бит яшь аермасы саллы – 16 ел. Чын дуслар булырга саннар киртә түгел лә ул. Яратам шул егетне. Бетте-китте!

Тагын бер уртаклык – Татарстанда халык укый торган барча популяр басмаларда да икебез дә каләм чарладык. Әмма дистә еллар бер гәзитнең тугрылыклы хезмәткәре була алмадык. Табигатебез бунтарь безнең. Шуңа да төп сүзебез әйтелмәгән дип исәплим. Журналистикада китә-кайта йөрсәк тә, сез безне беләсез. Бу очрашуыбызда бер-беребез белән әңгәмә корырга булдык. Кызык бит... ул башкалада, ә мин салада. Кем бәхетлерәк?

Авылны да, шәһәрне дә секс яшәтә

Гөлназ Шәмси соравы:

Мин 2000-2003 елларда Мәскәүдә читтән торып аспирантурада укыдым. Еллар буе булмаса да, айлар буе китапханәдә шөгыльләнер өчен, Мәскәүдә яши идем. Шул чорда мин белгән Мәскәүдә, нинди дә булса дәрәҗәгә ирешү, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен, кешеләр махсус «зәңгәр», «алсу» булып, бер-берсе белән йоклап йөриләр иде. Бу минем өчен бик гаҗәп тоелган иде. Ул вакытта «зәңгәрләр» һәм «алсулар» өчен махсус клублар ачылды. 2023 елда үткән Ивлееваның «шәрә кичәсе» шушы күренешнең дәвам итүе турында сөйли. 20 ел узып та, Мәскәү ул яктан бер дә үзгәрмәдеме икән? Син бу хәлләрдән хәбәрдармы?

Линар Закиров җавабы:

Ивлеева кичәсе һәм кемнең кем белән йоклау темасына җәелеп китеп сөйлисем килми. Шундый заман җитте – бу темага ярамаган бер сүз ычкындырсаң, экстремист булып танылуыңны көт тә тор. Журналист булып эшләгәндә дә андый «түбән» темалар белән мавыкмаска тырыштым.

Синең өчен ачыш булмастыр, Гөлназ апа, бер җенестәгеләр генә түгел, традицион мәхәббәт тарафдарлары, ягъни ир белән хатын-кызлар арасында да мәсьәләне түшәк аша җайлау киң таралган, дип беләм. Һәрхәлдә, матбугат аша ишетелгән андый мисаллар шактый. Мәхәббәт белән беррәттән сөяркәләр, «уҗымга чыгу» да – мәңгелек бер тема. Ирләрне «полигам» дип атыйлар, ягъни бер генә хатын-кыз назы белән чикләнә алмыйлар. Америка, Европа илләре җитәкчеләрен генә карыйк. Аларның да кайберләре, законлы хатыннары була торып, «сулга» йөргән, сөяркәләре булган. Моника Левински, Карла Бруни, Мэрилин Монро исемнәре генә дә ни тора.

Бүгенге заман артистлары, бигрәк тә хатын-кызлар, ирләрне алыштырып кына тора. Җырчы Мадонна әле бер биючесе, әле икенчесе белән чуала. Мин аларның бу гамәлен тәнкыйтьләмим дә, хупламыйм да. Дини күзлектән караганда, артык ташып торучан җенси теләгеңне бәйдә тота алмау – гөнаһ. Кемдер бәйдә тота ала, ә кемдер моны булдыра алмый. Зур шәһәрдә яшәүчеләр азгынрак кебек тоеладыр, әмма алай түгел. Бөтен авыл хатын-кызларын аталандырып чыккан гайрәтле ирләр турында да әледән-әле ишетелә.

Кеше – эмоцияләр белән яшәүче җан иясе. Ашау, йокы никадәр рәхәтлек китерсә, түшәк тә шундый зур көчкә ия. Әмма үз гомерендә бер ире яки бер хатыны белән генә түшәк бүлешә алучылар алдында баш иясе генә кала.

Линар Закиров соравы:

Алдан әйтеп куям, беренче соравым тупас яңгырый, ләкин ул – мин әйткән сүз түгел, халык сүзе. Авылның бер башында сине «ус...рды» дип сөйләсәләр, икенче башында «утырып т...чты» диләр. Салада мондый күренеш әле дә күзәтеләме, ягъни авылдашлар арасында гайбәт сату модадамы? Мәскәү кебек зур шәһәрдә яшәүнең уңай ягы шул – анда кеше күп, сине белүчеләр бик аз, «чәйнәп йөрү» дә сирәк күренеш монда. Син – районда гына түгел, республикада да билгеле каләм иясе. Синең турында да гайбәт чыгармый калмаганнардыр. Кайсылары нахак иде, кайсыларын аеруча авыр кабул иттең?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Авыл гайбәтсез тора алмый. Әле безнеке кебек өч чакрым ярымга сузылса, имеш-мимешләр 3 ай дәвамында 3 төрле версиягә әйләнеп кайный. Ис китәрлек яңа вакыйга тумыйча, син геройлыктан туктамыйсың. Безнең авыл да искәрмә түгел.

Минем соңгы 20 елым Төркия белән бәйләнгән. Елына кимендә 3 тапкыр баргач, халык йокламый. Нигә бара ул анда? Нинди акчага? Төрекнеке шәп микән? Аннан инде уйдырмалар китә. Гөлназ төреккә кияүгә чыккан да бала тапкан. Төреге баласын бирмәгәч, еш бара икән. Моңа нигез булып, минем 2014 елда 6 ай Төркиядә яшәп алуым тора. Бу – факт. Ә бала ясаганда кем шәм тотып торганы билгесез. Мин авылдашларга үпкәләмим. Иске Карамалыда гына түгел, ә Мөслим районында иң күп сәяхәт итүче миндер ул. Көнләшсеннәр. Җәннәткә керәселәре килсә – ак көнләшү белән. Ә: «Тагын Төркиягә киттеңмени?» – диючеләргә мин бик гади: «Әйе. Бер кварталга җитәрлек секс артыннан!» – дип җавап бирәм.

Линар Закиров соравы:

Мая, ягъни запас туплаучы уңган хатын икән үзең... Икенче сорауга күчик. Былтыр Рөстәм Миңнеханов якутларның Ысыах бәйрәмен карап кайтканнан соң, үзебезнең Сабантуйны бәйрәм итүне төптән үзгәртергә кирәк, дип белдерде. Ягъни, рәисебез фикеренчә, безнең милли бәйрәм шоуга кайтып калды. Ә син сабантуйларның хәзерге эчтәлеге һәм формасыннан канәгатьме? Кайсылары күбрәк ошый: шәһәрнекеме, район үзәгенекеме, әллә авылныкымы?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Мин 17 яшемдә, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем. 6 ел рәттән җәйге сессия июнь аена туры килде. Шулай итеп, авыл сабан туеннан биздем.

Беренче курста Горький паркына Казанныкын карарга бардык. Бер түгәрәктә көрәш, икенчесендә һинд биюләре, өченчесендә тагын нидер шунда... Авылча түгел инде... Рәхәтлек юк! 1993 ел бу. Әлегәчә авылыбыз сабан туена чыкмыйм мин. «Исәнмесез бәйрәме» кебек. 2-3 тапкыр, исәнләшеп, түгәрәк әйләнәсең... бетте. Ә менә берәр күрше авыл яисә башка районныкын карап кайтам. Пандемия чорында Мөслимдә узган Рәсәйкүләм авыл сабан туена да бармадым. Шундый кеше инде мин.

Күлмәк тектереп, әниләр биргән 1 сумга марҗа апалардан ачы кыяр суы, симәнкә сатып алган балачак сабантуйларын сагынам. Хәзер җырчылар чакыртып, 2-3 сәгатьлек концерт-шоуларны сабан туенда түгел, ә залда утырып карыйм. Ә бәйрәм башкача булырга тиеш. Безнең әти-әниләр, «КамАЗ» арбасына төялеп, Мөслимгә ат чабышы карарга бара иделәр. Без дә ияргән... Менә ул, ичмасам, бәйрәм булган.

Сабан туйларының ул вакыттагы «эротикасы» – йөгерешченең чалбары төшеп китә, туры баганага менүченең трусигы шарт ярыла, ә юан көрәшченең трикосы тезгә шуа. Халык куана, бала-чага шат. Юктан бер кызык чыга…

«Татнефть»тән 5 мең сум бүләк

Гөлназ Шәмси соравы:

Линар, син, татар журналистикасына «нокта куеп», Мәскәүгә киттең. Аңарчы төрле басмаларда эшләп, конкурсларда җиңеп, хезмәт юлыңны уңышлы гына башлаган идең. Һәм кинәт кенә Дәүләт Советына Фәрит Мөхәммәтшин кул астына эшкә күчтең. 4 ел гомереңне шунда әрәм иттең. Мин аны әрәм иттең дип саныйм, чөнки бу 4 ел гомер сиңа Казаннан тулай торакта башка нәрсә бирде?! Син, әлбәттә, Дәүсоветта эшләүне тормыш мәктәбе булды, дисең, ләкин синнән бер язма күрә алмадык, синең турыда ишетә алмадык. Луиза Янсуар белән бергә алып барган «Тәгәрмәч» проектын читкә чигереп булмый, әлбәттә, ләкин бу очракта ул хобби булып кала. Хәзер әйтәсең бит, эшләсәм, рус матбугатында, каналларында эшләячәкмен, дип. Кайчандыр мин бу юлны үттем. Башта татарча яздым, аннары рус теленә күчтем. 10 елдан соң мин татар матбугатына кайтып барам, ләкин бу кайту авыр бара. Гомумән, журналистикада баеп булмый. Син шул сәбәпле киттеңме?

Линар Закиров җавабы:

Тулай торак дигәннән, анысын да Дәүсовет түгел, аспирантурада укыган өчен университет бирде. Парламентка эшкә кергәндә, миңа беркем дә «алтын таулар» вәгъдә итмәде. Чираттагы эш урыным буларак кабул иттем мин аны. Көне-төне җигелеп эшләргә туры килде, чөнки Дәүсовет башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин – тынгысыз кеше. Уңай мәгънәдә әйтүем, әлбәттә. Һәрвакыт халык арасында ул. Башка депутатларның да эшен яктыртырга кирәк. Аннан башка да кәгазь эше, кем әйтмешли, «муеннан» булды.

Кайсы журналист, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, атаклы телевизион журналист, парламентның матбугат хезмәтен озак еллар җитәкләгән Резида Макуева (узган елның декабрь ахырында бакыйлыкка күчте, урыны оҗмах түрләрендә булсын) белән иңгә-иң куеп эшләдем, дип горурланып сөйли ала? Резида Галимҗановна университеттагы курсташың да бит әле ул. Никадәр баналь яңгырамасын, парламент минем өчен бик зур тормыш мәктәбе булды. Анда мине эт итеп сүктеләр дә, канат куярлык мактау сүзләре дә ишеттерделәр. Дәүләт Советын һич кенә дә ыштан туздырылган урын дип әйтергә ярамый.

Элек, совет чорында, авылдан чыгып киткән егет-кызларга әти-\әниләре әйткән бит, «балам, рус телен сайларга тырыш, кеше булырсың» дип. Дөрестән дә, русча яза, сөйли белү профессиональ яктан мөмкинлекләреңне бермә-бер арттыра. Бүген дә шулай. Башлангыч чорда мин татар телендә генә яза идем, тора-бара русчага күчтем. Шуңа да, курыкмыйча, Казаннан читкә китә алдым. Ә русчам камил булмаса, мондый адымга барырга җөрьәт итәр идемме икән.

Мин журналистика дип янып йөргән, шашкан бер бала идем. Әмма үсә төшкәч, шушы профессиягә ныклап кереп киткәч кенә, журналистның нинди аяныч, матди яктан мескен хәлдә булуына төшендем.

Көннәрдән бер көнне Мәскәүдә яшәүче иптәш малай, «әйдә, маркетплейста кибет ачып карыйк», диде. Мин юньлерәк теләсә кайсы эшкә алынырга әзер идем, журналистика гына булмасын, дигән шарт куйдым үземә.

Мәскәүдә яшәп, икенче ел киткәч, интернетта «Татнефть» оешмасы игълан иткән иншалар конкурсына тап булдым. Әтием ягыннан бабам нефтьче булган, оператор булып эшләгән, шуңа да әлеге хезмәттән азмы-күпме хәбәрдармын. Шуңа да уйламаган җирдән язу-сызу теләге кабынып китте күңелдә.

Ай буе язган хикәяне җибәрдем мин. Жюри әгъзаларына рәхмәт, хезмәтемне югары бәяләп, өченче урынга лаек дип таптылар. «Татнефть» кебек зур оешма, беләсеңме, ничә сум җибәрде бүләккә? 5 мең. Юк, доллар түгел шул – сум. Шаккаткыч. Татар теленең бәһасе шул чама гына, татарча бүтән язып, вакытымны әрәм итеп йөрисе түгел икән, дидем. Шушы интервьюга, Гөлназ апа, сине якын итеп күргәнгә генә ризалаштым.

Ә бай булырга теләү, омтылуның бер начар ягын күрмим. Бу турыда сөйләү никтер бездә, татарда, әдәпсезлек булып санала.

Иске Карамалы авылы музеенда.

«30-40 яшьтә генә ирләрнең башына акыл керә»

Гөлназ Шәмси соравы:

Минем чираттагы соравым, әлбәттә, өйләнү турында. Статистика күрсәтүе буенча, 30дан узган кеше (ә сиңа 32 яшь) инде өйләнмәскә дә мөмкин. 30дан узган хатын-кыз да кияүгә чыгарга атлыгып тормый, дияр идем, үзем дә моңа мисал булып торамдыр. 30 белән 40 арасында кеше комфорт зонасында яши, чөнки елап торган бала, мырлап торган хатын, ир юк. Ләкин мин синең 30га кадәр мәхәббәт кичергәнеңә шаһит. Синең очракта мәхәббәт берәү була да, шуның белән бетәме? Мин үз гомеремдә көчле өч мәхәббәт кичердем. Өчесе өчен дә Ходайга рәхмәтлемен, чөнки мәхәббәт ул – көчле әйбер. Синең очракта буең килгән, фатирың бар. Соң сине бит кызлар богаулап алырга тиеш. Син хәзер комфорт зонасындамы, мәхәббәт көтәсеңме, әллә гаилә кайгысы киттеме инде?

Линар Закиров җавабы:

Кешенең төп миссияе – нәсел калдыру. Ләкин хәзер адәм баласы тормыштан нәсел турында уйламый гына да тәм табып яшәргә өйрәнеп бетте. Мин дә шулар исәбендәдер. Күңелем белән гаилә корырга әзер түгелмен. Бала тәрбияләү турында әйткән дә юк. Әни әйтә инде, үз балаң булгач, аңа мөнәсәбәт бөтенләй башкача була, аталык инстинкты уяна, дип. Ә уянмаса?!

Кайчан өйләнәсең, дип гел сорап торалар. Гаилә корсаң, кайчан бәби алып кайтасыз, дип талкый башлыйлар. Әйтерсең, кешенең үз тормышында проблема беткән дә, башкалар гаиләсенә кысылып, акыл өйрәтергә кирәк.

Берүзең яшәү, әлбәттә, рәхәт. Беркем өчен җаваплылык аласы юк, үзеңә үзең хуҗа. Эгоистлык галәмәтедер. Бүгенге заман үз-үзеңне яратуга корылган. Меңләгән психолог безне шуңа күндерә түгелме соң? Үзеңә үзең хуҗа принцибы миндә һәрвакыт бар иде. Дәүләт хезмәтеннән китүем дә шуңа бәйле.

Гаилә кыйммәтләре турында кирегә сукалап, дәүләт сәясәтенә каршы сөйли бу, дип, тәнкыйть утына да тотарга мөмкиннәр үземне. Юк, инкарь итмим, гаилә кирәк ул, бала да табарга кирәк. Ләкин бу адымга ныклап әзер булу сорала.

Бер караганда, шәһәр җирендә, Мәскәүдә бигрәк тә, кеше күп, сайлау мөмкинлеге зур. Әмма ялгыз кешеләр нәкъ менә шәһәрдә күбрәктер, дим. Авыл җирендә яшьләр бик иртә өйләнә, кияүгә чыга, бала таба, кыскасы, чөкердәшеп яши. Аерылу очраклары да сирәк. Ә Мәскәү кебек зур шәһәрдә кеше күп очракта сайлана-сайлана картаеп бетә.

Хәтерлисеңме, Мирхәйдәр Фәйзи әсәрендәге Галиябануның әтисе Бәдрине «40 яшьлек авыл карты» дип сурәтлиләр. Ул заманалар артта калып, кешенең гомере бүген күпкә озыйнады, дип ышандыра табиблар. 30-40 яшьтә, ирләрнең башына акыл кереп, чәчәк ата гына башлыйлар.

Район башлыгы «Игезәкләр бәйрәме»нә киртә куйды

Линар Закиров соравы:

Хәтерлисеңме без синең белән ничек таныштык?.. Мин ул вакытта «Кәеф ничек?» газетасында эшли идем, җырчы Илназ Сафиуллин басманың хуҗасы иде. Без, әле тагын бер төркем журналистлар, җырчылар, артистлар, зур десант булып, син үз авылыңда – Иске Карамалыда оештырган «Игезәкләр фестивале»нә кайткан идек. Халыкның күплеге ул чакта... Шулкадәр игезәкләрне каян, ничек җыеп бетерә алгансыңдыр син. Районның чын мәгънәсендә бренды булырлык чара иде ул. Ләкин озын гомерле була алмады ул фестиваль. Сәбәбе нидә? Мөслимнең игезәкләр башкаласы булуы ни белән аңлатыла?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Минем нәсел игезәкләргә бай. Әнинең игезәк энесе һәм сеңлесе, әтинең икенче буын туганнары, бабайның игезәк сеңелләре, үземнең өченче буын «брат»ларым, дүртенче буындагы кыз туганнарым – җиде пар. Шуңа да мондый бәйрәмне мин уйлап табу – табигый хәл. Безнең авылда 10 пар игезәк бар. Әмма тагын 10 пар килен-кияү сыңары, 10 пардан артык оныклар, игезәк балалары булган читтә яшәүче авылдашлар минем фантазиямне эшкә җикте. Бездә игезәкләр бер-берсенә охшамаган. Бер күкәйдән булсалар да. Аннан күп парлар бер-берсе белән икенче, өченче буында туганнар. Бер гаиләдә икешәр пар да бар. Гомумән, Мөслим районы 3 игезәкле 5 пар белән мактана ала. Без булдырабыз!

Беренче тапкыр 2007 елда авылыбызга бәйле игезәкләрне җыйсам, 2012дә Мөслим районының уникаль игез балаларын чакырдым. Син шунысына кунак булып килгән идең. Ә Рамил Муллин хакимлек иткән 6 елда бу бәйрәмгә ирек булмады. Әмма бер хаким килә, берсе китә... өмет бөтенләй өзелмәгән әле.

«Энгель Фәттахов иң яхшы мәгариф министры булды!»

Гөлназ Шәмси соравы:

Минем бер туганым 19 яшеннән Мәскәүдә яши, хәзер инде яше 65кә җитеп килә. Яшьрәк чакта төрле бәйрәм чараларына йөргәндер… Ләкин соңгы 20-30 елда аның Зур театрга, Мәскәү үзәгенә чыршы бәйрәменә барганы юк. Пенсиягә чыккач, вакыты бөтенләй тарайды. Ул Выхино метро станциясе янында тора, бөтен тормышы шул тирәдә бөтерелә. Мегаполис кешене шулай әкрен генә «йота». Син, бәлки, кайларгадыр барырга өлгерәсеңдер... Минем уйлавымча, Мәскәү халкының 70 проценты шәһәр тормышында «кайнамый», иртән метрога төшә дә кич метродан менә. Син бу хакта ни уйлыйсың?

Линар Закиров җавабы:

Мәскәүдәге тормыш Казанныкыннан аерыла, билгеле. Россия башкаласында акча, матди мөмкинлекләр күбрәк булганга шулайдыр ул. Кар явып үттеме – 10-15 коммуналь хезмәткәр көрәк тотып чыга да бөтен ишегалдын көрәп, ялт иттереп куя. Кар чистарта торган машиналар да көтүе белән эшли. Транспорт системасына тел-теш тидерерлек түгел: метро, электробуслар, МЦК, МЦД, дисеңме, такси да минуты белән килеп җитә. Тик менә таксида, күзәтүем буенча, нигездә Урта Азиядән килгән халык эшли, кайберләре русча аңлаша да алмый... Бу өлкәдә культура дәрәҗәсен югарырак күрәсе килә шул. Транспорт дигәннән, Мәскәүдә төне буе йөри торган маршрутлар да бар. ЕМИАС дигән система аркылы кесә телефоныннан көнендә үк табибка язылырга һәм эләгергә була.

Көндәлек режимга килсәк, дөрес, көн дә бәйрәм, көн дә туй була алмый. Мин дә иртән торам, компьютер каршына утырып эшлим. Хезмәтем электрон кибет, ягъни маркетплейс белән бәйле булганга, күпчелек нәрсә компьютер аша эшләнә. Төшкә таба спорт залына юл тотам. Ким дигәндә 3 сәгатем анда үтә. Кайткач, тагын компьютер төбе.

Халыкның күңелен күрә беләләр Мәскәүдә. Атналар буе шәһәрнең төрле мәйданчыкларында әле балык, әле варенье фестивале, тарихи чаралар үтә. Сентябрь башында халык шәһәр көнен аеруча зарыгып көтә, Мәскәүнең туган көнен ел да гөрләтеп үткәрәләр. Берничә көнгә сузыла кәеф-сафа кору.

Башкалабыз тормышында актив катнашам. Җылы көннәрдә велосипедта җилдерәм. Мин яши торган йорт ВДНХдан ерак түгел, анда да төрледән-төрле чаралар үтә. Театрларга, музейларга, аквапаркка, бассейнга йөрим.

