Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар татар телен яклап урамга чыкты: “Халык татар концертларына йөрми башларга мөмкин бит”

Татар теленең язмышы өчен тел белгечләре генә түгел, эстрада артистлары да хафалана башлады. Кичә җырчыларның “Туган тел” җырын башкарган аерым видеолары бөтен интернет челтәрен шаулатты. Иң беренче булып моны җырчы Фирдүс Тямаев башлады, аннан башкалар да бу чарага кушылды.

news_top_970_100
Артистлар татар телен яклап урамга чыкты: “Халык татар концертларына йөрми башларга мөмкин бит”

Әмма артистлар татар теленә багышланган видеолар яздыру белән генә чикләнеп калмады, алар Казанның Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы”нда  очрашу оештырды. Бу хакта алдан ук хәбәр ителгәч, флешмобка татар журналистлары, укытучылар һәм студентлар да килде.

“Монда җыелуыбызның сәбәбе – барлык артистлар, иҗатташ дуслар белән флешмоб, ягъни җыр яздыру. Йөрәк елый, йөрәк әрни. Көннән-көн күңелсез хәбәрләр килә. Татар телен сакларга, дигән тема күптәннән бара. Чыдый алмагач, бүген барлык артистлар белән гимныбыз булган “И, Туган тел” җырын җырладык. Дөресен генә әйткәндә, сүз таба алмыйм, йөрәккә авыр. Бүген иртәдән бирле өч студиягә бардым, берсендә бер җыр яздыра алмадым. Башта һаман шушы тема. Минем улым бар, киләчәктә тагын балаларыбыз булыр дип уйлыйм. Бу флешмобка татар халкы, татар милләте битараф калмас дип өметләнәм”, - диде "Татар-информ" агентлыгына Фирдүс Тямаев. Ул туган телгә багышланган эчтәлекле шигырь укыды.

Очрашуга җыелган артистлар арасында Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Ләйсән Мәхмүтова, Зөлфәт Зиннуров, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Айрат Ильясов, Булат Бәйрәмов, Айсылу Лерон, "Фәридә-Алсу", Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар бар иде. Барысы да татар теленең язмышы өчен куркуын белдерде.

“Татар теле турындагы аудиохәбәрне ишеткәч, шаккатым! Мин үзем 90нчы елларда шулай укыган бала. Ләкин гөрләп торган бүгенге Татарстанда мондый хәлнең булуы мине шаккатырды. Бик кайгырам. Болай булырга тиеш түгел. Без үз телебезне сакларга, үз телебезне белергә тиеш. Телебез факультатив булып калмасын иде, дигән теләк белән килдек без. Интернеттан ишетмәгән булсам, проблеманың шулкадәр зур булуын белмәс идем. Татар теле дәресләренең сәгатен киметәләр, дип ишеттем, әйе. Ләкин кайбер районнарда бөтенләй бетереп баралар, дигән сүзләр килеп иреште. Бу – котычкыч”, - дип күз яшьләрен тыя алмады Ләйсән Мәхмүтова.

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем тел проблемасы турында иң беренче Гүзәлемнең укытучы булып эшләүче әнисенән ишеткән. “Без – артистлар туган телне саклау темасына ватсапта төркем ачтык. Андагы хәбәләрне укыйм, тыңлыйм да, татар укытучылары татар мәктәпләрендә бу мәсьәләне бөтенләй күтәрмиләр. Алар – сукыр песиләр сыман, ярдәм итүчеләре юк, аларны прокуратура кыса. Артистларның интернетта язылучылары күп булганга күрә, бу темадан мәгълүмати “бомба” ясарга телибез. Бүген хастаханәгә баргач, татар апалары белән сөйләштек. Алар бу хакта бөтенләй хәбәрдар түгел икән. Әгәр без хәзер әлеге теманы күтәрмәсәк, татар теле дәресләре кыскартылып, инде 10 елдан соң, гомумән, укытылмау ихтималы бар. Халык руслашып, татар концертларына да йөрми башларга мөмкин бит. “Нигә без татар җырларын тыңларга тиеш?”, - дип әйтмәсләрме? Бүгенге көндә күп җирдә татарча сөйләшмиләр. Кибетләргә “Исәнмесез!” – дип килеп керсәк, русча сәламлиләр”, - диде Салават белән Гүзәлем.

Күрешеп үзара фикер алышканнан соң, артистлар бергәләшеп "Туган тел" җырын башкарды. Мишәр каны кызды булса кирәк, Фирдүс тыпырдатып бии үк башлады. Татар телен саклау теләге белән җыелган артистлар "Без татарча сөйләшәбез, без татарча җырлыйбыз, без татарча укыйбыз һәм язабыз!" дигән сүзләр әйтеп таралышты 





















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100