Фатыйх Сибагатуллин: Казанда чүплек янында яшәгән кешеләрнең чүп яндыру заводына каршы чыгуына шаккатам

3 Апреля 2017

Укылган: 449 тапкыр

Россия Дәүләт Думасында Татарстан вәкиле Фатыйх Сибагатуллин "Социаль экология нигезләре" дигән китап әзерли башлаган. Бу хезмәтнең әһәмияте нәрсәдә булачак? Бу хакта депутат sntat.ru порталына эксклюзив интервью бирде. Фатыйх Сәүбән улы шулай ук банк кризисына карата үз фикерен белдерде.

 – Хәзерге вакытта нәрсә белән мәшгульсез,  Фатыйх Сәүбәнович?

– Хәзергесе вакытта мин «Социаль экология нигезләре» китабы әзерли башладым. Ул экология буенча уку әсбабы булачак. Моңа кадәр патшалар һәм  императорлар да, генераль сәркатипләр дә экология проблемасына игътибар бирмәгән.  Беренче булып әлеге проблемага Россия президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында игътибарны юнәлтте. Шуннан соң  2016 елның 27 декабрендә Дәүләт советы үткәрелде, анда программа расланды һәм  300 миллиард сум акча Россиядә  экологик вазгыятьне яхшырту өчен бүлеп бирелде. Максатта биш чүп яндыру заводы төзү ниятләнә. Аларның дүртесе  Мәскәү өлкәсендә, ә бер завод Татарстанда булачак. Күп кенә төбәкләр заводның үзләрендә төзергә сорадылар, әмма завод төзү урыны итеп Татарстан сайланды.

– Сезгә, Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, табигый байлыклардан файдалану һәм экология комитеты вәкиленә буларак, сорау – завод булдыру экологик яктан яхшымы яки начармы?

– Кешелек экологиягә минималь тәэсир итүнең башка алымын белми. Чүп яндыру заводы дигәндә кешеләр аны бер бина һәм шунда чүп китереп, аны яндыру дип күзаллыйлар.  Менә күз алдына китерегез: завод төзү өчен ким дигәндә 22 миллиард сум акча кирәк. Димәк, бу төтен торбалары чыгарып торучы бина гына түгел. 2010  елда мин Япониягә махсус «Хитачи» компаниясенең чүп яндыру заводын өйрәнергә бардым. Казанда нәкъ шундыйны төзәячәкләр. Минем моннан да әйбәт заводны күргәнем юк! Шунлыктан Казанда экологиягә зыян салучы гади завод төзиләр дип уйларга кирәкми. Ул, һичшиксез, экологик яктан бик чиста булачак.

– Әлеге мәсьәлә буенча Думага Сезнең өстән зарланганнар. Нәрсә белән бетте ул хәл?  

–  Мин Казанның Самосырово бистәсендәге чүплек янында, үле хайваннар аунап яткан җирдә яшәгән кешеләрнең шушындый заводка каршы чыгуларына шаккатам. Шушылай булу  экологик яктан чисталыкмы? Кая монда мантыйк? Думада көлделәр дә, шуның белән бетте. Чөнки хат аноним язылган. Мин беркемне дә кыерсытмадым. Татарстанда чүп яндыру заводына халык каршы түгел, ә чүплектән үзләренә акча керүче кешеләр каршы. Шушындый  масштаблы проектны тормышка ашыргач, алар эшсез калачак.

– Төзелешнең якынча кайчан башланачагы Сезгә билгелеме?  

–  Эшкә 2017 елның октябрендә керешәчәкләр. Объектны 2022 елга тапшырырга тиешләр. Бу заводны үзләрендә төзүне Сочи да, Питер да сорады, әмма Татарстан отты. Чөнки Татарстан яңа проектларны тормышка ашыруда алдынгы төбәк санала. Сәяси яктан караганда,  республикада завод төзелеше  – бу зур ышаныч һәм хөрмәт. Ә күпләр моны аңламый. Әлегә.  

– Яхшы, заводны төзибез, экологик вазгыятьне яхшырту өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк?

– Калдыкларны аерым җыю, аерудан тыш игътибарны кичекмәстән икенчел чимал куллануга юнәлтергә кирәк. Япниядә, мәсәлән, икенчел чималдан инвалидлар өчен урындыклар ясыйлар.


–  Татарстанда гомуми экологик проблема нәрсәдә?

– Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан экологик вазгыятьне яхшыртуда алдынгы позициядә тора. Актив рәвештә сквер, паркларны яңарта, яр буйларын тәртипкә китерә башладык. Башка төбәкләрнең Фишманы юк бит! Мәсәлән, хәзер Мамадышны танырлык та түгел. Алар яр буйларын оҗмах бакчасына әйләндерде. Шулай ук бу өлкәдә Балык Бистәсе районы бик актив. Шулай да, проблемалы урыннар бар, билгеле. Мәсәлән, Казанның Идел буендагы Отары бистәсе – аның мәйданы 100 гектардан артык, анда 60 ел дәвамында канализация сулары агып ята. Иртәме-соңмы әлеге проблеманы хәл итәсе була.