Пенсионерларга «Московское долголетие» проекты кысаларында игътибар аеруча зур. Олы яшьтәгеләргә башкалада акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Берничә тапкыр танылган алып баручы, табиб Елена Малышеваның тапшыруына тамашачы булып барган идем. 3 сәгать утырып чыккан өчен 1 мең сум түләделәр. Кайбер абзый-апалар моны кәсепкә дә әйләндергән. Алар, матур киенеп, бизәнеп, ясанып куялар да көн саен төрле тапшыруларга йөреп һәм кул чабып, акча эшлиләр. Теләк белән дәрт кенә булсын, калганы килә ул.

Зур-зур артистлар теге яки бу төбәк, шәһәргә елга бер генә тапкыр концерт белән килсә, Мәскәүдә аларның чыгышын төрле бәйрәм чараларында еш күрергә мөмкин. Иң кызыгы – бушлай. Танылган кешеләрне Мәскәү урамнарында, кибетләрендә очрату – шулай ук гадәти хәл. Берсендә хинкали ашаганда Елена Малышеваның ризык сайлап йөргәнен күрдем, Кызыл мәйдан тирәсендә атаклы продюсер Бари Алибасовны очраттым... Саный китсәң, күп андый мисаллар.

Линар Закиров соравы:

Элек әйтәләр иде, бөтен эчкече, уңышсыз кеше, ягъни «неудачниклар» авылда кала, дип. Дөрес аңла, бу – минем фикер түгел, халык сүзе. Хактан да шулаймы?

Гөлназ Шәмси җавабы:

21нче гасырда авылда яшәү – бәхет, минемчә. Ә узган гасырда шәһәрдә яшәү отышлы булган. Синең сорауга килсәк, шәһәрдә яшәп, миллион кешенең берсе булып та «неудачник» булырга мөмкин. Мин сине ачык мисаллар белән дә бәрә алам. Әмма алар авыл файдасына булачак. Әйтик, халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев. Аның бөтен гомере Мөслимдә узды. Ә күпме язучы, пенсиягә чыккач, авылга кайтып, иркенләп язам, дип хыялланып яши.

Актанышның элекке хакиме Энгель Фәттахов? Дистә еллар районын тотты, Казанда иң яхшы мәгариф министры булды. Аның чорында татар балаларыннан «Мин урыс» дигән җырлар акырттырмадылар. Хәзер дә туган төбәгендә көчле фермер ул. Минемчә, бәхетле кеше.

Ярар, мине алыйк. Гади бер журналист кыз. Соңгы 15 елда ныклап төпләнеп авылда яшим. Дөньяның 25 илендә булдым. Төрек газеталары белән хезмәттәшлек итәм. Шул ук вакытта, бәрәңге корты чүпләп, авыл тормышы белән дә яшим. «Бөке»дә утырмыйм, автобуста изелеп гомерем узмый. Синеңчә, мин «неудачникмы»?

Гөлназ Шәмси соравы:

Татарстанда 43 район исәпләнә. Һәркайсында 1 йорты гына булган берәр авыл бар. Мөслимдә андый авыл Үрнәк дип атала. Кыш көне кереп булмый анда, кышны чыгар өчен 3 айлык запас әзерләп куярга кирәк. Телефон тотамы-юкмы, миндә андый мәгълүмат юк, ул тирәгә вышка куймаска да мөмкиннәр. Сине Мәскәү дигән мегаполистан Үрнәк дигән шул авылга китереп ташласалар, яши алыр идеңме? Нишләр идең анда?

Линар Закиров җавабы:

Җавабымны башка нәрсәдән башлыйм әле. Фермер ризыклары сатар өчен, Мәскәүнең төрле урыннарында алагаем зур матур сәүдә рәтләре төзеп куйдылар. «Московские ярмарки» дип атала. Тик менә экологик чиста шартларда үстерелгән яшелчә, ит, сөт ризыкларына якын килерлек түгел – бәяләрен күрсәң син! Гомумән, авылда үстерелгән, җитештерелгән әйбернең хакы кыйммәт шәһәр җирендә. Декабрь ахырында йомырканың бер дистәсе 140-150 сумга җиткән иде. Өй каршындагы шул ярминкә йортыннан сатучылар качып бетте – эш бармый, халык йөрми. Хан сарае кебек зур бинада, кем әйтмешли, җил улый.

Әгәр дә мәгәр Үрнәк авылына җан асрарга җибәрсәләр, билгеле, фермерлык белән шөгыльләнер идем. Тагын нишлисең инде анда? Салада яшәүнең нинди авыр хезмәт икәнен чамалыйм. Җәен әтәчләр белән бергә уянып, сыерны савасы, көтүгә озатасы. Кайттың да яңадан йокы симерттең түгел шул. Кара төнгә чаклы мең төрле мәшәкать белән янып йөрисе.

Ә менә бәрәңгене күпләп утыртмас идем. Отышлы түгел, кеременә карый чыгымы күбрәк. Аны әле кәтмәнләп, әле күмеп чыгып, билсең калуың да ихтимал. Шуннан соң, билеңне рәтләр өчен, бүлнис юлын таптап, күпме акча чыгарып саласы. Менә шулай фикер йөртә үзен яратучы бүгенге заман кешесе.

Авылда элемтә булмаска, телефон тотмаска мөмкин, дисең инде... Мин мәгълүматсыз яши алмыйм, балыкны судан чыгарып, җиргә ташлау белән бер. Син сурәтләгән вакыйгалар Робин Крузоныкын хәтерләтә. Минем аның язмышын кабатлыйсым килми. Әгәр Үрнәктә торырга шартлар булмаса, качам да китәм.

Кеше яши торган авылның кышын юлларын ачмыйча, автолавкалар җибәрмичә, адәм баласын тозакта тоту – район җитәкчелеге тарафыннан җинаять кылу белән бер. Ул авыл рәсми рәвештә бар бит, документларда теркәлгән, димәк, кешегә яшәү шартлары да тудырылырга тиеш. Әгәр юньле шартлар юк икән, район җитәкчелеге ул авылны бетерсен дә куйсын, халыкны интектереп ятмасыннар.

Линар Закиров соравы:

Авылыгызда син иң хөрмәт иткән кеше кем? Һәм ни өчен нәкъ менә шул кеше? Әтиеңнән кала, билгеле...

Гөлназ Шәмси җавабы:

Безнең авылда мин хөрмәт иткән кеше кемме? Аерып әйтүе дә авыр. Без бит инде барыбыз да бер авыл «диваналары». Туганнар кебек. Шулай да авылда яшәп калган яшьтәшләремне аерым билгеләп үтәсем килә. Өчәр бала үстерәләр. Алар булмаса, Иске Карамалы инде күптән таралган булыр иде. Ә болай яшибез әле... бирешмибез!

Ә хөрмәт иткән кешем күрше авылдан – Әмәкәйдән. Беренче төркем инвалид Мияссәр Шәрипов мебель цехы тота. Юл һәлакәтенә эләккәнче, ул газ хезмәтендә эшләде. Шушы фаҗигадан соң үзендә көч табып, тормышын төптән үзгәртте. Ике малаен да агач эшенә өйрәтеп үстерде. Алар аерым үз эшләрен ачтылар. Бу батырлыклар артында гади бер хатын-кыз – өй хуҗабикәсе Миләүшә тора.

Төркия Президенты төшеңә керсә, ничек юрарга?

Линар Закиров соравы:

Инде соңгы соравыма да җавап аласы калды. Син, гади авыл хатыны, Төркия президенты Рәҗәб Эрдоганга ярдәм сорап хат язган булгансың. Ул сиңа җавап биреп, фәлән миллион сум да күчергән. Бу турыда тәфсилләбрәк сөйлә әле. Ничек уйлыйсың, башка кешеләр дә мондый ярдәмгә өмет итә аламы?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Әлбәттә, Төркия президенты Рәҗәб Эрдоганны кемдер сөя, ә кемдер күралмый. Ә минем тормышымда зур эз калдырган кеше ул. Бу турыда «Татарстан яшьләре» газетасында иркенләп язган идем. Бу юлы кыскарак тотармын.

2014 елда мин кинәт авырып киттем. Аяк-кулларны туктаусыз көзән җыера. Бу хәл дүртәр сәгатькә кадәр бара. Табиблар, чит илдә генә дәвалап була, диләр. Анда да лазер кулланып кына. Мин шикәр хастасы да бит әле. Инде ашый, йоклый алмый башладым. Бер төнне, диндә булмасам да, истихара намазы укып, төшлек салып яттым. Ничектер йоклап та киткәнмен. Төш күрәм. Ак сакаллы бер бабай Эрдоганга хат язарга куша. Иртән сикереп тордым да Төркия сайтларын чокый башладым. Мине кабул итәргә Израильнең Хайфа шәһәрендәге хәрбиләр клиникасы әзер. Әмма 6 миллион акча кирәк. Яздым мин Эрдоганга хат. Аның янына Стамбулның «Босфор» гәҗитендә басылган «Төрек көлчәсе» дигән хикәямне дә теркәдем. Бу гыйнвар ае иде. Көтәм-көтәм – җавап юк.

Апрельдә Төркиягә шикәрне төшерер өчен бераз яшәп торырга киттем. Әле майда кайтып, өйләр юып, бәрәңге утыртып, кире килдем. Төгәл 8 ай көткәч, июль азагында Рәҗәб Эрдоган хакимияте клиникага акча күчерде, һәм миңа чакыру килде. Менә шул. Бу – минем «алтын балык тоткан» очрак. Сере шунда – гозерләргә кул куючы ул вакыттагы премьер-министр минем «Төрек көлчәсе» хикәямне дә укып чыга. Ошата инде. Менә сиңа «Господин случай».
<![CDATA[«Шулай килеп чыкты...» – Лилия Хәйруллина социаль челтәрләрдән китү сәбәбен әйтте]]> https://intertat.tatar/news/sulai-kilep-cykty-liliya-xairullina-social-celtarlardan-kitu-sababen-aitte-5864900 https://intertat.tatar/news/sulai-kilep-cykty-liliya-xairullina-social-celtarlardan-kitu-sababen-aitte-5864900 Sat, 16 Mar 24 11:00:00 +0300 message
Татар эстрадасындагы иң актив блогер-җырчыларның берсе булган Лилия Хәйруллина соңгы вакытта социаль челтәрдәге сәхифәләрен бөтенләй диярлек ташлады. Белүебезчә, җырчы хәзер чит илдә яши.

«Мине югалтканнар өчен мәгълүмат. Элемтәгә кермәвем, беркемгә дә җавап бирмәвем өчен гафу үтенәм. Минем белән барысы да тәртиптә, дип кенә әйтәсем килгән иде. Сөйләргә озак… Мин әлегә социаль челтәрләрдән башка яшим. Шулай килеп чыкты… Озаккамы, белмим…

Кочаклыйм. Минем өчен кайгырып торуыгызны белү бик рәхәт.

Социаль челтәрләрдән читләштем. Аларга кире кайтуымны күз алдына китерә алмыйм. Кирәкме икән? Шулай да була, дуслар», – дип язган ул.

<![CDATA[Сайлауда катнашучылар арасында уйнатылган «Лада Веста»ны Актаныштан үрнәк гаилә откан]]> https://intertat.tatar/news/sailauda-katnasucylar-arasynda-uinatylgan-lada-vestany-aktanystan-urnak-gaila-otkan-5864906 https://intertat.tatar/news/sailauda-katnasucylar-arasynda-uinatylgan-lada-vestany-aktanystan-urnak-gaila-otkan-5864906 Sat, 16 Mar 24 10:47:00 +0300 message
Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Флүдә Гардисламова «Сайлауларга бөтен гаилә белән!» конкурсының беренче җиңүчесе булып, «Lada Vesta» автомобилен отты. Әле генә без бәхетле гаилә янында булып, шатлыкларын уртаклашып кайттык, дип яза «Актаныш-информ» сайты журналисты Ләйсән Газизова.

«Бөтенләй дә машина отарбыз дип уйламаган идек», – дип каршылады безне Флүдә ханым. Шулай да мәгълүмат чараларында, телевизордагы рекламаларда #ТатарстанАлга #Гаилә БеләнСайлауларга хештегы белән социаль челтәрләргә фото урнаштырырга дигән белдерү күңеленә кереп кала.

Гардисламовлар сайлауларга гел парлап йөриләр. Бу юлы да Россия Федерациясе президентын сайлауларга да Флүдә белән Алмаз бергә килә. Сайлау комиссиясе членнары кулларына беләзек таккач, икәүләшеп фотога төшәләр.

Төшке ял вакытында Флүдә «ВКонтакте» социаль челтәренә керә дә башкаларның сайлауга баргач төшкән фотоларын күрә.

Беләзекләрен киеп парлап, балалары белән, ялгыз гына төшкән кешеләрне карагач, тукта әле, мин дә куйыйм әле, дип уйладым. Хештегларны дәфтәр битенә күчереп алган идем. Туктале, бер истәлек булып калсын дип, хештегларны күчереп язып, үземнең битемә фотомны урнаштырдым. Һәм бу турыда оныттым. Кич белән машина уйнатыласын да белмәдем. Бермәл миңа котлаулар, смслар килә башлады. Бөтенләй таныш түгел кешеләр «ВКонтакте»ның мессенджерыннан хәбәрләр җибәрәләр. Бик аптырадык та, куандык та, ышанып та җитмибез. Алдан браслетларны, машина отканда номерын сорарлар дип, шаяртып кына алып куйган идем. Минеке кухня өстәлендә, кирәк булса, икесен дә алып барырбыз, дип Алмаз да көлгән иде, – дип кичәге мизгелләрне искә төшерә Флүдә.

Татар тотып карамый ышанмый бит ул. Флүдә дә авылдашы Эльмирага шалтырата, авылдашы исә уен барышын телефонына төшереп торган икән. «Сезнең өчен үзем откан кебек сөендем» дип, Эльмира әлеге видеоны телефон аша Гардисламовларга җибәргәч, инде машина отуларына чын-чынлап инаналар Флүдә белән Алмаз.

Хисләремне, сөенечләремне әйтеп бетерә алмыйм, алар чиксез. Моңарчы мондый уеннарда бик катнашканым юк иде. Шулай да моннан 4 ел элек «Актаныш таңнары» газетасына язылучылар арасында телевизор приставкасы отканымны хәтерлим. Аны да кешеләр килеп әйткән иде. Бер компаниядә 1 атна элек дару препараты откан идем, аңа да нык сөендем. Ә кичә, 15 март көнне әниемнең туган көне иде. Аның вафатына да шактый вакыт үтеп бара. Әниемне догаларымнан бер дә калдырганым юк. Балаларым, әни, әбекәй сиңа туган көнендә бүләк җибәргән, диләр. Әниемнең рухлары шат булып, фатихаларын биреп ятадыр. Изге Рамазан айларында Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге инде бу, – ди Флүдә.

16 чакрым ераклыктагы Татар Ямалысы мәктәбенә барып эшләп йөрүче укытучы ханым 4 ел рәттән ураза тота. Быел да изге теләкләр тели-тели уразага кергән. Гардисламовлар икесе дә күрше авылга йөреп эшләгәч, бер машиналарын яңартырга да уйлаган булганнар.

Машина оту безнең өчен олы бәхет булды. Гаилә елында мондый конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт! Шатлыгымны, бәхетемне уртаклашучы һәркемгә зур рәхмәт! Барыгыз да сайлауларга барыгыз, үз тавышыгызны бирегез. 16, 17 март көннәрендә дә конкурс уза, машиналарның хуҗасы сез дә булырга мөмкинсез бит! – ди Флүдә ханым.

Аның сүзләрен ире Алмаз дәвам итә:

Мондый олы отышны күргәнебез юк иде. Иптәшемә конкурска катнашкан өчен рәхмәт! – ди Татар Суыксуы авылында янгын сагы хезмәтендә эшләүче Алмаз.

Өр-яңа «Lada Vesta» автомобилендә кем йөриячәген инде Гардисламовлар хәл иткәннәр. Флүдә, кулым өйрәнгән машинамда үзем йөрермен, ә яңасына ирем утырыр, ди.

«Отыш уенын оештыручылар Гардисламовларга иртәгә, 17 март көнне, «Lada Vesta» автомобиленең ачкычларын тантаналы төстә «ТНВ» каналындагы туры эфирда тапшырачаклар. Бүген Флүдә белән Алмаз олы юлга чыгарга әзерләнә. Хәерле юллар, имин тормышлар телик райондашларыбызга, машиналарының рәхәтен, файдасын күрсеннәр!» – дип яза «Актаныш-информ».

<![CDATA[Самарага килеп җиттеләр: Сызрань нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүм итеп, янгын чыккан]]> https://intertat.tatar/news/samaraga-kilep-ittelar-syzran-neft-eskartu-zavodyna-dron-houm-itep-yangyn-cykkan-5864905 https://intertat.tatar/news/samaraga-kilep-ittelar-syzran-neft-eskartu-zavodyna-dron-houm-itep-yangyn-cykkan-5864905 Sat, 16 Mar 24 09:59:00 +0300 message
Самара өлкәсендә Сызрань нефть эшкәртү заводына беспилотник һөҗүм иткән, шулай ук Новокуйбышев нефть эшкәртү заводына һөҗүм итү омтылышы да булган. Бу хакта төбәк губернаторы Дмитрий Азаровка сылтама белән ТАСС яза.

«Бүген иртән Сызрань нефть эшкәртү закодына БПЛА һөҗүме, шулай ук Новокуйбышев нефть эшкәртү заводына һөҗүм омтылышы да булды. Сызрань НПЗ территориясендә нефть продуктларын эшкәртү җайланмасында янгын чыкты. Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Новокуйбышевта НПЗга һөҗүм итү омтылышы да туктатылды, анда да зыян күрүчеләр юк», – дип хәбәр итә губернаторның матбугат хезмәте.

Предприятиеләр җитәкчеләре, төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, фаҗиганең нәтиҗәләрен юкка чыгару өчен чаралар күрелә, диелә хәбәрдә.

«Барлык хезмәтләргә һәм җаваплы ведомстволарга төбәк территориясендәге объектларны саклауга өстенлекле игътибар бирү бурычы куелды», – дигәннәр матбугат хезмәтендә.

Соңрак оператив хезмәтләрдә хәбәр итүләренчә, Сызрань НПЗ территориясендә янгын 500 квадрат метр мәйданда булган.

«Сызрань НПЗ территориясендә нефть продуктларын эшкәртү җайланмасындагы янгын 500 кв. метр мәйданны тәшкил итә», – дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгы чыганагы.

Шулай ук, аның мәгълүматлары буенча, Новокуйбышев нефть эшкәртү заводына дрон һөҗүме омтылышыннан соң шулай ук янгын чыккан. Аны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндергәннәр.
<![CDATA[«Мин түзеп тормаячакмын!»: Миләүшә – Данир Сабировларның кызын укытучысы кыерсыткан]]> https://intertat.tatar/news/min-tuzep-tormayacakmyn-milausa-danir-sabirovlarnyn-kyzyn-ukytucysy-kyersytkan-5864898 https://intertat.tatar/news/min-tuzep-tormayacakmyn-milausa-danir-sabirovlarnyn-kyzyn-ukytucysy-kyersytkan-5864898 Sat, 16 Mar 24 09:27:00 +0300 message
Миләүшә һәм Данир Сабировларның төпчек кызлары Данияне инглиз теле буенча өстәмә белем бирүче укытучысы кыерсыткан. Ул балага начар сүзләр әйтеп, дәрестән күз яшьләре белән чыгып китәргә мәҗбүр иткән. Әлеге күңелсез хәл турында Миләүшә Сабирова сторисларында сөйләде.

«Минем балаларым ярты елдан артык инглиз теле буенча Казандагы иң яхшы педагогларның берсендә шөгыльләнделәр. Без ул укытучыга аз акча түләмәдек, суммасын әйтеп тормыйм. Танышлар аша эләктек, безгә ул укытучыны тәкъдим иттеләр. Кызлар инглиз теле белән атнага 2 тапкыр шөгыльләнделәр.

Белем бирә ул, сүз дә юк. Балалар инглиз телен яхшырак белә башладылар. Ләкин кичә дәрестән соң Дания белән Мәрьям машинага чыгып утырдылар да, Дания калтырана-калтырана еларга тотынды. Ул хәтта сөйләшә дә алмады, юл буе елап кайтты. Минем баламның шулай елаганын беркайчан да күргәнем булмады.

Кайткач нәрсә булганын сораша башладым. «Мин укый алмадым», – диде. Әйе, бу очракта аның да гаебе бар, өйрәнеп бетермәгәндер. Мин бала яклы гына түгел. Ләкин укытучы аны дәрес буе интектергән. Ахырдан башка бер ханым килеп, Данияне кочаклаган да юата башлаган. Ә укытучы чыгып: «Син нигә елыйсың? Бар, кит моннан!» –дип, Данияне этеп җибәргән һәм аңа «иди в ж…!» дип кычкырган. Казандагы иң әйбәт укытучыларның берсе ничек шулай әйтә алган – башыма сыймый!

Минем балалар инде ничә ел спорт белән шөгыльләнә. Спортта тагын да кырысрак таләпләр. Ләкин бу – өстәмә түгәрәк, мин аның өчен акча түлим. Мин баламның башыннан сыйпап торуларын сорамыйм. Ләкин шундый мөгамәләне түзеп тормачакмын. Мин тавышланып йөрүләрне яратмыйм, гауга чыгармадым, әмма балаларымны ул укытучыдан алдым», – дип аңлаткан Миләүшә.

<![CDATA[Җырчы Ильвинадан кактан татлы ризык рецепты]]> https://intertat.tatar/news/yrcy-ilvinadan-kaktan-tatly-rizyk-recepty-5864880 https://intertat.tatar/news/yrcy-ilvinadan-kaktan-tatly-rizyk-recepty-5864880 Sat, 16 Mar 24 09:00:00 +0300 message
Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә ифтарга кактан рулет ясарга өйрәткән.

Ингредиентлар: как, күрәгә, караҗимеш, йөзем, әстерхан чикләвеге, куертылган сөт, атланмай.

