Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәдәният, дин һәм тел уртаклыгына нигезләнгән дуслык". Татарстан делегациясе Кабарда-Балкариядә

Татарстан Дәүләт Советы делегациясе Кабарда-Балкар һәм Россия халыклары бердәмлегенең 460 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

news_top_970_100
"Мәдәният, дин һәм тел уртаклыгына нигезләнгән дуслык". Татарстан делегациясе Кабарда-Балкариядә

8 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы делегациясе парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә рәсми визит белән Кабарда-Балкар Республикасына килде. Республика башкаласы Нальчикта Кабарда-Балкар һәм Россия халыклары берләшүгә 460 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Моннан тыш, ике субъектның парламент әгъзалары берничә уртак чарада катнашып, тугандаш республикалар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты.

Бу елның июнь аенда КБРның парламент делегациясе Татарстанда рәсми визит белән булып киткән иде. Нәтиҗәдә ике республика парламентлары арасында хезмәттәшлек турында мөһим килешүгә кул куелды. Документ ике төбәкнең парламентара элемтәләре үсешен яңарту, закон чыгару, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәләрендә бәйләнешләрнең алга таба киңәюенә ярдәм итү өчен нигез булачак.



Татарстан кунаклары беренче эш итеп Кабарда-Балкар Республикасының Парламент Йортына барды. Аның рәисе Татьяна Егорова оешманың эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Аннары Парламент Президиумы әгъзалары белән очрашу узды. КБР Парламенты җитәкчесеТатьяна Егорова июньдә кул куелган килешүнең нәтиҗәләре күренә башлавын ассызыклады:

- Шәхси һәм комитет рәисләре дәрәҗәсендә элемтәләр булдырылды, бу сөенечле хәл. Һичшиксез, болар ике республика өчен дә файдага. Татарстан, әлбәттә, Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәге, ә Казан – илебезнең танылган башкалаларының берсе, димәк, сездән үрнәк алырга, күп әйберләргә өйрәнергә була. Без бергәләп Россиянең кануннар төзү өлкәсенә файдалы булыр өчен тырышабыз. Безнең күп кенә кызыклы тәкъдимнәребез бар, аларны, иң элек, Татарстан белән берлектә тикшереп, гамәлгә кертү юлларын карыйбыз. 

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Россия субъектлары парламентлары арасында горизонталь төбәкара элемтәләр урнаштыру һәм ныгытуның бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул Кабарда-Балкар Республикасын Кавказ төбәкләре арасында иң тотрыклысы дип атады.

- Парламентлар арасында ике яклы сөйләшү безнең төбәкләргә күпкырлы хезмәттәшлек, килеп туган мәсьәләләрне төбәк һәм федераль дәрәҗәдә бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә, - диде ул.

Очрашу кысаларында ТР Хисап палатасы һәм КБР Контроль-хисап палатасы арасында Хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Аны һәр ике республиканың хисап органы җитәкчеләре Алексей Демидов һәм Дина Кясова имзалады.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Татьяна Егоровага Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә керткән өлеш өчен” мактау билгесен тапшырды.

Кичә шулай ук ике республика парламентларының комитет башлыклары да үзара очрашты. Депутатлар икътисад, социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә хокук-норматив базаларны эшләүдә хезмәттәшлек итүгә кагылышлы күпсанлы мәсьәләләрне карадылар.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кабарда-Балкар Республикасының Беренче Президенты Валерий Коковның туган авылы Тугулубгейга барып, аның каберенә чәчәкләр салды. Фәрит Мөхәммәтшин авыл аксакаллары белән аралашып, Валерий Коков белән Россиянең Федерация Советында эшләгән еллары турында истәлекләре белән уртаклашты.  



Көннең икенче яртысында Татарстан парламентарийлары Төньяк Кавказ республикалары делегацияләре белән беррәттән Россия һәм Кабарда-Балкар халыклары бердәмлегенә 460 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты. Зур әһәмияткә ия булган бу вакыйгада катнашу өчен РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко да килгән иде. Тантаналы чаралар кысаларында Хөкүмәт Йортында дәүләт бүләкләре тапшырылды, “Россия белән мәңгегә” һәйкәленә чәчәкләр салынды. Чараларда катнашучылар шулай ук “Кояшлы шәһәр” балалар иҗаты академиясенә, республика перинаталь үзәгенә барды, Кабарда-Балкар һәм Россия халыклары бердәмлегенә 460 ел тулуга багышланган авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Кичен Хөкүмәт Йортында Валентина Матвиенко катнашында тантаналы утырыш узды. Федерация Советы рәисе бүген киң колач белән билгеләп үтелгән бу көннең бик зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

 - Бу Кабарда-Балкар халыклары өчен генә түгел, бөтен Россия өчен бәйрәм. Без бергә күп кыенлыклар һәм сынаулар аша уздык, тарихның кискен борылышларында да аякта басып кала алдык. Үткәндә булсынмы, бүгенге көнебездәме – бердәмлек, ватанпарвәрлек, хөрмәт, дуслык аркасында иң четрекле сорауларны да чишәргә насыйп булды. Республиканың бөтен тарихы Кабарда-Балкариянең батыр һәм лаеклы халыкларының безнең уртак Ватаныбызга фидакярь хезмәт итүенең үрнәге булып тора, - диде Матвиенко.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, югары мөнбәрдән чыгыш ясап, Кабарда-Балкариянең Россия составына керүе төбәктә тамырдан үзгәрешләр башлану ноктасы булуын ассызыклады.

- Кабарда-Балкар тотрыклы һәм динамик рәвештә социаль-икътисадый үсеш ала, Россиянең бай мәдәнияте хәзинәсенә үзенең үзенчәлекле өлешен кертә, күршеләр арасында, төрле милләт һәм дин кешеләре арасында дуслык һәм татулык саклауның борынгыдан килгән традицияләрен саклый һәм үстерә, - диде ТР Дәүләт Советы рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелегенең ике республика арасында күптөрле сораулар буенча ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре булуына аеруча игътибар юнәлтте.

Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен дә укып узды. Котлау мөрәҗәгатендә Миңнеханов 1557 нче елда Кабарда-Балкар һәм Россия арасындагы берләшәү Төньяк Кавказның алга барышы һәм үсешендә иң мөһим бер адым булганын ассызыклады. Биш гасыр эчендә Кабарда һәм Балкария тарихи өлкәләре илнең иң мөһим стратегик төбәкләренең берсенә әйләнде.

 - Иманым камил, Кабарда-Балкар һәм Татарстан халыкларының мәдәният, дин һәм тел традицияләре уртаклыгына нигезләнеп эзлекле алып барылган үзара мөнәсәбәтләре безнең республикалар арасында дуслыкның алга таба да ныгуына, бөтен Россиянең чәчәк атуына китерер, - дип билгеләп үтелә ТР Президентының сәламләү хатында.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коковка Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – “Дуслык” орденын тапшырды.

Татарстан Дәүләт советы делегациясе составында – ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов, Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Спасс районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев катнашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100