Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Республикаcы Конституциясе кабул ителүгә - 25 ел

6 ноябрьдә республикабыз истәлекле вакыйганы бәйрәм итә – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тула. Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә.

news_top_970_100
Татарстан Республикаcы Конституциясе кабул ителүгә - 25 ел
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин фикеренчә, яшьләр Татарстан Конституциясен начар белә. Моны исәптә тотып, Татарстанны дәүләт буларак билгели торган нигезләрне исегезгә төшерергә булдык. 

126 маддәдән торган Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Ул тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, федерализм принципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра.

Татарстан Республикасы Конституциясе җиде кисәктән гыйбарәт:

1. Конституциячел корылыш нигезләре.
2. Кеше һәм гражданның төп хокуклары, ирекләре һәм бурычлары.
3. Административ-территориаль корылыш.
4. Дәүләт хакимиятен оештыру.
5. Җирле үзидарә.
6. Татарстан Республикасының дәүләт символлары һәм башкаласы.
7. Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе.

Татарстан Республикасы Конституциясе тексты белән сез Татарстан Дәүләт советы сайтында таныша аласыз. 

Конституциянең 121нче маддәсендә язылганча, Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны – Татарстан Республикасы суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы рәсми символлары бар. 1991 елның ноябрендә - Татарстан флагы, 1992 елның февралендә - гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде. Хәзер шуларның һәркайсына аерым тукталыйк.

Татарстан дәүләте әләме (флагы)

<~>

Татарстан Республикасының Дәүләт әләме - Татарстан Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеген раслаучы символ. Татарстан Республикасы Конституциясендә «Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә» дип язылган. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Флагтагы яшел, ак, кызыл төсләр нәрсәне аңлата?

  • Яшел төс - тормыш, тере табигать төсе. 
  • Флагтагы ак төс - сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе. 
  • Кызыл төс элек-электән көчле, колачлы булуны белдергән. Ул — кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе. 
Флаг проектын Татарстан Республикасының халык рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов төзегән. 

Татарстан гербы




Татарстан Республикасы гербында сурәтләнгән барс - уңыш һәм үрчем символы. Ул, поэтик-символик образ буларак, халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы). Татарстан Республикасының гербы әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомумкешелек сыйфатларны раслый.

Татарстан гимны

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турындагы Нигезләмәдә әйтелгәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү - аның һәр гражданының бурычы.


Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны 1992 елда кабул ителгән. Аның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Рөстәм Яхин.

2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган, татар телендәгесе - 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров язган, русчага тәрҗемәсе - Филипп Пираевныкы.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан! 
Синдә генә безнең язмышыбыз, 
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя, 
Да будет мирным твой небосвод! 
Единый дом у нас, одна семья, 
Живет в согласии наш народ. 
Богатый мудростью седых веков, 
Надеждой, верою ты нам стал, 
И пусть хранит тебя моя любовь, 
Моя Республика, мой Татарстан!

Татарстан Республикасы турында тулырак мәгълүмат бирүче чыганаклар:

  1. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы сайты.
  2. Татарстан Республикасы Президенты сайты.
  3. Татарстан Республикасының рәсми сайты.
Татарстанны дәүләт буларак билгеләгән Конституция, аның әләме, гимны, гербы турында белемнәрегезне тикшереп тә карагыз. "Интертат" электрон газетасы сезнең өчен махсус тест әзерләде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм чарасы көтелә. Ул көндезге 3тә Кремль яры буенда башланачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әлеге чарадан онлайн трансляция оештыра. Карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/124/


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100