Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Антон Орехъ: Мин Татарстан хөкүмәтенең татар телен мәҗбүри укыту турындагы карары белән килешәм

"Эхо Москвы" радиостанциясе журналисты Антон Орехъ татар телен мәктәптә укытуга карата үз фикерен белдерде. Журналист фикеренчә, милли республикаларда җирле халыкның телен мәктәптә мәҗбүри укыту гадәти күренеш итеп кабул ителергә тиеш.

news_top_970_100
Антон Орехъ: Мин Татарстан хөкүмәтенең татар телен мәҗбүри укыту турындагы карары белән килешәм

Вакытны уздырмас өчен алдан ук әйтеп куям: мин Татарстан хөкүмәтенең татар телен мәҗбүри укыту карары белән килешәм. Татарстанда яшәгән һәр бала өчен дә татар теле туган тел түгел. Татарстанда яшәүче һәр бала да бу республикада тумаган. Ләкин, ул балалар монда яшиләр һәм укыйлар. Бу үзең яшәгән җиргә карата гап-гади хөрмәт. Бу үзенең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте булган республикага карата хөрмәт хисе. 

Бездә чит илләрдә яшәүче рус телле халыкның проблемалары турында борчылып сөйлиләр. Бу проблемалар русларның җирле халыкка  карата мөнәсәбәте, телне, тарихны өйрәнергә дә, гореф-гадәтләрне дә санларга теләмәве аркасында килеп чыкты. Барысы да андый түгел, әлбәттә! Ләкин күбесе, кызганычка каршы, шундый. Соңыннан җирле халык безне яратмый дип гаҗәпләнделәр. 

Татарстан – башка ил түгел. Татарстан – ул Россия. Россия территориясендә барысы да мәҗбүри рәвештә рус теле һәм әдәбиятен укыйлар. Ләкин Россия күпмилләтле ил. Россия – телләр һәм мәдәниятләр суммасы.

Нәкъ шуның белән безнең ил гаҗәеп тә инде! Үз халкың, үз мәдәниятең турында гына түгел, ә үз илеңнең башка халыклары, мәдәниятләре турында белү начармыни! Татарстанда яшәүчеләрнең үзләренә үк кызык түгелме? Мәктәптә физика, алгебра, биология һәм башка бик күп фәннәр укыталар. Ләкин, нишләптер: «Без нигә НАТО илендә яшәгән Ньютонны, аның башына алма төшкәнне нигә өйрәнәбез соң?» дигән сорау безнең башка килми бит? Милли телләр белән дә шул ук хәл.

Кабатлап әйтәм, бу - үзең яшәгән республиканың төп милләтенә, үзең яшәгән җиргә карата гади генә хөрмәт. Мөгаен, бу кагыйдә һәркайда да кабул ителмәгәндер. Кайбер милли төбәкләрдә төп милләт вәкилләре бик аз һәм анда туган тел укытучыларын да тиешле күләмдә табу авыр. Ләкин төбәкнең тарихын, мәдәниятен барыбер белергә кирәк. Һәм бу гаугада мин наданлыктан башка берни күрмим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100