– Фатыйх Сәүбәнович, экология белән бәйле темадан Татарстан өчен аңардан да ким булмаган мөһимлектәге иң “кайнар” мәсьәләгә – банк кризисына күчик. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?

– «Ак Барс» Банкны чын төбәк банкы ясарга кирәк. Банк акционеры булып Татарстан Хөкүмәте чыгарга тиеш, әйдәп баручы предприятиеләр – «ТАИФ», «Татнефть», КАМАЗ һәм башкалар әлеге банктан гына кредит алырга тиеш. Ни өчен безгә төбәк банкы кирәк?  Акчалар үзебездә калсын өчен. Саклык банкы табышны бит Татарстанда калдырмый. Әгәр дә үз банкың булса, димәк, без бай һәм икътисади яктан бәйсез булабыз.  

– Башка актуаль мәсьәлә – республика һәм федераль үзәк арасындагы вәкаләтләрне чикләү турындагы ике яклы килешүне озайту турында. Сезнең карашка, Татарстан әлеге  документның көчен озынайта алачакмы?

– Әлеге килешү безгә кирәк! Әгәр дә булдыра алмыйбыз икән, моннан фаҗига ясау кирәкми. Татарстанның үзенең үсеш программасы бар. Менделеевскида завод төзү өчен килешү кирәкми. Икенче «Танеко» төзүне дә килешүсез эшләргә була. Авылларны күтәрү өчен килешү кирәкми.  Хәзер икътисади бәйсезлек сәяси мөстәкыйльлектән кадерлерәк. Мисал китерәм. 1961 елда Юрий Гагарин  космоска очты. Бу нәрсә бирде? Бернәрсә дә! Ул вакытта безнең авылда бары бер велосипед бар иде. Ә хәзер һәр йортта ике машина тора.

– Ә шәхсән Сезгә килешү нәрсә бирде?

– Мин 1990 еллар башында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры булып эшләдем. Дөресен әйтим, икеләтә бәйле кеше идем: мине Татарстан Югары Советы депутаты итеп расладылар һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы буйсынуында булдым. Һәм иң мөһиме  – Татарстан авыл хуҗалыгы өчен федераль бюджеттан акча алу буенча беренче урында иде. Болар барысы да суверенитет һәм ике яклы килешү хисабына башкарыла иде. Шулай икәнен барысы да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яхшы хәтерли.  

–  Фатыйх Сәүбәнович, популяр тарихи  китаплар авторы буларак, Сезне бүген нәрсә борчый?

– Кызыклы сорау. Минтимер Шәймиевкә исән чагында иярдә утырган халәттә һәйкәл куярга кирәк. Тагын Шәймиев исемендәге проспект ачарга кирәк. Хәтта кайда икәнен әйтә алам. Тихомиров урамыннан башлап «Боҗрага» кадәр. Кем соң ул Тихомиров (тарихчы, СССР ФА академигы, – ред.)? Мин белмим. Тарихта татарлар өчен  Шәймиевнең роле Ленинныкына караганда бөек. Элек бит барлык үзәк урамнар революция юлбашчылары хөрмәтенә атала иде. Аннан, нефтьчеләр турында романнар язарга кирәк, чөнки без нефтьле республика.


Татарстан турында фильмнар төшерергә вакыт инде. Әйе, заманча Татарстан турында рус телендә яхшы фильм кирәк. Михаил Горбачев чорыннан Рөстәм Миңнехановка кадәр булган республика үсеше тарихын күрсәтергә кирәк. Шулай ук кайдан акча алырга икәнен әйтәм. «Рубин» футболчыларының хезмәт хакларының бер өлешен. Кино футболга караганда файданы күбрәк китерә.

Фикерләр








Сәясәт

Айрат Фәррахов: Милли сәясәткә беркайчан да өстенлек бирелмәде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов “Татар-информ” мәгълумәт агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә берничә тел белүнең өстенлекләре һәм федераль сәясәт күзлегеннән чыгып караганда татар телен саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында фикерләре белән уртаклашты.

Сәясәт

Разил Вәлиев: Милләт язмышына кул салу – коточкыч җинаять

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең Татарстан Республикасың Дәүләт Советы утырышындагы чыгышы.

Сәясәт

Индус Таһиров: “Кем күпме генә тырышмасын, телебезне дә, милләтебезне бетерә алмаячак, татар милләте – мәңгелек”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе булган күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Индус Ризак улы Таһиров "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында 1990 елларда Татарстан белән Россия арасында барган сөйләшүләр, татар теленең язмышы, ни өчен татар халкында бердәмлек булмавы хакында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла