Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бергә булсак, эшне алып барып була". Өметләр һәм шелтәләр белән Казанга татарлар җыелды

Татарстан Республикасы һәм татар халкының башкаласы Казанда бүген Бөтендөнья татар конгрессы съезды башланды. Алтынчы мәртәбә үткәрелүче бу чарага җир шарының төрле почмакларыннан бер меңнән артык делегат килде, алар биредә 6 августка кадәр калып, милли рух, тел, мәдәният, сәяси вәзгыять турында фикер алышачак, милләтнең киләчәге өчен мөһим карарлар кабул итәчәк.

news_top_970_100
"Бергә булсак, эшне алып барып була". Өметләр һәм шелтәләр белән Казанга татарлар җыелды
Съезд эшендә Россиянең 73 төбәгеннән – 479, Татарстаннан – 106 һәм 41 чит илдән 216 делегат катнаша. Чарага чакырылган кунаклар саны – 253, шуның 89сы Россия төбәкләреннән. Гомумән алганда, съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнаша.

Бүген делегатлар “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләде, моннан тыш, алар өчен “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Кич делегатлар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен карады.

Бөтендөнья татар конгрессына җыелган делегатларның төп бурычы - татар халкы алдында торган милли мәсьәләләрне барлау һәм аларны хәл итү чараларын билгеләү. Бу нисбәттән секцияләрдә һәм әңгәмәләрдә яңгыраган фикерләрне тәкъдим итәбез.

“Европа татарлары” альянсы рәисе, Литвадан Флюр Шәрипов

<~>

"Безгә телне, мәдәниятне сакларга тырышырга кирәк. Ә татарлар тырыша да: Евросоюзның барлык илләрендә диярлек татар оешмалары бар. Европа мәйданчыкларында татар мәдәниятен күрсәтеп, без Татарстанга татар милләтен популярлаштырырга ярдәм итәбез. Татарстан, үз чиратында, безгә булыша. Кая гына киңәйтелгән утырышлар, конференцияләр уздырсак та, республика җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге һәркайда катнаша. Резолюцияләрдә теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүне сорап, Татарстанга мөрәҗәгать итәбез. Бергә булсак, эшне алып барып була. Без Европада яшәүче татарларның интеграция процессларына анализ ясау һәм гомумиләштерү проектын башлап җибәрдек. Аның нәтиҗәсе буларак Европада яшәүче татарлар турында берәр хезмәт язылырга тиеш”.

Финляндия татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев


“Татарстанда яшәгән вакытта телне саклау проблемасы сизелми. Әгәр дә сез чит илгә китеп барсагыз, татар теленең дәрәҗәсен беләчәксез. Дөрестән дә, уйласак, Финляндиягә татарлар моннан 150 елга якын элек күчә башлаганнар дип әйтеп була. Инде ул вакытта Финляндия Россия Империясенең бер өлеше булып торган. Алар Финляндия шәһәрләренә барып, вакытлыча яшәп, кире Түбән Новгород өлкәсенә кайтып китә торган булган. 1917 елдан соң, Финляндия бәйсезлегенә ирешә һәм татарлар үзләрен яңа илдә табалар. Алар бәйсез Финляндиядә яши башлыйлар. Рус-Фин сугышы вакытында Финляндиядә бер мең генә татар яшәгән. Алар төрле шәһәрләргә утраучыклар булып таралганнар. Милләттәшләребез каршысында: “Ничек без аз санда гына динебезне, гореф-гадәтләребезне һәм ана телебезне саклый алабыз”, – дигән бер зур мәсьәлә булган. Бу фикер һәрбер кешедә уянган. Шушы фикерне аңлап, фин татарларының һәммәсе дә гаиләләрендә татар телендә генә сөйләшә. Оешма тарафыннан, дәүләт тарафыннан нинди генә чаралар каралса да, халык дәрәҗәсендә, гаилә дәрәҗәсендә, һәрбер әти-әни дәрәҗәсендә татар телен саклау, өйдә куллануның мөхимлеге аңлаешка килмәсә татар теленең киләчәге булмаячак”.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев

<~>

"Халык санын алуның нәтиҗәләрен карасагыз, ике исәпкә алу арасында русларның һәм татарларның кимүе күренә. Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә сүзләре бар: динен ташлаган кавемнең берсен дә Җир йөзендә тотмыйм, икенче хәерле кавем белән алыштырам, дигән. Шуңа күрә милләтне саклыйбыз, дибез икән, безгә иманга кайтырга, дингә килергә, иманлы балалар үстерергә, динне сакларга кирәк. 

