Рафаил Хәкимов: "Балам русча белсә, зур кеше булыр дигән мескенлек бар"

1 Ноября 2017

Укылган: 738 тапкыр

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан ИСХАКОВ
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар телен укытуга карата үз фикерләре белән уртаклашты, ата-аналарга киңәшләрен бирде.


"Татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш"


- Рафаил Сибгатович, татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиешме? Моңа хокукый нигез бармы?

- Бар, әлбәттә. Россия, Татарстан Конституцияләре, законнар бар, федераль закон. Конституция суды рус һәм татар телләре бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш дип карар чыгарды. Бу дәүләт теле, шулай булгач, мәҗбүри. Математика, физика мәҗбүри булган кебек тел дә шулай. 



- Татар теле ничә сәгать укытылырга тиешлеге турында канунда тәгаенләп язылганмы соң? 

- Россия Конституция суды ике тел дә бертигез күләмдә укытылырга тиеш, дип карар чыгарды бит. 

- Ул вакытлардан бирле законнарга, укыту планына берәр үзгәрешләр кертелмәдеме?

- Юк, законнарда бернинди үзгәрешләр булмады. Без - Татарстан, без дәүләт буларак үзебез хәл итәбез:  шулкадәр рус теле, шулкадәр татар теле дип. Безнең очракта ул бертигез.

"Татарстандагы икътисади үсешнең нигезе - тотрыклылык"

- Ә башка яктан, әйтик, әхлакый күзлектән караганда, Татарстанда татар һәм рус телләре ничек укытылырга тиеш? 

- Менә шулай - дәүләт теле буларак. Бүтән караш булырга да мөмкин түгел. Минем теләк бармы-юкмы...Мин әйтә алам: рус теленә бу кагылмый, рус телен яхшы беләләр. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән соң без икенче урында. Балалар телне белергә тиеш. Сәяси күзлектән караганда, бу татарга хөрмәт дигән сүз. Син аның мәдәниятен, телен беләсең, димәк, халыклар бертигез! Шуңа таянып, безнең тотрыклылык, киләчәккә уңай караш формалаша. Без тыныч яшибез, минемчә, бу бик мөһим. Башта ук, 90 нчы елларда, шушы килешүгә килдек һәм аны сакларга кирәк.

Соңгы елларда икътисадта уңышлар бар, ул үсеш тиктомалдан килеп чыкмаган. Бүтән өлкәләр булдыра алмый бит аны, ә без булдырабыз! Башкортстанда әллә ни алга китеш юк, алар да шул ук тел белән буталып беттеләр, татар теле белән башкорт телен каршы китереп... Әлбәттә, сүз дә юк, тел өйрәнүне камилләштерергә кирәк. Мин дәреслекләрне беренче булып тәнкыйтьли башлаган идем. Аларны укып булмый иде. Хәзер менә яңа дәреслекләр чыкты, алар бүтәнчә, җиңелрәк язылган, шуңа күрә чигенергә бер сәбәп тә юк. 



"Үлеп беткән телләр кире кайта"

- Башка илләрдә, дәүләтләрдә тел мәсьәләсендә вазгыять ниндирәк?

- Хәзер инде бар кеше дә шул хакта сөйли - Каталониядә, мәсәлән, үз теле һәм испан теле. Уэльста (Британия) үз телләрендә укыталар, Шотландия дә үз телен кертә, ул гел беткән иде бит. Ирландиядә дә ике процент кына сөйләшә иде үз телендә, хәзер кертәләр. Глобальләшү диләр хәзер, бөтен кеше инглиз теленә күчә, аның кире ягы да бар. Күп кенә халыклар инглизчә өйрәнеп, үз телен искә төшереп, кире кайтаралар. Ул бик көчле хәзер. Фландриядә дә (Бельгия) хәзер инде үлеп беткән телләрне кайтаралар. Рәсәйдә дә шулай булачак. 


"Русча белсә, зур кеше булыр иде дигән мескенлек бар"

- Бу нәрсә белән бәйле? Кайбер татар ата-аналарында да бер телне белсә, җиткән, безгә тел кирәкми, дигән караш бар. Дөнья мисаллары нәрсәне күрсәтә? Ни өчен кирәк бу?

- Мескенлек тә бар бит. Русча белсә, яхшырак баер иде, дәүләттә  зур вазифалар биләр иде, зур кеше булыр иде дигән фикер бар. Әмма син үз халкыңны, милләтеңне хөрмәт итмәсәң, син әллә ни алга бара алмыйсың. Үсешкә омтылучы халыклар телне дә, тарихны да белергә, гореф-гадәтләрне сакларга тырыша. Бездә татарларда әле мескенлек калган, без әле аны узмаган. Киләчәктә без дә Шотландия, Каталония кебек акылга утырырбыз. 