Как һәм майдан кала барысын да иттарткычтан чыгарырга һәм как өстенә тигезләп җәяргә, өстенә угычтан атланмай (сыер мае) уарга һәм рулет итеп төрергә.

Рулетны пергамент кәгазенә төреп, туңдыргычка куярга, шул вакытта матур итеп киселә. Как рулетын суыткычка куярга яки ясап бетерүгә кисеп ашарга да мөмкин.

<![CDATA[Җырчы Илшат Сафин беренче тапкыр әти булган]]> https://intertat.tatar/news/yrcy-ilsat-safin-berence-tapkyr-ati-bulgan-5864899 https://intertat.tatar/news/yrcy-ilsat-safin-berence-tapkyr-ati-bulgan-5864899 Sat, 16 Mar 24 08:11:00 +0300 message
Җырчы Илшат Сафин беренче тапкыр әти булган. Бу хакта социаль челтәрләрдәге «Зур баян» төркеме яза. 14 март көнне җырчының улы туган.

Илшатны һәм тормыш иптәшен әлеге матур вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышын чит-ят күзләрдән бик нык яшереп килгән Илшатның өйләнгәнен дә белми калдык. Ул үзе «Интертат»ка интервьюда: «Әйдә, миңа өйлән», – дип әйтүчеләр дә бар. Яшермим. «Әйдә, мин бүген мантый пешердем», «Әйдә, миңа чәй эчергә кереп чык әле», – диючеләр дә бар», – дип сөйләгән иде.

«Агыйделнең буйлары»н җырлап танылган Илшат Сафин: «Чикылдап йөри торган кызлар ошамый»

<![CDATA[25 минут йөрәге туктап торган хатын исән калган]]> https://intertat.tatar/news/25-minut-iorage-tuktap-torgan-xatyn-isan-kalgan-5864819 https://intertat.tatar/news/25-minut-iorage-tuktap-torgan-xatyn-isan-kalgan-5864819 Sat, 16 Mar 24 03:00:00 +0300 message
АКШта яшәүче хатынның йөрәге 25 минут туктап торган, аннары ул 2 атна комада яткан һәм исән калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Миннесота штатында яшәүче 48 яшьлек Шерил Джордан Уинстон 2020 елда вакытында ярдәм итү сәбәпле исән кала. Өйдә булган чакта аның йөрәге кисәк кенә туктый. Ире тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар килеп җиткәнче, ир хатынга йөрәк-үпкә реанимациясе ясый. Уинстонны кабат терелтү өчен, табиблар дефибриллятор куллана. Аннары хатынны хастаханәгә салалар, дарулар белән комага җибәреп торалар.

Хатын бу халәттән 2 атнадан соң гына чыга. Моңа кадәр ул беркайчан да күкрәк читлегендә авырту тоймаган булган.

«25 минут буена йөрәгем типмәсә дә, миндә җитди үзгәрешләр булмаган», – ди Уинстон. Ул нормаль тормышка кайта алуын сөйли.

Табиблар сүзләренчә, Уинстонны ире вакытында ярдәм күрсәтү аркасында гына коткара алганнар. Хәзер Уинстон бар кешене дә реанимация ясарга өйрәнергә, авырту булганда кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә чакыра, диелә хәбәрдә.
<![CDATA[Эндокринолог Аделина Әбдүрәзакова: «Табиблар уразаны организмга файдалы итеп тота»]]> https://intertat.tatar/news/uraza-totucy-endokrinolog-adelina-kinaslare-tabiblar-urazany-nicek-tota-5864890 https://intertat.tatar/news/uraza-totucy-endokrinolog-adelina-kinaslare-tabiblar-urazany-nicek-tota-5864890 Sat, 16 Mar 24 00:00:00 +0300 message
Табиблар ничек ураза тота? Ураза тотканда сәламәтлекне саклау өчен нинди файдалы киңәшләр бирерсез?

Медицина белгечләре уразаны организмга файдалы итеп тота. Бу – ризык төрләренә, туклану моментларына бәйле.

Республика балалар клиник хастаханәсе эндокринологы Аделина Әбдүрәзакова.

Фото: © Шәхси архив

Сәхәрне калдырмаска!

Әлбәттә, беренче киңәшем: сәхәрне калдырмаска кирәк! Ул – бик мөһим компонент. Сәхәр ашалмыйча калса, ризыктан, эчемлекләрдән тыелап тору вакыты арта. Шул сәбәпле, ифтарга якынлашканда, баш авырту, баш әйләнү, күңел болганулар килеп чыгуы мөмкин. Бу очракта баш авырту көчәюе күзәтеләчәк, һәм кеше, саулыгы какшау сәбәпле, түзәлмичә, уразаны тотып бетә алмавы ихтимал.

Сәхәр туклыклы булырга тиеш. Кешенең организмындагы күзәнәкләргә һәм баш миенә энергия кирәк. Көн буена зыянсыз ураза тоту өчен глюкоза зур роль уный. Ә ачлык озаккарак сузылса, кеше организмында глюкоза май кислоталарыннан барлыкка килә башлый. Аның тискәре нәтиҗәсе буларак, кетон пәйда була. Алар сәламәтлеккә зыян китерә ала, мин алдарак әйткән симптомнар килеп чыга. Моны булдырмас өчен, ураза тотканда ашау вакытлары билгеләнгәнчә булырга тиеш.

Табиб буларак, сәхәр һәм ифтар рационнарына яшелчә-җимеш алырга киңәш итәр идем. Бу продуктлар клетчаткага бик бай, ә ул кешегә озак вакыт туклык хисе бирә.

Углеводларга килгәндә, төрле ярмалар, мәсәлән, карабодай боткасы, соры дөге, киноаны рационыгызга кертсәгез, яхшы булыр. Шулай ук тулаем бөртекле икмәк файдалы булачак.

Аксымлы азык-төлектән ит, балык бик әйбәт. Әмма сәхәргә итле ризык ашау кемгәдер авыр тоелырга мөмкин. Бу очракта йомырка, сөт ризыклары сайларга була. Ләкин сөт ризыкларыннан сару кайнау (изжога) булса, организм менюны үзгәртүне таләп итә, дип аңлагыз.

Эчемлек балансын тоту да зарур. Күпләр бу хакта оныта. Ифтарда гына су эчәләр, аннан соң бер тапкыр чәй эчәләр дә, башкача организмга сыеклыкның кирәклеген күрмиләр... Рөхсәт ителгән вакытта, һәр 20-30 минут саен су эчегез (моның өчен телефонда таймер, искәртүләр урнаштырып була). Бу – организмдагы сыеклык балансын көйләргә ярдәм итәчәк. Мөмкин булганда чәй эчәргә, каһвәне киңәш итмәс идем. Әлбәттә, моны һәркем үзе хәл итә.

Шулай ук сәхәр һәм ифтар вакытында чамасыз ашау да дөрес булмый! Гадәттәгечә ашарга кирәк. Ризыкка «тыныч» карарга киңәш бирәм. Авыз ачканда су эчү һәм финик кабу мизгеле бар, аннан соң намаз уку, һәм бу күренеш медицина ягыннан да бик уңай, дөрес. Намаз укыган арада ашказан-эчәк тракты яхшырак эшли башлый. Авыз ачкач та ашый башлау организмга өстәмә йөкләнеш тудыра.

Организмны алдан ук әзерләргә кирәкме?

Рамазан аена, ураза тотуга алдан ук әзерләнү дә яхшы. Чамасыз ашаудан баш тартып, порцияләрне контрольдә тота башлау мөһим. Яшелчә-җимешләр рационыгызда һәрвакыт мул булсын. Күпләр чамасыз ашый, һәм организм моңа күнегеп китә. Ә ураза башлангач, кеше организмы берникадәр стресс кичерә. Шуңа күрә, кайберәүләр тәүге көннәрдә ураза тотуның авыр булуына зарлана.

Ураза тоту медицина ягыннан чынлап та файдалымы, Аделина Рөстәмовна?

Медицина күзлегеннән караганда, зыянга караганда файдасы күп! Гомумән, дөрес итеп ризыктан, эчемлекләрдән тыелып торылса, фәһеме шактый зур. Кеше холестерин югарылыгы белән интексә, ураза тотканда, ул түбәнәя башлый. Бу холестерин запасларының «яндырыла» башлавы белән бәйле. Шундый ук хәл глюкоза белән күзәтелә. Ураза тоту диабет алдында булган кешеләргә дә уңай йогынты ясый ала. Тәүлек эчендә җыелган калорийлар да ураза вакытында аз күләмдә була.

Уразаның сәламәтлек ягыннан тагы бер уңай ягы бар. Мәсәлән, артык авырлыклары (симерү стадияләрендә) булганнарның саулыгы яхшыра ала. Билгеле, артык симезлек – диабетка да туры юл. Ә авырлык бик аз булса да кими икән, димәк, канда глюкоза да түбәнәячәк.

Шулай ук бу чорда кеше рухи яктан да дәвалану мөмкинлегенә ия. Ул дингә тартыла, аның дәвалануга ышанычы арта. Күпчелек чирләр кешенең психосоматик торышыннан килә. Ә ураза вакытында тыныч күңел халәте, стресслар һәм депрессия кебек күренешләр бик булмау сәбәпле, кешенең хәле әйбәтләнергә да мөмкин.

Кем өчен ураза зыянлы булуы ихтимал?

Әлбәттә, балигъ булмаганнарга, балаларга ураза тоту киңәш ителми. Аларның организмнары үзгәрешләр кичерә, үсеш вакыты. Алар өчен ураза тоту стресска әверелүе дә ихтимал. Шулай ук ач торуга балаларның реакцияләре төрле булуы көн кебек ачык. Балаларда метаболизмнар тизрәк булуы белән аерылып тора. Зур кеше организмы 24 сәгать дәвамында ач тора алса да, баланың 4 сәгать үтүгә үк тукланасы киләчәк, хәле начарлануы да мөмкин. Шуның өчен балаларга ураза тотудан тыелырга кирәк.

Йөкле хатын-кызларыбызга һәм күкрәк сөте белән нәниләрен тукландыручы аналарга ураза кагыйдәләрен үтәү тыела.

Өлкән кешеләргә килгәндә, авыр хроник чирләре булганнарга ярамый. Даими дарулар кулланып торырга тиеш булганнарга да киңәш ителми. Тоткан очракта хроник авырулар көчәеп китәргә мөмкин. Мондый «батырлык»ның аяныч тәмамлануын онытмасыннар иде.

Беренче һәм икенче типтагы шикәр диабеты, ашказан-эчәк тракты авырулары белән сырхауларга һәм җәрәхәтләре булганнарга ураза тоту катгый тыела. Чөнки шулай ук күңелсез хәлләргә дучар булулары бар.

Республика балалар клиник хастаханәсе эндокринологы Аделина Әбдүрәзакова.

Фото: © Шәхси архив

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга да, гадәттә, көненә 2-3 тапкыр дару эчү кирәк. Әлбәттә, монда табиб күрсәтмәләренә бәйле. Кемгәдер иртүк сәхәр һәм кич ифтар вакытында таблетка кабу да җитә.

Инсульт һәм инфаркт кичергәннәргә, хроник йөрәк җитешсезлеге белән авыручыларга ураза тоту хәвефле! Организмга сыеклык кермәү сәбәпле кан куеру куркынычы яный...

Шуңа күрә, беренче чиратта табибтан консультация алсагыз, рисклар булмаячак!

Күпләр, ураза тота башлагач, баш авыртуына, йокы килүгә зарлана...

Баш авыртуы беренче көннәрдә була, гадәттә. Бу – организм үзенчәлекләре, аның әлеге халәткә өйрәнүе белән аңлатыла. Моңа аеруча туклыклы матдәләр дефициты да тәэсир итә. Инде тәүге көннәр үткәч тә саулык белән проблемалар килеп туса, рационны яңадан ныклап карап бетү кирәк. Сәхәр ашамаучылар бу хәлгә ешрак дучар булырга мөмкин. Шул ук вакытта углеводлар, аксымнар, витаминнар аз булуыннан сәламәтлек какшау да була. Күпләр сәхәр һәм ифтар ашлары вакытында татлы-баллы ашамлыкларны артык күп ашыйлар. Ә бит әлеге төр азык-төлектән организмда углеводлар тиз таркалып бетә. Иң яхшысы бу вакытта: барлык татлы ашамлыкларны яшелчә-җимешләргә алмаштырырга. Мәсәлән, финиклар бик файдалы. Алар баллы да, туклыклы да!

Организм ураза тотуга әзерләнмәгән булса, баш авыртуы, баш аңгыраюы мөмкин. Алдан ук Рамазан аена кадәр булган өстәмә көннәрдә ураза тотып карап та организмны әзерләргә була бит. Мәсәлән, динебез буенча һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе тоту ярый.

Җаваплырыгыз өчен рәхмәт, Аделина Рөстәмовна! Дин кардәшләребез өчен файдага булсын.
<![CDATA[«Бер атна элек өйләнештеләр»: М7 юлында ут капкан машинада дүрт кеше һәлак булган]]> https://intertat.tatar/news/ber-atna-elek-oilanestelar-m7-yulynda-ut-kapkan-masinada-durt-kese-halak-bulgan-5864893 https://intertat.tatar/news/ber-atna-elek-oilanestelar-m7-yulynda-ut-kapkan-masinada-durt-kese-halak-bulgan-5864893 Fri, 15 Mar 24 20:00:00 +0300 message
Башкортстанда юл һәлакәтендә 4 кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 15 мартта иртәнге 6 тирәсендә М7 юлында Чернолесовский һәм Николаевка арасында була.

Якынча белешмә буенча, «Тойота Королла» машинасы шул ук якка баручы МТЗ «Беларусь» тракторына бәрелә, аннары юл кырыена төшеп китә һәм яна башлый.

Җиңел машинада 4 кеше һәлак була. Трактор йөртүчегә беренче ярдәм күрсәтәләр.

Фото: © Башкорстан буенча ЮХИДИ

Якынча белешмә буенча, ут капкан «Тойота» белән хатын-кыз идарә иткән, аның шәхесе әлегә ачыкланмаган. Машина хуҗасы салонда пассажир булган. Ул машинаны 2 ел чамасы элек алган, дистәләп штраф җыйган.

Янган машина салонында ир белән хатын – Уфа кешеләр була. Аларга Уфадан Казанга таба барырга чыккан, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» белешмәссе буенча, һәлак булган ир белән хатын – яңа гына өйләнешкән кешеләр. Алар 1 атна элек – 9 мартта язылышкан 26 яшьлек Татьяна һәм 19 яшьлек Глеб. Тагын бер һәлак булган кеше – аларның танышлары, 26 яшьлек Роман.

Ут капкан машинадан кешеләрне коткаручылар чыгарган. Ләкин ир белән хатын бик каты пешкән булган.

<![CDATA[Белгородны утка тотканда 9 яшьлек малай 9 айлык сеңлесен гәүдәсе белән каплаган]]> https://intertat.tatar/news/belgorodny-utka-totkanda-9-yaslek-malai-9-ailyk-senlesen-gaudase-belan-kaplagan-5864887 https://intertat.tatar/news/belgorodny-utka-totkanda-9-yaslek-malai-9-ailyk-senlesen-gaudase-belan-kaplagan-5864887 Fri, 15 Mar 24 19:00:00 +0300 message
Белгород өлкәсендә Беловское авылында Украина һөҗүме вакытында 2 бала – Женя исемле 9 яшьлек малай һәм аның 9 айлык сеңлесе яраланган. Бу хакта төбәк башлыгы Вячеслав Гладков үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте дип яза «Российская газета».

Аның сүзләренчә, кыз бала абыйсы аркасында гына исән калган. Женя сеңлесен үз гәүдәсе белән каплаган.

Атыш вакытында 9 яшьлек Женя үзен чын геройларча тота – 9 айлык сеңлесе Ангелинаны үз гәүдәсе белән каплый. Нәтиҗәдә, малайның баш мие һәм баш сөяге, йомшак тукымалары зарарлана. Шулай ук, кечкенә кызның да башына зыян килгән, йөзе һәм кул чуклары яраланган.

«Балаларның әнисе белән сөйләштем, ул гел алар янында. Аларның гаиләләре зур һәм тату – 4 балалары бар. Ханым сөйләгәнчә, шартлау вакытында Женя үзен чын геройларча тоткан, нәни сеңлесен үз гәүдәсе белән каплаган», – дип язган губернатор.

Хәзер балалар икесе дә өлкә балалар клиник хастаханәсендә, хәлләре уртача авырлыкта. Аларны федераль үзәктән килгән табиблар дәвалаячак.

«Тагын да нәтиҗәлерәк дәвалау өчен, федераль үзәктән травматолог һәм реаниматолог чакырттык. Алар инде иртәгә килеп җитәчәк һәм безнең табибларга ярдәм итәчәк», – дип сөйләгән губернатор.

Шулай ук Беловское авылындагы һөҗүмдә олы ир-ат та зыян күргән. Ул табибларга ярдәм сорап үзе мөрәҗәгать иткән. Башы яраланган иргә табиблар тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатор дәвалануга өенә кайтарып җибәргәннәр.
<![CDATA[Скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтованың машинасына боз төшкән]]> https://intertat.tatar/news/skripkacy-irka-gainemoxammatovanyn-masinasyna-boz-toskan-5864892 https://intertat.tatar/news/skripkacy-irka-gainemoxammatovanyn-masinasyna-boz-toskan-5864892 Fri, 15 Mar 24 17:02:00 +0300 message
Сервистан чыгып барган вакытта, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтованың машинасы өстенә түбәдән зур боз кисәге килеп төшеп, зыян салган.

«Менә шушы зур боз кисәге, мин сервистан чыгып барганда, машинам капоты өстенә төште…

Әле бит мин аңа карап үткән идем. Үз интуициямне ишетмим шул мин. Дөресрәге, игътибарымны читкә – эш буенча шалтыратуларга юнәлттем.

Шуңа күрә карап йөрегез. Мин бу турыда кисәткән булсам, әлеге хәл булмыйча калыр иде. Үземне гаепле тоям. Әгәр дә машина урынында кеше булса? Аллам сакласын», – дигән музыкант.

<![CDATA[Алабугада янгында ике бала һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды]]> https://intertat.tatar/news/alabugada-yangynda-ike-bala-halak-bulgannan-son-inayat-ese-kuzgatyldy-5864884 https://intertat.tatar/news/alabugada-yangynda-ike-bala-halak-bulgannan-son-inayat-ese-kuzgatyldy-5864884 Fri, 15 Mar 24 16:00:00 +0300 message
Йортта 4 балалы гаилә яшәгән була. Янгын чыккан төнне әни кеше бер баласы белән өйдә булмый. Бу төнне өйдә гаилә башлыгы 3 бала белән берүзе каршылый.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, 29 яшьлек ир-ат, 8 яшьлек улын ияртеп, йорттан мөстәкыйль рәвештә чыга. Аларны тән тиресе пешү җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр.

Янган конструкцияләрне тикшергәндә, 12 яшьлек үсмер кыз һәм 3 яшьлек малайның мәетләре табыла.

Фото: © ТР буенча Россия тикшерү комитеты

2 катлы йорт, ихатада торган 10нчы модельле «Лада» һәм «Suzuki Grand Vitara» машиналары тулысынча янып бетә.

Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Янгын сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклый.
<![CDATA[Сәхәр ашамыйча ураза тотарга ярыймы?]]> https://intertat.tatar/news/saxar-asamyica-uraza-totarga-yaryimy-5864860 https://intertat.tatar/news/saxar-asamyica-uraza-totarga-yaryimy-5864860 Fri, 15 Mar 24 16:00:00 +0300 message
«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза турында аңлаталар.

Тәравих намазыннан арып кайтып, иртән сәхәргә йоклап калганбыз. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

Бик арылган көннәрдә кеше сәхәр вакытында уяна алмыйча, иртәнге намаз кергәч кенә торырга мөмкин. Бу вакытта сәхәр ашарга ярамый.

Әмма ул кеше барыбер ниятләп, уразага керә.

Сәхәрсез ураза авыррак тотылачак, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәлм: «Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», – дип әйткән.

Әмма Аллаһыдан җиңеллек сорап, бу көнне ураза тотарга тырышырга кирәк, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Кем Рамазан аеның бер көн уразасын калдырса, ул аны ел буе тотып та тутыра алмаячак», – дип әйтә.

Әмма бу хәдис, казага калган уразаны тотмаска кирәк, дигәнне аңлатмый.

Пәйгамбәребез шушы хәдисе белән Рамазан ае уразасының бик фазыйләтле икәнлегенә игътибар иткән.

<![CDATA[16 мартка һава торышы һәм ай календаре]]> https://intertat.tatar/news/16-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare16-5864889 https://intertat.tatar/news/16-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare16-5864889 Fri, 15 Mar 24 15:44:00 +0300 message
16 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, аязганда -13˚, көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Бүлмә гөлләрен һәм рассаданы сугару өчен уңышсыз вакыт. Язын чәчәк ата торган бүлмә гөлләрен күчереп утырту, аерып утырту өчен уңай көн.
<![CDATA[Белгородка Украина ягыннан кабат һөҗүм: тагын 2 кеше һәлак булды]]> https://intertat.tatar/news/belgorodka-ukraina-yagynnan-kabat-houm-bulgan-5864885 https://intertat.tatar/news/belgorodka-ukraina-yagynnan-kabat-houm-bulgan-5864885 Fri, 15 Mar 24 14:59:00 +0300 message
Бүген Белгород өлкәсенә Украина һөҗүмендә тагын 2 кеше кеше һәлак булган.

Белгород губернаторы Вячеслав Гладков Грайворон шәһәрен утка тотканда җирле саклану отрядында хезмәт иткән ирнең үлүе турында хәбәр итте.

Соңрак бер кешенең Белгородта һәлак булуы билгеле булды. Ул кибеттә эшләгән булган, шәһәрне аттырганда күкрәге һәм корсагы яраланган, аны табиблар саклап кала алмаганнар. Шулай ук ике еше яраланган. Сәнәгать предприятиесендә эшләгән ирнең күзенә ярчык кергән. Урамда машинада барган икенчесенең башы яраланган.

Кичә Белгород өлкәсендә юлдан барган машинага снаряд тия, ул тулысынча янып беткән. Автомобиль йөртүче һәлак була, 4 кеше яраланган. Бу хакта Белгород мэры Валентин Демидовның «Телеграм»дагы каналында язды.

Шәхси секторда 5 йортның коймасына, фасадларына, түбәләренә һәм хуҗалык корылмаларына зыян килгән.

25 машинага зыян килгән. Шулай ук фаҗига урыныннан ерак түгел медицина оешмасы бинасына да зарар килгән.

Белгородта ВСУның чираттагы һөҗүмендә машина рулендәге хатын-кыз һәлак булды, 3 кеше зыян күргән. «Һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашам, яраланганнарның тизрәк савыгуын телим», – дип язган Белгород мэры Валентин Демидов.

Күпфатирлы 8 йортта 8 фатирында тәрәзәләргә зыян килгән. 3 шәхси йорт, 3 хуҗалык корылмасы зарарланган. Белем бирү оешмасында 2 тәрәзә чатнаган. 13 машинага зыян килгән.

Волчанская урамында һәм Корочанская урамнары чатында машиналар хәрәкәте өлешчә ябылган. Бу – атыштан соң юлга һәм берничә машинага зыян килүгә бәйле.

Соңрак билгеле булганча, әлеге урамнарда машина хәрәкәте яңадан ачылган. Коммуналь хезмәтләр территорияне чистарткан.

Видеода күренгәнчә, күпфатирлы йортның тәрәзә һәм балкон пыялалары ватылган, урыны белән фасадларга да зыян килгән. Шулай ук, берничә машина зарарланган, аларның берсе тулысынча янып беткән.

Демидов сүзләренчә, хәзер 3 кешенең зыян күрүе турында билгеле. Берсенең кабыргалары сынган, күкрәк читлеге имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Шулай ук кыйпылчык белән йөзе яраланган бер ирне дә хастаханәгә алып киткәннәр. Моннан тыш, бармагы киселгән һәм контузия алган бер хатын-кыз да табибларга мөрәҗәгать иткән, тик хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Соңгы мәгълүматлар буенча, күпфатирлы 14 йортта 33 фатирга, 5 шәхси йортка зыян килгән.

«Моннан тыш, белем бирү оешмасына һәм 2 сәүдә үзәгенә дә зыян килгән», – дип язган Демидов.

<![CDATA[Сайлауның беренче көне: ташламалы беләзек, машина оту мөмкинлеге, НАТО иле делегатлары]]> https://intertat.tatar/news/sailaunyn-berence-kone-taslamaly-belazek-masina-otu-momkinlege-nato-ile-delegatlary-5864883 https://intertat.tatar/news/sailaunyn-berence-kone-taslamaly-belazek-masina-otu-momkinlege-nato-ile-delegatlary-5864883 Fri, 15 Mar 24 14:51:00 +0300 message
15, 16, 17 март көннәрендә Россиядә Президент сайлаулары үтә. Ил тарихында беренче тапкыр президент сайлаулары 3 көн дәвам итәчәк. Ил башлыгы 6 елга, ягъни 2030 елга кадәр сайланачак. Ул 2012 һәм 2018 елларда да шушы срокка сайланды. Аңарчы президент сайлаулары 4 ел саен үткәрелә иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сайлауларга 4 кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

Россия Президентына кандидатлар: кем нәрсә вәгъдә итә?

Бу 3 көндә сайлау участоклары җирле вакыт буенча 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Чукотка һәм Камчаткада сайлауның беренче көне инде тәмамланды.

15 март җирле вакыт белән илнең 89 төбәгендә, шул исәптән яңаларында да, 94 меңнән артык сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү өчен 113 миллион 574 мең 550 сайлау бюллетеньнәре ясалган. Мәскәүдә, шулай ук илнең 29 төбәгендә электрон тавыш бирү көйләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә сайлаучыларның гомуми саны 112,309 млн кеше, чит илләрдә тагын 1,9 млн кеше, дип хәбәр иткән иде Үзәк сайлау комиссиясе. 2023 елның июленнән, ведомство мәгълүматлары буенча, Россиядә сайлаучылар саны 4,394 млн кешегә арткан. Быелның гыйнварында Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр Донецк Халык Республикасында сайлаучылар буенча мәгълүматларны ачты. Алар – 1,971 млн кеше, Луганск Халык Республикасында – 1,652 млн, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә һәркайсында 470 меңгә якын кеше.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан сайлауга әзер: 3 миллион кеше, 16 мең күзәтүче һәм видеотрансляция

Иртәнге 8дә Татарстан Республикасы территориясендә 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Участокларга 200 мең берәмлектән артык технологик җиһазлар – тавыш бирү өчен урналар һәм кабиналар, флаглар, мәгълүмати басма продукция һәм сайлау участокларын рәсмиләштерү элементлары кертелгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше үз сайлау хокукына ия. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев инде иртәнге 8:00 сәгатьтән Татарстан халкының сайлауларда актив катнашуын әйтте.

«Татарстан актив сайлый. Иртәнгә 8:00 сәгатьтә барлык участоклар ачык иде. Кәеф яхшы, һава торышы яхшы, сайлаулар әйбәт узачак», – дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Алар арасында бөтен төрле һөнәр ияләре — журналистлар, табиблар, педагоглар, эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре бар.

Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли башлады. Испания, Индонезия, Доминикана Республикасы, Гватемала, Танзания вәкилләре 3 көн дәвамында Татарстан сайлау участокларында тавыш бирү барышын күзәтәчәкләр. Мәсәлән, халыкара күзәтүчеләр бүген Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында урнашкан 55нче участок сайлау комиссиясендә булды.

«Делегацияләр килә. Испаниядән килүчеләр ачык рәвештә: «Без НАТО иленнән», – дип әйтә. Рәхим итегез! Алар бүген Казан сайлау участокларында булды инде. Чит ил күзәтүчеләре республиканың башка шәһәрләрендә, районнарда булачаклар. Минем хезмәттәшләр әзер», – диде Андрей Кондратьев.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Шулай ук барлык участоклар видеокүзәтү яки видеофиксация белән күзәтелә. Барлык мәгълүмат җәмәгать күзәтү үзәгенә килә. Барлык участоклардан трансляция тәүлек әйләнәсе алып барылачак.

Татарстан тавыш бирә

Казанда сайлауларны тантаналы төстә ачтылар. Иртәнге 8дә Казан дәүләт мәдәният институтында 283 һәм 340нчы сайлау участокларын ачу тантанасы булды. Бина фойесында тавыш бирүдә катнашучыларны «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры коллективы һәм институтның 70 кешедән торган җыелма хоры каршы алды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Без шундый мөһим көнне чыгыш ясавыбызга бик шатбыз. Россия Президентын сайлаулар кешеләргә илебезнең киләчәгенә дөрес юл сайларга мөмкинлек бирә. Алга таба ничек яшәвебез нәкъ безгә бәйле. Минемчә, һәр кеше моны аңларга тиеш. Һәркем үзе, гаиләсе һәм иле өчен җаваплы», – дип билгеләп үтте журналистларга чыгыш ясар алдыннан «Казан нуры» оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук, сайлауның беренче көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән бергә Россия Президентын сайлауларда үз тавышларын бирде.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Карл Маркс урамында урнашкан 42нче участокта булдылар – А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында, дип ачыклык керттеләр Республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иң беренче булып тавыш бирүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә урнашкан 46нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете белән беренчеләрдән булып үзләренең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышларын бирде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөселманнар Россиядә бик күп. Димәк, безнең тавыш көчле булып яңгырый ала. Ә тавыш бирмәсәң, сине кем ишетсен? Шуңа күрә сайлауларда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Бу бит – безнең хакыбыз. Кандидатлар арасыннан халкыбыз, милләтебез һәм ислам дине үсеше өчен иң файдалысын сайларга кирәк дип саныйм», – диде Камил хәзрәт.

Фото: © dumrt.ru

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Казанның Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116нчы лицейда урнашкан сайлау участогына парламент башлыгы хатыны белән килгән.

«Бу сайлау кампаниясендә һәркем катнашырга тиеш, чөнки һәркем үзенең киләчәге тыныч булсын, дәүләт башлыгы халыкның сорауларына җавап бирсен дип кызыксына. Авыр шартларда тыныч тормыш, Татарстан һәм Россия гражданнарының иҗади хезмәте тәэмин ителсен өчен лаеклы кешене сайлау мөһим», — диде Ф. Мөхәммәтшин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гражданлык бурычын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та үтәде. Ул Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында урнашкан участокта тавыш бирүдә катнашты.

«Билгеле булганча, һәрберебез ил язмышы белән яшибез, чөнки барыбыз да Россиянең дәүләти, аның географик бөтенлеге, табигый байлыклары, халкының киләчәге өчен җанатабыз. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция бара, үзебезнең бәйсезлек, дәүләтчелегебез өчен көрәшәбез. Шуңа күрә быелгы Россия Президенты сайлаулары аеруча әһәмиятле», – диде Марат Әхмәтов сайлау участогында.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сайлаучы беләзеге, Фирдүс Тямаев белән Салават Фәтхетдинов концерты, «Лада Веста» машинасы

Татарстанда сайлаучыларга «Мин тавыш бирдем» дигән язулы махсус беләзекләр дә тапшырыла. Беләзекне күрсәтеп, маршрут транспортларда бушлай йөреп була.

Шулай ук, сайлаулар уңаеннан 17 март көнне «Ак Барс банк» аренада узачак концертка да бушка керү мөмкинлеге бар. Концертның хедлайнерлары – Россия йолдызлары Ваня Дмитриенко, Хабиб, «Иванушки International», «Кар-Мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре булачак. Шулай ук кунакларны татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгышлары көтә. Концерт көндез башланачак һәм 21.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сайлауда катнашучы Татарстан халкы «Гаилә фотоконкурсы»на кушыла ала. Моның өчен сайлау участогында фотога төшәргә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә #всейсемейнавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән фотоны бастырып чыгарырга кирәк. Катнашучылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак, аларның иң мөһиме – «Lada Vesta» автомобильләре. Барлыгы 3 машина уйнатылачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чаллыда бәйрәм чаралары 16 мартта шәһәрнең өч мәйданчыгында – Азатлык мәйданы, Җиңү паркы һәм ГЭС поселогы территориясендә мәдәният һәм ял паркында башланачак. Чаллы халкы Масленица бәйрәме чараларында катнаша ала. Традиция буенча, Масленицаны бәйрәм итү кыш карачкысын яндыру белән тәмамланачак. Сайлау участокларында Татарстан предприятиеләреннән товарлар белән ярминкә оештырылачак, аларны Казан участокларындагы кебек үк 25% ташлама белән сатып алырга мөмкин.

Түбән Камада сайлау участокларында бәйрәм кәефен шәһәрнең иҗади коллективлары булдырачак. Интерактив һәм спорт мәйданчыклары, мастер-класслар оештырылачак. Табиблар сайлау участокларында «сәламәтлек нокталары» оештыралар, анда теләүчеләр сәламәтлекләрен тикшерә ала. Түбән Камада ил Президентын сайлауда беренче тапкыр катнашучыларга театр, кино, спорт комплексларына һәм хәтта төнге клубка билетлар биреләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тавыш бирүдә катнашучы Әлмәт халкы махсус «ташламалы» беләзекләр алачак. Алар буенча тавыш бирүчеләр шәһәрнең 19 оешмасында – кафеларда, рестораннарда, ягулык салу станцияләрендә, спорт комплексларында, кибетләрдә һәм күңел ачу үзәкләрендә ташламалар ала ала.

Фото: © Әлмәт районы матбугат хезмәте

Нәтиҗәләр кайчан?

Тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре якшәмбе, 17 мартта, Мәскәү вакыты белән 21:00 сәгатьтән соң билгеле булачак. Ул вакытта Россиянең иң көнбатыш төбәгендә – Калининград өлкәсендә участоклар ябылачак. Ә сайлауларның беренчел нәтиҗәләрен һәм җиңүченең исемен Үзәк сайлау комиссиясе дүшәмбе, 18 мартта игълан итәргә планлаштыра. Сайлау нәтиҗәләрен Үзәк сайлау комиссиясе 28 марттан да соңга калмыйча билгеләргә тиеш.

Сайланган президентның инаугурациясе 7 майда (алдагы сайлауларда җиңгән президент вазифасына керешкәннән соң 6 ел узгач) булырга тиеш. Сайланган Президентның вәкаләтләре 6 ел тәшкил итәчәк.
<![CDATA[Эльмира Бәйрәмчик үзен намуссызлыкта гаепләүче Ләйсән Мәхмүтовага җавап бирде]]> https://intertat.tatar/news/elmira-bairamcik-uzen-namussyzlykta-gaeplauce-laisan-maxmutovaga-avap-birde-5864886 https://intertat.tatar/news/elmira-bairamcik-uzen-namussyzlykta-gaeplauce-laisan-maxmutovaga-avap-birde-5864886 Fri, 15 Mar 24 14:45:00 +0300 message
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнүче Эльмира исемле кызны (Бәйрәмчик) туганнарын алдауда гаепләп чыккан иде.

Ләйсән Мәхмүтова администратор Эльмираны туганнарын алдауда гаепли: «Ояты юк»

«Бу – кешеләрне алдап, акчаларын түләми торган администратор. Минем Донецкидан бер тиенсез килгән, аниматор булып эшләүче туганнарым аның белән Сабантуй эшләделәр. Ә ул аларга әле дә акча түләми. Инде үзем атна буе килешәм, мәгънә генә юк. Рамазан ае дип тә курыкмый, гомумән, ояты юк», – дип язды артист аның турында.

Конфликтның нидән башлануын һәм аниматорларга вәгъдә ителгән акчаларның ни сәбәпле түләнмәвен ачыклау максатыннан «Интертат» Эльмираның үзенә шалтыратты. «Администраторлар бөтен очракта да гаепле булып калалар инде... Алар – аферист, мошенник. Мине кеше каршында шундый итеп калдырдылар… Тик мин бит элемтәдә, качып йөрмим. Олы кешеләр була торып, минем белән үзләре килешә алмыйча, барысын да шулай публикага чыгардылар… 15 ел бу өлкәдә эшләгәндә, үз гонорарларын вакытында алып барганда, берсе дә рәхмәт әйтеп китмәде миңа. Менә үз гомеремдә бер ялгышлык ясадым да, минем хисапка пиар ясап яталар.

Фото: © Эльмираның социаль челтәрләреннән

Мин акчаны түләүдән баш тартмыйм, алар моны яхшы белә. Ул кешеләр акчаларын алачак, мин аларга конкрет срок әйттем. Тик кеше аңламагач, нәрсә эшләтим?! Алар көтәргә теләмиләр. Минем хәзер – чыгу юлы булмаган ситуация. Кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә теләмим. Болай да нәрсә генә язып бетермәделәр инде. Инде минем адреска яла ягулар да башланды, дөрес булмаган әйберләрне дә язалар. Хәзер Ураза, Рамазан ае бара. Акчалар түләнәчәк, сүз бирәм. Мин алар белән элемтәдә булдым, килешергә тырыштым. Номерымны да алыштырмадым, беркая да качып та китмәдем. Үз гаебемне, дөрес булмавымны таныйм, әмма әлегә акчаларын бирергә мөмкинлегем юк. Сәбәпләрен әйтә алмыйм, бу – шәхси проблемалар белән бәйле», – диде Эльмира безгә.

Фото: © Эльмираның социаль челтәрләреннән

<![CDATA[Ләйсән Мәхмүтова администратор Эльмираны туганнарын алдауда гаепли: «Ояты юк»]]> https://intertat.tatar/news/laisan-maxmutova-administrator-elmirany-tugannaryn-aldauda-gaepli-oyaty-yuk-5864882 https://intertat.tatar/news/laisan-maxmutova-administrator-elmirany-tugannaryn-aldauda-gaepli-oyaty-yuk-5864882 Fri, 15 Mar 24 13:45:00 +0300 message
Татарстан атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова социаль челтәрләрендә бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнүче Эльмира исемле кызны күрсәтә. Артист сүзләренчә, ул инде җәйдән бирле аның туганнарын алдап, акча түләмичә йөртә.

«Әлеге кызны беләсезме? Бу – кешеләрне алдап, акчаларын түләми торган администратор. Минем Донецкидан бер тиенсез килгән, аниматор булып эшләүче туганнарым аның белән Сабантуй эшләделәр. Ә ул аларга әле дә акча түләми. Инде үзем атна буе килешәм, мәгънә генә юк. Рамазан ае дип тә курыкмый, гомумән, ояты юк. Тагын аның ялганыннан зыян күргән кешеләр бармы?

Бөтен кешеләр дә, артистлар акчаны бик җиңел эшли, дип уйлый. Матур киенеп, сәхнәгә чыгалар да җырлыйлар. Ләкин сез күп нәрсәләрне белмисез шул. Безнең өлкәдә бу кыз кебек тәртипсез, намуссыз кешеләр шундый күп. Артистлар андыйлар артыннан айлар буе йөри, ләкин эшләгән акчаларын ала алмыйлар», – дип яза артист.

Эльмира Бәйрәмчик үзен намуссызлыкта гаепләүче Ләйсән Мәхмүтовага җавап бирде

<![CDATA[Тере манекеннар (Мидхәт Садыйков)]]> https://intertat.tatar/news/tere-manekennar-midxat-sadyikov-5864588 https://intertat.tatar/news/tere-manekennar-midxat-sadyikov-5864588 Fri, 15 Mar 24 13:00:00 +0300 message
Эшмәкәр, әллә ничә кибет, кафе, ресторан хуҗасы Мөкәррәмә ханым, чакырылмаган кунак буларак, Нәзирәләргә килеп керде. Исәнләште. Бусага төбеннән бераз узып, затлы бизәнү әйберләре, шоколад, вино ише күчтәнәчләр белән шыплап тутырылган кәрзинен хуҗабикәгә тотып торырга кушып:

– Гафу итегез, мөмкин булса, мин 10-15 минутка гына... – дип, чишенә дә башлады. Аннары Нәзирәнең кулыннан кәрзинне алып, аш бүлмәсе ягына узды. Өстәлдәге чынаяк-тәлинкәләрне бер читкәрәк этеп куйды да, Франциядән кайтарылган духи-иннек кебек бизәнү әйберләрен тезә башлады. Алар янында сыр, колбаса, шоколад ише ашамлыклар урын алды. Аннары кәрзин төбенә салынган ачкыч белән Италиядән китерелгән шәрабны ачарга кереште. Үзе Нәзирәгә карап:

– Әйдә, нигә аптырап басып торасың... болар – сиңа бәйрәм бүләге... 9 март та бәйрәм көне бит әле... Утырып сөйләшик бер... Эчләрне бушатыйк, – диде.

...Затлы шәраб эчләренә «май булып яткач» кына, хатыннарның телләре ачылды.

– Килүемнең сәбәбеме? Сәбәп дип тә әйтеп булмыйдыр аны... Администрациядә эшләгәч, торырга урыны да булмагач, ялгышмасам, сез аерылышкансыз бугай, Фәннурга бер фатирымны арендага биреп торган идем. Ул нинди кеше? Эчеп-исереп йөрмиме? Әйберләргә сакчыл карый беләме? Тегенди-мондый сәер гадәтләре юкмы? Шуларны үзегездән сорашасым килгән иде, – дип, сүзне Мөкәррәмә башлады.

Йөзе яктырып киткән, баягы халәтеннән икенче дөньга күчеп өлгергән Нәзирә күзен иннекләрдән ала алмый иде әле.

– Болар чыннан да миңамы? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды ул. Аннары духины ачып иснәп карады, сыекчаны сакчыл гына бармак очына тидереп, ияк асларына төрткәләп алды. Аш бүлмәсенә җәйге болын исе таралды.

– Беләсезме, гомерем буе шушы әйберләргә кызыгып яшәдем. Алар – табып та, алып та булмас товар иде бит. Акча да юк иде инде... Әле мин һаман да бу бүләкләрнең миңа булуына ышанмыйм. Сәбәбен дә төшенеп җитмим, хәер...

Фужер төбендәге шәрабны йотып куйгач, Мөкәррәмә ишетергә теләгән эчке гаилә хәлләрен сөйләп китте.

– Фәннур, чыннан да, сәер кеше ул. Аңа бәләкәйдән үк «әгәр бер тотынсаң, гомер буе...» дигән бер гыйбарәне миенә сеңдергәннәр. Мисалмы? Күз алдына китерик: абзар тирәсендә көрәк-сәнәк тоткач та, әнисенә идән, савыт-саба югарга булышканда да, керләрен элешкәндә дә күрә-нитә калса, әтисе янә шул ук фикерне кабатлый. Аннары: «Син чиновник булырга тиеш, улым, чиновник!» – дип теләген тәгаенли. Мондый үгетләүләр сабыйның күңеленә иртәме-соңмы керми калмый бит инде.

Без өйләнешкәнче үк, ул администрациядә эшли иде. Кем булыптыр, белмим. Дөрес: эчми, тартмый, өс-башын да пөхтә йөртә, хәтере дә шәп, әмма... Кыскасы, тере манекен ул! Без башта әтиләр алып биргән бер бүлмәле фатирда тордык. Аннары бабайдан мирас булып калган 2 катлы йортка күчендек.

– Мин җир казу эшен яратмыйм, көрәк саплый белмим... Бер тотынсаң, гомер буе... – дип мыгырданды да, шуның белән бетте. 2 ел түздем, аннары аерылыштык.

Йөзенә бик исе китмәгән кыяфәт чыгарып тыңлап утырган Мөкәррәмә күңелен күптәннән «тырнап торган» сорауны бирде.

– Алиментка биргәнсеңдер бит?

Көтелмәгән сораудан Нәзирәнең балкып торган йөзе кинәт караңгыланып китте, тамагына төер тыгылды, күзләрендә яшь бөртекләре калкып чыкты.

– Нинди алимент?.. – дип еламсыраулы тавыш белән Мөкәррәмәгә борылып карады. Бераз тынычлангач кына фикерен дәвам итте:

– Балалар аныкы түгел. Без мәктәп елларыннан ук Миңнур белән яратышып йөрдек. Тик ул, әнисенең сүзен тыңлап, үзеннән берничә яшькә олы бай хатынга өйләнде. Акчасы күп, бәхете юк. Без аның белән очрашып торабыз. Ул бар яктан да ярдәм итә. Менә шундыйрак хәлләр...

– Аңлашылды. Ярар, болары ике арада сер булып калсын.

– Сер түгел инде, ул боларның барысын да белә.

Алар дус кызлар сыманрак итеп аерылыштылар. Нәзирә кунакны капкага чаклы озата чыкты. Мөкәррәмә юлда Фәннурга шалтыратты.

– Юк, юк. Башка бер мөһим мәсьәлә турында сөйләшәсе бар иде. Хәзер сезне шофер килеп алыр, – диде.

– Ярар, ярар...

Мөкәррәмәнең «мөһим мәсьәлә турында сөйләшү» дигәнеме?.. Ул Фәннурны үзенә чираттагы урынбасар итеп эшкә алырга планлаштыра һәм бик зур хезмәт хакына – аена 500 меңгә. Телдән килешү буенча, әлбәттә. Бизнес бит. Ә гамәлдә ул хезмәт хакын конверт белән алачак. Әйтик, аена 50 мең тирәсе, диик, плюс бушлай торак, плюс бушлай транспорт, плюс эш вакытында бушлай ашау... Шундый бер «манекен» аларда эшләп йөри инде, монысы да риза булмый калмас...

Тормышта очраштыргалаган мондый «тере манекен»нар да кемнәр өчендер бик кирәкле кешеләр – кирәкле «кишер яфрагы» булып торалар икән шул. «Булмас» димә, дөнья бу.

«Чаян» журналыннан.
<![CDATA[«Татар Радиосы» яңа бинага күчкән, аппаратураны көйләргә Петербург белгечләре килгән]]> https://intertat.tatar/news/tatar-radiosy-yana-binaga-kuckan-apparaturany-koilarga-peterburg-belgeclare-kilgan-5864881 https://intertat.tatar/news/tatar-radiosy-yana-binaga-kuckan-apparaturany-koilarga-peterburg-belgeclare-kilgan-5864881 Fri, 15 Mar 24 11:19:00 +0300 message
«Татар Радисы»нда инде 1 айдан артык туры эфирлар һәм тапшырулар чыкмый. Радио җитәкчелеге әлеге шактый озакка сузылган паузаны радиода барган профилактик чаралар белән бәйләп аңлатты. Шул ук вакытта, «Татар Радиосы»ның эшләүдән туктавы аның хәзерге һәм элекке оештыручыларының (учредитель) килешә алмаулары белән бәйле, дигән сүзләр дә таралды. Бу тарткалашулар нәтиҗәсендә «Барс Медиа»га кергән структураларда соңгы 5-6 елда уңай булмаган күренешләр күзәтелә.

«Әлегә тапшырулар һәм туры эфирлар юк»: «Татар Радиосы»ндагы сәер хәлләр

Радионың җиһазлары элекке оештыручыларныкы булу сәбәпле, имеш, конфликт чыккан. Бер караңгы төндә, каравылчыга да күрсәтмичә, җиһазларны радиостанция хәзер урнашкан Себер трактындагы офистан Гладилов урамындагы бер офис бинасына чыгарганнар, имеш… Чыгаруын чыгарганнар, ә менә эшләтеп җибәрү белән проблемалар килеп чыккан. Хәзер радионың коллективы яңа урында – Гладилов урамындагы офиста эшләячәк, дигән сүзләр дә йөрде.

Дөреслекне белергә теләп, радионың баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуровка шалтыраткач, ул «Интертат»ка радиода үзгәрешләр баруын, аның яңа технологияләр буенча эшли башлавын әйтте. «Бу – радио тагын да яхшырсын, тагын да киңрәк колач җәйсен өчен эшләнелә. Шуңа күрә әлегә безнең тапшырулар һәм туры эфирлар юк», – диде ул. Яңа бинага күченәчәкләре турындагы сорауга Зөлфәт: «Мин бу турыда комментарий бирмим, андый имеш-мимешләр күп инде ул», – дигән иде.

Имеш-мимеш, дисәләр дә, радионың яңа бинага күченүе хак булып чыкты. Аны яңа офиста эшләтеп җибәрү өчен белгечләрне Санкт-Петербургтагы бер билгеле компаниядән чакыртканнар. Бу хакта әлеге компания үзләренең «ВКонтакте» челтәрендәге төркемнәрендә болай дип яза:

«Татар Радиосы»ның яңа бинага күченүе кадрлары артында нәрсә тора? Казаннан фотографияләр белән уртаклашабыз. Төп этап – көйләү-җибәрү процессы башланды инде.

Фото: © https://vk.com/digitonofficialpage

Безнең тарафтан зур эш эшләнде. Техник аудит үткәрдек, проектны әзерләдек һәм заказчыга монтажны үз көчләре белән башкарып чыгарга ярдәм иттек.

Бу атнада безнең белгечләр Казанга җиһазларны эшләтеп җибәрү һәм көйләү, персоналны өйрәтү өчен килделәр. Татар эстрадасы һәм милли музыка культурасы флагманы булган «Татар Радиосы» үсешенә үз өлешебезне кертә алуыбызга без бик шат.

«Татар Радиосы» – тәүлек дәвамында тыңлау мөмкинлеге булган төрле стиль һәм юнәлештәге татар музыкасы дөньясы ул. Әлеге челтәргә Татарстан территориясендәге 4 ЧМ-тапшыргыч һәм аннан читтә 6 тапшыру ноктасы керә», – диелгән хәбәрдә.

«Татар Радиосы»ның тыңлаучылары алып баручыларны да, тапшыруларны да тәмам югалтуын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар, аптырашып, радионың социаль челтәрләрендә:

«Иртәнге тапшыру кая китте ул? Зөлфәт Зиннуровны кая куйдыгыз?»;

«Кая алып баручылар? Нәрсә бүләсез анда гел? Матур тапшырулар бетә. Айваз белән дә матур тапшыру бар иде. Зөлфәт Зиннуров кая китте?» – дип, комментарийлар язалар.

«Монда мин! Тиздән башлыйбыз, Алла боерса», – дип җавап кайтарган аларга 6 март көнне Зөлфәт Зиннуров.

Фото: © https://vk.com/digitonofficialpage
<![CDATA[Әнвәр Нургалиевтан премьера: «Язмышлар»]]> https://intertat.tatar/news/anvar-nurgalievtan-premera-yazmyslar-5864879 https://intertat.tatar/news/anvar-nurgalievtan-premera-yazmyslar-5864879 Fri, 15 Mar 24 10:00:00 +0300 message
Әнвәр Нургалиевның «Язмышлар» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырны тыңлаучылар яратып кабул иткән.

«Яратам мин иртәләрне,

Яратам мин кичләрне,

Яратам мин айлы төннәрне -

Уяталар хисләрне...

Язмышларым, узмышларым,

Ялгышларым, сагышларым.

Язмышларым, ялгышларым, сагышларым...»

<![CDATA[Язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Төркиядәге татар авылларының тарихларын белсеннәр, дим»]]> https://intertat.tatar/news/yazucy-aizirak-garaeva-akcura-torkiyadage-tatar-avyllarynyn-tarixlaryn-belsennar-dim-5864732 https://intertat.tatar/news/yazucy-aizirak-garaeva-akcura-torkiyadage-tatar-avyllarynyn-tarixlaryn-belsennar-dim-5864732 Fri, 15 Mar 24 10:00:00 +0300 message
«Татар журналистикасы һәм әдәбиятына Төркия татарлары белән бәйле мәгълүматлар документаль рәвештә керсен, дип телим»

– Гадәттә, уку йортына укырга керүне әти-әни хәл итә иде, диючеләр күп. Сезнең ничек булды? Ә бәлки, журналистикага мәхәббәт мәктәп елларыннан ук башлангандыр, каләм чарлаганыгыз булдымы?

– Балачакта этәргеч бирүче – әнием. Ул берара «Игенче даны» («Актаныш таңнары») район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе иде. Әнидән ишеткәннәрдән чыгыптыр инде, «гәҗиттә эшләүче кешеләр» дигән һөнәр барлыгын белә идем. Әни дә язуымны хуплап торгач, «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналына язмалар җибәрә идек. Басылып чыкса, шатлануымны күрсәң! Аннан соң, редакцияләр төрле чаралар үткәреп, укучыларны үзләренә чакыралар иде. Мәктәп елларында шундый үзенчәлекле вакыйгаларны күрдем. Болар икенче төрлерәк уйларга, иҗади эшкә тартылырга бер сәбәп булгандыр.

1996-2001 елларда татар журналистикасы бүлегендә укырга насыйп итте. Без бик матур заманга эләктек. Университетта татарча сөйләшеп, имтиханнарны татарча тапшырып, татар дөньясында яшәгән бер студентлык чоры ул.

«Шәһри Казан» газетасы, «Пар алма», «Интертат» электрон газетасы редакцияләрендә эшләдем. Аннан соң Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә күчтем. Төрле юнәлешләрдә эшләгәч, тәҗрибә шактый тупланды. Алга таба, Төркиядә, шушы тәҗрибәмә таянып, журналистлык һәм язучылык эшчәнлеген дәвам итә алдым.

Сания Әхмәтҗанова һәм Алсу Исмәгыйлева белән

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

– Язучылык һәм журналистика – икесе дә иҗат. Ләкин аермасы бар. Кайсы өлкәдә эшләү ошый?

– Урталыкта. Документаль әсәрләр язарга тырышам, чөнки журналист буларак, әсәрләрдә документальлекне югалтасым килми. Татар әдәбияты һәм татар журналистикасына Төркия татарлары белән бәйле мәгълүматлар документаль рәвештә керсен, дип телим. Язмышларын мәхәббәт кыйссалары итеп тә яза аласың... Әмма тарихи, мәдәни, милли кыйммәтләр кереп барсын өчен миңа документальлеккә таянырга кирәк. Казанга кайткач, уңай фикерләр ишетәм. Документальлеккә таянып язуымны: «Тагын да уңышлы», – дип, әйтүчеләр бар. Бер яктан, коры мәгълүмат – башка жанр, ул кыска хәбәр. Мин реаль хәлләрне, вакыйгаларны тасвирлап, композициягә салып эшләргә тырышам. Элегрәк тә хикәяләп язарга ярата идем.

Казанда чагында төрле җирләрдә яшәгән татарлар турында хәбәрдар идек. Әмма барыбер үзебезнең казанда гына кайнаганмын икән. Читкә китеп, чит ил татарлары белән аралаша башлаганнан соң, шуны бар күңел белән тойдым: татар мәдәнияте, тарихы, Казан яки Россия җирлегенә генә түгел, бөтен дөньяга таралган. Кайчандыр бишенче-сигезенче буын бабалары Татарстан җирлегеннән күченеп киткән читтә яшәүче татарлар – шушы татар тарихы кыйпылчыклары! Аралаша башлагач, аңлыйсың, аларда шул мәдәниятнең, тарихның кодлары бар. Үзеңнеке итеп карыйсың. Язмышлары гыйбрәтле дә, кызыклы да, бер-берсенә охшамаган. Алар аша безнең мәдәният, тарих төрле яктан ачыла. Менә бу күренешләр үзеннән-үзе кызыксыну хисләре уята, әдәби образлар итеп тасвирлыйсы килә башлый.

Корыһөек авылы

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

– Чит ил татарларын ничек, кайдан эзләп таптыгыз?

– Аллаһы Тәгалә ачкан юл дисәм, хактыр. Төркиягә мин нәкъ татарлар арасына килеп эләктем. Ирем дә – татар, туганнары-кардәшләре дә татарлар...

Заманында Төркиядә шактый татар авылларына нигез салынган. Күбесе инде юкка чыккан. Сакланып калганнарының тарихын өйрәнеп, барып йөрибез. Татар авылларыннан чыкканнар белән шәһәрләрдә дә очрашабыз. Гомумән, аралашу бик табигый бара. Шул ук вакытта үземнең эшемне эшлим. Күзәтүләремне язып барам, хатирәләрен сөйләгәндә диктофонны кушам. Кыскасы, кунакка барганда да, журналистлыгымны эшкә җигәм.

Читтә яшәүче татарлар арасында татарлыкка мөкиббән киткән, кызыксынган, милләттәшләрен яратучылар, шөкер, күп. Хәтта алар үзләре дә шалтыратып, тәкъдимнәрен әйтә, акрынлап-акрынлап, шулай мәгълүматлар туплана.

Бер караганда, хуҗабикә кебек өйдә генә утыра алам инде. Ләкин, Төркиядә татар авыллары салынган, аларның тарихларын белсеннәр, дим. Элеккеге хатирәләрне саклаган апалар, абыйлар бу дөньяга мәңгелеккә килгән кешеләр түгел, аларның сөйләгәннәре теркәлеп калсын, дим. Әлбәттә, бу миннән генә башланган эш түгел. Төркиягә никадәр галимнәр, зыялы кешеләр йөргән! Йөреп тора. Никадәр хезмәт эшләнгән! Мин бу эшне дәвам итүчеләрнең берсе дип әйтәм. Аерма шунда – үз юлымнан барам, үз карашымнан чыгып эшлим.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

«Ана карыныннан чыктык, киттек базарга. Кәфенлек алдык, киттек мизарга»

– Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында «Хикәя» номинациясендә «Куеныңда ни бар?» дигән әсәрегез беренче урынга лаек булды. Шушы конкурста катнашыйм әле дип, махсус язылдымы ул? Хикәядә булган вакыйгалар урын алдымы? Темасы нинди?

– Конкурска 2 хикәя җибәрдем. Икесен дә шушы конкурска дип яздым. Икесе дә сайлап алу турын үтте. Әмма бу бит – бәйге. Шуны аңларга кирәк, син әллә ничә әсәр җибәреп тә, 300-400 битлек роман җибәреп тә җиңмәскә мөмкинсең. Хикәям җиңү яулаганга бик сөендем.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әдәби конкурс – авторлар ничә яшьтә, кем икәнлекләренә карамастан, иҗатларын тәкъдим итү өчен зур шанс. Җитмәсә, «Казан утлары» журналы әсәрләрне бастырып чыгара. Каләмеңне сынап карау өчен бу – шундый яхшы форсат! Татарстанда үткәрелгән әдәби бәйгеләрнең әдәбият, язучы, укучы өчен мөһимлеген һәркайсыбыз белә, шуңа күрә аларның дәвамлы булуын телик.

Әдәби бәйгеләрдә катнашуымның тагын бер җитди сәбәбе шул: иҗатым, әсәрләрем аша чит җирләрдә гомер кичергәннәрнең авазын татар әдәбиятында, татар матбугатында яңгыратам.

«Куеныңда ни бар?» хикәясенә килгәндә, һәркемнең күңелендә, йөрәгендә – куенында үзе белгән кыйммәт, ядкәр, гайрәт яшәр. Хикәямдә шуларны ачыкларга тырыштым. Хикәя герое – Мөнир карт, Аллаһы Тәгалә җәннәтле итсен, сөйләгәннәренә таянып яздым. Бабалары туган җирләреннән аерылып киткәндә Коръән алалар һәм аның буш җирләренә үзләренең тарихларын – юлларын язып баралар. Шулай ук, хикәягә бүгенге вазгыятьне дә кертеп җибәрергә тырыштым. Элеккеләрнең куенында ни булган? Бүгенге замандагы яшьләрнең, татарларның куенында ни бар? Телебезгә, мәдәниятебезгә тугры калырбызмы? Куеныбызда бүгенге чорны үтәрлек көч-гайрәт бармы?!

Мөнир карт авызыннан бер җөмлә әйттердем: «Ана карыныннан чыктык, киттек базарга. Кәфенлек алдык, киттек мизарга». Гомер шулкадәр кыска. Дөньяга киләбез, дөнья базарында кайныйбыз, кәфенлек алабыз да, мизарга, ягъни, зиратка китәбез. Моны, һәркайсыбыз кичерәчәк күчеш, дип әйтим микән... Гомер эчендә куеныңда ни сакладың, ни җыйдың? Бакыйлыкка куеныңда нәрсә алып китәсең? Әсәр шушы сораулар хакында уйланып язылды. Һәр укучы аны үзенчә аңлар. «Казан утлары»нда басылган башка әсәрләр турында укучылар килеп-килеп әйтәләр, бер фикер икенчесенә бөтенләй охшамый. Төрле укучы төрлечә кабул итә бит.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

«Бер язуда ук идеаль әсәр туды, дип әйтеп булмый»

– Әсәрләр язылып бетүгә басылып чыкмыйдыр. Һәрхәлдә, төзәтелә, редакцияләнәдер. Әсәр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәнче бәяләүче, киңәш әйтүчеләр буламы?

– Язганнан соң, берникадәр вакыт үткәч редакцияләргә туры килә. Бер язуда ук идеаль әсәр туды, дип әйтеп булмый. Син шулай төшенсәң дә, башкалар алай димәс (елмая). Шактый вакыт үзем язганны үзем төзәтеп, өстисе җирләрен өстәп утырам. Кемнәрдәндер махсус тикшертеп торганым юк. Кайвакыт 1-2 якын кешегә, вакытка күрә, укытып, фикерләрен сорыйм.

Әсәр басылып чыкканнан соң, бөтенләй башка күзлектән – чит кеше язуы итеп укыйм. Башка кешенеке булгач, тагын да күбрәк төзәтәсе килә башлый (елмая). Басылып чыкканнан соң хаталар яхшырак күренә бит ул. Ләкин: «Булды, басылды, әсәрнең язмышы шундый. Хәзер ул минеке түгел, укучыларныкы», – дип әйтәм.

– Әсәрләр язуны дәвам итәргә ниятлисеңме?

– Фикерләр бар. Фикерләр әсәр, хикәягә әверелеп өлгергәнче бик күп вакыт үтә әле. Онытылып та китә шунда... Мәсәлән, алда сөйләгән Мөнир картның хатирәләрен берничә ел элек үк ишеткән идем. Конкурс игълан ителгәч, тукта әле, моны эшләргә кирәк дип, утырып яздым.

Бүгенге көндә җыентыгымны чыгару өчен тырышып йөрим. Төркиягә киткәннән соң 6-7 ел эчендә язылган публицистик материалларымны, очеркларны тупладым. «Төркиядә табылган татар эзләре» дип, якынча исемен уйлап куйдым. Башта әле «табылган» урынына «югалган» димәкче идем. Бәлки, тора-бара, бөтенләй башка исем сайланыр, ничек насыйп итәр.

Бу арада «Безнең мирас» журналында яңа мәкаләм чыгып бара. Мин аны узган ел хикәяләр белән бер вакытта яздым. Ул мәкалә бик күп вакытымны, көчемне алды. Мәрьям Бубиның язмышы бик катлаулы, аяныч һәм өйрәнелмәгән диярлек. Шуңа күрә архив тупланмаларыннан 1920-1950 елларда чыккан матбугатны, төрек галимнәренең дистәләгән китапларын табып укырга туры килде. Бубиларның дәвамчылары белән элемтәгә чыктык, әңгәмә кордык. Җавап бирүләренә рәхмәт. Бер караганда, сөйләшмәсәләр дә берни кыла алмыйсың. Аккан елганы туктата алмаган шикелле... Алга таба эзләнүләрне дәвам итә алсам әйбәт инде. Бу мәкалә белән генә тукталып каласы килми.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар язучысының акчасы юк, дибез. Ул – дөнья күләмендә шундый проблема»

– Шундый сорау туа: бүгенге көндә әсәрләр язу матди яктан акча китерәме? Яисә ул җан таләбе, илһамлану гынамы?

– Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсына 23 роман килгән, шулардан 3 авторга урын бирелде. Димәк, өчесе акча казанды, калганнары буш калды. Ул авторлар ничә ел тырышкандыр, кем белә... Алга таба романын каядыр бастырып, акча эшли алырмы – икеле. Һәм бу күренеш безгә генә хас әйбер түгел. Чит илләрдә дә шул хәл. Татар язучысының акчасы юк, язучылык белән акча эшләп булмый, дибез. Ул – дөнья күләмендә шундый проблема.

Күптән түгел Төркиядәге бер нәшрият сайтын карадым. Сайтта китапларның электрон вариантларын саталар. Теге яки бу китапны ничә кеше сатып алган, ничә көн элек куелган – барысы күренә, кыскасы, бөтен мәгълүмат ачык. Кызык өчен, төрле авторларның китапларын чагыштырдым. Әйтик, чит ил (төрек телле булмаган авторның) язучыларының төрекчәгә тәрҗемә ителгән китаплары бар. Шундый бер китапны 94 мең кеше сатып алган. Димәк, чит ил авторын төрекләр арасында беләләр, үз иткәннәр. Төрек язучылары китапларын кереп карадым (берничә мәшһүр һәм бөтенләй танылмаган авторларныкын), төрлечә сатылган. Кемнекедер 5-6 тапкыр алынган. Кемнекедер 7-8 мең мәртәбә... Язучы язу өчен көч сарыф иткән бит инде... Бу – ни дигән сүз: язучы алтын каләм белән язса да, акча туплавына гарантия юк.

Татар язучысы белән чит ил язучысын, татар китаплары белән чит ил китапларын чагыштыра башласаң, әллә нинди анализлар ясарга була. Ә китап укучыларны исәпләсәк... Очраклы гына интернетта Төркиянең 2022 елда китап укучылары статистикасын күргән идем. 15 яшьтән өлкәнрәкләрнең 31 проценты бер яки берничә китап укыган. Хәтта шуны хисаплаганнар, көнгә китап уку вакыты – 1 минут диелгән иде. Кызык, бездә һәр кеше башына ничә минут төшә икән?! Менә шуңар җавапны чамаласаң, язу бәясе чыга инде.