Бүген балаларыбызны яратырлык та мәхәббәтебез юк. Балаларга без бүген карьерага, эшкә комачаулый торган артык әйбер дип карыйбыз. Шуңа берне алып кайтканның икен бала табасы килми, ике балалылар герой ана шикелле йөри. Милләт яшәсен өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш". 

Польшадан Фәридә Ризванович

<~>

"Аллага шөкер, татарча сөйләшәм. Польшада беренче татар теле укытучысы булып мин калдым, рәхмәт яусын Ходаема. Дүрт укытучы өйрәтеп чыгардым, хәзер татарча белем бирә торган мәктәпләр күбәйде. Дүрт җирдә татарча укыталар. Польшадагы татарлар инде 600 ел яши. Аларның татар диспоралары бик зур һәм бердәм. Кайвакыт, татар була торып, татарча сөйләшми торган кешеләрне күрәм дә гарьләнәм. “Без Польшада шулкадәр тырышабыз, 40ар кг китап ташыйм, ә сез монда татар теленнән ояласызмы әллә?" - дип шелтәлим".

Казахстанның Атырау шәһәреннән делегат, "Татулык" татар-башкорт үзәге җитәкчесе Гөлсинә Байкенова

<~>

"Конгресста беренче генә катнашуым түгел. Һәрвакыт якыннарны, туганнарны, дусларны күрү форсаты чыгу - куанычлы хәл. Мондый съездлардан җылы тәэсирләр туа. Безгә татар халкының теле, тарихы, мәдәнияте һәрвакыт кызык. Ватаныбыздан ерак яшәп, без һәрвакыт телне сагынабыз. Съездга кайтып, беренче чиратта, шул сагынуны басабыз".

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Нәсипов

<~>

"Тел, мәгариф мәсьәләсе һәр милләтнең төп мәсьәләләре булып торды, шул исәптән Башкортстан татарлары өчен дә. Бүген татар теле укытучысы статусы, аңа ихтирам мәсьәләсен күтәрәсем килә. Россиядә соңгы елларда мәгариф өлкәсендә кабул ителгән канун һәм федераль стандартлар нигезендә, туган телне укыту мәсьәләсе ата-аналарга һәм мәктәп коллективына бирелгән. Ә мәктәптә элек-электән татар теле укытучысына мөнәсәбәт түбән. Хәтта укытучы коллективларының күбесе үзебезнең милләт кешеләре һәм бу мәктәп татар авылында булса да. Географияме, математикамы, рус теле укытучысымы – аларның дәрәҗәсе югарырак булды. Ә туган тел укытучысына караш физик культура һәм хезмәт укытучысына булган дәрәҗәдә".

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

<~>

"Элек бер чорда колхозларда сөт мәсьәләсе кискен тора иде. Шул белешмәләрне атна саен биреп, колхоз рәисләре сөтне өстәп яза, дип әйтә иделәр. Хәзер шушы әйбер мәгариф системасына үтеп керде. Мәктәп директорлары югары органнарга, мәгариф җитәкчеләренә татарча укытмасалар да, татарча укытабыз, дип язып бирә. Без үткән ел Бөтендөнья татар конгрессы бюросы белән Түбән Кама гимназиясендә булган идек. Гимназия матур, шартлары яхшы. Бик матур каршы алдылар. Мәктәп белән танышу өчен сыйныфлар буенча киттем. Укучы букчаларында дәреслекләр рус телендә булып чыкты. Ә ул мәгариф системасына татар гимназиясе дип хисап җибәрә. Менә шулар борчый безне. Әгәр шушы әйберләр була икән, без, әлбәттә, Мәгариф министрлыгы белән бу башбаштаклыкка кискен бәя бирәчәкбез. Шуны белеп торсыннар".


Иртәгә, съездның икенче көнендә, пленар утырыш үтәчәк, анда, фикер алышу һәм резолюция кабул итүдән тыш, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисен сайлау ниятләнә. Пленар утырыш алдыннан, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесында “Татарстан Республикасының визит карточкасы” фотоэкспонат күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. 

4 нче августта “Корстон” комплексында Татарстанның социаль-икътисади һәм сәнәгать объектлары презентацияләнә. 5 нче августта делегатлар Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарына барып, социаль-мәдәни тормыш һәм милли традицияләр сакланышы белән танышачак. Бу көнне, шулай ук, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәфәр оештырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100