Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей "Татар-информ" түбәсендә клип төшерде (видео)

Элвин Грей - Радик Юльякшин "Роза" җырына клип төшерүгә "Татар-информ" агентлыгының да өлеше керде. Җырчы бу клипның бер өлешен мәгълүмат агентлыгы урнашкан бинасы - Декабристлар урамы, 2нче йортның түбәсендә төшерде. Клипны төшерү мизгелләре һәм ни өчен аның нәкъ менә "Татар-информ" түбәсендә төшерелүе турында Радик укучыларга да сөйләде.

news_top_970_100
Элвин Грей "Татар-информ" түбәсендә клип төшерде (видео)

- Радик бу клибыгыз ничек дип атала һәм ни  өчен аны түбәдә төшерергә булдыгыз?

- Бу клип “Роза” җырына. Аз гына буш вакыт табылды да, мин әйтәм, “Әйдәгез, җыр язмагач, ичмасам, клип төшерик”, дим. Мәскәүдән егетләрне - операторларны чакырып клип төшерергә булдык.

Һәм ни өчен “Татмедиа” түбәсе – Казанның матурылыгын күрсәтергә иде. ЗАГС түбәсендә дә төшердек, ә бу кадр бөтен Казанны күрсәтә. Матур-матур кадрлар төшерергә булдык, шуңа күрә сезгә кунакка да килеп чыктык.



- Моңсу җырмы әллә, ни өчен болытлы көнне төшерәсез?

- Без кояшлы көн көткән идек, кояш булмагач, аптырап тормадык. Бу җырның темасы моңсурак, шуңа күрә мондый һава торышы бик килешеп тора. Кыш булса да ярый, яңгыр булса да ярый.

- Уңышлы килеп чыкты дип саныйсызмы?

- Анысын инде халык әйтер. Без бөтен эшкә дә бөтен көчебезне, күңелебезне, йөрәгебезне салабыз бит. Шуңа да безнең өчен ул гел уңышлы һәм, Алла бирсә, халык әйтер, ничек уңышлы килеп чыктымы.

- Бу клипны кайчан күрәбез?

- Бер-ике атнадан.

















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100