Татар язучысын татар халкы тарихына, мәдәниятенә, теленә хезмәт итүче дип тә карыйбыз икән (чынлыкта, хәтта шулай тиеш дип беләбез), дәүләт, булдыра алган кадәр, матди яктан ярдәм итү проектлары белән язучыларның хәленә кереп торса иде. Аллаһка шөкер, Татарстанда бу яктан язучыларга карата аңлаешлы мөнәсәбәт бар, ул – шул әдәби бәйгеләр, әсәрләрнең «Казан утлары»нда, моннан тыш аерым җыентыкларда басылуы белән күренә.

«Төркиядә исемле язучылар, шәхесләрнең конкурслары бар. Нигәдер бездә шушы тәҗрибәне кертмиләр»

– Язучылык дигәндә, Төркиядә дә иҗатчылар, язучылар өчен бәйгеләр үткәреләме?

– Әйе, алар бик күп. Мәсәлән, фәлән-фәлән яшьтәгеләр өчен пьесалар конкурсы, фәлән шәһәрнең проза конкурсы, фәлән яшьтәгеләр өчен романнар конкурсы һ.б. Акчалата премияләр вәгъдә ителә. Конкурсны шәхси нәшриятлар үткәргән очракта, җиңгән авторның китабын бушлай бастырып чыгаралар.

Шуңа игътибар итәм: исемле язучылар, шәхесләрнең конкурслары бар. Нигәдер бездә шушы тәҗрибәне кертмиләр. Шундый ук яхшы әсәрләр язган, укып туймаслык шәп китаплар чыгарган әдипләребез, шагыйрьләр, язучылар бар. Нигә алар үзләренең бәйгеләрен игълан итмиләр? Аның өчен мәрхүм булу мәҗбүр дигән канун юк кебек. Безнең язучылар кыенсынамы шунда... Тыйнаклык та түгел инде ул…

Без кайчак шатланырга уңайсызланабыз, мактаудан кыенсынып куябыз. Болар – ясалма киртәләр. Төрле ил кешеләрен күзәткәннән соң, шундый уйлар, фикерләр туа. Безнең дә горурланырлык эшләребез күп. Яшьләргә сокланып карыйм: кайсы китап чыгара, кемдер бизнес проект эшли, кемдер фәлән бала үстерә, шуның өстенә эшләп йөри. Сөбханаллаһ, дип карарлык. Бу – горурлык. Боларны үзебез үк күрә өйрәник, горурлана белик. Һәркайсыбыз үз эченә пәрәвез үрсә, пәрәвәзләнеп бетәр.

– Журналистлар белән бәйле бәйгеләр дә юк диярлек бит. Күпме исеме билгеле булган исән журналист бар бездә!

– Килешәм. Журналистлар өчен дә бу – бик актуаль. Очрашулар үткәрергә бер сәбәп! Булсын ул 1-2 тапкыр... Һәр елны үткәрү мәҗбүри түгел. Меңләгән кеше катнашыр дип тә әйтмим. 10-20 кеше булсын. Бәлки, әллә нинди зур бүләкләр бирә алмассың, бәлки, берәр иганәче табылыр. Китапларыңны бүләк итәрсең. Әмма син аларга язучылык, яки журналистлык сабагын бирәсең, иҗатың турында сөйлисең... Иҗат кешесенең үзе исән чакта ук кадерен, кыйммәтен арттырыр өчен дә, яшь буын белән бәйләнеш саклансын өчен дә мондый бәйгеләр кирәк, дип саныйм.

«Төркия журналистлары теләсә нинди темага төрле форматта җанлы тапшырулар, эфирлар оештыра ала»

– Журналистлар турында да сөйләшик әле. Төркиядәге журналистларны күзәтәсеңме? Аларның эшләү тәҗрибәсе, эш алымнары нинди, синеңчә? Бәлки, күзгә чалынган аермалар, үзенчәлекләр бардыр? Төркиядәге журналистика кайсы ягы белән аерыла? Анда журналистлар өчен карьера өлкәсендә үсеш ясау мөмкинлеге бармы?

– Бездә телевизорны бик карамыйлар, Төркиядә – киресенчә. Каналлар бихисап. Бөтенләй хәбәрләр күрсәтмәгәннәре дә бар. Төрле телләрдә эшли торган каналлар күп. Бу инде – дәүләт сәясәте.

Төркия журналистлары теләсә нинди темага төрле форматта җанлы тапшырулар, туры эфирлар оештыра ала. Техник яктан да яхшы тәэмин ителгәннәр, дип уйлыйм. Тапшыруларда эксперт буларак, вазыйфалы кешеләр, профессорлар, журналистлар күп катнаша. Сәясәткә кагылышлы тапшыруларда, мәсәлән, сәясәт темасына язучы журналистлар килеп, депутатлар белән бәхәсләшеп бетәләр. Кайчак, хәтта тапшыруларны туктаталар.

Туры эфир вакытында социаль челтәрләрне уңышлы куллану бик нык сизелә. Мәсәлән, интернетта тапшыру сәхифәсенә язылган фикерләрне, минуты-секунды белән, алып баручы туры эфирда укый. «Безгә болай яздылар, сез нәрсә әйтерсез?» – дип, экспертларга мөрәҗәгать итә. Яисә: «Твиттер»га хәбәр төште, министр әле генә шулай язды. Нәрсә әйтерсез?» – диләр. Экспертлар җавап бирә, Төркиянең төрле җирләреннән һәм чит илләрдән корреспондентлар туры эфирга (вакыйга урыныннан) кушыла... Реакцияләре бик тиз. Җанлылык, импровизация бик көчле. Шул күренешкә шаккатам: төнге 12ме, иртәнге 8ме, көндезме – көннең һәр вакытына туры килгән тапшырулар туры эфирда бара.

Шулай ук, нәкъ киресе, бик тыныч тапшырулар күрсәтелә. «Тамашачыга кызык түгел, темасы ялыктыргыч», – дигән тапшырулар инде болар. Мәсәлән, бер галимне чакыралар, һәм ул, акрын гына, 2-3 сәгать тарих аңлатып утыра. Сүз уңаеннан әйтим, еш кына Татарстан, татарлар тарихын телгә алалар, Идел-Урал тарихына кереп китәләр. Ислам динен кабул итү темасында Болгарның фотоларын күрсәтә-күрсәтә сөйләргә мөмкиннәр.

Бер әдәби тапшыру төнге 11дә башлана. Төн уртасында кем язучы тыңлап утыра инде, дип әйтерсез. Язучының китабы турында сөйләшә башлыйлар, аннан соң 1-2 әзер сюжет куела. 10 минут саен диярлек алып баручы тамашачыларга китап темасына бәйле сораулар бирә. Теге яки бу социаль челтәрдә кем беренче җавап бирә – бүләк. Шул бер тапшыру кысаларында нәрсә генә эшләп бетмиләр: алып баручының бер кулында – телефон, шуннан ул комментарийлар карый, икенче кулында – китап, аннан алдан билгеләп куйган өзекләрне китерә.

Төркия каналларын караганда, «бу дөрес хәбәр микән» дип, интернеттан өстәмә рәвештә тикшереп утыру ихтыяҗы бик аз кала. Чөнки журналистлары халыкта сорау тудырган әйберләрне туры эфирда ачыклык кертә бара. Һәм каналларның төрлелеге бөтенләй капма-каршы фикерләрнең дә яңгыравына китерә.

Әлбәттә, цензура бар. Төркия сериал индустриясендә эшләүче татарлардан ишеткәнем бар, цензура Төркия сериаллары өчен дә көчле. Һәр сериалның һәр бүлеме цензура аша үтә, диләр. Шуңа күрә кайбер сериаллар 4-5 сериядән артык бармый, туктатыла. Цензура тикшерә, зур штрафлар суга...

Алар актуальлекне сериалларга бик оста кертәләр. Мәхәббәт турында карый башлыйсың, ә анда Төркиядә шау-шу уяткан берәр вакыйганы яки бүгенге җәмгыятьтәге нәкъ менә хәзерге мөһим мәсьәләне күтәреп чыгалар. Тәрҗемә ителеп, Россиядә күрсәтелгән вакытта, ул нечкәлекләр аңлашылмас. Ә Төркиядәге җирле халык аны бик яхшы аңлый. Хәтта сәяси мәсьәләләрне дә сериалда җиткерәләр. Гомумән, һәр серияне көндәлек тормышка бәйләп төшерергә тырышалар. Параллель рәвештә «You Tube» каналлары актив, барлык сериаллар, тапшырулар урнаштырыла.

– Шуларны күреп, үзегезнең «Ютуб» каналын ачтыгызмы?

– Бүгенге заманда социаль челтәрләрдә фикер белдерү, хисләр белән уртаклашу – гадәти күренеш. Шул ук вакытта кемдер сәхифәсен үзреклам өчен файдалана. Социаль челтәрләр – сәүдәгәрлек алып бару өчен дә «кибет». Болардан тыш, иҗади хезмәтеңне күрсәтү мәйданы булып тора. Менә шушы соңгы очрак минем өчен дә мөһим бит, дип уйладым. Аннары, еш кына, чит илләрдә туып үскән татарлар: «Кирилл хәрефләрен танымаганга әсәрләреңне укый алмыйбыз», – дип зарлана. Язганнарымны аларның да тыңлавына өметләндем һәм «Айзирәк Гәрәева-Акчура: Иҗатым тавышы» дигән ютуб-каналымны теркәдем. Бу – бик кызык тәҗрибә. Үзең язасың, үзең укыйсың, үзең «Ютуб»ка урнаштырасың... Хәзер каналыма язылучылар 3 меңгә якынлашты. Үткән ел язу белән күбрәк утырылды, алга таба анда яңа әсәрләрне куярга җыенам.

«Гаяз Исхакыйның романнары Төркия газеталарында икешәр ай чыккан»

– Ә менә радио һәм басма матбугат ничек эшли?

– Радио турында әйтсәк... Әле яңа гына бер хәбәр таралды. 30 еллык бер радиода, Мәлтәм исемле, Төркиянең беренче «ясалма акыл» радио алып баручысы эшли башлады. Якшәмбе көнне «Чынбарлык диярлек» дигән тапшыруда үзе сөйли, үзе музыкалар сайлый…

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

Компьютерларны яхшы белгән ирем әйтмешли, һәркайда «ясалма акыл»ны телгә алу мода хәзер. Югыйсә башка компьютер программалары кебек бер программа инде. Чыннан да, бер мода кебек бит, һәм шөбһәләндерә дә. Ясалма акыл тегене эшли, моны эшли… Төркиядә бер партия лидеры, яңа технологияләргә, яшьләргә якынрак торуларын белгертәсе килде микән, халык алдында чыгыш ясаганда: «Без кандидатларны «ясалма акыл» белән сайладык», – дип мактанды. Икенче көнне каршы партия вәкиле җавап бирде: «Күрдегезме, халык вәкилләрен сездән, халыктан, сорамыйлар, «ясалма акыл» белән сайлыйлар!». Ә тавышны кем бирер икән?!

Басма матбугатка килгәндә, чит илләрдә дә шул ук хәл. Бетә, диләр... Газета ул кадәр тарала дип әйтмәс идем. Кибетләрдә сатыла, абунәчелек системасы эшли. Минемчә, бездә газеталар кызыклырак, һәм халык тагын да күбрәк укый.

Материаллар язганда, Төркиядә элегрәк чыккан гәзитләрне укыйм. Безнең Төркиядә яшәгән татар галимнәре, шәхесләре күп язганнар, төрле вакыйга уңаеннан мәкаләләре, шулай ук әдәби әсәрләре басылган. Ул вакытта «газета романы» бастыру тәҗрибәсе киң таралган. Мәсәлән, Төркиядә 1930-1960 елларда чыккан «Соң почта» («Son posta») исемле гәзиттә Гаяз Исхакыйның «Татар кызы» («Tatarın kızı») романы чыккан. 1949 елның 29 сентябреннән башлап, 24 ноябрьгә кадәр һәр санда. Барлыгы 54 санда дәвам иткән! Әле шуны өстәргә кирәк, романны чыгара башлаганчы 2 санда гәзитнең беренче битләрендә рәсемнәр белән игъланы бирелгән. «1-2 көн эчендә «Соң почта» нәфис бер роман башлый. Шаһанә бер кызның хисләр тулы тормышы. Иртәгә башлыйбыз…» кебек сүзләр язылган. Романның 1нче кисәге чыккан санның беренче битендә өченче белдерү: «Язган Гаяз Исхакый. Чын тормыштан алынган, зур бер мәхәббәт, хис, характер романы. Бүген 2нче сәхифәбездә нәшер итә башлыйбыз». Электән төрек гәзитләре менә шулай татарларга кагылышлы озын-озын әсәрләр бастырганнар. Хәзер көндәлек сәяси-иҗтимагый гәзитләрдә әдәби әсәрләр бирү әллә ни күзгә ташланмый.

Гаяз Исхакыйның «Татар кызы» («Tatarın kızı») романы

Ни өчен бүгенге көндә Төркиядә сериал индустриясе популяр булды, дигәндә, аларда ул узган гасырда ук гәзит битләреннән башланган. Шунысы да күренә, гәзит романнары арасында тарихилары шактый очрый. Газеталар зур тиражлар белән чыккан. Димәк, укыганнар.

«Үзем сайлаган юлны мөһимрәк, кирәгрәк дип саныйм»

– Журналист булып эшләү тәҗрибәсе булгач, Төркиядә дә журналист булып эшләп карау теләге тумадымы?

– Төрек журналисты булу, төрекчә уйлап мәкалә язарга, төрек менталитеты белән эшләргә кирәк, дигән сүз. Мин төрекчә укыйм, аңлыйм, тәрҗемә итәм. Әмма...

Бүгенге көндә чит илдәге татарлар белән эшләргә мөмкинлегем бар, шуңа күрә, рәхәтләнеп, татарча язам. Татарча язуым белән Казаннан, Татарстаннан, туган җирдән аерылмыйм. Бу – минем өчен бик мөһим.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

Барыбыз да күреп тора, чит илләргә киткән кешеләрнең кулларында телефон. Алар экскурсияләргә йөри, фотога төшерә, видео куя, туры эфирга чыга. Кайсы илне карама, теге яки бу ил турында интернетта мәгълүмат тулы. Мин дә шушы юлдан китә алыр идем, бәлки, сыйфатлырак итеп эшләр идем, төрекләрнең тормышы турында язар идем, шәһәрләрен мактый алыр идем. Әмма бу кирәкме?! Моның мөһимлеге ни дәрәҗәдә?! Бу эшне күп кеше башкара ала. Әмма мин үзем сайлаган юлны – чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында өйрәнеп, татарча язуны мөһимрәк, кирәгрәк дип саныйм.

Читкә киткәч, ерактан яхшырак күренә, диләр бит. Казан – мәдәнияте белән бай шәһәр. Юкка гына бүген Казанга килергә атлыгып тормыйлар. Казанлылар игътибар итәме икән, минем үземә шәһәр, кайткан саен, ныграк үзгәрә бара кебек. Урамнары, юллары, биналары шул ук, әлбәттә. Үз өеңә кайткан кебек рәхәт. Ләкин... Хәзер, нигәдер, Казан күңеле далада төсле...

«Өйрәнү, гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юллар»

– Хәзерге яшь буын журналистларга нинди киңәш-теләкләр булыр?

– Бүгенге яшьләргә ниндидер киңәшләр бирү авыр, чөнки алар – бөтенләй башка заман баласы. Шуңа карамастан, берничә гомуми киңәш-фикер әйтә алам. Әгәр журналист булырга телисең икән, алдан ук шуны истә тотарга кирәк: син үз өстеңә зур йөк аласың, дигән сүз. Татар журналисты булу ул – гади бер хәбәрче сыйфатында гына эшләү түгел. Милләтне кайгырту, мәдәният, тарихыбызны өйрәнү һ.б. бурычлар да йөкләнә. Шуңа күрә татар журналистына хас үзенчәлекләргә әзер килергә кирәк.

Икенчедән, бервакытта да гыйлем артык түгел. Эшкә керәсеңме, кайдадыр мәкаләләрең басыламы, кулдан килгәнчә камилләшергә омтылырга, үзеңне шәхес итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Укучыларга шәхес булган журналистлар кызыклы. Моның өчен мөмкинлекләрне исәпкә алып, укырга кирәк. Мәсәлән, аспирантурада яки башка өлкәләрдә белем тупла. Телләр өйрән яки төрле ил журналистларының тәҗрибәләрен күзәт... Өйрәнү, гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юллар.

Айзирәк Гәрәева-Акчура – 1978 елның 13 июнендә Татарстанның Актаныш районы, Качкын авылында туа. 1996-2001 елда КДУның татар журналистикасы бүлегендә укый. 2002 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. 2000 – 2012 елларда «Шәһри Казан», «Интертат.ру» Татарстан Республикасы электрон газетасында бүлек мөхәррире, «Пар алма» шәхси басмасы редакторы.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар конкурсы дипломаты, «Шәһри Казан»дагы язмалары өчен ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан гаиләсе» программасы лауреаты. «Шәһри Казан»ның 15 еллыгы уңаеннан ТР Журналистлар берлеге, 2012 елда «Интертат.ру» электрон газетасындагы язмалары өчен ТР Мәдәният министрлыгы дипломнары белән бүләкләнә. 2009 елда шәхси нәшриятта «Тешле кояш» хикәяләр китабы дөнья күрә.

2012 – 2017 елларда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте дәгъват бүлеге, матбугат хезмәте баш белгече. 2018 елда «Казан утлары» журналы «Татнефть» җәмгыяте белән берлектә уздырган «Хәзинә» әдәби конкурсында «Повесть» номинациясендә «Төркиянең беренче нефтьчесе – татар» исемле повесте өчен II урынга лаек була.

2018 елда «Идел» журналы уздырган «Коръән нуры» хикәяләр бәйгесендә «Казан әүлиясе» хикәясе II урынга лаек табыла. 2019 елда «Казан утлары» журналы редакциясе ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырган «Татарстан. Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар бәйгесендә «Ике әни» очеркы кызыксындыру бүләген ала. 2020 елда «Казан утлары» журналы уздырган «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурста «Гаҗизлек» («Агай») әсәренә III урын бирелә.

2020-2022 елларда хикәяләре «Яңа гасыр тавышы. Яңа буын язучыларның шигъри, чәчмә һәм драма әсәрләре» антологиясенә, «Кыйтгалардан килә татар сүзе», «Саумы, Казан!», «Безнең кавем» һәм башка җыентыкларга кертелә. 2021 елда Татарстан китап нәшриятында «Ипекәй» дип аталган китабы басыла. 2023 елда «Бирүзә йорт» повесте «Күңелгә илһам килә» җыентыгында дөнья күрә. 2017 елдан Төркиядә яши. Мөһаҗирләрнең чит илләрдә үткән гыйбрәтле тормышын өйрәнә һәм моңарчы җәмәгатьчелеккә киң таралмаган читтә яшәүче татарларга кагылышлы мәгълүматларны туплый. Әдәби әсәрләр, мәкаләләр язуын дәвам итә. «Казан утлары» һәм «Идел» журналында даими басыла.

<![CDATA[«Кешеләрнең юкка чыгуы» «фокусын» күрсәткән блогерларның видеолары йөз меңләгән карау җыя]]> https://intertat.tatar/news/keselarnen-yukka-cyguy-fokusyn-kursatkan-blogerlarnyn-videolary-ioz-menlagan-karau-yya-5864877 https://intertat.tatar/news/keselarnen-yukka-cyguy-fokusyn-kursatkan-blogerlarnyn-videolary-ioz-menlagan-karau-yya-5864877 Fri, 15 Mar 24 09:13:00 +0300 message
Россиядә тыелган социаль челтәрләрнең берсендә «кешеләрнең юкка чыгуы» «фокусын» күрсәтелгән видеороликлар зур популярлык казанды. Беренче карашка, бу видеолар бик мәгънәсез һәм, билгеле, фокус дип әйтеп тә булмый.

Үзегез уйлап карагыз – инде акыл кергән ир уртасы кешеләр үзләрен чүпрәк белән каплый, һәм алар, имеш, юкка чыга. Әмма аларның качып киткәннәре күренеп тора.

Билгеле, мондый беркатлы «фокус» кешеләрне гаҗәпләндерә, әмма күпчелек моңа юмор белән карый. Аларны алкышлыйлар, ышанган кыяфәт чыгаралар.

Бу «фокусчылар» турында мәгълүмат интернетта бик аз. Siegfried And Joy (Зигфрид һәм Джой) - Берлиннан. Алар фокусчылар ярышында да шундый ук номер күрсәтеп, жюрины беркатлылыклары белән гаҗәпкә калдыра. Билгеле, алар ярыштан төшеп кала. Әмма аларның фокуслары чын фокус түгел, ә аларга пародия булса да, зал аларны басып алкышлый.

Дуэт хәзер урамнарда «фокус» күрсәтә. Аларның кыланмышлары кешеләрне елмаергә мәҗбүр итә, кешеләр ышанган кыяфәт ясый. Комментарийларда да аларның «фокусларына» гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып язалар.

Хәзер инде бу «фокусчыларны» таныйлар. Ә кайберәүләр аларга охшатып үзләре «фокус» күрсәтеп йөри башлаган. Менә бу кызчыкның видеосын карагыз әле.

Хәзер исә «фокусчыларның» кайбер фокусларына бәя бирегез. Ышандырамы?

<![CDATA[Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән ни өчен җыр яздыруын әйткән]]> https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-marat-yarullin-belan-ni-ocen-yr-yazdyruyn-aitkan-5864878 https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-marat-yarullin-belan-ni-ocen-yr-yazdyruyn-aitkan-5864878 Fri, 15 Mar 24 08:53:00 +0300 message
Җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Алары хәтта җырчының аяк киеме үлчәме белән дә кызыксынган.

«42 размер», – дип язган җырчы әллә чынлап, әллә шаяртып.

«Өченче бәбәй алып кайту уе бармы?» дип сораучыга «Аллаһ боерса, өченчене дә, дүртенчене дә» дип җавап биргән җырчы.

«Марат Яруллин белән дуэт ничек барлыкка килде? Ни өчен «Соңгы бию» җырын нәкъ менә аның белән җырларга булдыгыз?» – дип сораган җырчының иҗаты белән кызыксынучы.

«Ул бергә видео төшерергә тәкъдим итте. Шуннан комментарийларда «дуэт телибез» дип күп яздылар. Халык соравы буенча килеп чыга. Менә шулай», – дип җавап язган Ильмира.

<![CDATA[Ифтарда башта нәрсә ашарга?]]> https://intertat.tatar/news/iftarda-basta-narsa-asarga-5864861 https://intertat.tatar/news/iftarda-basta-narsa-asarga-5864861 Fri, 15 Mar 24 04:00:00 +0300 message
«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза турында аңлаталар.

Организмда су балансын саклар өчен, ифтарны ничек башкарырга кирәк?

Авыз ачуны су белән башлый аласыз.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Су пакьләндерә», – дип әйткән.

Башта – җиңел ризык. Намаз укыгач кына авыррак ризык кабул итегез.

<![CDATA[«Гәүдәсе бар, башы юк». Борынгы тәңкәләр җыйган әбине үтергәннәр]]> https://intertat.tatar/news/gaudase-bar-basy-yuk-boryngy-tankalar-yigan-abine-utergannar-5864871 https://intertat.tatar/news/gaudase-bar-basy-yuk-boryngy-tankalar-yigan-abine-utergannar-5864871 Fri, 15 Mar 24 03:00:00 +0300 message
Түбән Новгород өлкәсендә 69 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Аның башы кисеп алынган була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

13 мартта Ветлуга шәһәрендәге бер йортта хуҗабикә мәете табыла. Аны көч кулланып үтергәннәр. Мәетнең башын кисеп алып киткәннәр. Баш гәүдә янында табылмый.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Урынга прокуратура вәкилләре дә барган.

Пенсионер хатын өеннән борынга тәңкәләр югалуы билгеле. «Фатирны туздырганнар. Мәрхүмә хатынның борынгы тәңкәләр коллекциясен һәм борынгы әйберләрен урлаганнар», – дигәннәр ведомствода.

Әби кеше шул борынгы әйберләр аркасында һәлак булуы ихтимал, тик рәсми версия әлегә юк, диелә бу хәбәрдә.

<![CDATA[Гөлназ Асаева операция ясаткан]]> https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-operaciya-yasatkan-5864875 https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-operaciya-yasatkan-5864875 Fri, 15 Mar 24 01:00:00 +0300 message
Җырчы Гөлназ Асаева күзләренә операция ясаткан.

«Сәхнәдә чыгыш ясаганда мин беренче рәттә утыручыларны да күрми идем, аларны тоя гына идем. Күзлек тә, линзы да кимәдем», – дип уртаклаша Гөлназ операция алдыннан.

Җырчыга операция ясау мизгелен туры эфирда күрсәткәннәр, Асаева үзен яхшы хис итә. «Күзләрем операция вакытында авыртмады, күбрәк дулкынланганмын», – дип уртаклашты ул соңыннан.

<![CDATA[Илназ Гарипов өйләнде: «Эльвина артыннан 4 ел чабып йөрдем!»]]> https://intertat.tatar/news/ilnaz-garipov-5864862 https://intertat.tatar/news/ilnaz-garipov-5864862 Fri, 15 Mar 24 00:00:00 +0300 message
«Безне Ренат Галиәскәр таныштырды»

Илназ, чын күңелдән никахың белән тәбрик итәм. Гомерлек булсын! Кәләшең белән таныштыр әле. Эльвина кайсы яклардан? Нәрсә белән шөгыльләнә?

Эльвина – Кыргызстанда туган татар кызы. Соңрак алар әти-әниләре белән Түбән Камага күченеп кайтканнар. Ә без танышканда, булачак кәләшем Мәскәүдә яши иде. Ул анда җиләк-җимеш сату компаниясендә финансист булып эшли.

Мин Эльвина артыннан 4 ел чабып йөрдем! (көлә).

4 ел! Очрашып йөргән еллар белән бергәме бу?

Ул мине 1 ел бөтенләй якын китермәде. Хатларыма иренеп кенә җавап яза иде, бөтенләй җавап бирмәгән вакытлары да булды.

Безне Ренат Галиәскәр таныштырды. Аның белән Кукмарада туй алып бара идек. «Залда бер матур кыз утыра», – ди миңа Ренат. Бәйрәм беткәч, Эльвинаның дус кызы, безнең янга килеп, фотога төште. Эльвина төшәргә теләмәде. Баксаң, ул татар эстрадасы белән бөтенләй кызыксынмый торган кеше икән. Минем җырчы икәнлекне дә белмәгән. Хәзер ул көнне искә төшереп, көлешеп утырабыз.

Шул туйда ошатып калдым да очрашу юлларын эзли башладым. Туйда төшкән фотоны куеп, иптәш кызы мине социаль челтәрләрдә билгеләгән иде. Аның аша телефонын табып, Эльвинага яздым. Язам-язам – җавап бирми. Шулай итеп, 4 елга җыелды (көлә).

Фото: © Илназ Гариповның шәхси архивыннан

Аның тарафыннан мәхәббәт уты кайчан кабынды соң?

Баштагы чорда симпатия булгандыр. Ә мәхәббәт уты кайчан кабынды, дигәндә, моннан 2 ел элек җитди итеп очраша башладык. Безнең бит әле ара ераклыгы да бар иде. Мин Казанда, ул Мәскәүдә яшәдек. Җай чыккан саен очрашып, телефон аша аралашып тордык.

Нигә Эльвина башта ук йөрергә теләмәгән икән синең белән?

Ул шул кабул итмәве белән җәлеп иткәндер дә әле мине. Алай дисәң, күңелемә ошагач, шунда ук кабул итсә дә йөреп киткән булыр идек.

Син аны беренче күрүдә үк ошаткансың. Эльвина кайсы ягы белән җәлеп итте сине?

Ул – бик матур, шул ук вакытта тыйнак кыз. Туйда да тыныч кына утырды, артык күзгә бәрелеп тормады. Әнә шул сыйфаты аеруча ошады. Эльвинаның хәтта, социаль челтәрләрендә дә бер генә фото. Ул хәзерге заман кызларына охшамаган.

Алайса, һәр адымын социаль челтәрләрдә күрсәтеп бармый инде.

Юк-юк, «замана тенденцияләре»нә бирешми торган кыз.

Тыйнак, акыллы, тәмле пешерә?

Миңа булачак тормыш иптәшемнең тәмле пешерү-пешермәве мөһим түгел иде. Мин андый әйберләргә бик җиңел карыйм, дөресен әйткәндә. Ләкин Эльвина, чыннан да, бик тәмле пешерә булып чыкты.

Фото: © Илназ Гариповның шәхси архивыннан

«Профессиямне аңлап кабул итә»

Димәк, кәләшең синең җырчы икәнлекне белмәгән. Очраша башлагач, синең һөнәрең аны борчуга салмадымы?

Белмәгән һәм Аллаһка шөкер. Ул минем профессиямне аңлап кабул итә. Мин элек тә атналар буе кайтып керми гастрольләрдә йөрүләрне яратмый идем. Миңа өйдә үткәргән вакыт бик кадерле. Шуңа да, хәзер күбрәк продюсерлык өлкәсендә эшлим. Күпчелек вакыт оештыру эшләре белән үтә. Күзәтеп барсагыз, күрәсездер, татарча да, русча да җырлар башкарам.

Репертуарга русча җырлар килеп керү нәрсә белән бәйле?

Руслар арасыннан татарларны җыеп алу максатыннан, русча җырлый башладым.

Килеп чыгамы соң?

Килеп чыга кебек. Башкаларга татарлык ул – Сабантуй белән чәк-чәк кенә түгел икәнлекне аңлатырга кирәк.

Җырларга аранжировка ясау, саундпродюсерлык, бәйрәмнәр оештыру белән дә шөгыльләнәбез. Әле менә күптән түгел безнең компаниядә Рамил Шәрәповка «Әти» дигән бик матур җыр эшләдек.

Бу өлкәдә гаиләне алып барырлык акча эшләп буламы?

Безгә җитә! Теләсә кайсы эштә гаиләне алып барырлык акча эшләргә була. Эшнең начары юк. Барысы да ничек эшләвеңнән тора.

«Тәкъдим ясагач, «кеше янында оялттың» дип сүкте»

Аз гына темадан читкә киттек. Эльвинага тәкъдимне ничек ясадың?

Бик кызык кына килеп чыкты ул. Тәкъдимне Мәскәүдә ясадым. Аю киеме киендем дә, листовка тараткан булып, ул эштән кайта торган юл янына барып бастым. Эльвина яныма килеп җиткәч, «чык миңа кияүгә» дигән листовка бирдем. Ләкин аның реакциясе мин көткәнчә булмады – ул югалып калды. Аннан мине «кеше янында оялттың» дип сүкте. Ул – публика игътибарына ияләнмәгән кеше.

Эльвинаның якыннары белән ничек таныштыгыз? Сине ничек кабул иттеләр?

Казанда булганда бергәләп кайтып килдек. Мине искиткеч кабул иттеләр. «Тиле тещасын мактый» диләр бит (көлә). Минем тещадан да идеаль кеше юк. Әби минем җырчы икәнне дә белә иде. Аның белән әле Эльвина белән йөри башлаганчы ук таныштык. Тоттым да: «Сезнең кызыгыз белән аралашам, очраша башларга ярыймы?» – дип яздым. Рөхсәт бирде.

Алайса әбинең күңелен баштан ук яулагансың инде. Нинди тәрбияле егет, дип уйладымы икән.

Белмим бит, сорарга кирәк. Без болай да тәрбиясез түгел идек кебек (көлә).

Эльвинаны кулын сорарга кемнәр белән кайттың?

Эльвина: «Илназ мине сорарга килә», – дигәч, әби: «Үзе генә читенсенсә, дуслары белән килсен», – дип әйткән булган. «Үзем генә киләм, мин бит куркак түгел», – минәйтәм (көлә).

«Илсөя – бертуган апам кебек якын кеше»

Никах кайда, ничек узды?

Никах Казандагы бер мәҗлесләр залында, үзебезнең гореф-гадәтләргә туры китереп, милли стильдә узды. Туган-тумачалар, дусларны гына чакырдык. Иң якын кешем – әтием ягыннан 86 яшьлек әбиемне дә алып килдек. Без аны, яратып, «әти-әби» дип йөртәбез. Безне тәрбияләүгә бик зур өлешен керткән кеше ул. Кызганычка, әти-әнием гүр ияләре инде. Язмышка шулай язган булгач, берни эшләтеп тә булмый. Әти-әнием урынына түргә, зурлап, әбиемне утыртып куйдык.

Никах бик күңелле, мәгънәле үтте. «Сорнай» ансамбле дә чыгыш ясады. Мәҗлесне Айваз Садыйров белән Ренат Галиәскәр алып барды. Бу – безнең традиция. Без Ренат белән Айвазныкын алып барган идек. Хәзер Айваз белән Ренатныкын алып барырга әзерләнәбез. Аңа кадәр картаеп бетмәсәк (рәхәтләнеп көлә).

Фото: © Илназ Гариповның шәхси архивыннан

Ренатны кайчан өйләндерәсез соң?

Өйләндерергә инде, шәп егет.

Сезне дә, аны да Илсөя Бәдретдиновага димлиләр иде.

Әйе шул, башта – мине, аннан соң Ренатны димли башладылар. Илсөя – бик якын дустым. Концертлары булуына карамастан, никахка ул да килгән иде. Вакыт тапты: «Братан, мин киләм», – диде.

Ул имеш-мимешләргә көлеп кенә карый идек. Мәрхүм Илфак абый белән эшләгән вакытлар да булды, ничек шулай уйлап була, дип аптырый идем инде мин. Илсөягә дә нәрсә генә язып бетермәделәр. Миңа ул хәтле каты бәрелмәделәр, Илсөягә бәрелделәр. «Шундый яшь егетне, шулай иттереп… Аның бит әле бөтен гомере алда», – дип. Әй көлә идек инде. Илсөя – миңа бертуган апам кебек якын кеше.

Фото: © Илназ Гариповның шәхси архивыннан. Илназның әбисе белән Илсөя Бәдретдинова

Туй уздырачаксызмы?

Никах мәҗлесе шул туй кебек узды бит. Мин – туй белән шаккатыра торган кеше түгел.

Уразага кадәр дип никах укытып калгансыздыр. Уразада өйләнергә ярамый, дигән сүзләргә ышанасыңмы?

Ю-юк, без 7 мартта танышкан идек. Танышу көнен онытмас өчен генә шулай билгеләдек. Мин ырым-шырымнарга ышанмыйм. Ислам ул – бик җиңел дин, халык, юк-бар уйлап чыгарып, үзе катлауландыра аны.

Без 7се дип уйлап йөрдек никахны. Ә 7 март иртән безнең бер корпоратив бар иде. Бәйрәм алды, банкетлар гөрләгән көннәр. Шулай итеп, 7се иртән банкетта эшләп кайттык, көндез минем никах булды, ә кич белән бер туган көн үткәрергә киттек. Безнең компания утлар, шоу-программалы бәйрәмнән үткәрү белән дә шөгыльләнә. Ул көнне башкаларга бәйрәм оештырырга да, үземнең никахны уздырырга да өлгердек.

«Кем инде мин шулкадәр, кеше баласын сынарга?»

Илназ, өйләнергә бер дә ашыкмадың. Эльвинаны сынадыңмы?

Яшьрәк вакытта да өйләнеп була иде. Әмма бер тапкыр гына өйләнәсе килә бит, чынлап та күңелгә яткан кешегә. Эльвинаны, юк, сынамадым. Кем инде мин шулкадәр, кеше баласын сынарга. Аңа болай да бик зур рәхмәт инде, артист халкына шулай ышанып килгәнгә (көлә). Сүзләр күп йөри бит ул. Без, ярар инде, хейтерларга ияләнгән. Инде Эльвинага да «һөҗүм» башланды. Социаль челтәрләргә фотоларыбызны куйдылар да, аның турында шунда ук «ирене ясалган» дип яза башладылар. «Минем иреннәрем ясалмаган бит», – дип шаккатып укыды. Эльвина, гомумән, шоу-бизнес, хейт кебек әйберләрдән ерак тора.

«Кайчан өйләнәсең?» – дип еш сорыйлар идеме? Басымнардан туйган идеңме инде?

Соңгы вакытта, өметләрен өзеп, сорамый башлаганнар иде. Минем өчен гадәти хәлгә әйләнгән иде инде ул. Бездә бит башта: «Кайчан өйләнәсең?» – дип сорыйлар. Аннан соң: «Кайчан бәби алып кайтасыз?» – дигән сорау башлана. Кабат: «Кайчан икенчесенә барасыз инде?» – дип аптырата башлыйлар. «Ике малай янына бер кыз да кирәк инде», «Бер малай да алып кайтыгыз» кебекләре дә киң таралган.

Эльвина белән яшь аермагыз зурмы?

Миңа – 36, аңа – 30, идеаль яшь аермасы.

Кайда яшәргә, кайда төпләнергә уйлыйсыз?

Без Казанда, минем фатирда яшибез. Эльвина бирегә күченеп кайтты, шул ук компаниядә читтән торып эшли. Эшеннән китәсе иде, җибәрмәделәр.

Мәскәүдән соң Эльвинага Казан тар тоелмыймы?

Ул монда яшәп, банкта эшләп киткән. Казан аның өчен чит-ят шәһәр түгел.

Тормыш иптәшең татарча беләме?

Эльвина татарча да, төрекчә дә белә. Балаларыбызга да татарча өйрәтәсе иде. Безнең вазифа – булдыра алган кадәр телебезне, гореф-гадәтләребезне аларга да күчерү.

Кыскасы, «Илназ үз идеалын тапкан» дип, йомгак ясап куябыз бу әңгәмәгә, әйеме?

Шулай дип йомгаклыйк (көлә).

Сез – бик матур пар! Бәхетле булыгыз!
<![CDATA[Чаллыда яшәүче хатын иренең сөяркәсен урманга алып китеп, үтермәкче булган]]> https://intertat.tatar/news/callyda-yasauce-xatyn-irenen-soyarkasen-urmanga-alyp-kitep-utermakce-bulgan-5864864 https://intertat.tatar/news/callyda-yasauce-xatyn-irenen-soyarkasen-urmanga-alyp-kitep-utermakce-bulgan-5864864 Thu, 14 Mar 24 21:00:00 +0300 message
35 яшьлек Тимур Самойловның базарда яхшы гына керем китерә торган ир-атлар киеме кибете була. Товарларны ул Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан үз «Газель»е белән алып кайта. Хатыны эшләми, мәктәптә укучы бердәнбер кызлары белән шөгыльләнә. Өйләнешүләренә 10 ел вакыт узса да, Оксана иренең хакимлек итәргә яратучы һәм бик тиз кабынып китүче характерына ияләшә алмый. Соңгы сүзне һәрвакыт Тимур әйтә һәм гаиләдә ике кеше дә баш булуга юл куймый.

Бервакыт ул юлда бандитлар белән очраша, эшмәкәр аларга зур гына сумма бирергә мәҗбүр кала. Бу вакыйгадан соң ул хатынына «мал-мөлкәтне саклап калу өчен «фиктив аерылышу» рәсмиләштерергә кирәк» дип әйтә.

«Мин сезне ташламыйм – шулай ук бергә яшәячәкбез, – ди гаилә башлыгы. – Күчемсез милек – өч бүлмәле фатир, банк һәм бизнес хисапларын синең исемгә күчереп язам».

Оксана каршы килә алмый. Аерылышканнан соң, ире вәгъдәсен үтәми, Оксана исеменә рәсмиләштергән яңа бер бүлмәле фатирда аерым яши башлый. Гаиләгә кунакка гына килә, ялларын, элеккечә, чит илләрдә бергә үткәрәләр. Бер көнне ул көтмәгәндә элеккеге хатынына машинада йөрергә өйрәнергә тәкъдим итә, машина йөртү таныклыгын алгач, машина ачкычы бүләк итә.

Оксана мондый юмарт бүләккә, әлбәттә, аптырап кала һәм шул ук вакытта аңарда шикләр дә барлыкка килә. Бу турыда ул әнисенә дә, сеңлесенә дә берни әйтми. Ул Тимур артыннан күзәтергә була һәм берничә көн дәвамында яшерен рәвештә аның артыннан машина белән күзәтеп йөри. Шикләре юкка гына булмый: хатын аның сөяркәсе булуын күрә. 18 яшьлек кыз шәхси фирмада секретарь булып эшли.

Көнләшү хисе Оксанага тынгылык бирми. Әмма Тимур белән тыныч кына сөйләшә алмаячагын да белә, чөнки ул – тәнкыйтьне кабул итә алмый торган кеше, тирә-юньдәге һәр нәрсәне җимереп ватачагын аңлый. Үзен законлы хатын дип санап, көндәшеннән үч алырга ниятли.

Өйдән кухня пычагын алып, кич белән кызның өенә китә. Ул аны урамга чакырып чыгара һәм сөйләшергә тәкъдим итә. «Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бар», – дигән сүзләрне ишеткәч, ирнең сөяркәсе аның машинасына утыра. Оксана аны урманга алып килә һәм, ачуыннан, кызга 8 тапкыр пычак белән кадый. Кыз, хәлсезләнеп, каршылык күрсәтүдән туктагач, хатын уянып киткән кебек була. Ул канга баткан 18 яшьлек кызны аңсыз хәлдә үзе хастаханәгә алып килә. Табиблар аны үлемнән коткара.

Хастаханәдән чыккач, кыз полициягә гариза яза, «үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Суд Оксанага 4 ел төрмә җәзасы бирә. Әмма утырыш залыннан аны өенә җибәрәләр, чөнки баласына 14 яшь тулганчы кичектерү бирелә.

Тимур Самойлов, әлеге фаҗигадән соң, шунда ук милекне бүлүгә гариза яза. Әлеге вакыйгалардан соң гаилә тулысынча таркала. Тимур өйләнә, кызына алимент түләп тора һәм еш кына аның белән телефон аша сөйләшеп тора, әмма элеккеге хатыны белән аралашырга теләми. Оксана исә кайчандыр Тимур белән танышкан базарга эшкә чыгарга мәҗбүр кала.

Юрист сүзе

– «Фиктив аерылышу» дигән юридик төшенчә юк, чөнки юридик яктан аерылышу инде булган, аерылышу турында таныклык чыгарылган һәм алынган, – ди юрист Эвелина Пропустина.

Аның сүзләренчә, «фиктив аерылышу» өчен җаваплылык каралмаган. Бу – чын аерылышу түгел, документларда гына кебек күренсә дә, мондый маскировка гаиләгә зур зыян китерә. Фиктив аерылышу нәтиҗәсендә милекнең зур өлешен алган ир яки хатын алга таба бу милек белән бүлешергә теләмәскә мөмкин. Нәтиҗәдә арада киеренкелек барлыкка килә. Ә анда инде чын аерылышуга да ерак калмый.

«Челнинские известия»дән тәрҗемә. Авторы: Ләлә Гайфетдинова
<![CDATA[«Гаиләсенә 1 тиен бирмәделәр». Күмертауда яшәүче ир-ат эштә талпан тешләгәч үлгән]]> https://intertat.tatar/news/gailasena-1-tien-birmadelar-kumertauda-yasauce-ir-at-esta-talpan-teslagac-ulgan-5864870 https://intertat.tatar/news/gailasena-1-tien-birmadelar-kumertauda-yasauce-ir-at-esta-talpan-teslagac-ulgan-5864870 Thu, 14 Mar 24 20:00:00 +0300 message
Башкортстанның Күмертау шәһәрендә шәхси оешмада эшләүче ир-ат талпан тешләгәч үлгән. Ул өченче төркем инвалид булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 2023 елның җәендә була. Ир-ат вахта ысулы белән эшли, эшкә баргач, аны талпан тешли. Ул гаиләдә бердәнбер туендыручы була. Якыннары судка мөрәҗәгать итә, алар мораль компенсация сорый. Суд мәрхүмнең атасына һәм анасына 850 шәр мең, апасына 450 мең сум түләү турында карар чыгара. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

«Суд карары буенча, әлеге эшче шәхси саклану чаралары, шул исәптән энцефалитка каршы костюм булмау сәбәпле үлгән. Эш бирүче мәрхүмнең гаиләсе белән элемтәгә чыкмаган, мәсьәләне судка кадәр хәл итү белән кызыксынмаган. Компания җирләү өчен матди ярдәм тәкъдим итмәгән, гаиләгә 1 тиен дә бирмәгәннәр», – дип сөйләгән хокук яклаучылар.
<![CDATA[КВН чемпионы Марат 43 яшендә ялгыш егылган да үлгән]]> https://intertat.tatar/news/kvn-cempiony-marat-43-yasenda-yalgys-egylgan-da-ulgan-5864876 https://intertat.tatar/news/kvn-cempiony-marat-43-yasenda-yalgys-egylgan-da-ulgan-5864876 Thu, 14 Mar 24 19:00:00 +0300 message
КВН чемпионы, «Азия микс» командасында уйнаган Марат Джуманалиев Кыргызстанда 43 яшендә вафат булган. Бу турыда Лайф хәбәр итте.

«Безнең олы абыебыз Марат бу дөньядан китте. Ул бик яхшы абый иде. Бәхетсезлек очрагы булды», – дигән мәрхүмнең дусты Абдурахман Муртазалиев.

Кыргызстан басмалары белешмәсе буенча, артист өендә үлә. Үлем сәбәбе – ялгыш егылу: ул башын бик каты имгәткән.

Джуманалиев популяр боксчылар, шул исәптән Николай Валуевның спарринг-партнеры булып та чыгыш ясый иде. Рэпер Тиматиның җансакчысы да була. Соңгы елларда ул Кыргызстанда хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Марат Джуманалиевны 15 мартта Бишкәк мәчетендә соңгы юлга озаталар, диелә хәбәрдә.
<![CDATA[Зөлфирә Мирзаянова: «Көн саен хастаханәгә йөрим»]]> https://intertat.tatar/news/zolfira-mirzayanova-kon-saen-xastaxanaga-iorim-5864874 https://intertat.tatar/news/zolfira-mirzayanova-kon-saen-xastaxanaga-iorim-5864874 Thu, 14 Mar 24 19:00:00 +0300 message
Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновларның кайбер концертлары күчерелүе турында язган идек.

Кызганычка, сәламәтлек белән бәйле җитди сәбәпләр аркасында, март ае һәм апрель башында булырга тиешле Баулыда һәм Башкортстандагы концертларны көзгә күчерергә туры килә. Алынган билетлар үз көчендә калачак. Шулай ук кассаларда кире дә тапшыра аласыз. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Төгәл сәбәпләрен белергә теләп, кызык эзләүчеләр, юк-бар сораулар язмавыгызны үтенәбез. Догада булыйк. Рамазан ае мөбарәк булсын. Сәламәтләнеп, күрешергә насыйп булсын. Графикны шушы арада куярбыз, – дип хәбәр иткән иде Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдә.

Шушы яңалыктан соң Зөлфирә Мирзаянова бу хәлгә ачыклык кертте:

Без Казанда. Мин дәваланам, Аллага шөкер, җайланып килгән кебек… Көн саен шулай хастаханәгә йөрим. Табибларга зур рәхмәт! Файдасы тисен, – дип тынычландырган ул үзе өчен борчылып торучы тамашачысын.

<![CDATA[Башкортстан күгендә пилотсыз очкыч күргәннәр]]> https://intertat.tatar/news/baskortstan-kugenda-pilotsyz-ockyc-kurgannar-5864873 https://intertat.tatar/news/baskortstan-kugenda-pilotsyz-ockyc-kurgannar-5864873 Thu, 14 Mar 24 18:12:00 +0300 message
13 март иртәсендә Башкортстан күгендә пилотсыз аппарат күренгән, дип яза «Авиаинцидент» телеграм-каналы.

«Аэростат пилоты очышлар җитәкчесенә Әмит торак пункты (Иглин районы) янында 800-1000 фут биеклектә очучы ачык төстәге, самолет тибындагы БПЛАның очышын күзәтүе турында телефон аша хәбәр иткән, очыш юнәлеше – көньякка таба. Очыш «С» классындагы һава киңлегендә була, хәбәр ителмәгән очыш һава киңлеген куллану тәртибен бозып башкарылган», – дип яза «Башинформ» бу хәбәрне.

Мәгълүматны ПВО системасы һәм Эчке эшләр министрлыгы органнарына җиткергәннәр. Күрше республикада «Режим» сигналы игълан ителмәгән.

Россиядә махсус рөхсәт булмыйча дрон очыру тыелган.
<![CDATA[Һәлакәткә юлыккан «Ил-76» очучысы турында: «Мәхмүт әти-әнисез үскән, улы да ятим калды»]]> https://intertat.tatar/news/halakatka-yulykkan-il-76-ocucysy-turynda-maxmut-uze-da-ati-anisez-uly-da-yatim-kaldy-5864866 https://intertat.tatar/news/halakatka-yulykkan-il-76-ocucysy-turynda-maxmut-uze-da-ati-anisez-uly-da-yatim-kaldy-5864866 Thu, 14 Mar 24 17:32:00 +0300 message
12 март көнне Ивановодан Тверьга очучы «Ил-76» хәрби-транспорт самолет һавага күтәрелеп берничә минут узганнан соң, двигателенә ут каба. Пилотлар самолетны кире аэродромга төшереп утыртмакчы була, ләкин килеп җитә алмаячакларын аңлагач, яна торган очкычны торак йортлардан ераккарак алып китәләр. Самолет урман полосасына төшеп шартлый.

Беренчел фаразлар буенча, самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәбе – двигательнең төзек булмавы.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Виктор Соболев пилотларның бу гамәлен «бүләккә лаек батырлык» дип атады һәм аларга дәүләт бүләкләре бирәчәкләренә ышаныч белдерде.

Ил-76 самолеты экипажы янган очкычны торак йортлар өстеннән алып киткән - видео

Һәлакәткә очраган очкычта 16 кешенең гомере өзелде. Алар арасында Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан татар егете – майор Мәхмүт Габдрәкыйпов та булган. Ул – җиргә төшеп бәрелгән бортның командиры, дип язалар. Кайбер чыганаклар ул көнне пилотның хезмәттәшләре белән пассажир сыйфатында очуын да яза.

Фаҗигадә гомере өзелгән пилот Мәхмүт Габдрәкыйповны Татар Каргалысында җирләргә мөмкиннәр

Язмышын хәрбилек һәм самолетлар белән бәйләгән Мәхмүт – Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында, милли җанлы татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән егет. Авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Оренбургтагы кадетлар мәктәбендә, аннан Краснодар хәрби-авиация училищесында белем ала. Күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Ульяновск һәм Таганрогта эшли. 2016 елда ул батырлык күрсәтә: 2 двигателе туктаган «Ан-12» самолетын җиргә төшереп утырта. Бу батырлыгы өчен берничә бүләк ала, шул исәптән Нестеров медале. Бу дәүләт бүләге батырлык һәм кыюлык күрсәткән очучыларга бирелә.

Шартлаган Ил-76 командиры, татар егете Мәхмүт Габдрәкыйпов элек тә батырлык кылган булган

Мәхмүт татарча да бик яхшы сөйләшкән, авылдаш кызына өйләнгән, якыннары янына еш кайтып йөргән.

Бу коточкыч фаҗига турында ишетеп, Мәхмүтнең якыннары, якыннары гына түгел, авылдашлары да шок хәлендә калганнар иде. Мин шалтыраткан авыл җирлегендә дә, мәктәптә дә кайгы хөкем сөрә иде – трубканы күтәргән һәркем очучы егетне күз яшьләре аша искә алды.

«Ул самолетларны бик яратты»

Мәхмүт – 5 яшендә әнисез калган үксез бала. Ире белән тормышы килеп чыкмаган әнисе, аерылып, туган авылына кайта. Әмма көчле авыру аркасында, улын ятим калдырып, мәңгелеккә күчә. Әнисез дә, әтисез дә япа-ялгыз калган кечкенә Мәхмүтне әнисенең авылдагы бертуган апасы Рәйфә Габрәкыйпова гаиләсе тәрбиягә ала.

Рәйфә апаның кичә үк, улын танырга барырга дип, юлга кузгалуы хакында хәбәр иткәннәр иде. Авылдашлары «инде кайткан булырга тиеш» дигәч, батырлыгымны җыеп, шалтыраттым.

Балакаем, инде кичә дә чыкканнар иде миңа. Ләкин минем хәзер сөйләшерлек хәлем юк, урын өстендә ятам – башымны да күтәрә алмыйм. Зинһар, гафу итегез, – дип кенә әйтә алды хәсрәткә баткан Рәйфә апа.

«Оренбург. Безформата» сайтына Рәйфә ханым очучы улының һөнәри осталыгы өчен бик күп бүләкләр алуын, шул исәптән Нестеров медале иясе булуын әйткән.

«Ул самолетларны бик яратты. Беркайчан да курыкмады. Ул уттан да, судан да курыкмады. Менә шундый кыю иде», – дигән ул.

Мәктәп директоры: «Максатларына ышанычлы рәвештә барды»

Мәхмүт тәмамлаган Татар Каргалысы авылы мәктәбе директоры Тәүхидә Низаметдинова Мәхмүтнең укыган вакытта ук көчле рухлы, үз алдына максат куеп, шуңа таба чигенмичә бара торган егет булуын әйтте.

Кичәдән бирле күз яшьләребезнең кибеп торганы юк. Бу хәбәрне ишетүе шундый читен булды.

Мәхмүт үскән вакытта ук көчле рухлы, үз сүзендә тора, һәр нәрсәне үзенчә эшли торган егет иде. Әйбәт укыды. Беркайчан да кирәкмәгән, юк-бар сүз сөйләмәде, тирән фикерли белә торган, төпле бала булып үсте ул. Бунтарь характеры да бар иде. Иптәшләре арасында абруе булды, барысы да бик нык хөрмәт иттеләр Мәхмүтне. Чөнки ул тәртипле, гадел, бер әйтә дә эшли торган егет иде.

Мәхмүтнең хәрби буласы килү теләге 7-8 сыйныфларда укыганда барлыкка килде. Шул вакытта ук үзенә максат куеп, ныклап спорт белән шөгыльләнә башлады. Максатларына ышанычлы рәвештә барды һәм аларга ирешәчәге әллә каян күренеп тора иде.

Әнисе Рәйфә апабызны да бик кызганабыз. Ул – Мәхмүтнең әнисенең бертуган апасы, бик игелекле, изге күңелле, дөрес кеше. Безнең авылның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе дә булып тора.

Мәхмүтне тәрбияләп үстергән Рәйфә Габдрәкыйпова Пушкинның «Капитанская дочка» әсәрен татар телендә укый:

Әнисе вафат булганнан соң, Мәхмүтне Рәйфә апа гаиләсе тәрбияләде. Мәхмүт аларның фамилия-отчестволарын да алды. Рәйфә апаның тормыш иптәше дә бик әйбәт кеше, авылда бер дигән балта остасы иде. Аларның үзләренең дә Марсель исемле бер уллары бар. Икесен дә тигез күрделәр, балалар өчен күп тырыштылар. Марсель – бүгенге көндә тирә-якта танылган теш табибы. Малайлары икесе дә күптән үз тормышлары белән яшиләр иде. Мәхмүт «мин очучы, мин хәрби» дип тормады, тормыш иптәшен әллә кая китеп, читтән эзләмәде. Үзебезнең авыл кызына өйләнеп куйды, – дип сөйләде Тәүхидә ханым.

Фото: © Фото: © Тәүхидә Низаметдинова архивыннан

«Үләр алдыннан, Каргалыдан улын кайтып алган»

Мәхмүт Габдрәкыйповның хатыны һәм 5 яшьлек улы калган. Бу хакта безгә аның тормыш иптәше Эльвираның туганы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телекомпаниясенең Оренбург өлкәсе корпункты җитәкчесе Фирүзә Әбсәләмова сөйләде.

Мәхмүт – минем сеңлемнең кызының ире, киявебез була. Эльвира белән алар – авылдашлар. Күпмедер очрашып йөргәннән соң, өйләнештеләр, 5 яшьлек уллары Маратны тәрбиялиләр иде…

Мәхмүт башта Оренбургта эшләде, уллары туган елны аны, хезмәте буенча, Ульяновскига күчерделәр. Казанга командировкага баргач, бәби күрергә дип, мин дә Ульяновскига барып килдем. Марат яңа туган гына иде әле.

Эльвира белән икәүләшеп кунак иттеләр, Мәхмүт яныбызда йөгереп кенә йөрде… Ульяновскида күптән булганым юк иде, миңа бик рәхәтләнеп шәһәрне күрсәтеп йөрде, икенче көнне машинасы белән автовокзалга озатып куйды. Бик күңелле аралашкан идек ул вакытта. Үзләре дә безгә килеп кунак булып китә торганнар иде.

Фото: © https://vk.com/tatarskaya_kargala

Соңгы елларда Оренбургта яшәгәч, авылга еш кайтып йөрделәр. Әле үләр алдыннан да, командировкага киткәнче дип, Каргалыдан улын кайтып алган, аның белән көн уздырып, төрле урыннарда йөртеп, кире авылга кайтарып куйган (Эльвира белән Марат Каргалыга кайтканнар иде). Марат уйнасын дип, кечкенә генә, ап-ак эт тә алганнар иде. Эльвира: «Балага әтисенең һәлак булуын ничек аңлатырмын, кая китте дип әйтермен?» – ди инде. Маратыбыз әтисен «әти-әти» дип бик көтеп тора иде. Ул – аның копиясе. «Тегесе зур, монысы бәләкәй Мәхмүт» дип йөри идек. Шулхәтле әтисенә охшаса да охшар икән. Мәхмүт үзе дә бала җанлы кеше иде, Маратны бик яратты. Баланың авызына гына карап торды…

Мәхмүт үзе дә әти-әнисез үскән… Улын да ятим итеп китеп барды, – диде Фирүзә ханым.

Мәхмүт Габдрәкыйповның тормыш иптәше, улы, әнисе һәм башка туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
<![CDATA[Зәринә Хәсәншина: «Дөньяда ни генә уйлап тапмадылар, ә борынга ашта бирелгән яулык кала»]]> https://intertat.tatar/news/zarina-xasansina-donyada-ni-gena-uilap-tapmadylar-a-borynga-asta-birelgan-yaulyk-kala-5864868 https://intertat.tatar/news/zarina-xasansina-donyada-ni-gena-uilap-tapmadylar-a-borynga-asta-birelgan-yaulyk-kala-5864868 Thu, 14 Mar 24 16:01:00 +0300 message
Җырчы Зәринә Хәсәншина, юлда барганда, кулъяулык турында кызыклы фикер җиткерә.

1-2 көн, әни әйтмешли, «әтәкәләнеп» көзге аяк киеменнән йөргән идем, юеш аяклар белән. Менә борын да тыгылды, – ди ул һәм чуар чәчәкле, күбәләкле кулъяулык күрсәтә. – Шарф кадәр яулык! Аллага шөкер, температурасы юк.

«Нәрсә генә уйлап тапмадылар инде бу дөньяда, ә борынга барыбер ашта бирелгән яулык кала», – дип шаярткан җырчы.

<![CDATA[15 мартка һава торышы һәм ай календаре]]> https://intertat.tatar/news/15-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare15-5864869 https://intertat.tatar/news/15-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare15-5864869 Thu, 14 Mar 24 15:15:00 +0300 message
15 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, аязганда -13˚, көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Бүлмә гөлләрен һәм рассаданы сугару өчен уңышсыз вакыт. Язын чәчәк ата торган бүлмә гөлләрен күчереп утырту, аерып утырту өчен уңай көн.
<![CDATA[Балаларга күз тимәсен өчен нишләргә?]]> https://intertat.tatar/news/balalarga-kuz-timasen-ocen-nislarga-5864645 https://intertat.tatar/news/balalarga-kuz-timasen-ocen-nislarga-5864645 Thu, 14 Mar 24 15:00:00 +0300 message
Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында балаларга күз тиюдән саклану турында аңлата.

«Балалар күз тиюгә тагы да сизгер була. Кечкенә балага күз тигән булса, алар көйсезләнә, елый башлый, юньләп ашамый, кирелек күрсәтә. Болардан тыш, кайвакыт балаларның авыруы да күз тию сәбәпле булырга мөмкин.

Мондый очракларда балаларга түбәндәге доганы укып өшкерү яхшы булыр.

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныклары Хәсән белән Хөсәенгә мондый дога укый торган булган: «Угииз‌үкүмә («з» хәрефен сакау итеп укыйбыз) бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтаниү вә һәәммәти вә миң күлли гайнил-ләәммәһ».

Мәгънәсе: «Сезне шәйтаннан, агулы бөҗәкләрдән һәм һәрбер начар күздән сакласын өчен, Аллаһның камил сүзләренә сыенам».

Барчагызга да бәрәкәтле, игелекле, догалы көннәр теләп калам», – дип яза хәзрәт.

<![CDATA[Шакшука (Дамир Бәдриев)]]> https://intertat.tatar/news/saksuka-damir-badriev-5864581 https://intertat.tatar/news/saksuka-damir-badriev-5864581 Thu, 14 Mar 24 13:43:00 +0300 message
Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.

Казаныбыз матур инде, әй! Урамнарны, кибетләрне карап йөргәндә, туганыбыз кәрәзле телефоннан шалтыратты.

– Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Төшке ашка пашот әзерләп куям, – ди.

Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авызлардан сулар китте. Кайтып, өстәл артына утырсак, «пашот» дигәннәре – сытылган күкәйне полиэтилен пакетка салып, кайнар суда пешерү икән. Икенче көнне музейларны карап йөргәндә янә туганыбыз шалтыратты.

– Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Төшке ашка скрэмбл әзерләп куям, – ди.

Ишеткән нәрсә түгел, хатын белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Кайтып, өстәл артына утырсак, «скрэмбл» дигәннәре – табада өстен каплап пешерелгән күкәй тәбәсе икән.

Өченче көнне театрга бардык.

– Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Кичкә шакшука әзерләп куям, – дип әйтеп калды туганыбыз.

Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Ниһаять, шашлык белән шулпа була икән, минәйтәм. Кайтып, өстәл артына утырсак, «шакшука» дигәннәре – помидор яки борыч турап, табада кыздырылган күкәй икән. Әй кыстый туганыбыз, әй кыстый.

– Абау, өстәлгә мангольд чыгарырга онытканмын икән, – дип, аш-су бүлмәсенә йөгерде.

Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Шашлыкларны мангалдан алып керә бугай, дип уйладык. «Мангольд» дигәннәре – чөгендер яфрагы туралган салат икән. Бу салатта, сыр кисәкләренә караганда, яшел яфраклар күбрәк.

– Кибетләрдә итләр, колбасалар юкмы әллә соң? – дип әйтеп куйдым, телемне тыялмыйча.

Туганыбыз, шул ялгыш ычкынган сүземнән соң, итнең организмга зыяны турында 1 сәгать лекция укыды. Аерым бүлмәгә кереп йокларга яттык.

– Шакшукаларын штукатурить итим! Монда иртән дә, кичен дә күкәй ашап, тавык кебек кытаклый башлыйбыз хәзер. Таң беленүгә өйгә кайтып китәбез, – дип, хатынымның колагына пышылдадым.

– Нәкъ авызымнан алып әйттең. Баскан токмачлы ашларыбыз, итле бәлешләребез сагындырды, – дип, кочагыма сыенды хәләл җефетем.

Авылга кайткач, күрше-күлән: «Ничек кунак булдыгыз?» – дип кызыксына.

– Байлар гына ашый торган пашот, скрэмбл, шакшука, мангольд, балоньеза һәм карбонара пасталары белән сыйландык, – дибез.

Ишеткән-күргән нәрсәләре түгел бит, авызларын чәпелдәтеп тыңлый күршеләребез хатын белән икәүләшеп мактанганны. Кеше көлдереп, 3 көн буе күкәй белән макарон ашаганны әйтеп булмый бит инде.
<![CDATA[Белгородта шәхси йортка беспилотник төшкән]]> https://intertat.tatar/news/belgorodta-saxsi-iortka-bespilotnik-toskan-5864865 https://intertat.tatar/news/belgorodta-saxsi-iortka-bespilotnik-toskan-5864865 Thu, 14 Mar 24 10:45:00 +0300 message
Белогород шәһәрендә 2нче Ключевая урамында шәхси йортка беспилотник төшкән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә, дип яза «База» Телеграм-каналы.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беспилотник төшкәннән соң шартлау да булган, әмма әлегә мәгълүмат тикшерелә. Хәзер урында оператив хезмәтләр эшли, зыян күрүчеләр юк, диелә.

Әлегә рәсми мәгълүматлар юк.

Соңрак билгеле булганча, шәхси йортка бәреп төшерелгән беспилотникның калдыклары төшкән.

Белогород халкы шартлау тавышлары турында хәбәр итә. Шәһәрдә сирена яңгырый, ПВО системалары эшли.

Шаһитлар сүзләренчә, снарядларның берсе автомобильгә төшкән. Якынча мәгълүматлар буенча, йөртүче һәлак булган – ул ут капкан машинасыннан чыгарга өлгерми калган.

Снаряд төшкән автомобиль. Йөртүчесе һәлак булган.

Фото: © База Телеграм-каналы.

Шишкин урамындагы шартлауда 2 кеше авыр яраланган. Шартлау шәхси йорт янында булган.

Хәзер яралыларны хастаханәгә озаталар.

Төбәк башлыгы Вячеслав Гладков 2 кеше яралануы һәм 1 кешенең һәлак булуы турында мәгълүматны раслаган. Аның сүзләренчә, ПВО шәһәргә якынлашып килгән 8 беспилотникны бәреп төшергән.