Академик Роберт Нигъмәтуллин: “Халыкны мәҗбүри укытырга, акыл дәрәҗәсен үстерергә мәҗбүр итәргә кирәк"

24 Сентября 2017

Укылган: 460 тапкыр

Автор: Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
25 сентябрьдә Россия Фәннәр академиясе президенты сайланачак. Яңа җитәкче 27 сентябрьдә рәсми рәвештә игълан ителер дип көтелә. Август ахырында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев  тарафыннан расланган 5 кандидатура арасында татар галиме, Россия Фәннәр академиясенең П.П.Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе вазифаларын башкарган Роберт Нигъмәтуллин да бар.
Галимнең төрле елларда телләр, аларны саклау, укыту һәм үстерүгә кагылышлы әйтелгән кызыклы фикерләре бар. Intertat.ru шуларны туплап, укучыларга да тәкъдим итә:

Тел үлүнең нәтиҗәсе турында

- Минем өчен теләсә нинди тел – ул Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән күренеш. Җанлы телне уйлап табып булмый. Кеше тарафыннан уйлап табылган эсперанто тернәкләнеп китә алмады. Ниндидер этносның теле үлгәндә, дөнья цивилизациясенең бер өлеше үлә. Бу кешелекнең кайтарып булмаслык югалтуы, “интеллектуаль экология”нең фаҗигасе.

Дәүләт теле статусы турында

- Халыкның ниндидер саллы өлеше тарафыннан кулланылган һәр тел дәүләт теле статусын йөртергә тиеш. Бу барлык дәүләт телләрен бар кеше дә өйрәнергә тиеш дигәнне аңлатмый. Бу дәүләт әлеге телне билгеле бер мәктәпләрдә укыту, аны саклау һәм үстерү турында кайгыртырга тиеш дигән сүз. Җәмгыять кешенең күп телләр белүен хупларга тиеш. Ана теленә һәр өстәмә тел кешене  интеллектуаль баета һәм акыл дәрәҗәсен үстерә икәнне аңларга кирәк.

Татарларның 70 проценты Татарстаннан читтә яши. Башкортларның өчтән бере Башкотстанда гомер итми. Башкорт, татар һәм башка телләрне укытуга ярдәм итү илебез халыкларының бер-берсенә ышанычын арттырачак, гомуми мохитне яхшыртачак. Бу максат гомуммилли сыйфат йөртергә тиеш. 

Рус теленә каршы чыгу турында

- Илнең терәк этносы булган рус халкы рухын максатчан кысрыклау барыбыз өчен дә фаҗигале нәтиҗәгә китерәчәк икәнне дә аңларга кирәк. Без милли үзенчәлекләребезне югалтмыйча,  үзебезне Россиянең бердәм күптелле һәм күпмилләтле халыкы итеп тоярга тиеш.

Ана телен белмәү турында

- Минем өчен татар һәм башкорт телләре шулкадәр якын ки, минем өчен ул бердәм татар-башкорт теле. 1990 елларда кайберәүләр, ялкынланып, “Русларны башкорт телен өйрәнергә мәҗбүриләргә кирәк” дип сөйләделәр. Моңа җавап итеп, болай дип әйтә идем: “Сез үз хатыныгызны, балаларыгызны өйрәтегез башта, аннары руслкар турында сүз йөртерсез”. Әмма Башкортстанда да, Татарстанда да, Россиянең башка республикаларында да эшләнергә тиешле әйбер ул - башкорт һәм Россиянең башка телләре үсешенә шартлар тудыру, “милли” телле мәктәпләр үсешенә каршы чыгарга һич кенә дә ярамый. Кешеләрне “милли” телләрне өйрәнергә стимуллаштырырга кирәк. Милләтара дуслыкның нигезе – һәр телнең рухи бүләк икәнен аңлау. Азсанлы халыкларның телләрен саклап калу авыр, әмма алар яшәсен өчен бар булдыра алганны эшләргә кирәк. Менә бу Россия Федерациясенең барлык телләре дәүләтчелеге, этникара гармония һәм илнең интеллектуаль көче нигезе булып тора да.

Телләрне өйрәнү мәҗбүри булырга тиешлеге турында

- Казанда һәм Уфада татар-башкорт гаиләләрендә күпләр рус телен генә белә. Ә татар һәм башкорт телләрен мәктәпләрдә укыту турында сүз чыккач, күпчелек каршы чыга. Белемне арттыруга җитди көч куелмаса, берни дә килеп чыкмаячак. Хәзер белем алу ирекле булырга тиеш дигән фикерләр алга сөрелә – имеш, көч куеп укыйсың килми икән, укыма. Мин мондый иреккә каршы. Халыкны мәҗбүри укытырга, үз акыл дәрәҗәсен үстерергә мәҗбүр итәргә кирәк. СССРда, бала начар укыган очракта, аның белән пионерлар, комсомоллар эшләгән, әни, аннары әти чакыртылган. Әгәр дә бу да ярдәм итмәсә, партия оешмасына әти үз баласын начар тәрбияли дип язганнар. Әгәр дә Паганининың әтисе улын скрипкада уйнарга өйрәнергә мәҗбүр итмәсә, бөек Паганини да булмас иде. Без “Синең осетин телең яки башка тел кирәкми” дип әйтергә тиеш түгел. Бу аны барча кеше дә өйрәнергә тиеш дигән сүз түгел, әмма без бөек милләт булсак,  аны сакларга ярдәм итәргә тиеш. Бу бик тә мөһим.

Күп телләрне белүнең өстенлеге турында

- Күп республикалар мәктәп укучысының көчен ике телгә – рус һәм кече ватан теленә юнәлтүе рус телен белү дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясар һәм югары уку йортына кергәндә кыенлыклар тудырыр дип шүрли. Еш кына, әмма һәрчак түгел, мәктәпне тәмамлаган вакытка бу чыннан да шулай. Әмма 25 яшьләргә ике телне белүчеләр алга чыга. Шаккатырлык, әмма аларның рус теле грамоталырак һәм баерак. Алар вәзгыятьне фундаментальһәм киңрәк кабул итә.

Дусларым һәм хезмәттәшләрем арасында чыгышлары белән  Россия һәм СССР республикаларыннан кешеләр күп. Алар кечкенәдән бу республиканың титул телләрен – украин, әрмән, үзбәк, татар-башкорт, чечен-ингуш, бурят, мордва, мари һ.б. телләрне ишетеп һәм сөйләшеп үскән. Мин аларның акыллырак, хәтта,  күпчелектә,  бары рус телендә генә белем алган русларга караганда да рус телен яхшырак белүен, грамоталырак булуына игътибар иттем. Бу әти-әнисе телен мәктәптә өйрәнгәннәрдә бигрәк тә сизелә. 

БДИны туган телдә тапшыру турында

- Милли мәктәпләрне тәмамлаучыларга ярдәм итү өчен мин туган тел буенча Бердәм дәүләт имтиханын ике телле регламент буенча (рус-татар, рус-башкорт, рус-чечен һ.б.) тапшырырга рөхсәт итәргә тәкъдим итәм. Әйтик, сорауларның 60 %ы рус телендә, 40%ы милли телдә. Әгәр дә алар яхшы баллар алса, югары уку йортын тәмамлаган вакытка аларның рус теле, БДИны бер туган тел – рус теле буенча гына тапшырган егет-кызларныкына караганда бай һәм грамоталырак булачак. Бу безнең илне тагын  да көчле итәчәк.

Рус телле татарлар турында

- Татар халкы ике теллегә әверелде. Татар интеллигенциясе - рус, татар, инглиз телләрен дә белә. Бу - бик яхшы. Әмма бездә татар телле булмаган миллионлаган татар барлыкка килде. Монысы безне борчый.

Татар телле булмаган татарлар арасында танылган шәхесләр бар. Алар, барыбер, безнең татарлар, без аларны яратачакбыз. Әмма, ни дисәң дә, бу процессны акрынайтырга телибез. Минем туган телләрем – икәү, рус һәм татар телләре. Мин Мәскәүдә үстем, шулай да татарча сөйләшә алам, моның өчен тырыштым. Бу мине иҗади яктан көчлерәк тә итә.


Роберт Нигъмәтуллин 1940 елда Мәскәүдә туган. Әтисе - Искәндәр Нигъмәтуллин (Терегулов), техник фәннәр докторы. Әтисе ягыннан бабайсы Гыйниатулла Терегулов - табиб, Башкорт медицина институтына нигез салган. Әнисе Галия Газизова - табиб, әнисе ягыннан бабасы Лотфулла Габделгазизов Троицк шәһәрендә мәктәп директоры була, татар, башкорт мәктәпләре өчен дәреслекләр яза.


1. 1965 елдан 1986 елга кадәр Мәскәү дәүләт университетының Механика институтында эшләгән, механика-математика факультетында укыткан.

2. Физика-метематика фәннәре докторы (1971), профессор (1978), СССР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире (1987), Россия Фәннәр академиясе академигы (1991)

3. 1993 елдан Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге президиумы рәисе һәм Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты.

4. 1999 елда Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган.

5. 2006 елдан 2016 елга кадәр Россия Фәннәр академиясенең П.П.Ширшов исемендәге Океаналогия институты директоры, 2017 елдан – фәнни җитәкче.

6. 1993 елда "Волновая динамика газожидкостных систем" эшләр циклы өчен СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, 2012 елда Россия Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясенә лаек булган.

7. 200 фәнни мәкалә һәм берничә китап авторы. 

8. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы.

9. Улы Таһир (1969), кызы Кәримә (1984).

http://addnt.ru/, "Татар-информ" сайтларындагы мәгълүматлар файдаланылды.

Фикерләр








Сәясәт

Индус Таһиров: “Кем күпме генә тырышмасын, телебезне дә, милләтебезне бетерә алмаячак, татар милләте – мәңгелек”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе булган күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Индус Ризак улы Таһиров "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында 1990 елларда Татарстан белән Россия арасында барган сөйләшүләр, татар теленең язмышы, ни өчен татар халкында бердәмлек булмавы хакында сөйләде.

Сәясәт

Илдар Гыйльметдинов: Татар теле мәктәптә мәҗбүри укытылырга тиеш, әмма укыту методикасын һәм сәгатьләрен үзгәртергә кирәк

 Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Татарстан мәктәпләрендә татар теле ничек итеп укытылырга тиешлеге хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

Сәясәт

Мьянма мөселманнары рохинджалар: Бер әйберебез дә калмады, телебезне генә саклап кала алдык

Соңгы араларда Мьянма мөселманнарына бәйле хәбәрләр көн үзәгендә. Массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләрдә рохинджа халкы турында хәбәрләр еш күренә. Әмма, Мьянманың “ябык” дәүләт булуы сәбәпле, мәгълүматлар тулы түгел – социаль челтәрләрдәге фотоларны фейк, ягъни ялган дип тә язалар. “Татар-информ” хәбәрчесе, рохинджа халкы вәкилләренең үзләре белән сөйләшеп, мәсьәләгә ачыклык кертте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла