Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов турындагы имеш-мимешләр дөресме?

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның өч кияү арасында сайлануы турында язган идек. Хәтерләсәгез, җырчы тамашачыга "Гөлсирингә - өч кияү" исемле программа да тәкъдим иткән иде. Хәзер исә Гөлсириннең сайлау мөмкинлеге юк, чөнки өч егетнең икесе бу исемлектән төшеп калган. Шулай итеп, Гөлсирин кайсы кияүне сайлаган соң?

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов турындагы имеш-мимешләр дөресме?

- Өч кияү дигәннәре ул - Рәнис Габбазов, Азат Абитов һәм Артур Шөгаепов иде. Ләкин Рәнис Габбазовның очрашып йөри торган сөйгән кызы бар, аларның мәхәббәтенә сокланам, бәхет телим. Артур Шөгаепов исә Башкортстанга күченеп китте, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлсирин Абдуллина.

- Гөлсирин, Азат белән сезнең турында күптәннән имеш-мимешләр йөри. Сез, чынлап та, бергәме?

- Без Азат белән гел бергә, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Үзара яхшы мөгалләмәдә булуыбыз безнең дуэтларда да чагыла дип уйлыйм. Азатның кызлар кызыгырлык чибәрлеге, буй-сыны бар. Ул - искиткеч акыллы, игътибарлы, ярдәмчел кеше. Без - бик яхшы дуслар.

- Димәк, сезне бергә күрү өмете бар?

- Өмет һәрвакыт бар!

- Гөлсирин, синең өчен егет кешедә нинди сыйфатлар мөһим?

- Тырышлык, эш сөючәнлек, юмартлык. Шулай ук егет кеше тәрбияле һәм хатын-кызга карата ихтирамлы булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100