Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгъзам Гобәйдуллин: "Сайлаулар турындагы законнарда үзгәрешләрне "крепостной сайлау хокукы" бетү дип атыйлар"

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлаулар турындагы законга кертелгән соңгы үзгәрешләр хакында сөйләде. Дәүләт Думасы үзгәрешләргә кагылышлы төзәтмәләр пакеты кабул иткән иде, алар Федерация Советы һәм ил Президенты хуплаганнан соң үз көченә керәчәк. Әгъзам Гобәйдуллин әлеге төзәтмәләрне кабул иткән очракта гражданнарны нинди үзгәрешләр көтүе хакында бәян итте.

news_top_970_100
Әгъзам Гобәйдуллин: "Сайлаулар турындагы законнарда үзгәрешләрне "крепостной сайлау хокукы" бетү дип атыйлар"
– Әгъзам Саматович, күпләрне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау кампанияләре арасында ни белән шөгыльләнүе кызыксындыра.
 
– Бу – иң еш бирелә торган сораудыр, мөгаен. Сайлауларны оештыру процессында турыдан-туры катнашмаган кешегә сайлау комиссияләре тарафыннан нинди күләмдә эш башкарылуын, теге яки бу чорда ничә сайлау кампаниясе үткәрелүен күз алдына китерүе кыен, әлбәттә.
 
Сайлау процессы өзлексез дәвам итә. Бер кампанияне икенчесе алыштыра, төп сайлауларга өстәмәләре алмашка килә. Шунлыктан сайлау процессында катнашучыларга, шул исәптән ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм хезмәткәрләренә ял турында уйлыйсы да юк.
 
Мисал өчен, 2016 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр Татарстанда 867 җирле референдум (алар, нигездә, үзара салым мәсьәләләренә кагыла), муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар буенча 11 кампания үткәрелде.
 
Моннан тыш, система администраторы даими рәвештә сайлаучылар, референдумда катнашучыларның регистрын яңарту юнәлешендә эш алып бара. Әлеге эш миграция хезмәте, ЗАГС һ.б. органнар белән берлектә үткәрелә. 
 
ТР Үзәк сайлау комиссиясе территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә һәрьяклап мәгълүмати-методик, хокукый ярдәм күрсәтә, видеоконференцияләр, тренинглар үткәрә, комиссияләрне сайлау документлары үрнәкләре, белешмә материаллар белән тәэмин итә. Җыеп кына әйткәндә, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм хезмәткәрләре бер дә тик тормый. 
 
– Быел сайлаучыларны ни көтә, сайлау кампанияләре планлаштырыламы? 2017 ел ни рәвешле узачак?
 
– 2017 елның башында ук – март һәм май айларында – Актаныш, Биектау, Лаеш һәм Алабуга районнарында өстәмә сайлаулар, апрель аенда Минзәлә районында гражданнарның үзара салым акчасын куллану мәсьәләләре буенча референдум үткәрелде.
 
2017 елның 10 сентябрендә – бердәм тавыш бирү көнендә – җирле хакимият органнары депутатларының 100дән артык бушаган мандатына хуҗа табу өчен сайлаулар үткәрү бурычы тора.
 
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 12 майда узган утырышында без бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар комплексын расладык, аның нигезендә планлы эш алып барабыз. Биредә территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең яшьләр һәм кадрлар составы белән эшчәнлеген өстенлекле юнәлеш дип атарга мөмкин.
 
Без даими рәвештә сайлаулар турындагы законнар темасына интеллектуаль уеннар, хокукый лекторийлар үткәрәбез, анда сайлау процессы, җәмгыятьтәге сәяси хәл турында сөйлибез.
 
Тиздән эчтәлеге, дизайны зур үзгәрешләр кичергән «Избиратель Татарстана» журналы дөнья күрәчәк. Ул мәгълүматка бик бай, материаллар заманча формада (инфографика, аналитика, экспертлар фикере, социаль сораштырулар) тәкъдим ителгән, хәтта шаржлар да бар. Журнал, беренче чиратта, дәүләт төзелеше процесслары, илнең киләчәге өчен борчылган яшь сайлаучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең тырышлыгы бушка китмәс һәм алдагы Президент сайлауларында яшьләр актив катнашыр дип уйлыйм. Сайлаучыларның 30 проценты – 18-30 яшьлек егетләр һәм кызлар бит.
 
– Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре кадрлары белән эшләү өстенлекле юнәлешләрнең берсе дидегез. Ул нидән гыйбарәт?
 
– «Кадрлар барысын да хәл итә!» дигән шигарь әле хәзер дә актуаль булса да, квалификацияле кадрлар күбрәк хәл итә! Нәкъ менә шуңа күрә дә республика Үзәк сайлау комиссиясе үз әгъзаларының квалификациясен күтәрү мәсьәләсенә җитди игътибар бирә. Бүген сайлау процессының барлык катнашучылары – сайлаучылар, күзәтүчеләр, кандидатлар белән тыгыз элемтәдә, аралашып эшләргә кирәк.
 
ТР Үзәк сайлау комиссиясе КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе белән берлектә укытуның яңа программасын эшләде. Ул кейс алымына, ягъни тавыш бирү көнендә сайлау участогында аеруча еш килеп туган бурычларны хәл итүгә нигезләнгән.
 
Теоретик белемнәрне практикада уңышлы куллану – яңа укыту программасының төп бурычы әнә шул. Дәресләрдә конфликтларны җайга салуның яңа алымнары, халык алдында чыгыш ясау, «файдалы» киңәшмәләр үткәрү күнекмәләре булдырыла. Программага сайлаулар һәм референдумнар турындагы РФ законын бозуга бәйле эшләрне тикшерү практикасын өйрәнү буенча модуль кертелгән, безнең тәҗрибәдә беренче тапкыр сайлау процессы барышында әдәпсез PR-технологияләргә каршы тору буенча кайбер  мәсьәләләр тикшерелә.  
 
Шунысын да искәртик: тыңлаучылар үзләре дә курсларның форматына уңай бәя бирә, модуль һәм тренингларның инновацияле булуын билгеләп үтә, кыйммәтле практик материал белән тәэмин иткән, дәресләрне интерактив формада үткәргән өчен рәхмәт сүзләре әйтә.  
 
Укытуның беренче этабы нәтиҗәләре буенча, апрель аенда территориаль сайлау комиссияләренең 223 әгъзасы белемен арттырды, сентябрьдә икенче этап старт ала.
 
23 майда без участок сайлау комиссияләренең тулы составын урыннарга, һәр муниципаль районнарга барып укыта башладык. Республикада 2812 участок бар, сайлауларны оештыручы 8 меңнән артык кеше белемен арттырачак.
 
Участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Сайлау турындагы законнарга бик еш төзәтмәләр кертелүен күреп торасыз. Өстәвенә, комиссия әгъзалары үз эшчәнлеген иҗтимагый нигездә алып бара, төрле сәбәпләр аркасында составлар шактый еш үзгәреш кичерә.
 

 
– РФ Президентын сайлауга килгәндә, законга нинди үзгәрешләр кертелде, учеттан төшерү таныклыклары буенча тавыш бирү гамәлдән чыгарылачакмы?
 
– Соңгы елларда сайлау турындагы законнарга зур үзгәрешләр кертелә. Мин моны дөрес дип уйлыйм, безнең сайлау системасы яшь әле. Һишшиксез, әлеге кануннар тормыш таләпләренә җавап бирергә тиеш.
 
Дәүләт Думасына кертелгән закон проектлары пакеты кабул ителде, ул якын арада Федерация Советы тарафыннан хупланыр, Президент кул куйгач үз көченә керер дип уйлыйм.
 
Иң зур үзгәреш – Россия Президентын сайлауларда учеттан төшерү таныклыкларын гамәлдән чыгару. Моның урынына башка механизм (гражданнар яшәгән урынына бәйсез килеш рәвештә тавыш бирә алачак) каралган.
  
– Учеттан төшерү турындагы таныклыкларны гамәлдән чыгару хакындагы үзгәрешләр кемнәргә кагылачак?
 
– Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның шундый өч төркемен билгеләде. Беренче төркемгә үзләренең тору урыныннан бүтән җирдә озак вакыт яшәүче гражданнар керә. Мисал өчен, авыл җирендә теркәлсә дә, шәһәрдә яшәүче сайлаучылар. Алар моңарчы теркәлү урыны буенча учеттан төшерү таныклыгы алу өчен вакытын һәм акчасын сарыф итәргә мәҗбүр, бу – тавыш бирүдә катнашмаска этәрә иде.
 
Хәзер исә закон үзеңнең конституцион хокукыңнан файдалану мөмкинлеге бирә. Син хәзерге вакытта кайда булсаң, шунда тавыш бирә аласың.
 
Сайлаучыларның икенче төркеменә кергән кешеләр үзләренең яшәү урыныннан сайлауларга кадәр 45 көн эчендә китә һәм тавыш бирү көнендә кайда булачакларын төгәл белә.
 
Өченче төркемгә караган гражданнар көтмәгәндә яшәү урыныннан китү турында карарга килә һәм кайда тавыш бирәчәкләрен дә, үз участокларын да белми. Мондый сайлаучылар өчен әлеге үзгәрешләр сайлау участокларына юл ача.
 
– Кеше берничә гариза тапшырып, берничә мәртәбә тавыш бирмәсме соң?
 
– Закон проекты, бер яктан, сайлаучыларга ышаныч күрсәтә, әмма шуның белән бергә башка урында тавыш бирү хокукыннан явызларча файдаланган өчен административ җаваплылык та каралган.
 
Бер үк кешенең кабат тавыш биргәне, гражданинга инде тутырылган бюллетень төрткән өчен штраф күләме 3,5 меңнән 30 мең сумга кадәр арта. Ә мондый хокук бозулар берничә тапкыр кабатланса, штраф күләме 50 мең сум тәшкил итәчәк.
 
Закон авторлары фикеренчә, кабат тавыш бирүгә (аны икенче төрле «карусель» дип тә атыйлар) юл куелмаячак.
 
– Ни рәвешле?
 
– Гариза бланклары аерым исәпкә алыначак – гариза язганда аңа махсус саклау маркасы ябыштырылачак. Участокка килгән кеше сайлаучыларның өстәмә исемлегенә кертелә. Шуның белән бергә марканың бер өлеше сайлаучылар исемлегенә күчерелә.
 
«Карусель»ләргә юл куелмаячак, чөнки билгеле бер участокта тавыш бирүче сайлаучыларның исемлеге тавыш бирү көненә кадәр билгеле булачак. Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында оператив рәвештә килгән урыннары буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза тапшырган сайлаучылар реестрыннан мәгълүматлар урнаштырылачак.
 
– Гариза бирү процедурасы билгелеме инде?
 
– Сайлаучының теркәлү урыны буенча ни сәбәпле тавыш бирә алмавына бәйле рәвештә, гариза тапшыруның урыны һәм вакыты билгеләнәчәк.
 
Мисал өчен, теркәлгән урыннарыннан читтә озак вакыт дәвамында яшәүче гражданнар, территориаль сайлау комиссияләренә тавыш бирүгә кадәр – 45-5 көн, участок сайлау комиссиясенә 10-5 көн эчендә фактик яшәү урыннары буенча килә һәм тиешле сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза тапшыра ала. Сайлау көнендә әлеге гражданнар билгеләнгән участокларга килә, аларны өстәмә рәвештә сайлаучылар исемлегенә кертәләр һәм тавыш бирүдә катнаша алалар.
 
Үзләренең яшәү урыныннан сайлауларга кадәр 45-5 көн эчендә киткән һәм тавыш бирү көнендә үз участокларын төгәл белгән гражданнар шул ук срокка һәм тиешле комиссияләргә яшәү урыны буенча гариза тапшыра.
 
Тавыш бирү көне алдыннан яшәү урыннарыннан китеп барган гражданнар өчен участок сайлау комиссияләренә яшәү урыны буенча сайлауга кадәр 4 һәм аннан азрак көн эчендә гариза тапшыру механизмы каралган.  
 
Барлык очракларда да сайлаучы гариза язганнан соң яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән төшереп калдырыла һәм ул тавыш бирү көнендә кайда булса, шул сайлау участогында тавыш бирә алачак. 
 
– Учеттан төшерү таныклыкларының гамәлдән чыгарылуы нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?
 
– Бу, беренче чиратта, сайлауларда катнашучыларның саны артуга китерер дип уйлыйм. Чөнки күпләр теләкләре бик зур була торып та, әлеге мәсьәләне хәл итү механизмының эшләнмәве аркасында гражданлык бурычларын үти алмый иде.
 
РФ Үзәк сайлау комиссиясендә моны «крепостной сайлау хокукы»н гамәлдән чыгару дип атыйлар.
 
Чынлыкта бүген гражданин бары тик теркәлгән урынында гына тавыш бирергә яки учеттан төшерү таныклыгы алырга һәм алга таба билгеләнгән схема буенча сайларга тиеш. Ә биредә сайлаучылар өчен әлеге мәсьәлә күпкә гадиләштерелә. Сайлауларны оештыручыларга исә эш арта.
 
– Учеттан төшерү таныклыкларын гамәлдән чыгарудан тыш, сайлаучыларны тагын нинди үзгәрешләр көтә?
 
– Икенче үзгәреш – сайлау участокларын эреләндерү һәм аларның санын арттыру. Проект участокта сайлаучыларның максималь санын өч меңнән мең ярымга кадәр киметүне күздә тота. Бу – сайлауларны һәм тавышларны санауны тагын да оперативрак төстә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, сайлау комиссиясе әгъзаларының да эшен киметәчәк. Әмма ул, яңа участок комиссияләре формалаштыруны күздә тотканлыктан, бюджеттан өстәмә чыгымнар да таләп итә.  
 
Өченче үзгәреш – тавыш бирү участокларында күзәтүчеләрне мәҗбүри теркәү процедурасын гамәлдән чыгаруны күздә тоткан закон проекты кертелде. Ягъни аларга, гамәлдәге законда каралганча, өч көн алдан конкрет участокта теркәлергә туры килмәячәк, алар бер участоктан икенчесенә күчеп йөри алачак. Хәзер күзәтүчеләр үз вазифаларын өзлексез һәм үзләре сайлаган вакыт аралыгында башкара алачак, аларга тавыш бирү һәм сайлаучыларның тавышларын санау процедурасы бара торган бинага тоткарлыксыз кереп-чыгып йөрү мөмкинлеге биреләчәк.  
 
Гаммәви мәгълүмат чаралары өчен дә мөмкинлекләр киңәя. Журналистлар сайлау комиссияләренең барлык утырышларында, шулай ук тавышларны санау процедурасында катнаша алачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре чыгарыла торган сайлау комиссиясе утырышлары гына искәрмә булып тора. Дөрес, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең редакциядә эш стажы ике айдан да ким булмаска тиеш.  
 
– Заманча техник чараларга килгәндә, Президент сайлауларында безне нинди яңалыклар көтә?
 
– Сайлау кампанияләренең һәркайсы заманча техник чаралар таләп итә. Сайлау системасы камилләштерелә, соңгы елларда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү, электрон тавыш бирү комплекслары кулланыла башлады. Шәһәрләр һәм район үзәкләрендә web-камералар урнаштырылачагы билгеле инде.
 
Камераларның һәр сайлау участогында да (авылларны күздә тотып әйтәм) урнаштырылачакмы-юкмы икәнлеген әлегә белмибез. Бу – сайлау кампаниясен финанслау күләменә бәйле.
 
– Бүгенге көндә шәһәрләрдә ничә камера урнаштырылырга тиеш?
 
– Татарстанда барлыгы 2812 сайлау участогы бар. Узган сайлауларда без халкы миллионнан артып киткән шәһәрләрдә web-камералар урнаштырдык. Мондый тәҗрибә республикада бар инде. Без бу алымны хуплыйбыз, ул сайлау процессының ачыклыгын тәэмин итәчәк. 
 
– Тагын нинди техник яңалыклар булачак?
 
– РФ Президентын сайлауларда, тавыш бирү процессының ачыклыгын гарантияләү өчен, махсус код  (QR-код) кулланып, тавыш бирү нәтиҗәләре турында участок сайлау комиссияләре беркетмәләрен әзерләү технологиясен кертү күздә тотыла.
 
Һәр беркетмәдә QR-код тавыш бирүчеләр санын һәм башка кирәкле мәгълүматларны үз эченә алачак. Бу – тавыш бирү нәтиҗәләре хакындагы мәгълүматны тапшыру процедурасын берничә тапкыр тизләтергә, шулай ук «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына беркетмәләрне кабат кертүне һәм тавыш бирү ахырында участок сайлау комиссиясе әгъзаларының арыганлыгы аркасында килеп туа торган башка техник хаталарны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.
 
Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәгендә үткәрелгән эксперимент күрсәткәнчә, 120 беркетмәне QR-код кулланып санау һәм тикшерү өчен 53 минут чамасы вакыт үтә. Бу – элегрәк таләп ителгәннән якынча 10 мәртәбә азрак. 
 
Минем фикеремчә, әлеге технология күзәтүчеләр, кандидатлар, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, иң мөһиме, сайлаучыларның тавыш бирү нәтиҗәләренә ышанычын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
 
– Бу алым беренче тапкыр кулланылачакмы?
 
– Әйе. Россия буенча QR-код технологиясен быелның җәендә үк сайлаулар узачак участокларның күпчелегендә гамәлгә кертү күздә тотыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100