- Мескенлекнең сәбәбе нәрсә белән бәйле?

- Дәүләт кысты, бу совет чорында да, патша заманында да булды. Татар телендә университетлар ача алмадык. Совет чорында Сталинның сәясәте шундый булды, Брежнев вакытында да "милләтләр бетә" дип сөйләделәр. Без үзебез авылда үстек, балалар рәхәт күрсен, дип русча укыттылар.

Аннары сыйфат дигән нәрсә бар иде. Без үзебез дә кызны татар мәктәбенә бирергә тырышкан идек, әмма анда сыйфаты юк булып чыкты. Татар телен өйдә дә бик яхшы өйрәттек, гел сөйләштек. Әти-әни белән дә фәкать татарча гына сөйләшә идем. Шуңа күрә укыту ягыннан яхшырак, сыйфатлырак мәктәп, университет булсын дип сайлыйсың, ә алар барысы да русча белем бирүгә корылган иде. Шуның белән бәйле, бүтән сәбәбе юк.



- Кайвакыт урындагы зур түрәләрдән дә ишетергә туры килә. Әйтик, Балтач районында ишеткәнем бар, янәсе, бездә татар теле барыбер югалмый, мәктәпләрдә русча гына булсын, дигән караш бар. Тел мәктәптән югалса, ул нәрсәгә китерергә мөмкин?

- Телдә бит байлык җыелган. Мәсәлән, татар телендә шундый сүз бар - "тәртип". Без кайвакыт исәнләшкәндә, "тәртипме" дип сорыйбыз. "Тәртип". Ул бөтен халыкта да алай түгел. Безгә балачактан әти-әниләр гел "тәртип, дәрәҗә булырга тиеш", дип сөйләп килделәр. "Чаманы бел" дип тә әйтә иделәр. Бездә бит чаманы белмәгән кешене хөрмәт итмиләр. Үзбәкләр, мәсәлән, "тынычлыкмы" дип сорый. Башкортлар "кәефең ничек" дип сорый, төрле җирдә төрлечә - аерма бар. Минем хатын, әйтик, үзбәк. Ул миңа "сез немецтан да әшәкерәк, немец вакытында килә, сез иртәрәк киләсез", ди. Икътисад, дәүләт эше өчен бу бик мөһим әйбер. Бу сүзләр каян килеп чыкканын белеп тә бетермибез, ә ул теңгә сеңгән. Телне югалту белән күп кенә мирас югала.



- Без татар телен болай да беләбез, мәктәптә ул ник кирәк, дигән фикер соңгы вакытта бигрәк тә көчәйде. Имеш, рус телен мәктәптә өйрәнсен, ә телне өйдә өйрәнер. 

- Татар мәктәбе русныкына караганда начаррак дип әйтеп булмый бит. Казанда 90 нчы елларда мәктәпләр юк иде, ә хәзер менә дигән лицейлар эшли. Татар мәктәпләреннән чыккан балаларда тәртип, әдәп бар, рус мәктәбендә алай ук түгел. Татар мәктәбендә җаваплылыкка тартылучы балалар юк, рус мәктәбендә хулиганнар еш очрый.

"Тел мәктәптән китсә, халык югалачак"

- Кайбер милли республикалар, Удмуртия, әйтик, телне өйрәнү мәҗбүри түгел дип саный. Ә бездә ул мәҗбүри. Мәктәп телне өйрәнү ягыннан нәрсә бирә?

- Ул алар эше инде. Татарның бит аның тарихы, мирасы бай. Элек-электән дәүләтчелек булган, аның аңы бүтән. Тел мәктәптән китсә, татар китаплары, газетлары югалачак бит. Мордва күбесе урыслашты, мәсәлән. Халык югалачак. 


"Татар югала торган халык түгел"

- Кайбер халыклар телен югалтса да, исеме сакланган. Аларны шул халык вәкиле дип әйтеп буламы?

- Була. Яһүдләр, әйтик, төрле илдә төрле телдә сөйләшә. Немец теленең диалектын файдалана, әмма яһүдне бит немец дип әйтеп булмый. Ивритне кайтардылар, ул үлгән тел иде, аны дәүләт кайтарды. Шотландиядә телләрен кайтаралар. Аң барыбер саклана, татарлар русча сөйләшсә дә, күбесен беләм, алар милли җанлы, милләтче дисәң дә була, ләкин телен югалткан, аннары кайта инде ул үз теленә. Аз санлы халыклар югала, ләкин татарның бит тарихы, мирасы бай, ул югала торган халык түгел. 

"Дәүләт эшенә бару өчен татар телен белергә кирәк"

- Бүгенге вазгыятьтә ата-аналарга нәрсә киңәш итәр идегез?

- Өйрәтергә, мәҗбүри булса да. Балаларга кызык ул. Бу юнәлештә уйларга кирәк, мәгариф министры да тырыша, без дә булышабыз. Күбрәк мультфильмнар кертергә кирәк. Мәсәлән, мин 17 ел киңәшче булып эшләдем, кимендә 50 процент татарча сөйләшә идек. Татарчасыз берничек тә эшли алмас идем, бу мөмкин түгел, күз алдына китерә дә алмыйм мин аны. Әлбәттә, документларны күбрәк русча яздык, татарча терминология йомшаграк. Инглизчә русчага караганда да яхшырак ул. Без документларны русча язсак та, татарча сөйләштек, татарча сөйләшеп, русча яза идек. Кемдер дәүләт эшенә бара икән, мин әйтер идем, һичшиксез, татар телен белергә кирәк. Моны кисәтеп әйтер идем. Икътисадта зур бизнесмен булырга теләсә дә, татар телен белергә тиеш. Инглиз теле кирәк, анысы аңлашыла, әмма татар теле дә кирәк. Татар телен белсә, бөтен төрки телләрне аңлар.


"Кирәк" һәм "тиеш" дигән сорауны һәр татар үзенә бирергә тиеш"

- Рафаил Сибгатович, сез үзегез кискен чорда эшләгән кеше. Хәзер дә җәмгыятьтә төрле белдерүләр белән чыгалар. Бу вазгыятьтә кешеләр үз-үзләрен ничек тотарга тиеш? Зыян да салмасын һәм үзеннән өлеш тә кертә алсын өчен?

- Зыян дигәннән, без бит чыннан да авыр чорда эшләдек. Хәзер - оҗмах, акчасы бар, структурасы яхшы. Мин эшләгәндә берүзем идем, бүген ул эшне 38 кеше алып бара. Минем секретарем да юк иде. Мәскәүгә кайвакыт һәр атна саен йөри идек, акыртып вазифаларны алып кайта идек. Бу авыр чорда, Татарстан әле аякка басмаган.

Шуңа күрә хәзер нәрсәдән куркырга - мин аңламыйм! Әгәр прокурорлар басым ясый икән, алар законга нигезләнергә тиеш, ә закон татар телен яклый, шуңа шикләнергә кирәкми. Дөрес, татар ул йомшарды. Җитәкчеләр бар, алар эшли дип тынычландылар, ышаналар. Һаман кемдер тиеш дип уйлыйлар. Ә кем тиеш?! Дәүләт тиеш, Президент тиеш, диләр. Бөтендөнья татар конгрессы татарча бер документ та чыгармады. Кирәк, тиешне генә беләләр, "мин нәрсә тиеш" дип һәр татар үзенә сорау бирергә тиеш. Күпме вазифалар алынган - аларны якларга кирәк! Шартнамәнең нәрсәсе бар инде, аның кирәге дә бетте, диләр. Мине дә шелтәләүчеләр булды, янәсе, Мәскәү белән ике араны бозам. "Ярый, Шартнамә булмаса, тел бетә, аннан "Татнефть" бетә, аннан республика бетә, губерна кала" дип әйтә килдем.



Рафаил Сибгат улы Хәкимов - 1991-2008 елларда Татарстан Республикасы Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе, 1996 елдан - Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры. Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация, Татарстан Конституциясе, Татарстан һәм Россия арасындагы Шартнамә кебек тарихи документларның авторларының берсе. 


Фикерләр








Сәясәт

Айрат Фәррахов: Милли сәясәткә беркайчан да өстенлек бирелмәде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов “Татар-информ” мәгълумәт агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә берничә тел белүнең өстенлекләре һәм федераль сәясәт күзлегеннән чыгып караганда татар телен саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында фикерләре белән уртаклашты.

Сәясәт

Разил Вәлиев: Милләт язмышына кул салу – коточкыч җинаять

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең Татарстан Республикасың Дәүләт Советы утырышындагы чыгышы.

Сәясәт

Индус Таһиров: “Кем күпме генә тырышмасын, телебезне дә, милләтебезне бетерә алмаячак, татар милләте – мәңгелек”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе булган күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Индус Ризак улы Таһиров "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында 1990 елларда Татарстан белән Россия арасында барган сөйләшүләр, татар теленең язмышы, ни өчен татар халкында бердәмлек булмавы хакында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла